Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

 

В. И. ЛЕНИНГА ҺӘЙКӘЛ

Шушы елның июль аенда Казанда, «Теплоконтроль» заводы каршында, даһи юл­башчыбыз Владимир Ильич Ленинга һәйкәл салынды, һәйкәлне ачу тантанасына завод коллективы һәм киң җәмәгатьчелек җыел­ган иде.

— Без, — диде, митингны ачып, завод парткомы секретаре урынбасары И. М. Галиев, — завод территориясендә Владимир Ильич Ленинга салынган һәйкәлне ачу шат­лыгын кичерү бәхетенә ирештек. Бу һәйкәл һәрберебезгә ленинча яшәргә, эшләргә һәм укырга кирәклеген хәтерләтеп торыр.

МУСА ҖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕНА

1966 елның 15 февралендә атаклы ша­гыйребез, Ленин премиясе лауреаты, Совет­лар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 60 ел тула. Хәзер зур шагыйрьнең һәм ял­кынлы көрәшченең юбилеен уздыру өчен әзерлек бара. Инде хәбәр ителгәнчә, СССР Язучылар союзы каршында Константин Си­монов председательлегендә юбилей ко­миссиясе төзелде. Аның составына төрле милләтләрнең күренекле әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре, газета-журнал редакцияләре­нең җаваплы работниклары кертелде.

КПССның Татарстан өлкә комитеты рес­публикада шагыйрьнең туган көнен киң кү­ләмдә билгеләү турында махсус карар ка­бул итте. Юбилейны әзерләү һәм үткәрү өчен республика комиссиясе төзелде. Аның составына түбәндәге иптәшләр керде: М. 3. Тутаев — партия өлкә комитеты секретаре (комиссия председателе), Р. Ю Ярмөхәметова — ТАССР Министрлар Сове­ты председателе урынбасары, Мирсәй Әмир — Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе, А. Б. Бадыйгов — профсоюзларның Татарстан өлкә советы председателе, Б. М Гыйззәтуллин — куль­тура министры. Н. Г. Җиһанов — Татар­стан композиторлар союзы правлениесе председателе, X. А. Якупов — РСФСР ху­дожниклар союзының Татарстан бүлеге правлениесе председателе, Гази Кашшаф — язучы, Шәйхи Маннур — язучы,  Ш. X. Хам- матов — «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары редакто­ры, Н. А. Андрианов — партия өлкә коми­тетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, А. Н. Гуляев — Казан дәүләт уни­верситетының рус әдәбияты кафедрасы мөдире, Ф. Г. Надыйров — ТАССР Министр­лар Советы янындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитеты председателе, В С. Морозов — КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре, Р. К. Беляев — ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре, Г К Камалиев — Татарстан китап нәшрияты ди­ректоры.

Комиссия юбилейга әзерләнү һәм аны үткәрү планын эшләячәк. Газета һәм жур­нал редакцияләре, радиотапшырулар һәм телевидение комитеты юбилейга әзерлекнең барышын системалы яктыртып барачак. Муса Җәлил иҗатын һәм образын киң про­пагандалаячак.

Партиянең шәһәр район комитетларына, культура һәм мәгариф министрлыкларына, профсоюзларның өлкә советына, ВЛКСМ өлкә комитетына юбилейга әзерләнү һәм аны уздыру буенча планнар эшләргә ку­шылды.

М. Җәлил юбилеен үткәрү шагыйрьне искә алып узу гына булмаячак. Бу уңай­дан киң колачлы эш җәелдереп җибәрелә­чәк. Совет әдәбиятының иң яхшы үрнәклә­рен. шул җөмләдән М. Җәлил иҗат иткән җәүһәрләрне халыкка җиткерү, хезмәт ия­ләрен эстетик яктан тәрбияләүгә билгеле бер өлеш кертү, бөек шагыйрьнең үлмәс батырлыгын күрсәтү аша өлкән буынның революцион-патриотик традицияләрен яшь­ләргә күчерү, халыклар дуслыгы һәм про­летар интернационализм идеяләрен пропа­гандалау әлеге юбилейга әзерләнү һәм аны үткәрүдә партия-комсомол оешмалары, иҗат союзлары, культура-агарту учрежде­ниеләре, уку йортлары һәм мәктәпләр баш­карачак күпьяклы эшнең төп юнәлешләре булып торачак.

