ТЫНГЫСЫЗ ТӨН
ӨЧ ПӘРДӘЛЕК
КАТНАШУЧЫЛАР:
Г ө л б а н у. Ләйсән. Ләйлә. Хак. Гаяз. Н ә ж н п. Яз. Фәнүсә. Вакыйга безнен көннәрдә Кама буенда бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Жәйге көн. Ун якта йорт. Ишек алдында жнмеш агачлары, чәчәкләр үсә Тирә-яктә урман. Сул якта Камага төшә торган сукмак. Яр астында Каманың бер борылмасы ялтырап күренә. Сукмактан ишкәк тотып Гөлбану менә. Гөлбану. Тып-тын. Әллә кайтмаганнар инде. Ләйсән!.. Ләйлә?.. Кызым!.. (Өйгә кереп чыга.) Юк, кайтмаганнар... Нишләтергә сон инде бу имгәк моторны, ә?.. Хак керә. Хак. Сәлам, Гөлбану! Гөлбану. Исәнме, Хак!.. Ләйсән!.. Ләйлә!.. Хак. Тәки китәләрме инде? Гөлбану. Канатлары ныгыган кош балаларына туган оялары тарая башлый шул. Әткәләре исән чагында икесен ике учына утырта иде дә, игезәкләрем, матурларым, дип үчти-үчти сөя иде. Кай арада житкән кыз булдылар. X а к. Бәлки син үзең дә алар белән китәрсең? Гөлбану. Юк, юк! Мин ул кабызып калдырган маякларны, аның изге туфрагын ташлап китә алмыйм. Без аның белән шушында таныштык, шушы өйдә беренче төнебезне үткәрдек, шушы өйдә кызларыбыз туды. Миһербансыз сип, Кама! Үзеңне өзелеп яраткан адәмнәрне аласын. Әмма күңелне тарта торган нинди тылсымлы көчең бардыр!.. Менә хәзер үзем дә синдә жиде ел буе аның маякларын кабызам... Ә кызлар Каманың акбашлы дулкыннарын ташлап китә.. Сезнең белән генә китсәләр бер хәл иде дә бит... Хак. Мин алар белән тагын сөйләшеп карармын әле Гөлбану. Тик сүзләреңне бик уйлап, үлчәп сөйләш. Алар сабый ♦ әле = Хак. Ата-ана өчен үз баласы утызга житкәч тә сабый була, ди ® Борчылма, үземә ата булу бәхете эләкмәсә дә. мин аларны үз кызларым « кебек күрәм. Рәнҗеттермәм. Әйе, кырык-иллегә житсәм дә өйләнеп тә, 5 бала-чага үрчетеп тә булмады шул. Гомерем буе чегән шикелле дөнья- нын инен-буен айкап йөрдем. Кайларда гына сузмадым мин ул электр 5 чыбыкларын! Чакрымнарын саный китсәң —чутына чыгарлык түгел. £ Тыныч кына бер урында төпләнеп калырга, рәхәтләнеп яшәргә иде дә. ф булмый. Өйрәнелгән. Язмыштыр инде. Әмма, кем белсен, язмышы да _ кайчакта шаяргалап куя инде аның!.. | Транзистор тавышы ишетелә. Гөлбану. Әллә нишләп моторым кәжәләнә. Тагын кабызып ка- 2 рыйм әле. (Ярдан аска төшеп китә.) - Хак. Әй, Гөлбану, Гөлбану!.. « ...Кыен икән картайгачтын ® Гөлбану өчен яну!.. 2 Транзисторын уйнатып Гаяз керә. 2 Хак. Кайттыңмы, чибәр егет? < Гаяз. Ничек шул хәтле дөрес әйттегез! Без чыннан да чибәр дә u һәм дә ки кайттык та. Хак. Башыңны жүләрлеккә салма. Ник тресттан килгән вәкил алдында мине мәсхәрә иттең син, ә? Ник мин кушканча эшләмәдең? Гаяз. Мин үземнең яна методымны кулланып карадым. Сезнеңчә эшләсәм, бер пролет белән сакал сыпырып калган булыр идем.әболай мин ике пролетның эшен бетердем. Рационализация дип атала бу. Премия өмет итәм әле. Хак. Киңәшмичә, законлаштырмыйча... Борып куй әле шул нәмәс- тәкәеңне, акыртма... Трест вәкиле генә кайтып китсен, мин сина күрсәтермен премияне, чучка малай! Гаяз. Сип, бабай, мина жикермә әле, пожалуйста. Сиңа түгел, аллага да үземә акырырга-бакырырга ирек бирмәм. Шуның өчен ясадыкмыни без революцияне? Шуның өчен кызыл каннарыбызны койдыкмыни! Хак. Ә? Революция ясадык, дисенме? Хе! Кем! Син ясадыкмы? Г а я з. Мин — ирекле индивидуум. Җикерүләр минем натурама ярамый. Хак. Ничек, ничек? Кем? Нәрсә? Гаяз. Индивиду-ум. Мәдрәсәгездә латин теле үткән булсагыз — шәхес! Хак. һе!.. Лаеш шулпасы чүмереп караганын юк шул. энем. Рәхәтлеккә чыдамыйча туеп сикерәсез... Индюм-миндю.