Юстас Палецкис, Риза Халид шигырьләре
Юстас Палецкис
Литва шагыйре
Аббас Алеев
1918 елда монда эшче Аббас Алеев атып үтерелде. (Куйбышев шәһәрендәге бер мемориаль тактага язылган сүзләрдән.)
Котырырлар дип аклар җиңеп алгач
Самарлылар каушап көттеләр.
Син төрмәдә үлем көттең, Аббас,
Аклар сине алып киттеләр.
Көрәш кызган еллар Россиядә.
Ачлык, юклык хуҗа чакларда
Яшь Советлар иле, һәрбер кала
Чолганышта калды акларда.
Затвор, «пли!» тавышларын түгел,
Син Куйбышев тавышын тыңладың:
— Халыклар төрмәсен итәрбез көл!
Без табарбыз ирек юлларын!
Үзеңә төбәп тоткан көпшәләрне,
Палачларны түгел, аңында
Яна дөнья, азат таңнар ямен
Күрдең, Аббас, үлем алдында.
Чирек гасыр узды хезмәт белән
Тагын сугыш уты илемдә.
Дошман инде шактый үтеп кергән,
Фашист һөҗүм итә Иделдә.
Күтәрелде, Аббас, зур көрәшкә
Синең кебек Иван, Кәримнәр...
Халык, партизаннар, бөтен гаскәр,
Ватан өчен чыкты бар ирләр.
Ватан улы ишетер, бер көн монда
Җиңү тавышы килер кырлардан,
Хәбәр итәр: — Идел якларында
Ут боҗрага Берлин чолганган!
Татлы хыял өчен сугышмый ир.
Өмет нуры күктән килмәсен
Бик белә ул,
аның йорты — бу җир,
Ул — тынычлык, бәхет иясе.
Без гашыйклар инде туган илгә
Изге хисе белән күңелнең,
Катнашасың, Аббас, безгә син дә
Зур язмышың белән үзеңнең.
Син яшисен, Аббас, син мәңгелек,
Җыр — дастаннар саклар хәтердә.
Мин Неманнан синең янга килеп
Баш ияргә булдым кабреңә.
Ерак түгел, килер җиңү көне,
Балаларга сөйләрбез шунда
Бөек ядкәр итеп Иделдәге
Сугышны һәм синең турыңда.
Куйбышев — Москва — Вильнюс. 1942.
Яңа ел
1
—Җитте микән әллә безнең вакыт? — диде
Егет шыпырт кына кызның колагына.
Яна елда бу чак мәҗлес кызган иде.
- Җитте микән әллә безнең вакыт? — диде,
Кызның җаны рәхәтләнеп тетрәп китте,
Алсуланды йөзе шатлык нурларында.
- Җитте микән әллә безнең вакыт? — диде
Егет шыпырт кына кызның колагына.
2
- Җитте микән әллә безнең вакыт? — диде,
Моңсу гына ул чал кергән иптәшенә.
Яна елда бу чак мәҗлес кызган иде.
- Җитте микән әллә безнең вакыт? — диде,
Хатын бу сүзләрдән кинәт тетрәп китте,
Тамып төште ике бөртек күз яше дә.
- Җитте микән әллә безнең вакыт?—диде,
Ире моңсу гына гомер иптәшенә.
Рига.
1924.
Кояш һәм син
Кояш нур сибә, иркәләп сөя,
Кояш җан өрә һәм кояш үбә, —
Кояшны сөям.
Син кояш миңа,
Мин үбәм менә, иркәлим менә
Тик сине генә.
Рига.
1932
Япь-яшь сеңелем рута гөлен
Үстерә сулар сибеп,
Чәчәк ата минем сеңелем
Үзе дә рута кебек.
Рута кызлар гөле генә —
Ул әйбәт таҗ үрергә.
Килер сеңелемне күрергә
Егет капка төбенә.
Тик бер кем дә клеверга
Су сипмәс багып, сөеп.
Кызарып кояш баткан кырда
Ул елар башын иеп.
Мин еракта туган җирдән,
Иркен тугайларымнан,
Яшь гомер үтә әрәмгә
Сугыш мәйданнарында.
Тиз көндә чалгыга очрар
Клевер да, ромашка да.
Ә монда чыңлар кылычлар,
Ялтырап чыклы таңда.
Клеверның, бичаракайның,
Чалгы җитәр башына,
Кылычтан алган ярадан
Авармын мин дә шунда.
Рига. 1919.
Кырым шагыйре
Идел
Идел дип азмы соң
Шагыйрьләр җырлаган,
Сиңа ул илтифат бик лаек.
Берәүләр шатланган,
Берәүләр моңайган.
Дәртләндер - без дә җыр башлаек.
Әй Идел, урманнар,
Яр-таулар эченнән
Ашкынып һәм шаулап агасың,
Илемдә игелек —
Кодрәтең-көчеңнән.
Халкыма шәфкатьле анасын.
Иге юк, чиге юк
Суларның, ярларның...
Бу сиңа килешә, килешә.
Агалар күз яше
Кебек саф суларың:
— Юл бир, әй! диешә-диешә.
Яшь идем, тарихын
ишеттем, тыңладым,
Куп иде кайгылы җырларың,
Син бездән яшерми
Барын да сөйләдең,
Тирәндә сакланган серләрең.
Куп еллар көчеңне
Эчендә тупладың,
— Бумагыз, юл бирмәм, — дидең син,
Шулай да күр, безне
Сөйдең дә хупладың,
Һәм безгә башыңны идең син.
Күрәм мин:
Манзараң мәһабәт, үзгәргән.
Яшәргән кодрәтле күкрәгең.
Җырлар да
Яңгырый яңа шат көйләрдә,
Үзеңдәй киң, ачык күкләрең.
Хәтеремдә калырсың:
Үз иттем, бик сөйдем,
Гаҗәеп суларның колачын.
Бер күргән онытмас,
Әй, гүзәл, Иделем,
Синең күк елгалар елгасын!
Бу гөлне
Үз кулым белән мин утырттым бу гөлне,
Кадерле яздан бер хатирә булсын дип.
Бизәсен яныннан узган һәр күңелне,
Йөрәккә татлы, хуш исләре тулсын дип.
Әй гөлем, чәнечке сабаклы булсаң да
Юмарт син: елмаеп нурларың чәчәрсең.
Көз килгәч — моңаеп, саргаеп сулсаң да,
Йөрәктә һаман да чәчәкләр ачарсың.
Күренмәс җепләр
Әгәр яшь ай кебек елмаеп көлсәң син,
Һәм кояш нурында янса шат күзләрең,
Сиңа дип, кадерлем, әгәр дә белсәң син,
Түгелә күңелемнән мәхәббәт сүзләре.
Я кинәт болытлап, чытылса чыраең, —
Күңелеңне юату минем бар теләгем.
Белмим бу чакларда ничек мин чыдаем:
Мәрмәр таш түгел лә дулкынлы йөрәгем!
Әгәр син моңайсаң — авыр йөк алам мин,
Куансаң — очам мин, арынып йөкләрдән.
Кайчакта ләззәтле уйларга талам мин:
Арынмас идем шул күренмәс җепләрдән.
Н. Арсланов тәрҗемәләре