ИДЕЛ БУЕ ЖУРНАЛИСТЛАРЫ СЕМИНАРЫ

Июль аенда Казанда, КПСС өлкә коми­тетының политик мәгариф йортында, «Хә­зерге заман православие һәм ислам диннә­ре» дигән тема буенча Идел буе журна­листларының куст семинары булды. Семи­нарга Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Мари, Удмуртия автономияле республика­ларыннан. Пенза, Киров, Горький, Улья­новск, Куйбышев өлкәләреннән журналист­лар килгән нде. Анда Татарстан республи­касы газеталары һәм журналлары, радио һәм телевидение, кайбер район газеталары һәм күптиражлы газеталарның журналист­лары, уку йортлары укытучылары,  «Белем» җәмгыяте лекторлары, партия органнары вәкилләре дә катнашты.

Семинарны кыскача кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре иптәш М. 3. Тутаев ачты.

Семинарда «Матбугатта фәнни-атеистик пропаганда» дигән темага «Наука и религия» журналының баш редакторы урынба­сары Б Т. Григорьян, «Коммунистик мо­раль һәм ислам диненең әхлакый өйрәтү­ләре» дигән темага философия фәннәре кан­дидаты Р. Г Балтанов (Казан), «СССРда чиркәү һәм сектантлар матбугатын күзәтү» дигән темага Ленинградның дин һәм ате­изм музее фәнни сотруднигы А. А Осипов докладлары, «Хәзерге заманда дини сектантлык турында» «Политическое самообразование» журналының өлкән консультанты Е. В Маята һәм «Идел буе матбуга­тында ислам диненә тәнкыйть» дигән темага Мәскәүнең фәнни атеизм йорты референты Э. 3. Бәйрәмов һ. б. чыгышлары тыңланды.

Семинарда катнашучылар матбугатта атеистик пропаганда тәҗрибәсен уртаклаш­тылар. Казандагы Ленин истәлегенә бәйле урыннарны карадылар.

ҮЗЕШЧӘН КОМПОЗИТОРЛАР СЕМИНАРЫ

Июль аенда Казан галимнәр йортында Татарстан районнарыннан һәм Горький өл­кәсеннән килгән үзешчән композиторлар өчен 20 көнлек семинар оештырылды.

Семинарда музыка теориясе, компози­ция, нота укырга өйрәнү һәм хор турында лекцияләр укылды.

Танылган композиторларыбыз А. Ключарев, 3 Хәбибуллин, музыка белгече М. Нигъмәтҗанов үзешчән композиторлар­ның әсәрләрен тикшереп, алариын уңышлы язылганнарын сайлап алдылар һәм респуб­ликабыз матбугатында бастыру өчен тәкъ­дим итәргә булдылар.

ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР

Язучы Рөстәм Кутуй июнь аенда Горь­кий, Чабаксар,Казан, Ульяновск һәм Куйбышев шәһәрләрендә «Идел Алжирга ага» дигән девиз астында уздырылган дуслык фестивалендә катнашты һәм анда үзенең  яңа шигырьләрен укыды.

Шәһәребезнең Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында драматург Риза Ишморатның «Давылга табан» исемле ки­табы буенча укучылар конференциясе бул­ды. Китап сөючеләр авторның «Давылга табан» исемле драмасына карата үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Казан гарнизонындагы хәрби частьта язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Мәңге­лек кеше» исемле романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә катнашкан солдатлар «Мәңгелек кеше» романын яратып укуларын әйттеләр һәм авторга яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садри, Нәби Дәүли, Әнвәр Давыдов, Роберт Әхмәтҗанов, Касыйм Фәсәхов һәм язучы Зиннәт Вәли, мехкомбннатның Культура сараенда үткәрелгән китап бәйрәмендә катнашып, мехкомбинат эшчеләренә үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗат планнары ту­рында сөйләделәр һәм күп санлы сораулар­га җаваплар бирделәр. Культура сараенда китап сату да оештырылган иде. Шагыйрь­ләр үзләренең китапларын алган китап яра­тучыларга автографларын бирделәр.

Өлкән язучы Идрис Туктар Чистай шә­һәрендә һәм Чистай районы авылларында китап укучылар белән очрашып кайтты. Ул Мөслим мәктәбендә, Каргалы мәктәбендә һәм клубында, Баганалы мәктәбендә, Чистай шәһәрендәге педучилищеда, 2 нче номерлы мәктәптә, трикотаж фабрикасында чыгыш­лар ясады һәм үзенең «Ике егет» исемле романы буенча үткәрелгән укучылар кон­ференциясендә катнашты.

