КАЗАНДА ҮСКӘН БАТЫР
Аның исеме
Аның исеме безнең гасырның иң атаклы исемнәре белән янәшә языла. Аның тыныч шартларда башкарган батырлыгы аяусыз сугыш учакларын үтеп чыккан кешеләрне дә таң калдыра. Аның һөнәре җир һөнәре түгел, һәм ул үз һөнәренә чиксез турылыклы. Тоташ мускулдан гына торган тыгыз гәүдәле, биек маңгайлы, киңчә битле, урта яшьләрдәге бу кеше җирдә яши һәм үзен үстергән җирне өзелеп ярата.
Сез аны беләсез. Ул — Георгий Константинович Мосолов. Очучы- сынаучы ул, коммунист, Советлар Союзы Герое. Туган елы — 1926, үскән җире — Казан каласы.
Мин сезгә аның соклангыч зур батырлыгы турында сөйләп бирергә телим.
Батыр яуда чыныга
1942 ел. Казанга сугыш кырларыннан борчулы хәбәрләр килеп тора. Радио тәлинкәләреннән хәрби маршлар яңгырый, дикторның салмак- салкын тавышы тәннәрне чымырдатып уза. Георгий ул чакта сигезенче класста укый иде. Салкын зәңгәр биеклектән, каты гөрелдәп, көнбатышка самолетлар оча. Әнә фронтларга ашыккан шул дәһшәтле кошлар аның адымнарын әкренәйтеп, юка ботинка эчендә аяк бармаклары туңа башлаганчы күккә карап торырга мәҗбүр итә иде.
Георгийның әнисе мәктәптә укыта, ул сигезенче класста укучы улы алдында беркайчан да сугыш чоры авырлыкларыннан зарланмый иде. Күрәсең укытучы белән укучы арасында булырга тиешле тотнаклылык аларны бер-беренә иң тирән тойгыларын ачып салырга комачаулый иде булса кирәк. Георгий ничектер шулай бервакыт яшүсмерләрне аэроклубка язганнарын белеп алды. Өйгә ул беркайчан булмаганча шатланып, сикергәләп кайтып керде һәм очучы булырга теләвен әнисенә яшерми әйтеп бирде. Фелицата Павловна аның сүзләрен тын гына тыңлап утырды, улының теләгенә каршы килмәде. Улының хыялы әле тиз генә булмый торган бик ерактагы бер нәрсә булып тоела иде аңа.
- Син борчылма, әни, — диде улы, — өйрәнсәм, мин йөзгә кызыллык китерерлек итеп өйрәнмәм инде аны. Күрерсез әле менә, сине дә күктә очыртып йөрермен һәм Георгий үзенең сүзләрен расларга теләгәндәй, шундый ярсып биеп китте, Фелицата Павловна улының балаларча калкып, калак сөякләре беленеп торган аркасына аналарга гына хас бер якынлык хисе белән елмаеп карап куйды...
Мәктәптәге дәресләр белән аэроклуб дәресләрен бергә алып бару җиңел булмады Георгийга. Кар бураннары күмгән юллар буйлап күбесенчә җәяү барырга кирәк. Бәхетенә юлда машина туры килсә, машина кузовына сикереп менеп утырып, ул аэродромга соңармыйча килеп җитә иде. Очарга өйрәтүче инструктор Валентин Федорович Хапов инде шул чакта ук пумала чәчле бу малайның тырышлыгына, үҗәт бер ныклык белән үз максатына баруына бәя биреп җиткергән иде. Һәм шуңа күрә дә ул булачак лачынга көчле канатлар бирү өчен тәҗрибәсен дә, көчен дә кызганмады, аның бер генә хатасын да шул килеш үткәреп җибәрмәде. Шулай бер мәртәбә Георгий иптәшләре алдында осталыгы белән мактанмакчы булды. Самолетын җиргә гадәттән тыш очракларда гына рөхсәт ителә торган ысул белән утыртты. Өйрәнчек очучыга мондый кылтаюның бик кыйммәткә төшүе мөмкин иде.
- Нәрсә, якты дөньядан туйдыңмы? Кардебалетлар маташтыра башладың? — дип, караңгы чырай белән каршы алды аны инструктор. — Әйтмәде дип әйтмә, икенче шулай кылансаң, очудан бөтенләй мәхрүм итәм.
