Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ ТУРЫНДА ҖИТДИ ХЕЗМӘТ

Күренекле галимебез Хатип Госманның татар шигырь төзелешен тикшерүгә ба­гышланган китабы басылып чык­ты. Ул моңа кадәр дә журналлар­да бастырган мәкаләләрендә бу мәсьәләнең бик үзенчәлекле якла­рын тотып алу сәләтен күрсәткән иде. Ләкин алар әле аерым күзәтүләрдән узмый иде. Китап исә үз ал­дына гомумиләштерү, мәсьәләнең асылын ачу, принцибын бигеләү бурычын куйган. Шунлыктан фикер­ләр биредә бик ачык төс алган.

Барыннан да бигрәк, автор татар шигырьләрен ритмик структурасы ягыннан, ягъни ритм тудыручы төп чараларга карап, ике зур төркемгә бүлә һәм шуларның беренчесен ха­лык шигыре, икенчесен классик ши­гырь дип атый. Халык шигыре ди­гәнендә ритм, башлыча, цезуралар­ның билгеле бер тәртиптә урна­шуыннан килеп чыга, бу тәртип үз­гәрсә, ритмик яңгыраш та үзгәрә. Шулай итеп, бу шигырьнең үз эчендә генә дә бик күп вариация булырга мөмкин. Классик шигырь дигәнендә сүзләр һәрвакытта да ике цезура аралыгына гына сыеп бетми, пауза ясаласы урынга килеп утырган очраклары да бик күп була. Икенче төрле әйткәндә, сүз киселеп, аның бер өлеше тыныш­ның алгы ягында, икенчесе арткы ягында кала, нәтиҗәдә пауза тәр­тибе бозыла. Бу очракта инде ритм башка чара ярдәмендә — ачык иҗекләрнең, ягъни сузык авазга беткән иҗекләрнең, горизонталь һәм вертикаль тәртиптә симметрия булып тезелүеннән килеп чыга. Ритм тудыручы андый иҗекләрне автор ритмик ачык иҗекләр дип атый. Кайвакытта берүк әсәрдә шушы чараларның икесе дә, ягъни паузалар да, ачык иҗекләр дә бер­ләшергә мөмкин. Монда ике бизәк бергә кушыла дигән сүз.

Болардан аеруча икенче төр, ягъ­ни классик шигырь мәсьәләсе күп бәхәсләр кузгатканлыктан, автор да, билгеле, төп игътибарын классик шигырьне анализлауга юнәлдергән. Иң әүвәл, X. Госман «Классик ши­гырь төзелеше кайдан килеп чык­кан?» дигән сорау куя да, гарәптән дип раслаучылар белән гыйльми полемикага кереп, аның төрки теле­нең үз җирлегендә туганлыгын ис­батлый. Моның өчен ул төрки ха­лыкларының фәндә мәгълүм булган иң борынгы язма истәлекләренә, фольклорына мөрәҗәгать итә һәм, Н. Исәнбәт кебек үк, классик ши­гырь халыкның борынгы үз мәкаль­ләреннән үсеп чыккан дигән нәти­җәгә килә, һәм галимнең бу фикере дәлилле, төпле, гыйльми нигезле.

Кузгатылган мәсьәлә буенча фән­ни дөрес карашка килүнең ике җәһәттән теоретик-практик әһәмияте бар. Беренчедән, гарәп теленең нормаларын төрки теленә тагарга мөм­кин булмаган кебек, озын-кыска иҗекләргә корылган гарәп шигырь төзелеше кануннарын да төрки шигыренә күчерергә мөмкин булмаган­лыгы исбатлама, ялгыш карашның нигезе җимерелә һәм хакыйкать үз көчен ала. Икенчедән, әгәр М. X. Хамраев төрки телләргә гарәп шигырь системасы ислам дине бе­лән, Ә. Исхак татар әдәбиятына Г. Тукан иҗаты белән кертелде дип расласа, X. Госман классик шигырь­нең әле ислам белән бәйләнеш бул­маган чакта ук туа башлавын күр­сәтә һәм, шулай итеп, бу система­ның халык теле, иҗаты җирлеген­дәге бик ерак традициясен ача, икенче төрле әйткәндә, классик ши­гырь системасының милли җирлеге, туфрагы бик ныклы булуын, гасыр­лар буенча төзелә килүен ышанды­рырлык итеп аңлата.