Казанда яшәүче рус язучысы Софья Радзиевская Республика курчак театрында укучы балалар белән очрашты һәм аларга үзенең яңа әсәрләрен укыды.

Шагыйрь Зәки Нури, республикабыз районнарының культура бүлекләре мөдир­ләре семинарында катнашып, бүгенге татар әдәбиятындагы яңалыклар турында чыгыш ясады.

Казанда яшәүче рус язучысы Геннадий Паушкнн һәм Мәскәү язучысы Юрнй Щербак республикабызның Алабуга, Чистай һәм Түбән Кама районнарында булып кайтты­лар. Алар ул районнардагы әдәби түгәрәк­ләр эше белән таныштылар, түгәрәк член­нарының әсәрләрен укып, яшь авторларга киңәшләр бирделәр.

Ленинградтагы «Ленфильм» студиясе ге­рой шагыйрь Муса Җәлил турында тулы метражлы художестволы фильм эшләячәк. Шул уңай белән КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. 3. Тутаев, язучы Гази Кашшаф һәм композитор Нәҗип Җиһанов,  Ленинградка барып М. Җәлил ту­рындагы фильмны эшләячәк иптәшләр бе­лән сөйләшеп, киңәшеп кайттылар.

Шагыйрь Мостафа Ногман Пермь өлкә­сендәге Бардым районында китап укучылар белән очрашты. Ул, Бардым, Сарыш, Япалчиха авылларындагы урта мәктәп укучыла­ры һәм укытучылары алдында чыгышлар ясап, үзенең яңа әсәрләрен укыды, хәзерге татар әдәбияты турында сөйләде, китап уку­чыларның сорауларына жаваплар бирде.

Балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева Арча районындагы Әтнә һәм Күлле Киме мәктәпләре укучылары белән очрашты һәм яшь укучыларга үзенең яңа әсәрләрен укы­ды. киләчәккә ижат планнары турында сөй­ләде.

Шагыйрь Мөхәммәт Садри, Арча рай­онындагы әдәбият түгәрәге утырышында катнашып, түгәрәк членнарының яңа әсәр­ләрен тикшерде һәм яшь авторларга ижади киңәшләр бирде.

Язучылардан Гариф Гобәй, Әнвәр Да­выдов, Самат Шакир, Әминә Бикчәнтәева РСФСР өлкәләреннән һәм Татарстан район­нарыннан Казан укытучылар белемен кү­тәрү институтына укырга килгән башлангыч мәктәп укытучылары белән очраштылар һәм үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, ижат планнары турында сөйләделәр.

Зәет Мәҗитов, Роберт Әхмәтҗанов, Нур Гайсин, Әминә Бикчәнтәева, Мостафа Ног­ман, Ян Винецкий «Совет укытучысы көне»ндә Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында укытучылар алдында чы­гыш ясадылар.

Зәки Нури, Мөхәммәт Садри, Илдар Юзиев һәм Габделхәй Сабитов «Ялкын» журналы редакциясендә Башкортстанның Кушнаренко интернат мәктәбе укучылары белән очраштылар. Очрашуда «Ялкын» жур­налының жаваплы секретаре И. Юзиев һәм әдәби сотруднигы Г.Сабитов укучыларны редакциянең эше белән таныштырдылар, хәзерге балалар әдәбияты турында сөйләде­ләр Аннары 3. Нури, И. Юзиев һәм М. Сад­ри үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар.

Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Аяз Гыйләҗев, Ләбибә Ихсанова,Госман Бакиров, Казан укытучылар беле­мен күтәрү институтында укучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашып, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, бүген­ге татар әдәбияты турында сөйләделәр һәм ижат планнары белән уртаклаштылар.

Язучылардан Гариф Гобәй, Ләбибә Их­санова, Хисам Камалов һәм Татарстан ки­тап нәшриятының балалар әдәбияты редак­циясе мөдире Кыям Миңлебаев Идел буе автономияле республикаларында һәм өлкә­ләрендә яшәүче балалар язучыларының Горький шәһәрендә үткәрелгән семинарында катнаштылар. Алар хәзерге чорда балалар әдәбиятының торышы һәм аны киләчәктә тагын да яхшырту чаралары турында фи­кер алыштылар, тәжрибә уртаклаштылар.

