БАРЫР ЮЛЫБЫЗ
(Журналист язмалары)
Партиябез Үзәк Комитетының быел булып үткән март Пленумы, СССР авыл хуҗалыгын тагын да үстерүнең кичектергесез чаралары турында анда тикшерелгән мәсьәләләр һәм Пленум кабул иткән карар күңелдә күп нәрсәләрне тергезеп җибәрде, яңартты, искә төшерде...
Хәтеремдә, мин 1963 елның декабрь ае ахырында Актаныш районының (ул вакытта Минзәлә идарәсе) Нур Баян исемендәге колхозына барган идем. Ашханә янында бураннан ышыкланып басып торам. Менә бервакыт түбәсе брезент белән ябылган өч йөк машинасы килеп туктады. Машинаның көпчәкләренә хәтле җепшек кар сыланган. Бер машина кузовыннан кожан кигән ике таза ир кеше сикереп төште. Артларыннан, борчак коелган кебек, җиргә берничә дуңгыз баласы атылды. Әйе, атылды, чөнки алар шундый ваклар иде. Моңарчы тын торган кузов эче дә җанланды — дуңгыз балалары «чи-чи» килделәр. Әлеге ике агай көрг ера-ера дуңгыз балаларын куалап тоттылар һәм кузовка ыргыттылар.
— Кая илтәсез боларны?
— Дәүләткә тапшырабыз. Минзәләгә юл тотабыз. Нигә гаҗәпләнәсез?
— Гаҗәпләнерсең дә. Дәүләткә тапшырыла торган дуңгыз кимендә 80 килограмм авырлыкта булырга тиеш бит. Бу һәркем өчен закон.
Яңа танышым көрсенеп куйды.
— Син, агай-эне, шәһәрдәнме әллә? — диде бу, миңа текәлеп карап.— Фураж калмады. Сыерларга башакка сибәрлек тә юк. Ачтан үтерәсеңмени аларны! Менә особый рөхсәт белән илтәбез.
Мин аларның “Коммунизмга”колхозыннан булуларын белдем. Яхшы колхоз ул. Кырларында мул уңыш үсә. Дуңгыз үстерү осталары бар. Бер елны кайсыдыр бригадасына һәр ана дуңгыздан 23 бала алып үстерделәр. Ит өчен дөньяга килгән шул хайваннарны 5—6 килограммлы чагында ук йөк-йөк төяп ит комбинатына озатуның зур мәгънәсезлек һәм хуҗасызлык икәне аермачык күренеп тора иде. Ләкин ул чагында «Нигә бу шулай эшләнә?»—дип беркем фикерен ачыктан-ачык әйтә алмады. Янәсе, өстән кушылган — эше беткән.
Менә икенче бер күренеш... Мөслим районы 1958 елда дәүләткә 170 мең центнер ашлык тапшырырга тиеш иде, ул аны 228 мең центнер итеп үтәде. Ә 1959 елда план тагын да арттырып җиткерелде — район дәүләт амбарына 376 мең центнер ашлык озатты. Шул ук җирдән, кешеләр дә, машиналар да шул ук. Дөрес, җирдән яхшырак файдалану һәм агротехника таләпләрен яхшы үтәү хисабына ашлыкны елдан-ел күбрәк җитештерергә һәм дәүләткә дә күбрәк сата барырга тиешбез. Монысы һәркемгә мәгълүм хакыйкать. Ләкин ике елда планны ике өлештән дә күбрәк арттыру чыннан да үтәү өчен кыен иде. Мин моның нәрсәгә китергәнен яз көне үз күзләрем белән күрдем. Алдынгы хуҗалыклардан исәпләнгән Киров исемендәге колхоз җитәкчеләре язын терлекләргә ашату өчен абзар түбәләрен ачарга, түләү шарты белән колхозчылардан ашлык җыярга мәҗбүр булдылар. Никадәр сарык һәм бәрән азык җитмәүдән кырылды, дуңгызлар саны кимеде. Артель председателе Лотфулла Мусии — тәҗрибәле җитәкче, кыю, тәвәккәл кеше. Ә шулай да ул бик куркуга төшкән, борчулы иде. Ак чәчләре дә күбәйгән төсле күренде. Мин аны правлениедә очраттым. Ул тәрәзәдән бик озак фермаларга таба текәлеп карап торды һәм кинәт өстәленә сугып:
— Вот чорт возьми, ашлык үстереп, колхоз терлегенә кирәк кадәре генә булса да фураж калдырырга хакың булмасын инде,— дип куйды. — Ә сөтне, итне нәрсә белән арттырырга? Анысы да күктән яумый бит аның.
