Логотип Казан Утлары
Публицистика

Көрәш һәм мәхәббәт

 

(Татар совет әдәбиятында революцион аскетизмның чагылышы)

1920 елның 8 ноябре. Казан халкы Бөек Октябрь социалистик революциясенең өч еллыгын бәйрәм итә. Нәкъ шул көнне татар театры сәх­нәгә Галимҗан Ибраһимовның «Яңа кешеләр» исемле драмасын чыгарды. Спектакльне әле Октябрьдан соң гына әдәбиятка килгән яшь­ләр дә һәм өлкән язучылар да зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки һәркемнең яңа дәвернең яңа кешеләрен сәхнәдә күрәсе, заман героен аңлау һәм аны иҗат итү юлындагы эзләнүләргә җавап табасы килә иде.

Тәҗрибәле каләм тарафыннан иҗат ителгән бу пьеса — бөек язучының беренче һәм бердәнбер сәхнә әсәре — төрлечә бәяләнде, күл төрле капма-каршы фикерләр кузгатты.

«Яңа кешеләр» драмасы татар телендә язылган һәм инкыйлаби, һәм милли пьесалар тезмәсенең бисмиллалык хезмәтен үтәргә, инкыйлаб әдәбияты нигезендә зур бер таш булырга яраклыдыр»,—дип язды тән­кыйтьче Галә Ходаяров. Күренекле язучы Фатих Сәйфи-Казанлы әсәрнең яшь һәм яңа әдәбият өчен зур әһәмиятен билгеләп уза. Ә менә Шәриф Байчура исә «Яңа кешеләр»не каты тәнкыйть итә. Рецензент фикеренчә, авторның төп кимчелеге әсәрдә чорның яңа геройларын күр­сәтү максаты куелып та, аларның революциягә килү юллары «чиста» булмавында. «Пьесаның каһарманы итеп шәхси пакъ булган, матур­рак гомумирәк теләкләр наменә газапланган берәү» сурәтләнергә тиеш иде, ди ул. Г. Ибраһимов бу тәнкыйтькә каршы матбугатта махсус мә­калә белән чыга. Бәхәскә Фәтхи Бурнаш та катнашып китә һәм Ш. Байчура фикерләрен яклый.

Урыны белән бер-берсенә карата артык катырак та әйтелгән сүзләр астында, әлбәттә, шәхси симпатия-антипатияләр, үпкәләшүләр генә ят­мый иде. Моның сәбәбе тирәндәрәк: мәсьәләнең асылы яңа геройны аңлауга кайтып кала. Әдәби персонажларның тормыш юлларын «саф һәм пакъ» итеп кенә күрсәтүне, геройларның «матуррак, гомумирәк те­ләкләр» хакына газаплануын сурәтләүне таләп итүнең асылы чорның эстетик принципларына барып тоташа. Бу — чорның уңай героен туды­ру өчен барган бәхәснең, төрле карашларның үзара бәрелеше иде.

Фридрих Энгельс «Германиядә крестьяннар сугышы» исемле хезмә­тендә: «Үзенең революцион энергиясен үстерү өчен, җәмгыятьнең бар­лык башка элементларына карата үзенең дошманлык хәленә төшенү, үзен сыйныф буларак берләштерү өчен, түбән катлау яшәп килүче җәм­гыять строе белән аны татулаштыру мөмкинлеге булган барлык нәрсә­не кире кагудан, аның изелеп яшәвен вакытлыча түзәрлек итә торган һәм алардан аны иң авыр коллык та мәхрүм итә алмый торган аз санлы рәхәтлекләрдән баш тартудан тотынырга тиеш»,— дип язган иде. Бу күренешне ул «пролетар аскетизм» дип атый.

Шуңа охшаганрак үзенчәлекле бер күренешне гражданнар сугышы һәм егерменче еллар татар әдәбиятында да очратырга мөмкин. Бу ел­лар әдәбиятында үзенчәлекле бер тема — яңа тормыш төзү хакына бар нәрсәдән ваз кичү, шәхси тормыштан, аерата мәхәббәттән баш тарту темасы игътибар үзәгендә булды. Әдәбиятта совет властеның беренче елларында ачык төсмерләнгән бу нәрсәне, ягъни эшче сыйныф файда­сына шәхси мәнфәгатьләрдән баш тартуны без Ф. Энгельс ачкан аске­тизмның икенче бер шартларда—социалистик революция чорында үзенчәлекле кабатлануы дип карыйбыз, һәм аны, шартлы рәвештә, «ре­волюцион аскетизм» дип атыйбыз.