Риза Ишморат, Башкортстанның Янаул районына барып, район китапханәсендә уку­чылар белән очрашу үткәрде һәм хәзерге татар әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләде, үзенең ижат планнары белән ур­таклашты, сорауларга җаваплар бирде

МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘЙКӘЛЕ ПРОЕКТЫН ТИКШЕРҮ

Казанда, Кремль алдындагы мәйданда, Муса Җәлилгә һәйкәл куелачагы республи­ка газеталарында игълан ителгән иде инде.

Язучылардан Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Риза Ишморат һәм Мөхәммәт Сад­ри Казан шәһәр Советының архитектура бү­легендә әнә шул һәйкәлнең проектын тикше­рүдә катнаштылар һәм куелачак һәйкәлнең йөзе Муса Җәлилгә бик нык охшаш бу­лырга тиеш, ә проектта ул аңа охшамаган дигән фикерне әйттеләр.

КУРГАН ӨЛКӘСЕНӘ ЭКСПЕДИЦИЯ

Казан дәүләт университетының доцент Нил Юзиев җитәкчелегендәге фольклор экспедициясе быел Курган өлкәсенең татарлар яши торган Әлмән һәм Целинный рай­оннарында булды. Беренче курсны тәмамлаган студентлар Тузау, Өчкүл, Әлмән, Мәһди, Иванково, Шәрип һәм Трехозерка авылларында бик күп сюжетлы җырлар һәм әкиятләр язып алдылар. Композитор Фоат Гарипов халык җырларын нотага язып алды.

Экспедициядә катнашучылар, үзләренең төп эшләре белән беррәттән, колхозларның һәм совхозларның эшләре белән дә кызык­сындылар. Җәйләүдә терлекчеләр арасында һәм колхоз, совхоз клубларында биш әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәләрдә Нил Юзиев экспедициянең эше һәм максат­лары турында сөйләде, бүгенге татар әдә­биятының торышына, язучыларның яңа әсәрләренә, «Казан утлары» журналының эшчәнлегенә киң тукталды. Шагыйрь Шәү­кәт Галиев поэмадан өзекләр, лирик, юмо­ристик һәм сатирик шигырьләр укыды. Ком­позитор Фоат Гарипов тыңлаучылармы үзе­нең яңа язылган берничә әсәре белән та­ныштырды. Студентлар күңелле концерт куйдылар.

ПЕТРОЗАВОДСК АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА

Июль аенда Казанда, Муса Җәлил исе­мендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Петрозаводск музыкаль комедия театры гастрольләре булды. Бу — күлләр крае артистларының казанлылар белән беренче очрашуы иде.

Петрозаводск музыкаль комедия театрын яшь театр дип әйтергә мөмкин. Шушы ел­ның көзендә ул үзенең унъеллыгын билге­ләп үтәчәк. Дөресрәге, сугыш аркасында үз эшен туктатып торганнан сок аның яңадан оештырылуына ун ел тула.

Петрозаводск артистлары коллективы үз спектакльләрен Мәскәудә һәм Ленинградта күрсәтте, яшьләрнең ике Бөтендөнья фести­валендә катнашты һәм чит илләрдә гастроль­ләрдә булдьг.

Театр Казанга Ф. Лоуның «Минем гүзәл ледием», И. Штраусның «Чегән бароны», Ю.Милютинның «Чанита үбүе» исемле му­зыкаль комедияләрен,  И. Кальмаиның «Көз­ге маневрлар», Ф.Легарьның «Шат күңел­ле тол хатын» исемле оперетталарын алып килгән иде. Шул әсәрләрдәге рольләрне баш­каруда катнашкан Петрозаводск актерла­рыннан РСФСРның атказанган артистлары И. Гридчнна, 3. Эстрин, П. Паровишник, Карелия АССРның атказанган артистлары Н. Полагаева, А. Селезнев, балет солистла­ры — РСФСРның атказанган артисткасы С. Степанова, Карелия АССРның атказан­ган артистлары Е. Павлова, Ю. Сидоров, В. Мельников һәм якташларыбыз — РСФСРның атказанган артисты Мәхмүт Үтикәев, Рауза Сабироваларны Казан та­машачылары аеруча яратып кабул итте.