Дөрес, бу вакыйгадан соң колхоз аякка басты. Уңышны нык күтәрү хисабына, бераз фураж да калдыра башлады. Хәзер ул — районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Ләкин үсеше никадәр тоткарланып торды.
Производствоны, продукция җитештерүне һәм аны дәүләткә тапшыруны дөрес планлаштырмау, түбәннән булган фикергә колак салмау бик эчне пошыра иде.
Бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин партияне теге яки бу чорда туган хәлгә һәрьяклап анализ ясарга, уңышларга һәм кимчелекләргә объектив бәя бирергә, кыенлыкларны һәм хәл ителмәгән проблемаларны вакытында күрә белергә өйрәтте. «...Хәтта ачы һәм авыр хакыйкатьне дә туп-туры әйтүдән курыкмасак, — диде В. И. Ленин— без барлык һәм һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә өйрәнербез, әлбәттә, һәм һичшиксез өйрәнербез».
Совет кешеләре колхоз һәм совхоз производствосын үстерүдә 1953—1958 еллар чорында ирешелгән уңай нәтиҗәләрне яхшы беләләр. Партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумы билгеләгән чаралар авыл хуҗалыгын үстерүгә көчле йогынты ясадылар. Без ул чордагы күтәрелешне һәм энтузиазмны яхшы хәтерлибез. Саннар бу турыда бик ачык сөйлиләр. Ләкин шуннан соңгы елларда авыл хуҗалыгының үсеш темплары акрынайды. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне һәм хәзерләүне арттыру планнары үтәлми килде. Бу хәл илебез экономикасын үстерүдә мәгълүм кыенлыклар тудырды. КПСС Үзәк Комитетының март Пленумында болар турында, даһи Ленин өйрәткәнчә, ачыктан-ачык әйтелде.
Социалистик производствоны үстерүнең экономик законнарын санга сукмау; җәмәгать хуҗалыгын үстерү белән колхозчыларны һәм совхоз эшчеләрен материаль кызыксындыру, җәмәгать интересларын шәхси интереслар белән дөрес бәйләү принципларын бозу артта калуның төп сәбәпләре булды.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы алдына куелган зур һәм катлаулы бурычлар экономик һәм материаль-техник характердагы чаралар белән бик йомшак беркетелде: игенчелек культурасын күтәрү турында карарлар күп чыгарылды, урыннарда бик күп күтәренке социалистик йөкләмәләр кабул иттеләр, ә шул ук вакытта колхозлар һәм совхозлар иң кирәкле авыл хуҗалыгы машиналары белән һич тә тулы тәэмин ителмәделәр. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре кыр эшләренең иң киеренке, көчне иң күп таләп итә торган чагы язгы чәчү яки урак өсте якынлаша башласа, тәмам аптырашта калалар иде. Тракторлар җитми. комбайннар аз, запас частьлар җитәрлек кайтмый. Чәчү машинасы, культиватор кебек тагылма коралларга кытлык бигрәк тә сизелә иде. Партиябез шушы ачы хакыйкатьне халыкка яшермичә әйтеп бирде.
Тагын бер гыйбрәтле вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. 1960 елның кышында Актаныш районының «Авангард» колхозында булуым вакытында артель председателе Хәйдәр иптәш Галиев бик рәхәтләнеп. эшенең барып чыгачагына күңелен утыртып, тавыкчылыкны үстерергә ниятләнүләре турында сөйләде. Яхшы гына ферма бинасы бар, тавык караучы кызлар да һәм аларның эш нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Күңеле канатланудан, шатланудан председательнең йөзе балкып, яктырып китә иде.
