Шигырьләр
Утлар янса — бөтен җирдә нурлар балкый,
Утлар сүнсә — җирне караңгылык каплый.
Геройны да була җиңеп — гомерен алып,
Мәңге балкый ләкин аның даны калып.
1906.
Бәхетсез мужик басуда чәчте арыш,
Сокланырлык уңыш бирде һәрбер карыш.
Барин килеп әйтте: җир хакын түлисең!
«Тәртип саклаучы» даулады үз өлешен.
Моны күргәч пастор да карап калмады,
Ә причетчик пастордан һич ким алмады.
Судья күрде —алды үзенә кирәкне,
Чиновникка шактый мул ришвәт эләкте...
Бар да килде, бөтенесе пичәт сукты,
Һәммәсенә кирәк кадәр өлеш чыкты.
Калганын карга чүпләде... Мужик шунда
Күтәрелде һәм дәү күсәк алды кулга.
. 1905—1922.
Геройлар көне яңадан килер,
Төтенли инде туган-як җире.
Тимер билбавын буды көн кабат.
Өрмәгез, этләр, упкынга карап.
Юк, булмас, булмас кан тәмен татып,
Вакыт агышын булмас туктатып!
Әзерме яуга син, минем халкым?
Калканың ныкмы, зурмы дәрт-ялкын?
Күзләрең үткен карыймы алга?
Син, минем халкым, әзерме яуга?
Геройлар көне яңадан килер.
Төтенли инде туган-як җире.
1920
Кыюлык турында җыр
Кага-суга бу тормыш,
Ялвар да син, баш и,–
Билең һаман бөгелгән,
Ыңгыраш та яшь кой…
Изүчеләр алдында
Яшисең тез чүгеп -
Авыр язмыш булырмы
Мондый язмыш кебек?
Кемнәр синең хезмәтне,
Эшләреңне таптый,
Кемнәр хурлый җаныңны,
Һәм тәнеңне таплый,
Ялварасың шуларга,
Дисең: «Яшәү бир син».
Сине һичкем кызганмый,
Кол ителгән ир син.
Үз хакың, үз хокукың
Дошман белән бүлеш,
Хәзинә бир, ясмык ал! -
Шул да тормыш, имеш.
Шәфкать кирәк куркакка,
Ә без кыю булыйк,
Ялкынланыйк көрәштә,
Кирәк икән - үлик!
1903.
Куркыныч хөкем көне
Кайнар йөрәкләр
Бик күп сүнәрләр,
Бик күп кыюны
Җиргә күмәрләр.
Караңгы төннәр
Күпләрне буар…
Очкыннан янгын
Тик шулай туар.
Халыкның бик күп
Коелыр каны
Беткәнгә кадәр
Колларның зары.
Дулкын бер ярсыр,
Бер кире ятыр.
Давыл чыгар да -
Тагын уятыр.
Көрәштә күпләр
Җаннарын бирер.
Алар урынына
Күп меңнәр килер.
Әгәр дә тынса
Шунда бер тавыш,
Күтәреп алыр
Аны ун тавыш.
Калкыныр шул чак
Кыр, тау һәм ташлар,
Һәр тавыш белән
Җир улый башлар.
Һәр урын шаулар,
Зур дәһшәт явар,
Кинәт сискәнеп
Биналар авар.
Көтмә, пан, сиңа
Посар урын юк:
Аяк астыңда
Булыр бары ут.
Саклый алмассыз
Сез диварларны,
Кыюлар кулы
Ишәр аларны.
Сыеныр урын
Бирмәс таулар да:
Һәр сукмак яный
Сезгә тауларда.
Нинди суда соң
Урын бар сезгә?
Йотар, батырыр
Сезне диңгез дә.
Саз баткагы да
Яшермәс сезне:
Сез баткактан да
Карарак йөзле.
Дәшми торган җир
Бугазын киерер,
Утта янарсыз, -
Шундый көн килер.
1903.
Зәки Нури тәрҗемәләре.
Сынган наратлар
Давыл һәлак итте диңгез ярындагы
Комда үсеп торган биек наратларны,—
Еракларга төбәп алар карашларын
Мәгърур тора иде, имичә башларын.
«Син сындырып киттең безне, әй, дошман көч,
Тик бетмәде сиңа каршы көрәш һәм үч,
Иң ахыргы сулышта да ирек теләп
Һәр ботакта изүчегә кайный нәфрәт!»
Давыл бәла китерсә дә наратларга,
Әйләнделәр алар көчле корабларга,
Ул кораблар давылларга каршы бара,
Өнди бөек көрәшләргә, дулкын яра:
«Актарыл син, әй, дошман көч, безнең өскә,
Без чыгарбыз йөзеп ирек-бәхтебезгә!
Әйдә сындыр, йомычка ит безне, дошман, —
Алдыбызда чиксез киңлек, кояшлы таң!»
1899—1901 (?)
Римнан өстен
Бөек бурыч белән бергә
Үсә җанда көч тә, рух та.
Римлыларның киң колачы
Кабатланмаган тарихта.
Ләкин узып китәр менә
Пролетарийлар Римнан да:
Анда бар дөнья кол булган,
Монда — азат бөтен дөнья.
1908 (?)
Сулда
“ Йөрәк — шәфкатьле кояш,
Кылыч — яклаучы, юлдаш!
