Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

 

Дүрткүз ник койрыксыз?

 

Дөбер-шатыр бер-бер артлы

Машиналар үтәләр,

Ә кешеләр тротуарда

Яшел утны көтәләр.

 

Дүрткуз ахры берни белми

Светофорлар хакында,

Кызыл утка карамыйча

Чаба урам чатында.

 

«Тукта!» дигәнне ишетми,

Аргы якка ашыга.

Машиналар агылалар

Уңда, сулда, каршыда.

 

Бөтерелә-бөтерелә

Көпчәкләр арасында,

Куркудан коты алынган

Маэмай да бара шунда.

 

Күпме генә омтылса да

Үтәр урын тапмады.

Ин соңгы бер машинага

Бәрелде дә тапталды..

 

Кызганудан күзне йомдык,

«Аһ!» дип кычкырып куйдык.

Карасак, узе исән, тик ...

Өзелеп калган койрык.

 

Дурт күз булып күрмисең, дип

Дүрткүзне мин орышам,

Светофорның ни икәнен

Аңлатырга тырышам.

 

Купме генә өйрәтсәк дә

Төшенмәсләр маэмайлар.

Тик истә тотсыннар моны

Кызлар белән малайлар!

 

 

Ике төрле Тәүфикъ

 

Мәктәптә безгә еш кына

Күрсәтәләр Тәүфикъны

Һәм мактыйлар:

— Ул Тәүфикълы,

Бер дә бозмый тәртипне.

 

Кызлар белән дә тату бит,

Мөгамәлә матур бик —

Ялгыш кына кагылса да:

— Кичер мине, гафу ит.

 

Директор да күргән икән,

Үрнәк итеп китерде.

Кайсыннан үрнәк алыйк соң —

Тәүфикъ бит ике төрле?!

 

Берсе аның дәрес тыңлый

Тыныч кына утырып,

Икенчесе, астан гына,

Чеметә борып-борып.

 

Берсе «Рәхим итегез!»не

Сүз аралаш кыстыра,

Икенчесе тел күрсәтеп,

Аяк тибеп кычкыра.

 

Тәртипле дип әйтсеннәр дип

Шулай итенгән була —

Юри аякка баса да,

Гафу үтенгән була...

 

Бер Тәүфикъта — ике Тәүфикъ,

Шулай яши ул һаман.

Тыштан күренгәне яхшы,

Астыртыны бик яман.

 

Беркөн әйттек: кирәк икән —

Икегә ярыл, дидек,

Әмма икенче Тәүфикътан

Ничек тә арын, дидек.

 

Беренчесе, ярар, диде,

Бу сүзләрне ошатты.

Икенчесе йодрык төйни —

Кабул итми бу шартны!

 

Энә карагы

 

Күрдем энә карагының

Зарланып елаганын:

— Карак, диләр, ә бит минем

Юк энә урлаганым!

 

Нәсел-нәсәптән берәрсе

Фаш булганмы тотылып?!

...Яман исем бер ябышса

Булмый шул тиз котылып.

 

Бәхет ачкычы

 

Рәшат яңа әкиятне

Тыңлап-тыңлап тора да,

Бәхет ачкычы яса дип,

Әтисен аптырата.

 

Әтисе чүкечен бирә:

— Бу, — ди, — бик ансат кына—

Гомер буена тырышсаң

Заводта ясап була.

 

Әмма һәркем уз ачкычын

Тиеш үзе ясарга,

Шунсыз һич тә мөмкин түгел

Бәхетеңне ачарга!

 

Мәүлихан

 

Без кырда бәрәңге алдык,

Мәүлихан кырын ятты.

Төшкә таба кар очты да

Һаваны салкынайтты.

 

Тешләре тешкә бәрелә,

Иренчәккә нишләргә?

Чыдамады, аптырагач

Мәҗбүр булды эшләргә!

