Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алга барышлый

 

 

Хәсән Туфанның ул вакыттагы чыгышын беркайчан да онытмам мин. 1957 елда, ул ерак Себер сөргененнән кайткач булды бу.

Нигездә студентлар җыелган кечерәк кенә залдагы трибунага, ул вакытта миңа шулай күренгәнчә, бик тә ябык, бик тә йончылган, бик тә карт һәм бите җыерчыклар белән телгәләнгән бер кеше күтәрелде. Аның бөтен кыяфәтендә нык арыганлык сизе­леп тора. Әйтерсең, ниндидер чиксез зур авырлык аның иңнәренә басып, җиргә кыс­кан, күз нурларын сүндергән, ирен читләреннән хәсрәт сызыклары уздырган иде. Куллары белән трибуна читенә тотынып һәм башын аска иеп, Туфан берничә минут дәшми торды. Нинди уйлар кичерде икән ул бу минутларда? Юеш, салкын казамат­ларны, Себер карлары балкышын, җанны өтеп ала торган «халык дошманы» дигән кушымтаны, үлеп калган иптәшләрен хәтерләде микән әллә?.. Зал, аның хәлен аңлап, тып-тын калган иде.

Кинәт караңгы, авыр көннәрдә күргәннәрен читкә алып ташлагандай итеп, Хәсән Туфан башын күтәрде, яшьләр җитезлеге белән озын чал чәчләрен селкеп артка таш­лады һәм балаларча ягымлы елмайды да шигырь укырга кереште.

Аның укуы үзенчәлекле иде. Әйтерсең, аның каршында йөзләгән күзләр белән текәлгән зур аудитория түгел, бәлки бердәнбер иң якын, иң зур дусты утыра, һәм ул әнә шул дустына үз күңелендәге иң нечкә хисләрен сөйли шикелле иде.

Шигырьләрен укыганда Туфан безнең каршыбызда күзгә күренеп яшәрә дә барган кебек тоелды: җилкәләре языла, күзләре яшьләрнекечә очкынлана, башта саңгырау һәм хәлсез булып ишетелгән тавышы көчәйгәннән-көчәя бара иде аның. Бу инде әле моннан берничә минут элек кенә башын иеп торган ябык Туфан түгел иде. Безнең алдыбызда хәзер яшьләрчә көчле һәм сизгер җанлы, бөтенләй башка кеше басып тора иде. һәм ул безне, сихри талантына буйсындырып, үз дөньясына алып кереп китте. Аның һәрбер шигырь юлы, йомшак, уңдырышлы туфракка төшеп шыта башлаган орлык шикелле, безнең күңелебездә җылы, матур хисләр уята бара иде.

Соңыннан, Туфан шигырьләрен кат-кат укыганнан ары, аның әсәрләрендә кайбер тиешенчә үк эшләнеп бетмәгән урыннар да, бик үк уңышлы яңгырамаган рифмалар да очратырга мөмкин иде. Әмма ул кичтә, Хәсән Туфан белән беренче мәртәбә танышу минутларында, безнең ул кимчелекләрне күрергә вакытыбыз булмады. Туфан поэзия­се безне, бары тик чын сәнгатькә генә хас булганча, тәмам үзенә буйсындырган иде. Безнең барыбызга да бер нәрсә — каршыбызда үзенең иҗаты белән татар поэзиясенең яңа һәм үзенчәлекле битен ачучы шагыйрь торганлыгы ачык иде.

Беренче хис — иң дөрес хис, диләр. Бу очракта ул, чыннан да, шулай булып чык­ты, һәм хәзер, ул кичтән соң инде сигез ел үткәннән соң, Хәсән Туфанның әле күп­тән түгел генә басылып чыккан сайланма әсәрләрен яңадан укыгач, шундый нәтиҗәгә киләсең: әйе, Туфан кызыклы, оригиналь һәм талантлы шагыйрь генә түгел. Ул, ихтимал, әсәрләрен хаклы рәвештә Тукай, Такташ, Җәлил кебек татар поэзиясе кори­фейлары иҗаты белән рәттән куярга мөмкин булган хәзерге шагыйрьләребезнең иң зурысыдыр.

Хәсән Туфанның татар поэзиясенә килеп керүе шактый үзенчәлекле була. Әдә­биятта беренче адымнарын ун Туфан тормышчан, реалистик рухтагы әсәрләр язучы шагыйрь буларак атлый. Ул егерменче еллардагы бик күп татар шагыйрьләре өчен характерлы булган абстракт символика, дини-мифик һәм шартлы-романтик образлар иҗат итү белән мавыгуны бөтенләй белмәде дияргә мөмкин. Туфан татар поэзиясенә Һ.Такташның реалистик поэзиясе ирешкән зур уңышлар дулкыны белән килеп нерде һәм, татар поэзиясе үсешенең шушы югары ноктасыннан торып, аны алга, яңа иҗади уңышларга әйдәп китте.

Оялчан, яшь рабкор Хәсән Туфан 1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында шактый йомшак беренче шигырен бастыра. Шуннан соң нибары өч ел үткәч, ягъни 1927 елда Туфан инде танылган шагыйрь булып китә, күренекле тәнкыйтьче Галим­җан Нигъмәти аны татар совет әдәбияты күгендәге иң якты йолдызларның берсе дип атый.

1927 ел Туфан иҗатында үзенә аерым урын алып тора. Кечкенә күләмле шигырь­ләреннән тыш, шул бер ел эчендә генә дә ул «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады», «Иске Рәсәй үлде», «Бибиевләр» кебек зур күләмле поэтик әсәрләрен иҗат итә. Ләкин авторның уңышын әсәрләр саны гына билгеләми. Туфан әсәрләре татар поэзиясенә бик тә кирәк булган эшчеләр темасын алып килделәр. Дөрес, Туфанга кадәр дә эшчеләр тормышы турында язучылар булды, ләкин аларда эшче образлары күбрәк абстракт, шартлы символлар сыйфатында гына сурәтләнә иде. Хәсән Туфан әсәрләрендә исә без катлаулы һәм тулы канлы эшче образларын очратабыз. Хәсән Туфанның 1927 елда иҗат ителгән әсәрләре аның үз иҗатында гына түгел, гомумән татар поэзиясендә матур һәм кабатланмас күренеш булып калды. Әгәр Хәсән Туфан ул әсәрләреннән соң бер генә юл шигырь язмаган булса да, аның исеме барыбер татар поэзиясе тарихына кереп калыр иде.

Туфанның әдәбиятка шушылай шаулап килеп керүенең сәбәбе нәрсәдә иде соң? Бу мәсьәләдә, барыннан да элек, Туфанның бик яшьләй хезмәт белән танышуы, шәхес буларак иртә формалашуы һәм, Урал революцион эшчеләре белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә, тормышта үзенең урынын ачык билгеләве, дөньяга үзенчә карарга өйрә­нүе хәлиткеч роль уйнады. Хәсән Туфан ярым крестьян, ярым эшче семьясында туа. Аның атасы, крестьян булудан тыш, мич чыгаручы, балта остасы, гомумән, ни тотса шуны эшли алырлык бер кеше була. Ә абыйлары, барысы да диярлек, читкә китеп, Урал заводларында эшлиләр.

Хәсән Туфан ундүрт яшеннән Уралда бакыр чыгара. Унбиш яшендә — шахтер; уналтыда — Лысьвен металлургия комбинатында токарь булып эшли. Ул Уралны аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шул вакытта, Урал заводларының берсендә, 1917 елгы революцион вакыйгалар белән очраша.