— Без киләсе елга ук тавыклар санын 10 мең башка җиткерергә исәп тотабыз,— диде ул, фикерен уртаклашып. Мондый нәрсәгә кем генә шатланмас соң! «Чын күңелдән уңышлар телибез сезгә. Хыялларыгыз чынга ашсын!» — дидем мин. Яңадан бу колхозга килергә туры килмәде. Әмма иптәш Галиев белән без Минзәләдәге бер киңәшмәдә һәм Казанда уздырылган киңәшмәләрдә очрашкаладык. Мин аның әлеге хыялы ничек тормышка ашуы турында сораштырмыйча калмадым. Икенче елны: «680 мең йомырка тапшырдык»,— диде ул шатланып. Бу, әлбәттә, бик яхшы үсеш иде. Ә шуннан соң аның бөтен планнары чәлпәрәмә килгән. Минзәлә производство идарәсеннән (колхоз ул чакта шул идарәгә карый иде) планны 780 мең итеп җиткергәннәр. Ә колхоз, бердән, тавыкларга фураж калдыра алмаган, икенчедән, ишле тавыкларга бина салып өлгермәгән. «Планны үти алмыйбыз гына бит, менә тотындылар район җитәкчеләре суганлап-борычлап тәнкыйтьләргә. Тавыкларны бетерүдән, дөресрәге, баш санын кыскартудан башка чара калмады» — дип сөйләде иптәш Галиев. 1964 елда инде колхозның 1300 баштан аз гына артыграк тавыгы булып, ул дәүләткә 100 меңләп йомырка сатты. Планын, әлбәттә, үтәде. Председательне дә борчучы булмады, киресенчә, ул герой иде инде, колхоз да алдынгылар рәтендә телгә алынды. Ә хуҗалык үз произ водствосын үзе теләгәнчә планлаштырса, ул дәүләтебезгә ким дигәндә ярты миллион йомырка артыграк тапшырган булыр иде.
Авыл хужалыгы продукциясен хәзерләү һәм сатып алуның моңарчы яшәп килгән практикасы колхоз һәм совхоз производствосын тагын да киңәйтү очен кирәкле шартларны тудырмады. Колхозларга һәм совхозларга, урындагы табигый һәм экономик шартларны исәпкә алмыйча, югарыдан катгый планнар җиткерелде. Ел башланганда, ә еш кына уракка төшкәндә, район, колхоз һәм совхоз дәүләткә күпме ашлык тапшырачагын, фуражга һәм хуҗалыкның эчке ихтыяҗларына күпме калдырачагын аллан белми иде. Ә ашлык тапшыру башлангач, планга кат-кат төзәтмәләр кертелде.
Мондый кимчелекләр республика масштабында да үзен нык сиздерде. Җидееллыкның беренче елларында колхозлар һәм совхозлар игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүдә яхшы гына темп алганнар иде. 1961 елдан башлап республика хуҗалыкларына, хәлне тирән анализлауга нигезләнмәгән, күтәренке планнар җиткерелә башлады. Бу саннар колхозларның һәм совхозларның реаль мөмкинлекләренә һич тә туры килмиләр иде. Нәтиҗәдә күпчелек хуҗалыклар, хәтта уңай килгән елларда да, кирәк кадәр фураж калдыра алмадылар, кондициягә җиткерелмәгән аз үлчәүле терлек тапшырырга мәҗбүр булдылар. Шуңа карамастан, терлекчелек продукциясе тапшыру заданиеләре бер елны да үтәлмәде.