м... һе!.. Гаяз. Хак абзый!.. Хак абзыкай!.. Хак. Я. нәрсә хакылдыйсың? Гаяз. Үзен беләсен инде! Хак. Белмим, белмим! Гаяз. Монета?! Хак. Тагынмы? Гаяз Ике генә унлык. Аванста бирермен Хак Соң алланың беспутный бәндәсе, яна гына зарплата алдык бит Сина да почти-что минеке кадәр эләкте. Булкига кыстырып бутерброд итеп ашыйсыңмы әллә син аны? Гаяз Хәзерге акча бәләкәй, ашасаң да туеп булмый. Аннан соң кесә тишек — төшә дә кала. Ямарга хатын юк, хатын алырга әпәйг теки акча юк. Хак. һөнәр училищесында әз генә акчаны да житкерә идең бит. Гаяз. Ул чагында син дә саранбай түгел идең, мастер. Хак. Биш арслан үкереп килсә дә бирмим. Туйдым, нәкәнис. Бу бер ел эчендә тәмам теңкәне корыттың. Миңа бәйләнеп ятканчы кызлар белән сөйләшер идең әнә! Гаяз. Кызларга ни булган? Хак. Якадан Себергә китәргә йөриләр. Гаяз. Ну-ну?1. Әле безнең белән дигәннәр иде бит. «Галиябану» көенә биетим әле мин аларны ул чакта! Хак. Тик кара аны, ыспай егет, уенда инә очы хәтле генә тегенди- мондый, шухрый-мухрый нәрсә булса да (Гаязның борын төбенә йодрык китерә ) менә шушы кавыннан авыз итәрсең. Аңлап калдыңмы? Гаяз. Аңладык, мастер. Ләкин без кавын яратмыйбыз. Хак. Менә шул. Гөлбану апаңа булышыйм әле. Тагын моторы туктаган. (Ярдан төшеп китә.) Гаяз. Ләйсәнемне рәнжетәмме сон инде мин, Хак абзый! Ләйсәнем!.. Нинди матур исем!.. А-а-а, иптәш дөнья!.. Ләйсәнем, дип, үзенә өзеп әйтер чагым булырмы?! (Утыра. Моңаеп уйлана.) Юк, ю-ук, яратмый ул мине. Ник кирәк аңа, бүген монда, иртәгә кәжә авылында, дип йөри торган зима! ур?!. (Торып йөренә Утыра. Кесәсеннән перевод бланкосы, авторучка ала. Яза.) Куда? В Уфу, Кому? Тә-әк .. Сумма... сумма... Сколько? Тридцать пять или двадцать пять? (Кесәсеннән акчаларын алып санап карый.) Болар белән генә Чикаго миллионеры булып булмый икән шул. һем... Ялгыз кешегә бала үстерү дә жиңел түгел Аны әби кеше белән әни кеше генә белә... һем, үземә әллә яна күлмәк алырмынмы дигән идем шул, чукынган. Проявитель бетте. Пленка... пеленка, дигәндәй... һем... Кызчыкның туган көне жнтте шул — утыз биш сум кирәк булыр... Сумма прописью. Мягкий знак дигән знагын кай гирәгә төртергә соң? Гомергә башны бутады шул имя числительное дигән жен. (Күзләрен йомып, башын тотып, селкенәселкенә исенә төшерә.) Именами числительными называются слова. Правописание количественных числительных... Одиннадцать пишется с двумя н. миллион, миллиард с двумя л. . Вот миллион сум акча булса иде!.. Әһә, әһә, слова... тәк-тәк-тәк... пишется с мягким знаком на конце... Димәк, тридцать — мягкий знак и пять — тоже мягкий знак... Ә Ләйсән белән бүген сөйләшергә кирәк... Ләйсән керә. Гаяз язуын гиз генә кесәсенә яшерә. Ләйсән Привет! Җаныеңа тагын хат яздыңмы? Гаяз. Җаныема тагын хат яздым. Ләйсән. Миңа да укыт әле? Гаяз Ярамый, мамзель, секрет! Ләйсән. Пожалуйста! Гаяз, йөрәгемне ярып бирәм, ләкин... Ләйсән. Юри генә әйтәм йөрәгегез дә, секретыгыз да үзегезгә булсын. Безгә берәү йөрәген бүләк итте инде, икәү кирәкми. Ауфве- дерзәен! (Өйгә кереп китә.) Гаяз (кул селкеп кала), һай-дю-дю-дю! Өйдә Ләйсән җырлый. «Дулкыннар» романсы. Алсуланып таннар атканда Дулкыннарның тавышын тыңладым, Дулкыннарның тавышын тыңладым да Снна атап җырлар җырладым Гаяз (тәрәзәгә барып) Сорарга мөмкинме? Л ә и с ән. Рәхим итегез! Гаяз. Җырыгызны мина атап җырламыйсыздыр бит? Ләйсән һич юк! (Өйдән чемодан алып чыга. Әйберләрен кагып кире тутыра.) Ф Сине сагынып жырлзр жырладым, © Синдә генә минем уйларым. Сагына микән иркәм мине. дип. Е Көмеш дулкыннардан сорадым. с 3 Гаяз. Минада сорарга мөмкинме? х Ләйсән. Мөмкин. £ Гаяз. Иркәгез мин түгелдер бит? Ләйсән. Түгел! * х Ак дулкыннар шаулап килделәр, = Болай диеп жавап бирделәр 3 — Монайма син. сенелем. уйланма. £ Иркән сине сагына,—диделәр. S Гаяз. Тагын сорарга мөмкинме? Ләйсән. Мөмкин түгел. ® Гаяз. Ләйсән. Себергә китәсезмени инде? s Ләйсән. Әйе. „ Гаяз. Нишләп? = Ләйсән. Чакыралар. ” Гаяз. Кемнәр чакыра? ь. Ләйсән. Әйтергә ярамый, сэр. Секрет! Гаяз. Ә без—тилебәрән орлыгы ашаган нәрсәләр... (Чишенә.) Ярый, китегез. Син дә котылырсың һәм, әйтергә кирәк ки, мин дә... Аркага су сал әле, зинһар өчен, бик бөркү. Ләйсән. Коенып мен. Гаяз. Бүген унҗиде тапкыр коендым, ләкин тәнем һаман мунча ташы шикелле... Эчем-тышым ут. йөрәгем яна, йөрәгем, йөрәгем, йөрәгем!.. Сүндерергә пожарниклар гына юк... Я инде, җаным, бер генә тынла инде! Ләйсән. Ялланган ялчын юк, егет. Гаяз. Пожалуйста! (Чыга.) Ләйсән. Соңгы көн итеп кенә, ишетсен колагың, (Бярга икәнен кызлардан сорый-сорый, берсе — монда, икенчесе — тегендә, ди ди, тартышып йөриләр. Ахырында, урый