Логотип Казан Утлары
Мәкаль

ӘРМӘН МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ

 

Бөртек капмаган тавык йомырканы күп салмый.

Юлга юлдашсыз чыкма.

Дөя кашыктан су эчми.

Бәла белдекле итә.

Бишмәтлек биргәч — эчлек тә сорый.

Хезмәт җимеше — иң татлы җимеш.

Юлдан язган — күзсез калыр.

Йомырка урлый белгән — ат та урлый.

Бабасы яшел җимеш ашаганга, оныгының теше камашкан.

 Талашкан әтәч симез булмый.

Учында тәбә пешереп ашатсаң да, анака син барыбер бурычлы.

Озын юлны энә белән үлчәмиләр.

Тәбә яратам диеп, таба тоткасын үбә.

Авыз иткән әче катык күз күрмәгән майдан артык.

Ничек әйтсәң, шулай ишетерсең.

Теш казып тамак туймый.

Башы авырткан елан юл уртасында ята.

Ауган агач янында урман кисүчеләр күп.

Иртәгә эшләрмен димә, һәр көннен үз эше бар.

Томанлы көн — бүрегә шатлык.

Утны утын җиңә алмый.

Бер чәчәктән яз булмый.

Кимәгән кнем үзе туза.

Кара постауны кызартып булмый.

Бер чәчәктән елан агу ала, ә бал корты бал җыя.

Кылыч алынып өлгергәнче, тел башны кисеп ташлый.

 

ӘРМӘН МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ (93 бит)

Үгезенә күрә чыбыркысы.

Бүре даны телдән төшми, ә зыянны төлке эшли.

Кунак — хуҗаның чәчәге:кая тели, шунда куя.

Ишегеңне бикләп йөрсәң, күршем карак димәссең.

 Чәчсәң —урасың, күрсәң — беләсең.

Тату яшәү, тыныч тору — барча яхшылыкка әнкә.

Ерак туганың булганчы, яхшы күрше белән тор.

Ояла белсә, эт тә ыштан кияр иде.

 Намуслы катыйль дә була, намуссыз хәким дә була.

 Бүре оясы сөяксез булмас.

Дөя үз өркәчен күрми.

Язын бәрән, көзен чебеш       яхшы.

 Авызыңны ачканчы, күзләреңне ача бел.

Агып чыккан җирендә агымны туктату җиңел.

Үз кетәгендә чакта, һәммә әтәч тә каты кычкыра.

Курку бар җирдә оят та була.

Чүлмәкче булган кеше — барча чүлмәк патшасы.

Иртә өлгергән җимеш көзне күрмичә кала.

Биргән чагында курыкма, ә алганда оялма.

Бала өчен ата малы— көя төшәр йон кеби.

Озын тел гомер кыскарта.

Хатынсыз өй —сусыз тегермән.

Җәен ирләр ял итсә, кышын терлекләр үлә.

Авыздан кергән аракы эчтән серне чыгара.

Бүредән курыксаң — сарык асрама.

Балта йөзенә суксаң-үз кулыңны кисәрсең.

Диңгез кичкән - елга суында батмый.

Ялкау кул буш корсак сыйпар.

Тинтәк белән типтергәнче, аңлы белән таш ташы.

 

ӘРМӘН МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ (94 бит)

Аю урманга үпкәле, ә урман берни белми.

Диңгез суын кашык белән түгеп бетереп булмый.

Ике ахмакка бер акыл җитә.

Беренче күкәен күреп тавык үзе дә көлә.

Көн белән алмашынмаган төннәрнең булганы юк.

Дошман китергән хәбәргә колак салма.

Беренче кабым тәмлерәк була.

Җыйган чакта кашыклап, өләшкәндә чүмечләп.

Йөрәк әрнемәсә — күз еламый.

Әбәт үткәч, ботка бәя булмый.

Кызы китеп югалгач — муенсасын кызганып елый.

Агым суда пычрак җыелмый.

Балык кармакка каба, ә кеше — төче сүзгә.

Чучкага йолдыз күренми.

Карга күзенә күренсә, бөртек шытып чыга алмый.

Үчле кеше иртә картая.

Малга — хуҗа, улга ата кирәк.

Авыздагы сүз — синеке, авыздан чыкса — илнеке.

Юаш ат каты тибә.

Этнең аксап йөрүе бүре күргәнче генә.

Гадел кеше кыл булса да өзелми, бүрәнәдән юан ялганчы да сынмыйча калмас.

Тешләгәннең артында тор, типкәннең алдында бул.

Җирнең дә колагы бар.

Күз күргәнне йөрәк тә тели.

Кипкән кизләүнең суы кадерле.

Кара хәреф ак бәхетле итә.

 

Сайлап тәрҗемә

Зәки Нури.