Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ЧЫГАР ШАГЫЙРЬЛӘРДӘН ХИКМӘТ БЕЛӘН...

 

(Хикмәтле сүз һәм чәчәнлек)

 

Акмулла үзенең бер шигырендә болай дип яза:

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән,

Анча күз алартмагыз хиддәт белән...

 Һәр фәндә шигырь белән китап тулы,

 Карасак, ияләре кандай олы.

Акмулланың бу шигыре поэзия­нең тормыштагы ролен күтәрүе, шигъриятне һәртөрле надан руха­нилардан яклавы ягыннан бик тә әһәмиятле. Ләкин шигырьнең мәгъ­нәсе моның белән генә чикләнми. Ул татар һәм гомумән төрки шигърия­тенең үзенчәлекле бер сыйфатына да ишарә ясый. Бу — шигырьнең хикмәтле сүз буларак торылуы.

Борынгы һәм урта гасыр төрки әдәбияты турында язылган хезмәт­ләрдә күп галимнәр шушы үзенчәлекне билгеләп үтәләр. Акыл поэ­зиясенә, рационализмга, үгет-нәси­хәтчелеккә корылган әсәрләрне алар дидактик әдәбият дип атыйлар. «Ди­дактик поэзиянең нигезен, — дип яза әдәбиятчы Ә. Харисов, — тор­мыш һәм табигать хакында уйлану­лар, философик яки дини фикер йөртүләр тәшкил итә» (Ә. Харисов. Үткәнгә сәяхәтләр. «Агыйдел» жур­налы, 1965 ел, 5 сан, 76 бит). Күрә­сез, шушы бер термин фикергә, акылга, фәлсәфәгә нигезләнгән бар­лык төр әсәрләрне берләштерә. Лә­кин акыл, фикер шигъриятенә ко­рылган барлык әдәби әсәрләрне дә шушы термин эченә сыйдырып бете­рү үткән әдәбиятны бөтен байлы­гында күрсәтергә, аның үзенчәлек­ләрен ачарга комачаулый да. Д и д а к т и к а сүзе, үзеннән-үзе, аның бер ягына — нәсихәт рухында тө­зелгән шигырьләренә, әсәрне әхлак өйрәтү рухында төзү принциплары­на юнәлтә, фикер поэзиясенең баш­ка якларын һәм башка үзенчәлек­ләрен йомып калдыра.

Кайбер башка әдәбиятчылар да борынгы һәм урта гасыр әдәбиятын­дагы дидактик шигырьләрне коры «акыл сату»дан ары китмәгән, «при­митив поэтикалы салкын бер нәси­хәт» рәвешендәрәк, сәнгатьчә ши­гырьләрдән берничә баскыч түбән­рәк торган әсәрләр рәтендә бәяли­ләр. И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» (1 кисәк) кита­бында, татар әдәбиятында критик реализм тамыр җибәрүгә бәйле рә­вештә, әдәбиятта дидактизм, рационализм, үгет-нәсихәтчелеккә каршы кискен көрәш башлануы бик матур ачылган. Бу бездә критик реализм формалашуының үзенчәлекле бер сыйфаты. Шулай да, критик реа­лизм дидактизм әдәбиятын бөтенләе белән инкарь итәр микән — бу мәсьәләдә И. Нуруллин белән киле­шүе авыр. Алар каршылыклар бердәмлеген төзиләр. Дидак­тик әдәбиятның аерым иҗат прин­ципларын, фикер поэзиясенең га­сырлар буенча формалашкан аерым төрләрен һәм традицияләрен критик реализм шагыйрьләре үзләштереп, үстереп, дәвам итеп тә китәләр. Ул традицияләр социалистик реализм хәзинәсендә дә билгеле бер урым алып торалар. Алар бик яшәүчән традицияләр. Көчле һөҗүмнәргә ка­рамастан, Тукай да, Гафури да, Җәлил-дә дидактик, хикмәтле ши­гырьләр язудан туктамадылар.

И. Нуруллин үгет-нәсихәтчелек, рационализмның яшәүчәнлеген «искенең яшәүчәнлеге, тиз генә арена­дан китәргә теләмәве, әдәби зәвыкларның яңарып өлгерә алмавы, ка­ләмгә ябышкан бик күп яшьләрнең, әдәбиятта яңа юл салырга сәләтсез булып, үткәндәге әдәби эстетик принципларга ябышып ятуыннан килә», дип карый (шунда ук, 79 бит). Бу фикердә өлешчә дөреслек тә, шулай ук мәсьәләгә берьяклырак килү дә бар.

Борынгы яки урта гасыр татар әдәбияты турында сүз барганда, еш кына аның поэтикасының үзенчә­лекләрен һәм чыганакларын гарәп яки фарсы әдәбияты йогынтысына кайтарып калдыралар. Без исә хик­мәтле сүз әйтү, фәлсәфи лирика поэтикасының төрки халыкларның үзләрендә тууына, гасырлар буена формалашуына шикләнмибез. Хик­мәтле сүз әйтү, җор әйтем, үткен фикерлелек халыкның характеры, табигате белән бәйләнгән. Бу традициянең бик борынгыдан ук бүген­ге көнгә кадәр көчле агым булып килүе, бу агымның бер дә кипмәве аның үз җирлегенең ныклыгы бе­лән — поэзиянең шул халыкның фикерләвең, дөнья, тормыш турында фәлсәфи фикер йөртүен чагылды­руы белән аерылгысыз.

Мәкаль сүзе үзе, мәсәлән, та­тар теленә гарәпчәдән кергән. Ул «урынлы сүз» дигәнне аңлата. X и к м ә т тә тамыры белән татар сүзе түгел. Ләкин татар халкында мә­каль, әйтемнәрнең һәм «күчерелмә - фигураль әйләнмәләрнең», хикмәт­ләрнең тууы күп гасырлар элегрәк булган. Андый хикмәтле сүзләр, мәкальләр ислам дине кабул ителгәнче үк яшәп килгәннәр. «Сүз күрке — мәкаль, ир күрке — сакал» ди ха­лык. Н. Исәнбәт мәкальләрнең әнә шул әһәмиятен билгеләп, түбәндәге­чә яза: «Беренче әһәмияте — мәкальләрнең авыз иҗаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте бу­луы: мәкаль ул — тормышның һәр­төрле җил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм бо­рынгы киңәшчебез, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безгә үзебезне һәм кеше­ләрне ничек сынарга өйрәткән сы­научыбыз; безне хатага төшүдән ал­дан кисәтүче күрәзәбез; хатага төш­сәң, ачы иттереп, ләкин шул ук ва­кытта гадел һәм җылы рәвештә шел­тә бирә белүче остазыбыз, ...безне эшкә, көрәшкә актив булырга, ничек уңышка ирешергә чакырып торучы тәҗрибәле хәкимебез; киңәшеп, белем-тәҗрибәсен һич түләүсез чын күңелдән гүзәл мисаллар һәм ма­тур тел белән әйтүче шагыйребез...» (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкаль­ләре. 1 том. Казан, 1959 ел, 222 бит).

Мәхмүт Кашгариның «Диван логате әт-төрек» исемле китабында XI йөздә борынгы төрки кабиләлә­реннән язып алынган шигырьләрдә дә хикмәтле сүз әйтү җоласының булуы, шулай ук халыкның үз хик­мәтле сүзләренең күп китерелүе — хикмәтле сүз әйтүнең халыкның үз тарихыннан, характерыннан чыгуын ачыклап тормыймыни?! XI йөздә Баласагунда яшәгән шагыйрь Йо­сыф Хаҗиның «Кодатку белик» исемле китабында да без шигырь­нең әнә шундый халык хикмәтләре­нә гаять мул булуын һәм бу хик­мәтләрнең фикергә тыгыз, сурәткә бай булуларын күрәбез.