табалар. Гаяз. Уф, юк, барыбер менә мондарак, мсье. (Өстәлне үз ягына- рак тартып куя.) Нәжип. Минемчә, чүт-чүт мондарак. (Өстәлне үз ягына шудыра.) Кыэлар моны көлеп карап торалар да. менә монда аның урыны, дип. өстәлне бөтенләй икенче жиргә илтеп куялар. Гаяз. Мин кайчаннан бирле, шунда кирәк, дип, бу кире беткән Голдуотер белән тартышам бит. Ләйлә. Инде урындыклар куеп чыгыгыз, монда, монда... Гаяз. Стоп, леди! Җиденчесе кемгә? Нәжип. Алты гына борын чыга бит монда. Ләйсән. Эгоистлар! Яз басып торсынмыни? Нәжип. Яз? Нинди Яз? Гаяз. Ансы нинди Килиманджаро маймылы тагын? Ләйлә. Менә нәрсә, иптәшкәйләрем, без сезнең кызларыгыз белән кызыксынмыйбыз бит. Сез дә безнен егетләр турында артык төпченмәгез, килгәч күрерсез. Ләйсән. Моряк! Безнен ял йортында ял итә. Нәҗип. Шартлатып кына әйтегез әле, ник тыкшына ул безнең күңелле мәҗлескә? Нинди Яз ул? Монда Гаяз дигәненнән дә теңкә корыган. Ләйлә. Бу мәҗлесне кем өчен дип беләсез соң? Нәҗип, һем... Кем өчен... Менә безнең... безнен бөтенебез өчен. Ләйсән. Бу мәҗлес — Яз белән саубуллашу мәҗлесе. Гаяз. Ул Кавказ бурсыгы, бүлмәсендә генә утырса, ияк астына май төшәр, дип курыкты микәнни?!. Егетләр (өстәлнең астын-өскә аударып, аның бер башындагы ике урындыкка утыралар). Хы!.. Кызлар (аларга аркалары белән әйләнеп өстәлнең икенче башына утыралар), һе!.. Гаяз. Афганстан чәүкәсе өчен өстәл ташып интек, ә? Нәҗип. Тыр-тыр йөгерә-йөгерә. Ул килсен дә шыпыр-шыпыр шулпа шупырсын, голт-голт коньяк эчсен! Хы!.. Кызлар, һе!.. Егетләр (чыгарга барган җирләреннән кире кереп урындыкларын аударып куялар). Хы!.. Кызлар (урындыкларын аударып куялар), һе!.. Гвлбану белән Хак кереп бу тамашаны сүзсез генә карап торалар. Гөлбану. Ни кыланалар болар, Хак? Син берәр нәрсә аңлыйсыңмы? Хак. Цирк бу, гипноз, Гөлбану. Ләйлә. Егетләр яңа уен өйрәнеп кайтканнар, шуны уйныйбыз. Гаяз. Мадмуазельләр әзрәк ниткәннәр. (Башына ымлап, акылларына зәгыйфьлек килгән, дигәнне аңлата.) Егетләр чыгарга баралар, ләкин карашларына кереп килгән Язны күреп туктап ка- лалв- Яз диңгезчеләр фуражкасы, тельняшка кигән Аның җиңнәрен сызганып жи- 6. Кителен иненә салган. Беләге татуировкалар белән чуарланып беткән Авызында зур диңгезчеләр трубкасы. Җилкәсендә кызыл'бантлы гитара I 1з (трубкасын пышкыртып ирен читенә күчерә). Безне көткән тыез . гавань шушы координаттамы’ Ләйсән. О-о, Яз абый! Килдегезме? Рәхим итегез! Ләйлә. Керегез, Яз абый, без инде сезне күптән көтәбез. (Гөлбануга.) Шушы инде ул, әни. Зинһар, сынатма. Я з. Норд-ост. Исәнмесез! Ләйсән. Таныш булыгыз, Яз абый — безнең әни! Гөлбану. Исәнмесез, Гөлбану. Яз. Исәнмесез, Гөлбану ханым! Без — СССР Кара диңгез сәүдә флотының Одесса портына теркәлгән дөньядагы ин зур мәшһүр «Ко- шалат» пароэлектротеплоходында планетабызның бөтен диңгез һәм океан державаларына йөрүче потомственный моряк Я Штормовой. Булачак капитан I ранга, так сказать. Гөлбану. Бик шатмын Рәхим итегез! Хак. Морской волк! Ләйсән. Монтажчылар бригадиры Хак абзый. Хак. Исәнмесез-саумысыз, туган! Я з. Исәнмесез, исәнмесез, бригадир! Ләйлә. Бу — монтажник Гаяз. Гаяз. Телебез бар. Үзебез дә таныша алабыз. Без — СССРнын Азия континентында бөек Транссибир гадәттән тыш югары вольтлы электр тапшыру линиясен төзегән, СССРнын Европа континентында ин зур Кырым Кавказ, Волга, Днепр, Литва, Латвия, Мәскәү, Ленинград, Казан, ә фа һәм башка шуның ише йөзләрчә тиңдәшсез электр линияләрен монтажлаган, якын киләчәктә Айда һәм Марста электр ли- ♦ нияләре сузачак, бөтен тирә-якта атаклы потомственный монтажчы = Гэяз... Гаяз Громовой. Булачак министр, так сказать. ° Я з. Бик шатмын! « Гаяз. Үтереп шатмын. Нәжип. Ә без... без., без булабыз... ых... пых... шырт..; (Күкрәгенә f сугып) Нәжип инде... (Тагын суга.) Нәжип!.. = Я з. Бик шатмын! ь Нәжип. Шат, әйтәсе дә юк. > Л ә и л ә. Яз абый, утырыгыз! Хәзер табын әзерлибез. _ Ләйсән. Без хәзер. Егетләр, булышыгыз инде. = Яз. Борчылмагыз. Миңа болай да рәхәт. Үземне авыр вахтадан 3 сон каюткомпаниядә ял вакытындагы шикелле хис итәм. £ Кызлар җәһәтләп, егетләр