Логотип Казан Утлары
Хикәя

СОҢГЫ СЫЙ

 

I

Лядской бакчага  килгәч, Нигъмәтҗан калын өрәңге агачы янындагы озын эскәмиягә утырып, Газзәнең килүен көтә башлады. Алар һәрвакыт шушында очрашалар иде. Ялгыз утырганда минутлар да сәгать булып тоелалар бит. Аллеяда йөргән яшьләр Нигъмәтҗанга карыйлар, гүя аның кемне көткәнен белгән кебек, елмаешып узалар иде. Егет үткән- барганнарга карамаска. тырышты. Вакыт үткәрү өчен, кесәсеннән газета чыгарды. Бу инде уку. түгел, күңел юату гына иде. Менә Газзә дә килеп җитте. Карт егеткә ул бүген кичәгегә караганда ягымлырак, матуррак булып күренде. Күргән саен Нигъмәтҗан Газзәдә бер яңалык ача иде. Бүген Газзә аны гаҗәп матур елмаю белән әсир итте. Нигъмәтҗан да елмаеп Газзәгә кулын сузды, утыр дип, газетаны эскәмиягә җәйде.

— Нигә соңга калдың?

— Бер дә калмадым, үзең иртә килгәнсең, — диде Газзә.

Бу гади сүзләрдә әллә ни хәтле җылылык бар иде. Кичке эңгер-меңгер ара тиз үтте. Бакчага, урамнарга караңгылык төште. Төн карасы җиргә иңгән саен алар янәшәрәк, кысылыбрак утырдылар. Башта күргән-белгән, гомуми хәлләр турында сөйләштеләр. Ә бара-тора тик үзләре өчен генә әһәмиятле мәсьәләгә күчтеләр.

— Газзә, алма бизәкле күлмәк алдым мин сиңа.

— Нигә кирәк, нигә акча әрәм итәсен, юләр.

— Юләр булса да алдым, туй көнне киярсең.

Газзә ярты минут чамасы башын иеп, бармак очларына җеп чолгады, аннары сүтте. Шул вакыт югарыдан, баш өстеннән ниндидер кара. кош очып үтте. Газзә сискәнеп китеп, агач башларына карады да:

— Ярканат очты, яхшылыкка түгел, — диде.

— Ташлале әбиләр гадәтен.

Нигъмәтҗан ялгызлыктан зарланды һәм, кызның аңламаганга салышып утыруын сизеп, кинәт:

— Газзә...— диде дә тукталып калды.

— Нәрсә?—дигән булды Газзә елмаеп. Ул Нигъмәтҗанның нәрсә әйтергә теләвен бик яхшы белә иде.

— Иртәгә ЗАГСка тәвәккәллик инде, озак йөрдек бит.

— Көзгә дип сөйләштек ич.

— Юк, хәзер, иртәгә.

Нигъмәтҗан туйны тизләтү өчен нигезле дәлилләр тапты.

Бу кичне алар озак утырдылар, һәм чынлап торып туйга әзерләнергә сүз куештылар.

Икенче көнне алар тагын шул ук урында, әлеге агач янындагы яшел буяулы озын эскәмиядә очраштылар. Ай әле калыкмаган, зәңгәр күктә йолдызлар гына яна иде.

— Газзә, әллә туй көнен тагын да якынайтыйкмы?

— Сөйләштек ич инде. Июльдә. Минем укуым беткәч.

— Бик озак бит.

— Күбенә чыдаганны, азына гада чыдарбыз.

Ләкин язмыш кеше белән уйный икән.

Туйга санаулы көннәр калгач, 22 июнь иртәсендә радио дәһшәтле хәбәр китерде. Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм иткәннәр иде.

Ирләр, егетләр, күп еллар буе тыныч яткан хәрби билетларын чалбар, күкрәк кесәләренә тыгып, шәһәр военкоматларына киттеләр. Нигъмәтҗан да чакыру кәгазе килгәнне көтеп тормады, документларын алып, Ирек мәйданы янындагы военкоматка барды. Ул килгәндә военкомат коридорлары халык белән тулган: бүлмәләрдә, кабинетларда моңа кадәр күренмәгән җанлылык сизелеп тора иде.

