Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Гали Хуҗиев

Минем дә бар үз тәрәзәм

 

Дөнья киң ул, дөнья чиксез,

Өстемдә — биек күге.

Һәркемнең үз тәрәзәсе,

Үзенең биеклеге

 

Минем дә бар үз тәрәзәм;

 Дөньяга аннан карап,

Күрәм күңел күзем белән

Ерактан — ераккарак.

 

Күрәм бөтен җир тормышын,

Ачыграк күрәм һаман.

Биреп тынмас омтылышын,

Күңелемнән уза заман.

 

Һәм, булса да төрле чагы,

Мин аңа һаман гашыйк.

Кагылса да циклоннары,

Тәрәзәм һаман ачык.

 

Аның аша киләчәгем

 Яктырып алга баса.

Ачылган ул минем өчен

Миллионнар күңеле аша.

 

Карый аңа яз кояшы,

 Кыйбласы һаман яңа.

Туган илем язмышының

Яктысы төшә аңа.

 

Тоеп торам сезнең сулышны

Әйтим әле башлап шул хакта,

Җир ялкында иде ул чакта.

 

Болай диде миңа бер солдат,

 Яраланып чыккач сугыштан:

«Ихлас сүзгә ихлас җавапны

Көтеп була бары чын дустан».

 Эндәшкәндәй газиз улына,

Бу сүзләре аның хак иде.

Саклаганы йөрәк турында —

Полкташы язган хат иде.

 

Нихәлдә сез, башкорт дусларым,

Шигърияттә полкташларым!?

Сөйми күңелем рухи бушлыкны,

Сирәгәйсә әгәр хатыгыз.

Ут эчендә туган дуслыкны

 Онытырга бармы хакыбыз?

 

Каш җыеру җиңел, әлбәттә,

Һәм бар моның кемгә кирәге?

Өстен торса һәрбер гайбәттән,

 Чиксез көчле кеше йөрәге.

 

Үз сукмагы бар һәр көчсезнең,

Юлдаш түгел аңа кыюлар.

Ярыла торган пуля шикелле

Тоелырлар ана бу юллар.

 

«Агыйдел»нең шигъри җиленнән

 Тоеп торам сезнең сулышны.

 Салаватның туган җиреннән

Мул җыясыз һәр ел уңышны.

 

Халкыгызның күңел кыры киң,

Ул, әйтерсең, үзе бер Галәм.

Уңдырышлы аның туфрагы;

Шуннан шыткан Бабич һәм Сәләм.

 

Шуннан шыта җыры Кудашның,

Шуннан шыта сезнең җырыгыз.

Нурларыдай язгы кояшның.

Килә безгә күңел җылыгыз.

 

Истә сүзе теге солдатның,

Кайтмаса да үзе сугыштан:

«Ихлас сүзгә ихлас җавапны

Көтеп була бары чын дустан».

 

Кочаклардай булып тормышны

Кайчан гына салкын кыш иде,

Боз каплаган иде Иделне.

Ә ул акты, тыну белмичә,

Әйдәгәндәй минем күңелне.

 

Ә ул акты, тыну белмичә,

Син бит минем тамчым, дигәндәй.

Әйе, аның мин бер тамчысы,

Һәм ул мине, тынгы бирмичә,

Зур диңгезгә әйдәп кергәндәй.

 

Болытыдай бозлы яңгырның,

Килде кайгы минем өстемә.

Җитте ләкин түзем-сабырым,

Һәм өзмәдем өмет һич кенә.

 

Якын дуслар, сездән аерылган

 Чакларда да ялгыз булмадым;

Йөрәгемә каннар савылган,

 Күтәрмәстәй авыр тоелган

Минутларда сезне уйладым.

 

Ышанып һәм ихлас дус күреп,

Сез килдегез хәлем белергә.

Кирәк икән, кабат әзер мин

 Сезнең белән утка керергә.

 

Тик берәүне, көтеп-жөтеп тә,

Һаман көтеп ала алмадым,

Ярты гасыр гомер итеп тә,

Күп дусларны яңа аңладым,

Күп нәрсәне яңа аңладым.

Болыты уза бозлы яңгырның,

Кабат иркен алам сулышны;

Һәм аякка басам савыгып,

 Кочаклардай булып тормышны,

 Кочаклардай булып тормышны.

 

Өч сугышның солдаты сез

Госман Бакировка

Өч сугышның солдаты сез;

 Соңгысын бергә үттек.

Дзот итеп газетаны,

Дошманга ялкын сиптек.

 

Сез әле дә уң флангта,

 Мактауга хакыгыз бар.

Тоям: сезнең һәр китапта

Чын күңел яктыгыз бар.

 

Җитмеш баскыч үрләү өчен

 Никадәр түзем кирәк.

Әмма күрәм: чәчегезнең

Чалы да әле сирәк.

 

Сезне ничә очратсам да,

Сез һаман имән кебек.

— Эш күп әле, картаерга

 Вакыт юк, — дигән кебек.

 

Гомерем юлын мин дә сездәй

Ялыкмый үтәр идем.

Министр булсам, сезне күптән

 Генерал итәр идем.

 

Хәер, сездәй солдат булу

 Беркайчан начар түгел.

Тик унсигез тулганмыни,—

 Һаман яшь сезнең күңел.

 

Башкалар да шулай дияр,

Бу хакта уйласалар.

Генераллар нигә кирәк,

Солдатлар булмасалар!?

 

Күңел җилкәне

Кеше күңеле — үзе бер дәрья ул,

 Кеше күңеле белми чикләрне;

Һәм яктырта өмет-хыяллары

 Гомер күген — язгы күкләрне.

 

Хәтәр җилләр, беләм, сез тормышта

Күп дәрьялар аша искәнсез.

Чын мәхәббәт белән җырдан башка,

 Кеше күңеле гүя җилкәнсез.