ЛЕНИН ҺӘМ ТАТАРСТАН
Бөек Ленинның җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору өчен, коммунизм өчен көрәш турындагы теоретик мирасын һәрьяклап өйрәнү — совет тарих фәне алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.
Бөек Октябрьның 50 еллыгы һәм Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу көннәре якынлашу уңае белән бу бурыч хәзер аеруча зур әһәмияткә ия булып тора.
Коммунистлар партиясе тарихының барлык этапларында да Ленинның бөек ролен дөрес итеп күрсәтү буенча совет тарихчылары шактый зур эш башкардылар. СССР Фәннәр академиясенең Казандагы тел, әдәбият һәм тарих институты һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты Партия архивы тарафыннан әзерләнеп, әле күптән түгел генә басылып чыккан «В. И. Ленин и Татария» исемле җыентыкны да Ленинианага билгеле бер дәрәҗәдә өлеш кертү булды дияргә кирәк. Ленинга бәйләнешле урыннардагы документларны туплап чыгаруда бу җыентык асылда безнең илдә беренче тәҗрибәләрнең берсе булды.
Җыентыкка Ленин әсәрләрендә, Ленин турындагы җыентыкларда һәм документаль материалларда игълан ителгән Татарстанга бәйләнешле документлар кертелгән. Болардан тыш, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтының Үзәк архивыннан, Октябрь революциясенең Үзәк дәүләт архивыннан, КПССның Татарстан өлкә комитеты Партия архивыннан һәм Татарстан АССРның Үзәк дәүләт архивыннан табылган, шулай ук үзәк һәм республика матбугатында игълан ителгән материаллар тупланган.
Җыентык 318 документны эченә алган. Шулардан тыш, табылган документларның бер өлеше җыентыкның кереш өлешендә һәм өстәмәләрдә файдаланылган. 90 документ беренче мәртәбә басылган, шуның егерме җидесе — Ленинныкы.
Җыентык түбәндәге бүлекләрдән тора: Ленин документлары; Ленин турындагы документлар; хезмәт ияләренең хатлары, телеграммалары һәм резолюцияләре; Ленин турындагы истәлекләр; өстәмәләр.
Җыентыкның беренче бүлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Анда В. И. Ленинның үзе тарафыннан язылган яисә кул куелган 122 документ урнаштырылган. Истәлекләр бүлегендә Анна Ильинична, Мария Ильинична һәм Дмитрий Ильич Ульяновларның, М. П. Голубева, В. В. Воровский, В. В. Адоратский, Ш. А. Манатов, Г. С. Гордеев,С. Сәедгалиев, А.П. Шувалова, В. М. Бахметьев һ. б. истәлекләре бирелгән. Китап И. Ленинның 20 ләп фотографиясе һәм Ленин документларының фотокопияләре белән иллюстрацияләнгән.
Җыентыкка тупланган материаллар В. И. Ленинның 1887 елдан 1924 елга кадәрге чорда Казан партия оешмасы һәм Казан крае хезмәт ияләре белән тыгыз элемтә тотуы турында киң мәгълүмат бирә. Алар революцион хәрәкәтне үстерүдә, Совет властен урнаштыруда һәм ныгытуда, гражданнар сугышы елларында Идел буе районнарын чит ил интервентларыннан һәм акгвардиячеләрдән саклауда, милли республика төзелешендә һәм Татарстан АССР да социалистик үзгәртеп коруларны тормышка ашыруда В. И. Ленинның роле ни кадәр зур булуын бик ачык чагылдыра.
Җыентыктагы документларның байтагы (сиксәнгә якыны) В. И. Ленинның Казанда һәм Кокушкинода яшәгән вакыттагы (1887 елның июленнән 1889 елның маена кадәр) тормышын һәм революцион эшен күрсәтүгә багышланган. Мәгълүм булганча, яшь Ильичның бу чордагы тормышы һәм революцион эшчәнлеге совет тарихи әдәбиятында гомумән алганда шактый тулы яктыртылган. Әмма бу җыентыкны төзүчеләр күп кенә яңа, моңарчы беркайда да басылмыйча архивларда яткан материалларны да тапканнар. Алар, барыннан да элек, патша властен борчуга сәбәпче булган хәл — 1887 елда Казан студентлары арасында революцион хәрәкәтнең үсүе турында сөйләүче документлар. Студентлар хәрәкәтен булдырмый калу өчен, мәсәлән, патша хөкүмәте төрле чаралар күргән, хәтта хәрби частьлар китерүгә кадәр барып җиткән (№ 272— 288 документлар ). Җыентыктагы материаллар, шул исәптән яңа табылганнары да, Владимир Ильичның Сембер гимназиясендә иң яхшы укучылардан берсе булганлыгын тагын бер тапкыр раслыйлар. Моны патша властеның мәгариф органы вәкилләре дә танырга мәҗбүр булалар.