«Кодатку белик» — дидактик ха­рактердагы поэма. Шагыйрь, ачык- тан-ачык та, кинаяләп тә, патшаны дәүләт һәм халык белән идарә итәр­гә өйрәтә. Поэмада өйләнү, бала тәрбияләү, кунакка чакыру турын­да да киңәшләр бирелә. Бу поэмасы Йосыф Баласагунлыны бөтен төрки халыкларның борынгы дәверенең атаклы хикмәтле шагыйре итеп та­нытты. Төрки халыкларның борын­гы дәверләреннән сакланып калган шушы ике фундаменталь әсәр дә хикмәтле сүзнең халык авыз иҗа­тында һәм поэзиядә гаҗәп зур роль уйнавын күрсәтә.

Хикмәтле сүз әйтү традициясе бездә борынгы халык шагыйрьлә­ре — чәчәннәрдән үк килә. Импро­визаторлык, чәчәнлек йоласы татар халык авыз иҗатында да әлегә ка­дәр яшәп килә. Моны аеруча мәҗ-лесләр үткәргәндә очратып була. Та­бында еш кына кыска жырлар бе­лән үзара сүз көрәштерү, үткенрәк итеп әйтү буенча ярышлар кызып китүчән була. Бу җыр дуэле нигез­дә электән таныш җырларга нигез­ләнә. Ләкин нинди темага бәйле бу­луына карап, җырчы-импровизатор үзенә таныш булган йөзләрчә җыр­лар арасыннан шул темага карага­нын гына сайлап ала, кайвакыт үзе дә чыгара.

Н. Исәнбәт борынгы татар ша­гыйрьләренең һәм хәкимнәренең чә­чән дип аталуларын һәм аларның кабилә-кавым тормышында зур роль уйнауларын борынгы дастаннардан, мәкальләрдән һәм тарихи чыганак­лардан күп фактлар китереп дәлил­ли. Шундый оста җырчыларга һәм хәким-чәчәннәргә борынгылар тәҗрибә һәм хикмәтнең сихри көченә ия булган кеше дип караганнар. Хәтта алардан ханнар да куркып торган булалар. Халык аларга иярә, ихтирам итә, сүзләрен тыңлый тор­ган була. Мәсәлән, тарихта Җамукай исемле чәчәннең найманнар кү­тәрелеше башында торуы һәм үзе­нең тел кылычын Чыңгыз кылычына каршы куеп, утыз еллар буе аңар баш бирмичә күтәрелеш алып баруы билгеле.

Чәчән мәкаль-әйтемнәрне гаҗәп күп белә торган була, үзе дә шун­дый хикмәтле сүзләр чыгара. Мә­каль-әйтемнәрне, хикмәтле сүзләрне бер-берсенә сарып, ул сарын (яки тулгау) иҗат итә. Сарын аерым рә­вештә дә әйтелгән, дастанның бер өлеше буларак та сюжетта урын ал­ган.

Радловның үткән йөзнең 70 елла­рында Себер татарларыннан язып алган дастан-эпосларында да хик­мәтле сүзләр аз түгел. Шундый алым белән төзелгән, чәчәннәрнең иҗат җимеше булган мәкальләр тезмәсе хәтта хәзергә кадәр халык авыз иҗатында сакланып калган­нар. Менә шулардан берсе:

Агачның башын киссәң, төбе калыр,

Икенең берсе үлсә, бере калыр,

Ялгызның үзе үлсә, кеме калыр?

Менгән аты, кигән киеме яуга калыр.

Хикмәтле шигырь әйтү жоласы төрки халыкларында әлегә кадәр бик актив яшәп килә. Бу жола, мә­сәлән, казакъларда, кыргызларда көчле. Аларның Абай, Җамбул, Ток-тагол кебек акыннары атаклы ха­лык шагыйрьләре булып күтәрелде­ләр. Сәсәнлек хезмәтендәге уңыш­лары өчен Фәррах Дәүләтшин һәм Сәет Исмәгыйловка Башкортстанның халык сәсәне исеме бирелде. Хәйрулла Ишмурзин, Гиндулла Усманов, Сәйфулла Сәгыйтов кебек импровизатор-сәсәннәрнең исеме дә башкорт халкына яхшы таныш. Н. Исәнбәт чәчән традициясенең та­тарлар арасында да шушы йөз баш­ларына кадәр яшәвен яза һәм ми­сал итеп XIX йөз ахырларында гына казакъ арасына кереп, аларның акыннары белән тоткарсыз ярыша алган Казан артының Мәңгәр тата­ры Сабирҗан акын һәм Лаеш янын­дагы Байчыга авылының Байчыгави акыннарны мисал итеп китерә.

Шигырь белән хикмәтнең аерыл­мас бердәмлеге, шигырь әйткәндә аны хикмәтле сүз белән күркәмлән­дерү җоласы — хәким-шагыйрьләр жоласы татар поэзиясенең үсешенә дә, аның поэтикасына да тирән эз салган, поэзиядә борынгы дәвер­ләрдән үк традиция буларак урнаш­кан. Хикмәтле сүз әйтү жоласынын поэзиягә үтеп керүе турында сөйлә­гәндә, бу традициянең, халык тор­мышындагы һәм идеологиядәге та­рихи үсешкә бәйле, зур гына үзгә­решләргә очравын, хәтта язма поэ­зиядә үзенең эчтәлеген һәм функ­циясен үзгәртүен әйтмичә булмый. Ислам динен, фәлсәфәсен җырлаган китаби традиция белән халыкның үз фәлсәфәсен, үз дөньяга карашын ач­кан хикмәтле сүз әйтү җоласы бә­релешә. Ислам халыкка үз идеоло­гиясен, үз фәлсәфәсен, үз хикмәтен тагарга омтыла. Шагыйрьлек дини, патша кагыйдәләренә бәйле булып китә. Хикмәтле сүз әйтү язма поэ­зиядә нигездә дини рамкада бара. Шул юнәлеш беренче һәм төп план­га чыга. Ислам шәригатен, аның фәлсәфәсен һәм морален олылау, үгетләү киң урын ала. Шуңа да чә­чәнлекнең төп иҗат сферасы, халык характеры чагылышы буларак та­бигый агыш булып, халыкның авыз иҗатында дәвам итә. Әмма исламчы шагыйрьләр хикмәтле, тапкыр сүз әйтүнең поэтикасын — чәчәннәр традициясен бөтенләй үк читкә дә какмыйлар, аның функциясен үз­гәртеп, шул чор — урта гасырчылык фәлсәфәсен ачарга җайлаштыралар. Утыз Имәни, Әбелмәних Каргали, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый кебек шагыйрьләрнең иҗатында бу омтылышны ачык күрергә мөмкин. Мәсәлән, Әбелмәнихның «Өммека­мал» исемле китабында «Тәхрире әлхаҗҗел мәрхүм» дигән баш ас­тында бирелгән шигырь чәчәнлекнең үткен, хикмәтле сүз әйтү рухында­гы традициясенә нигезләнгән.

Чәчәнлек традициясе Габделҗәб­бар Кандалыйда тагы да көчлерәк, һәм ул исламчы шагыйрьләрдән нык кына аерылып тора. Аңарда бу җола тирән тамырлары белән халыктан килә. Халык рухы хик­мәтле сүзнең эчтәлегендә дә, музы­касында да яңгырый:

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән.

Яки:

Күл төбендә күп камышның

Аслы бердер, нәсле бер:

Бәгъзысыннан кандь алырлар,

 Бәгъзысыннан бурия.

Һәм ушандак, адәминең

Аслы бердер, нәсле бер:

Бәгъзысы баш агрыкыйдыр,

Бәгьзы — күзгә тутия.

