ЗУР АШКЫНУ, ОЗЫН ГОМЕР ТУРЫНДА ҖЫР
Эшендә фаҗигале рәвештә, вакытсыз һәлак булган атаклы бораулау мастеры М М. Белоглазов истәлегенә багышлана.
Урал-тауның кочагыннан
Табыла тимер, агыла күмер.
Урал-йортның учагыннан
Алды утны бу яшь гомер.
Урал-әнкә култыгында
Дәү төенчек… Қояштыр ул.
Биштәр генә бит улында –
Әмма йөзе ифрат горур.
Һай, бу чаклы охшар икән! –
Нәкъ үзе бит: эшкә сусар,
Қулы юмарт, күңеле күркәм –
Үз күрерләр улын дуслар.
Улкаена ышана ул,
Уй килә дә кот алына…
Һай, үзенә охшаган шул -
Җаны да бит уттан гына.
Озата да Урал-әнкәй,
Зәйгә житкәч туктап кала.
Таудан төшкән гөрләвектәй,
Далага юл тота бала.
Чү, әнкәнең нигә әле
Моңсуланып китте йөзе?…
Төенчеген бирмәгәнме,
Калган мәллә әйтер сүзе?…
Карады ул хафаланып
Куенындагы кояшына –
Оныта язган… Кабаланып
Куйды аны иңбашына.
Иңбашыннан күккә чөеп,
Зәй өстенә тәгәрәтте:
Ташыт, улым, җирдән диеп,
Шундый якты бәрәкәтне!
Эшнең дә бит була язы
Менә безнең Белоглазов
Буровойда эшләп йөри.
Эшнең дә бит була язы –
Тырышлыктан ташлар эри.
Кайнар алмаз бу малайда –
Тау астыннан ташка сыза…
Салмак кына буровойда
Эшләр йөгерә, эшләр кыза.
Бер карасаң, кышын – челлә,
Бер карасаң, җәен – буран…
Қаюм әйтте: - Дөрли белә,
Иллә суына белми торган…
Хәммәт әйтте: – Аңа тимә,
Аяз көнне яшьнәсә дә –
Көндез димә, төнлә димә
Бурмастерым янәшәмдә.
Питрей әйтте: – Яшен ташы!
Фахраз әйтте:-Безнең сыңар:
Эшкә усал, эштә яхшы,
Дуслар, эшләр безнең уңар!
Эшнең дә бит була көзе –
Белоглазов төксе йөри.
Тик хәтердә – «Хәзер үзем!»
Дигән сыман көлемсери.
«Бар!» дисәләр булмас борын,
Кырку гына тамак кыра.
Бәй… Су килми!… Бурмастерым
Көрәк алган – ермак ера…
Төн. Бу җиле чыкты кайдан?
Куллар оеп, күзләр тала.
– Ял итеп ал.–Котлыбайдан
Чыгыр сабын үзе ала.
Девон яры инде якын.
Уң булачак өметләре. –
Уңда-сулда алтын якның
Уңган-булган егетләре!
Мондый чакта йокы кача
Ике айлык сәфәр иде.
Соңгы катлам... «Комын
ишмә!»
Ай дигәндә, җир «һай!»
диде —
Акты-китте алтын чишмә.
Кичен — туйда, иртән — уйда...
Уй дигәнең уен түгел. —
Бурыч куй да, ташка уй да
Бәйгеләрне кабыз, күңел!
Сүз юк ачы бураннарга,
Якын булмас ераклыгы;
Тилмертә лә бу дәрьяга
Юл салуның озаклыгы.
Мондый чакта йокы кача,
Уйчан маңгай шабыр тирдә...
Тагын үзе килеп баса:—
Тагын борау: «авыр җирдә».
Аягүрә тамак ялгап,
Тагын бераз тирлә инде...
Сәгатьләрдән минут яулап,
Куба заман гөрләвеге.
Яңгырлы көз дә яктыра —
Шат күзләрдә таңы аткан:
Ае әле ярты гына —
Алда инде тулы фонтан!
Элде-куйды, кызык итеп,
Ак буровой ал байракны,—
Куып-җитеп, узып-китеп
Вакыт дигән аргамакны.
Әйбәт атлый Белоглазов,
Очышларын төштә күрә...
Хисләрнең дә була язы —
Ташый... ташый... ташый бирә.
Йөз тонналы мәшәкатьнең
Төбенә үк җигелгән ул.
Мәшәкатьле мәхәббәтнең
Ярсуына бирелгән ул.
Шул яз канат — бу күңелгә,
Хыялы да — хисе мулга:
Ташытыр иде җирдән илгә
Көн дә берәр алтын елга.
Әйтелмәгән уйлар кала
Ачып биргән чишмәләре
Әле бары кырык тугыз...
Алда тау-тау эшләр әле —
Вакыты тыгыз, вакыты тыгыз.
— Ел да шул бит көзләрендә...—
Нюрасына карап ала.
Карый гына... Күзләрендә
Әйтелмәгән уйлар кала:
— Кичер инде, хатын гынам —
Кайттым гына, тагы китәм.
Бураны бит... Каты гына...
Дусларыма дәрман илтәм.