Кичкырын аэродромнан өйгә кайтып барган чакта, Хапов аңа якын бер дустының шундый «остаруы» аркасында яп-яшь көе җир астына кереп ятуын сөйләп бирде.
- Очучы өчен иң мөһим нәрсә — дисциплина. Батырлык ул, туганкай, башсызлык дигән сүз түгел... — дип өстәде ахырдан.
Мосоловның күңеленә бик нык сеңеп калды бу сөйләшү. Аэроклубтан Георгий үзенең беренче укытучысына карата рәхмәт хисе белән китте.
Авиация училищесында да тырышып укыды. Отлично билгеләренә генә училищены тәмам итеп, хәрби очучы-истребитель исемен алды. Иң яхшы курсантларның берсе булганга, аны инструктор итеп билгеләделәр. Хәзер инде Георгийның үзенә яшьләрне өйрәтү эше тапшырылды. Менә монда инде яшь укытучыга тәҗрибәле өлкән иптәшенең, өлкән авиаторның киңәшләре бик кирәк булды. Дүрт мәртәбә очучы-истребительләр әзерләп чыгарды Георгий Мосолов. Уннарча егеткә күккә юл ачты. Яшь офицерларны оста өйрәтеп чыгарган өчен училищега, Мосолов исеменә ничәмә-ничә мәртәбә авиачастьлардан рәхмәт хатлары килде.
Очучы осталыгын күтәрүгә Георгий бик зур игътибар бирде. Аның соклангыч очу техникасын күрми калмадылар. Бервакыт аның белән бергә күккә атаклы очучы-инспектор Михаил Васильевич Котельников күтәрелде. Мактауга саран кеше ул. Хәтта инде исемнәре билгеле булган очучылар да «авиация бүресе» алдында каушап калалар. Самолетны җиргә утыртканнан соң Михаил Васильевич акыл сатып тормый, нинди кимчелекләре булганын очучының үзеннән таптыра башлый иде. Ә Мосолов белән очып кайтканнан соң, ул: «Я, бүгенге очуда нәрсә ошамады?» — дип гадәттәге соравын биреп, төпченеп тормады, киресенчә, гади генә итеп:
— Ярыйсы очасыз, чибәр егет, ярыйсы, — дип куйды.
Ә кичен Мосоловны училище директоры үз янына чакырды.
- Менә нәрсә, Георгий Константинович... безгә... күрәсең, аерылышырга туры килер, — диде ул.
Сүзгә тәрәзә буенда басып торган Котельников кушылды:
- Сынаучы булып китәсезме?
- Сынаучы?! — диде Мосолов, гаҗәпләнеп.
— Нәрсә, куркып калдыгызмы әллә? Ул эштә алланың кашка тәкәләре эшләми... ,
Һәм шул көннән Мосолов тормышында яңа, романтикалы, авыр һәм ашкындыргыч көннәр башланды. Сынаучы булып эшли башлагач, ул яңадан үзенең беренче киңәшчесе Валентин Федорович Хапов белән очрашты. Ул хәзер яңа самолетларны сынау белән мәшгуль иде.
- Молодец, Георгий!—диде остазы, үзенең шәкертенә сөенеп.— Син күктә очар өчен яратылган кеше. Бергә булырбыз!
СССРның атказанган очучы-сынаучысы Григорий Александрович Седов та Мосоловның якын дустына әйләнде. Георгий һәр адымында аның иптәшләрчә сузган җылы кулын тойды, күк йөзендә аның кебек кыю һәм тыныч хәрәкәт итәргә өйрәнде.
Мосоловка егерме җиде яшь тулганда аның таныкламасында: «Бүгенге заманның барлык самолетларында очарга рөхсәт ителә», дигән кыска һәм төгәл сүзләр барлыкка килде.
Биеклеккә пилотлар, әкрен-әкрен, эзлекле рәвештә, соңгы чикне уза- уза күтәреләләр һәм шул рәвештә «практик түшәмгә» чаклы менеп җитәләр. Хезмәт чорында Мосолов дистәләрчә самолетка күчеп утырды. Аңар гел яңа, гел камилләшкәнрәк самолет бирделәр. Очкан саен совет пилотының очу түшәме гел югарырак күтәрелә барды. Ниһаять, җитте бер көн — очу тизлеге тавыш барьерын үтеп китеп, сәгатенә меңнәрчә километр белән исәпләнелә башлады. Әнә шундый соклангыч очу тизлегенә ия булган машиналарны сынау гади очучы-сынаучы гына булдыра ала торган эш түгел, инженер очучы-сынаучы булдыра ала торган эш булып чыкты.