Бу шигырьләрдә турыдан-туры чәчәннәрдәге үткен акыллылык һәм бай образлылык күзгә ташлана. Әмма Кандалый шигырьнең функ­циясен хикмәтле сүз әйтү белән генә чикләми, аңарда шигырьне кеше­дәге тойгы-хисләрне ачу чарасы итеп тә карау бар. Суфый шагыйрь­ләрдәге шигырь нигездә фикергә, фикер үсешенә корыла, кешенең хисе читтә кала. Кандалый шигырь­дә акылны гына түгел, хисне дә ху­җа итеп күтәрә. Берләрендә акыл хуҗа, икенчеләрендә исә акыл бе­лән хис туганлашып хуҗалык итә башлый.

Чәчәнлек традициясен язма поэ­зиядә тагы да үстереп алып китүче шагыйрь XIX йөз чәчәне Акмулла булды. Акмулла талантлы шагыйрь дә, хакыйкать өчен көрәшүче хәким дә, халык өчен туры сүзле судья да булды. Исеме дә аның әнә шул үзенчәлегенә ишарә ясап тора. А кмулла — туры сүзле галим дигән­не аңлата. Байларга, түрәләргә ка­рата туры һәм үткен сүзлелеге өчен ул төрмәдә дә утырып чыга. Аның үткен теллелеге хакында халыкта хәтта легендалар таралган. Шул чә­чәнлек сыйфатлары белән ул татар халкында гына түгел, башкорт, ка­закъларда да танылган, алар да Ак­мулланы үз шагыйрьләре итеп са­ныйлар. Чәчәнлек Акмуллада халык интересларын чагылдыручы, иске­леккә каршы көрәшүче шагыйрь бу­ларак та, үз фикерләрен үткен, тап­кыр, образлы итеп әйтә белүе ягын­нан да чагыла. Менә аның Мәрҗанига багышлап язган шигырьләрен­нән берничә генә строфа:

Яхшының сүккән белән аты китмәс,

Яман сүзнең күңелдән заты китмәс.

Сау алтынны нәҗескә буяу белән

Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс

 Кәкре ук аткан белән туры китмәс,

Күңелдән яман сүзнең куры китмәс.

 Котырган эт күккә карап өргән белән,

Балкып торган тулы айның нуры китмәс!

Акмулланың чәчәнлек традициясе эзсез югалмый. Чәчәнлек алымнарыннан файдаланып язылган, хик­мәтле сүз әйтүгә корылган шигырьләрне без Тукайда да, Дәрдемәндтә дә, Гафурида да очратабыз. М. Га- фуриның баштагы чор шигырьлә­рендә казакъ акыннарының хикмәт- шигырь йоласы аеруча нык күзгә ташлана (Мәсәлән, «Яшь гомерем» әсәре). Н. Исәнбәт бик хаклы рә­вештә: «Гафуриның ул әсәрләре Ак­мулланыкы кебек үк мәкаль һәм афоризмнарга бай булулары, ничек итеп шигырь тезмәсендә хикмәтне файдаланып активлаштыруның, ша­гыйрьлек белән хәкимлекне бергә җыярга омтылуның үрнәге булып тора», дип яза. Ләкин Н. Исәнбәт­нең «Гафури соңрак, белмим, Тукай тәэсире астына төшепме, ни өчен­дер, бу юлдан баш тарткан», дигән фикере белән тулысынча килешеп булмый (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 1 том, 70 бит). М. Га­фури чәчәнлек алымнарын, тради­циясен файдалануны гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Аның, мәсәлән, 1922 елны язылган «Ир егеткә» яки «Шатлык белән хәсрәт» исемле шигырьләрен яки Әсәрләре­нең III томындагы күп санлы лирик-фәлсәфи парчаларын гына күз­дән кичергәндә дә хикмәтле сүз әй­тү йоласының совет чоры поэзиясен­дә дә дәвам итүен ачык күрербез.

Туры юлны сөйгән ил күкрәге

Агыйделләрдән дә киң булыр,

Тапсыз, керсез булган пакъ йөрәге

 Бриллиантлар белән тиң булыр.

Уңнан искән жилгә бөгелмәс ул,

Алдан искән жилгә какшамас,

Этләр тавышын түгел, арысланнар

Тавышын ишетсә дә, каушамас,—

дип яза ул «Ир егеткә» шигырендә.

Фикер тапкырлыгы, афористик үт­кенлек аның башка шигырь һәм поэмаларында да еш очрый. Димәк, Гафуриның үз якташы Акмулла юлыннан бөтенләй баш тартуы ту­рында сөйләргә нигез юк. Әмма Гафури шигырьләренең поэтикасы, баштагы чор шигырьләре белән ча­гыштырганда, шактый гына үзгә­решкә дучар булуын да инкарь итеп булмый Гафури поэзиягә Акмулла сукмагы белән керсә, әүвәлге нигез­дә дидактик һәм хикмәтле сүз әйтү шигырьләре поэтикасына таянса, иҗат юлында ул чәчәнлек тради­цияләре белән генә чикләнеп кал­мый, поэзиянең гаҗәп күп төрле сукмаклары барлыгын һәм аларның елы юл булып кушылуларын күрә. М. Гафури да, Тукай шикелле үк, поэзиянең шушы олы юлына чыга.

Тукай да, Гафури да тормышның күп төрлелеген һәм күп төслелеген сурәтләү өчен төрле төсләргә һәм төрле формаларга, алымнарга мө­рәҗәгать итәләр. Тукайда, мәсәлән, баштагы иҗат чорында гына түгел, соңгы елларында да дидактик һәм хикмәтле сүз әйтүгә корылган ши­гырьләрне байтак очратып була. Ни­гә аны ачыктан-ачык әйтмәскә! Бу бит һич тә начар күренеш түгел. Аерым язучылар рационализм һәм дидактизмны «татар милли буржуа­зиясенең карашларын үткәрүгә хез­мәт» иттерсәләр (И. Нуруллин, шун­да ук, 81 бит), Г. Тукай кебек ша­гыйрьләр аны революцион-демокра- тик карашларын үткәрү өчен фай­даландылар.

Кешенең эчке рухи дөньясының катлаулылыгын һәм тирәнлеген ачу өчен хикмәтле сүз әйтү яки үгетләү алымы гына җитмәвен Тукай, Га- фурилар ачык тоялар, эпик, лирик һәм драматик чараларны эзлиләр, төрле милләт шагыйрьләренең тәҗ­рибәләренә таяналар. Акмулланың шигыре нигездә чәчәнлек белән ха­рактерланса, Тукай һәм Гафурида ннде күп төрле яңа сыйфатлар туа. Бу бигрәк тә шагыйрьнең хис һәм акыл бердәмлегенә ирешү юнәле­шендә үсүендә күренә. Шагыйрь ке­ше күңеленең нечкәлекләренә, ти­рәнлекләренә үтеп керүнең юлларын эзли һәм таба. Шигырь акыл билге­се булып кына түгел, күңел көзгесе дә булып әверелә.

Тормыш шартларының, кеше акы­лының яңаруына бәйле рәвештә, чә­чән традициясе дә яңара. XX гасыр башы кешесенең тормышка тәнкый­ди карашы, җирнең вакытлы гына кунагы түгел, ә хуҗасы итеп тою Тукай һәм Гафурида ачык күзгә ташлана. Тукайның:

Чыкчы, и фикерем кояшы!

Китсен өстеңнән болыт,

Бу үлек вөҗданны җанландыр,

Җырың белән җылыт!

Яки:

Мин адаштым, тугры юлга ул торып

күндермәсә,

Дүрт ягым гыйсьян уты, сүнмәс һич, ул сүндермәсә, —

кебек шигырьләрендә яңа кеше фи­керендәге «каршылыклар бердәмле­ген», эзләнүчән, тикшерүчән, хәрә­кәттәге фикерне күрәбез. Менә шу­шы сыйфатлар Тукай поэзиясенең үзенчәлекле якларын билгелиләр. Тукайда акыл, фикер гаҗәп көчкә ия булган танып-белү коралына әй­ләнеп китә.

