Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ АГРОНОМ, БЕР ОВЧАРКА

 

Басуларда, ферма каралтылары тирәсендә йөргәндә без инде сөйләшәсе сүзләребезне сөйләшеп бетергән идек. Чәй янында үзеннән-үзе җиңел сүзгә, уен-көлкегә күчеп киттек. Шундук тагын ничектер этләр турында гәп китте. Моның үзенә күрә кечкенә генә сәбәбе дә юк түгел иде. Колхоз председателе Мирзаян Касыймовның баскычы төбендә, бәйдә, бозау хәтле овчаркасы тора икән, чакырып ки­терелгән кадерле кунак түгеллегемне чамалапны дип әйтим, керешли ул миңа бер ташланып алган иде. Кергән ишектән һәм ул этнең яныннан тагы бер үтеп чыгасым барлыкны искә төшереп һәм, гомумән, саклык йөзеннән, ләкин үземненң эттән курыкканлыгымны һич сиздермичә, мин уен-көлке аралаш сүзне янә шул якка бордым. Башка мактаныр нәрсәм булмагач, шул бер уңайдан үземнең Казанда калган Алтушым белән мактанырга тотындым. Янәсе, ул тегеләй, ул болай, чәйне тәлинкәдән эчә, күршебездәге Дианка дигән эткә гыйшык тотканда, унар-унбишәр көн тамактан калып, аларның ишеге төбендә кипшеп-корышып ята. Сәбәбе дә булгандыр бәлки, кыскасы, мин бик кәефле идем ул минут­ларда...

Ләкин нәкъ шул чагында Мирзаян миңа тетрәткеч бер вакыйга сөйләп ташлады. Минем авыз шундук йомылды, монда иң яхшысы тыңлап утыру иде.

— Авыл хуҗалыгы институтын бетергәч, муенга камыт кигәнче дигәндәй, шулай бер үзебезнең туган яклардан урап кайтырга булдым,— дип, гадәтенчә, салмак кына башлап китте Мирзаян. Үзе дә эш кешесе, аның сүзләре бизәксез, хәтта беркадәр корырак та чыга, ләкин искиткеч тыгыз һәм логикалы иде. Мин аның кебек тыгыз сөйләп бирә алырмын­дыр дип уйламыйм — күп сөйләп, күп язып бозылып беткән кеше мин. Әмма Мирзаян авызыннан ишеткән ул вакыйганы, мөмкин хәтле түкми- чәчәчмичә, сезгә җиткерүне үземнең шушы минуттагы бурычым са­ныйм.

— ...Чаллы ягыннан без. Бертуган абыем Морзахан Касыймов, ул да минем кебек үк агроном, Зәй районында сортлар сынау участогы мө­дире булып эшли иде ул чакта. Шулай итеп шул, киттем туган якларга Абыйны да күрермен, шул уңайдан туган авылга кереп, кардәш-ырунын хәлен белеп, үзебезнең чаптырып ага торган чишмә суыннан кайнаган чәйне дә эчәрмен, мәйтәм. Авылдан чыгып киткәнгә биш-алты ел үткән, ничек кенә димә, сагындырган. Үзара гына әйткәндә, чәйдә түгел хикмәт Абыйның ничегрәк эшләгәнен күреп, мыекка урардаен мыекка урап кай­тырга исәп. Үзегез беләсез, институт дигәнең бирәсен бирде дә үз уры­нында утырып калды, ә башта яхшы ук буталчыклык хөкем сөрә. Шулай итеп шул, киттем. Авылда күргән-белгәннәрне сөйләп тормыйм, кем күр­мәгән дә, кемгә тансык.

Ә менә Морзахан абый янындагыларын... дөресен әйткәндә, аларын да барысын да сөйләп тору хәҗәт түгел, һәр кешенең үз эше. Берәүгә кызык, икенчегә кызык түгел.

Ә шулай да менә бер вакыйга истә калган, анысы бөтен кешеләр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, табигать күргән, хайваннарга якын торучы, аларны «аңлый» белүче кешеләр мине аңларлар. Үз­ләрен артык цивилизованный санаучы кешеләр, ишетергә теләмәсәләр, колакларына мамык тыксыннар, башлыйм мин башлыйм дигәнне:

...Этләрдән китте бит әле безнең сүз. Шулай итеп шул, бер дә беркөнне Морзахан абый мине, үзе янына тарантаска утыртып, ерак басула­рына алып китте.

