АФРИКА ХИКӘЯЛӘРЕ
Көньяк Африка әдәбияты, бигрәк тә аның прогрессив прозасы икенче бөтен дөнья сугышыннан соңгы чорда, милли азатлык хәрәкәте киң җәелгән елларда аеруча уңышлы үсә башлады. «Каршылык күрсәтү әдәбияты» сафларына баскан прогрессив язучылар үз илләре алдында торган төп тарихи проблеманы: туган халыкларының бәйсезлеккә омтылышын, гаделсезлеккә каршы көрәшен чагылдырган романнар, повестьлар иҗат иттеләр.
Шулай да «Каршылык күрсәтү әдәбияты»нда хәзерге вакытта хикәя — киңрәк җәелгән жанр. Прозаның иң оператив һәм сугышчан жанры— кыска хикәя һәм новелла язучыга көн үзәгендә торган актуаль проблемаларны хәл итәргә, бөтен халык көрәшендә турыдан-туры катнашырга, колониализмның ерткычлыгын, расачылыкның кыргый хорафатларын ачып салырга мөмкинлек бирә.
Милли азатлык хәрәкәте көчәя барган саен, Африка әдәбияты белән кызыксыну да елдан-ел арта; колониаль халыкларның көрәшен чагылдырган әсәрләр төрле телләргә тәрҗемә ителеп киң таратыла.
Татарстан китап нәшрияты быел Африка язучылары хикәяләрен һәм новеллаларын татар теленә тәрҗемә итеп чыгарырга әзерләнә. Журналыбызның бу санында укучыларга шул китаптан Көньяк Африка язучыла- рының ике хикәясен тәкъдим итәбез.
Көньяк Африка Союзы.
Лиззиның гаебе
Каршы искән каты җил Нкоси Лиззиның битенә коры үлән бөртекләре китереп бәрә. Лиззи аларны буш кулы белән сөртеп ала. Башын күтәреп югары карасаң, күк читендәге тар гына болыт артына баеп барган кояшның кансу-кызгылт нурлары аның күзләрен чагылдыра.
Күксел чаерлы агачлар үсеп утырган әрәмәгә җиткәч, ул түмгәккә абынып туктады. «Юк, мин гаепле түгел»,—дип уйлады ул. Аңа җавап биргәндәй, җил тирән сулап куйды, агачлар биек ябалдашларын чайкадылар.
Әнә алар икесе дә шунда, ул калдырып киткән җирдә торалар. Баягынак Лиззи бу ханымның берни күрмичә, берни ишетмичә, коты алынган хәлдә йөгергәнен күргән иде. Хәзер аларны эзләп тапкач, аның күңелен тагын кызгану хисе тетрәтте. Кечкенә кыз, әнисенең тезләренә сыенып, үксеп тора, әмма аның елаганы ишетелми, коры яфракларны кыштырдатып искән җил тавышында югалып кала иде. Лиззиның күз алдына кайчандыр журналда күргән аяныч балалар сурәте килеп басты.
Ак тәнле хатын озак елап кызарган күзләрен күтәреп Лиззига карады һәм хәлсез тавыш белән африкавс телендә:
— Ул һаман елый да елый,—диде.
Лиззи алып килгән әйберләрен салам өстенә куйды. Баеп барган тонык кояш нурлары яктырткан соргылт тузанлы агачлар арасында бу хатын бигрәк тә моңсу һәм кызганыч иде. Сәләмә күлмәк, тузып беткән чалыш туфли кигән. Кызының аяклары былчырак... Лиззиның йөрәге кысылгандай авыртып китте. Ханымның сул яңагындагы кан инде кибеп каткан, кара көйгән төшләре күксел төскә кергән иде.
Лиззи баланы кулына алды да иркәләп тирбәтә башлады һәм базмыйча гына:
- Ханым, мин сезгә ашарга алып килдем. Менә монысы кызыгызга сөт,— диде.— Ханым, менә бу күлмәкне киегез. Салкынайта төште.
Җил аның сүзләрен читкә алып китә иде.
- Мин ничек киим инде... Ә син нәрсә киярсең?
- Минем өчен борчылмагыз... Миңа болай да җылы,— диде Лиззи елмаеп. Ак тәнле хатынның әле һаман икеләнеп торуын күреп өстәп әйтте: —Чиста ул, мин аны бары бер генә кигән идем.
Лиззи ханымның баягынак ире белән әрләшкәнен хәтерләде һәм баеп барган кояшка борчулы карап алды: гадәттә бу вакытта баас үзе кайтып җитә торган иде.
- Ханым,— диде ул акрын гына,— мин хәзергә китим, бераздан сезне алырга әйләнеп килермен... Тиздән баас кайтып җитүе бар.
Дала буйлап барганда ул Морокодагы өйләрендә үзен ни көткәнен күз алдына китерде... Иске калай түбәле иске өйнең стена ярыкларыннан сызгырып җил өрәдер. Әнисе каты йөткерә-йөткерә учак янында кайнашадыр. Былчыранып беткән энесе белән сеңелесенең күз төпләре батып кергән... Һәм менә шулар янына теге, берни дә күрмичә, берни дә ишетмичә куркып йөгергән ак тәнле хатынны ничек алып кермәк кирәк.