Бер яктан, акыл шәхеснең үз- үзен тикшерә, үзен индивид буларак анализлый, шәхеснең үзендә барган каршылыклар көрәшен, фикер диа­лектикасың ача. Фикернең шушы аспектта ачылуы поэзиядә акыл шигъриятенең бөтенләй моңача бул­маган яңа якларын китереп чыгара. Бу инде гомумән фикерләү түгел, ә конкрет шәхеснең үз язмышы, үз дөньясына бәйле уйланулары, ха­кыйкатьне белергә, ачарга омты­луы. Шигырьдә психологизм гаҗәп тирәнәя. Фикерләүдә конкретлык, индивидуальлек моңача күрелмәгән дәрәҗәдә арта. Фикерләүдәге үзен­чәлек хәзер тасвир чараларының яки теманың аерымлыгында гына түгел, ә фикерләү процессының, танып-белүнең аерымлыгында да кү­ренә. Хәтта аерым шигырьләр тас­вир, сурәтләүләре белән элекке чор поэзиясеннән әллә ни аерылмасалар, үзләренең фикерләү барышындагы үзенчәлекләре белән, аерым шәхес­нең фикерләве ягыннан бик нык ае­рылып торалар.

Икенче яктан, шагыйрь үзен ка­маган тирәлек, дөнья һәм чор ту­рында да күп уйлана. Тышкы дөнья­ны хис белән генә кабул итми, ә үт­кен акылы белән тикшерә. Биредә дә өстенлек — акыл ягында. Бире­дә дә конкретлык көчле. Без чорның конкрет вакыйгаларын, күренешлә­рен тикшерүне, конкрет шәхеснең шушы тарихи фактларны бәяләвен күрәбез. Тикшерү тирәнлеге, әлбәт­тә, төрлечә. Кайбер күренешләрнең асылын ул тирән итеп ача, кайбер- ләрендә хакыйкать өлешчә генә, кай- берләрендә шул чор фикерләү дәрә­җәсенә хас йомшаклык сизелә. Суфый шагыйрьләр нигездә тормышны аңлатуга дин догмалары күзлеген­нән якын килсәләр, Тукай, Гафури, Рәмиевләрдә бәяләү үлчәве үзгәрә. Аларда шәхес һәм акыл көченә, ха­лык көченә, тарихи барышка ыша­ныч туа. Алар тарихи барышның, шәхес һәм халык язмышының сәбәп­ләрен хәзер күк кануннары белән аңлатмыйлар, ә җир законнарын­нан, кешенең үз табигатеннән, кеше­ләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән эзлиләр.

Ганаснрны әсир иткән табигать,

Булып мөзтәр, гыйлемгә кылды бигать,

— дип язды Дәрдемәнд (Дәрдемәнд. Сайланма әсәрләр, 93 бит).

Шәхес һәм аның көчен олылау С. Рәмиев поэзиясенең дә нигезен­

дә ята. Әмма аңарда шәхесне хис ягыннан ачу беренче урында тора. Хиснең шигырьгә хуҗа булуы аның үзенчәлекле поэтикасын да төзи. Шигырь композициясе хис хәрәкәте­нә буйсына, шуны ачарга җай­лаша.

Дәрдемәнд шигыре исә Тукайдан да, Рәмиевнекеннән дә аерыла. И. Нуруллнн Дәрдемәнд, С. Рәмиев иҗатларының әһәмиятен «татар поэзиясендәге гасырлардан килә торган рационализм, дидактизм һәм үгет-нәсихәтчелекне кабергә җибә­рүдә кирәкле эш эшләүдә» күрә (шунда ук, 105 бит). Дәрдемәнд өчен рационализмга кабер казучы роле килешми. Дәрдемәндтә чәчән­нәр традициясе — хикмәтле, фәлсә­фи, үткен сүз әйтү көчле бер агым булып дәвам итә. Күп шигырьләре аның сарын поэтикасына нигезлән­гән. Мәсәлән:

Мөгезе бар куйның бары да, кучкар түгел.

Очкан кошның барысы да шонкар түгел,

Кемнәр әйтмәс шигырьне, әйтер берүк.

Чукаңлаган аксак ишәк тулпар түгел

Яки:

Багып алдыңны күр армас борынрак,

Таяк сал юлына язмас борынрак.

Тик биредә үткен фикер берсе өстенә берсе сарылып үсә бармый, күп очракта бер хикмәтле сүзне, рфоризмны әйтү белән шагыйрь туктый:

Илдә бер дус булмаса гәр,

Ил бөтен дошман түгел.

Дәрдемәндтә пейзаж лирикасы да, шигъри күренешләр иҗат итү дә зур гына урын ала. Сүзнең шигъ­ри, сурәтле яңгырашына, деталь­ләрне мәгънәле итеп куллануга ул бик нык игътибар итә һәм бу өлкә­дә зур осталыкка ирешә.

Шулай да әйтергә кирәк, фикер­ләү методларында яңалык гажәп зур булса да, Тукайда да, Гафурида да сурәт бизәкләрендә, жанр, форма өлкәсендә традиционлык та шактый көчле иде.

С. Рәмиевтә хис патшалык итсә, Тукай поэзиясендә акыл, фикер өстенлек итә. Ләкин инде ул фикерне танып-белүнең үткен коралына әве­релдерүе белән, күрүебезчә, үзеннән алдагы шагыйрьләрдән бик нык аерылып тора. Тукай поэзиясендә акыл гомумән акыллылыктан кеше акылы көченә, фикер гомумән фи­керләүдән индивидның фикерләү тирәнлеген һәм диалектикасын ачу­чы көчкә әверелә. Тукайга кадәр фи­керләү нигездә әзер өлгеләргә тая­нып эш итсә, Тукайда фикерләү үзе яңа өлгеләр эзли һәм таба. Шушы диалектик фикерләү шул чор кеше­сенең фәлсәфи, политик һәм әхлакый фикерләү үзенчәлеген тирән итеп ачарга сәбәпче булган. Тукай­да шигырь чын мәгънәсендә интел­лектуаль шигырьгә әйләнә.

 

***

Интеллектуаль шигырь һәм хик­мәтле сүз традициясен совет чорына М. Гафури, Ф. Бурнаш, Ш. Бабич, Н. Исәнбәт кебек шагыйрьләр алып чыкты. Аларга да фикерне, акылны танып-белү коралы итеп карау, фи­кер көченә таяну хас. Г. Тукай, М. Гафуриларда үзен тормышны та­нуның гаҗәп көчле коралы итеп күрсәткән акыл, фикер хәзер поэ­зиядә шушы функциясендә яшәвен,  ачылуын дәвам итә Һ. Такташ, X. Туфан кебек шагыйрьләр Тукай, Гафури шигырьләрендәге акыл, фи­кер поэзиясен өйрәнгәндә иң әүвә­ле әнә шул ук моментларга игъти­бар итәләр. Марксизм эстетикасы акыл көчен яңа югарылыкка кү­тәрде.