Революциянең тәүге елларында мондый аскетизмның чыннан да булуын раслаган мәкаләләр соңгы елларда үзәк матбугатта да басыл­ды. А. Турков, мәсәлән, «Профессионализммы әллә яңалыкмы?» исемле мәкаләсендә бу мәсьәләгә карата күп кенә кызыклы, әһәмиятле фикер­ләр әйтә. Авторның дөрес фикерләре белән килешмәскә мөмкин түгел. Чыннан да, илнең хуҗалык һәм культура ягыннан артталыгы, хәрби коммунизм чорындагы тигезләү политикасы, озак елларга сузылган су­гыш нәтиҗәсендә хасыйл булган җимереклек, соңра ачлык, тагын да ооңрак нэп буржуазиясенең черек тормышы — болар барысы да андый аскетизмның сизелерлек төс алуына һәм шактый вакытлар яшәвенә ни­гез була. Совет дәүләтенең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе көн тәртибенә ку­елган бер вакытта һәрнәрсәне революцион күзлектән карап хәл итәргә тырышу, әлбәттә, табигый иде.

Аскетизм карашлары татар әдәбиятында, нигездә, революцион бурыч һәм шәхси мәнфәгать, аларның үзара мөнәсәбәте рәвешендә ча­гылды. Бу һәм политик, һәм эстетик проблема иде. Дөрес, мондый проблема татар әдәбияты өчен бөтенләй үк яңа түгел иде инде. Халык файдасына шәхси теләкләрдән баш тарту Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызганыч» драмасында һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының берен­че вариантында, шулай ук, татар әдәбиятындагы кайбер башка әсәр­ләрдә дә бар иде.

Әмма проблеманы традицион сызыкта алганда, шул нәрсә күзгә ташлана. Әгәр элеккеге әсәрләрдә герой, халык файдасына үз мәнфәгатьләрен корбан итеп, үзен бәхетсезлөккә дучар итсә, совет чорында иҗат ителгән әсәрләрдә инде ул шәхси теләкләреннән баш тартудан бә­хет, яшәү тәме таба. Бу — традицион проблеманың яңаруы дигән сүз, аның революцион аскетизмга хезмәт итүенең җирлеген дә без шунда күрәбез.

Әдәбиятта революцион аскетизм принципларын тормышка ашыруда иң кулай конфликтларның берсе булып бурыч һәм мәхәббәт каршылыгы хезмәт итте. Андый әсәрләрдә, кагыйдә буларак, үзәк уңай герой гомуми эш файдасына үзенең эчке тойгыларын баса, мәхәббәтенә «йөгән киде­рә». Моның ачык чагылышын Шамил Усманов әсәрләрендә күрергә мөмкин. Мисал өчен язучының «Ил кызы»  исемле хикәясен алыйк (1923 ел).

Кызыл сугышчылар көрәш һәм шәхси тойгыларның үзара мөнәсәбәтләре турында бәхәсләшәләр. Күпчелек ата-ананы, баланы сагыну, кызларга мәхәббәт тоту кебек хисләр революцион көрәшкә комачаулый дигән фикерне яклый. Командир Кәбир, мәсәлән, татар хатын-кызлары кияүгә чыгу, гаилә кору турында гына уйлыйлар, тормышта алар үз­ләренә башка, югарырак берәр максат тапсыннар иде, ди. Аның бу сүз­ләрен комиссар Әхмәт тә күтәреп ала. «Эх, күрәсе иде тормышны аң­лаган матур җанлы кызларны! Әгәр дә үзенең рәхәтен ташлап, безнең арага килеп, шул авыр тормышыбызны уртаклашучы бер кыз булса иде, мин аның каршында тезләнеп, гыйбадәт кылыр идем», — ди ул (372 бит).

Озакламый Әхмәт үзе хыялланган, ир йөрәкле батыр кызга тап була да, Рауза Әхмәтнең күңелен биләп алырга да өлгерә. Ләкин аларның бу тойгысы без аңлаган мәхәббәттән үзгәрәк. «Минем гомеремдә берәүне дә сөйгәнем юк, — ди Әхмәт кызга. — Сезне дә хәзер сөям дип әйтә алмыйм. Аңа көчем җитми. Бары сезнең каршыгызда сәждә кы­лырга, сезне, бөтен нәрсәдән югары күреп, ихтирам итәргә әзерлегемне белдерәсем килә...» (385-386 битләр).