Әйтегез шул хакта сез:
Кайсыгыз кай якта сез?»
«Безнен урын тик Сулда,
Халык бәхете тик шунда!»
1908.
“ Әйт әле, либерал,
Нәрсә синең идеал?..» —
«Минем идеал шулар:
Яктылык, хакыйкать һәм...
Арзанлы эшче куллар!..»
1908
Бюрократ һәм орденнар
О улдыра алганча урладың, таладың,
Шымчы да, куштан да булдың, гел алдадың.
Хурлыклы эшләрдән һич читтә калмадың.
Шунарга өстеңдә күп пычрак тапларың.
Зарарсыз! Орденнар күп синдә, капларсың.
1907
Партиясез политик
Юк! Сиңа ярамый,
Җаныңны сакла:
Сугышмый калалмый
Басканнар сафка.
Шаша да омтыла
Дуамал гына,
Ә син шыпырт кына
Пос почмагыңа.
Кем дә булса җиңәр,
Көн килер, шунда —
Капкан ачып җибәр
Кычкырып «Ура!»
1905—1907
Шаян кызый
„Тапсаң да син бүтән кызны —
Тынгы булмас, ышан сүземә:
Куармын ул вафасызны,
Барыбер булырсың үземә!
Булса булсын куллары ак,
Шәлләре дә затлы булсын,
Аларда юк алсу яңак,
Миндәгедәй алтын толым.
Табалмассың миңа тиңне —
Миндә — сөю учаклары!
Аңламыйлар алар сине:
Оныт син ул курчакларны.
Шиксез өстен өстенлеккә
Аин алардан, мин — иң якын.
Яши алмас мескенлектә
Буйсынмаучан синең акыл.
Очкын сибеп күзләремнән
Узып киткәндә бер мәлне,
Син аларны йөрәгеннән
Алып ташлаячак мәңге!»
1899—1901 (?)
Нури Арсланов тәрҗемәләре.
Үземне мин үзем иҗат иттем.
Бала чактан бирле, хис сибеп,
Ялгыз камыш сыман күңелемне
Олы бакча итеп үстердем.
Көчсез сабый, күнелем белән һаман
Сөйләштем мин ялгыз, Булмады
Тыңлаучы да. Шунда тудырдым мин
Үземә кирәк бүтән дөньяны.
Ә бу дөнья — рәхәт, җиңел дөнья! —
Ниргәләре зәңгәр хыялдан.
Күк түбәле сарай, яшел киңлек
Нур читәннәр белән уралган.
Янаса да изелү кысанлыгы.
Һәм караңгы көннәр җәфасы.
Мин тудырган җирдә узган көннең
Кабатланмас бәхет һәр кайсы...
Җанымны мин шунда калдым саклап.
Юлымны да үзем сайладым.
Текә ярлар, урман, яшерен сукмак,
Упкын, диңгез аша барамын.
Һавам чиста... Күңел көч җыйнады,
Тончыктырып юллар тузаны
Үтерә алмас аны...
Киләчәктә ләкин
Җитәрме көч?
Мин һаман да ялгыз шул әле...
Мин бар иткән шушы үземне соң
Хәзер ничек, кая куярга?
Килсен яшьләр
Нур читәннәр белән
Уратылган гүзәл дөньяга.
Белсен яңа буын: бу саранга
Упкын, ярлар узып барасы.
Каушамасын — гайрәт юлда керер,
Монда чиста, диңгез һавасы.
Килсен яшьлек, тончыктырмас аны
Җинә алмас
Урам тузаны.
1905.
Хатыннар йөрәге
Улын стенага терәп,
Төзәсәң мылтык.
Булырмы анадан йомшак,
Юаш сүз көтеп?
Куйсалар бикләп төрмәгә,
Сөйгәнен тотып,
Кем гаепләр: кыз йөзендә
Елмаю юк дип?
Туган абыйсын әгәр ул
Соңгы кат күрсә,
Әйт, ничек түзсен сеңлссе
Күз яшь түкмичә?
Иркәли генә беләме
Кызлар йөрәге?
Кузгата да ул арганны,
Боек йөргәнне.
Хатыннар йөрәгендә бар
Соклану һәм көч,
Һич кимеми сыйган тагы
Гаделлек һәм үч.
Үлсә дә ирләр буйсынмый,
Тукталмый һич тә:
Сөйгән йөрәкләрдә терелеп,
Һөҗүмгә китә!
1908
Романс
Йөзе — кырыс, каты корыч ул,
Күзләрендә — сөю кайгысы.
Иркәләү күк йомшак тавышы:
«Канатларын—сынган шикелле,
Алар шундый көчсез тоела...
Сиздереп соң шуны ни була?!
Күз яшьләре түгеп юлыма,
Тайгак итмә басар җиремне,
Кыен итмә барыр юлымны.
Я, аерылыйк, җибәр кулымны.
Юлым — авыр, беләм үзем дә.
Ул — куркыныч, беләм үзем дә.
Авырайтма ләкин тагын да —
Кызгануын, бәгырем, сиздермә.
Көтсә мине егылу, һәлакәт.
Егылыйм мин таудан, биектән.
Гарип булсам, нигә мең тору?—
Кадерлерәк үлеп онтылу.
Андый түгел, бәгырем, мин — бүтән».
1908
Әхсән баянов тәрҗемәләре