Бу күренешне онытырга теләгәндәй, Лиззи башын кагып куйды, авыру әнисенең: «Акылдан яздыңмы әллә?.. Акчаңны да, күлмәгеңне дә биргәнсең»,— дип әйткән сүзләрен ишеткәндәй булды. Ярар инде, зыян юк. Лиззи аңа: «Их, әни, аңларга гына теләмисең, минем урында булсаң, үзең дә шулай итәр идең. Минем өчен алар да шулай итәрләр иде»,— дип җавап бирер. Моңа каршы әнисе: «Мохтаҗлыклары төшкән чакта гына без аларга кирәк булабыз»,— дип күңелсез генә елмаеп куяр...
Биек агачларның тынгысыз күләгәләре кояшның соңгы нурларын, комсыз бик зур мәче ялап алгандай, сүндерде. Агачлар очында йолдызлар чайкала башлады.
Ханым, менә мин килеп тә җиттем. Озак көттергәнем өчен гафу итегез инде,—диде Лиззи.
Өйгә кайтып барганда, Лиззи кечкенә кызның салкыннан тешләре шак-шак килүен ишетте. Ә ханым аның җылы күлмәген кигән иде. Лиззи шуңа бик шат иде.
Ишек төбенә килеп җиткәндә, Лиззи кинәт куркуга төште. Әйтерсең лә, ул сөяркәсен яшертен генә өенә алып керә. Ханым белән кыз кергәч, үз куралары аңа бигрәк тә ярлы һәм кызганыч күренде. Бу хәерчелек өчен гафу үтенергә теләгән сыман, Лиззи уңайсызланып кулларын уып алды һәм кечкенә кызга ягымлы елмаеп карады. Ләкин кызчык кашларын җыерган көе тик утыра бирде Лиззи примуста аш җылытып алды. Кухнядан пычак, чәнечке алып чыкты Ханым аңардан:
- Ә син нәрсә ашарсың соң? — дип сорады.
Ханым, мин кич белән ашамыйм... Юаная башладым гәүдәм ямьсезләнүдән куркам,—дип, Лиззи таза ботларын сыйпап алды һәм күзләрен кыса төшеп оялчан елмайганнан соң:—Мин кухняда бераз капкалап алган идем,— дип җитди генә өстәп куйды.
Ятакта утырган ак хатын белән кызчыкка карауга, аның тамагына төер тыгылгандай булды. Кыяфәтләре бик тә бәхетсез, боек, кайгылары йөзләренә чыккан иде. Африкалылар иң авыр бәла-каза килгән чакларда да болай булмый. Кара тәнлеләр кайгы-хәсрәтсез тормыш бардыр дип уйламыйлар да бит. Гәрчә ара-тирә кайгыдан качып котылырга тырышсалар да, барыбер булдыра алмыйлар.
- Әни, бу безнең белән бергә йокларга җыенамыни?— дип сорады кызчык.
- Әдәпсезләнмә, Мэри!
Лиззи кая карарга белми уңайсызланып калды.
Төнлә белән ак тәнле хатын еларга кереште. Башта ул үксеп кенә елаган иде, аннары кычкырып еларга тотынды һәм идәндә йоклап яткан Лиззины уятты. Лиззи аны тынычландырырга, кайгысын оныттырырга теләп:
- Ханым, еламагыз...— дип юатырга тырышты.
Төнге тынлыкта Лиззи — Вреддедорп, Мейфер, Браамфонтейн, Ньюлендс йортларында яшәүче бәхетсез хатын-кызларны хәтерләде... Үзләре ише ак тәнлеләрчә яшәр өчен алар күпме газап чигәләр. Шулай да кара тәнлеләрне күрә алмыйлар, үзләренең бозыклыгын белгән өчен аларны икеләтә дошман итәләр. Ак тәнле булулары белән борын чөеп йөриләр. Ул йортлардан еш кына шәһәр паркындагы эскәмияләргә барып җитәләр, сукырлыкка, бозыклыкка баталар, һәм аннары — бөтенләй хәрап булалар
- Ул мине чак кына үтермәде бит.— диде ханым еламсырап. — Мин урамда барганда, әйтерсең лә...
- Үтәр-китәр, ханым.
Тагын шул коточкыч күренеш күз алдына килеп баса.
- Иртәгә барысы да җайланыр.
Коты алынган хатын берни дә күрмичә, кара тәнлеләрне күрмичә чаба... көндәгечә — күрмичә... Лиззины өметсезлек баса . Әнисе авыру, әнисе белән сеңелесе ач... Аларга ярдәм итмәкче булып бар көченә тырышып карады ул, ләкин бар да юкка гына булды. Бу ак тәнле хатын белән бергә үзен дә кызгана башлады.
Каты итеп ишек шакый башладылар. Лиззи куркып сикереп торды.
- Ачыгыз! Полиция!
Лиззи куркынып ханым яткан караватка карады.