  • Бәзәге-мәзәге бергә булыр... болыннар буйлап барасы, һич югы берәр бытбылдык атарбыз,— дип, тарантас башына мылтык та тыктык. Киттек без. Кызык булсын дип абыйның Полкан исемле яшь ярымлык овчаркасын да иярттек. Иярттек түгел, үзебезнең янда тарантаска уты­рып бара. Ике агроном, бер овчарка. Көн яктысында, мин сиңайтим. Колхозларның печәнгә төшкән чагы. Яхшы түгел, бер караганда. Абыйга әйтеп карыйм, ишетергә дә теләми.
  • Малайлыгыңа барма, монда безнең эше-ялы бергә,— ди.

Аннары, минем белән түгел, эте белән сөйләшкән кебек, авыз эченнән генә мыгырданырга тотына:

  • Биш елга бер кайткан энекәшне алып чыккан икәнмен... Эш белән дип күз буямыйк, күз буяучылар бездән башка да җитәрлек. Кырлар карарбыз. Болыннар ямьле безнең, болын юлларыннан үтәрбез. Кәефкә ошаган берәр җирдә туктап, коньяк салып алырбыз... Кем әйтер сүз? Әйтеп карасыннар. Шулай бит, Полкан? Син минем яклы бит? Аңлатып бир безнең янда утырып баручы менә бу тәти абыеңа.

Полкан, аның сүзен җүпләгән кебек, кыска гына бер өреп куйгандай итте. Бу минутта аның зур күксел күзләре тоташы белән абыйда, әйтеп бетергесез ышаныч белән тулган, әйтеп бетергесез мөлдерәп тора иде.

Абыйны элек-электән беләм, каршы сүз әйткәнне яратмый, бер уйла­ганда, каршы сүз әйтергә урын да юк. Бер тын бөтенләй сүзсез барды, һич югы эте белән сөйләшсен икән, эте белән дә сөйләшми, кашын җы­ера төшеп, тик бара — янында мин әллә бар, әллә юк.

  • Аспирантурада калырга да мөмкин иде, тәкъдим иткәннәр иде,— дип куйдым мин, абыйны ничек тә телгә китерергә тырышып.
  • Шикәрләп-баллап имезлек тә каптырып карамадылармы тагы?— Абый миңа карамыйча гына сөйләнде, аның минем сүзгә ачуланганлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде. — Шулай иркәләп үстерәләр бит сез тар балакларны. Өстегезгә җил-яңгыр тимәсен, импортный ботинкаларыгыз тузан-туфракка буялмасын, ә үзегез агроном дип аталасыз, ташка үлчим.

Ярый, ул арада икенче бер сәбәп килеп чыкты. Шул тирәдә пар сөрүче бер трактор юлны бозып йөри икән, абый, атны туктатып, тракторның якынайганын көтеп торды. Теге килеп җиткәч, тарантастан төшеп, тракторчының янына китте.

  • Кем сезне болай юл бозарга өйрәтте?— дип кычкырып җибәрде ул, әле прицепщик малайга, әле тракторчының үзенә карап. Аның кә­газьгә төшерерлек сүзләре шуның белән бетте, калганы кәгазь күтәрми торган сүзләр иде. Мин абыйның сүгенергә шул кадәр остарганлыгын беренче мәртәбә шунда ишеттем һәм, дөресен әйтим, әле яңарак кына институт эскәмиясеннән торып чыккан кешегә — миңа — яхшы ук уңайсыз булып калды.
  • Сезнең басумы әллә? — дип сорап куйдым мин, абый яңадан та­рантаска килеп утыргач. Сорамаган булсам, яхшырак буласы икән, күзләре белән ашардай булып элек абый үзе, аннары эте миңа карап алдылар.
  • Синең бу соравың ошамый миңа, егеткәем,—дип, гөрселдәп өстемә ябырылды абый,— агрономныкы булмаган басу юк. Әллә син, минем басу түгел, дип җир бозучылар яныннан тыныч кына узып китә алыр идеңме? Алыр идең Сезгә соң җир кадерлеме? Сезгә диплом кадерле.