Такташның «шигырьдә матур сүз­ләр уйнатудан мәгънәгә күчү дәве­ре килде, татар тормышы шулай ди», — дип язып чыгуында нигездә Тукайга аваздашлык, шигырь роле­нә яңача карау ята иде. Әмма яшь шагыйрь шул ук вакытта «Бакырган»нан алып, Тукай аркылы хәзер­гә кадәр биш йөзләрчә шагыйрьләр тарафыннан сузылып килгән татар­ның иске шигъри эслүбенә» принци­пиаль рәвештә каршы да чыкты. Такташның фикерләрен ул вакытта­гы башка яшь шагыйрьләр дә куәт­ләделәр. «Шигырьдә үгет, нәсихәт, сафсата .бетәргә тиешле. Яшь күңел­ләр тасвирый әсәрләр сорыйлар» — дип язды Такташ ачыктан-ачык. «Шигъри эслүб»нең җимерелергә тиешле иске традицияләре итеп ул нәкъ үгет, нәсихәт һәм хикмәтле сүз әйтү рухындагы шигырьләрне сана­ды. Такташ кешенең хисе, хәләте рухиясе белән тирән бәйләнгән тас­вирый шигырь поэтикасын күтәреп чыкты.

Егерменче һәм утызынчы еллар­да татар поэзиясендә үгет-нәсихәт рухындагы һәм жанрындагы әсәр­ләр дә, хикмәтле сүз, үткен фикер­леккә корылган шигырь компози­циясе дә кулланылыштан чыга, юга­лып кала. Ике юллы шигырьләрне дә, робагыйларны да бу елларда матбугатта очратуы гаять авыр. Кү­ренеш, вакыйга яки хис агышына нигезләнгән шигырьләр патшалык итәләр хәзер. «Яна шигырь» поэти­касы үгет-нәсихәткә, сафсатага, хикмәтле сүзләргә көрәш ачса да, бөтенләе белән бу традицияләрне чыгарып ташлый алмый. М. Гафури кебек олы буын шагыйрьләрдә ул инерция буенча дәвам итә, языла. Төрле елларда язылган ул шигырь­ләр үз вакытында басыла алмый­лар, тик соңгы елларда гына дөнья күрделәр. Бу елларда чәчәнлек тра­дицияләрен актив кулланучы ша­гыйрьләрдән Н. Исәнбәт булды.

Хикмәтле сүз әйтү традициясенә киртә кору поэзиянең сурәтләү мәй­данын һәм фикер тыгызлыгын, бил­геле, нык кына киметте, халык иҗаты белән тыгыз бәйләнешне дә йомшартты. Ләкин хикмәтле сүз традициясен һәртөрле декларация­ләр белән генә ябу мөмкин түгел иде. Чөнки ул, алда әйткәнебезчә, халыкның характеры, поэтик фикер­ләве белән бәйләнгән. Ә халыктагы үткен фикерлелекне һичничек юкка чыгарып, югалтып булмый. X. Ту­фан, М. Җәлил кебек икенче бер төркем яшь шагыйрьләрдә дә бу традиция дәвам итә. Хәтта Такташ­ның үзендә дә хикмәтле сүз әйтү традициясе бөтенләе белән югал­мый, иҗатының соңгы елларында көчәеп китә. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә халыкча үткенлеккә, афористик, канатлы сүзләргә омты­луны күрмичә мөмкин түгел. Бу ом­тылыш аеруча аның соңгы елларда­гы шигырьләрендә көчәя һәм ул шагыйрьнең элек әйткән үз фикер­ ләренә тәнкыйть белән карый баш­лавын раслый. Дөрес, хәзер бу тра­диция Кандалый, Акмулла, Дәрдемәндтәге шикелле үзенә хас калып­лашкан шигъри формаларда һәм жанрларда яшәми инде. Фикер үт­кенлегенә яки сүз уйнатуга корыл­ган махсус шигъри парчаларны яңа буын шагыйрьләрдә, бәлки, очратып та булмас, әмма фикер үткенлеген, хикмәтле сүзне без аларда еш ише­тербез. Хикмәтле сүз әйтү — алар­да шигырьнең төп максаты түгел. Хикмәтле сүз шигырьнең нинди дә булса өлешенә бик табигый рәвеш­тә килеп керә һәм шагыйрь фике­рен яки персонаж фикерен ачуда, укучыга җиткерүдә әһәмиятле роль уйный.

Егерменче елларның башында ха­лыкның афористик сурәтле фикерлә­ве белән якынлык, хикмәтле сүз әй­тү омтылышы барлык шагыйрьләр­гә караганда X. Туфанда көчлерәк. Туфанның сурәтле фикерләвендә Тукай, Акмулла, Дәрдемәндләр аша килгән чәчәнлек, хикмәтле сүз әйтү традициясе үзе бер агым булып ба­ра һәм бу агым елдан-ел көчәя, яңа сыйфатларын ача. Шагыйрь, бер яктан, халыкның үз мәкаль-әйтемнәрен дә актив куллана, икенче як­тан, үзе дә үткен акыл белән суга­рылган шигырь юллары иҗат итә. Хикмәтле сүз шигырьдәге вакыйга, күренеш яки сурәтләнгән образ бе­лән тыгыз кушылып китә, яңа чор­ны яки кешене ачу өчен хезмәт итә. Бу яктан «Башлана башлады»дагы түбәндәге юлларны мисалга ките­рергә мөмкин:

Ана сөте белән кермәгәнне

 Тормыш үзе кертә күңелгә.

Ана сөте белән кергәнне дә

 Үзгәртәләр безнең гомердә.

Егерменче елларның ахырларын­да Такташның үзендә дә халыкча афористик фикерләү үрнәкләре тууын югарыда әйтеп узган идек. Бу поэзия өчен бик гыйбрәтле билге булды. Шул елларда Такташ белән Туфан поэзиясе әлеге нигездә бик нык якынаеп китүе, Такташның үзендә дә үткен сүз, хикмәт әйтүгә омтылыш көчәюе очраклы түгел иде. Татар поэзиясе әнә шул юлдан инде читкә чыкмады. Халыкның фи­кер үткенлеген тирәнрәк чагылдыру юлыннан үсте һәм үсә.

30 елларның икенче яртысында халыкның афористик сурәте, фикер­ләве дә поэзиядә үз формасында, үз композициясендә иркенрәк ачыла башлады. Бу яктан аеруча Муса Җәлил иҗаты характерлы. «Алтын­чәч» драматик поэмасында шагыйрь халыкның героик характер сыйфат­ларын ачуда хикмәтле сүзләрне бик мул куллана. Халык:

Яз башында Идел ташыса,

Яр буйларын басып китмәсме?

Ир егетләр бергә кушылса,

Ханнар явын туфрак итмәсме?

  • дип җырласа, хатын-кызлар ир­ләренә:

Куркакларга хатын булганчы, Батырдан тол калу яхшырак,

  • диләр...

Бөек Ватан сугышы чоры поэзия­сендә хикмәтле сүз әйтүнең роле шигырьдә тагы да үсә. Бер яктан, ул шигырь эчендә яшәвен дәвам итә: нинди дә булса фикерне, күренеш­не үткен итеп әйтү яки гомумиләш­терү өчен, хисне, фикерне шигъри итеп әйтү өчен кулланыла. М. Җә­лил, Ф. Кәрим, Ш. Мөдәррис, Г. Ху­җи, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ә Ери­кәйләрнең шигырьләрендә без моны ачык күрәбез. Икенче яктан, хәзер ул Дәрдемәндтагыча яки Тукайда­гыча үз алдына аерым жанр була­рак та яши алуын, шул яктан да тормышчанлыгын раслады. Биредә күренеш тә, эпизод та, вакыйга да юк, шигырь тик фикер агышына нигезләнгән. М. Җәлилнең «Ике йөзле кешегә», «Бер үгет», «Батыр­лык турында», Ф. Кәримнең «Сөй­ләр сүзләр бик күп алар...», «Иң ма­тур кеше...» исемле шигырьләре нәкъ менә шушы хикмәтле сүз әйтү поэтикасына, чәчәннәрнең үткен сүз­лелек йоласына нигезләнеп языл­ганнар. Дүрт юллы шигырь һәм си­гез юллыкларның аерым шигырь буларак озын, тасвирый шигырьләр белән бер тигез хокуклы урын алу­лары һәм жанр буларак терелүлә­ре, андый кыска шигырьнең яңа ма­турлыгы ачылуы аеруча Ватан су­гышы поэзиясендә күренде.