Нигъмәтҗан Кәбировны Казандагы бер батальонга җибәрделәр. Бер сәгать вакыт эчендә ул инде солдат иде. Бу үзгәреш шундый тиз булды,  ул ни арада гражданский киемнәрен салып, яшел кием киюен сизми дә калды. Комиссардан рөхсәт алып, бер сәгать срок белән өенә кайтты. Бүлмә эчендәге әйберләрен җыештырды, гөлләрен күршеләргә бирде. Тәрәзә пәрдәләрен төшерде, мәчене коридорга куалап чыгарды. Зур йозак белән бүлмә ишеген бикләде. Күрше карчык янына саубуллашырга керде. «Бүлмәгә күз-колак булыгыз, апа, гөлләргә су,сибегез, мәчене ашатыгыз. Хушыгыз. Исән булсак, бер кайтырбыз. Мине сорап килсәләр, фронтка китүемне әйтегез», — диде һәм, ике кулын сузып, күрше өйнең карты-карчыгы, кызлары белән саубуллашып урамга чыкты. Ул туп-туры Газзә торган квартирага китте. Ләкин Газзәне туры китерә алмады. Кайда булгандыр, нәрсә эшләгәндер, тик бүлмә бикле иде.  Нигъмәтҗан борчылып, башын түбән иеп, батальонга кайтып керде. Шул ук кичне ул хәрби часть белән шәһәрдән китәргә тиеш иде.

Сугышның башында ук Нигъмәтҗан китеп барыр дигән уй Газзәнең башына да кермәде. Көннең беренче яртысын ул вак-төяк эшләр белән үткәрде. Бу явыз хәбәр аны тетрәткән иде. Ул көзге каршына басып үзенең йөзен, буен-сынын карады да урамга чыкты. Урамдагы кешеләрнең йөрешләре дә, сөйләшүләре дә башка көннәргә караганда ничектер үзгәрәк иде, аларның йөзендә, карашларында хафалану, борчылу сизелә иде.

Газзә беркемгә дә карамаска һәм тиз-тиз атларга тырышты.

Бу көнгә кадәр Нигъмәтҗанның бүлмәсенә барып йөрүне әхлаксызлык дип санаган Газзә бүген туп-туры аның квартирасына китте. Күп булса чирек сәгать вакыт үткәндер, ул инде тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, ишеге бикләнгән буш бүлмә каршында тора иде. Күрше әби бүлмәдә кеше юклыгын аңлатып бирсә дә, Газзә һаман да ишек катында басып торды. Беркадәр вакыттан соң гына: «Хушыгыз, әби, гаепләп калмагыз», —дип чыгып китте. Искереп бара торган зур такта капка төбенә чыккач, аңына килә алмыйча, тагын бераз басып торды. Шуннан соң гына, як-ягына каранып, урам буйлап китеп барды.

Аның башында хәзер инде туй түгел, бәлки Нигъмәтҗанны соңгы тапкыр күреп, аның соңгы сүзен ишетеп калу иде. Зур шәһәрдә хәрби частьны табу җиңел эш түгел. Нәкъ кояш баеп килгән вакытта Газзә частьны тапты. Өч катлы кызыл таштан салынган бина биек койма белән уратып алынган иде. Тимер капка янында бер часовой егет басып тора иде. Газзә часовойдан ике сүз дә сорарга өлгермәде, зур капка  ачылып китте. Ишек алдыннан взвод-взвод тезелеп өч төркем гаскәри кешеләр чыкты.

Менә ул — Нигъмәтҗан — беренче взводның арткы сафында бара. Артта булса да, Газзәне карчыга шикелле күреп алды. Елмаеп, аз гына  алсуланып, әкрен генә: «Газзә», — диде. Аның күңеле нечкәреп китте.

Нәрсәдер йөрәген, бәгырен әрнетеп-әрнетеп алды. Үзенең хәзерге хәле чын түгелдер, гүя төштер кебек кенә тоелды. Чөнки ул ярты тәүлектә булган үзгәреш һич табигый түгел шикелле иде. бу хәлгә ышанасы килми иде. Ләкин... ләкин бу инде чын иде. Моңа ышанырга кирәк иде. «Нигъмәтҗан!» —диде Газзә, аның белән янәшә атлый-атлый. Һәр ике-се өчен дә мәсьәлә ачык. Хәзер инде Газзә дә сугышның чын булуына ышанды.