- Нәрсә, интегралларга тотыныргамы?
- Әйе, Георгий, укырга кирәк,—диде аңа Седов.
Һәм менә атаклы очучы-сынаучы Мосолов — Мәскәү авиация институты студенты. Кичке институтка йөреп укыды ул, ял сәгатьләрен, йокысын онытып, төннәр буе китаплар белән утырды, приборлар белән шөгыльләнеп, физика һәм газ динамикасы законнарын аңларга, гаять зур тизлектә һәм әле моңарчы кеше акылы ирешмәгән биеклектә очкан машиналарның чыдамлыгын һәм идарә ителә алу күренешләрен үзе өчен ачыкларга тырышты.
Инженерлык белеме Мосоловка практик эшендә бик күп ярдәм итте. Ул чакта Георгий яңа маркалы тиз очышлы самолетта оча иде. Мосолов институтны бетергәннән соң, Григорий Александрович Седов аны кайнар рәвештә котлады һәм елмаеп:
- Ну, егетем, интегралларны җиңеп чыктың. Бәлкем, хәзер Ирвин белән ярышып карарсың, — диде.
- Ә нигә ярышмаска? Бу самолетта америкалының дөнья күләм рекордын узарга мөмкин. Ышанам мин бу машинага. Ике мең ярым тизлекне уйламый да бирә ала ул, — диде пилот.
Мосолов җаваплы старт алдыннан бик күп күнегү очулары үткәрде. Кайвакыт җирдә үткәрелгән исәп-хисаплар, күккә күтәрелгәч, яраксыз булып чыга, ләкин очучы-инженер беркайчан да чигенми, һәрбер яңа очыш аны максатына якынрак китерә. Барлык коллектив, хезмәттәш иптәшләре — техника фәннәре кандидаты Васильченко, инженерлар — Зотов белән Комаров, самолетның механигы Кичев һәм башкалар Мосоловка рекордлы очышка әзерләнергә һәрьяклап ярдәм иттеләр.
- Менә нәрсә, Георгий Константинович... безгә... күрәсең, аерылышырга туры килер, — диде ул.
Сүзгә тәрәзә буенда басып торган Котельников кушылды:
- Сынаучы булып китәсезме?
- Сынаучы?! — диде Мосолов, гаҗәпләнеп.
Нәрсә, куркып калдыгызмы әллә? Ул эштә алланың кашка тәкәләре эшләми...
Һәм шул көннән Мосолов тормышында яңа, романтикалы, авыр һәм ашкындыргыч көннәр башланды. Сынаучы булып эшли башлагач, ул яңадан үзенең беренче киңәшчесе Валентин Федорович Хапов белән очрашты. Ул хәзер яңа самолетларны сынау белән мәшгуль иде.
- Молодец, Георгий!—диде остазы, үзенең шәкертенә сөенеп.— Син күктә очар өчен яратылган кеше. Бергә булырбыз!
СССРның атказанган очучы-сынаучысы Григорий Александрович Седов та Мосоловның якын дустына әйләнде. Георгий һәр адымында аның иптәшләрчә сузган җылы кулын тойды, күк йөзендә аның кебек кыю һәм тыныч хәрәкәт итәргә өйрәнде.
Мосоловка егерме җиде яшь тулганда аның таныкламасында: «Бүгенге заманның барлык самолетларында очарга рөхсәт ителә», дигән кыска һәм төгәл сүзләр барлыкка килде.
Биеклеккә пилотлар, әкрен-әкрен, эзлекле рәвештә, соңгы чикне уза- уза күтәреләләр һәм шул рәвештә «практик түшәмгә» чаклы менеп җитәләр. Хезмәт чорында Мосолов дистәләрчә самолетка күчеп утырды. Аңар гел яңа, гел камнлләшкэнрәк самолет бирделәр. Очкан саен совет пилотының очу түшәме гел югарырак күтәрелә барды. Ниһаять, җитте бер көн — очу тизлеге тавыш барьерын үтеп китеп, сәгатенә меңнәрчә километр белән исәпләнелә башлады. Әнә шундый соклангыч очу тизлегенә ия булган машиналарны сынау гади очучы-сынаучы гына булдыра ала торган эш түгел, инженер очучы-сынаучы булдыра ала торган эш булып чыкты.