Гадәттән тыш сәләтле булуын искә алып, аңа математика яки табигать фәннәрен өйрәнергә киңәш итсәләр дә, яшь Володя аңлы рәвештә университетның юридик факультетына укырга керә. Туганы Н. Веретенниковның нигә юридик факультетны сайладың, дип соравына каршы В. И. Ленин: «Хәзер шундый вакыт, хокук фәннәрен һәм политик экономияне өйрәнергә кирәк. Башка вакытта, ихтимал, мин бүтән фәннәрне сайлаган булыр идем»,—дип җавап бирә (№246). Күп кенә документлар В. И. Ленин Казан университетында укый башлаган чорда андагы шартларның гаҗәеп дәрәҗәдә кыен булуын, алдынгы студентларның бик нык эзәрлекләнгәнлеген тагын бер тапкыр дәлилләп торалар. Университетка кергәндә нинди дә булса оешмаларда яки түгәрәкләрдә катнашмаска сүз биргән булса да, анда укый башлавының беренче көннәрендә үк Володя революцион эшкә керешеп китә. Полиция департаментының 1888 елның 3 апрелендә язылган документында, мәсәлән, узган ел ахырында Казан да «бик зарарлы юнәлештәге түгәрәк» оешканлыгы һәм җәзаланып үтерелгән Александр Ульяновның энесе, Казан университеты студенты Владимир Ульяновның да шул түгәрәктә член булып торганлыгы әйтелә. Ул түгәрәк «Петербургтагы дәүләткә каршы юнәлтелгән түгәрәкләр белән бәйләнеш тоткан» диелә (№134).
1887 елның 4 декабренда Казан университетында булган атаклы студентлар сходкасын оештыручы һәм анда иң актив катнашучы кеше дә Володя Ульянов булган. Менә шуңа күрә дә студентлар инспекторы Потапов үзенең бер докладында болай дип язган: Владимир Ульянов «әле сходкадан ике көн элек үк үзенең ниндидер әйбәт булмаган нәрсәгә әзерләнеп йөрүен сиздерде; аеруча шикле студентлар белән сөйләшен, вакытын тәмәке тарту бүлмәсендә үткәрде; өенә кайтып-килеп йөрде, башкалар соравы буенча нәрсәләрдер алып килде һәм, гомумән, үзен бик сәер тотты. Ә 4 декабрьда беренчеләр рәтендә актлар залына ташланды һәм, Полянский белән бергәләп, башкаларны рухландырырга теләгәндәй кулларын болгап, икенче катның коридоры буйлап чабып йөрде; сходкадан киткәндә үзенең университетка керә торган билетын калдырып китте» (№ 136).
Патша власте вәкилләре сходкада катнашучы студентлардан бик каты рәвештә үч ала. Мәгариф министры Делянов 1887 елның 5 декабрендә «әйбәт уйлаучыларны коткару өчен юньсезләрне кызганмаска» кушып, махсус телеграмма җибәрә (№291). Володя Ульянов шундук университеттан чыгарыла һәм Казан төрмәсенә ябыла. Аннары Казаннан 40 километрдагы Кокушкино авылына сөргенгә озатыла. Кокушкинода да аның өстеннән яшерен күзәтү алып барыла (№ 131).
1888 елда Володя Ульянов яңадан Казанга кайта һәм Н. Е. Федосеев тарафыннан оештырылган марксистик түгәрәкләрнең берсендә катнаша башлый, актив революцион эш алып бара (№150). Шулай итеп, В. И. Ленинның революцион эшчәнлеге Казанда башлана.