Литва ССРның дәүләт рус драма театры да шушы елның июль аенда Казанда гас­трольдә булды. Кунаклар Казан тамашачы­ларына В. Маяковскинның «Кандала», Лит­ва драматургы В. Милюнасның «Акчарлак­лар озата», А. Кузнецовның «Хатынлы егет», грек драматургы Д. Псафасның «Ял­ганчы кирәк» комедияләрен, Ф. Н. Достоевскийның «Идиот» романы буенча эшләнгән инценировканы һәм В. Шекспирның «Кы­рыс кызны буйсындыру» әсәрен күрсәтте­ләр. Литва ССРның халык артистлары М.П. Миронайте, Б. А. Красильников, РСФСРның атказанган артистлары Ю.В Тресняков, Л. П. Перфильева, А. Е. Карантаев, Л. Н. Риттер, Литва ССРның атка­занган артистлары Н. И. Трусов, Б. П. Смельцов, В. М. Белицкий башкарган роль­ләрне тамашачыларыбыз аеруча яратып ка­радылар һәм, гомумән, Литва дәүләт рус драма театрының Казандагы гастрольләре зур уңыш белән үтте

 

«ЗУР ИДЕЛ» КҮРГӘЗМӘСЕ

Шушы елның 10 июленнән алып 30 июльгә кадәр Казанда, Татарстан АССР­ның сынлы сәнгать музеенда, Идел буе ху­дожникларының күчмә күргәзмәсе булды. Күргәзмәгә «Зур Идел» күргәзмәсендә кат­нашкан 150 дән артык авторның 250 ләп иң яхшы әсәрләре куелган иде. Алар ара­сында РСФСРның халык художнигы X. Якупов, РСФСРның һәм ТАССРның ат­казанган сәнгать эшлеклесе Л. Фәттәхов, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сән­гать эшлеклесе Н. Кузнецов, ТАССРның ат­казанган сәнгать эшлеклесе В Куделькин, Горький художнигы, «Революция солдат­лары» дигән бик яхшы картина авторы В. Холуев, Волгоград художнигы О. Карташев, Куйбышев художнигы Г. Филатов һ. б. әсәрләре бар иде. Күргәзмәдә графи­кага да зур урын бирелгән иде.

Республикабыз тамашачылары «Зур Идел» күчмә күргәзмәсен яратып карады­лар.

 

РӘШИДОВ-ҖАМАНАКЛЫ

Озакка сузылган каты авырудан соң, шушы елның I августында. СССР Язучылар союзы чле­ны, коммунист шагыйрь һәм галим Кәрнм Рәшид улы Рәшидов-Җаманаклы үлде.

Кәрим Җаманаклы 1905 елкың 21 январенда, Кырым өлкәсенең Ак шәех районында, Җаманак авылында, урта хәлле крестьян семьясында туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, комсомол эшләренә актив катнаша башлаган яшь егет Кәрим 1924 елда Симферополь педа­гогия техникумына укырга китә. Техникумны тәмамлагач, авыл мәктәбендә укыта, ә 1929 елдан башлап Симферополь педагогия институтының тарих-филология факультетында укый.

1927—1930 елларда «Ирек җырлары», «Балаларга Ленин турында», «Анам җыры» исемле шигырь җыентыклары чыккан Җаманаклы аспирантурада кала һәм институтта әдәбият дәресләре алып бара.

1935 елдан башлап Кәрим Җаманаклы әдәбият фәнни-тикшеренү институтында әдәбият һәм фольклор секторы мөдире булып эшли һәм 1937 елда филология фәннәре кандидаты исемен ала.

Кәрим Җаманаклының Кырым татар халык иҗатын өйрәнүгә багышланган һәм 1933—1941 ел­ларда басылып чыккан гыйльми хезмәтләре арасында «Әдәбият һәм әдәбиятны өйрәнү термин­нары», «Шагыйрь Гомәр Ипчи», «Халык җырлары», «Әйтемнәр һәм мәкальләр», «Кырым татар халык әкиятләре» исемле китаплары бар.

Бөек Ватан сугышы башлану белән ул Совет Армиясе сафына китә һәм 1941—1942 елларда немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша.

  1. елда СССР югары белем министрлыгы аны Сәмәрканд педагогия институтына рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасына доцент итеп эшкә җибәрә.
  2. елда Кәрим Җаманаклы Татарстанның Алабуга педагогия институтына кайта. Ул шунда соңгы көннәренәчә рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләде.

Бер үк вакытта Рәшидов-Җаманаклы иҗат эшен дә дәвам иттерде, ул «Совет әдәбияты» жур­налында даими язышып килде, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп монография чыгарды. 1950 елда «Лирик шигырьләр» җыентыгын бастырды.

Коммунист шагыйрь һәм галим Кәрим Рәшидов Җаманаклының нурлы истәлеге аның каләм­дәшләре күңелендә озак еллар сакланыр.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