авырсынып кына естәл-урындыклар. табын әзерли ~ башлыйлар. Пэрда. * я ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ “ Беренче пәрдәдәге күренеш. Безнен геройлар естәл тирәсендә -ашап эчеп утыралар u Түрдә—Яз. Аның ике ягында ике кыз Ярыша ярыша, кысгый-кыстый аны сыйлыйлар Егетләргә бу ошамый, алар кара коелганнар. Эчмиләр. Шуңа да карамастан, Хак аларга, эчмәсеннәр, сынатмасыннар, днп, күз колак булып тора Ләйсән Менә, алмасын ашагыз, Яз! Ләйлә. Хөрмәсеннән дә авыз итегез. Яз! Нәжип. Шытыр-шытыр кимерегез. (Шикәр ашый) Хак (бармак селкеп). Әй! Я з. Вот Италиядә ул алма. Сөйләргәме? Гөлбану. Сөйләгез, сөйлә, Яз иптәш! ч— Кызлар. И кызык! ' Гаяз. Джентельмен авызын ачканчы ук кызык икән, ә. (Шикәр ашый.) Яз. Юк, мин сезгә башта бернәрсә күрсәтим әле. (Кесәсеннән кирпеч ватыгы ала.) Ни бу, беләсезме? Кызлар (карыйлар). А-яй, бик истәлекле, кадерле таштыр инде бу? Гөлбану (карый). Каты. Хак (карый). Кызгылт төстә. Н әжи п. Шып итеп бәрсәң, шырт итеп сына торган гап-гади кирпеч кисәге. Я з. Дөрес, кирпеч кисәге. Ләкин кайдан? Нинди? Белмисезме? Колизей кирпече бу! Рим символы Ко-ли-зей! Беренче гасырда төзелгән. Античный чор, флавилар эпохасы! Белдегезме? Узган ел булдым мин Римда Шунда сувенир итеп алып тыккан идем. Кызлар. Ах. ах! Сез нинди бәхетле! Моряк! Нәжип. Сәүдә флотыныкы икәнен онытмагыз, күмер ташый. Гаяз. Булсын. Тыныч чорда сәүдә итү— безнең илнен төп политикасы. Политзанятиеләргә йөрергә киңәш итәм... Капитан, б\ чыннан да бик кадерле таш. Я з. Капитан ук түгел әле. «к у.» № 7. Гаяз Булырсыз Капитан булырга теләмәгән матрос — начар матрос дип әйтә торган иде минем бер дус контрадмирал. Сувенирыгызны миңа бүләк итегез, ә? Я з. Булдыра алмыйм. Гаяз. Сатыгыз? Нэжип. Акчасы бик күп. Я з. Сата да алмыйм. О, Италия! Микеланджело! Помпей! Зәңгәр диңгез!.. Бу ташка Франциядә узган анда бер банкир йөз мен. франк бирде — сатмадым. Гаяз. Сез, иптәш капитан, чын коллекционер. Я з. Мерси! Гөлбану. Ашап-эчеп утырыгыз әле, егетләр! Ләйсән. Менә бу рюмканы эчеп җибәрегез әле, Яз! Яз (канәгать). Ник мин генә? Ә егетләр? Ләйлә. И алар! Алар гади халык! Кайчан эчсәләр дә үз кулларында. Нәҗип (ачулы). Яшь чакта без аны менә болай ялт-йолт, бетте- китте и вәссәләм итә торган идек. Ә бүген ярамый — катар желудка. Гаяз. Кичә мине дә Мәскәүдән килгән атаклы профессор, академик карады. Бери-бери авыруы тапты. Соңгы стадия. Тоже бүгеннән эчәргә ярамый. Яз. Алай булгач, сезнең саулыкка, Гөлбану ханым, сезнең саулыкка, кызлар! (Эчә.) Гаяз. Синең саулыкка, монтажник! Нәҗип. Синең саулыкка, монтажник! Ипи ашыйлар. Ләйсән. Менә, балык кабыгыз! Гаяз. Рәхмәт! Ләйсән. Сиңа әйтмим. Балык кабыгыз, Яз абый! Я з. Балык дигәннән, быел кораблебез Кара диңгездә дельфин көтүенә очрады. Ә беләсезме, дельфин ничек барлыкка килгән? Кызлар. Ах, ах! Сез нинди бәхетле. Диңгезләр, илләр кичәсез. Дельфиннар күрәсез. Сөйләгез, сөйлә! Ах, ах!.. Я з. Бер вакытны хәмер һәм шатлык алласы Дионис, гади кеше киемнәре кигән дә, Наксоска бара торган корабльгә утырып киткән һәм юлда менә безнең шикелле морякларны дельфинга әйләндергән. Кызлар. Ах, ах! Сезнең шикелле? Я з. Әйе. Алар шуңа күрә дә бик акыллы бит. Хәтта тапкырлау таблицасын яттан беләләр... Менә, шушындый егетләрне әйләндергән инде. Гаяз. Юк, безне әйләндермәгән. Без кеше, без монтажниклар,сэр. Таблицаны да яттан белмибез. Я з. Ни өчен әйләндергән дисәгез, моны матрослар әсир итеп коллыкка... Гаяз аңа үч итеп транзисторын боргалый. Язның сүзе ишетелми башлый. Гөлбану. Яшьләр, мине гафу итегез, минем хәзер Мәскәү — Пермь теплоходын каршылыйсым бар. Хак, мине озатасынмы? Хак. Әйдә, Гөлбану. (Егетләргә.) Их, бөркет бит, бөркет! һичшиксез, адмирал булачак. Ә сез... Гаяз. Хак абый, Аллямнарның йил тирмәне аман аляна микән? Ул ни? Нәҗип Цатыр-цотыр сапкан сакта кәркәш бавым шарт итте. Ул нәстә? _ Хак. Тьфү, ана шайтан балалары! Сез хулиганнар белән йөри- йөри нәфис мишәр телемне дә онытып бетердем бугай инде. Кул атка- га кайтсам, капкаларыннан да кертмәсләр. Син, товарищ, безнең