Соңыннан, инде Казаннан киткәч тә В. И. Ленин Казан социал- демократларына һәм, гомумән, Казан краенда булган хәлләргә туктаусыз игътибар биреп, ярдәм итеп тора. Моның чыннан да шулай икәнлеге җыентыкта В. И. Ленин хезмәтләреннән алып урнаштырылган документлардан бик ачык күренә. Мәсәлән, В. И. Ленин үзенең «Россиядә капитализмның үсеше» дигән зур хезмәтендә. Россиядәге капиталистик мөнәсәбәтләрнең ничек үсүен күрсәтү өчен, Казан губернасыннан да мисаллар китерә. (Бу китап, басылып чыккан елында ук, Казанга да килеп җитә.) Күп кенә документлар В. И. Ленинның өч рус революциясе чорында да Казан краендагы эшче һәм социал-демократик хәрәкәтләрне зур игътибар белән күзәтеп баруы турында сөйли. Әйтик, «Приближение развязки» исемле мәкаләсендә Казан эшчеләренең 1905 елгы чыгышларына В. И. Ленин патша властен бәреп төшерүгә һәм кораллы восстаниягә китергән вакыйга дип югары бәя бирә . В. И. Ленинның кушуы буенча, беренче рус революциясе елларында Н. К. Крупская да Казан РСДРП комитеты белән тыгыз элемтә тота (№ 303—309). Казан губернасында III Думага сайлауларны анализлап, В. И. Ленин үзенең «IV дәүләт Думасына сайлау кампаниясе» исемле хезмәтендә IV дәүләт Думасына сайлаулар кампаниясе вакытында эшчеләр демократиясе башкарырга тиеш булган конкрет бурычларны билгели. РСДРПның VII (Апрель) Бөтенроссия конференциясендә ясаган чыгышында да, большевиклар партия оешмасының урыннардагы эшен характерлап, В. И. Ленин «Казандагы иптәшләр»нең социалистик революция алдында торган бурычларны дөрес аңлауларын билгеләп үтә.
Бу документларны «Ленин и Татария» исемле җыентыкка кертеп, төзүчеләр бик яхшы иткәннәр. Ләкин 1917 елга кадәрге чорга караган документларның, кызганычка каршы, төзүчеләр игътибарыннан читтә калганнары да бар. Мәсәлән, РСДРПның Казан комитеты тарафыннан «Пролетарий» (1905 елгы) исемле Ленин газетасының барлык саннары да алынган булу турындагы Марксизм-леннннзм институтының Үзәк партия архивында саклана торган хат җыентыкка кертелмәгән.
Ә ул хатта сүз «Пролетарий» газетасының Казан большевиклары һәм эшчеләре арасында зур җанлану тудыруы турында бара бит, югыйсә.
В. И. Ленин 1907 елның 25 январеннан 19 ноябрена кадәр РСДРП ның Мәскәү, Петербург, Казан һәм башка шәһәр комитетлары органы буларак чыккан «Пролетарий» газетасының редакторы булып эшли һәм Казан большевикларының матбугат органы белән турыдан-туры үзе җитәкчелек итә. 1906—1908 елларда чыккан «Вперед» газетасы белән дә шул ук хәл була. Менә бу фактлар да җыентыкта чагылдырылмаган.
Марксизм-ленинизм институты Үзәк партия архивында саклана торган солдат Ефим Федотов хатын да (1917 елның җәендә партиянең Үзәк органына мөрәҗәгать итеп, В. И. Ленинны һәм «Правда» газетасы сотрудникларын кайнар котлап язылган хат ул) җыентыкка кертергә кирәк иде шикелле. Җыентыкта В. И. Ленинның нинди хезмәтләре Казандагы большевистик һәм демократик матбугатта басылып чыкканлыгы һәм нинди хезмәтләре чит илдән алып кайтып бастырылуы һәм таратылуы турында җитәрлек мәгълүмат юклыгын да мактап булмый, әлбәттә. (Мәсәлән, легаль татар матбугатында В. И. Ленин исеменең инде 1906 елда ук күренә башлавы билгеле .)