Ярый, классик шигырьнең туып үскән ватаны ачыкланды, ди. Ә соң, шундагы ачык иҗекнең ритмны оештырудагы роле, йогынтысы нәр­сә белән исбатлана? Ритмик ачык иҗекне, ритмик буыннар чиген ни­чек танырга, ничек... тотып карар­га? Бу хакта методик күрсәтмәләр бармы? Әлбәттә, теләсә нинди ши­гырь системасындагы кебек үк, мон­да да ин әүвәл эстетик сизгерлек, күңел белән тою сәләте, ритм хисе кирәк. X. Госман моңа өстәп тагын башка билгеләрне күрсәтә. Мәсә­лән, ритмның ачык яки ябык иҗек килүенә битараф карамаганлыгы шигырь юлында иҗекләрнең аваз бүлешүендә дә күренә. Әйтик, Ту­кайның «Туган тел» шигыреннән «Әткәм-әнкәмнең теле»... дигән сүз­ләр «әт-кә-мән-кәм-нең...» дип укыла икән, монда «әткәм» сүзендәге «м» авазы, бары тик ритм таләбе белән генә, «кәм» иҗеген «кә»гә калдырып аны ачып җибәрү өчен генә икенче сүзгә күчә. Кыскасы, моны шигырь таләп итә. Икенче билге — ритмик ачык иҗекнең басымсыз бу­луы. Димәк, ритмик ачык иҗекне басымсыз иҗектән эзләргә кирәк икән. Билгеле, тагын да тирәнгәрәк төшеп тикшергәндә болардан да ныклырак, ачыграк билгеләр табы­лырга мөмкин. Күренеп тора, рит­мик буыннар чиген билгеләүдә фор­маль күрсәткечләрнең роле ачылып бетмәгән әле. Минемчә, монда ярым паузаның да ролен бөтенләй үк ки­ре кагып булмый. Классик шигырь­дә ул, ритм ясаучы төп чара булып хезмәт итмәсә дә, ритмик буын чик­ләрен, аның башын һәм ахырын, икенче төрле әйткәндә, стопаны дө­рес билгеләүгә ишарә кыла тор­гандыр.

Классик шигырьдәге башка чара­лар: рифма, эчке рифма, аллитерация-ассонанс, строфа, поэтик син­таксис (анафора, эпифора, ялгау, рефрен) һәм башкалар турыдан-туры ритмикага, шигырь төзелеше системасына карамыйлар. Ләкин X. Госман һәр конкрет очракта аларның шигырь аһәңенә йогынты ясавын, бер үк художестволы би­зәкнең күп функция үтәп килүен күрсәтеп бара. X. Госман шигырьне аның нечкәлекләрен тирән аңлаган галим буларак та, сизгер күңелле шагыйрь буларак та тикшерә. Моңа тагын галим теленең образлылыгы, җанлылыгы, төгәллеге һәм ачыклы­гы килеп өстәлә.

Мәсьәләгә яңача якын килгәндә, яңа төшенчәләрне аңлатучы үзенчәлекле терминнар тууы табигый хәл. X. Госман китабында да шактый алар. Күбесе уңышлы (ритмик буын, строфа калыбы, иҗекләрнең аваз бүлешүе һ. б.). Тик менә та­тар шигыренең ике төп төрен, алар­ның принципларың аңлатучы «рит­мик ачык иҗекләр» һәм «буынара ачыклыклары» дигән терминнарның гына бер-берсенә охшаш булуы, хәтта тегендә дә, монда да бер үк «ачык» сүзенең кабатлануы, бер­береннән аерылып тормавы гына бик әйбәт түгел. Яңгырашлары бе­лән үк аерылып тормагач, бу тер­миннар очраган саен аларның мәгъ­нәсе хакында уйланып торырга ту­ры килә.

Китапның төп әһәмияте нәрсәдә? Беренчедән, ул проблематик темага язылган. Ләкин автор мәсьәләне күтәреп кенә калмаган, аны фәнни, нигезле рәвештә хәл итүгә ирешкән. Ул татар шигырь төзелешенең объектив закончалыгын ачкан, нигез принципларын билгеләгән.

Икенчедән, гәрчә китапның исеме татар шигыре турында гына фикер йөртүне вәгъдә итсә дә, җисеме бө­тен төрки халыклары поэзиясен иң­ләп ала, нәтиҗәләр шуңа нигезлә­неп ясала. Шулай итеп, әлеге закончалыклар һәм принциплар бер та­тар шигыренә генә карамый, алар төрки телдә сөйләүче халыклар­ның: азербайҗан, төркмән, үзбәк, кыргыз, казакъ, башкорт, уйгурлар­ның шигъри төзелешенә дә хас. Ди­мәк, китапның әһәмияте татар әдә­бияты белән генә чикләнми.

X. Госман төп теманы ачу про­цессында, юл уңаенда гына, яңадан яңа проблемалар куеп бара, алга таба эзләнүләрнең юнәлешен билге­ләп уза. Аларны да әллә кем килеп хәл итеп бирмәс. X. Госман татар шигыренең башка үзенчәлекләрен дә тикшерер һәм ачар дип ышанасы килә.