Егетнең бергә булыйк, дигән тәкъдимен ишеткәч, Рауза аны шунда ук оялтып ташлый: «Ни өчен табигать сиңа шулкадәр көч биреп тә, үзеңнең тойгыларыңа хуҗа булырлык ирек бирмәгән! ди ул. ...Син мине сөям дисең! Мин дә сине сөям; әмма синең төсле түгел, бәлки синең көрәшкә атылып торган гайрәтеңне, халык хезмәте юлына ба­гышланган яшьлегеңне сөям» (386-387 битләр). Әхмәткә булган «үзенчәлекле  мәхәббәтен» Рауза болайрак дәлилли: «Әйе, егет, көрәш юлында йөргән кешеләр һичбер вакыт тойгы корбаны булырга тиеш түгелләр! Син мине хәзер генә үзеңнең сөюең хакына эштән читкә китеп, бурычымны онытып, рәхәт гомер итәргә чакырдың. Мин ул юлдан бармам! Ул тойгы хакына юлымнан, бер генә карыш булса да, читкә чыкмам! Мин сине сөям икән, синең миннән еракларда, дошман белән көрәштә күрсәткән гайрәтләрең миңа юаныч булыр!» (387 бит). Ә бит бу образлар Ш. Усманов хикәясенең уңай геройлары. Бер бу хикәядә генә түгел, язучының башка әсәрләрендә дә мәхәббәт конфликты шундыйрак яссылыкта хәл ителә.

Ш. Усманов әсәрләрендәге бу үзенчәлекне әдәбиятчылар төрлечә атыйлар һәм төрлечә бәялиләр. Г. Халит, мәсәлән, аны «шәхси теләк һәм хисләрнең тормыш, көрәш чынлыгыннан өстен була алмаганлыгын раслау» дип билгели . Язучы иҗатын махсус өйрәнгән А. Яхин, бу мәсьәләгә тукталып: «Мәхәббәтне кешенең бөек көрәш хисенә каршы куеп, Ш. Усманов зур хата ясый. Шунысы бар, бу каршылыкны язучы проблема итеп күтәрә һәм мәхәббәттән ваз кичкән көрәшчене яңа кеше итеп тәкъдим итә», - ди. А. Яхин бернәрсәне истән чыгарган, бу – Усманов хатасы түгел. Бу тормышта, революцион чынбарлыкта туган һәм яшәгән аскетизмның әдәбиятта чагылуы иде, бу - зарурият иде. Әгәр дә тормышта киң таралган фикерләрне аерым әсәрләрдә очрата алмасак, без бу чор татар әдәбиятын тормышны бөтен тулылыгында һәм кар­шылыгы белән чагылдыра алмауда гаепләр идек. Ярар, ә ни өчен ка­һарман нәкъ менә мәхәббәттән баш тартырга тиеш соң? Ф. Энгельсның алда китерелгән, түбән катлау баш тартырга тиеш булган аз санлы рәхәтлекләр турындагы сүзләре, безнеңчә, моны аңлау өчен дә ачкыч була алалар. Мәхәббәт бернинди изү, кысу һәм чикләүләр белән дә юкка чыгарып булмый торган шундый рәхәтлекләрнең берсе. Әмма мә­хәббәт, революцион аскетлар күзлегеннән караганда, азатлык көрәшенә комачауларга мөмкин, ул кешене гаиләгә бәйли, сазлыкка өстери, ди­мәк, туздырылган иске тормышның кайсыдыр ягын кире кайтара. Инде сөешүчеләрнең берсе элекке милекле сыйныфтан да булса, ул чагында эш бөтенләй харап! Менә ни өчен, безнеңчә, бу тойгыны аңлау рево­люциянең беренче елларында шулкадәр катлауланды, зур каршылыклар тудырды. Берәүләр мәхәббәтне гомумән кире кактылар, аны мещанлык, буржуйлык, буржуаз сентиментальлек һ. б. дип атадылар, эшчегә бу хис гомумән ят дип чыктылар. Сыйныфлар арасындагы аерымлыкны, чикне билгеләүдә ул күпмедер күләмдә ярдәм итте. Ул заманнарда көн­дәлек тормышта шактый киң таралган мондый карашлар, билгеле, ма­тур әдәбиятта да чагылмый кала алмады. Гомәр Галинең «Беренче мә­хәббәт»  исемле хикәясендә (1924 ел) сөю мещаннарга гына хас дигән караш үткәрелә. Әсәрдәге үзәк герой Әкрәм үзенә мәхәббәт белдергән кызга. «Син алай беркемне дә сөймә, сөюче дә эзләмә. Кирәк икән, ип­тәш эзлә. Мәсьәлә миңа калса инде, завод трубалары арасында туып, станоклар арасында үсеп, сугышта тәрбияләнгән минем табигатькә син «сөю» белән дә, «иптәш эзләү» сүзләре белән дә якын килә алмый­сың. Тагын бер кат әйтәм: сөймә син, иптәш эзлә, ләкин миннән башка­ны». — дигән киңәш бирә.

