Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шамил Махмудов

Авыл киче Кич килә. Эңгер сулары карасында, кайдадыр галәм уртасында, далада, яшел сыртлар, түбәләр арасында утыра безнең авыл өйләре, көзге басуларда зураттай — кычкырган паровозлардан, гудоклардан, күкне баганадай күтәреп торган кызыл завод морҗаларыннан еракта. Кич килә. Чыга капка төбенә сылу кызлар, каршы ала алар назлы эндәшеп, сагынып кайткан сыерларын... (Нишли алам сон мин көнләшеп: бар аларның батыр шаһзадәләре, миңа түгел — сөю җырлары...) Кичке чыклы үләнгә озын кара күләгәләр яталар. Ерак таулар әкренләп алсу шәфәкъ суларына баталар... Гәүкешедәй, хәйран күз белән карыйм бу зәңгәр кичкә, көтәм жап атып: балаларның, чыпчыкларның көмеш кыңгыраулары кинәт тынар да хәбәр итәрләр авыл түбәләре өстенә төн җәйгәнне йомшак, җылы канатын. Димәк, җир читенә төшкән кызыл к«чш урынына балкыр безнең өйләрдә икенче кояш— безнең һәркөнге кичке аш — икмәк. Табигать йөзе Мока нинди дәлилләр бар безнең, сөйлибезме әллә сәбәпсез — бәлки, ташлар жансыз да түгелдер, ә агачлар хискә сәләтсез? (Тоела миңа кайчак: гүяки яфрак-үлән телен мин беләм. Әгәр кеше булмасам,— ышанам, булыр идем агач я үлән.) Күрсәтмиме бөек бу табигать, мең сыйфатын, төсен, чыраен? (Без шул аның иң тирән серләрен белмибез дә булыр, мөгаен') БалбалларXIII Утыралар көйгән буш далада яссы битле өнсез таш сыннар — йөзләренә заман сырлар салган... Ни аларга безнең мон-шомнар? Кайда хәзер ул дәһшәтле караш? Онытканнар дөнья кызыгын... Янгыр юа йөзләрен, жил кисә, башларына куна ач козгын... Кем калдырган аларны? Кай заман? Сарматлармы, кырыс һуннармы? Явыз эшләр билгесеме алар, канлы жинүләргә ядкарь сыннармы? Әллә кыргый дала улларының булганнармы поты-тәңресе? Кемнәр килгән, ниләр булган җирдә — безнең өчен хәзер мәңге сер... Утыралар алар исем-атсыз, күрми-белми дөнья кызыгын. Янгыр юа йөзләрен, жил кисә, башларында ял итә козгын... Мәскәү язы Күрәсең, бу инде яз. Юкса нидән атлый шулай иренеп гел ашыккан Мәскәү халкы? XIII Борынгы төрки кабиләләр калдырылган таш сыннар. Орхун, Енисей елгалары буенда һәм Саратов өлкәсендә очрыйлар. Бульварлар чуп-чуар: әби-сәби, бала-чага, чыкканнар, ахры, кыштан ялкып». Юкәләр кызарганнар, бүрткәннәр. Күк инде язча балкый... Сәер булыр иде кара кайгыда булсаи мондый көнне: яз ул — бердәнбер кыз дөньяда,— дошман итми беркем белән беркемне, көнләшү дә уятмый беркемдә беркемгә карата, ә шулай да, бөтен кеше гашыйк аңа, бөтен кеше аны ярата... Әллә мин яшь булганга гына, бармы әллә башка сәбәпләр, аермый яз миннән беркемне,— бер-бер артлы үтә сәгатьләр, утырабыз юкә бульварында — Тверскойның очында, нәни кулың ята учымда... Ишетелә талгын көй. «Чәчәкләр вальсы». Чайковский. Язча