Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Маршак

Мин

Маршакны күрдем Ялтада,

Сәхнәдә ул

 Шигырь укыды.

Зал шым иде,

Хәтта дннгезнең

Тынган иде кебек дулкыны.

Юк иде һич бүтән мәхәббәт,

Күзләр безнең тик бер аңарда.

Пәһлеванга, гүя, карыйбыз,

Очкын уйный, дөрләп, җаннарда.

Ә үзе ул,

Болай карасаң,

Чебеш кенә,

Ышан-ышанма,

Бер Леонид Соболев чыкмастыр,

Биш Маршакны бергә кушсаң да.

Әмма үтә,

Җитә йөрәккә

Шушы чәбек картлач аркылы

Гүзәллеге Шекспир сүзенең,

Бернс җырларының балкуы.

Бер карасаң,

Тын да алмый зал,

Бер карасаң исә,

Шундый хәл:

Күтәрелә алкыш,

Чатырдап

Яна башлый кебек бөтен зал.

Бар дөньяга мәшһүр талантлар,

Сүз куешып, гүя,

Бу көнне

Җыелган да әлеге сәхнәгә,

Чыгыш ясап тора шикелле.

Родарийлар һәм Ян Райнислар

Килеп баса безнең каршыга

Киңлекләре

Олы дөньяның

Тагы да киңрәк булып ачыла.

Мең баһадир атлый, гүяки,

Яктыртышып

Барыр юлларны...

Ә үзе ул

Чәбек йөзле бер

Картлач кына иде нибары!..

1965.

 

Хатын-кыз кардәшем

Дөньяның йөзләгән, меңләгән

Мәшәкать йөкләрен сөйрәгән,

Назласак, назланып туймаган,

Булмаса, ялвара белмәгән

Хатын-кыз кардәшем, чәчәк син,

Кул тисә, черт итеп өзелгән,

Ник ләкин ут яумый, кирәктә,

Чыдам син җеннәрнең үзеннән!

Гөлләрем борлыга син юкта,

Әйләнә бар дөньям котыпка.

Нур белән, ямь белән тула Җир

Син кайтып, елмайган минутта!

Карыйм да, уйланып, сина мин,

 Эчемнән тын гына сүз катам:

«И, хода, (ә үзем алласыз),

Аера күрмә, дим, бу заттан!..»

1965

 

Бакчада

Им өчен бер яфрак күренми,

Урын юк хәтта җил үтәргә.

Алмалар тутырып, һәр агач

Берьюлы мең кәрзин күтәргән!

Утыра тик кысыр алмагач,

Яфракка күмелеп, бакчада.

Калтырый алмасыз, мескенем,

Юк кына җил килеп какса да..

1964.

 

ӘХМӘТ ИСХАККА, ЯГЪНИ ХӨРМӘТЛЕ МӘСӘЛЧЕБЕЗ

 КАРАХМӘТ АГАГА 60 ЯШЬ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН

Тарих тугыз йөз дә бишенче ел,

Беренче Май. Халык һәр якта

Маевкага чыккан. Бөркет булып,

Җилләр уйный кызыл байракта.

Һәм Казанда, нәкъ шул көнне әнә:

Мин дә синең белән булам, Май,

Көрәшчеләр сафына теркә, давай,

Дигән кебек, туып, аваз биргән

Әхмәт атлы елтыр бер малай.

Тукайлардан күреп, бераздан ул

Кулына каләм алган, әлбәттә.

Һәм әйләнгән кешеләрнең акын

Агартучы Кара Әхмәткә...

1965.

Шәфкать туташы

Шәфкатьсез утлы елларның

 Юктыр истән чыгасы.

 Дәһшәтле, авыр юлларда,

Тиң булып егет дусларга,

Барды шәфкать туташы.

Дошманга нәфрәт белән ул

Ярсыган иде тәмам.

Яраларны бәйли-бәйли,

Җиңүләргә әйди-әйди,

Юл ярды алга һаман.

Ягымлы, йомшак куллары

Килеп бер тию белән,

Җаннарга сихри көч кереп,

Без кабат торып өлгердек,

Кан йотып яткан җирдән.

Елмая инде тыныч көн,

Ямьле аның дөньясы

 Назлый кояш, әйтерсең лә,

Шат елмаеп, баш очында

 Тора шәфкать туташы!..

1965.

Минем адресым

Мине6м адресым:

Татарстан, Казан,

Комлев урамы, 17—17.

Хаҗәт булсам, шуңа карап, һәркем

 Таба ала мине, билгеле.

Шушы адрес белән хатлар килә,

Хатлар белән килә мең хәбәр.

Хатлар, хатлар,

ә кем генә яза:

Бар яктан да эш, дип, мөгътабәр?

Дөнья шул бу,

ә дөньяны әле

ышкыларга кирәк, җайларга

 Яза дуслар

һәм мин сүрелмәс бер

Җан дөрләве күрәм аларда.

Коткарырга тизрәк тырышалар

Җирне алар барлык чир-чордан.

Ә нәрсәдер җитми,

 ә кайдадыр

Артык нәрсә килеп кысылган.

Эчләр яна,

тешләр шыгырдыйлар,

 Җыенмыйлар юкны мактарга.

Зарлану күп

ләкин мин канәгать, —

Алдашу юк чөнки хатларда!

1965.

 

Янар чәчәк

Янар чәчәк күрдем тауда мин,

Туңмый икән салкын карда ул.

Күзләреңнең явын алырлык

Кып-кызыл ут булып яна ул.