Күрәсез, эшчеләр темасы Туфан өчен очраклы әйбер булмаган. Аның һәр нәрсәне бик тиз эләктерүчэн яшь һәм саф күңеле завод тормышыннан алынган тәэсирләрне үзенә сеңдереп барган. Менә шуңа күрә дә, Хәсән аганың үзе әйтүенчә, аңа эшче образларын — Хабулларны, Минапларны һәм Бибиевләрне уйлап чыгаруның һич та кирәге булмый. Ул геройларны тормышның үзеннән бөтен үзенчәлекләре, уңай һәм кире яклары, кабатланмас колоритлары белән бергә һәм хәтта еш кына фамилияләрен да үзгәртмичә ала. Кыскасы, автор тормышта аларны ничек итеп күргән булса, шул килеш сурәтли.

X. Туфанның укучыларны да, тәнкыйтьчеләрне дә үзенә бик тиз җәлеп иткән беренче зур поэтик әсәре «Урал эскизлары» булды. Шуннан соң ул бу әсәрендә эскизлар рәвешендә генә билгеләнгән темаларны да, образларны да тирәнәйтә һәм үстерә барды. Туфанның ул чордагы аеруча уңышлы эшләнгән әсәрләре итеп, һич­шиксез, «Ике чор арасында», «Башлана башлады» поэмаларын һәм тематикасы белән да образлар структурасы белән да аларга якын торган «Бибиевләр» поэмасын санарга кирщк. Сүз арасында шунысын да искәртеп үтик: автор үзе бу әсәрләрен поэма дип атамаган һәм, гомумән, аларның жанрын билгеләмәгән. Ихтимал, ул үзен теге яки бу жанр кануннарына бәйләп куярга теләмәгәндер; әгәр алай итсәм, күңелемдә тулып аннан уй-хисләрне сыйдырып бетерә алмам дип уйлагандыр, һәм, чыннан да, X. Туфан әсәрләре формалары ягыннан бик үк гадәти түгел һәм алар классик мәгънә­сендәге поэмага охшамаганнар да. Аларда, гадәттә, ачык беленеп торган сюжет та, традицион бәйләнеш, кульминация һәм чишелеш тә юк. Аның әсәрләре бары тик бер нәрсәгә — автор теләгенә — буйсынып, бер дә көчәнмичә, салмак кына җәелә-үсә баралар һәм укучыны ихтыярсыз рәвештә үз артларыннан әйдәп китәләр. Ләкин, шулай булуга да карамастан, авторның бу әсәрләре тормыш күренешләрен иңләү ягыннан да, социаль тирәклекләре, фикерләренең фәлсәфи мәгънәсе ягыннан да, композиция төзелеше һәм автор хисләренең киеренке бирелүе ягыннан да чын поэма­лар, әлбәттә. Туфанның бу әсәрләрен язылырга тиешле булып та, язылмыйча калган монументаль полотна өчен эшләнгән эскизлар дип тә атап булыр иде. Чөнки аларның барысында да уртак образлар, гомуми мотивлар бар һәм алар хәтта мәгълүм дәрәҗәдә сюжетлары белән дә үзара бәйләнгәннәр. Аларда яшь Туфанның эпик язучы була­рак үзенчәлеге бик ачык күренә. Әгәр лирик шагыйрь өчен иң мөһиме — үзенең дөньяга карашын, үз хисләрен һәм кичерешләрен сурәтләп бирү булса, эпик шагыйрь, психологик дөрес һәм кабатланмас итеп, кеше образларын тудыруны күздә тота. Туфан поэмалары татар поэзиясен нәкъ әнә шундый истә кала торган, колоритлы образларның бөтен бер галлереясы белән баеттылар да инде. Менә стихияле бунтарь һәм сукбай «суыгаяк Хабул». Аның яшәп килүче тәртипләргә каршы протесты вакыты белән бөтенләй йөгәнсез формаларга кереп китәргә мөмкин. Хабул образы авторның һәр өч поэмасында да бар һәм һәр поэмада ул укучылар алдында яңа, моңарчы билгеле булмаган яклары белән ачыла, характер буларак тулылана бара. Әйтик. «Башлана башлады» поэмасында без инде бөтенләй икенче характерлы Хабул белән очрашабыз. Патша төрмәләрендә утырып чыккан ристан Хабул инде күп нәр­сәнең асылына төшенгән, күп кенә иллюзияләреннән ваз кичкән һәм аңлы рәвештә халыкны оештырырлык көрәшче булу дәрәҗәсенә күтәрелгән. Яки менә алаканат Минап —

Соңгы мужик тибы,

Соңгы мамонт кебек кызык ул.

Минап — әле фабрика казанында кайнарга өлгермәгән, кендеге белән вак милекче крестьян хуҗалыгына береккән кеше. «Бибиевләр» поэмасындагы «алаканатчарак».  Гыймай да шул ук Минапның икенче бер төре булып тора. Аларның аермасы бары тик шунда гына: Минап хәйлә-алдауларны белми торган, башкалар авызыннан чыккан һәр сүзне дөрес дип кабул итүче самими бер кеше булса, Гыймай — хәйләкәр: я «ыз­гышу», яисә майлау белән төшемле эш эзли. Ул, Минап шикелле, авыр эштә, кызу цехларда түгел, бәлки «цех тышында, я күмердә, яисә утында» эшли. Ә аның абыйсы Чапый исә — корычланган цехлардагы учак утында кайный. Бу агай- энеләрнең характерларында гына түгел, аларның дөньяга, тормышка карашлары ара­сындагы аермалыкларны да Туфан гаҗәп оста итеп ачып бирә:

Бибиевләр,

Тутан булсалар да,

Ятлар кебек гомер итәләр.

Ни турында гына гәп бармасын,

Сүзгә килә алар икәүләп.

... Гыймай абый яклый

 Мал табуны.

Сатып алган җирдә

Баюны.

Чалый абый яклый

 Бөтен җирне

Бушлай гына кулга алуны.

Мин Туфан иҗат иткән бу образларга алар татар поэзиясе тарихында үзләренә бөтенләй бер аерым урын алып торганлыктан болай җентекләп тукталдым. Әле хәзер дә, иҗат ителүләренә инде кырык елга якын вакыт үткән булуга карамастан, бу образ­лар төссезләнмәгән. X. Туфан поэмаларындагы ул образлар шул тикле җанлы, хәрә­кәтчән, драматик киеренке һәм күз алдына скульптурадай килеп баса торган итеп эшләнгәннәр ки, нирәк икән — тот та аның бу поэмалары буенча кинофильм төшер. Ләкин Туфанның ул еллардагы уңышы һәм шагыйрь буларак үзенчәлеге образ-характерларны скульптурадай төгәл эшләве белән генә чикләнми. Туфан әсәрләренең образлар тукымасы ук үзенчәлекле. Мисал өчен менә мондый поэтик образга игъти­бар итик:

Кичен

Кызыл чәчәк атты

Кабельләрдән

Аксыл бөреләр.

Бу образлар тулысынча ул чорда модада булган конструктивизм кануннары буенча эшләнгән. Анда бер әйбер бөтенләй башка характердагы икенче әйбер белән чагыштырыла, ягъни лампочкалар — бөре, а электр яктысы — кызыл чәчәкләр итеп бирелә. Ләкин бу образ мәгънәне һич тә тоныкландырмый. Ә менә Туфан, сөйләмен ясалма рәвештә матурландыру артыннан куып, образ өстенә образ өя башлаган очрак­та эш шактый үзгәрә. Аның поэмаларын тикшергән-өйрәнгән кешеләр барысы да диярлек, шагыйрь теленең үзенчәлегенә мисал рәвешендә, «Урал эскизлары»ннан һа­ман бер өзекне китерәләр:

Кара сыер төсле кара төнне

Кемдер суйды:

Ялкынлы кан китте бугаздан...