Икенче берәүләр (Ш. Усманов, Ф. Бурнаш) мәхәббәтне бөтенләй үк кире какмаган хәлдә, бу хиснең кысаларын киңәйтергә омтылдылар. Мәхәббәт хисе үз эченә мәҗбүри төстә революцион намусны да алырга тиеш, аларча. Әгәр дә шулай булмаса, мәхәббәт яраксызга чыгарыла һәм һичсүзсез гаепләнә иде. Ш. Усманов, мәсәлән, кешенең барлык шәхси тойгыларын сыйнфый максатка яраклаштыру ягында торды. «Памирдан радио» исемле фантастик повестьтан кыска гына бер эпи­зод китерик:

«...Аерым гаиләдә үскән балада ата-ананы сөю була. Сездә, алар ата-аналарыннан аерым тәрбияләнеп үскәнгә күрә, ул тойгы көчле тү­гелдер.

— Әйе, бездә ул тойгыны үстерү алга сөрелми, безнең баланың якын кардәшләре ата, ана, сеңел, туганнары белән генә чикләнми, бәл­ки бөтен яшьтәшләренә җәелә. Аның гаиләсе—бөтен кешеләр. Ул үз йорты, үз рәхәтеннән бигрәк, кешелек дөньясының рәхәтен кайгырта, шуны алга сөрә...». Күрәсез, авторның әдәби-эстетик карашлары да, тормышка мөнәсәбәте дә шул заманча, «революцион аскетизмча».

Мәхәббәтне, гаилә коруны хайвани мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдырып, бу изге хисләрне тупас төстә бозып аңлатулар да бу елларда шактый киң таралган иде. 1923—24 елларда Казанда «Күмәк тормыш пионерлары Союзы» төзелү, «Өйләнмәүчеләр һәм кияүгә бармаучылар» җәмгыяте оешу, «гаиләгә һөҗүм»нең көчәюе, «бер стакан су» һ. б тео­рияләрнең баш калкытуы да аскетизм карашларының шактый киң таралган булуын күрсәтсә кирәк. «Үзен пролетариатка хезмәткә багышлаган ир кеше, бала тугач, чүпрәк, кибет, жалованье артыннан йөреп ваклана. Хатын-кыз да шулай, шуңа күрә дә «ирекле семья кирәк», — дип язып чыга Ш. Усманов «Гаилә турысында» исемле бер мәкаләсен­дә («Татарстан» газетасы, 1924 ел, 27 сан).

Мәхәббәтне өлешчә кире кагу, күбрәк, революционер белән бай кызы арасындагы мәхәббәтне күрсәтү аша гәүдәләнде 1920—30 еллар әдәбиятында бу тапталган темага әверелде. М. Горький аны «ходячая тема» дип атады. Андый әсәрләр татар әдәбиятында гына да берничә дистәгә тула. Ф. Сәифи-Казанлының «Дошманнар», «Зәкван мулла шә- жәрәсе», «Зәңгәр алан» пьесалары, «Хатын», «Елан токымы» хикәя­ләре, Г. Гали, Г Толымбайокий хикәяләре, Ш. Усманов, К. Әмири. Ф. Бурнаш, Ш. Камал пьесалары һ. б.

Әлбәттә, әдәбият гаять катлаулы процесс, аңарда һәммә нәрсәне бер кагыйдәгә генә сыйдырып бетереп булмый. Бу очракта да шулай. Ае­рым язучылар бай кызы һәм ярлы егете мәхәббәтен традицион рәвештә тасвирлауны дәвам иттерделәр. Мәсәлән, Мирхәйдәр Фәйзи «Урал суы буенда», «Асылъяр», «Ак калфак» драмаларында көчле романтик мәхәббәтне сыйнфый тигезсезлеккә каршы куя, мәхәббәт ярдәмендә капитал җәмгыятенә ләгънәт укый.

Мәхәббәтне олылау, аны башка көчләргә каршы кую Ф. Бурнаш романтизмының бер чыганагын тәшкил итә. Ф. Бурнашның беренче, әле Октябрьга кадәр үк иҗат иткән әсәрләрендә мәхәббәт дөньядагы барлык нәрсәдән өстен куеп сурәтләнә, геройлар яшәүнең тәмен бары тик сөю-сөешүдә генә күрәләр иде. Социалистик революция булгач, язучы халыкның азатлык өчен көрәшкә күтәрелүен, аның арысландай ул­ларының бу юлда үз-үзләрен аямауларын күрде. Революциянең—ха­лыкның гасырлар буе хыялланган көрәшнең — язучы әллә нинди гүзәл һәм саф мәхәббәтләрдәй дә мөкатдәсрәк нәрсә булуын аңлады. Аның геройлары инде азатлык сугышы хөрмәтенә тормыш рәхәтлекләреннән, шәхси мәнфәгатьләрдән баш тарталар, мәхәббәтләрен дә корбан итә­ләр. Ф.Бурнаш иҗатына революцион аскетизмның үтеп керүен «Хө­сәен Мирза» әсәре мисалында күрергә мөмкин. Аның 1918—19 елларда язылган вариантында  үзәк персонажлар Муса һәм Сара бертуганнар итеп биреләләр. Мусаның изелгәннәр хакын даулаучы булуы бернинди шәхси тойгылар белән дә каршылыкка кертелми. Инде әсәрнең соңгы, 1926 елда сәхнәгә куела башлаган вариантында ике арадагы кан якын­лыгы калмаган Монда Муса мирза кызы Сараның мәхәббәтен кире кага. Ул моны кызны сөймәгәннән түгел, ә гыйшкы гомуми эшкә зарар итәр дип уйлаганга шулай эшли. Ф. Бурнашның башка әсәрләрендә дэ уңай геройлар итеп нәкъ менә шундый кешеләр — көрәш юлына нык иман, какшамас ихтыяр белән килеп кергән каһарманнар алына («Чә­чәктән һәйкәл», «Сахра каны» поэмалары, «Кайт кызыл гөлләр белән» шигыре һ б ). Мондый геройлар хәтта беркадәр заманның эстетик идеа­лына әверелделәр. Икенче төрле әйткәндә, чорның эстетик карашларын билгеле бер дәрәҗәдә революцион аскетизм фикерләре билгеләде.