Һәртөрлесен күргән карларның,

Юк-бар җилдән курку аңармы!

Үзе эретеп бетерер кебек ул

Дөньядагы барлык карларны!

1964.

Депутат

Сания ханым Сабировага.

Искитәргеч оратор дип,

Исәбем юк мактарга.

Һәм җыенмыйм, авызыннан

Сүз чыкмый, дип, таптарга.

Сөйли, әйтә үз карашын,

Җиткерә ничек тә ул.

Шакый да, ача да белә

Күнелнең ишекләрен.

 Кырда, цехта, юлда, залда, —

Көн вә төн кайный эше.

Уйлама, кереп чумар дип,

Тынлыкка мондый кеше.

Яши гел шатлык уятып

 Һәм үзенен йөзе шат .

Хәер, гаҗәп эшме соң бу,

Булмый икән әгәр шундый,

Ник хаҗәт ул,

Мандат йөртү өчен генә

 Сайланмый ич депутат!

1965

Әйтте Хәйям...

Әйтте Хәйям: ни мәгънә бар

 Яшәү дигән вәсвәсәдән? —

Чебен кебек безлисең дә,

Җан бирәсең һәм вәссаләм...

Ә бит Хәйям, ялгышмасам,

Туган моннан мең ел элек.

Ә ул язган робагыйлар

 Йөри һаман дөнья гизеп.—

Ярап торыр иде әле,

«Чебен» булсаң шуның кебек!

1965.

Зурлыйлар һаман Толстойларны...

Дөнья белә,

Камышлы кешеләрен түгел,

 Толстойны, Руссо, Дюмоны...

Әнвәр Давыдов.

Зурлыйлар һаман Толстойларны...

Турысын гына әйтсәк бит әгәр дә,

Бар әле

Куйбышев өлкәсенең

Камышлы авылыннан

абзагыз Әнвәр дә!

Теркәмиләр нигә бер исемлеккә? —

Без генә

сыяр идек әле, ничек тә,

Толстой ише гигантлар сыйган ишеккә...

1965.

Җырчы арыслан

Нури ага Арслановка.

Арысланнар матур була,

Көчле була, хурламыйм.

Беләм мин бу батыр затның

Искитәргеч зурларын.

Күп ишеттем, дөнья бетереп

Үкерүен дә мин аның.

Юк иде тик уйлаганым:

Күрермен, днп, җирдә аның

Болай җырлый торганын!..

1965.

Китап киштәсе яки иске дус турында яңа җыр

 

 

Хатыны белән

Бик яман телгә

Килгән, нишләптер,

Бер дустым төнлә:

Җитте, дигән ул,

Аерылам синнән.

Теге бүлмәгә

Күчәм бүгеннән.

Ә син шушында

Кал балаң белән, —

Туйдырдың тәмам

Шул бәлаң белән…

Көтми бу хәтта

Көннең иртәсен,

Сүтә дә башлый

Китап киштәсен.

Терәлгән, гүя,

Бөтен эш шуңа.

Пыр да пыр килеп

Тузаннар чыга.

Китаплар ава

Өелгән җирдән

Калтырый дер-дер

Түшәм вә идән.

Котыра кеше,

Җенләнә кеше.

Шул аның, гүя,

Иң изге эше.

Ә бит бер көндә

Ул моның ише

Егерме киштә

Ясарлык кеше!

Калдырмый ләкин,

Каерып ала…

Хәер, ник әле

Бәйләндем аңа?

Культурный кеше

Қультурный инде.

Бүтән якларын

Ул күрми инде.

Қультурный кеше…

Ә бит дуслар без.

Тагын ни булыр,

Тагын нишләрбез?

Уйласын, дидем,

Оялсын бераз.

Қалмасын бездән

Әшәке мирас.

Һәм дуслар булгач,

Дус булыйк, дидем.

Чын дусларчарак

Эш кылыйк, дидем.

Һәм бик шәп итеп,

Кече бүлмәмдә

Китап киштәсе

Эшләттем мин дә.

Зур бүлмәмдәге

Киштәмдә инде

Урын ягы да

Чикләнгән иде…

Чакыртып алдым

 Дустымны чәйгә,

Сайрашып, дидем,

Утырыйк, әйдә...

Яңа киштәгә

Карый дус кешем

Аңламыйм, бу, ди,

Синен ни эшең?

Ә мин, берни дә

Белмәгән кебек,

Җавап кайтарам,

Тик эчтән көлеп:

 Җилләр киредән

Исәләр кайчак

Сак булу кирәк

Һәркайда, һәрчак.

Запас бер киштә

Эшләттем менә.

Хатын белән бит

Киленсә телгә,

Ташларга булсаң

Һич кичекмәстән,

Булмаса әгәр

Бер запас киштәң,

 Каян алырсың,

Теге бүлмәдән?

Ходай сакласын

Андый хәлләрдән!

Киштәсе киштә,

Ә намус кайда?

Хатының белән

Балаң бит кала...

 Андый ахмаклык

 Эшлисем юк һич.

 Башыма әле

 Тай типмәгән ич.

Адәм актыгы

 Булсам да хәтта.

Юл тотмас идем

Мин андый якка!

 Кулым салынган

 Иңенә моның

Сүз белән үзем

 Вөҗданын туныйм.

 Ни әйтергә дә

 Кыймый әле ул.

 Һәрьяклап үлчи,

Уйлый эле ул.

Йөзе агарган,

 Күзләре яна.

Иске дустым ул,

Ә киштә — яңа...