Домналар ул,

Вулкан уянган кук,

Йолдызларга пожар сузалар.

Образның гайре табигый булуы, чыннан да, гаҗәпкә калдыра. Төн — кара сыер, домна мичендәге ялкын — сыер муеныннан ага башлаган кан, янәсе. Ләкин Туфанга эзлеклелек җитми. Без бер образны «йотып» җиткерергә да өлгерә алмый калабыз, шундук икенчесе калкып чыга: домналар — уянган вулкан, щ аларның яктысы (димәк, өченче образ!) — йолдызларга сузылучы ялкын.

Соңыннан X. Туфан үзе дә образларны болай тыгызлаудан ваз ничә һәм чагыш­тыруларны. метафораларны шактый экономияле куллана башлый.

Киң Уралның

Йөрәк моторына

Партиянең тогы тоташкан.

Яки:

Машиналар винты бушаса да,

Безнең уйлар винты бушамас, —

шикелле гадирәк итеп яза. Дөрес, монда да бер әйберне икенчесе белән чагыштыру бар, ләкин бу инде тышны охшашлык буенча гына түгел, бәлки эчке, сәбәпле охшаш­лык буенча чагыштыру.

Һәм ниһаять, яшь Туфан әсәрләрендәге образлар системасының тагын бер үзен­чәлеген билгеләп үтәргә кирәк. Кагыйдә буларак, аның образлары һәрвакыт локаль эшләнгән, ягъни урынга, вакытка һәм герой психологиясенә бәйләнгән була. Мәсәлән, эскизларның бер җирендә Туфан болай дип яза:

Кичке кояш бүген

Көләч кызыл.

Төнге мартен төсле

 Кызарган,

Карт торбалар

Топка каршындагы

Кочегар күк, кызынып торалар.

Беренче карашка, завод торбасын кочегар белән чагыштыру әллә ни уңышлы түгел шикелле. Ләкин һәрхәлдә бу образда эзлеклелек бар: кояш нурлары белән яктыртылган завод торбалары мич каршына җылынырга килгән кочегарлар кебек тора. Ә эскизларның икенче бер урынында шул ук кояш бөтенләй башка ассоциация тудыра:

Һәр таң саен

Таудан кояш калка,

Дарга чыккан канлы бунтарь күк...

Бу образ да көтелмәгәнчә, хәтта ятышсызрак булып күренергә мөмкин. Ләкин ул чик дәрәҗәдә локальләштереп бирелгән. Чөнки кояшны «һәр көн саен сызык санап, эх, ерак ла, ерак... чыгар көн» дип, төрмә рәшәткәләре арасыннан карап торучы бунтарь Хабул шулай күрә.

Локаль образ — шулай ук конструктивистлар уйлап тапкан лозунгларның берсе. Ләкин ул реалистик язу алымына һич тә каршы килми. Әйтик, Аксиньяны күмгәннән соң Григорий күргән кара кояш та шулай ун локаль образ, әмма тик шуның өчен генә без Шолоховны конструктивистлар исәбенә кертә алмыйбыз бит.

X.Туфан поэмалары ирекле һәм иркен сулышлы булулары белән аерылып тора. Ул татар шигырен халыкның сөйләм теленә якынайту буенча Такташ башлаган зур эшне дәвам итте. Аның без моңарчы сүз алып барган барлык әсәрләрендә дә нәкь менә шул сөйләм интонациясе зур урын алып тора. Туфан үз стиленә халык сүзләрен, әйтемнәрен, мәкальләрен бик мул итеп сибеп, диалекталь сүзләр, вульгаризмнар кат­наштырып язарга ярата. Аның поэмаларында ритм үзмаксат итеп алынмый, бәлки сыгылмалы, үзгәрүчән була һәм сүз кайсы персонаж авызыннан алып барылса, һәр­вакыт үзенең мәгънәсе белән шул персонаж характерына туры килә торган интонациягә буйсындырып бирелә. X.Туфан татар совет поэзиясенең рифмалар төрлелеген баетуга да зур өлеш кертә. Бик күп шагыйрьләр тарафыннан кулланылган, инде ис­кергән, җанга тәэсир итми башлаган тартык яки сузык авазларның үзара тулысынча туры килүенә (әйтик, т а м ч ы с ы — к а м ч ы с ы) корылган рифмалардан баш тар­тып, Туфан татар фольклоры тәҗрибәсенә нигезләнгән (бөрлегән — бергенәм), эчке яңгырашка корылган рифма куллана. Дөрес, аның бу тәҗрибәсен һәр очракта уңышлы дип булмый. Аның әсәрләрендә көчәнебрәк ясалган, зәгыйфьрәк риф­маларны да очратып була. Мәсәлән, “Башлана башлады” әсәрендәге «борылды — уебыз», «яшәсен — яшәрбез», «җыелыш — кысылды», «өе бар — ике тал» кебек рифмаларны һич тә авторның уңышы дип әйтәсе килми.

X. Туфан алга таба бу мәсьәләгә игътибарын көчәйтә бара, әмма аның рифмага талымсызрак каравы соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрендә дә билгеле бер дәрә­җәдә саклана әле. «Бибиевләр» поэмасының, мәсәлән, беренче юлларында ук очрый торган сердәшем — көтәбез», «китерә — кимендә», «йөрәгем — киткәнсең» шикелле рифмалар әнә шул турыда сөйли. Шулай да, Туфан әсәр­ләрен укыганда рифмаларның ярлылыгы, төгәлсезлеге күзгә бәрелеп, тешкә тиеп тор­мый. Бу исә, шагыйрь интонациясенең көчле дулкыны, сүзләренең тирән мәгънәсе укучыны үзе артыннан ияртеп, аның бөтен игътибарын җәлеп итүдән килә. Югыйсә, әлеге кытыршы рифмалар әллә каян күренеп, сизелеп торырлар иде.

Хәсән Туфан иҗатының беренче чорына йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: шагыйрь­нең бу чорда иҗат ителгән әсәрләре саф эпик алым аша бирелгән ачык, үзенчәлекле характерларның җанлы итеп сурәтләнүе, стильнең киеренке образлылыгы, сөйләм интонациясе, хәрәкәтнең табигый һәм иркен үсеше белән характерлы.

 

***

1927 елгы күтәрелештән соң Туфанның иҗат активлыгы сизелерлек дәрәҗәдә сүлпәнәя башлый. Шагыйрь бөтен иҗат көчен поэмаларына сарыф итеп бетереп, яңа күтәрелешкә көч туплау өчен тукталып калгандай була. Аның әнә шул көч туплау чоры ун ел буена сузыла. Туфанның иҗади үсешен гел бер килеш, тигез генә үрләп барган итеп күз алдына китерүче кешеләргә, ихтимал, безнең бу фикеребез сәеррәк яңгырар. Чыннан да, Хәсән Туфанның тормыш тәҗрибәсе зур, иҗат материалы да йөзләрчә поэмага җитәрлек. Поэтик осталыгы да зур. Шулай булгач, нигә тукталып торырга иде аңа? Берсеннән-берсе әйбәтрәк шигырьләрне коясы да торасы иде шикел­ле. Башка профессия кешесе өчен ул, чыннан да, шулай булыр иде. Әмма язучылык эшендә бу мәсьәлә шактый катлаулы тора. 30 елларда Туфан сәнгатьтә үз тавышын һәм үз юлын эзләү чорына аяк баса. Монда шунысы гаҗәбрәк: Туфан, тәнкыйтьчеләрнең бердәм фикере буенча, сәнгатьтә инде үз урынын тапканнан һәм аеруча әһә­миятле булган зур әсәрләрен язганнан соң, поэзиядә чын-чынлап үз тавышын эзләргә кереште.