 

Уяулык

 

Ике яктан ике бозау

Сыерны дер селкетә —

Чапылдатып йолкый-йолкый

Имәләр төртә-төртә.

 

Шәһәрдән кайткан Эльвира

Куркып кычкыра башлый:

— Әни, әни, тизрәк коткар,

Бозаулар сыер ашый!

 

Солдатлар үткәндә

 

Шап-шап атлап, тигез басып,

Дөп-дөп кагып барабан.

Солдатлар безнең урамнан

Җырлап үтеп баралар.

 

Үзе дә сизмәстән Вахит

Маршка басып бара;

Ыштанын да онытмаган —

Иңенә асып бара!..

 

Кайнар коймаклар

 

Чаж да чож майда сикертеп

Әни коймак пешерде,

Әбием белән бабайны

Шул чак искә төшерде:

 

- Бар, йөгереп кенә, бәбкәм,

Жәһәт кенә илтче, ди,

Кайнарлата иң әүвәле

Алар авыз итсен, ди.

 

Ярар, дидем, булыр, дидем,

Тормадым озак уйлап,

Кулда табак тулы коймак,

Йөгердем урам буйлап,

 

Югары оч ерак түгел,

Қайнар чакта җиткерәм!

Тыкрыктан борылгач та

Алдымда зур эт күрәм…

 

Бияләй хәтле телләре

Жиргә чаклы салынган.

«Коймак… әби… суына», дип

Үтмәк булам яныннан.

 

Эт өрми дә, җибәрми дә,

Тукта, котылыйм сыйлап -

Чеметеп кенә тоттым да,

Күккә чөйдем бер коймак.

 

Бозау чаклы әлеге эт

Сикерде дә һап итеп,

Җиргә дә төшерми генә

Капты алды шап итеп!

 

Баш бар инде үземдә дә,

Бигрәк тә кызык иттем -

Коймак белән алдап-йолдап

Бабайларга да җиттем.

 

«Кайнар коймак китердем» дип,

Йөгереп түргә уздым,

Тастымал япкан табакны

Әби алдына суздым.

 

Буш табакны күреп бабай

Тора кеткелдәп көлеп.

Ике битем кайнарланды

Нәкъ ике коймак кебек…

 

Тыңлап-тыңлап тордылар да,

Елама дип, сөйделәр;

Син безгә ул коймаклардан

Қадерлерәк, диделәр.

 

Әле үзең котылгансың,

Исән калгансың, диләр;

Үгез хәтле этне дә син

Алдый алгансың, диләр.

 

Ә үземә, кыстый-кыстый

Кыстыбый ашаттылар.

Буш табагыма да өеп,

Өемә озаттылар.

 

Үзебезгә кайткан чакта

Бабаем да иярде:

- Коймак өстенә кыстыбый

Эт эченә тияр, ди.

 

Кайнар коймак ашарга да

Өйгә кайтып өлгердем.

Мин алдаган этне сөйләп

Бабай кат-кат көлдерде.

 

Әти-әни алларыма

Кайнар коймак өяләр:

- Син безгә барлык әйбердән

Кадерлерәк, - дияләр.

 

 

Балыктан кайткач

 

Кайчак балыкчы бәләкәй

Ташбаш каптыра, диләр,

Шуны да, чуртан иттереп,

Сөйләп арттыра, диләр.

 

Мин арттырмыйм. Шикләнгәннәр

Бер тыңлап карасыннар:

…Бардым. Салдым кармагымны

Болытлар арасына.

 

Тилгәннәр әйләнеп йөри

Калкавыч асларында,

Бәртәсләр өере йөзә

Ак каен башларында.

 

Самолетлар күрәм дә мин

Чабак диеп ымсынам.

Баш әйләнеп, төпсез күккә

Төшеп китәрмен сыман…

 

Кинәт кенә болытларны

Вак дулкыннар таратты -

Тырпылдатып тартып алдым

Шуннан кызылканатны!

 

Сизәм инде, баш чайкыйсыз -

Әкият сөйлим, янәсе!