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас

Эш күрсәткән ирне ил онытмас.

Каберенә эзне суытмас.

М. Җәлил биредә хикмәтле сүз­ләрне бер-берсенә сарып, сарын әй­тү алымын куллана. Афористик җөмләләр берсе-берсенә сарыл­ганнар. Бу шигырьләрдә метафорик куелык көчле, һәр фикер, һәр җөм­лә үз алдына мәкаль буларак та яң­гырый. һәрберсенең үз мөстәкыйль­леге бар. Әмма бу бер темага кара­ган мәкальләр җыелмасы гына тү­гел. Алар арасында тыгыз бәйләнеш яши. Утта булган балчык, эштә бул­ган тимер турындагы фикер биредә гомумән генә әйтелми, ә ил каршын­да эш күрсәткән иргә бәйләнештә алына. Биредә шагыйрь катлаулы ассоциациягә нигезләнеп эш итә. Мәкальнең үзендә дә шушы прин­цип ята. Ә биредә ассоциация тагы да кннәеп китә, дөресрәге, өсте-өстенә, параллель рәвештә тезелә ба­ра. Шушы хикмәтле сүзләрнең, әй­темнәрнең янәшә китерелүләре яңа мәгънә белән байый. Шул рәвешчә, сурәтлелек гаҗәп киңәеп, тирәнәеп китә. Җәлил башка строфаларда чәчәннәр поэтикасындагы бүтән алымнардан да — кире чагыштыру­лардан (контрастлар, антитезалар), метонимия, киная, читләтем, гипер­болалардан мул файдалана.

Ф Кәримнең:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була,

— дигән канатлы сүзләрендә кар­шы кую алымын да, юл башы рифмаларының гаҗәп шигъри яңгыра­шын да, фикернең, үстерелә баруын һәм сүзләр тезүдәге симметрияне дә ачык күрәбез. Дөресрәге, болар бер­се дә күренми дә, сизелми дә, тик шушылар берлегендә туган гаҗәп самими шигъри фикер генә бар.

Сугыштан сонгы еллардагы татар поэзиясе, вакыт ягыннан үзенең бо­рынгы дәвереннән ераклаша барса да, шигырьдә хикмәтле сүз әйтү традицияләрен терелтү ягыннан якыная төште. Бу традициянең ак­тивлашуы ике тармак буенча бара. Нинди дә булса хикмәтле сүзне, үт­кен фикерне лирик, публицистик яки фәлсәфи шигырьдә куллану хәзерге шагыйрьләрдә дә дәвам итә. X. Ту­фан, С. Хәким, Ә. Давыдов, С. Баттал, Г. Хуҗи, X. Камал, И. Юзиев, Ә. Маликов кебек шагыйрьләрнең шигырь-поэмаларында уңышлы кул­ланылган, оста табылган хикмәтле сүзләр бик еш очрый. Бу — бер юнә­леш. Икенчесе — хикмәтле сүз, үт­кен фикер әйтергә корылган ши­гырьнең автономияләшүе, үз алды­на аерым яшәве, мөстәкыйльлеге. Игътибарны шушы «автономия»гә юнәлтик әле.

Хикмәтле сүз әйтүгә корылган шигырь поэтикасы соңгы елларда аеруча активлашып китте. Бу исә дүрт юллык, хәтта, өч юллык, ике юллыкларның аерым шигырь булып яшәү мөмкинлегенә, хикмәтләрнең, робагыйларның кабат терелүенә ки­терде.

Хикмәтле сүз әйтүгә корылган кыска шигырь формасын иң әүвәл Шәйхи Маннур һәм Зыя Мансурлар активлаштырып җибәрде дисәк, ял­гыш булмастыр. Дөрес, аларның ро­багыйлары басылып чыкканчы да, дүрт юллык шигырьләр Н. Арслановта да, Г. Афзалда да, Ә. Исхакта да күренгәли иделәр. Арада бик уңышлылары да бар иде. Ләкин, ничектер, шагыйрьләр озын һәм күп сүзле шигырьләр, поэмалар язу бе­лән мавыккан елларда алар, әдәби күренеш буларак, күзгә ташланма­дылар.

Ш. Маннур робагыйларны жанр буларак тергезүне максат итеп куя. «Гомәр Хәйям белән сөйләшү» исем­ле робагыйлар тупламында (Ш.Маннур. Кичке моңнар. Казан, 1959 ел) бу турыда ул үзе болай ди:

Гомәр Хәйям! Мен ел яткан сорнаеңны,

Яңгыратмак булам, кушып җырларымны,

Көч җитәрме робагыйны тергезергә?..

Эш чыкмаса, бор снн минем колагымны!

Ш. Маннурда уңышлы гына ро­багыйлар бар. Аларда гомер юлы­ның уртасына җиткән шагыйрь хис­ләре, аның кичерешләре, уйланула­ры ачыла. Ш. Маннур робагыйларның форма төрлелегенә, аларның сурәтлелегенә нык әһәмият ит;). Бу яктан аның «Кыш», «Яз», «Җәй», «Көз» робагыйларын мисалга ките­рергә мөмкин. Менә бер-ике үрнәк:

ҖӘЙ

Чәчәкләре җәйнең һәр сәгатьтә

Баш сузалар кояш утына.

Яшь күңел дә шулай мәхәббәткә.

Көячәген белми омтыла.

КӨЗ

Горур басып тора кысыр башак,

Тук арышлар түбән иелгәндә.

Буш башлар да йөри шуңар охшап,

Мең тыйнаклар эшкә күмелгәндә.

Ш. Маннур бер төркем робагый­ларында Г. Хәйям рухында тормыш, яшәү, мәхәббәт, яшьлек һәм карт­лык турында фикер йөртә:

Син мактаган шәрап инде иске, Хәйям,

 Безнең көндә нык тыела эчке, Хәйям,

Син җырлаган сөю ләкин һаман яна!

Һәм шәраптан нык көйдерә эчне, Хәйям.

Шагыйрь робагыйларын Гомәр Хәйям белән сөйләшү рәвешендә төзи, шулай башлый. Ни дисең, отышлы алым. Ул Ш. Маннурга үт­кән чор белән сөйләшергә, бәхәслә­шергә киң мөмкинлекләр ачкан. Лә­кин шагыйрь, безнеңчә, алардан тулысынча файдаланмаган. Хәйям бе­лән бәхәсләшүдән башланган сүз тиз арада туктый һәм шагыйрь Хәйямне оныта да, үз алдына сөйләшү рухында гына дәвам итә. Робагый­ларны олы фәлсәфи яңгырашлы, ти­рән социаль эчтәлекле итеп терелтә­се урында, көндәлек тормыш һәм әхлак вакыйгаларына бәйләнешле шигырьләр бәйләме туа, һәм бездә хәзерге робагыйлар башка ша­гыйрьләрдә дә шушы юнәлештәрәк үстерелә. Гомуми әхлак темасының робагыйларда төп урынны алуы хә­зерге тормышта яңа кеше тәрбия­ләүнең әһәмияте артуы белән билге­ләнә булса кирәк. Язу мәйданының кысан булуы исә фәлсәфәне гомуми­рак төстә алып баруга да илтә. Икенчедән, фәлсәфи фикерләү хә­зер тик бер кыска шигырь җилкәсе­нә генә салынмаган. Әгәр Хәйямда аны тик робагый күтәреп барса, хә­зер ул төрле шигырь формалары, жанрлары аша укучыга җиткерелә

(X. Туфанның фәлсәфи шигырьләре, С. Хәким, Ә. Давыдов, Ш. Мөдәр­рис, Ә. Баянов, Роберт Әхмәтҗановның фәлсәфи-лирик поэмала­ры һ. б ).