Инде булган тормыш тәҗрибәсе белән генә канәгатьләнмичә, 1928 елда Туфан Кав­каз һәм Урта Азия якларына сәяхәткә чыгып китә. Йомшак вагоннарда яки беренче класслы каюталарда үтми аның ул сәяхәте. Ул, Горький шикелле, кулына таяк тотып һәм аркасына биштәр асып, җәяүләп сәяхәт итә. Акчасы беткән очракларда төрле кара эшләрдә эшли: грузчик булудан, җир казудан да тартынып тормый. Эшләп бераз акча туплагач, тагын юлын дәвам итә. Туфанга поэмалар, романнар яки очерклар китабы язарлык зур нәтиҗәләр бирмәсә дә, бу сәяхәт шагыйрь өчен бөтенләй эзсез калмый. Туфанның утызынчы еллардагы иҗатында без акрынлап яңа сыйфат туп­лана баруын — шагыйрьнең чынбарлыкны лирик күзлектән карап сурәтли башлавын күрәбез.

Туфан иҗатында лирик алым аның 1927 елда языла башлаган һәм әлеге сәяхә­теннән соң тәмамланган «Бибиевләр» поэмасында ук үзен сиздерә башлаган иде. Шагыйрьнең баштагы чор иҗатына хас булган эпик хикәяләү алымы алга таба дул­кынландыргыч лирик монолог белән алмашына барды. Туфан иҗатындагы бу яңа сыйфат аның 1933—34 елларда язылган «Ак каен», «Набат» , «Канатлар» исемле шигырьләрендә аеруча тулы чагылды. Ул шигырьләрендә без бөтенләй яңа, бүгенге Туфанга, лирик Туфанга бик якын торган шагыйрьне күрәбез. Бу шагыйрьнең гади үсеше генә, «осталыгын арттыруы» гына түгел иде. Бу —Туфан иҗатының яңа сыйфатка: эпик хикәяләүдән, сөйләү интонациясеннән һәм ирекле ритмнан нык оештырылган музыкаль фразага: кычкырып торган ачык буяулардан баш тартып бик төгәл һәм оста эшләнгән рәсемгә: төрле чагыштырулар белән артык тыгызланган, кирәгеннән тыш тәвәккәл язылган образлардан сурәтләү чараларын экономиялерәк куллана башлауга килүе иде.

Әгәр Хәсән Туфанның халыкчанлыгы беренче поэмаларында «поэзиянең халык иҗаты белән бәйләнгән ягын алганда күбрәк мәкальләр, хикәяләр, әйтемнәр традиция­сен үстереп»  килгән булса, соңыннан шагыйрь «халыкның лирик җыр традицияләрен күбрәк йөз бирә башлады » дип, Хатип Госман бик тирән һәм дөрес фикер әйткән.

Бу, чыннан да, шулай. Мисал өчен «Ак каен»  шигыренә мөрәҗәгать итик:

Яфраклары яшел ак каенга

Юл буеннан аклар килделәр.

Ак каенның ярлы авылдашын

 Билбавына асып киттеләр.

 

Асучылар киткәч, сорый каен:

  • Авырттымы муеның, Хәйбулла?
  • Авыртуга түзәр идем, каен,

Тын алуы бигрәк авыр ла.

 

Монда барысы да: эчкерсез лиризм да, образ бирелеше дә, ак каенга һәм парти­занга мөрәҗәгать итү дә, каенга бирелгән җавап та һәм формасы, һәм эчтәлеге белән халык җырына тартым. Хатип Госман бик дөрес әйтеп үткәнчә, бу хәл Туфанның «үз сурәтле финерләвен халык күңеле белән янынрак, тирәнрәк бәйләргә теләвеннән килә. Классик поэзиянең дә хәзер ул шушы халыкчан ягына күбрәк тартыла, аның шушы сыйфатына күбрәк соклана» .

Ләкин шагыйрь әле һаман сәнгатьтә тулысынча үз йөзен һәм юлын табып җиткерә алмаган иде. «Ак каен»  кебек коеп куйган шигырьләр белән беррәттән, Туфан ул чорда йомшак эшләнгән риторик шигырьләр дә күп кенә язды. Ялтыравыклы һәм көтелмәгән образлар ясауга караганда, гади итеп язарга өйрәнү шактый читен булды аңа.

X. Туфанның утызынчы елларның иненче яртысында газета-журналларда басыл­ган кайбер шигырьләрен укыйм да, татар поэзиясенә давыл кебек шаулап килеп кер­гән әлеге Хәсән Туфанмы икән бу, ялгыш басылган шигырьләр генә тугелме икән болар, дип аптырап куям. Күрәсең, X. Туфан үзе дә аларны «ялгыш басылган» әсәр­ләр дип кенә исәпләгәндер — берсен дә үзенең соңгы җыентыгына кертмәгән. Ул чорда Туфан я юмористик шигырьләр, я балалар өчен әкиятләр язып карый, яисә яңадан эпик жанрдагы әсәрләр язуга әйләнеп кайтмакчы була. Кыскасы, утызынчы елларда Туфан аз язды, язган әсәрләре дә әйтерлек уңышлы булмады. Моның чыннан да шулай икәнлеген X. Туфанның ун елга якын вакыт (1932—1940 еллар) ара­сында бер генә шигырь җыентыгы чыгармавыннан да күрергә мөмкин.

Әдәби, иҗади кыенлыклардан тыш, ул чорда тагын да зуррак, социаль мәгънәдәге кыенлыклар яшәвен дә истән чыгарырга ярамый. Утызынчы еллар, бигрәк тә аның икенче яртысы, шәхес культының үсә һәм социалистик җәмгыятебезгә бөтенләй чит булган формаларда чагыла барган чор иде. Ул чорда шагыйрьләрдән, күбрәк, дан җырлауны һәм ода язуны таләп итәләр. Туфан үзен, шулай кирәктер инде дип, ышандырмакчы, тормышта күргән нәрсәләре турында түгел, бәлки, чын күңеленнән, таләп ителгән нәрсәләр турында язмакчы була. Ләкин хис белән акыл арасында каршылык булганда, шагыйрь үз-үзен көчләп язарга мәҗбүр булганда, лирик поэзиянең хәле чиктән тыш авырая һәм ул үлүгә йөз тота. Утызынчы елларның икенче яртысында язылган Туфан шигырьләренең байтагы төссез һәм хиссез булуы әнә шуннан да килә.

Ләкин Туфанның таланты югалып, адашып калмый. Мисал өчен аның үпкә һәм хәтер калу беләнрәк язылган «Сүзсез генә» исемле шигыренә күз салып үтик. Туфан­ны «дошман» ясап, 1937 елда Язучылар союзыннан чыгарганнан соң язылган ул:

Сүгәргә мин тиеш идем шунда,

Намуслылар еларлык итеп,

Анамның гүр ташы астындагы

 Сөякләре сыкрарлык итеп,

Мине сүтәргә мин тиеш идем

Кемнәргәдер ошарлык итеп,

Анамның гүр ташы астындагы

 Сөякләре сыкрарлык ител...