Сем- бер мишәре түгел — кайдан килдең —шунда кит, диярләр. Склероз, склероз харап итә яшь кенә башымны... Әйдә, Гөлбану!.. Китәләр. Я з. Ах, кызлар, кызлар! _ Ләйсә н. Синең белән бергәләп илләр-жирләр гизеп йөрсәң иде' 5 Л ә й л ә. Нинди бәхет бит ул, нинди бәхет! Я з. Аһ, кызлар, кызлар, теләсәгез, корабльгә урнаштырам мин з сезне. Капитан минем бик якын дус. з Ләйсән. Яз абый, әгәр урнаштырсаң, беләсеңме—мин сине ± үбәрмен. з Гаяз. Башта абый — аннан жаный. (Чәнечкесен өстәлга ташлый) Ләйлә. Мин дә үбәр идем, мин дә! * Н ә ж и п. Чупылдатып ятларны үбәм дип торсын, син күзеңне че- = пелдәтеп утыр. Хурлык! (Өсталга чәнечкесен ташлый.) ® Кызлар. Сөйләгез әле, сөйләгез әле тагын, Яз абый? н Я з. Фәрештә шикелле кызлар сорагач, ничек сөйләмисең. Мәккәдә о булдым бит әле мин, кара ташны күрдем. Шуны сөйлимме? Кызлар. Сөйләгез, сөйлә! „ Нәжип. Хажга баргач хажи буласыз түгелме сон инде сез, ә? х Гаяз. Гафуыгызны үтенәм, бая кызыл таш иде, хәзер кара таш ® Бетмәс ташлар Сез безгә лутчы гитарагызны чиртеп жырлап күрсәтегез. 5 Нәҗип. Ие Даешь жыр вә музыка! (Гармонен ала). Яз. Була ул. Чиртеп тә, жырлап та күрсәтербез. Бәлки башта кыз- < лар җырлар, ә? Татар көйләрен сагындым. Л ә й л ә. Әйдә, уйна, Нәжип! Н ә җ и п. Нәҗипнең дә кирәк чагы булыр икән. Нәҗип «Кызлар вальсы»н уйный. Җыр, бию. Алмагачка чыклар төшкән. Аны сандугачлар эчкән — Күрәсеңме, егеткәй? Минем күнелем сиңа төште. Исемнән чыкмыйсың һич тә — Сизәсеңме, сизәсеңме, сизәсенме. егеткәй? Чәчәк аткан алмагачлар. Чүт чүт сайрый сандугачлар — Тыңладыңмы, егеткәй? Ул да тыңлый торгандыр, дип. Мине уйлый торгандыр, дип. Уйладыңмы, уйладыңмы, уйладыңмы, егеткәй? Яз —гашыйклар үбешкән чак, Егет-кызлар күрешкән чак — Беләсеңме, егеткәй3 Челтер-челтер чишмә ага. Чибәр кызлар суга бара — Килерсеңме, ’ килерсеңме, килерсеңме, егеткәй? Я з. Браво! Рәхмәт!. Искиткеч!.. Бу глушьта әрәм булып ятканчы — консерваториягә керергә кирәк сезгә. Ләйлә. Ах, сез безне артык мактыйсыз. Үтенәбез, инде сез үз һөнәрегезне күрсәтегез! Нәҗип. Менә әргән. Тартыгыз колагын! Яз. һо, что сез. Гармун ул монда гына Европада гитара патшалык итә. (Гитарасын ала.) Бар инде ул сез ишетмәгән яңа җыр, бар Менә «Моряклар жыры». Мин аны Нептун бәйрәмендә җырладым. Корабль экватор аша үткәндә шундый бәйрәмчик була. Беренче приз!.. Кызганыч, бик кызганыч. Бармаклар якорь чылбырына кысылган иде, төзәлеп җитмәгәннәр икән — бөгелмиләр. Тамак та карлыккан. Что-то не в форме мин бүген. Кызлар. Ах, ах!.. Нинди кызганыч!.. Я з. Егетләр үз һөнәрләрен күрсәтер бәлки? Гаяз. Капитан, рөхсәт итсәгез, без үзебезнең энебезне генә җырлатыр идек. (Транзисторын бора.) Ләйсән. Культурасыз. Гаяз. Гафу кылыгыз, әдәмиләр. Бүлмә бик бөркүләнеп китте. Безнең кораблар саф һавага дуслык визиты ясамакчы иде. Нәҗип. Әйе. Полный вперед, монтажник! Гаяз. Стоп! Трави назад! Бу әргән белән дә танышып китик әле. (Гитара ала.) О-о, таш гасырдан бирле настроить итмәгәннәр бу оркестрны. Төрле кылы төрлечә акыра. Яле, коллега, «си»не бир әле миңа. Нәҗип. Җаныгыз теләгәнне бирәм, коллега (Гармонен алып, Гаяз сораган авазларга баса.) Гаяз. Әһә, үз тавышыгызны таптыгызмы! До, ре, ми, фа, соль, ля, си, до — до, си. ля, соль, фа, ми, ре, до! Порядок! Монтажник, даешь «Моряклар җыры»н! Н ә ж и п. Есть, «Моряклар җыры»н! Гаяз гитарада, Нәҗип гармоньда уйнап «Моряклар җыры»н җырлыйлар. Җилферди тасмалар җиләс җилләрдә. Китәләр кораблар ерак җирләргә. Тыныч юл теләп, кавышу теләп Сөйгәннәр кала туган илләрдә. Кушымта: Океан, океан, Океаннар өстендә кораблар. Еракта, еракта. Көньякта, төньякта Ярларын сагынып Йөзәләр моряклар. Үтәләр айлар һәм үтәләр еллар, Озын да бу юллар, авыр бу юллар. Авыр юлларда йөри егетләр. Тирбәтә аларны зәңгәр дулкыннар. Кушымта: Көннәр үтсеннәр һәм еллар үтсеннәр. Шауласын дулкыннар, җилләр иссеннәр, Тик онытмасын безне сөйгәннәр: Сагынып көтсеннәр, кайтыр, дисеннәр. Кушымта: Гаяз. Концерт тәмам, джентельменнар. Тәбрикләр һәм чәчәк бәйләмнәре кабул итә башлыйбыз. Нәҗип. Чып-чып кул