З.Мансур элек тә эчтәлекле, хикмәтле сүз әйтүгә нигезләнгән уңыш­лы парчалар иҗат итә иде. «Җир сөрмисең», «Хуҗа һәм Нәкый Исән­бәт», «Әҗәт мәсьәләсе», «Шәп яши­без», «Дуңгыз ите һәм дуңгыз ту­рында» шикелле парчаларын әнә шундый үткен эчтәлекле хикмәт­ләргә мисал итеп китерергә мөм­кин. Соңгы елларда ул бу өлкәдәге эшчәнлеген бермә-бер үстереп җи­бәрде. «Ак розалар» исемле җыен­тыгы шагыйрь иҗатында хикмәтле сүз әйтү тенденциясенең шактый ти­рән тамыр җибәрүен раслый. «Ша­гыйрь дустыма» шигырендә З. Ман­сур болай ди:

Көчле булсын дисәң җырда сүзне әгәр,

Тикшер аны энәсеннән җебенә кадәр.

Алып кара, борып кара, җуеп кара,

Бер чүп үлән түгелме ул, йөзе кара.

Шагыйрь дустына биргән киңәше, үгете З.Мансурның үз иҗатында да чагыла. Ул да сүзнең мәгънәлелегенә, төгәллегенә, фикер ачыклыгына һәм аның сурәтле гәүдәләнешенә нык игътибар итә, сүзне «энәсеннән- җебенә кадәр» тикшерә башлады. Менә бу үзе үгет-нәсихәт шигыре. Ләкин аны үгет-нәсихәт рухында язылган өчен генә һич тә үги бала шикелле кимсетеп карап булмый. Үзенең шигъри гәүдәләнешен тапса, үгет-нәсихәт рухындагы шигырь дә чын поэзия энҗесе булып яңгырый. Ә шигъри гәүдәләндерү юллары га­җәп күп. З. Мансур фикерне «ялан­гач» калдырмый: я хис белән тыгыз үремтәдә бирә, я һәртөрле бизәкләү чаралары аша — сурәт контекстын­да, аваз яңгырашында аны укучыга якынайта. «Борын» шигырендә ул, мәсәлән, борынгы чәчәннәр поэти­касында кулланылган тоек алымын уңышлы куллана:

Байроннарга таба, дисең,

Алып бара мине юлым!..

Әйбәт булыр иде дә бит,

Артык текә карый борын,—

Әрәм итеп куяр кебек,

Морадыңа җитмәс борын.

Башка парчаларында («Ак ди­ләр», «Юксыну») ул эчке рифма яңгырашын эшкә жнгә.

Н. Дәүлинең дә уңышлы гына эшләнгән робагыйлары бар. («Бөр­кет турында», «Шагыйрьләргә», «Тәнкыйтькә минем карашым» һ. б.). Ш. Галиев, 3. Нури, Ә. Исхак, Г. Афзалда хикмәтле сүз әйтү еш кына юмористик яки сатирик төс ала. Аларның хикмәтләре нинди дә булса күренештән, яки кешенең нин­ди дә булса кимчелекле якларыннан көлүче үткен коралга әверелеп ки­тәләр. Менә, мәсәлән, Г. Афзалның «Ата белән бала» шигыре:

Бала:

Калынымы, юкасымы,

Кайсы китап яхшы, әттә?

Ата:

Кенәгәнең иң асылы

Сберкнижке, әлбәттә.

Әхмәт Исхак дингә каршы языл­ган сатирик парчаларын «Динсез дүрт юллыклар» дип атады.

Ш. Галиевның да үткен итеп язылган ике юллыклары, дүрт юл­лыклары байтак. Менә берничә ми­сал:

ВОКЗАЛ

Вокзал кебек синең йөрәк —

Кереп чыкмаганнар сирәк...

БЕЛ...

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел.

КИРЕ КАГУ

«Сөткә су кушалар» диеп,

Яла якма, куш авыз.

Сөткә суны кушмыйбыз без,

Суны сөткә кушабыз!

Ш. Галиев хикмәтле сүз компози­циясендә борынгы шагыйрьләрдән үк килгән сүз уйнату алымын ак­тивлаштырып җибәрде. Сүз уйнату йоласына З. Нури, Ә. Исхак та еш мөрәҗәгать итәләр. Менә З. Нури­дан чәнечкеле бер парча:

ТӘНКЫЙТЬЧЕГӘ...

— Җырларымны тәнкыйть итте кичә,

Ләкин ник соң икейөзле ул.

Шуларны ук тетеп мактап китте

Салып алгач ике йөзне ул?!

Соңгы елларда З. Нури кыска шигырьләр язу белән аеруча мавы­гып китте. Шундый хикмәтле сүз­ләре аның «Туры карап күзегезгә» җыентыгына тупланып, аерым китап булып та басьшлп чыкты. Җыен­тыкта шагыйрь  хикмәтле сүзләрен «Ярату», «Елмаю», «Киная», «Ук­лар», «Киңәш-табыш» кебек бүлек­ләргә төркемләгән. Шагыйрь үзенең «Киная»сен һәм «Уклар»ын бүгенге тормышта очрый торган һәртөрле кимчелекләргә, гарип күренешләргә юнәлтә. Байтак кына хикмәтлә­рен шагыйрь әхлак темасына багышлаган.

Тормыш, көнкүреш, кешеләр ту­рындагы уйланулар, үгет-киңәш ру­хындагы парчалар Ә. Ерикәй, Н. Арсланов, Ш. Галиев, Г. Афзал, Г. Латыйпларда да соңгы елларда үсеп китте. Аларда да үткен итеп әйтелгән хикмәтләрне очратабыз. Н. Арслановның «Үзгәреш», «Ша­гыйрьгә», «Ач тәрәзәң, иптәш», Н. Дәүлинең «Шагыйрь үлеменә», Ә. Ерикәйнең «Гомер җиле шаулап искән чакта», «Яшьлектән дә зур байлык юк», «Пыскып янган учак — учак түгел» кебек парчаларына үт­кен акыллылык һәм аның сурәтле- эмоциональ гәүдәләнеше хас.

Хәзерге татар поэзиясендә хик­мәтле сүзнең киң урын алуын, аның кыска шигырь төрләрен активлаш­тыруын билгеләү белән бергә, бу өл­кәдәге кимчелекләрне дә әйтергә кирәк. Кимчелекләрнең берсе һәм олысы — хикмәтле сүз әйтүнең үгет-нәсихәт төрендә иске традиция­ләрдән, дөресрәге, искергән тради­цияләрдән арына алмау.

Бүгенге поэзиядә фикерләүдә бер­нинди үткенлеге, шигърияте булма­ган, хәзерге чор һәм шәхеснең үзен­чәлекләрен ачмаган, коры үгет са­туга корылган парчалар күренә башлады. Хикмәтләрдә, робагый­ларда шагыйрь шәхесе мәсьәләсе — ул кечкенә мәсьәлә түгел. Шигырь кечкенә булуга карап шагыйрь шә­хесе юкка чыкмаска тиеш. Әйтик, Хәйям шушы кыска форма белән үз чорының фәлсәфәсен ничек тирән итеп ачкан, ул робагыйларда ша­гыйрьнең дөньяга карашы ничек үзенчәлекле гәүдәләнә!

Эш һәртөрле бизәк чараларының уңышлы сайлануында гына түгел. Иң әһәмиятлесе — фикернең ша­гыйрь жаны белән тыгыз бәйләнү­ендә, шигырьнең тирән кичерешләр һәм уйланулар нәтиҗәсе буларак туган фикер булуында. Соңгы ва­кытларда хикмәтле сүз үзмаксат булып китте, күпкенәләрендә ша­гыйрьнең йөзе юкка чыкты.