Чынбарлык тормышта гел шулай була килгән: бер хәрәкәт үзенә каршы икенче хәрәкәтне тудырган, бер күренеш икенче бер күренешне- узенең антиподын барлыкка китергән. Бу — аскетизмга да карый. Яңарыш чорындагы дини аскетизмга каршы гуманистик индивидуализм туса, совет әдәбиятының беренче елларындагы революцион аскетизмга да реакция булды. Без, мәсәлән, Гали Рәхимнең «Идел» повестен өлеш­чә шул нигездә барлыкка килгән әсәрләрдән дип карыйбыз. Әгәр дә гуманистик индивидуализм кешене, аның талантын дини аскетизмның черек фәлсәфәсенә каршы куеп, кеше шәхесенең азатлыгын якласа һәм шуның белән алдынгы роль уйнаса, Гали Рәхим алга сөргән индивидуализм исә реакцион рухта иде. Чөнки заманы башка, иҗтимагый шартлар башка, максат башка. Никадәр генә каршылыклы, берьяклы булмасын революцион аскетизм нигездә халыкны коллыктан азат итү эшенә хезмәт итә иде һәм шуңа күрә дә андый әсәрләр, сәнгатьчә эш­ләнешләре ягыннан һәр очракта да тиешле дәрәҗәдә тормасалар да, Совет властеның беренче елларында шөһрәт казандылар, һәм алар бер­никадәр әле хәзер дә үз кыйммәтләрен саклыйлар. «Идел» повестенда Ильяс образы аша үткәрелгән индивидуализм исә һәртөрле көрәшкә каршы чыгу рәвешендә, ялгызлыкка дан җырлау төсендә яңгырады, һәм мондый әсәрләр җәмәгатьчелек тарафыннан, бик хаклы рәвештә, кире кагылдылар.

Революцион аскетизмның үз чорында уңай роль уйнавы бәхәссез. Ләкин, ди Ф. Энгельс, пролетар аскетизм акрынлап югала, масса аңар­дан арына. «Берьяктан хәзерге җитештерү көчләренең үсүе куллануның материаль средстволарын чиксез киңәйтә, шуның белән спартанлык тигезлеген кирәксез иткән саен һәм, икенче яктан, пролетариатның тормыш шартлары, ә шуның белән бергә пролетариатның үзе дә һаман революционлашкан саен... бу плебей-пролетар аскетизм үзенең револю­цион сыйфатын югалта».

Бу кагыйдәнең әдәбият өчен дә уртак булуын «Яңа кешеләр» тирә­сендәге бәхәс ачык күрсәтә. Ш. Байчураның драмага һәм аның авторы алдына куйган таләпләре революцион аскетизм принципларына нигезләнгән. Пьесадагы үзәк уңай герой Батырханның бай кызы Зәйниягә булган мәхәббәте, көрәшнең кызган бер чорын күрсәткәндә бу мөнәсәбәтне уңай яктан алып, алга чыгарып сурәтләү, кызыл көрәшче Камәр­нең томанлы үткәне революцион аскетизм тарафдарларына ошамый иде. Күренекле, зур язучы буларак, Г. Ибраһимов шәхсинең һәм иҗти­магыйның бер җирлектә сыеша алу мөмкинлеген һәм тиешлеген күр­сәтеп, гражданнар сугышы темасына багышланган әдәбиятка яңалык алып килде. Чөнки алга барган саен революцион аскетизм әдәбиятны ярлыландырачак иде. Революцион бурыч бәрабәренә шәхси мәнфәгать­ләрдән баш тарту яңа чорның уңай героен бары тик иҗтимагый эшчән­лек яссылыгында гына сурәтләүгә, әсәрдә шәхси интриганың булмавына китерде.