- Нәрсә, интегралларга тотыныргамы?
- Әйе, Георгий, укырга кирәк,—диде аңа Седов.
Һәм менә атаклы очучы-сынаучы Мосолов — Мәскәү авиация институты студенты. Кнчке институтка йөреп укыды ул, ял сәгатьләрен, йокысын онытып, төннәр буе китаплар белән утырды, приборлар белән шөгыльләнеп, физика һәм газ динамикасы законнарын аңларга, гаять зур тизлектә һәм әле моңарчы кеше акылы ирешмәгән биеклектә очкан машиналарның чыдамлыгын һәм идарә ителә алу күренешләрен үзе өчен ачыкларга тырышты.
Инженерлык белеме Мосоловка практик эшендә бик күп ярдәм итте. Ул чакта Георгий яңа маркалы тиз очышлы самолетта оча иде. Мосолов институтны бетергәннән соң, Григорий Александрович Седов аны кайнар рәвештә котлады һәм елмаеп:
- Ну, егетем, интегралларны җиңеп чыктың. Бәлкем, хәзер Ирвин белән ярышып карарсың, — диде.
- Ә нигә ярышмаска? Бу самолетта америкалының дөнья күләм рекордын узарга мөмкин. Ышанам мин бу машинага. Ике мең ярым тизлекне уйламый да бирә ала ул, — диде пилот.
Мосолов җаваплы старт алдыннан бик күп күнегү очулары үткәрде. Кайвакыт җирдә үткәрелгән исәп-хисаплар, күккә күтәрелгәч, яраксыз булып чыга, ләкин очучы-инженер беркайчан да чигенми, һәрбер яңа очыш аны максатына якынрак китерә. Барлык коллектив, хезмәттәш иптәшләре — техника фәннәре кандидаты Васильченко, инженерлар — Зотов белән Комаров, самолетның механигы Кичев һәм башкалар Мосоловка рекордлы очышка әзерләнергә һәрьяклап ярдәм иттеләр.
Бу батырлык Мосоловны һәм аның иптәшләрен гаять дәрәҗәдә дулкынландырды. Георгий космос каһарманын котлау өчен шундук телеграфка йөгерде. Бу көнне ул күкрәгендә көчнең тыелгысыз бер ташкын булып ташуын тойды, барлык белемен, ихтыярын, көчен туган иленә, халкына бирергә ашкынды.
Һәм менә самолетта моңарчы күрелмәгән очыш көне якынайды. Коммунист Георгий Мосолов беренче омтылыштан ук Америка очучысы Джо Джордин куйган биеклек рекордын узып китәргә карар кылды. Ракетаны хәтерләткән көмеш канатлы очкыч ашкынып күккә күтәрелде. Ул тавыш тизлеген ике тапкыр арттырганнан соң, җирдән команда тавышы ишетелде:
- Горка!
Мосолов идарә тоткасын үзенә таба тартты. Самолет аягүрә басты һәм, көмеш канатларында кояш нурларын җемелдәтеп, бик текә югары менеп китте. Тизлек шулкадәр зур иде. Күк йөзе күзгә күренеп төсен үзгәртә барды: зәңгәр төстән ул көлсу соры төскә әйләнде, аннан соң корымдай кара төскә керде. Горизонт бөтенләй күренми иде. Тик күзләрне камаштырырдай якты кояш кына биткә бәрә дә коточкыч зур басым гәүдәне утыргычка ябыштыра иде. Әмма очучы самолетны баллистик траектория буенча һаман биеккә алып менде. Самолетта очу космик корабльдә очуны хәтерләтә башлады.
- Биеклеккә таба очуны дәвам итәм! —диде пилот радио буенча.— Кабина эчендә басым атмосфера басымыннан биш процентка аерылды
Шулай булуга карамастан, Мосолов үзен яхшы сизә иде. Космонавт скафандрына охшаган махсус костюм кигәнгә, бу очышның кыен яклары. һаваның сирәкләнгән булуы пилотның эшләү сәләтенә зыян китерә алмады.
Биеклек 34 000 метрдан артып китте. Мосолов каешларда асылынып калды. Космик очышта Юрий Гагарин кичергән хәл — авырлыкны югалту халәте килеп җитте.