Производствога партия һәм хуҗалык җитәкчелеген һичбер нигезсез күп санлы үзгәртеп корулар, шулай ук колхозлар һәм совхозлар өстеннән командалык итү үзен тискәре яктан сиздерми калмады
Эштә булган җитди кимчелекләр турында сөйләгәндә, субъектив факторлар, үзе безнең эш дәрәҗәбезгә бәйләнгән сәбәпләр турында дәшми узу һич дөрес булмас иде. Әйтик, берәүләр җиң сызганып, тир түгеп сабан сөрәләр, җирдән мөмкин булганның бөтенесен алырга тырышалар. Ә икенче берәүләре табигатьтән шәфкать көтеп, ваемсыз гына яши бирәләр. «Ярлылыкка» ташлама алучы кайбер хуҗалык җитәкчеләре хәтта «герой» булып та йөрделәр, ә җитештерүне арттыру турында башларын әллә ни ватмадылар. Беркемгә дә сер түгел, бер үк табигый шартларда игеннәрдән төрле уңыш үстерүче ызандаш колхоз хәтта бригадалар да еш очрый әле бездә. Март аенда Казанда узган республика партия активы җыелышында шундый бер-берсенә терәлеп торган ике хуҗалыкның— Азнакай районы, «Авангард» колхозы белән Әлмәт районы, Калинин исемендәге колхозларның уңыш алу дәрәҗәсе чагыштырылды һәм моның сәбәпләре күрсәтелде. «Авангард» колхозында соңгы дүрт елда бөртекле культураларның уңышы 13 центнер булды. Бер үк туфрак-климат шартларындагы Калинин исемендәге колхозда ул 6.9 центнер тәшкил итте. Моның берничә сәбәбенә күз салыйк. Бу еллар эчендә «Авангард» колхозында һәр шартлы тракторга 872 гектар эш башкарылса, Калинин исемендәге колхозда ул 478 гектардан артмады. 1964 ел унышы өчен «Авангард» колхозында августта җирләрнең 41 проценты, ә Калинин исемендәге колхозда 0,3 процент туңга сөрелгән. Ниһаять, «Авангард» колхозында туңга сөрелгән җирләрне яз көне тырмалау 4 эш көнендә үткәрелгән булса, Калинин исемендәге колхозда бу эшне 9 көнгә сузганнар. Әйтелгәннәргә тагын шуны өстәргә мөмкин: Калинин исемендәге колхозда туфрак эшкәрткәндә һәм чәчү алдыннан агротехниканы тупас бозуга юл куйганнар, орлык сортлы һәм югары кондицияле булмаган, кыр эшләре озакка сузылган. Әлбәттә, җиргә тиешле ашын бирмәгәч һәм кирәкле хөрмәтен күрсәтмәгәч, аннан ни намусын белән югары уныш көтәсең.
Мондый характердагы чагыштыруларны һәм эшебездә турыдан-туры үзебезгә бәйләнгән кимчелекләрне башка районнардан һәм башка тармаклардан да китерергә мөмкин.
«Мөслим» совхозында 1964 елда 596 сыер кысыр калган. Бу — мең тоннадан артык сөт һәм никадәр бозау, ит дигән сүз. Бу тармактан совхоз 102 мең сумнан артык зыян күргән. Яхшы хуҗа мондый нәрсәгә юл куямыни!
Пленумда соңгы вакытта сарык асрауга игътибарның кимүе һәм ит җитештерүдә бу зур резервның, халык сүзләре белән әйткәндә, сандыкта күгәреп ятуы күрсәтеп үтелде. Бу безнең республикага да төбәп әйтелгән кебек булды. Кайчандыр татар халкының табынын бизәгән сарык ите безнең көннәрдә бик аз җитештерелә башлады. Авылларда, колхозларда сарык көтүләре сирәгәйде. Лаеш районында 1959 елда 18.6 мең баш сарык бар иде, хәзер 4.2 мең генә исәпләнә. Сарык асраучылыкны үстерү өчен уңай шартлары булган Бөгелмә, Баулы районнарында бу төр терлек соңгы өч елда 17.6 мең башка азайды. Ә бу бит соңгы ике район кайчандыр Татарстанда үзләренең сарыклары белән дан тоталар иде. Кайбер хуҗалыкларда моны специаллаштыпу лозунгысы астында эшләделәр. Сарыкларны бик тиз һәм күпләп киметтеләр, ә менә сыерларны яки кошларны аз арттырдылар. Лаеш районында эш нәкъ менә шулай торды.