Революцион аскетизм биреп калдырган бу «мирас» аерым язучылар иҗатында шактый вакытларга җитте әле. Яңа җәмгыять төзү өчен көрәшүчеләрне иҗтимагый яссылыкта гына тасвирлауга, геройның шәхси тормышына игътибар итү әдәби әсәрдә алынган материал нигезендә соралган сурәттә дә моның бөтенләй эшләнмәве яки өлешчә генә эш­ләнүенә бу чордагы татар совет әдәбиятыннан күп мисаллар табарга була. Бу яктан революцион аскетизм фикерләре вульгар социологизм таләпләре белән бик тә аваздаш яңгырыйлар, әдәби иҗатта һәм тән­кыйтьтә алар бер-берсенә керешеп китәләр, бер-берсен көчәйтәләр иде.

1921 елны Ф. Бурнаш «Шәмсия» исемле романтик драмасын язды, һәм пьеса 1922 елны сәхнәгә дә куелды. Кызыл партизан Габбасның, көрәштән баш тартып, мулла кызы Шәмсиягә өйләнүен, мещанлык бат­кагында үзенә урын таба алмый җәфалануын һәм яңадан да иптәшләре янына кайтуын сурәтләп, автор мәхәббәтне һәм тыныч тормыш рәхәт­лекләрен көрәш хакына корбан итүне алга сөрде. Бу әсәр һәм аның куелышы турында беренче һәм бердәнбер бәяне — уңай бәяне Ш. Усманов бирүе дә тикмәгә булмаса кирәк. Соңгысы бай кызы һәм ярлы егете мөнәсәбәтен реалистик сурәтләгән «Бай кызы» пьесасын язып, мәсьә­ләне Ф. Бурнашча хәл итүне яклап һәм үстереп чыга.

Ф. Бурнаш «Адашкан кыз» драмасында да (1926 ел) «Шәмсия» һәм «Хөсәен мирза» әсәрләрендәге сызыкны дәвам иттерә. Дөрес, мәхәббәт һәм революциянең үзара мөнәсәбәтен чагылдыру бу әсәрдә үзенчәлек­ле. Пьесаның уңай герое Латыйф мәхәббәтне кире какмый, ул хәтта аның өчен көрәшә дә. Шулай да аның бай гаиләдән чыккан Хәдичәне кызыл көрәшчеләр сафына тартырга тырышуы юкка гына була. Шуның белән язучы соң чиктә барыбер революцион аскетизмны яклый.

Ф. Бурнашның 30 еллардагы әсәрләрендә революцион аскетизмның йогынтысы геройларның эш-хәрәкәтләре һәр очракта да психологик дәлилләнмәүдә, шәхси тормышлары тиешенчә яктыртылмауда күренде. Җәгъфәр («Олы юл белән» драмасы 1929—30), Гольман («Тукучы Әсма» пьесасы. 1931), Сафаров («Лачыннар» романтик драмасы, 1932—33), Таймасов («Таң» героик драмасы, 1934—36) ныклык, эшчән­лек сыйфатлары белән генә тасвирланалар һәм сыйфатланалар. Автор аларны «күрә торып» рухи байлыкларыннан мәхрүм итә. «Күрә торып» дибез, чөнки геройларны бу яктан да җанландыру һәм тулыландыру өчен мөмкинлекләр була, ләкин язучы алардан файдалануны кирәксен­ми. Хәтта, киресенчә, булган кадәресен дә кимчелек төсендә билгели. Үзенең бер чыгышында Ф. Бурнаш элегрәк язылган әсәрләрен дә шул күзлектән карап тәнкыйть итә. «Хөсәен мирза» исемле пьесамның, — ди ул, — төп бер җитешсезлеге бар, ул — аерым моментларда индивидуаль психологизмны алга сөрүдә».

«Адашкан кыз»га да ул шундый ук кимчелек тага: «Бу әсәремнең дә төп җитешсезлеге — шул ук психологизм басымының күбрәк урын алуы дил беләм». «Лачыннар» турында сөйләгәндә тагын да ачыграк итеп: «Кара-кызның шәхси психологик моментлары беркадәр социаль моментларга комачаулыйлар», — ди ул.

Революцион аокетизмның Ф. Бурнаш иҗатына аерым очракларда тискәре йогынты ясавын тәнкыйть тә күрде. Г. Нигьмәти аның «Миң­лекәй белән Данбулат поэмасы»на (1933) нәкъ шул ноктадан якын килә. «...Бөтен поэмадан күренүенчә, Ф. Бурнаш колхоз тормышында шәхси, бытовой интересларны бергә җыю турында зур киртәләр күрә һәм шәхси, бытовой интересның иҗтимагыйга яраклаштырылуын ачык, дөрес итеп куя алмый»— дип язды күренекле тәнкыйтьче.