Бу шигырь ул чакта, әлбәттә, басылып чыкмый һәм басылырга мөмкин дә түгел иде. Ул чактагы кешеләр күңелендә нинди уй-хисләр яшәвен аңларга ярдәм итә тор­ган бу шигырьләрне Туфан үзе өчен язган.

Туфанның лирик осталыгы аның үз уйларын һәм хисләрен чагылдырган, күңеле кушкан нәрсәләр турында язган шигырьләрендә бик матур чагыла. Аның тормыштан бик яшьләй киткән якын дусты, зур шагыйрь Һади Такташка багышланган – «Давыл», «Ул өйдә юк инде», «Бу ничек соң болай булды әле?»  һәм утызынчы еллар ахырында, кырыгынчы еллар башында иҗат ителгән байтак әсәрләре («Очрашырбыз әле», «Кайлардан килә икән җил»,  «Соңгы очрашу») әнә шундыйлар. Туфанның бу шигырьләреннән шул нәрсә ачык күренә: 1937—39 елларда каушап-аптырабрак тор­ганнан соң, шагыйрьнең таланты тагын ачылып, яңа көч белән үсеп китә. Ләкин 1940 елның йөзендә Туфан бер гаепсезгә кулга алына һәм бу хәл аның бөтен тормыш һәм иҗат планнарын җимереп ташлый.

Берия төрмәләре һәм концлагерьлары турында байтак китаплар һәм истәлекләр язылды инде. Кайчан да булса төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә X. Туфан кичергән авыр­лыклар турында да язарлар әле. Бу елларда коточкыч авыр, иҗат итү турында уйларга да мөмкин булмаган (кулында бер кисәк кәгазь күрсәләр, хәзер карцерга ябалар) шартларда яшәвенә дә карамастан, Туфан язуын туктатмый. Киресенчә, нәкь әнә шул читен чорда аның таланты моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ачылып, көчәеп китә. Нәкъ әнә шул чорда Туфан иҗатының төп үзенчәлеген тәшкил иткән нәрсә — аның күңелгә тирән үтеп керә торган лирикасы үсеп китә. «Алга барышлый », «Иртә­ләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар» , «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә»  кебек формасы ягыннан гаҗәеп шома, тирән хискә ия булган шигырьләрен Туфан төрмәдә язган. Бу шигырьләрне хаклы рәвештә татар поэзиясенең энҗеләре дип атарга була. Мин ышанам: уннарча, йөзләрчә елдан соң да бу кабатланмас шигырьләр, бу ялтырап торучы энҗеләр бәйләме һаман шушылай саф һәм кыйммәтле булып калыр; татар теле һәм татар халкы күпме яшәсә — бу шигырьләр да шулкадәр яшәр.

Хәсән Туфанның Язучылар союзында уздырылган бер җыелыштагы чыгышы хә­теремә сеңеп калган. Үзеннән алда сөйләгән бер иптәш иҗат эшен «газап»ка тиңлә­гәч, Туфан, аңа каршы килеп: «Мин беркайчан да иҗат минутларымдагы кебек тулы һәм зур бәхетле була алмыйм» — диде. Бу сүзләр безгә Туфан иҗаты көченең «серен»  аңларга ачкыч бирә. Нахак-бәла аркасында якты дөньядан аерылган, төрмәнең калын стеналары эчендә үлем белән күзгә-күз очрашып яшәгән вакытларында да, күңеленә ятлап, Туфан шигырь язуын дәвам итә. Кем белә, иҗат шатлыгы белән рухланмаса, үзен шуның белән юатып яшәмәсә, ихтимал, Туфан үзенә кичерергә туры килгән коточкыч кыенлыкларны җиңеп чыга алмас та иде. Туфан ул шигырьләрен бастыру өчен язмый. Ул хәтта аларның кайчан да булса бер басылып чыгарына да ышанмый. Ул аларны язмый тора алмаганга, күңеле кушканга яза. Аның ул чордагы шигырь­ләрендә кимчелекләр, җитешсезлекләр бөтенләй юк диярлек. Алар гаҗәеп саф. Шуңа күрә дә ул шигырьләр иҗат ителгән вакытларында шагыйрьнең үзенә бәхет һәм яшәү көче биргән булсалар, бүген меңнәрчә укучыларның күңелләрен җылыталар.

Мондый кыен шартларда актив иҗат эшенә тотыну ансат кына булмый, билгеле. Башта Туфан күп яза алмый. Аның иҗаты бары тик 1947 елда гына чын-чынлап күтәрелеп, активлашып китә. Шул елны ул татар поэзиясенә җитди өлеш булып керерлек уннарча бик яхшы шигырь яза. Туфанның 1947 елгы иҗатын «уңышлылыгы» буенча, ихтимал, 1927 ел белән генә чагыштырырга буладыр. Аның бу чор­дагы иҗаты белән танышканнан соң бер нәрсә күзгә ташлана: Туфан төрмәдә дә марксизм-ленинизмга турылыклы Совет шагыйре булып калган. Шәхес культының гаделсезлеге һәм чамасыз рәхимсезлеге аны якты дөньядан калын таш стеналар белән аерып куйса да, Туфанның йөрәге һәм уйлары һәрвакыт халык белән бергә яшәгән. Халыктан, туган илдән аерылуны ул күз алдына да китерә алмаган.

Сездә идем, мәңге сездә калам,

Алгы сафлар, алгы мәйданнар:

Сездә генә барон җан азыгы,

Сездә генә бары илһамнар.

Бу яшәүнең тулы мәгънәсе ба

Сезнең сафта гына, туганнар! —

дип язды Туфан ул чорда, халыкка мөрәҗәгать итеп. Бу сүзләр — буш декларация­ләр генә түгел. Үз бәхетсезлеге турында бик аз язды ул. Аның ул чор иҗатыннан ниндидер «төрмә лирикасын» эзләп маташу урынсыз булыр иде.

Туфанның бу елларда иҗат ителгән шигырьләренең бер зур циклы ( «Вәссәлам», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Син дә көттеңме?», «Ни булды бүген сиңа?»  ) һ. б.) Бөек Ватан сугышына багышланган. Сугыш турында язылган күп кенә яхшы шигырь­ләр бар безнең поэзиядә, X. Туфан лирикасы алар арасында үзенә аерым урын алып тора. Ул сугыш вакыйгаларына карашын бары тик үзенә генә хас алымнар белән әй­теп бирә ала. Әйтик, аның «Кем тиде?» исемле шигырен укыганда әле хәзер дә тән­нәр эсселе-суыклы булып китә һәм, фашистларның явызлыгына карата күңелдә туган ачудан, ирексез рәвештә йодрыклар кысылып куя.

Туфанның Җәлил һәм аның дусларының батырлыгына багышлап язылган шигырь­ләре да байтак. Муса образы исә Туфанга аеруча якын һәм кадерле иде. Беренчедән, алар кайчандыр үзара дус булганнар; иненчедән, Туфан үзе дә, гаҗәеп кыен шартлар­да яшәгән кеше буларак, Җәлил күргән газапларны, башкаларга караганда ачыграк итеп күз алдына китерә ала. Туфанның Җәлил турындагы шигырьләрендә салкын риторика да, аның батырлыгына ниндидер кеше булдыра алмастай нәрсә итеп карау да сизелми. Мисал өчен Туфанның бу циклдан бер генә әсәрен — «Чәчәк сибелә җил­дә» шигырен генә алыйк.