Взвод Пионер урамы буйлап тимер юл вокзалына табан гол тотты. Алар шактый вакыт бергә бардылар. Взвод командиры Газзәгә нәрсәдер ымлый. Әйе, китәргә вакыт, аерылырга вакыт.

— Көтәрсеңме, Газзә?

— Көтәм, Нигъмәтҗан!..

— Газзә, әгәр озак вакыт хатым-хәбәрем килмәсә...

— Нигъмәтҗан! Нигә ул сүзне әйтәсең, нигә бәгыремне теләсең?!

Юк, юк, исән йөреп, сау кайт. Хуш, хуш, ак юл сиңа...

Кызның йөрәге чыдамады, ул атылып килеп Нигъмәтҗанны кочаклады, үпте һәм елап җибәрде.

 

II

 

Ватан сугышы башланганга ике ай тулганда, Газзәгә өч хат килде.

Өчесе дә кош теле кадәр генә, өч почмаклы ясалма конвертта һәм карандаш белән узылганнар иде. Беренчесе Суслонгер полигоныннан Икенче хаты — юлдан. «Киттек, кая баруыбызны белмим, барып җиткәч адреслап язармын»,—дигән иде. Өченче хат Новгород өлкәсе. Ильмень күле буеннан килде. Бу хат соңгысы булды. Шуннан соң Нигъмәтҗаннан ләм-мим бер сүз, бер хәбәр ишетелмәде. Әйтерсең лә, ул кайнап торган упкынга чумды.

Газзә укыган институтның бинасын госпиталь иттеләр. Газзә үзе дә шул көзне, беренче кар яугач, радист булып, үзе теләп армиягә китте.

Хатын-кыз ирләргә караганда да күбрәк уйланучан, хыял дәрьясына чумучан була бит.

Газзәнең дә башында шундый уйлар туды: «Кешенең язмышы белән эчке тойгы түгел, ә тышкы шартлар идарә итә икән. Әйе, кеше дигән исем бик зур, әмма ялгыз кеше бик кечкенә икән. Ул шаулаган диңгез өстендәге бик кечкенә көймә кебек айкала да чайкала, ә дулкын аны ярга китерә дә бәрә икән. Куркам, минем мәхәббәтем дә шулай булмаса иде...» — диде ул.

Газзә дә бер генә шәһәрдә, бер генә урында тормады Атна саен яңа авыл, яңа шәһәр күрде. Полк, күчмә чегәннәр кебек, бер урында бер тәүлектән, бер атнадан артык тормый иде. Көндәлек ыгы-зыгы, яңа урыннар, яңа кешеләр, безнең гаскәрләрнең чигенү хәбәрләре күңелдәге мәхәббәт урынын ала башладылар. Нигъмәтҗанны сагыну хисе торган саен арткарак күчә барды. Беренче урынны ил кайгысы, илне саклау мәшәкате алды.

Кайберәүләр авырып, ә күпләр яраланып илләренә кайттылар. Газзә дә язгы көннәрнең берендә туган-үскән авылына кайтты. Ул кайтканда җиңү байрагы әле эленмәгән иде. Шулай да безнең гаскәрләр дошманның үз җиренә кергәннәр, безнең халыкның җиңеп чыгуында шик юк иде. Шәһәрләрдә тормыш авыр булганга күрә, Газзә авылга кайтты. Авылда анын бердәнбер карт әнкәсе яши иде.

Карт ана, кызының кайтканын гына көтеп торган кебек, икенчеме, өченчеме көнне авырып урынга егылды. «Башым әйләнә, күңелем болгана»,— дип зарлана башлады. Кызының кайтуына атна-ун көн дигәндә үлеп тә китте.

Газзә ялгыз калды. Бик үк яңа булмаса да, аның өе, каралтылары бар. Нигъмәтҗанның исән кайтуына аның өмете юк иде инде, ә гомер-гомергә бер ялгызың яшәп булмый. Кичләрен өендә бер үзе утырганда күптән сөйгән егетен күз алдыңа китерде, аның әйткән сүзләрен исенә төшерергә тырышты. Ләкин хәзер бу истәлекләрдән ни мәгънә бар иде сок? Балаларча сокланып сөю вакыты инде үтеп киткән. Хәзер Газзә өчен көн итү, тормыш алып бару мәшәкате алга килеп баскан иде.