Яхшы эш эшләсәң кешегә син

Исеңдә тотма.

Кеше сиңа яхшы эш эшләсә

Һич тә онытма.

Бусы — Ә. Ерикәйдән.

Н. Арслановның «Үгет» шигыре дә шундый ялангач үгет рәвешендә язылган:

Яхшы сүз әйтә белмәгән —

Дөньяда иң начар бәндә,

Сак бул, ямьсез сүзләр сөйләп,

Тәмсезләнмә, тәмсезләнмә.

Бүгенге заман шагыйренең фи­керләвең танып алуы бик тә авыр бу шигырьдән. Бүгенге совет кеше­сенә бу үгет белән генә яшәве мөм­кин дә түгелдер әле: тормыштагы искелек, начарлык белән очрашкан­да ямьсезләнмичә дә, тәмсезләнми­чә дә ярамый. Әлеге шигырьгә тук­талуның сәбәбе — мондый гомум фәлсәфәгә корылган абстракт пар­чаларның башка шагыйрьләрдә дә очравы һәм күбәюе булды. З. Нури, Г Афзал, Ә. Исхакның да кайбер шигырьләрендә шушы кимчелек оч­рый.

Еш кына хикмәтле сүз әйтүдә фи­кер яңалыгы, фикернең олылыгы яисә иске фикерне яңача яңарту җитми. Кайбер хикмәтле сүзләр ха­лык мәкальләрен, әйтемнәрен яки мәзәк һәм мәзәкчәләрен рифмалаш­тыру һәм иҗек калыбына салу бе­лән чикләнәләр, андыйларда ша­гыйрьнең үз сурәтле фикерләвендә­ге үткенлек һәм яңалык күренми.

З. Нуриның уңышлы гына дүрт юллыклары арасында әнә шундый «Тотылды һәм котылды», «Имти­ханга йөрү», «Алдый алмады», «Үзеңчә атла» кебек халык телендә­ге төрле әйтем һәм мәзәкләрне ши­гырь калыбына салу белән чиклән­гән хикмәтләрне очратып була:

Күркә кебек йөрмәк булды карга

Адымнарның атлап эресен.

Күперенеп ләкин бераз баргач,

Онытты ул үзенең йөрешен.

Кайбер хикмәтле сүзләр кайсы­дыр шагыйрь тарафыннан кайчан­дыр әйтелгән хикмәтләрнең вари­антлары буларак кына яңгырый. Әйтик, Г. Латыйпның бер парчасы түбәндәгечә:

Кесәм тулы акчам бар чагында

Тирәм тулы иде танышлар.

Акчам беткәч, сүз куешкан кебек,

 Бөтенесе миннән таймышлар.

Тукай бу фикерне 1907 елда ук «Теләнче» дигән шигырендә:

Ә шулаймы? Акча барда, бар да дус шул, бар да яр;

Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!

— дип, капиталистик чынбарлыкны фаш итәрлек бик тирән мәгънәле шигъри юлларда әйтеп салган иде. Хәзер аның мәгънәсен көнкүреш ваклыгына кадәр тарайтып кабат­лауның һич тә мохтаҗлыгы юк. X. Туфан әйткәнчә, «робагый — шигъри фикерләр, хисләр аккумуля­торы булырга тиеш ул».

З. Мансур «Чор һәм җыр» исемле мәкаләсендә («Социалистик Татарстан», 13 октябрь, 1963 ел) кайбер шагыйрьләрнең фәлсәфи һәм сатирик парчаларында үткенлекнең, тап­кырлыкның җитмәвен, фикернең ваклануын хаклы рәвештә билгеләп үтә:

«Күрәсең, без Гомәр Хәйямнар тарафыннан тирән философик фи­керләр әйтү өчен файдаланылган бу классик форманың, ягъни дүрт юл­лык шигырьләрнең кайда, кайчан, нәрсәгә юнәлтелергә тиешлеген аң­лап җиткермибез», — ди ул, нәти­җә ясап. Бу фикердә хаклык бар. Әмма бәхәсле ягы да бар. Сүз фәл­сәфи лирика турында барганда, һичшиксез, без фикернең тирәнле­ген, әһәмиятлелеген һәм яңалыгын яклыйбыз. Әмма һәр дүрт юллык­ны — робагый формасын тик фәл­сәфи фикер әйтү өчен генә файда­лану рәвешендә аңлауга һәм аңла­туга без каршы, һәр дүрт юллыкны

Гомәр Хәйямнар шикелле «гажәеп дәрәҗәдә тирән философик фикер­ләр» белән сугару мәжбүри түгел. Фәлсәфи фикер бөтенләй булмаган, нинди дә булса тормышның теге яки бу гыйбрәтле күренеше, чын­барлыкның, чорның, кешенең берәр штрихы чагылган, көлке, сүз уйна­туга корылган дүрт юллыклар да яшәүгә хаклылар. Аларның да поэ­зиядә үз урыннары бар. Г. Афзал­ның мәкаләдә уңышсыз шигырьгә мисал итеп китерелгән «Дару» пар­часы, фәлсәфи фикерне эченә алмаса да, карчык кешенең фикерләвен­дәге үзенчәлекне бик нечкә тотып алуы белән әһәмиятле.

Хикмәтле сүз әйткән парчалар­ның формаларын, үз эчендәге жанр төрләрен баету турында да уйлар­га кирәк. Дөрес, бу юнәлештә Ш. Галиев, Ш. Маннур, Ә. Исхак, 3. Мансурларда актив һәм уңышлы эзләнүләр бар. Хикмәтле сүзне бү­генге кешенең уйларына, бүгенге тормышка якынайтып сурәтләү аларны бу өлкәдә сизелерлек шигъ­ри табышларга китерде. Шулай да шигырьләрнең үз эчләрендә форма­лары ягыннан бертөслелек сизелә әле. Менә бу яктан Рәсүл Гамзатов­ның ике юллык яки дүрт юллык хикмәтле сүзләре гыйбрәтле. Ша­гыйрь үз халкының характерын, үт­кен акыллылыгын нинди үзенчәлек­ле калыпларда яңарта! Бер ише хикмәтле сүзләрне үл «Кабер таш­ларындагы язмалар» исеме астын­да берләштерә. Икенче бер төрле­ләре «Хәнжәргә язылган сүзләр» булып оешканнар, «Ишектәге һәм капкалардагы сүзләр», «Мөгез җам­га язылган сүзләр», «Пандур һәм чаганадагы язулар», «Кыялардагы язмалар», «Буркага язылган сүз­ләр», «Ияргә язылган сүзләр» — шагыйрь хикмәтләрне әнә шулай үз халкының фикерләве, халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләп, күп төрле формада ача, фикерен укучыга шигъри итеп җиткерү өчен күп төрле яңа алым­нар эзли һәм таба.

Тормыш, әхлак фәлсәфәсе турын­дагы парчаларның күбәюендә бү­генге әдәбият үсешенең үзенчәлекле һәм әһәмиятле бер тенденциясен күрмичә мөмкин түгел. Бу — XX съезддан соң илдә туган атмосфера белән, шәхеснең фикерләргә, тор­мышны танып-белергә омтылышы­ның тирәнәюе белән бәйләнгән. Үгет-киңәш шигырьләренең язылуы тормышта мораль, әхлакның гому­ми роле үсүе белән дә бәйле. Иҗади фикерләүдә туган шушы фәлсә­фи һәм дидактик омтылыш Көнчы­гыш һәм борынгы татар поэзиясенә хас әдәби формаларның да терелүе­нә, активлашуына һәм «шигъри суд»та чын мәгънәсендә аларга өлешчә «амнистия» үткәрелүенә, поэзиядә яна формалар, яңа бай­лыклар тууына китерде.