Мине сүгәргә алып чыккан икән бу, дим эчемнән генә. Ләкин кар­шы килеп сүз кайтарырга телем бармый, нәрсәдер бик каты өнле иде абый ул минутта. Миңа, бертуган энесенә, адәм рәтле сүз тапмаса да, анда-санда этенә эндәшкәләп куя бу. Иркәләп түгел — иркәләү сүзен кече-кечедән белмәде ул —ничектер шунда бушлыкны тутырыр өчен әйткәндәй, өзек-төтек бер сүз ташлый. Эте, аны аңлаган кебек, әле бер мөлдерәп карап куя, әле башын боргалап сырпаланмакчы була. Ләкин хуҗасының кырыслыгын сизеп, шундук күзләрен аска ала, мыштым гына утыруын белә.

Кояш кыздыра төшкәч, шулай да Полканның тарантаста утырып барудан яхшы ук зарыкканлыгы сизелә башлады. Ул сулышын ешрак ала, башын күтәргәләп иснәнгәләп куя, ә бераздан авызын ачып телен үк салындырып төшерде — аның озынлыкка сузылган теле һавада асылы­нып калды һәм ул тел, һич арттырмыйча-киметмичә әйтәм, күмер лам­почкасы кебек, күз алдыбызда янып тора иде...

— Әкренләп менә бу мәхлукны да боза барабыз,— дип сукранып куйды абый, этенә ымлап,— тарантаска утырып бара, үзе әлсерәп телен чыгарды.

Хуҗасының үзе турында сөйләнгәнен аңлап алгандай, эт янә бер сырпаланмакчы булып карады, әмма абый аны терсәге белән коры гына этәрде. Шул җитте: эт шундук телен эчкә яшерде, күзләрен аска алды, кыскасы, шып булды. Ахрысы, алар бер-берсен ымлашып ук аңлыйлар иде булса кирәк.

Без болын юлыннан бара башлаган идек. Тар гына юл, ике якта да күпереп җиткән үлән, чәчәкләр, бал кортлары, шул хәтле байлык, мин сиңайтим, юл читенә үскән тукранбашлар сузылып тәгәрмәч арасына керәләр һәм, җүләр сатып йөрүче ике агроном, бер овчарканың авырлыгын күтәрә алмыйча, башларын салалар. Кыскасы, миңа —таш кала тузаныннан әле тик арынып кына чыккан кешегә — ярап куйды бу сәйранлык. Бер җирдә атны туктатып, үзебез белән алып чыккан коньякны фляга капкачына гына салып берәр йотым кабып җибәргәч, бигрәк тә түгәрәкләнде.

  • Абый,— дип сүз башладым мин, чак кына болагайлана төшеп,— син менә күптән эшли торган кеше, әйт миңа: кайсы башыннан тешләп карарга икән бу дөньяны? То-есть, мин әйтәм, җибәрсәләр, китәргәме, әллә аспирантурада калыргамы?

Бу турыда бер мәртәбә сүз ачып, абый авызыма чәпәгән иде инде, кирәк бит тагы шуны элеп алырга. Әлеге дә баягы, шул бер йотым конь­як бәласедер инде. Кем белә, бәлки яшьлек бәласе дә булгандыр, ул чак­та миңа булыр-булмас егерме биш яшь кенә иде. Борынга төреп тыгар­лык егет, янәсе.

Абый шунда әйтте миңа. Өченче кабат тагы шул бер балык башын чәйнәмәслек итеп әйтте:

  • Мин сине, малай, укып, файдалы кеше булып чыккансыңдыр дип уйлаган идем,— күземә туры карап әйтсә, ул хәтле читен булмас иде, ничектер читкә карап, сүзләрне иңбашы аша ыргыткандай әйтте,— ә син, бактың исә, укып-укып, тешкә йомшак калҗа эзләргә өйрәнеп чыккан­сың икән.

Башканы ул әйтмәде. Хәер, башканы әйтеп торырга вакыт та, кирәге дә булмады. Мин үземә тиешлесен мыекка урадым. Ә абый... абыйны үз мәшәкате урап алды. Мәсьәлә шунда: якындарак кына атлы косилка туктап калган, ә ул абыйлар хуҗалыгыныкы, имеш. Кирәк бит шулай ерактан күреп алырга. Мактана дип уйламагыз, күзе очлы аның, минем Морзахан абыйның.

  • Син утырып тора бир, нани,— диде ул миңа, малайга эндәшкән кебек эндәшеп, — мин тиз генә барып, борасы гайкасын борып килим шул селәгәйнең.