Кешене атарга алып баралар. Җәлилме әллә фашизм белән бәрелеш вакытында егылып калган меңнәрчә исемсез геройларның бүтән берсеме — анысы ул кадар мөһим түгел. Мөһиме шул — Кешене үлемгә алып баралар. Кеше, кулларын артына куеп эштән соң өенә кайтып килгәндәй, тыныч кына, ашыкмыйча гына атлый. Аны атарга алып баралар! Ә шул күренешне тасвирлаучы Туфан шигырендә курку да. ыңгырашу да юк. Киресенчә, анда барысы да тыныч, мин әйтер идем, гадәттән тыш тыныч итеп бирелә:

Ике кулын артка куйган килеш

 Үтеп бара алан үтәли.

Сабыр гына искән урман җиле

 Айлы юлга чәчәк сибәли.

Кешене атарга алып баралар, ә аның «иркәлисе килә юл буенда үскән баланны»,  һәм ул бу минутта үлем турында түгел, бәлки - җирнең киләчәге, сыйныфларсыз чоры хакында» уйлый. Туфан шигыренең мондый тонда баруы башта хәтта күңелдә ризасызлык кузгата. Шушындый коточкыч әйберләр турында ничек итеп тыныч кына язмак кирәк инде, дип уйлыйсың. Ләкин Туфан шигыре тыштан гына шулай тыныч, салмак күренә. Ә чынлыкта исә ул эчке бер киеренкелек белән сугарылган. Аның әлеге кешесе дөньяга куркынган күз белән түгел, саф, чиста күз белән карый, аек фикер йөртә. Ул дөньяның, табигатьнең бөтен матурлыгын күрә, шунлыктан аны үтерүчеләрнең кешелексезлеге тагын да ачыграк булып күз алдына килә. Шагыйрь Кешене дә табигатьнең аерылмас бер кисәге дип карый. Ә менә шунда, берьяктан. табигыйлек, кешелеклелек, тормышчанлык, икенче яктан, гайре табигыйлек, кеше­лексезлек. тормышны күрә алмаучанлык үзара бәрелешә. Бер кешенең тормышы ника­дәр кадерле, никадәр әһәмиятле булса да. Туфан бу шигырендә конкрет бер кеше тормышы турында гына сөйләми. Ул монда фәлсәфи гомумиләштерү югарылыгына нүтәрелә, бу күренешкә, әйтерсең, киләчәк гасырлар күзлегеннән, югары гуманизм позициясеннән торып карый, һәм менә шуңа күрә дә үзенең бөтен төзелеше белән реалистик булган әлеге шигырь әкият мотивы белән үрелеп китә:

Борылды да

читкә китте пуля,

Читкә китте, протест биргән күк.

Ә шигырьнең ахыргы юллары җан ачысы белән алынган соңгы сулыш, реквиемның соңгы аккордлары кебек яңгырый:

...Үксеп искән җилдә чәчәк сибелә,

Чәчәк күмә

Яңа каберне...

Без әле шушы көнгә хәтле поэзия әсәрләрен тиешенчә бәяләргә өйрәнеп җитә алганыбыз юк, һәм әдәби әсәргә еш кына аның күләме буенча гына якын киләбез. Ә кайчакта бер кечкенә генә шигырь үзенең һәм фикер тирәнлеге, һәм художество әһәмияте, һәм укучыларның уй-хисләренә тәэсир итүе буенча кайбер калын роман, повесть яки пьесадан да әһәмиятлерәк булырга мөмкин бит!

Хәсән Туфанның бу чордагы шигырьләре Җәлилнең Моабит шигырьләре белән аваздаш. Җәлил үзенең шигырьләрен, Моабитның таш капчыгында ятуына да кара­мастан, чынбарлыкның караңгы якларына түгел, бәлки дошман коллыгыннан азат ителгән совет кешеләренең тыныч, бәхетле тормышларын сурәтләүгә багышлаган кебек. Туфан да хаклыкның тантана итәчәгенә ышанып, оптимистик рухлы күп кенә шигырьләр язды. Мәсәлән, аның «Җамали чамалый», «Гыйбрәт», «Туй - догалары» , «Сез туган көн»,  «Ай чыга Арча кырыннан» кебек йомшак юмор һәм дөньяга якты караш белән өртелгән, ачык нур сибеп торучы шигырьләрен укыгач, аларның төрмә­дә яткан кеше тарафыннан язылганлыгына ышану да кыен. Мондый шигырьләрне иҗат итү өчен Җәлил һәм аның дуслары кебек гаҗәеп зур тормыш көченә һәм ба­тырлыкка ия булу кирәк, әлбәттә.

Билгеле, шәхес культы чорының гаделсезлекларе Туфан йөрәгендә да эз калдыр­мыйча гына үтмәде. Моны шагыйрьнең шәхси трагедиясе дип кенә карап булмый, бу — илебезнең бик күп яхшы кешеләре, бөтен халык трагедиясе иде. Юк-юк дисәң дә, Туфан шигырьләрендә хәсрәт, сыкрау мотивлары ( «Овидий Назон», «Агыла да болыт агыла», «Тынма, давыл», «Сиңа») күренгәләп ниткәләде. Һәм бу бер дә гаҗәп хәл түгел. Киресенчә, үзе яшәгән тирәлекнең шагыйрь иҗатында бер дә чагылыш тапмавы сәер булыр иде. Ләкин шунысы әһәмиятле: Туфанның иң сыкраулы дигән шигырьларе дә укучыда пессимистик хис уятмый. Алай гына да тугел, алар кеше горурлыгына, кеше җанының бөеклегенә һәм хисләренең сафлыгына дан җырлыйлар. Кешегә дан җырлыйлар.

Ул чордагы X. Туфан иҗатының асылын аңлау өчен, аның «Кайдадыр бер күр­гән идем»  исемле озын шигыре (чынлыкта ул кечкенә лирик поэма) бик характерлы. Бу әсәрнең төбенә салынган фикерне кыскача болай дип билгеләп була: матурлык бөтен җирдә дә бар, тик аны күрә белергә генә кирәк.

Күрә генә бел син

 Матурлыкны,

Ул һәр җирдә синең тирәдә.

Менә монда, койма есләренә

Пулеметлар куйган җиргә дә,

Лагерь эчендәге баракка да,

Карцерга да, бикле өйгә дә

Кермимени? Керә! —

Кояш керә,

Урманнардан килгән җил керә,

Без таптаган сукмак читләренә

Яз килә дә чәчәк үстерә,

Һәр күңелдә азмы байлык ята,

Тик син аны күрә бел генә.

X. Туфан беренче карашка бик гадәти һәм кызыксыз булып куренгән нәрсәләрдә матурлык күрә белә, шуңа күрә дә аның иң әрнүле шигырьләрендә да тормышка ышану көче ярылып ята. Хәлсезләнгән, йончылган һәм йөрәге туган илгә кайту уе белән борчылып телгәләнгән вакытларында да:

Роман кебек күңелле син, юл!

Азмы синдә гомер уздырдым.

Ничә кием чабата синдә,

Ничә кием итек туздырдым! —

Роман кебек күңелле син юл! —

кебек күтәренке рухлы шигырьләр язды ул. Әлеге «Кайдадыр бер күргән идем» әсә­рендә дә, үзен чолгап алган барак һәм ниртәларне сурәтләгәннән соң, Туфан:

Эх, бу дөнья, тере, җанлы дөнья

Сабантуй күк ямьле ләбаса! —

Табигатькә, аның кешеләренә

Карыйсың да күзләр камаша! —

дип дөньяның матурлыгына сонлана.

— Мин, — диде Хәсән Туфан Язучылар союзының бер утырышында, — бер нәр­сәгә дә үкенмим, әгәр миңа яңадан бер тапкыр яшәргә тәкьдим итсәләр, мин үз тор­мышымны нәкь шулай элеккечә үтәр идем.