Мөмкин булганны алып җиткермәү, эшләмәү — байлыкны таптап йөрү белән бер ул. Янәсе, сарык доход бирә алмый, хуҗалык өчен рентабельле түгел. Кайчаннан бирле?! Мондый «дәлилләрнең» нигезсезле- ген күрсәтү өчен бер мисал китереп узу да җитәр кебек. Октябрь районының «Дружба» колхозы узгап ел сарык асраудан 52 мең сум саф табыш кына алды. Чөнки колхозда булсынга йөрүче, кайгыртучан хуҗалар эшли.
Март Пленумы авыл хуҗалыгындагы бик күп мәсьәләләрне яңача, эшлекле һәм принципиаль төстә тикшерде, үз урынына куйды. Карабодай һәм тары кебек ярма культураларының безнең кырлардан бөтенләй диярлек кысрыклануын, табигый болыннарны һәм көтүлекләрне карамау нәтиҗәсендә күп кенә урыннарда аларның ташландык хәлгә килүен генә алып карагыз. Иптәш Л. И. Брежнев докладында Татарстанда да карабодай җитештерүнең кимегәнлеге бик дөрес күрсәтеп үтелде. Карабодай мәйданы 143 мең гектардан 40 мең гектарга кадәр кимегән. Бәхетебезгә каршы, ул елларда да хуҗалыкны ничек алып барырга кирәген аңлап, кыю эш итүче җитәкчеләребез дә булды. Мәсәлән, Азнакай районының «Алга» колхозы председателе иптәш В. Хаҗиәхметов шундыйлардан берсе. Биредә, аерым алганда, карабодай чәчүгә игътибарны йомшартмадылар. Узган ел 20 гектар мәйданның һәр гектарыннан 13.9 центнер карабодай уңышы алынган. Иске сатып алу бәяләре белән дә аның гектары колхозга 228 сум саф табыш биргән. Быел колхоз бу кыйммәтле культура мәйданын 63 гектарга җиткерде.
Татарстан колхозларында һәм совхозларында производствоны үстерү темплары илебездәге уртача темплардан бераз югарырак булды. Агротехниканы камилләштерү, чәчүлекләрнең тагын да яхшырак структурасын кертү һәм пар җирләренә борчак чәчү исәбенә бөртекле ашлыкның тулай җыемы бездә шактый арттырылды. Без борчак үстерә белүче республика буларак бөтен союзда танылдык. Бәрәңге һәм шикәр чөгендере мәйданнарын киңәйтеп, алардан мул уңыш үстерүгә сәләтле бу- луыбызны тәҗрибәдә күрсәттек. Узган ел республикабыз игенчеләре, Казан тирәсе районнарында корылык булуга, эссе җилләр хакимлек итүгә карамастан, кырларда мул гына уңыш үстерделәр һәм дәүләт амбарларына 56 миллион поттан артык ашлык озатып, ил алдындагы беренче изге бурычны үтәү турында партиябезгә, хөкүмәтебезгә рапорт бирделәр. Болар барысы да куанычлы фактлар, һәм республикабыз колхозчыларының, совхоз эшчеләренең, колхоз һәм совхоз белгечләренең, җитәкчеләренең тырыш хезмәт җимешләре турында әйтмәү дөрес булмас иде. Безнең горурланып телгә алырлык, игеннәрдән һәрвакыт, елның-елында югары уңыш үстерүче мастерларыбыз, механизаторларыбыз, фермаларда җиңү яулаучы, батырлык үрнәге күрсәтүче кайнар йөрәкле, талмас беләкле терлекчеләребез бар. Узган ел кырларыбыздан мул уңыш үстергән өчен байтак хуҗалыкларның республика Почет тактасына кертелүе, өч йөздән артык алдынгы игенченең ТАССР Верховный Советы Президиумы Почет грамоталары, КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы грамоталары белән бүләкләнүе, алдынгылардан да иң уңганнарының СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш һәм бронза медальләренә лаек булулары шул турыда сөйләмимени!
Җиңүләр, уңышлар барыннан да бигрәк безнең мөмкинлекләребезне күрсәтәләр. Дәүләт каршындагы бурычларын намус белән үтәп баручы алдынгы хуҗалыклар белән рәттән «арттагы», «фәкыйрь» ярлыгын йөртүче хуҗалыкларның булуы күңелне борчый әле.