Ул бик кызган иде бу минутта, нилектән икәнлеген чамалыйсыздыр: миңа да серкәсе купкан, болын уртасында атлары, косилкасы белән тук­тап калган теге булдыксыз җан да күз алдында күз көеге. Китә башла­гач, борылып, кычкырды. Әйтте түгел, кычкырды. Тамак төбе белән кычкырды:

  • Син анда кара, малай... Этне минем арттан җибәрмә.

Янәсе, мин, авыл хуҗалыгы институтын бетереп чыккан яшь агроном, хәзергесе минутта этне һәм атны тотып торырга ярасам, шул бик җиткән. Теленә, сүзләренә, ул сүзләрне әйтешенә игътибар итегез, «ма­лай» дип мыскыллап бер кычкыруы ни тора. Менә шундый кеше ул ми­нем Морзахан абый! Дөресен әйткәндә, мин аны нәкъ әнә шундый кеше булганлыгы өчен яратам да.. Яшерен-батырын түгел, мин шул минутта, чәчәкләрне һәм бал кортларын үземә шаһит итеп куеп, үземә-үзем кистереп әйттем: «Юк, Мирзаян иптәш, тормышны һәм кешеләрне белмәгән килеш, бер эскәмиядән ансат кына икенче эскәмиягә күчеп, син алай фән калҗасына үрелеп мәтәшмә. Элек эшләп кәҗә маеңны чыгар, телә­гең һәм сәләтең булса, аннары карарсың»,— дидем. Бу шул әлеге Мор­захан абый янында булып кайтканнан соң тарта башлаган колхоз арба­сы инде, абый кеше. Әйтмәгәнем булсын, абый кеше, кәҗә маен чыгара­лар монда. Әмма, зинһар, зарлана бу, дип уйлый күрмәгез, зарланган кеше юк хәзерге көндә.

Мирзаян, чак кына көлемсерәгәндәй итеп, миңа карап торды, аның ак тешләре тезелеп күренә һәм, гомумән, ул зарлана торган кешегә һич кенә дә ошамаган иде. Миңа һәм үзенә куе итеп чәй ясаганнан соң, ул, стакандагы шикәрен болгата-болгата, әкрен генә янә ялгап китте.

  • ...Әмма ул чагында мин этне тотып тора алмадым, әлеге теге ми­нем янда тарантаста утырып калган Полканны әйтәм. Юк, абый җаным, тотып кала алмадым мин аны и, шулай итеп, күңелдә гомерлек бер көек торып калдң.

Мирзаян сүзен дәвам итте, ләкин ул моннан биш-ун минут элек ке­нә минем янымда көлемсерәп утырган Мирзаян түгел иде. Күзләре кая­дыр эчкә качты, кашлары күпереп өскә калкып чыкты, тавышы тонык­ланды, ул фаҗигале хәл сөйләргә җыйнала, тирәсендә таптанып йөри, ләкин эченә керергә курыккандай күренә иде.

— ...Эт элек бер мәл, хәлне төшенеп җитмәгәндәй, як-ягына карангалап алды, аннары миңа текәлде. «Ә нишләп синең белән мин монда эшсез калдык әле?» дигән төсле иде аның бу карашы. Мин аны тынычландырырга тырышып сыпыргаладым, минем бу куштанлануга исе дә китмәде хайванның. Исе китәргә ни... Мин кем аңарга? Килгән бер кунак. Бүген бар, иртәгә юк.

Шулай да мин моны, әле алай, әле болай юаткалап, бераз тотып то­ра алдым. Күрәм, Морзахан абый тегендә, учына бер төкереп алып, кыз­дыра да башлады. Дөрес, мин монда тарантаста утырган җирдән алар арасында ниләр булганын аерым-ачык кына әйтә алмыйм, әмма, кулла­рын сузгалавына, косилка тирәсендә бөтерелүенә караганда, чамаларга була: малайны да, машинаны да боргалый булса кирәк. Бер мәл бу ча­былмаган озын үлән арасында бөтенләй юк булып торды, чыңлатып ти­мерне тимергә суккан авазлар яңгырап ишетелде: ахрысы, машинаның астына кереп «өшкерергә» үк тотынды булса кирәк. Әлбәттә, мин ул якны гына күзәтеп тора алмыйм, миңа бит әле этне, Полканны тотып тору кушылган. Әмма, дөресен әйтим, минем кулдан килә торган эш булмады бу. Күрәм: этемнең күзләре яшәргәннән-яшәрә бара, кинәт ул бөтен гәүдәсе белән калтырана башлады. Ә аның котырып үскән гәүдә­се мин генә тотып тора алырлыкмы соң! Тарантасны дер селкетеп, менә ул минем кочактан җиргә атылды. Сикереп төшүе булды и тонды хуҗа­сы артыннан. Чабылмаган үлән арасыннан сырты гына күренеп калды котырганның. «Олага бир»,— мин әйтәм эчтән генә, сиңа соң тәмле телемне әрәм итеп торган булам. Инде минем эш җиңеләйде, эсселектән бераз чытлыклана башлаган атны тотып торасы да, тарантас башында печәнгә күмелеп калган теге фляга күңелгә шом сала — димәк, үземне тотып торасы. «Әллә, — мәйтәм,— абый юкта тагы бер мәртәбә иренне чылатып караргамы?». Эссе чак, ирен көя, үзара гына әйткәндә...