Аның бу сүзләрендә үз-үзенә зур ышаныч, бернинди кимсетүләр дщ, сынаулар да сындыра алмый торган горурлык яңгырый. Алда әйтеп кителгәнчә, ул чорда X. Туфан поэзиясе моңарчы аның иҗатында күрелмәгән югарылыкка күтәрелде. Аның шигырь­ләре кеше хисен дөрес чагылдырулары, сафлыклары белән йөрәккә үтеп нерә.

Әгәр иҗатының башлангыч чорында Туфан укучы күңелен, барыннан да бигрәк, сурәтләгән материалы, тере һәм үзенчәлекле образлары белән җәлеп иткән булса, соңыннан ул беренче планга ничек язу һәм укучыда нинди хисләр кузгату бурычын куя. Күңелнең иң тирән җиренә барып җитә торган һәм тел белән аңлатып та булмый торган матур хисләр уята торган музыка әсәрләре шикелле үк, X. Туфан шигырьләре дә сүзләрнең музыкасы, эмоциясе белән, акылдан бигрәк йөрәккә тәэсир итәләр.        .         ,

X. Туфан шигырьләренең болай уңышлы булуы — аның киеренке акыл һәм күңел хезмәте нәтиҗәсе. Туфан шигырьләрендәге искитәргеч көчле яңгырашлы саллылык аңа ансат кына бирелмәгән, әлбәттә. Әйтик, менә аның интим, мәхәббәт лирикасы өлкә­сендә татар поэзиясенең иң яхшы үрнәкләреннән берсе булган «Ромашкалар» исемле мәгълүм шигыре. Бу шигырьнең язылу тарихы турында автор үзе болай сөйли: сөргендә чакта Туфан озак еллар буена хат язышудан мәхрүм булып тора һәм өзелеп яраткан хатыны турында да, кызы турында да берни белмичә яши. Аның бердәнбер киңәшчеләре һәм юанычлары кыр ромашкалары була. X. Туфан әнә шул ромашкалар­ның таҗ яфракларын санап, хатыны һәм кызы турында күрәзәлек итә, һәм һәр ромашка, аны тынычландырырга теләгәндәй, ярата, хәтерли - дип әйтә. Ниһаять, аңа хатынының үлүе турында хәбәр килә. Менә шул чакта аның күңелендә йөрәк өзгеч юллар туа:

Юк, ромашка,

Минем йөрәкнең

Януларын баса алмыйсың.

Сөя эле, сагына һаман, дип,

Алдыйсың ич мине, алдыйсың!

Юк, ышанмыйм ромашкаларга

Алдаша ич алар, алдаша:

Аның кабере өстендә инде

 Резедалар үсә ләбаса...

Һәм X. Туфанның һәр шигыре диярлек күңелнең иң нечкә хисләре аша сугарыл­ган тирән шәхси кичерешләр белән тәэмин ителгән. Аның шигырьләре йөрәк каны белән сугарылган.

Туфанның ул чорда иҗат ителгән күп әсәрләре формалары ягыннан да гаҗәеп шома эшләнгән. Ул татар поэзиясен яңа строфалар белән баетты. Туфан шигырьләре­нең строфикасы, кагыйдә буларак, биш юлдан торып, беренче һәм соңгы юл һәрвакыт кабатланып килә. Шулай итеп, строфаны урап ала торган алка барлыкка килә һәм әнә шул чара фикерне бер бөтен итеп туплап куя. Беренче строфада шигырьнең төп темасы, асылы әйтелә, ә калган строфаларда беренче строфаның бер юлы алына да, аңа яңа детальләр өстәлеп, үстерелә бара. «Гөлләр инде яфрак яралар» әсәре — Туфан шигырьләре строфикасының әлеге үзенчәлегенә бик ачык мисал. Мондый строфика шагыйрьдән бик зур осталык таләп итә. Беренчедән, шигырь үзенең күләме буенча катгый рәвештә чикләнгән: биш строфа, егерме биш юл — шуннан артык та, ким дә түгел. Менә шушы хәл шагыйрьгә артык җәелеп китәргә һич тә ирек бирми, аның кыска һәм шул ук вакытта тирән мәгънәле сүз белән эш итүен сорый. Шуның өстенә әлеге шул чикләнгән мәйданның да шактый өлешен кабатланган сүзләр алып тора. Шигырь барышында беренче строфаның һәр юлы өч, ә беренче юлы хәтта дүрт мәртәбә кабатлана. Шулай итеп, егерме биш юллык шигырьнең тугыз юлы кабатлануга китеп, бары тик уналты юлы гына «файдалы мәйдан» ны биләүгә китә!

Ләкин Туфан ул шигырьләрен шундый итеп эшли — андагы кабатлауларны бөтенләй сизмисең дә. Чөнки аның һәр кабатланган юлы яңача яңгырый, яңа мәгънә алып килә һәм укучы күңелендә яңа хис уята. Шулай итеп, фикернең спираль буенча үсеше барлыкка килә: шагыйрьнең уйлары әледән-әле элек башланган, ләкин инде югарырак стадиядәге моментына әйләнеп кайта.

Хәсән Туфанның 1953—1957 елларда язган әсәрләре аның үз иҗатында да һәм, гомумән, татар әдәбияты тарихында да үзенә бер аерым урын алып тора. Аның бу чордагы иҗаты — иҗади очышының югары ноктасы һәм, шуның белән бергә, хә­зерге татар поэзиясе яулаган биеклекләрнең иң зурысы.

1953—57 еллар — илебез тарихында борылыш моменты булды. Тарихта шәхес культы дип исемләнгән, утыз елга якын сузылган эпоха тәмамланды. Ул эпохада илебез тормышында бик зур революцион үзгәрешләр ясалды, илебез моңарчы тарихта күрелмәгән дәрәҗәдә алга ыргылды, үсте, ныгыды. Ләкин шул ун эпохада, бигрәк тә утызынчы елларның икенче яртысында кеше ышанмаслык законсызлыклар, социалистик демократия нормаларын бозулар, Ленинның тарихта шәхес һәм халыкның роле турындагы васыятьләренә игътибар бирмәүләр дә бик күп булды.

Әгәр утызынчы елларда Туфан күңелендә Сталин шәхесенә карата ниндидер иллю­зияләре булса да, төрмәдә һәм сөргендә яшәгән елларда аның ул иллюзияләре тәмам юкка чыкты. Ленинны күреп белгән һәм аның васыятьләрен хәтерләүче карт комму­нистлар белән аралашу нәтиҗәсендә, Туфанның дөньяга карашы тагын да ныграк ачылып, яктырып китте. Менә шуңа күрә дә илебез тарихындагы әлеге борылыш баш­лануын X. Туфан татар шагыйрьләренең барсыннан да алданрак сизеп алды һәм узенең дәртле, ялкынлы шигырьләрендә бу турыда халыкка сөйләргә кереште. Аның ул вакытка караган шигырьләре, Туфан әсәрләренә хас булган лирик көчләрен һәм хис тирәнлекләрен саклаган хәлдә, яңа сыйфат белән дә баедылар. Аларда шагыйрь­нең карашы үткенрәк, фикере тирәнрәк чагыла башлады. Туфан ул шигырьләрендә зур социаль мәсьәләләргә дә ешрак кагыла һәм җәмгыять алдында торган мөһим проблемаларны да тирәнрәк аңлап эш итә.

Менә аның  «Ә Җир барыбер әйләнә» исемле шигыре:

Үтердең дә тынычландың бугай,

Яшереп «эзне»

Төрмәң төбенә?!