Соңгы биш елда авылда туган хәлне КПСС Үзәк Комитеты Пленумы шау-шусыз, эшлекле төстә тикшерде һәм ярым чаралар белән генә чикләнмәде, мәсьәләләрне һәрьяклап, төптән, нигезле хәл итте. Теге яки бу зона, хуҗалык өчен иң файдалы тармакларны үстерү юлында тудырылган ясалма киртәләр алып ташланды. Пленум, гүя, буылып, тыгылып торган чишмәне ачты һәм ул ургылып ага башлады.
Бөртекле ашлык сатып алуның алты елга билгеләнгән даими, үзгәрмәс планы, гадәттәгедән кечерәйтелгән план, планнан тыш тапшырылган ашлык өчен өстәмә түләү, игенчелек һәм терлекчелек продуктларына дәүләтнең сатып алу бәяләрен шактый күтәрү һәм аларның стабиль булуы, капитал салуларның гаять зур күләме, авыл хуҗалыгы өчен машиналар, аларга запас частьлар, минераль ашламалар, гербицидлар һәм агу-химнкатлар эшләп чыгаруны бик нык арттыру, колхозларның, совхозларның финанс хәлләрен яхшырту... Болар бөтенесе авыл хуҗалыгын һәркайда һәм һәрьяклап үстерү өчен гаять яхшы шартлар тудыра торган чаралар.
Күп та узмады, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы Пленум күрсәтмәләре нигезендә яңа карарлар чыгардылар.
Колхозларның дәүләткә бөтен бурычлары бетерелә, доход налогы күләме киметелә, совхозларның бөтен табышы производствоны тагын да киңәйтү, эшчеләрнең тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту өчен үзләрендә калдырыла, ачы туфраклы җирләрне нзвестьлауны һәм мелиорация эшләрен, җирнең уңдырышын күтәрү юнәлешендәге башка эшләрне дәүләт үз җилкәсенә ала. Болар — гаять зур эшләр.
Пленум карарлары авыл, колхоз һәм совхозлар тормышының бер генә әһәмиятле ягын да читләтеп үтмәде. Ул партия, совет һәм авыл хуҗалыгы органнарын колхозларны идарә итүнең демократик нигезләрен ныгытырга, колхоз производствосының төп мәсьәләләрен хәл итүдә колхозчыларны киң катнаштырырга мәҗбүр итте. Үкенечкә каршы, без бу яктан күңелсез хәлләр белән очраштыргалыйбыз әле. Кайбер җитәкчеләр, председатель постына менеп утыргач, үзенең халык тарафыннан сайлап куелганлыгын һәм отчет бирергә тиешлеген оныта һәм командалык итә башлый, колхозчыларны хуҗалык кая таба баруы белән таныштырмый, алар белән киңәшми, фикерләренә колак салмый. Янәсе, ул боерык бирергә, ә башкалар аны күндәм тыңларга һәм боерыкны җиренә җиткереп үтәргә тиешләр. Мондый урында, кагыйдә буларак, колхоз демократиясе бозыла, коллегиаль җитәкчелек аяк астына салып таптала, артель членнары производствоның әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдән читләшәләр, пассивлашалар. Миңа быел комиссия составында шундый бер колхозда — Зеленодольск районының «Совет» артелендә булырга туры килде. Аның председателе Госман иптәш Тимершин колхозчылар өстеннән коры администраторлык юлы белән командалык итүче җитәкчегә әйләнгән иде. Җыелышлар уздырылмый, кешеләр белән киңәшеп эшләү гадәткә кермәгән, алар хуҗалыкның торышы белән таныштырылмый.
Хәтта быелгы отчет-сайлау җыелышы да артель Уставын тупас бозып үткәрелгән иде. Җыелыш яңадан үткәрелде. Колхозчылар председательнең һәм правлениенең җитди кимчелекләрен кискен тәнкыйть иттеләр.
Ә бит һәркемгә билгеле: колхоз — иҗтимагый-кооператив оешма, аның демократик нигезләре бозылса, ул нормаль яши һәм үсә алмый.