Этне мин бер мәлгә күздән үк югалттым. Биек булып үскән үлән арасында мәхлук бөтенләй күренмәс булды. Ә абыйның җилләнеп-җил- ләнеп косилка, атлар тирәсендә әйләнгәне күренә. Менә ул малайны бер якка этеп калдырды, «бишек»кә үзе менеп кунаклады, дилбегәне кулы­на алды... Бераздан инде атлар, башларын чайкый-чайкый, кузгалып киттеләр.

«Их, син, чуар йөрәк! Үзең бер әйләнеп килмичә тынгы табарсыңмы соң?»— дип, үз алдыма сөйләнеп куйдым мин. Абыйны мин беләм—мәсьәлә анда түгел. Бер әйләнмәгәе, биш әйләнсен. Мәгәр үземә уңайсыз. Китәсе җиремә тизрәк китеп, җиң сызганып эшкә тотынасы урында, панимаешь, нишләп соң әле мин монда, кеше кояшында пешеп, ат саклаучы малай булып утырам? Соңыннан, еллар үткәч башка менеп җитте, абый янына кайтып килүнең файдасы, күрәсең, шул булган: ул минем канымны кыздырып, яхшы мәгънәсендә көнчелек уты кабызып җибәрде булса кирәк. Юкса, мин әле «Китәргәме? Аспирантурада калыргамы?» дип байтак киләп сарып йөргән булыр идем.

Чү, сүз белән мавыгып, мин бит әле төп мәсьәләне онытып җибәргәнмен, агаем. Төп мәсьәлә дигәнем —әлеге шул эткә кайтып кала. Бул­ды анда безнең эшләр, сөйләве дә әллә ничек хәзер... Абый шул минем, җенләнеп тотынып, кузгалып кына киткән... Кирәк бит хайванга, үлән арасыннан барып, косилка пычагы астына керергә. Хуҗадан калмый, янәсе.

...Мин барып җиткәндә, өч аягы тиң киселгән эт, косилкадан чак кына читтәрәк, үлән арасында, шау кан эчендә тыпырчынып ята иде. Морзахан абый аны, селкетмәскә тырышып, сыңар кулы белән җиргә баскан, үзе, этнең азаплануын күрмәскә теләп, йөзен читкә борган иде.

— Син нигә кирәк монда? — Ул мине күреп түгел, адымымнан танып шулай кайнап чыкты,— Атны барып алып кил тизрәк!..

Мин атны китереп җиткергәндә, этнең, бичараның, баягы тыпырчынулары узган, ул буйсынучан-моңлы күзләре белән, «Нишләтәсез мине?» дигәндәй, әле беребезгә, аннары икенчебезгә караштыргалый, торып-торып теле белән яраларына ябыша, ләкин яраларыннан сирпелеп торган кан анарга яланырга ирек бирми иде. Җитмәсә тагы, кояшы да башны пешерердәй булып кыздыра башлаган иде.

Без, җәрәхәтле этне ничек кирәк алай тарантаска күтәреп салып, атны җан-фәрманга куарга тотындык. Мин тел әйләндереп сүз катарга белмәдем, абый үзе дә җир төсле караңгы, җир кебек сүзсез иде. Атны кай якка кууыннан шулай да чамаладым, райүзәккә чабабыз бугай. Күрәсең, тизрәк алып барып, врачларга күрсәтергә, берәр чарасын кү­рергә уйлый иде булса кирәк.