чабарга мөмкин. Я з. Поразительно! Гаяз Право руля, матрос. Курс — саф һавага! Нәҗип. Есть, право руля. Гаяз (чыгып барышлый борылып). Ә сезнең теге кызыл кирпечләрне Италия властьлары төн саен бер машина китереп Колизей тирәсенә тараталар. Шулай итмәгәндә, Колизейдан «К» хәрефе дә калмаган 100 булыр иде инде: туристлар сувенирга ваклап ташып бетергән булырлар иде. Менә шулай, гражданин юнга. жырын мырлап чыгып китәләр. Яз. Да-а... Ләйлә. Уйламагыз аларны, Яз абый Алар Колизейны барып күр- ♦ гән адәмнәрме! х Ләйсән. Җырларын да ташка үлчим. Бармагыгыз авыртмаса, ® күрсәтер идегез сез аларга: сез бит әнә нинди егет! " Ләйлә. Белмәгән нәрсәгез юк. Фәнүсә. Әйе, әйе!.. Сез аны беләсезме? Гаяз. Беләм! Фәнүсә. Кайда ул? * Гаяз. Белмим. Фәнүсә. Исәнме ул? Гаяз. Белмим. 2 Хак. Гаяз, шаяра торган чак түгел. Гаяз. Мин шаярмыйм, Хак абзый. Киресенчә, мин бик серьезный. < Ләйсән. Гаяз!.. Фәнүсә. Тизрәк сөйләгез!.. Аның турында ни беләсез?!. Үтенәм сездән!?. Гаяз. Мин сөйләячәк сүзләрнең шатлыгы юк, Фәнүсә ханым. Моннан ике ел элек, Иркутск өлкәсенә килгәч, мине сезнең ирегез торган баракка, ул торган бүлмәгә, хәтта аның караватына урнаштырдылар. Фәнүсә. Аның караватына?.. Ә ул?.. Гаяз. Балыкка киткән җиреннән кайтмаган. Көймәсен дулкыннар ярга кагып чыгарган. Фәнүсә. Ул батканмы? Гаяз. Атна буе эзләсәләр дә — табылмаган. Фәнүсә. Туктагыз әле... Ә алимент? Хак. Нинди алимент? Ф ә н ү с ә. Соң үлгән кеше ничек инде... Ул бит шушы көнгә хәтле кызына акча салып тора. Гаяз. Ул чак нәкъ сезнең бәбәй тапкан вакытыгыз булган. Сез үзегез ике ай буе больницада үлем белән тартышып яткансыз. Егетләр, уйлашканнар да, сез хәлләнгәч язмакчы булганнар. Хак. Акчасы ничек? Гаяз. Ай саен чиратлашып җибәреп тордык. Фәнүсә. Баласын күрергә теләмәсә дә, бу мәсьәләдә тәртипләнгән, дип гаҗәпләнә идем... Ләкин тагын башым бутала. Бу ничек әле? Хәзер переводлар Себердәи түгел —■ моннан килә ич — Камадан!.. Туктагыз, тукта. Димәк, аларны... X а к. Монтажник!? Гаяз. Миңа нәрсә —үзем дә ике күзем. Җитеп арткан. Минем дә кешеләргә әз булса да файда итәсем килмиме әллә? Нәҗип. Ә үзең получка саен бездән ала идең. Артыгын да эчми инде бу, дип шарран-яра аптыраган чакларым... Гаяз. Сэр!.. Гөлбану. Гаяз... үскәнем, син болар Фәнүсәгә бер беленер дип уйламадыңмыни? Ул кайчан булса да белергә тиеш иде бит. Гаяз. Мин дә кайчан булса да дөресен әйтергә тиеш идем. Кешеләргә кайгылы хәбәр җиткерүдән дә авыр нәрсә юк икән, үлем хәбәрен бигрәк тә. Фәнүсә. Мин сезгә рәтләп рәхмәт тә әйтә алмыйм. Зинһар, кичерегез! Күкрәгемдә йөрәгем юк шикелле — авыр бушлык. Гөлбану. Фәнүсә сеңелем, өйгә кереп бераз хәл җыегыз. Кызлар. Әйдәгез, әйдә! Фәнүсә. Рәхмәт сезгә. (Өйгә керергә кузгалалар.) Хак (Гаязның юл капчыгын, аппаратларын салдыра). Ник бу нәс« тәкәйләреңне асып торасың әле? Сал. Ашыгып Я з керә. Я з. Кайда кунак? Килдеме әле? Әһә-ә, әллә комедия бетте дәме? Миңа ике генә кат йөзәргә кирәк булган икән. Нәҗип. Тсс! Я з. Син миңа ата каз сымак теселдәмә, егет. Хак. Ахмак! Я з (кычкырып). Нәрсә сез бөтенегез дә, понимаешь, Фәнүсә (әйләнеп карый). Ай!.. Я з. Ә?!. Юк, юк, юк!.. Гөлбану. Ни булды? Фәнүсә. Ул!.. Батып үлгән кеше!.. Ләйсән. Ул сезнең ирегезме? Фәнүсә. Кызымның әтисе... Я з. Юк, юк, юк!.. Син ничек?.. Ничек монда?! Гаяз. Мистер, әйт әле дөресен генә — син Ангарага батып үлеп тә ничек һаман исән йөрисең? Яз. Китегез әле!.. Туктагыз әле!.. Нәҗип. Хәзер маңгаегызга берне шып итсәм.» Я з. Бәлки син ярдәм-мазар турындадыр? Кайгырма Моңа хәтле чит илләрдә йөреп җай килмәде... Әле яңа гына Бразилиядән... Фәнүсә. Диңгезләр белән хыяллануыңны һаман ташламагансың икән. Әле кайда идең? Я з. Фәнүсә! Син нәрсә?!. Фәнүсә. Я? Я з. Фәнүсә!.. Нәҗип. Я! Я з. Пермь ягыннан сал алып төштек. Фәнүсә (сумкасыннан хатлар ала) Менә болар сиңа килгән хатлар. Элекке адрес буенча. Пермьнан Гөлбәгъдә исемле бер бәхет1 сез кыз сине эзли. Миңа аларны Кустанайдан таныш почтальон салды. Мә. Яз. Фәнүсә.. Минем Гөлбәгъдә дигән кешене бөтенләй очратканым юк. Ипидер