Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшь укучы образы

 

 

Бүгенге балалар әдәбиятында күп эшләүче, иң продуктив язучыла- рыбызның берсе Ләбибә Ихсанова дисәк, әллә ни арттыру булмас кебек. Балалар дөньясын, аларның уй-теләкләрен, харак­терларын һәм психологиясен белеп-өйрәнеп язылган әсәрләре белән Л. Ихсанова бала­лар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Әле 1963 елда гына Татарстан китап нәшрияты язучының «Космонавтлар ура­мы» исемле хикәяләр китабын чыгарган иде. Бер елдан соң без Л. Ихсанованың «Тал бөгелә» дигән яңа повесте белән та­ныштык. Ул бу китаплары белән әдәбиятка үзенчәлекле, яңа образлар алып килде, һәр ике җыентык авторның әдәби осталыгы үсә баруы, каләме тагын да чарлана төшүе ту­рында сөйли. «Космонавтлар урамы» кита­быннан «Марка», «Кызыл галстук», «Топ, топ...», «Магнитофон һәм ак халатлар», «Космонавтлар урамы» кебек хикәяләр ае­руча матур тәэсир калдыралар. «Марка» исемле кыска гына хикәядә Л. Ихсанова шактый тулы эшләнгән ике образ, ике ха­рактер тудыра алган. Алар — Рөстәм һәм Илдар. Хикәя балаларны намуслы булыр­га, үз-үзеңә таләпчән карарга өйрәтә.

«Кызыл галстук» хикәясендә без борын өсләренә, маңгаена борчак-борчак тирләр чыккан кечкенә Шәүкәт белән танышабыз. Хикәяне укыгач, Шәүкәтнең сумкасын болгый-болгый, абына-сөртенә йөгерүе дә, күз­ләренең йолдыз кебек януы да — барысы да ачык булып күз алдына килә. Автор зур дәрт белән аның матур тормышы, балалык бәхете турында яза, бу бәхетнең зур кор­баннар хисабына яулап алынган булуын сурәтләп, укучыны ерак үткән көннәргә алып китә.

«Космонавтлар урамы» җыентыктагы башка хикәяләрдән зуррак күләмле, образ­ларның күбрәк булуы белән аерылып тора. Л. Ихсанова биредә юмористик характер­лар тудыруга омтылыш ясый. Хикәянең теле гади, фикерләрне төгәл гәүдәләндерү­че җиңелчә юмор белән өретелгән җөмлә­ләр әсәрдәге геройларның характерына да бик тапкыр килеп тора. «Космонавтлар урамы»нда сүз бүгенге бала өчен иң ти­пик хыялларның берсе — космонавт булу теләге турында бара. Камил белән Алик бик җиңел генә космонавт булырга хыял­ланалар. Ләкин көч куймыйча, тырышмый­ча гына бу теләкне тормышка ашырып булмый икән шул. Язучының хикәядә уз­дырган төп идеясе әнә шундый.

Алик белән Камил, индивидуаль харак­тер, әдәби образ буларак, бик матур, тор­мышчан чыкканнар. Бер үк уй-теләкләр белән янучы бу ике малайның һәрберсе үз характерына гына хас телдә сөйли, һәр­берсенең үзенә генә хас холкы, гадәте бар. Космонавт булу дәрте белән күнегүләр ясап, караңгы бүлмәдә ялгыз утыручы Алик менә ничек хыяллана. «Космонавт киемеңне салып та өлгермисең, каршыңа йөгереп Камил килә. Светланалар, Фоатлар каршы ала. Аннары Мәскәүгә алып китә­ләр сине. Кремльгә алып керәләр. Ух, бер туйганчы Мәскәүне карап йөрисең инде шунда. Иң элек ул Ленин мавзолеена ба­рыр иде... Аннары туйганчы мороженое ашар иде. Мәскәү мороженое тагын да тәм­лерәк әле ул, тиз генә туеп та булмас...» (90 бит).

Камил образын исә язучы башка төрле­рәк алымнар белән ача. Камил инде бөтен­ләй башка характердагы бала булып хә­тердә кала. Камил төрле уеннар (авырлык­ны югалту буенча күнегүләр ясау нияте бе­лән агач башына асылынып тирбәлү һ. б.) белән мавыга. Алик күбрәк хыялланырга яратучан бала булса, Камилдә уйлап та­бучанлык сәләте көчле.

Хикәядәге үзәк персонажларның өченче­се — Фоат, безнең уебызча, Камил белән Аликтан күп кайтышрак. Образга ышанды­ру, тормышчанлык көче җитми. Әсәргә ул авторның уңай идеалын гәүдәләндерүче әзер схема төсендәрәк килеп керә. Фоат артык туры сызык буенча ясалган. Автор бу үрнәк герое турында күбрәк үзе сөйли, ә менә аны, әсәрдәге вакыйгаларга кат­наштырып, эше-хәрәкәтләре аша күрсәтүгә игътибар итмәгән.

Җыентыкта билгеле бер идеяне укучы­га коры дидактик алымнар белән генә аң­латкан хикәяләр дә юк түгел. «Утрау ма­лайлары», «Чемпион», «Ленин бабай дәфтә­ре», «Отряд байрагы» һ. б. шундыйлардан. Бу хикәяләрдә образлар индивидуальләштерелмәгән. Алар барысы да бер төслеләр. Таһир белән Заһирнең дә («Утрау малай­лары») Малик белән Гөлсинәнең дә («От­ряд байрагы») үзенә генә хас холкы, ха­рактеры, сөйләм алымнары күренми кала.