киенгән кызлар узалар. Мәскәүдә күренде беренче мимозалар. Кичке шәфәкъ Шәфәкъ сулары кан — кызыл. Тарак сыртлы борынгы кәлтәләр сыман, утыра таулар тын янып. Кайдадыр эчтә, тирәндә, курку уятып, әкияттәге аждаһалар баса дөньяны... Нинди ялгыз, кечкенә без мондый кичтә — караңгы йөзле сагыш омтыла эчтән, яраланган кош сыман талпына, кагына, оча жәеп канатларын ал офык ягына, һәм, кереп кызыл ялкынга, югала күздән... Кояш баткан саен нидер сүнә бездә. Марс каналлары Чиксез еракта, әнә анда, Марста, гүя аңлы тормыш эзләре, әллә нинди сәер тап сызыклар тора даим үзгәреп... Ни соң алар? Корган каналлармы, тасма-тасма сузыламы елгалар? Әллә утрау-утрау яшеллекме үлек шәһәрләрне чолгаган? Ә ник алар арта елдан-ел? Салкын бозлар җәеләме котыптан, олы янгыннармы төтенли? Кайда кешеләр? Планеталарын ташлап киткәннәрме бөтенләй? Әллә бөек хәрабәләр тудырып, күмелеп калганнармы үзләре? һәм без телескоплардан күрәбезме сүнгән тормыш эзләрен? Ике тол <Ике тол өйләнешсә — бер түшәктә дүрт кеше» Халык сүзе. Бер түшәктә башка-баш ялгыз ике тол ята. кылыч кебек, арада күренмәгән кыл ята ... Кыл — араны үткәнче, куллар кулга җиткәнче, кичеп булмас юл ята, үткәннәрдән бу көнгә таулар хәтле ел ята... Син дип кочам —син түгел, ә син үпкән — мин түгел, язмыш биргән изге жир, бер түшәктә дүртәү без— ике хатын, ике ир. Бер түшәктә башка-баш, уйлы ике тол ята, кичеп булмас, арада кылыч кебек кыл ята... Мәрхүм абзыйга элегия Булмагандыр, ахры, безнең абзый артык алай әдәп иясе, җиңел булсын инде таш-туфрагы (башка тагы нәрсә диясең^) — Рәтсез яшәп, сәер үлем тапты, гөнаһлары булган муеннан: эчкән, тарткан, хатын-кызлар сөйгән, ләззәт тапкан азгын уеннан. Сөйләгәннәр усал телләр, эре ярып гайбәт борчагын: «Шул азгынның тисә чабу очы күбә хатын-кызның корсагы!» «Мәхәббәткә хурлык юк ул!» дигән, бар диеп тә белмәгән... Үчле ирләр күсәк белән суккан, чәнечкәннәр — үлмәгән, баһадир адәм иде —җиде пот! — Әйтә иде: «Анай биргән сөт әрәм, ат күтәрми мине, сына биле, ә мин менә атны күтәрәм. Чәнечтеләр. суктылар —ди иде,— ә мин менә дуп-дубрый һаман, чалгы тоткан теге нәрсә килгәндә дә бирешергә юк чамам!» Ә үлде юктан гына: исерек килеш чыккан да ялан өс — чирләде, «Чирмени бу!» диеп ятты һаман, ә өч көннән... җирләдек. Гомер буе ярлы, ләкин пошмас, булган анын башка даны да, оста уенчы дип бар тирә-як хөрмәт иткән аны, таныган. Уйнап жибәрсәме. гүя сихри мон агылган скрипка кылыннан. Әйткән картлар: «Иблис өйрәтәдер, бу эш килмәс адәм кулыннан!» Ләкин шул илаһи моны өчен һич бозмады халык йоланы — гафу итте аны, бәхилләде, җеназада күпләр елады... Сихри моң иясе, чын музыкант, ул тик матурлыкка кызыккан — сабый кебек саф күңелле, садә, жаны ерак булган