менә... Фәнүсә. Синең антларыңны беләм мин. Ал! Хак. Ал! Нәҗип. Тып туктагыз! Стоп, кран! (Гаязның кесәсеннән хат ала.) Сарай сәндерәсендә үз кесәң белән кеше кесәсен бутагансың, миңгерәү бака. Шуның аркасында кайберәүләр тешсез кала язды. Чүт-чүт гражданнар сугышы башланып китмәде. Яз. Иптәшләр... Фәнүсә иптәш!.. Фәнүсә. Хәзер кай тарафларга юл тотасың? Я з. Фәнүсә! Фәнүсә Я? Гаяз. Я! Я з. Бурятиягә язылып китәм Ләкин син уйлама. Акчаны җибәрермен. Фәнүсә. Безгә синен бер тиен акчаң да кирәк түгел һәм шулай ук... үзең дә кирәк түгел. Хуш, Әбелгаяз! Я з. Син нәрсә, син нәрсә?.. Син бөтенләй үзгәргәнсең... Фәнүсә. Сагыш белән кайгы йөзгә — сары, башка — акыл бирә * икән. Хуш, Әбелгаяз! = Гаяз. Тәкъсир, сезгә китәргә боердылар. н Нәҗип. Фәнүсә, без аны бәлки һоп-дөп кенә итәрбез? 2 Фәнүсә. Ничек, һоп-дөп? Нәҗип. Менә болай. (Кулы белән күрсәтә.) Я з. Хак абзый!.. Егетләр, нишлисез?.. Хакыгыз юк... Судка бирәм. з Унбиш тәүлеккә утыртам... н Нәҗип. Ничего, утырырбыз. Ә менә син үзең выж-выж космоска ♦ оча тор. я Хак һәм егетләр. Язны тотып алып, яр башына алып баралар һәм «Раз, два. взяли!» “ днп чайкый башлыйлар Кызлар. Туктагыз әле, безнең дә «Раз, дважлыйсыбыз килә. 2 Гаяз. Пожалуйста, тотыгыз тәпиеннән. Кызлар да Язны тоталар. «Раз, два, взяли!» дип чайкыйлар да яр астына шудырып * жнбәрәләр. о Фәнүсә. Ой! а Нәҗип. Борчылмагыз, бумаршрут аңа таныш. " Яз (астан кычкыра). Нахаллар! . Бер кешегә җидәүләп ябышасыз. Бергә каршы — җидәү. < Гаяз Матрос, бер кабахәткә җиде каршы икән, днмәк, җирдә яхu шы кешеләр күп дигән сүз. Яз (кычкыра). Трубкамны бирегез, нахаллар! Нәҗип. Бәй, тагын төшеп калганмыни? Әйберләрен һич җыеп йөри белми бу кыл мыек... Әһә, монда икән. Мә, держи мулла, төреп- кәнне. (Аска ыргыта.) Башкалар Язны карарга чыгалар. Сәхнәдә Гаяз белән Ләйсән кала. Гаяз (әйберләрен җыя). Ярый, хушыгыз, мамзель! Л ә й с ә н. Китәсеңмени? Гаяз. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, дигән иде эшеннән мәтәлеп төшкәндә минем бер замминистр. Ләйсән. Гаяз... теге... Лимара... кем димме? Гаяз (кесәсеннән Лимараның рәсемен ала). Без Детдомда бергә үстек. Алар, минем иптәш егет белән яратышып йөрделәр дә, никтер кинәт үпкәләштеләр. Көч-хәл белән татуландырдым Бик куандылар. Туйларында рәхмәт әйтеп, Лимара шушы кәртечкәсен бирде. Хатлары килә. Уллары, кызлары бар. Я, хуш... Ләйсән! Ләйсән. Беренче мәртәбә.. Ләйсән... Китәсеңмени инде? Гаяз. Үзегез приказ бирдегез ич. Ләйсән. Ә хәзер мин сиңа амнистия игълан итәм һәм икенче приказ бирәм: әйберләреңне куй һәм минем яныма кил! Гаяз. Матур кызларның приказына буйсынмый булмый. Егет халкының башын шул ашый Ләйсән (җирдән чәчәк бәйләме ала). Исләре дә исләре! Син мина гел болын чәчәкләре генә бүләк итәрсең (Гаязга сыена ) акыллы мон- тажнигым.. Гаяз. Кайнар йөрәгемдә бары сез генә, синьора! Ләйсән. Башка сүзләр белмисең, ахры? Гаяз. Нинди сүзләр? Ләйсән. Иркә сүзләр. Гаяз Ләйсән алмам. Ләйсән хөрмәм, Ләйсән кура жиләгем! Ләйсә: Ләйсән кара җимешем, Ләйсән әстерхан чикләвегем, аннан соңрак инде: «Ләйсә-ән, мин синнән компот ясыйм!» шулаймы, сэр? и Гаяз. Теге япун сигезаягы башны бутап бетерде... Ләйсән! Ләйсән. Әү. Гаяз. Безнен монда бер айдан эш бетә. Мин синең артыңнан барып җитәрмен Килимме? Ләйсән. Кил. Гаяз. Көтәрсенме? Ләйсән. Көтәрмен. Гаяз. Ләйсән, истәлек өчен дә елмаеп кал әле. Бас менә монда. Шулай... Көл-көл!.. (Фотога төшерә) Борыл... Шула-ай... Көл!.. Те-әк... Булды. . Тагын... Тагын... Тагын... Тагын... Ләйсән. Җитәр инде. Гаяз. Менә хәзер җитте. Син киткәч, тирә-якка кәртечкеләренне тезермен дә, уртасына кереп тик карап утырырмын. Әй, кая әле, иренеңә чәчәк ябышкан, димме?.. Кил әле, кил, борыл... (Кочаклап үбә.) Баллы чәчәк ябышкан икән. У-у-ух!.. Әйләнәм, әйләнәм!.. Ләйсән. Әле син шундый хәйләләрне дә беләсеңмени? (Сыена барып.) Кит, кит, җитәр... Кеше килеп керер, күрерләр. Көлешеп, куышып Нәжнп белән Ләйлә керә. Боларны күреп туктыйлар. Гаяз Ләйсәнне пинжәк итә>е белән каплый Шулай чыгып китәләр. Нәжнп Ләйләне күтәреп ала да төп өстенә бастырып үбә. Хак, Гөлбану, Гаяз һәм Ләйсән керә. Хак. Эһемм! Нәҗип. Эһемм, бригадир. Ләйсән. Әни, безгә китәргә вакыт. Гөлбану. И балалар... Хак. Гөлбану, әйттем бит инде — ярамый. Гөлбану. Бетте. Ягез, ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан утырып алыйк. Утыралар. Гаяз үзе дә сизмәстән транзисторын бсргалый. Транзистор сөйләп җибәрә, һәммәсе дә «Кирәкми, туктат, ни эшлисен инде!» — дигәнне анлатып, кул селкиләр. Ләкин диктор сөйләгән хәбәр белән әкрен-әкрен кызыксынып китәләр. Дәшми-тынмый тыңлыйлар. Транзистордан диктор тавышы: «...