- Режим бетте! — дип хәбәр иттеләр самолет бортына.
Самолет алка ясап борылды да, җирнең тарту көченә буйсынып, түбән атылды Мосолов баллистик траектория буенча нибарысы 107 секунд очты. Ул аның югары ноктасында 34 200 метрга кадәр җитте Абсолют дөнья рекорды иде бу. Җир йөзендә әле бер генә кеше дә самолетта андый биеклеккә күтәрелмәгән иде.
Биеклек! Кайда соң аның чикләре? Совет кешеләре аның чикләрен киңәйткәннән-киңәйтә баралар. Очучы-новаторлар кешелек тарихында күрелмәгән очышларга менәргә дип канатларын ныгыталар. Юрий Гагаринның космик рейсы, Георгий Мосоловның моңарчы күрелмәгән рекорды — болар мәңге әйдәп, мәңге кызыктырып торган күккә әле бары тик беренче очышлар гына иде...
Мәхәббәт үлемне җиңә
Бу гадәти бер очу иде. Гадәти дип әйтүем шуңа, Георгий Константинович бу юлы көн саен башкара торган гадәти эшен башкара—ул самолетны очарга өйрәтә, ачыграк итеп әйткәндә, сыный иде. Бу юлы очыш режимының шартлары бик катлаулы булып чыкты. Конструкторлар өчен дә, Мосоловның үзе өчен дә бу очышта бик күп табышмаклы нәрсәләр бар иде.
Башта барысы да әйбәт кенә барды. Самолет аның һәр хәрәкәтен тыңлап, буйсынып очты. Әмма гаять зур биеклеккә менгәч, тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә оча башлагач, һич көтмәгәндә, самолет күрелмәгән бер киртәгә килеп бәрелгәндәй булды да, гөлт итеп кабынып, сул канатына ауды, һәм менә шунда акыл җитмәслек хәлләр булды. Машина кинәт тарала башлады, җир белән элемтә өзелде (очучы шулай да самолетны ташларга мәҗбүр булуын хәбәр итәргә өлгерде), прибор ватыклары аның сул кулын һәм сул як кабыргасын сындырдылар, аннары нәрсәдер аның башына китереп бәрде... Коточкыч бер ихтыяр көче куеп, очучы кызыл тотканы үзенә тартып китерә алды һәм үзен самолеттан ыргыттыруга иреште. Аңына килгәндә, Георгий Константинович баш өстендә зәңгәр күкне күрде. «Аркам белән төшәм!» — дигән уй күңеленнән узды. Ә бу үлемгә тиң иде. Җир гаять тиз якынлаша... Очучыга парашют бауларына буталган уң аягын коткарырга кирәк. Ләкин ничек? Моны бит исән-сау кешегә дә эшләве бик кыен. Ә монда сынык кул, сынган аяк, миңгерәүләнгән баш. Ләкин шушы гаҗәп шартларда да, Георгий Константинович көрәштән җиңүче булып чыкты: ул уң аягын парашют бауларыннан коткара алды һәм шул аягы белән җиргә төште. Тик аның уң аягы җиргә бәрелүгә чыдамады, ул да сынып чыкты. Инде кешенең чыдамлылыгына чик булырга тиеш бит. Акыл бер генә нәрсәне тукыды: «Аңны җуймаска. Ярдәм килергә тиеш!»
Көзге саргылт урман өнсез иде. Ара-тирә генә баш өстендә тукран тукылдап куя да, астан ниндидер дөбердәү тавышы ишетеп, ихтыярсыз түбән карый иде.
Менә, урман кикрикләрен тарап, вертолет узып китте. Мосоловны күрмәделәр. Тагын тынлык. Хәтта тукран да гигант чикерткәнең тавышыннан куркып очып китте.
Георгий аңын югалта башлады. Аның инде өч сәгать буена таянып яткан кулы оеды. Мосолов ярдәмгә кешеләр чакырырга кереште. Ләкин аның тавышы бик зәгыйфь иде. Урман әүвәлгечә үк өнсез иде. Юк, очучы үлемнән курыкмады. Ул башкалар авариясез, тыныч очсын өчен машинада ниләр булганын, аның конструкциясенә нинди үзгәрешләр кертергә кирәк икәнен иптәшләренә әйтеп калдырырга тырышты. Әгәр ул сөйләп калдырмаса, авариянең сәбәпләрен бер генә прибор да сөйләп бирә алмаячак бит. Урманда үлем белән күзгә-күз очрашкан чакта да ул әнә шул хакта, иптәшләре турында, аларның алга таба хәвеф-хәтәрсез очулары турында уйлады. Ә ярдәм килеп җиткәннән соң, беренче эше итеп, җитәкче инженерны чакыруларын, ә җитәкче инженерның хәзер үк катастрофаның ничек килеп чыгуын язып алуын таләп итте...