бозыктан. Китәбез «Ирләр ваз кнчәлми йола-гадәттән: ирләр илдән китә авыр сәгатьтә». Без бит ирләр, без һәрвакыт китәбез. Китәбез балачактан, туган яктан, аналардан, янып сөйгән ярлардан. Көзен кошлар киткән кебек, китәбез — Көзге салкын яңгырларда, кырларда . Туктыйтуктый, күз талдырып карыйбыз — югалганчы туган өйләр кыегы.. Китәбез без канатланып, ашкынып, яки илгә үги сыман, боегып — китәбез тик үпкә, тик ачы гына төяп аркадагы юл капчыгына... Кычкырабыз талгын искән жилләрдә: «Саулар булсак, бер кайтырбыз илләргә!» Я китәбез кайтмаска, еллар буе онытмаска, сагынырга, көяргә, илләр искә төшкән саен, буылып тамак төбендәге ачы төердән... Ни соң дучар итте безне бу тынгысыз язмышка? Гомер буе без юлларда йөрибез, тилмерәбез кайчак хәтта телемгә . Ләкин без бит ирләр, без һәрвакыт китәбез — Ил чакырса — жир читенә, үлемгә. WWWWVW ■ К У » J* 7. Эдуард Мостафин Йөрәк турында Кошларның моң-зары бар синдә, Бар синдә каеннар ярасы, йөрәкне бер кысып кулларга Бар әле жмр буйлап барасы. Сабыйлар шатлыгы бар синдә, Бар синдә кояшның җылысы, йөрәкне ачып бу дөньяга Бар әле өздереп җырлыйсы. Гомер кайдан башлана Бу төннән... Бу төннән мина тик зәңгәрлек. Зәңгәргә төренгән моң кирәк. Сынык ай яктысын чүмерә Ялгызы, моңаеп, карт тирәк. Бу төннән миңа тик җыр кирәк: Агылсын тын гына чайкалып. Дулкыннар сыенып ярларга. Зәңгәр көй тыңласын тын калып. Бу төннән мина тик син кирәк. Бу төндә ни файда сүзләрдән... Бу төннән мина тик төн кирәк — Яшерсен мәкерле күзләрдән. Дулкын гомере жилләрдә. Җилләр йөри илләрдә. Таш гомере тауларда. Батыр гомере яуларда. Ут гомере учакта. Үч гомере пычакта. Ат гомере чабышта. Чишмә гомере агышта. Көч гомере беләктә. Бәхет гомере теләктә. Сагыш гомере буйдакта. Караның гомере акта. Сүз гомере калыпта. Шагыйрь гомере халыкта. Ә мин һаман бер могҗиза көтәм Төшемдәме, әллә өнемдәме, Хәтерләмим, үзем төш идем. Ут яндырып кара тауга менгәч, «— Давыл килә, бире төш» — дидең. Көтмәгәнсең таудан төшкәнемне, Эрегәнсең кереп томанга. Тик яулыгың калган эленеп талга, Сагынырга — ямансуларга. Ә мин һаман бер могҗиза көтәм. Яулыгыңны алып куеннан, Менә тагын өмет алып кайтам Кемнәрнеңдер бәхет туеннан. — Канат бнрәм, тик монгян соң Янма,— диде. Алҗып йөрим, канатларны Ачып булмый. Утың тарта, бер янсам да Качып булмый. Тәрәзәләр — Күктә очкан бөркеттәге Көч бит миндә. Утка кергән күбәләктәй Көйдем синдә. Көйдерерлек көчең булгач, Терелт инде. Сарайларда тәрәзәләр, Төрмәләрдә тәрәзәләр. Чормаларда тәрәзәләр, Күңелләрдә тәрәзәләр. Уты янган, Тамчы тамган, Гөлләр үскән, Кояш төшкән, Бозлар туңган, Кошлар кунган тәрәзәләр... Тол хатынның сагышыдай Пәрдә тарткан тәрәзәләр, Гашыйкларның бәхетедәй Челтәр япкан тәрәзәләр. Шагыйрьләрнең