Химиянең бу яңа гиганты Идел һәм Кама буйларында иң зур предприятие булачак. Аны элекгр энергиясе белән тәэмин итү өчен «Ак яр» таулары итәгендә зур ГЭС салу күздә тотыла. Алар бишьеллыкның шушы елында салына башлаячаклар. Комсомол бу төзелешләрне шефлыкка алды. Алар «Комсомолның удар төзелешләре» дип игълан ителделәр. Комсомоллар һәм комсомолкалар, яшьләр! Сезне шушы яна гигантлар көтә. Аның яшь төзүчеләре сафына басарга ашыгыгыз. Шунда рәхим итегез, дуслар!.. Без соңгы хәбәрләр тапшырдык. Укыдылар...» Ләйсән. Ләйлә! Ләйлә. Ләйсән! Ләйсән. Әфәнде монтажниклар, әй түгел лә, монтажник әфәнделәр, багажларны өйгә шагом марш! Гаяз. Бу дикторга ходай Әрмәнстанның биш йолдызлы коньягын насыйп итсен! Амин, ходаем!.. Яшәсен минем транзистор! Яшәсен мин үзем!.. Күтәрдек! Нәҗип. Тыңлыйм, галиҗәнап! Гөлбану. Ни булды соң бу, балалар? Ләйсән. Бу, әни, синең яныңнан беркая да китмәвебез була. Шаулап торган зур тормышны эзләп әллә кайларга барып йөрисе юк, дигән сүз булып чыга. Л э и л ә. Ул зур тормыш безне эзләп үзе монда килеп җитте. Безнең бөтен илебез зур тормыш мәйданы, дигән сүз була... Безгә ныклабрак кара әле, әни, кемнәрне күрәсең? Гөлбану. Кинәт кенә исәрләнеп киткән игезәкләремне күрәм. Ләйсән. Син, әни, «Ак яр» таулары итәгендә салыначак заводларның төзүчеләрен күрәсең. Ләйлә. Я, тоттык, күтәрдек! Нәҗип. Әй, иптәшләр, чүт-чүт сабыр итегез әле! Ләйлә! Ләйлә. Ә. Нәҗип. ЯЛәйлә. Әйе. Нәҗип. Эһем!.. Гөлбану апа, йөрәгем леп-леп... Эһем Гөлбану апа, нык кына итеп... Күз алларымда ниндидер төрткеләр ялт-йолт... нык кына итеп ризалыгыңны бирегез инде? Пожалуйста? Гөлбану. Нинди ризалык? Ләйлә. Менә, Нәҗип әйтә... Яна заводны төзергә... бергәләп парлап китик, дигән була. Нәҗип. Чып-чын ирекле Совет иленең нп-ирекле япь-яшь яңа семьясы булып... Пожалуйста, ә? Гөлбану. Үзең ни дисең соң, кызым? Ләйлә. Мин ни инде... ни... Син әйтсәң.. Синең теләгеңә каршы килеп булмас. Гөлбану. Үсеп тә җиткәнсез икән, кызым... Бирегез әле кулларыгызны! Гаяз белән Ләйсән тиз генә бер-берсенә карашып алалар да, икесе ике якган кнлеп. г Гөлбануга кулларын бирәләр „ Гөлбану. Нәрсә генә әйтим икән сезгә, нинди генә теләкләр ге- п лим икән? < Нәҗип. Шып туктагыз әле! Ә без ничек, без? Гөлбану. Игезәкләремне үзем дә аермый башладым бугай инде. Ризалыгымны кайсыларыгыз сорый соң? ГаязӘН }Ризалыгыңны без сорыйбыз, әни! Л ә й л ә. 1 _ , Нәҗип | Без дә ризалыгыңны сорыйбыз, әни! Гөлбану. Туганда бергә тудыгыз, туйларыгыз да бергә булырга язган икән. Китерегез әле кулларыгызны. Менә шулай Мин сезгә ризалыгымны, хәерфатнхамны бирәм, оланнар. Олы мәхәббәт билән яшәгез, тигез гомер итегез! Ләйсән. 1П Гаяз. Рәхмәт, әни! Нәҗип. Рәхмәт, әни. Л ә й л ә. Порядок! Хак. Эшләр болайга әйләнгәч, мин әйтәм, Гөлбану, мин әйтәм, әллә без дә бергәләшеп шул яңа шәһәрне салырга китәбезме? Алтаулашып, мин әйтәм? Гаяз. Планетабызның шушы тарихи минутларын кәртечкегә төшереп калыйм әле. Балаларыбызның балаларының балаларының балаларының балалары да, вәт шәп тә булганнар икән безнең элекке монтажник бабайлар, төзүче әбиләр, дип, горурланып карарлык булсын. Басыгыз рәтләп. Монтажник, кит минем кәләш яныннан!.. Нәҗип. Әйдә, төшер чык-чык итеп... Тезелешеп басалар. Гаяз, аппаратын автоспускка ввЛләп куя да. үзе тиз генә Ләйсән янына барып баса Шул чакта транзистордан кинәт кечле матур музыка яңгырый б.».и лый. Геройлар ана карап кулларын селкиләр. Әллә көчәйт диләр, әллә туктат диләр — тавышлары ишетелми.