Бөек Октябрь революциясенең җиңүе һәм ныгуы, социалистик Ватаныбызны кораллы саклау чорында В. И. Ленинның Татарстан белән бәйләнешен чагылдыра торган материаллар җыентыкка шактый күп кертелгән. Яшь Совет дәүләтен оештыручы В. И. Ленин урыннарда, шул исәптән Казан губернасында да, Совет властен ныгыту белән җитәкчелек итә. Советлар республикасының оборонасын оештыручы бик зур хәрби стратег буларак, ул революция язмышы хәл ителә торган гражданнар сугышы фронтларындагы иң җаваплы урыннарны тиз генә сизеп алып, совет халкын шул фронтлардагы дошманны тар-мар итүгә мобилизацияли. 1918 елның җәендә В. И. Ленин гражданнар сугышы фронтларының иң җаваплы урыны — Казан — Урал — Самара тирәләрендәге Көнчыгыш фронт булуын басым ясап әйтә. Кызыл Армиянең сугышчан көчен һәм мораль-политик хәлен яхшырту өчен бу фронтка В. И. Ленин инициативасы белән Петроград, Мәскәү һәм башка промышленность үзәкләреннән һич кичекмәстән пролетариатның яхшы вәкилләре җибәрелә. В. И. Ленин Казан фронтын тиешенчә тәэмин итү белән бик нык кызыксынып тора.
Казан ак чехлардан азат ителгәч, В. И. Ленин бу хәлгә бик шатлана һәм, Казанны азат иткән кызылармеецларны җиңү белән котлап, телеграмма җибәрә. Аннан соң да В. И. Ленин Татарстанның хәле белән туктаусыз кызыксынып, аның турында кайгыртып тора. Моның шулай икәнлеге 1918 елда акгвардиячеләр белән сугыш вакытында таркалган совет органнарын торгызу өчен Совет хөкүмәте тарафыннан Казан губерна башкарма комитетына бирелгән 5 миллион сум күләмендәге ярдәмнән дә ачык күренә (№50).
1919 елда Көнчыгыш фронт яңадан гражданнар сугышының иң җаваплы урынына әйләнә. Бу уңай белән В. И. Ленин «Көнчыгыш фронттагы хәл буенча РКП(б) Үзәк Комитеты тезислары»нда Колчан армиясенә каршы көрәш программасын бик ачык итеп аңлатып бирә (№55). Җыентыктагы материаллар ул чорда да В. И. Ленинның Көнчыгыш фронтка, аерым алганда Татарстан җирендә бара торган сугыш хәрәкәтләренә, бик зур игътибар бирүен һәм конкрет ярдәм итеп торуын бик ачык күрсәтәләр. Шулай да Оборона Советы Председателе В. И. Ленинның 1919 елның 16 апрелендә Идел буе совнархозларына, шул исәптән Казан совнархозына да, җибәргән телеграммасы нигәдер җыентыкка кертелми калган. (Ул телеграммада Көнчыгыш фронт армияләрен тәэмин итүгә бәйләнешле таләпләрне һәм заказларны үз вакытында үтәүгә һәм Идел буе, Урал хәрби округларында оештырылучы частьларга кирәк кадәр кием-салым булдырырга күрсәтмә бирелгән.)
Җыентыктагы йүп кенә материаллар В. И. Ленинның Казан краендагы фронтка якын булган һәм акгвардиячеләрдән азат ителгән районнарда халык хуҗалыгын торгызу һәм юлга салуда, тылдагы совет халкын фронтка ярдәм итәргә мобилизацияләүдә, промышленность предприятиеләренең туктаусыз һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләвен тәэмин итүдә, ягулык мәсьәләсен хәл кылуда һәм халык хуҗалыгында бөлгенлекне бетерү өчен көрәштә бик әһәмиятле күрсәтмәләр биреп, ул күрсәтмәләрнең үтәлүе белән һәрвакыт кызыксынып торуы турында сөйли. Әйтик, В. И. Ленин инициативасы белән 1918 елның июлендә Паратский затонындагы Балтик заводын (суднолар төзүче һәм ремонтлаучы Паратский мастерскойларын да кушып) торгызу турында карар кабул ителә. 1920 елның 2 ноябренда, шулай ук В. И. Ленин җитәкчелегендә, Халык Комиссарлары Советы хәрби киемнәр эшләп чыгаручы Казан кием-салым мастерскойлары эшчеләрен бүләкләү мәсьәләсен тикшерә (№ 97).