Шушындый күңелсез хәлләр булмасын өчен, март Пленумы авыл хуҗалыгы артеле Уставын үтәүнең һәр җитәкче өчен закон булуын күрсәтте. Колхозчыларның Бөтенсоюз съездын чакыру күздә тотыла. Анда авыл хуҗалыгы артеленең яңа, үрнәк Уставы кабул ителәчәк.
Ә кешеләргә, авыл кешеләренә нинди зур ышаныч күрсәтелде! Беркемгә дә сер түгел: соңгы елларда үз эшен яхшы белүче хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр дә чынлыкта югарыдан күрсәтмә көтеп ята башлаганнар иде бит.
— Юк! — диде партия,— мондый юл белән барырга ярамый!
Авыл хуҗалыгында белгечнең дә роле ачык күрсәтелде. Хәзер алар колхозда һәм совхозда производствоны оештыру мәсьәләсен үзләре хәл итәргә, һәр басу өчен агротехниканы үзләре билгеләргә һәм тормышка ашырырга, чәчү әйләнешләрен үзләре эшләргә тиешләр. Ә бит безнең республикабызда авыл хуҗалыгы белгечләре шактый —3 меңгә якын кеше.
Кешеләрдә хәзер үз көчләренә ышану артты, иҗат энергиясе күтәрелде, гүя, яңа, колачлырак һәм күәтлерәк канат чыкты. Республикабыз хуҗалыклары март Пленумы карарларын тормышка ашыру юлында беренче язда ук югары темп алу өчен язгы кыр эшләренә бик җентекләп әзерләнделәр. Башка еллардан аермалы буларак, һәр урында да орлыкны калибрлап, иң яхшы фракцияләрен генә чәчүгә һәм кырларда эшләячәк, уңышның нигезен салачак кешеләрне — тракторчыларны, чәчүчеләрне, прицепщикларны — алдынгы эш алымнарына өйрәтүгә зур игътибар бирелде. Яхшы орлык — ярты уңыш ул. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Бу акыллы сүзләр нык искә алынды. Җир куенына начар, зәгыйфь, көчсез орлык салу — үз-үзеңне алдау гына ул. Ә көчле орлык тиз тишелеп чыга, яшәүчәнрәк була һәм нык үсә. Әлбәттә, аннан уңышны да күбрәк аласың.
Быел җирләргә, органик ашламалар белән бергә, минераль ашламалар да күбрәк кертелде. Кыр эшләре зур оешканлык, тыныч, иҗади эшләү һәм сыйфатка, агротех никага беренче дәрәҗәдәге игътибар белән аерылып торды.
Бөртекле ашлык җитештерүне арттыру безнең республика өчен төп бурыч булып килде һәм шулай булып кала да. 1965 елда бөртекле культуралардан, ким дигәндә, 12 центнер уңыш җыеп алу күздә тотыла. Бу — һәр игенченең намус эше. Безнең якларда үзләрен таныткан бәрәңге һәм шикәр чөгендере шулай ук төп культуралар булып калды. Ярма культуралар мәйданы киңәйтелде. Төп юлыбыз — һәр гектардан күбрәк уңыш алуны тәэмин итү.
Пленум карарлары илебез өстеннән узган сафландыргыч яңгыр кебек булды. Без инде аның беренче матур нәтиҗәләрен үз күзләребез белән күрәбез. Әйтик, элек без терлекчелек продуктлары җитештерү һәм аны дәүләткә сату, тапшыру планнарын үти алмыйча иза чиксәк, быел аны беренче кварталда ук срогыннан алда үтәдек. Һәм РСФСР автономияле республикалары, крайлары һәм өлкәләре арасындагы ярышта Идел буе экономик районы буенча икенче бүләкне алуга ирештек. Аннан соңгы чорда да продукция җитештерү темпы кимемәде, киресенчә, үсә барды. Дәүләткә ит, сөт, йомырка узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күп артык тапшырылды.