- Ванг Хом.
Ишеккә тагын бәрделәр, буылган тавыш белән:
— Кара шайтан, кит аннан! — дип акырдылар.
Лиззи ишекне ачуга бүлмәгә полицейский атылып килеп керде. Кул фонаре белән яктыртып карады да:
— Дуңгыз кебек йокы симертеп ятасың! — дип сүгенде.
Лиззины читкә кагып караватка ташланды. Ачуыннан сулышы кысылып одеалны тартып алуга, кинәт хәрәкәтсез калды. Акрын гына сузып:
— Я аллам... Я рабби...—диде.
Тагын бер ак тәнле полицейский килеп керде. Ау эте кебек еш-еш сулый-сулый:
—Әһә, эләктердекме! — дип шатланып кычкырып җибәрде.
Ятакка, идәнгә карап алды... Эчке газаплану һәм түбәнчелек белән диярлек әйтеп куйды:
- Я аллам... Я рабби...
Лиззига алар бөтенләй игътибар итмәделәр. Коты очкан һәм моның ил белән бетәсен белмәгән Лиззи дер-дер калтырый иде.
Тышкы яктан аяк тавышы ишетелде.
- Баас...
- Бар, чык та машинада көт! — диде ул түрәләрчә кырыс кына итеп, аның тавышы янаулы яңгырый иде.
- Тыңлыйм, баас...
Полицейскийлар карашып алдылар. Аннары караватка, идәнгә карадылар.
Ишек янында басып торган Лиззи баасның:
- Барысы да аның эше... Бу кара хәшәрәтләр тиздән безнең бөтен шәһәребезне үзләренең локациясенә әверелдерәчәкләр,— дип әйткәнен ишетте.
Бүлмәдән сөйләшкән тавыш ишетелә иде. Лиззи ак тәнлеләрнең күзләрен, чәнечкеле салкын карашларын һич тә оныта алмас. Баас сержантны урамга дәшеп чыгарды. Алар анда акрын гына сөйләшә башладылар.
- Шайтан белсен...
- Менә кая барып җиттеләр... Түзәр хәл калмый инде...
- Шайтан белсен, ниләр генә эшләмиләр... Үзләрен безнең белән тиң саныйлар да...
- Ә бу кара шайтаны ник бер сүз әйтсен, ичмасам...
Лиззи калганын ишетә алмады, куркудан һәм хурлыктан аның шаулап башы авырта башлады, һәм кинәт бик якты ут балкып киткән кебек, ул барысын да ачык күрде, үзенең ак тәнлеләр законын бозганлыгын аңлады. Ак тәнле хатынны кызганды бит ул... Бу ак тәнле ирләрнең күзләре әнә шуның өчен боздай салкын карыйлар. Ниндидер гыйфрит Лиззига: «Әйттем мин сиңа... әйттем...» — дип пышылдый, ә төнге җил шул ачулы сүзләрне бөтереп йөртә иде.
Баас караватта яткан ак тәнле хатынга:
- Синең монда икәнеңне белмәдем мин... Бу кара шайтан миңа әйтмәде,— диде, Лиззига ачулы караш ташлап.— Әгәр син булмасаң, безнең илдә кара тәнлеләрне нишләткәннәрен күрсәтер идем мин аңа...
Полицейский аның сүзләрен җөпләп башын селкеп куйды. Баас үпкәләгән җылы тавыш белән:
- Син — ак тәнле хатын, монда калырга тиеш түгел,— диде.
Алар ханымны үзләре белән алып киттеләр. Машинага утыртырга
алып чыкканда полицейский кечкенә кызның кулыннан сыйпады. Ак тәнле хатын ишектән чыгып барганда борылып карамакчы булган иде. Әмма баас аны Лиззидан яклап калырга теләгәндәй:
- Кирәк түгел!.. Кирәк түгел!..— диде.
Куркудан коты очкан Лиззи көчкә аңына килде, йөрәге өзелгәндәй сызлый башлады. Акың күңелен җәберләп киттеләр. Ул таланган, анадан тума чишендерелгәндәй калды. Иелеп урындыкка утырды да куллары белән йөзен каплады. Гыйфрит тагын пышылдарга тотынды.
Лиззи ярсып үз гаебен акларга дәлил эзләргә кереште. Аңа бу эшкә җил һәм куаклар фатиха бирде бит. һәм анык күз алдына тагын әлеге таныш күренеш килеп басты: әнә коты очкан ханым берни дә күрмичә, ишетмичә чаба... Лиззи хәзер ул очрашуны онытырга маташмый, тагын да ачыграк итеп күз алдына китерә генә... Һәм шунда ук ул уянып киткәндәй булды, һәрнәрсә үз урынына барып урнашты һәм аның күңелен изрәткеч чиксез-кырыйсыз хәсрәт басты, йокларга ятарга әзерләнгәндә үзенә-үзе:
- Ничек кенә булмасын, хәзер мин җиңеләеп калдым,— дип әйтеи куйды.
Менә ул урынсыз да калды. Иртәгә тагын эш эзләп чаба башларга туры киләчәк.