Аннан соң, һәр үткән көн, үткән ай яшьлекнең бер өлешен алып, аның урыныңа картаюлык билгесе тоттырып китә иде. Анысы белән дә хисаплашмыйча булмый иде...

 

III

 

Сызгырып торган пуля, шартлаган туп тимәсә тими икән... Нигъмәтҗан нинди генә окопларда, блиндажларда ятмады, ничә мәртәбәләр һөжүмгә, атакага бармады, нинди елгаларны кичмәде. Ничә мәртәбә чолганып, нинди боҗраларны өзмәде. Әсир булып дошман кулына төште, тоткында яшәде. Пленда Нигъмәтҗан күргәннәрне эт тә күрмәгәндер, исән калырга язгач каласың икон. Әллә кем әйтмешли, Нигъмәтҗанга чуртым да булмады. Сигез ел үткәч, әйләнеп шәһәргә кайтты да керде.

Күрше әби белән бабай да, сугышка киткәндә коридорга чыгарып калдырган мәче дә юк иде инде. Күршенең тәрәзә төбендәге зур-зур гөлләрне Нигъмәтҗан таный алмады.

Нигъмәтҗан матур бакча аркылы Газзә торган квартирага китте. Газзә белән утырган яшел эскәмияне, зур өрәңге агачын табарга тырышты, таба алмады. Сугыш елларында бу карт калын агачны да, яшел эскәмияне дә якканнар иде, күрәсең.

Нигъмәтҗан берничә секунд ниндидер каушау, икеләнү, шикләнү эчендә калды, аннары тиз генә Газзәнең квартирасына таба атлады. Әйе, күп сулар аккан, күп еллар үткән шул... Газзә шәһәрдән киткән булып чыкты. Аңың турында күрше-тирәләрдән сорашса да, һичкем, һичнәрсә әйтә алмады.

Беренче көннәрдә ул электәге дусларын эзләп карады. Якын дусларының берсе Камил Якуб исемендәге типографиянең директоры Шәвәлиев Бәкер, хәрби комиссар. Ватан сугышында корбан булган иде. Елга

техникумының директоры Хәмит Гумеров турында да һичнәрсә белмәделәр. Сугыштан сон, бер ай эшсез йөргәннән ары, Нигъмәтҗанны бер мәктәпкә директор итеп куйдылар. Көндәлек мәшәкать елларның бер-бер артлы тыгылып үтеп торуын сизәргә ирек бирмәде. Электәге кебек ул инде бакчаларга чыгып утырмый иде. Чит кешеләр белән очрашканда үзенең ялгыз яшәвен яшерә, ә хатын-кызлар белән күзгә-күз карап мәхәббәт турында сөйләшергә ояла, мәхәббәт еллары үзе өчен үткән дип саный иде.

Тик Газзә генә аның хәтереннән китмәде. Җылы, моңлы хис булып Нигъмәтҗанның күңел төбендә калды. Газзәнең яшел эскәмиядә утырган сыны һаман-һаман аның күз алдында тора иде.

Сугышка киткәндә бикләп калдырган зур чемоданны актарган чакта, киемнәр арасыннан, туй бүләге итеп бирергә җыенган алма бизәкле күлмәк аның кулына тиеп китте. Күлмәк яңа, бер бөртек кер тимәгән «Газзә», — диде Нигъмәтҗан, һәм аның күңеленә әллә нинди хисләр килеп тыгылды. Ул көрсенеп, авыр сулап куйды. Әмма бара-тора бу күңел ярасы да басылды.

 

IV

 

Бу еллар авыл хуҗалыгын күтәрү еллары иде. Нигъмәтҗан Кәбировны кичә райкомга чакырдылар. Иртәгә обкомда булырга куштылар.Сүз аны райкомның зона секретаре итеп тәкъдим итү турында барды. «Миннән нинди райком секретаре чыгар икән, характерым бик йомшак бит»,— дип уйланса да, бу яңа исем аңа дәрт, көч, гайрәт кертте. Картаеп бара торган сөякләр дә әллә ничек яшәреп киткән кебек булды.

Анда-монда йөртеп берникадәр әвәләгәннән соң, Нигъмәтҗан Кәбиров райкомның зона секретаре булып сайланды.