Чыннан да, әсәрнең беренче вариантында эш шулай тора. Данбулат исемле егет алдынгы колхозчы кыз Миңлекәйгә өйләнергә тели. Тегесе, егет алдында яңадан-яңа бурычлар куеп, туйны кичектерә. Данбулат башта алдынгы бригадир булырга тиеш, аннан соң кыз «син алдынгы председатель булгач, туй ясыйбыз» дип ышандыра. Ләкин, инде Миңле­кәйнең бөтен теләкләре җиренә җиткерелеп үтәлгәч, егет үзе үк кушылудан баш тарта. «Бик күп әле алда көрәш юлы барырга», —ди ул. Г Нигъмәтинең урынлы тәнкыйтеннән соң Ф.Бурнаш әсәрнең ахырын үзгәртә. Вакыйгалар Миңлекәй һәм Данбулатның кушылуы, туй булу белән тәмамлана.

Без һич тә революцион аскетизм идеяләре барлык язучылар иҗатында да өстенлек итте дип расларга уйламыйбыз. Көрәшче намусы кар­шында шәхси теләкләрнең чигенүен сурәтләү иң таралган чорда да мәхәббәтне һәм ижтимагый бурычны үзара яраштырырга, татулаштырырга омтылып әсәрләр язылды. Шундыйлар рәтенә, мәсәлән, К. Әмири әсәрләрен кертергә була. «Казан кызы» комедиясендә ул бай кызы бе­лән коммунист мөнәсәбәтен инде мәгълүм төстә кире кагу белән янәшә үк чагыштыру төсендә, партия-совет эшчесе Закир белән Мәрьямнең таза, сәламәт нигезләрдә төзелгән гаилә тормышын тасвирлады. Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» әсәренең икенче вариантында ижтимагый һәм шәхсинең табигый берлеген күрсәтүдә «Яңа кешеләр»дәге башлангычны үстерде.  «Ул (ягъни Нина —А. Ә.) мин бер генә сөючән, мин үз гомеремдә бер генә ирне сөя алачакмын дип карый иде. Дөньяда партия өчен торам, революция өчен торам, дип ышана. Ләкин шул ышануны мәхәббәт белән нурландырмасам, минем канатларым хәлсезләнә. Минем өчен партия бар. Революция бар. Шулар белән бергә багланып кайнашкан Коля бар. Үзем бар. Болар бер-берсенә башка әйбер түгел, һәммәсе бер процесс, һәммәсе бер көрәшнең төрле күренешләре генә дип матурлап уйлый» («Безнең көннәр» романы, II басма, Казан, 1935, 412 бит).

Бу — революцион аскетизм тарафдарларына туры һәм дөрес жавап иде.

Шагыйрь Һади Такташ та совет кешесе образын тудыруда ижтимагый бурыч һәм шәхси теләкне аерылгысыз сурәтләү кирәклеген аңлап эш итте («Камил» драмасы, «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмалары һ. б.).

Шулай итеп, татар совет әдәбияты революцион аскетизмнан әкренләп һәм уңышлы төстә арына барды. Социалистик реализм методын үз­ләштерүнең олы юлына чыккан әдәбият өчен бу зарурын нәрсә иде, әлбәттә.

Бу күренешнең заманы өчен котылгысыз булуын, билгеле бер уңай роль уйнавын алдан әйткән идек инде. Революцион аскетизм фикерлә­ренә таянган эстетиканың аерым уңышлы яклары (әйтик, монументаль герой иҗат итүдәге әле хәзер дә әһәмиятен җуймаган иҗади табыш­лар һ. б.) хакында һәм аларның алга таба ничек итеп үстерелүе ту­рында да сөйләргә мөмкин булыр иде. Әмма соңгылары бу мәкалә кү­ләменә сыймыйлар һәм максаттан читтәрәк торалар. Ә асыл теләгебез исә, тормыш үзе куйган проблеманың — революцион көрәш призмасы аркылы гаять үзенчәлекле чагылтан аскетизмның яшь татар совет әдә­биятына үзенә бертөрле тәэсир ясавын күрсәтергә тырышу иде. Бу проблема белән безнең хәзерге әдәбият арасында бәйләнеш бармы? Әйе, бар. Шундый катгый җавапны биргәндә без, иң беренче, күренек­ле язучы Мирсәй ага Әмирнең «Хөррият» исемле героик драмасына (1960 ел) таянабыз.