Суда ич болар һәммәсе -

Болыт, каен шәүләсе…

 

Барсаң, елга көзгесендә

Үзеңне дә күрерсең -

Астан өскә карый-карый

Башың белән йөрерсең!

 

Уң кул белән Сул кул

 

Чүкеч тә тота Уң Кул,

Пычкы да тота Уң Кул,

Яшьтән эшкә көйләнгән,

Өлгерлеккә өйрәнгән.

Ни тотса да булдыра.

Кайчак эшли ул гына,

Тик кенә тора Сул Кул,

Бик оста түгел шул ул.

Аз-маз кузгалган итә,

Арый да читкә китә.

Белми калган күп эшне,

Тота алмый чүкечне.

Сугам дисә кадакка,

Эләктерә бармакка.

Каләм тотса әкәмәт -

Иөри гүя мүкәләп…

Уң Кул эшли тырышып,

Сул Кул йөри булышып.

Кайсы ничек эшләгәнне

Кешеләр онытмыйлар,

Соңыннан Уң Кулны кысып,

Рәхмәт әйтеп котлыйлар.

Сызым да сыза Уң Кул,

Шигырь дә яза Уң Кул.

- Үзең ни дисең Уң Кул?

- Сау булсын дустым Сул Кул.

Без бергә чакта көчле,

Башкарабыз бар эшне!…

 

Сер бирми

 

Күрше авыл елгасы

Тирән дә соң, зур да соң!

Малайлары үртиләр:

- Чын елганы күр, диләр.

Сезнең инеш тар, диләр,

Тавык та атлар, диләр…

 

Ә Шәвәли килешми,

Күршеләргә бирешми:

- Безнең су - нәни инеш,

Сезнеке - елга, имеш!

Мактанмагыз сез алай

Киң булса да ул бит сай.

Қазның түшеннән генә,

Шушы төшеннән генә!…

 

 

Ясыйр

 

Йокыдан торгач Ясыйр

Көн дә зарядка ясый.

Ясый бик тә яратып,

Бар дөньясын онытып.

Бер урында атлап-атлап

Каядыр барган итә,

Ух-вух килеп, киерелеп

Утын да ярган итә.

Бер кузгалып, бер тукталып

Яңадан йөреп китә -

Себеркесен селтәп-селтәп

Себергән кебек итә…

Шулай зарядка ясый,

Юына, шәпләп ашый.

һәм хәлдән таеп, арып,

Ава ышыкка барып.

Шелтәли ул әтисен,

Шелтәли ул әнисен:

- Файдасын аңламыйсыз,

Зарядка ясамыйсыз!

«Кайчан культура керер?!» - дип,

Ята Ясыйр орышып.

Әти-әни җир себерә,

Утын яра тырышып…

Себергән кебек итә….

 

Калай бәпкә

 

Катык ашап тазарырга

Гәүһәр кайткан авылга.

Гәүһәрнең бар бәпкәсе,

Алып биргән әткәсе.

Ачкычы бар борырга,

Қызык карап торырга -

Чайкалып чак-чак кына,

Атлый ул вак-вак кына.

Сап-сары икән үзе,

Зәп-зәңгәр икән күзе,

Кып-кызыл тәпиләре,

Кара әле, кил әле!

Нурулла шаккатмады,

Гаҗәп нәрсә тапмады:

- Үзең кара яхшылап,

Минекеләр яхшырак!

Сәке астына кереп

Алып чыкты зур бүрек.

Гәүһәр моны көтмәгән

Бүрек тулы бәпкәләр!

Кагынып, ши-ши килеп,

Чыкмакчылар сикереп.

Өч көннән соң аларны

Ияртте аналары.

Бик өлгерләр, бик тизләр,

Бик чаялар, җитезләр,

һич туктамый торганнар

Ай-һай каты борганнар!

Гәүһәр боларга гашыйк:

- Әйдә, абый, алмашыйк!