күңеледәй Ачык-якты тәрәзәләр... Тәрәзәгә төн оялый, Ай кунаклый күктән төшеп. Кыр казлары канатыннан Сәлам ташлый, безгә дәшеп. Тәрәзәдән кайгы керә, Шатлык керә, җырлар керә. К а й гы л а р ы н ч ә й н и -ч әй н и Тәрәзәгә этләр өрә. Тәрәзәләр кәгеп ала, Озатып кала ана кебек, һәрбер тәрәздәге утлар Синең өчен яна кебек. Тамчыларын агыза-агыза, Тәрәзәләр көтә хәбәр... Тәрәзәләр телгә килсә Сөиләр иде шундый хәлләр... Мусаларның теле белән, Лоркаларнын күңеле белән. Сөйләр иле: «Төрмә тынчу, Ә җир өсге яшел келәм. Сыйдырганча кояш бирдем. Яулык кадәр күкне бирдем. Минем аша туган илдән Сәлам булып жилләр керде. Миңа карап җырлар туды — Җыр таралды җир шарына — Давыл булып җәелде ул Тын океан ярларына». ...Туган йортта дүрт тәрәзә. Көтәләрдер зар булып. Шул тәрәзәгә тик бер көнгә Кунсам иде таң булып. Дөнья мина пешкән алма иде, Тик кулыңны бары суз гына. Дөнья миңа сөтле елга иде, Кунак йорты иде, уз гына. Нигә, язмыш, ымсындырып-алдап. Яшь кыз, диеп, карчык димлисен. «Син кеше бит бары, карулашма, Синең аллаң жирдә мин»,— дисен. Без шулай да, язмыш, көрәшәбез, Мәйданнар кин, айһай кин әле; Кеше булып бугазыннан алам, Алла булып мине җиң әле! Рифма өчен Зәңгәр төндә моңсу ак ай кирәк. Ай янына серле йолдызлар. Шундый төндә инде ярап куя Рифма өчен булса да кызлар. Айлы төндә мәхәббәт тә була, Мәхәббәттә кирәк ак каен. Римфа өчен булса да каеннар Яфрак яра шаулап яз саен. Пакьлык өчен каен кирәк булса, Ныклык өчен кирәк имәннәр. Имәннәре нинди нык булса да Римфа өчен дип баш игәннәр. ...Шагыйрьләргә канат биргән туфрак Гөлбакчалы туган ил икән. Маңгаемнан тамып төшкән тирем — Рифма өчен тамган тир икән. Кайгырабыз, шатланабыз Кайгырабыз ат егылса, Акча бетсә кайгырабыз. — Кияү чыкмас, картаям,— дип. Егермедә кайгыра кыз. Бурыч түләп кайгырабыз, Кайгырабыз чиратларда. Күз яшьләрен тоталмынча, Кайгырабыз зиратларда. Язалмасак кайгырабыз, Кайгырабыз язмыш өчен. Еллар имин килерме, дип, Кайгырабыз яз-кыш өчен. Кайгы китсә шатланабыз. Шатланабыз авыз ерып — Шатланабыз сабыйлардай Кайгыларны жиргә орып. Шатланабыз табыннарда. Сөю килсә, шатланабыз. — Егерме яшь чәчкә чагым! Көт әле,—дип шатлана кыз. Яшәү авыр, Яшәү матур, диләр. Яшәүнең бар, диләр, шатлыгы. Тормыш әллә биек йортлар кебек Күп баскычлы, йөзәр катлымы? Яшәү авырлыгын куллар үлчи, йөрәк үлчи салып бизмәнгә. Ак дулкыннар корабларны юа Кара кайгы төяп йөзгәндә. Шатлыклары бер елмаю булып Күзләреңә кереп сыена. Үткән гомер йөз яшьтәге талдан Сары яфрак булып коела... Күнелләргә ак нур булып Бәхет кунды. ' Күпме кеше шул бәхеткә Кулын сузды. Күнелләргә сөрем булып Кайгы кунды. Күпме кеше шул кайгыны Читләп узды. Бәхетемне бүлеп бирдем Дусларыма. Кайгыларны ялгыз сыктым Учларымда.