«Тал бөгелә» исемле яңа повестенда Л. Ихсанова язучылардан беркемнең дә мо­ңарчы кулы тимәгән яңа өлкәне — интер­нат мәктәпләр тормышын тасвирлый. Бу яктан «Тал бөгелә» аерым игътибарга лаек. Л. Ихсанова. шәһәр балалары тормышын яктыртучы автор буларак, татар балалар язучылары арасында үзенә аерым урын тота. Юкса, безнең язучылар күбрәк авыл турында гына язарга яраталар. «Космо­навтлар урамы», «Тал бөгелә» — татар ба­лалар әдәбиятындагы шул бушлыкны туты­ру ягыннан да гаять әһәмиятле китаплар.

Язучының «Тал бөгелә» повестенда да уңышлы эшләнгән әдәби образлар бар. Бу турыда сөйләгәндә, беренче чиратта, Фир­дәвес образына тукталырга кирәк. Ул әсәр­гә оптимистик рух һәм җанлылык кертүче образларның берсе. Повестьта бу образга әллә ни киң урын бирелми. Шулай да Фир­дәвес бик ягымлы, мөлаем, җанлы кеше булып хәтердә кала. Әсәрдә аның әти-әнисенә мәхәббәте, классташы Салихка булган дуслык хисләре матур сурәтләнә. Автор Са­лих һәм Фирдәвеснең үзара мөнәсәбәте аша татар балалар әдәбиятында аз яктыртыл­ган бик кирәкле проблеманы — кыз һәм ир балалар арасындагы эчкерсез дуслык проблемасын күтәрә. Әсәрдә бу дуслыкны укучыны дулкынландырырлык дәрәҗәдә көчле итеп сурәтләнгән урыннар бар. Фир­дәвеснең эчке дөньясы бүгенге тормышта булып торган конкрет вакыйгалар аша ачы­ла. Язучы Америка империалистларының яшь Кубаны блокадага алган көннәре ту­рында сөйли. Бу җинаятькә совет кешелә­ренең гомуми нәфрәтен ышандырырлык тасвирлап, балада интернационализм хис­ләре тәрбияли.

Ләкин башка образларны эшләүдә ав­тор мондый уңышка ирешә алмаган. Ни ечен? Чөнки Л. Ихсанова башка геройлар­ның төп характер сыйфатларын үзе сөйләп бирә. Шуның нәтиҗәсендә характерның үсешен кызыксынып күзәтеп барып булмый. Укучы алдына әзер образ куела. Күп оч­ракта мондый персонажлар автор фикерен үткәрү өчен кертелгән җансыз шәүлә генә булып калалар. Мисалга Рөстәм образын алыйк. Л. Ихсанова аның турында «хәйлә­кәр малай, мең төрле бәлаләрдән котылып чыга ала», ди. Персонажның тышкы пор­треты да, беренче карашка, автор биргән характеристикага бик тә туры килә кебек: «Аның бәләкәй яшел күзләре мәченеке төс­ле елтыр-елтыр итә». Рөстәмнең әсәрдәге эш-хәрәкәте моны раслыймы соң? Кызга­нычка каршы, юк шул. Рөстәм артык бер­катлы, җебегән малай кебегрәк тәэсир кал­дыра.

«Тал бөгелә» повестенда геройларның эчке дөньясын сурәтләүгә зур урын бирелә. Образлар күбрәк эчке монологлар ярдәмен­дә ачыла. Ләкин «Космонавтлар урамы» хикәясе белән чагыштырганда, биредә алар кирәгеннән артык озын. Рөстәмнең, мәсә­лән, бер очрактагы эчке монологына гына да китапта 3 бит ярым (16—19 битләр) урын бирелгән. Балалар өчен язылган әсәрләрдә монологларның болай сузылуы уку­чыны талчыктыра, сюжет агышын тоткар­лый. Балалар гадәттә үткен фабулага, тиз алмашынучан вакыйгаларга корылган әсәр­ләрне яраталар. Повестьтагы Салих обра­зын шулай ук тулыландырасы бар. Язучы аны классташы Фирдәвескә мөнәсәбәттә ачарга омтыла. Тик VIII класс укучысын повестьның буеннан-буена Фирдәвес турын­да гына уйларга мәҗбүр итү, геройның башка теләк һәм омтылышларын җитәрлек сурәтләмәү аркасында, бу образ шактый берьяклы ачылган. Л. Ихсанова бу ике об­разның характерындагы үзәк билгеләрне үткенләндереп бирми. Шуңа Рөстәм һәм Салихның үз-үзләрен тотышлары нинди дә булса уңай реакция тудырмый, укучы ге­ройларны салкын кабул итә. Кыскасы, «Тал бөгелә» әсәрендәге геройларның күбе­се үзләренә йөкләтелгән идеяне гәүдәлән­дереп житкермиләр.

Без Л. Ихсанованың яңа повестеның әһәмиятен, бу әсәрнең әдәби һәм тәрбияви кыйммәтен кечерәйтергә һич тә теләмибез. Әмма шулай да, бер нәрсәне туры һәм ачык әйтергә кирәк: «Тал бөгелә» повесте образ­ларының сәнгатьчә эшләнеше, сюжет төзе­леше ягыннан «Космонавтлар урамы»ндагы уңай яктан искә алынган хикәяләрдән йомшаграк.