В. И. Ленинның хәрәкәттәге армияләрне һәм илебезнең промышленность үзәкләрен икмәк һәм авыл хуҗалыгының башка төр продуктлары белән тәэмин итүдә эшчәнлеге турында да җыентыкта күп кенә материаллар урнаштырып, аны төзүчеләр яхшы иткәннәр. Шулай да бу мәсьәләгә карата 1919 елның 1 июнендә В. И. Ленин тарафыннан Казан губпродкомына җибәрелгән түбәндәге телеграмманың җыентыкка керми калуы кызганыч: «Казань. Губпродком. Вне всякой очереди. Немедленно отправьте весь имеющийся зернофураж в Камышин, продбазе Десягой армии, отправка должно быть произведена в порядке боевых грузов. Через пять дней телеграфируйте мне количество отправленного, дни отправки. Предсовобороны Ленин»2.
Тимер юл транспортын торгызу мәсьәләсе дә В. И. Ленинның игътибар үзәгендә торган. Бу эшне юлга салу максаты белән Совет хөкүмәте В. И Ленинның турыдан-туры үз җитәкчелегендә оештырылган, республиканың Идел буе районнарында урнашкан Запас армияне файдаланырга карар кыла. Армиянең төп көчләре, штабы һәм политбүлеге Казанда була.
Оборона Советының 1920 ел 23 январендагы карары нигезендә, Запас армиягә мөмкин кадәр тизрәк Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юлын сафка бастыру бурычы йөкләтелә. Запас армиянең сугышчылары, Казан крае эшчеләре белән берлектә. Совет хөкүмәтенең бу карарын билгеләнгән вакыттан бер ай алдан үтәп чыгалар — Колчак бандалары җимереп киткән (Кама елгасы аша салынган) күперне сафка кертәләр һәм 1920 елның 17 февралендә ул күпердән илнең промышленность үзәкләренә икмәк илтүче поездлар үтеп йөри башлый. Менә шул фидакарь хезмәтләре өчен, 1920 елның 13 мартында Оборона Советының махсус карары белән. В. И. Ленинның Мәскәү — Казан тимер юлчыларына белдергән рәхмәте булса да, ул документ та җыентыкны төзүчеләрнең игътибарыннан читтә калган.
Татарстан нефтен тикшерүдә В. И. Ленинның турыдан-туры катнашуын раслаучы бик кызыклы документларның җыентыкка кертелмәвен дә китапны төзүчеләрнең житешсезлеге дип әйтәсе килә. Әле гражданнар сугышының иң авыр вакытында ук (1919 елның җәендә), В. И. Ленинның кушуы буенча, академик И. М. Губкин һәм Бөтенроссия Халык Хуҗалыгы Советы президиумы члены Ф. Ф. Сыромолотов җитәкчелегендә Казан губернасы районнарында нефть булу-булмауны тикшерү өчен геологик разведка экспедициясе җибәрелә. Ә 1919 елның 26 августында экспедиция җитәкчеләре беренче тикшеренүләрнең уңышлы чыгуын — Идел-Урал районнарында шактый бай нефть ятмалары булуын әйтеп, В. И. Ленинга Казаннан телеграмма җибәрәләр. Шул ук елның сентябрендә Бөтенроссия Халык Хуҗалыгы Советы президиумында доклад ясап, И. М. Губкин Идел-Урал районында, аерым алганда Татарстандагы Сүкәй тирәләрендә, нефть чыгара башлау буенча практик чаралар тәкъдим итә.
Җыентыктагы бер төркем документлар В. И. Ленинның Татарстан культурасын үстереп җибәрүдә, төрле типтагы уку йортларының һәм партия-совет матбугатының эшен юлга салуда да актив катнашуын күрсәтүгә багышланганнар. Бу уңайдан 1919 елның 11 июнендә Ленин имзасы белән кабул ителгән Совнарком карары аеруча әһәмиятле. Ул карар — Казан авыл хуҗалыгы институтына сметадан тыш кредит бирү турында. 1920 елда В. М. Бахметьев белән әңгәмә вакытында В. И. Ленин Казандагы матбугат, полиграфия базасының торышы һәм милли интеллигенция белән бәйләнеш мәсьәләләрен җентекләп сораша. Шул ук вакытта, ул татар әдәбияты классикларының, аерым алганда шагыйрь Габдулла Тукайның, алмашлары бармы дип тә сорый (№ 262, 266, 269 һ. б.).