Партиябез Үзәк Комитетының ноябрь Пленумы карары нигезендә республикабызда 15 яңа район төзелү, район җитәкчелегенең халыкка, производствога якынаюы да, авыл җирләрендә колхозчыларга һәм совхоз эшчеләренә шәхси хужалыкларында терлек асрау буенча соңгы елларда кертелгән чикләүләрнең бетерелүе дә яхшы эшләү өчен бик әйбәт җирлек булдылар, хезмәт ияләренең күңелләрен күтәрделәр. Яхшы туфракка утыртылган гөл дә әйбәт үсә бит! Моның өстенә, быел ук инде колхозларыбыз һәм совхозларыбызның дәүләттән күп кенә яңа машиналар, шул исәптән, чәчү машиналары һәм культиваторлар алуларын да әйтергә кирәк.
Колхозлар һәм совхозлар тапшырылган терлекчелек продукциясе өчен акчаны яңа бәяләр белән алалар инде. Игенчелектән, планнан тыш ашлык тапшырудан да күпме доход керәсен һәм аларны нинди ихтыяҗларга тотарга икәнен исәпләп куйдылар. Югарыда телгә алынган «Авангард» (Азнакай) колхозына тукталыйк. Ул дәүләткә ашлыкны узган елгы кадәр (30.500 центнер) тапшырса да, планнан тыш сатылган ашлык өчен өстәмә рәвештә 43 мең сум, тары, карабодай культураларының бәясе күтәрелү хисабына 14 мең сум артык доход алачак. Колхоз дәүләткә итне узган елгыдан 14 процент, сөтне 5 процент күбрәк сатачак. Элекке бәяләр белән хисаплаганда колхоз кассасына бөтен терлекчелек продукциясе өчен 483.200 сум керер иде. Ә яңа бәяләр белән ул 90 мең сум чамасы артык алачак. Ә доход налогын саф табыштан гына түләү хисабына күпме файда калачак. Авыл хуҗалыгы машиналарын арзанрак бәягә сатып алу да иш янына куш була.
Март Пленумы йомгакларына багышлап уздырылган республика партия активы җыелышында КПССның Минзәлә райкомы секретаре Мәгъсүм иптәш Хөсәенов, үзләренең башлангыч исәп-хисаплары турында сөйләп, болай диде:
— Бәяләр күтәрелгәч, безнең район колхозлары һәм совхозлары дәүләткә терлекчелек продуктлары сатудан һәм тапшырудан өстәмә рәвештә берничә миллион сум доход алачаклар. Ә элек күпчелек хуҗалыклар зыянга эшли иде.
Доходларның артуы колхоз һәм совхозларда производствоны киңәйтергә, җитештерүне арттырырга зур мөмкинлек тудырачак. Март Пленумы карарларын тормышка ашыру — кешеләр хезмәтенә мул түләү, яна мәктәпләр, больницалар, клублар, колхозчыларга һәм совхоз эшчеләренә яңа өйләр, гомумән, мул тормыш дигән сүз ул. Азнакай районының «Авангард» колхозы һәм Минзәлә районы буенча әйтелгән саннарга күз салыгыз. Нинди зур суммалар җыела Республика буенча күпме булачак ул!
Әйе, партия һәм дәүләт авыл хезмәт ияләре кулына куәтле экономик рычаг бирделәр. Ләкин эш үзеннән-үзе генә барыр дип уйлау, тынычлану зур ялгыш булыр. Шул куәтле рычагны хәрәкәткә китерергә кирәк. Теге яки бу колхозның һәм совхознын уңышы хәзер тулысы белән җитәкчеләргә, белгечләргә, иген игүчеләрнең һәм терлекчеләрнең үзләренә, партия, совет һәм хуҗалык органнарының эшчәнлегенә, алар-ның үз вазифаларына мөнәсәбәтләренә бәйләнгән.
Табигать тик кыюларга һәм тырышларга гына үзенең тылсымлы серләрен ача, җимешләрен мул итеп бирә.
Партия Үзәк Комитетының март Пленумы илебездә гүзәл һәм кодрәтле орлыклар чәчте. Һич шик юк, бу орлыклар яхшы шытым бирерләр һәм гөрләп үсәрләр.