Бүрегең яна, бүрегең, инквизитор,

Нахак каннар яна бүрегеңдә!

О, күрделәр

 Синең кем икәнне,

Изгәндә син кешене карцерда:

Егерменче гасыр формасына

 Җайлаштырган маскаң астында

Инквизитор бәбәкләре яна,

Җәзадан «тәм» тапкан бәбәкләр,

Канга катьгп беткән җиңнәреңнән

Ниндидер «ямь» тапкан бәбәкләр.

Исеме әйтелмәсә дә, бу шигырьдән бернинди гаепләре булмаган меңнәрчә кеше­ләрнең каны кем аркасында коелган булуын аңлавы һич тә кыен түгел.

Әгәр X. Туфанның егерменче еллардагы иҗаты сөйләм интонациясенә нигезләнгән эпик-хикәяләү үзенчәлеге белән, 1943—1953 еллардагы иҗаты лириклыгы һәм ти­рән эмоциональлеге белән характерлы булса, аның 1953—1957 еллардагы иҗатын тирән, дәртле фикер поэзиясе дип әйтергә мөмкин. Аның бу шигырьләрендә фикер һәм хис үзара берегеп, бер-берсен көчәйтеп киләләр.

Безнең гасыр кешеләре бик күп хәлләрне — революцияләрне дә, сугышларны да, гаделсез репрессияләрне һәм концлагерьларны да үз җилкәләрендә татыдылар. Ләкин фашистларның вәхшилекләре дә һәм бернинди культ та социализмның бөтен дөнья күләмендә үсеп баруын туктата алмады. X. Туфанның «Сәлам сиңа, тормыш», Россияннар Битараф ай '. . Эстафета '. Барган саен еллар җылырак һәм баш­ка шигырьләре эпохабызның әнә шул әйдәп  баручы тенденциясенә багышланган һәм югары гражданлык хисе белән сугарылган. Алар - Туфан иҗатындагы социаль лирика үрнәкләре.

Х. Туфан  иҗатында, социаль анализның тирәнәя баруы белән беррәттән, чынбарлыкка фәлсәфи караш арта барды. Дөрес, иҗатының элеккерәк чагында да социаль проблемаларны читләтеп үтмаде һам дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтылыш ясады ул (мәсәлән, 1940 елда язылган «Очрашырбыз әле» шигыре шундый). Ләкин, фәлсәфи фикерле шагыйрь буларак, Туфан 1953 елдан соңгы чорда гына тулысынча формалашты. Бу хәл аның иҗатында яңа сыйфатлар тууга китерде.

«Сөйли торган материя»  Туфанның фәлсәфи лирикасына ачык мисал. Әсәрнең лирик герое олы юл буендагы миләүшә чачәгенә мөраҗәгать итә. Ят, чит кеше була­рак түгел бәлки үзенең туганы - материя буларак мөраҗәгать итә ул аңа. Герой­ның фәлсәфи фикер йөртүе шигырьдә салкын һәм риторик рәвештә түгел, бәлки Туфанга хас булганча чын күңелдән, тәэсирле ител бирелгән. Чөнки шигырь шагыйрь­нең күптәнге һәм яраткан уе — җир йөзендәге бөтен нәрсәләр дә үзара якын туганнар дигән фикер белән сугарылган:

Мин —бу кырлар, сулар, җирләрдәге

Атомнарның иске туганы:

Материя мин, җаным.

Аның бары

Сөйли, җырлый, сагына торганы.

Фәлсәфи мотивлар шагыйрьнең “саф” фәлсәфи шигырьләрендә генә түгел, бәлки күп кенә интим әсәрләрендә дә  «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга»,  «Һиндстанны эзлим» һ. б.) чагыла. Туфанның кеше һәм табигатьнең үзара аерылгысыз бердәмлеге турындагы фәлсәфи фикере аның «Төннәрдә дә уяу далада» исемле шигырендә бик ачык һәм образлы чагылыш тапкан. Автор бу әсәренең исеме астына «Эскизлар» дип куйган, һәм, чыннан да, эскизга хас булганча төрле характердагы өзекләрдән гыйбарәт ул.

Бу чорда Туфан иҗатының фольклор белән бәйләнеше тагын да ныгый төшә. Шагыйрь халыкның бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсеннән иң яхшы нәрсәләрне ала да, аларны иҗади эшкәртеп, баетып һәм югарыран баскычка күтәреп, яңадан халыкның үзенә кайтара. Әйтик, менә халыкның традицион образыннан файдаланып язылган «Кырда ике ак канат ята» әсәре. Аккош — халык иҗатында турылык һәм сафлык символы буларак яшәп килә. X. Туфан да аны шул мәгънәдә куллана. Ләкин ул бу образны үстереп, конкрет детальләр белән баетып җибәрә. Аның шигырендә без ике гади ак канатны гына түгел, бәлки ул канатларны сындырган ерткычны — «мыегын­дагы каннарны ялап» торучы төлкене дә күрәбез. Менә бу детальләр вакыйганы та­гын да тулырак итеп күз алдына бастыралар. Ләкин автор моның белән генә чикләнеп калмый, образны зур социаль гомумиләштерү югарылыгына күтәрә, үстерә:

Освенцимда үтерелгән кыздан

 Салдырылган ак күлмәк сыман

 Җирдә ике ак канат ята..

Бу юлларны укыганнан соң безнең күз алдыбызга бер аккош образы гына түгел, бәлки һич гаепсезгә гомерләре киселгән меңнәрчә кешеләр килеп баса.

Хәсән Туфан татар шигыренә алмаз сафлыгы һәм үзенә генә хас яңгыраш кертте. Халык сөйләме байлыгына таянып, поэзия телен һәрьяктан матур булып ялтырап торырлык дәрәҗәгә җиткерде ул.

Туфанның бу чордагы шигырьләре тематика ягыннан да байый төште. Озак еллар буена туган халкыннан һәм әдәбиятыннан аерылып торган шагыйрь кайту белән кай­нап торган тормыш эченә чумып китте. Үзе югында барлыкка килгән гигант үзгәреш­ләр («Еллар, ахыры, байтак үткәннәр»), илебездәге тормыш һәм яңа буын совет кешесенең рухи матурлыгы («Уралдан үтешли» , «Монда да мин шундый», «Күбәләк»), халыкара хәлләр («Сугыш килә Мисыр өстенә») — барысы да аның иҗатында чагы­лыш тапты. Шагыйрь шулай ук үзен борчыган хәлләрне дә читләтеп үтмәде, аларга карата да үзенең фикерен кыю итеп («Кер чайкыйлар кызлар») әйтте.

Җыеп кына әйткәндә, X. Туфанның 1953—1957 еллардагы поэзиясе аның иң зур җитди уңышы булды. Бу чорда ул бер генә йомшак, уңышсыз әсәр дә бастырмады. Аның бу чордагы һәр шигъри юлын, Шопен турындагы мәгълүм әйтемне әйләндереп, күктән төшкән энҗе дип атарга мөмкин.

X. Туфан эле бүген дә поэзиябезне әйдәп баручылар сафында. Ул әле яшь, тәне һәм җаны белән яшь. Ул бөтен күңеле белән алга омтылып яши. Аның 1947 елда яз­ган сүзләре бүгенге Туфанга аеруча килеп тора:

Үтик әйдә

Калган гомерне дә,

Үтик бары — алга барышлый,

Артта түгел, бушлай, бушка түгел,

Ә крепостьлар яулап алышлый

Һәм халыкка юллар салышлый.

Чын күңелдән киләчәктә дә шулай баруыңны телибез, шагыйрь!