Бүген Нигъмәтҗан беренче мәртәбә «Үзәк» колхозына килде. Бу колхоз үзенең җимеш бакчасы белән районда дан тота иде. Колхоз җитәкчеләре белән агымдагы мөһим эшләр турында сөйләшкәннән соң, ул вакыт табып, колхозның җимеш бакчасын карарга китте. Бакчада көлтә-көлтә карлыган, кура җиләге, крыжовник үсә, алма агачлары тезелеп киткән. Шушы яшь агачлар арасында бердәнбер карт өрәңге агачы басып тора иде. Менә шул агач Нигъмәтҗанның күңелен гипнозлаган кебек үзенә тартты.

«Газзә!» — дип кычкыра язып дәшкәнен ул үзе дә сизми калды. Һәм як-ягына тиз генә әйләнеп карады, берәүнең дә булмавына шатланып, үзен шелтәләп алды. Берничә секунд эчендә күз алдында туган Газзә күләгәсеннән арынырга теләп, тиз-тнз алга атлады. Бераз барганнан соң карлыган агачы янына туктады. Карлыган инде чәчәген койган, җимешләнә башлаган иде. Берничә яшел җимешне учына салып тәгәрәтеп карады. Ул һаман да ниндидер тонык, күптән үткән күренешләр иркендә иде әле. Башын бераз иеп, учына салган җимешләргә карап торганда, әллә кайдан гына урта буйлы бер ир кеше килеп чыкты. Ул ак күлмәгенең итәкләрен чалбар эченә тыккан, җиңнәрен сызганган, башына ак эшләпә кигән, кулына чалгы тоткан, йөзе ак, ябык, бит сөякләре беленеп тора иде. Корган яфракларны ала-ала, ашыкмый гына секретарьга таба атлады.

Яшел бакчага әйләнгән, «Дустан түбәсе» дип аталган бу җирне, икмәк уңмаган өчен, авыл картлары «алла каһәрләгән түбә» дип йөрткәннәр. Мәрдәновның (хәзер генә килеп туктаган әнә шул ак чырайлы кешенең) бу җирне җимеш бакчасы итәсе килгән. «Чабата туздырып йөрмә, булмый монда», — дисәләр дә, үз сүзле бакчачы чигенмәгән.

— Ун гектар җир билибез. Алма, карлыган, кура җиләген санап бетереп булмый, әнә карагыз, куе камышлык шикелле, иге дә, чиге дә юк, — диде Мәрдәнов.

Алар бакча эчләп әкрен генә атлый башладылар. Өскәрәк, тигез калкулыкка күтәрелделәр. Искиткеч күренеш. Ап-ак чәчәкләргә күмелгән. алма агачларының яфраклары да күренми. Тоташ чәчәк.

«Менә нинди була икән ул алма бакчасы», — диде Нигъмәтҗан. Ул мондый бакчаны үз гомерендә ике генә мәртәбә күрде. Берсе сугыш елларында— Литва җирендә, икенчесе менә монда, «Үзәк» колхозында. Алмагачларны бал кортлары сарып алган иде.

— Ничә сорт? — дип сорады ул, сүз юктан сүз булсын дигән шикел-лерәк итеп.

— Төрлесеннән бар. Менә Мичурин сорты, менә китайка, әнә күрәсезме, тегеләре антоновка, ак налив. Менә бусы — грушевка-московская, вообще, күп сорт бар.

Сүз артыннан сүз чыгып, гаилә мәсьәләләренә дә кагылдылар.

— Семьягыз бармы, бала-чагаларыгыз?

— Юк, мин ялгыз егет, — диде Нигъмәтҗан.

— Ялгыз уңайсыз инде ул.

— Уңайсыз да бит, нишлисең...

Бал кортлары, алмагачтан алмагачка очып, бал җыялар иде.

— Әйдәгез, иптәш Кәбиров, безгә, берәр чынаяк чәй эчәрбез. Хәзер төш вакыты, хатын мунча да ягырга булган иде, — диде Мәрдәнов.

