Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Зиннур Насыйбуллин • Үзем турында берничә гүз Туган җирем — Башкортстанның Нуриман районы. Туган елым 1937. Хәзер Башкоританчың Ччкмагыш район газетасында эшлим Кө- ргк-сәнэк, балтапычкы, гайка ачкычы кебек эш коралларын каләмгә алыштырганчы шактый вакыт узды. Армиядән соң читтән торып урта мәктәпне бетердем. Башкорт дәүләт университетында укуны читтән торып дәвам итем. Шигырьләрне байтактан язам. Газета журналларда кү ре игә ләгәнем бар Казан күңелне тарта. О Уйлый идем: «Мин житлеккән инде, Күпне күргән, имеш, чыныккан Тормыш — ди.чгез? Әйдә, була бирсен. Безнең өчен — дингез тубыктан». И үсмер чак!.. Хәзер аңлашылды. Бу тормышка чумгач муеннан: Тубыктан да кермәгәнгә күрә Ул тубыктан булып тоелган. Колумбларны тыныч ярлар түгел, Җил-давыллы дингез бар итә. Акчарлаклар әнә ял итсә дә, Дулкыннарга кунып ял итә. Кара шәле килә сөйрәлеп Шомлы еллар иде. Январь жиле Өйне-тышны йөри бер итеп. Сыңар күзем белән тышка карыйм, Тәрәз бозын өреп эретеп. Ыңгырашкан кебек шыгырдатып Хат ташучы ачты капканы, Шомландырып, керер-кермәс торды һәм борылып кире атлады. Нигә китте? Нигә хат-хәбәрдән Мәхрүм калды безнең өй генә? Анам күңеле нидер сизде бугай. Кара шәлен салып иңенә, Ул урамга чыкты. Өерелеп Кышкы салкын керде ишектән. (Салкын гынамыни ул елларда кешеләрнең жанын өшеткән.) Тиз урады әнкәй, ләкин өйне Узып китте. Никтер кермәде. Ялан аяк каршы чыкканымны Әллә күрде, әллә күрмәде. Каерылган кош канаты кебек Кара шәле кардан сөйрәлә. — Әни, әни. Нәрсә булды, әни? Сөйлә, әни. Хәер... сөйләмә. Шатлыкларга күнегелә бугай, Тик кайгыга булмый өйрәнеп. Ничәмә ел... Ничәмә ел инде әниемнең Кара шәле килә сөйрәлеп. Җөйсез яра Табигатьнең бизәкләрен жуйды Көнбатышның кичке эңгере. Күкрәгеннән каны белән бергә Акты жиргә солдат гомере. Иртәгесен юкка гына кояш Өмет белән ана карады. Юкка гына сыйпадылар нурлар Әрнүләре тынган яраны. ...һәр кич саен моңсу кояш бата, һәр тан саен офык кызара. Күкрәгемдә әрни шул солдаттан Миңа күчкән жөйсез бер яра. Моңсуланып карап калдым әле Каңгылдашып казлар очканын. Очалар бит, Авыл карчыклары Киссәләр дә канат очларын. Көз життеме, шулай кабатлана: Иркенлекне казлар сагына. Яз җиттеме, күңел канатлана. Сүрелгән хис кабат кабына. Җылы якка китәр кебек булып. Тагын казлар канат ныгыта, Йорт кошлары гына булуларын, Ахры, алар көзен оныта. Үзгәрттең дә куйдың Гади генә кызсың. Кешедән һич артык та, ким дә түгелсең: Тик синең бу гаҗәп сәләтен Каян килгәндер ул, кем белсен. Томан иде минем күңелдә, йөрәк—гүя әрнү төене... Кагылмыйча, сүз дә әйтмичә Үзгәрттең дә куйдың син мине. Миңа хәзер бар да өр-яңа, Бөтен нәрсә нурга төренгән: Әйтерсең лә, бүген генә мин Озак ятып чирдән терелгән. Табигатьнең бөтен бизәге Үз төсенә кайтты кабаттан; Күнегелеп беткән җирләрдә Әллә нинди серле ямь арткан. Үзгәрттең син мине, үзгәрттең: Үзең генә һаман элекке, Тик сүндермим бер дә өметне; Көтә-көтә күпме ел үтте. Сүзсез генә: «Оныт»,— дидең син; Онытылмыйсың, бар да хәтердә. Бер утырып әллә еларга, Әллә сиңа рәхмәт әйтергә. Ялганган җеп була төенле Чигүче кыз, сиңа ни булды, Күз тидеме әллә үзеңә? Нигә, нигә бүген җепләрең Я чуала, яки өзелә, Туры килми энә күзенә. Чигүче кыз, сиңа ни булды, Бармакларың әллә талдымы? Үзең чиккән нәфис бизәкләр Күзләреңнең нурын алдымы? Сөйгәнеңә хәтерең калдымы? Чигүче кыз, сима ни булды. Күз карашың нигә үпкәле? Нигә әле бүген сөйгәнең Турыгыздан җырлап үтмәде? Өзелдеме күңел җепләре? Ялганыр ул, көт син. ялганыр. Тик күңелдә калыр төене. Ялгаулы җеп белән чиккәндә Бизәкләр дә була төерле. Ялганган җеп була төенле. Кадыйр Сибгатуллин Туган ягым —Балык бистәсе. Туган авылым —Кече Укмас. Миргазиз Укмасый авылы Миңа егерме җиде яшь Шигырьләрне яшьтән үк яраттым Мине беренче кат көчле дулкынландырган шагыйрь Такташ булды. Мәктәп елларында шигырь язып, үзе язган һәр нәрсәнең камиллегенә самими инанмаган малай юктыр. Районыбызның гОктябрь юлы» газетасы шигырьләремне бастырып мине тагын да очындырып җибәрде. I960 елда. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлап, районнан киттем. Техник училище. Мин — электромонтер. Казанның Органик синтез заводы. Аннан солдат. Өч елдан тагын Казанда. Балык бистәсенә борылып кайтканда 1966 елның язы иде. Монтер һөнәрен газета эшенә алыштырдым. Эзләгәнем монда икән. Авылларда йөрим. Гүзәл кешеләрне күрәм. Жәйге таңнарны Камада каршылыйм. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә. 4 курста укыйм. Тамчылар Берәүнең яшьләре тамуы истә бит, күңелдә. Авыр ла күтәреп бар>ы, баруы... гомергә. Эзлим үземне йоклыйлар. Төн инде. Мин генә юксынам. табалмыйм үземне. ...Караңгы, күренми берни дә. табалмыйм сукмагым, эземне?! Югалган көннәр бар, еллар бар. Яшьлек тә чәчәктә күптәннән. Үр менеп, уфылдап суларлык йөгем юк җилкәдә күгәргән. Узылган еллар бар, юллар бар. Ни эзлим, ни телим бүген мин? Яшьлегем көнләшә йолдыздан- Ник үзем бер йолдыз түгел мин?! Тамчылар тама да, тама да... йөрәккә кадала. Акылым юата: карама, тамчыга карама. Урамнан урамга күченеп, үз итеп жиде төн карасын йөргәндә моңарчы тоймаган бәхетнең тоям күк яңасын. Тоям күк, тик төгәл әнталмынм... кайда ул? Күренми күземә. Чишмәдәй чылтырап күңелдә нәрсәдер юл эзли үзенә. Йоклыйлар. Урамнар уратып йөрим дә... юксынам үземне. Әллә сон йокысыз бу кеше Ж.ыр теләп уянган үземме?! Таң алдыннан агачларның шавы Болытларга карап ята юллар, караңгылык йоткан биек тауны. Кырлар япкан инде кара юрган, ишетелә агачларның шавы. Зур бурычын тоеп йөри йөрәк. Үсә миндә һаман уйлар тавы. Юкка түгел, юкка түгел, димәк, таң алдыннан агачларның шавы. Тәүфикъ Камалиев G Минем туган елым — кырыгынчы Башта үзебезнең Буа районындагы Ташкичү мәктәбендә укыдым Ә бишенче класстан башлап Апае районына кергән, ләкин безгә елга аша гына булган. Кызыл- Тау мәктәбенә йөрдем. Жиденче классны Казанда сиксән тугызынчы мәктәптә тәмамлады и Шуннан ундүртенче һөнәр мәктәбенә кердем. Анда ике ел. Слесарь булып җиткәч, безнең бөтенебезне заводка җибәрделәр. Көндезен тимер игәдем. эштән кайткач китапларымны кыстырып кичке мәктәпкә дәрескә чаба идем һич онытасым юк... егерме өченче мәктәп. Аттестат алгач, университетта укый башладым. Хәзер редакциядә эшлим. Казаным Карап кайттым кырык каланы. Җитә яздым жирнең чигенә. Тик берсе бер хәзер истә юк, йөзек кашы кебеге син генә. йөзек кашы кебеге син генә, Көн-төн шулай балкып торасың. Кысасына сыеп бетмәгән Асыл таштай калкып торасың. Асыл таштай балкып торасың, Үзең зурга күрә атың зур. Ни күләгә. Ни бер шәүлә юк. Эчең-тышың синең якты нур. Бу Ташкичү инде. Ташкичү, Җитеп килә зәңгәр кич әнә... Башны тагын тыгам чишмәгә... Бу Ташкичү инде, Ташкичү. Чишмә суын эчеп туялмыйм. Ширбәт кушкан кемдер шуңарга. Үзен белән бергә ал да кит, Ташы белән бергә кубар да. Бу Ташкичү инде, Ташкичү, Урап-урап кайткан кешегә... Тугыз күпер тугыз төшендә. Бу Ташкичү инде, Ташкичү. Бөтен нәрсә таныш бик яшьтән: Качып-качып елаган, көлгән жир. Кайдалыгын аның мин генә. Тик бер үзем генә белгән жир. Бу Ташкичү инде, Ташкичү, Ә күгендә шул ук иске ай. Су юлында аңкый ислемай... Бу Ташкичү инде, Ташкичү. Апалар Сез кыз чакта Ат-ат уйнап йөргән Малай гына идем әле мин. Җүләр булып, сезне тыңламыйча, Тыңлаганмын сүзен әнинең. «Бар, апаниы чакырып чыгар әле» Дигәннәргә мин гел каныккан. Ә юмалап акча биргәннәргә Тел күрсәткән бары ярыктан. Ул егетләр.. — Очрый төрле хәлләр, Белеп булмый икән алдан ник? — Кайсы ауга, Кайсы яуга киткән, Кайсы кайткан, кайсы калган бит. Яшьлек дәртен инде мин дә аңлыйм,— йөрәкләргә сала икән ут Сезнең яклы булыр идем хәзер. Тик., дәштергән кеше генә юк. 0. «к У » 7. Баш ими йөргән кызлар бар, Бар башын игәннәре. Кил әле! — дигәннәре бар, Кит әле! — дигәннәре. Дөньялар үзгәреп тора,— Алай да болай бит ул. Баш имәм дигәннәре дә Баш иде... шулай бнт ул! Син генә баш та имәдең, Миннән бик бизмәдең дә. Караттың, шулай караттың Яраттым... сизмәдем дә.