Тарантас башына тезләнгән килеш, абый үзе берөзлексез атны куалый, үзе шул арада борылып-борылып эткә күз салгалап ала иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, райүзәк ерак, көн бик эссе, этнең җәрәхәтләре яман булып чыкты. Канны берничек тә туктатып булмады. Тарантастагы пе­чән, безнең өсләребез канга буялып бетте. Болында күпме кан ятып калды. Бер уйлаганда, дүрт аяклы бу мәхлукка шул хәтле кан кайдан килгәндер.

Баштарак теле белән яраларына сузылырга омтылышлар ясап кара­ган этебез соңга таба бу азабыннан туктады, теле яртылаш чыккан ки­леш агарып, хәлсезләнеп калды. Сулыш алулары тигезсезләнде. Бердән­бер җан әсәре күзләрендә генә калып бара иде. Ой, аның шул минут­тагы күзләре, агаем! Җәл, мин анадан художник булып тумаганмын. Карау гына түгел бу, мөлдерәү, үпкәләү, бер үк вакытта бәхиллэшу, «Китәм инде мин сездән!» дип өзгәләнүе иде.

Нигә кирәк монда сүз, абыем-җаным. Аннары тагы ул күзләрне, ул мөлдерәп торган күзләрне сүз белән аңлату мөмкинме! Минем үземә дә, әлбәттә, ансат түгел иде. Ул да түгел, Морзахан абый чабып барган ат­ны дәррәү туктатты да җиргә сикереп төште. Сикереп төште дә, нишләр­гә җыенганлыгы турында ләм-мим сүз кушмастан, җәрәхәтле этне тарантастан кочып алды. Күтәреп, читкәрәк алып китте, яшел чирәм өстенә илтеп сузып салды. Тарантас янына кире әйләнеп килде, үзе һаман ләм-мим сүз кушмый иде. Тарантас башындагы печәндә актарынырга тотын­ды, ул бик җенле иде бу минутта. Күпкә сузмады, чехолдан ике көпшәле мылтык тартып чыгарды.

— Бар, малай,— диде ул, миңа мылтыкны сузып,— чик куй мәхлукның азабына. Үзем булдыра алмыйм.

Чынлап әйттеме ул бу сүзләрне, әллә юри, мине сынау өчен шулай эшләдеме? Хәзергә хәтле очына чыга алганым юк. Ләкин буйсынмый чарам калмаган иде. Абый тарантас янында, бөтенләй икенче якка борылган килеш, тораташ булып катып калды. Хәтта мылтык тавышына да сискәнмәде! Булса да булыр икән таш йөрәк.

Минем шулай ук телем әйләнми башлаган иде. Кире әйләнеп килеп, мылтыкмы чехолына тыгып торганда, сискәнеп киткәндәй, кинәт борылып карады бу.

— Беттеме эшең? —дип сорады, күтәрелеп карамыйча гына. Шулай да мин күреп алдым: абыйның күзләре кызарган иде. Яшен яшерергә тырышып, күрәсең, ул күзләрен нык кына уган иде булса кирәк.

Тарантас артына беркетелгән тимер кыргычны алып, без юл читендә­ге чирәмлеккә кабер казыдык. Этне күмдек. Аннары, борылып, кайтып киттек. Абый юл буе ләм-мим сүз эндәшмәде. Мин дә, тел әйләндереп, ни дә булса остарырга базмадым. Шул булды эш, шулай бетте Морза­хан абый белән йөреп кайту.

Мирзаян, хикәясен сөйләп бетергәч җиңеләеп калгандай, бераз тынып торды. «Я, син ничек карыйсың моңа?»—дигәндәй, мина карап алды. Минем, ни дип әйтергә дә белмичә, аптырабрак утыруымны күреп, ул — бу юлы инде җиңел һәм уенчак тавыш белән — ярып салды:

— Сез теләсәгез ни әйтегез, ни әйтсәгез дә ихтыярыгыз, абый җаным. Әмма минем үземә кайдадыр әнә шундый кешем булу, шуны күңелем белән тоеп тору рәхәт. Морзахан абыйны әйтәм, таш күңелле, бер караганда. Ә юк, миннән яшерә алмас, мин аны күрдем, таш янында кечкенә генә йөрәк тә бар и шул кечкенә йөрәк барысын да әйләндереп тора.

Март, 1965 ел.