Әсәр уз вакытында әдәби тәнкыйть күзенә эләкмирәк калды. Аерым әдәби фактларны бәяләгәндә беэгә үткәнгә әйләнеп карау, аларга шул вакыттагы әһәмиятле мәсьәләләр яктылыгында карый белү җитми, күрәсең. Югыйсә, бу пьесадагы зур яңалык тиешенчә бәяләнер иде. Ә ул яңалык Совет властен урнаштыру елларында туган революцион аскетизмны күреп алудан, бүгенге көн югарылыгыннан торып, тиешенчә як­тыртудан, бу проблеманың тормышчан нигезләрен тирән һәм ышанды­рырлык итеп ачып салудан, тасвирлаудан гыйбарәт.

Ярлы крестьян малае Таһир һәм кулак кызы Бибисара бер-берсен яраталар. Ләкин заманалар шундый ки, яшьләрнең керсез мөнәсәбәтлә­ре я революция, я мәхәббәт дигән сынау — сайлау алдына куела, һәм Таһир, батыр һәм тәҗрибәсез көрәшче Таһир, карун атасы өеннән ка­чып, үзе янына яклаучысын эзләп килгән кыздан катгый төстә баш тар­та. Хәер, егетне бу очракта тәҗрибәсезлектә гаепләп буламы икән әле?! Әнә бит, авыл Советы председателе, коммунист, авылның намусы Гариф та, башкалар да аның бу адымын хуплыйлар.

Бәхеткә каршы, Бибисара акыллы булып чыга, һәртөрле үпкәләүләрне, хәтер калуларны читкә атып, олы мәхәббәтенә турылык саклый һәм бу хәл Таһирны үлемнән коткаруда, хыянәтче Чамаймы фаш итүдә һәм башка бик күп нәрсәләрдә (әйтик, Тимергалинең соңыннан «контр» төсендә гаепләнүен булдырмый калуда һ. б.) хәлиткеч роль уйный.

Әйе, тормыш гаҗәп ул. Анда һәрнәрсә үзенчәлекле, һәр күрнеш, һәр вакыйга, һәр кеше үзенә, кем әйтмешли, «индивидуаль подход» сорый. Ярлы егете һәм бай кызы мәхәббәтенең гомуми эшкә зарар китерү мөм­кинлегенә икеләнү-шикләнүнең, «ышан син кулак кызына!» дигән ка­рашның тормышчан нигезе юкмыни? Бар, әлбәттә. Шул ук вакытта конкрет кеше Бибисараның ярлы егеткә булган мәхәббәте көрәшкә зур ярдәм итмимени? Ярдәм итә. Шуның белән, ышандырырлык итеп, бу карашның һәр очракта да нигезле була алмавы раслана. Тормыш­тагы шушы проблема, шул каршылык пьесаның нигезенә салынган кон­фликт аша ачыла. Әсәрнең новаторлыгы да шунда.

М. Әмир заманыбызның үсеш тенденцияләрен гаять тирән аңлый һәм сурәтли белүче язучы булуын тагын бер кат күрсәтте. Драмада шул вакыттагы тормыш диалектикасы тулы чагыла.

Шушы җәһәттән караганда, Фатих ага Хөснинең «Утызынчы ел» исемле романы да яңа яктан ачылып китәчәк, аның идея-эстетик әһәмиятен билгеләү тагын да тулыланачак.

Хәзерге әдәбиятыбызда шәхсине һәм иҗтимагыйны ясалма төстә бер-берсенә каршы куеп, берсе файдасына икенчесен корбан кылуны хуплаган әсәрләрне күрсәтүе кыен. Шулай да, бүгенге аерым әсәрләр­дә кайвакыт иҗтимагый интересларны күрсәтү белән артык нык ма­выгып китеп, кешегә җанлы шәхес буларак әһәмият биреп җиткермәү очраштыргалый әле. Дөрес, совет кешесе иҗтимагый теләкләрне берен­че урынга куя, ләкин шәхси мәнфәгатьләр дә аның аңында һәм тормы­шында каядыр читкә тибәрелмиләр. Әсәрдәге герой производствога би­релгән, эшкә чумган хәлдә күренеп тә, укучы-тамашачы алдында үз характерындагы эш сөючәнлек билгесеннән тыш якларын ачарга вакыт тапмаса, бик үк шәп түгел, әлбәттә. Мондый очракларда совет кешесен ярлыландырып сурәтләү килеп чыга. Герой тормышындагы шәхсинең һәм иҗтимагыйның үзара бәйләнеше мәсьәләләре бүгенге әдәбиятта тагын да әһәмиятлерәк төс ала. Сүз һәрьяклап үскән кеше шәхесен, ягъни коммунизм кешесен тәрбияләүне төп максат итеп куйган әдәбият турында бара бит. Бу әдәбияттагы үзәк герой хезмәттә генә түгел, көн­күрештә дә, мәхәббәттә һәм дуслыкта да бөтен тулылыгында, рухи як­тан бай булып чагылырга тиеш. Чөнки яңа җәмгыять төзүче совет кешесе тормышта шундый күпкырлы һәм бай ул!