Нигъмәтҗан: «Җәмәгатегездән яхшы түгел бит», — дип караса да, Мәрдәнов:

— Минем карчык —хәзерге заман кешесе, киң табигатьле, кунак сөючән, бер дә тартынмагыз, — диде. Ун минут вакыт үтмәде, алар инде

Мәрдәновның калай түбәле өе янында иделәр. Яна өй, такта түбәле келәт, мал-туар абзарлары... Җил дә. чыпчык та керерлек түгел. Зур кол гага утыртылган сыерчык оясы, яшел рәшәткә, тәрәзә каршындагы чиң агачлары бу йортка үзенә оер ямь бнралзр иде. Капка янында өч яшьлек кыз үзеннән аз гына кечкенә курчагын күтәреп уйнап йөри, Әтисен күрү белән, курчагының күлмәк чабуыннан эләктереп, аңа каршы йөгереп килә башлады

— Бу минем кызым,—диде Мәрдәнов һәм кызын ике кулы белән күтәреп җилкәсенә утыртты. Баштан Мәрдәнов, аның артыннан Нигъмәтҗан өйгә керделәр.

Өй ишеге ачык, өйдә беркем юк. Мич буенда зур яшел сандык, түрдә сәке урыныңда аш өстәле, стена буенда тимер карават, ике тәрәзә арасындагы стенада көзге, почмак ягында кәкре борынлы җиз комган күренеп тора иде. Мәрдәнов җилкәсеннән кызын төшерде дә, почмак ягына кереп, самоварны җиңел генә ике колагыннан күтәреп икенче урынга куйды. Аннары; «Мин хәзер»,—дип, өй алдына чыгып китте. Күп булса бер минут вакыт үткәндер, өй алдыннан ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде. Хатынның тавышында иркәләү дә, үпкәләү дә, тиргәү дә сизелә иде.

— Китәсең дә югаласың, беләсең бит мунча якканны, әзерлән, әйдә, киттек, — диде.

— Ашыктырма, карчык, өйдә кунак бар, — диде Мәрдәнов.

Хатын мич артыннан гына почмак якка үтмәкче иде, кунакны күргәч, икеләнеп калды.

— Таныш бул, карчык, райком секретаре Нигъмәтҗан Кәбиров,— диде хуҗа һәм сөйләнә-сөйләнә чормага, яңа каен себеркесе алырга менеп китте. Күпме минутлар үткәндер, шул вакыт эчендә ике җан бер-берсенә карашып катып калдылар

— Таныйсызмы?- диде Нигъмәтҗан, ишек янында басып торган хатынга карап.

Хатынның йөзе алсуланды, аннары агарып китте...

— Таныйсыңмы, Газзә?—диде Нигъмәтҗан, калтыраган тавыш белән. Ул үзенең табигый булмаган тавышыннан үзе дә уңайсызланды шикелле.

— Таныдым. Нигъмәтҗан... Ах, Нигъмәтҗан!..—диде хатын, сүзләре:- өчкә-дүрткә кисәкләп, һәм һушсызланып зур мичкә барып сөялде. Икесе өчен дә бу иң авыр минутларның берсе иде. Хатын сүзне ничек дәвам иттерергә белмәде. Әйе, хәзер инде Нигъмәтҗан аның өзелеп сөйгән егете түгел, тик очраклы кунак кына, райком секретаре гына иде.

— Ә үзегезнең җәмәгатегез, балаларыгыз бармы? —диде Газзә, шулай ук калтыраган әкрен, тонык тавыш белән.

Аның: «Бар, мин бәхетле». — дигән сүзне ишетәсе килде. Бу сүз, бәлки, Газзәнең йөрәк ярасына дару булган булыр иде. Ләкин Нигъмәтҗан:

— Юк, Газзә, мин карт егет булып калдым ахры иңде. — дип көрсе-

неп куйды. — Борчылма, оныт, мин кичерәм,— диде.

Ул тагың нәрсәдер әйтмәкче иде, нәкъ шул минутта кулына яңа яшь каен себеркесе тотып, Мәрдәнов килеп керде.

— Иптәш Кәбиров, яккан мунчага туры килгән икәнсез, әйбәтләп кенә, ашыкмыйча гына мунча керегез, сез кайтуга аш-су әзер булыр.

Без соңрак та өлгерербез. Җәйге мунча тиз суынмый ул, —диде хуҗа һәм себеркене секретарьның кулына тоттырды.

Мунчага бәрәңге бакчасы аркылы гына үтәргә кирәк иде. Нигъмәтҗан, эчендәге утны тышка күрсәтмәскә тырышып, юл йөргәндә шактый керләнүен искә алып. Газзә әзерләгән мунчага китте. Бу мунча һәм мунчадан соңгы аш-су Газзәнең яшьлек дустына күрсәткән соңгы хөрмәте, соңгы бүләге иде.