...Георгий Константинович бер ел чамасы больницада ятты. Аның гомерен саклап калу өчен илебезнең иң атаклы хирурглары көрәште. Үлем берничә мәртәбә батыр очучының баш өстендә асылынып торды һәм теләр-теләмәс кенә кире чигенде. Мосоловның хәлен белергә дуслары — космонавтлар, очучылар, очучы-сынаучылар, бергә эшләгән иптәшләре, пионерлар килеп торды.
Һәм Мосолов үлемне җиңде.
***
Мосолов турында мин күптән ишеткән идем. Аның хакында миңа А. Федотов белән П. Остапенко сөйләгәннәр иде. Ул чакта әле алар өйрәнчек очучы-сынаучылар гына иде, инде хәзер дөнья күләмендәге рекордларның ияләре булып киттеләр. Бу яшь очучы-сынаучыларның Георгий Константинович турында гаҗәеп бер якынлык һәм туганнарча җылылык белән сөйләүләре миндә данлы очучы белән якыннан танышу теләге тудырды. Аннан соң газета-журналларда Мосолов турында туган ил авиациясендә үсеп чыккан самородок-талант дип, бүгенге заманның уннарча төр самолетларына гомер биргән очучы дип, очышта үзенең почеркын тапкан кабатланмас кеше дип яздылар, һәм менә, ниһаять, мин аның белән, безнең яшьләребез өчен легендар шәхескә әйләнгән кеше белән танышу бәхетенә ирештем.
Георгий Константинович — бик гади кеше. Аның яңак сөякләре кал- кыбрак торган мөлаем йөзенә, якты зәңгәр күзләренә карыйсың да, аның салмак гөлдерәвек тавышын тыңлап утырасың да, үз алдыңа уйлап куясың: «Менә хәзер син бернинди үлем дә кичермәгән, бернинди батырлык та эшләмәгән кеше кебек сөйләшеп утырасың, ә бит кешелек дөньясы өчен нинди кадерле кеше син!». Ихтыярсыз күңелдә аның өчен горурлык хисләре уяна. Аны шундый итеп партия тәрбияләгән, аның беренче хыял-омтылышларына пионерия, комсомол дәрт биргән, чыныктырган. Аның янына өзлексез пионер дружиналары агылып торуы юкка гына түгел бит.
Георгий Константиновичның больница палаталарыннан китүенә әле берничә ай гына иде. Ләкин ул инде үзен әйбәт хис итә, яңа хыял, яңа омтылышлар белән яши иде. Дөрес, аның әле кулы бөгелми, гәүдәсендә дә элеккеге сыгылмалык юк, озаграк йөрсә, аягы да аксый башлый, шулай да аның үлемне җиңүе үзе үк адәм әйтеп адәм ышанмаслык батырлык ич!
Бассейнда көн саен үткәргән күнекмәләр, урмандагы кросслар очучы организмын ныгыта, чыныктыра баралар. Аның янә дә штурвал артына утырып, туган илне яңадан-яңа уңышлар белән шатландырыр сәгатьләре якыная. Ул моңа ирешер. Ә аның шәкертләре, кайнар бер горурлык хисе белән әйтәләр:
— Безне Мосолов үзе өйрәтте. Аның батырлыгы алдында хәтта данлыклы Совет космонавтлары да баш ия!—дияләр.
Әйе, без, Совет кешеләре, аның соклангыч батырлыгы алдында баш иябез. Без аның организмының коточкыч сынаулардан исән чыгуына таң калабыз. Ә аны якыннан күреп белгән кешеләр аның гаиләсенә булган ягымлылыгын, иптәшләренә карата якынлык тойгысын, бөтен барлыгы белән тоташтан фәнгә омтыла белүен, ә балаларны өзелеп яратуын, алар белән бик катлаулы нәрсәләр турында гади һәм җитди итеп сөйләшә белүен күреп, аңа охшарга, аның төсле булырга омтылалар...