Йоклап кала ике балам,
Үзең назла — үзем юкта.
Берсекөнсез бушый алмам —
Эшем тота, эшем тота.
Уйный алмыйм кунак-кунак,
Хәстәрләнеп йөрмә, хатын.
Бу арада өем ерак,
Эшем якын, эшем якын.
Утырырбыз бергә майда,
Яңа елда көтмә, иркәм.
Мәшәкатем буровойда,
Бәйрәмем дә шунда күркәм.
Бу сукмакны шушы төштән
Күңелем үзе эзләп тапты...
Сизеп йөрим: минем эштән
Илем якты, илем якты.
Киям брезент, йөрим туннан—
Костюмнарны улым кисен...
Кышын тирлим, җәен туңам
Эшем өчен, эшем өчен.
Ялга чыкмыйм, юлга чыгам —
Эшем тарта, эшем тарта.
Эшкә чумам — хискә чумам,
Сагыну кими — сөю арта.
Нюра иркәм, озак тормам —
Яңа фонтан менә-менә...
Соңгы катлам тозак корган
Буровойның йөрәгенә...
Үз йөрәген бирер булып
Төшми борау, менми борау.
Ут сулый җир иргә янап.
Иреннәрдә юаш сорау,
Ә күзләрдә усал җавап...
Хәбәр итә. Боерык ала.—
«Ярты сәгать көтсәң, имеш...
Ярты сәгать!..» Боегып кала...
Кызып китә: — Үзе тиеш!
Ике атлап, бер ыргылып
Тагын менде тимер түргә,—
Үз йөрәген бирер булып
Турбобурын терелтергә.
«Минут өчен тартышканда,
Ярты сәгать — ярты гомер...»—
Җир белән бил алышканда,
Тетри дала, күкри тимер.
Җигелгән бит моторларның
Соңгы тамчы җегәрлеге...
Җиңгәләде батырлыкны,
Бармы җирне җиңәрлеге?!
Якыны юк үгетләргә,
Якыннары ерагайган —
Кырт кисте бит егетләргә:
— Чыгыгыз, дип, буровойдан!
Хәммәт сизде кушканыннан —
Сүзе хата... Уе таза...
Якын-якьш дусларыннан
Ерак йөрсен бәла-каза...
Зур ачылып тнрги-зурлый
Бригаданың күзе аны...
Кайсылары инде юрый
Чираттагы могҗизаны...
Зыкыларда ялан түзәр,
Ут йотып ла туңа Каюм...
Ялвара бит кайнар күзләр:
«Тыелсаңчы, туганкаем!»
Йөгереп керә... Күздә яше:
— Туганкаем, тыелсаңчы!
Чатырдады тимер яшен...
Кар өстендә — кызыл тамчы...
Сынып төшкән корыч кына...
Бу сынмаган — туры, озын —
Беренче кат тыныч кына
Йоклап ята тыйгысызым.
Җил тиде дә җилбердәнеп
Куйды бәсле киемнәре...
«Тотмадыгыз җиңемнән» дип,
Турсайганнар иреннәре...
Яшь тапмый күз еларга да —
Зур тетрәүдән күңел тынган...
Бар бер тынлык: — Юк арада
Туганнардан якын туган.
Каты гына җирне казып,
Тирәсенә гөлләр куйган...
Йөрде кабынып, йөрде кабызып,
Китте сүнеп — төште кулдан.
Якын иде, инде ерак...
Сагыш баса күңелләрне.
Бар бер тойгы: — басмый туфрак
Күңелләргә күмелгәнне!
Буран булып куба кире,
Урыны түгел, вакыты тарта.—
Дуслар белән китә гомере
Кайнар-кайнар вахталарга.
Ирнең даны ил гизсә дә,
Чын яшьлеген азлар белә.—
Көн туа да, җил исә дә
Илне иңләп язлар килә.
Игелекле үз баласын
Урал-тауның кочагыннан
Табыла тимер, агыла күмер.—
Урал-йортның учагыннан
Кабызып ала таңын бу жир.
Алын-гөлен киенә дә
Килә-җитә җәйгә ана. —
Урал-әнкә иелә дә
Итәкләрен Зәйгә мана...
Таңгы чыклар күзләрендә...
Алга карый, юлга карый:
Улының баскан эзләрендә —
Иленең алтын елгалары.
Тимер ярлар—тирә-юньдә,
Тимер ярлар — тере сулы.
Көләч дала күкрәгендә
Улы сулый, улы сулый.
Алтын нигез өсләрендә —
Аллы-гөлле олы кала.
Дусларының хисләрендә
Улы кала, улы кала.
Җырлар күкри Зәй өстендә,
Ана тыңлый, ана ятлый. —
Батырлыклар бәйгесендә
Улы атлый, улы атлый.
Илне бизәп яши бел дә
Күмел, имеш, җиргә яшьли...
Татарстанның яшьлегендә
Улы яши, улы яши.
Ел өстәлә тагын елга.
Тагын бәгыре сызлап китә.—
Колак салып уңга-сулга,
Урал-ана җавап көтә...
Бәгырең, әнкәй, сызланмасын! —
Җиренең язын кайтарышкан
Игелекле үз баласын
Онытамы соң Татарстан!