В. И. Ленин әле революциянең беренче елларында ук Казанда совет тарих фәнен үстерүгә игътибар итә. Аның инициативасы белән Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы тарихын өйрәнү буенча эш башлана: Казан университетының күренекле галиме В. В. Адоратскийга революция һәм гражданнар сугышы тарихы буенча очерклар язу бурычы йөкләтелә һәм урындагы дәүләт органнарына бу эштә аңа һәртөрле ярдәм итәргә күрсәтмә бирелә.
Казан краен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына әверелдерүгә һәм 1921 елгы ачлык вакытында Татарстан халкына бик зур ярдәм күрсәтүгә В. И. Ленинның әйтеп бетергесез зур игътибар итүен чагылдырган материалларны шактый күп туплап, җыентыкны төзүчеләр бик яхшы иткәннәр.
1918 елда В. И. Ленинның эсэрлар тарафыннан явызларча яралануы бөтен совет халкында, шул исәптән Татарстан хезмәт ияләрендә дә, бик нык ачу тудыра. Эшчеләр, крестьяннар һәм кызылармеецлар бөек Ленинны яралаган өчен дошманнардан үч алырга ант итәләр һәм даһиның сәламәтлеге турында сорашып торалар. Ә В. И. Ленинның хәле яхшырып, ул яңадан эшли башлагач, 1922 елнын 14 Октябренда Казан дары заводы эшчеләре аңа хат язалар: «Сәламәтләнүең уңае белән,— диелгән ул хатта,— сиңа кайнар сәлам җибәрәбез, Россия һәм бөтендөнья пролетариаты җитәкчесенең безнең сафларыбызга яңадан кайтуына без бик шатбыз. Владимир Ильич, синең сәламәтлегең безгә көч, куәт һәм ышаныч бирә...» (№ 219). Җыентыкта моннан тыш, 1922 елда Кокушкино авылы крестьяннарының В. И. Ленинга язган хаты һ. б. материаллар да урнаштырылган. Шулай да җыентыкны төзүчеләр ул елларда милли вакытлы матбугатта В. И. Ленинга мөрәҗәгать итеп язылган материалларны күбрәк файдалансалар, тагын да яхшырак булыр иде шикелле. Әйтик, 1918 елда Үзәк мөселман комиссариатынын Галимҗан Ибраһимов имзасы белән беркетелеп, В. И. Ленин исеменә адресланган һәм «Чулпан» газетасында басылып чыккан телеграммасының (анда сөекле юлбашчыбыз өчен дошманнардан үч алырга ант итү турында сүз бара) җыентыкта булмавы белән бик үк килешәсе килми. Безнеңчә, Татарстанга турыдан-туры карамаган яки инде моңарчы матбугатта басылган кайбер материалларны кыскарту хисабына булса да, бу документны җыентыкка урнаштырырга кирәк иде.
Ә менә шәхес культы чорында онытылып торган һәм әдәбиятта аз билгеле булган кешеләр турында биографик белешмәләр бирә торган күп кенә материаллар (К. А. Абдрахманов, В. Б. Халатов, И. Т. Гаврилов, И. И. Межлаук, И. И. Ходоровский, Ш. Н. Ибраһимов, А. П. Шувалова һ. б. турында) урнаштырып, җыентыкны төзүчеләр бик дөрес иткәннәр. Дөрес, бу бүлектә дә кайбер җитешсезлекләр сизелеп тора. Мәсәлән, Д. П. Малютин, В. В. Кураев, А. И. Израйлович, Б. И. Гольдберг һәм башкалар турындагы белешмәләр тулы түгел, ә В. П Булич, Н. П. Брюханов һ. б. лар турында бернинди мәгълүмат та бирелмәгән. Безнеңчә, китерелгән документларның исемлеге дә бирелгән булса, җыентык тагын да отышлырак чыккан булыр иде.
Җыентык кайбер фактик кимчелекләрдән дә азат түгел. Мәсәлән, хәрби мөселман шурасының юкка чыгарылу датасы (351 бит) һәм 17 биттәге В. И. Ленин хезмәтеннән алынган цитатаның чыганагы дөрес күрсәтелмәгән. 175 нче документның кабул ителү датасында һәм текстында да хата бар һ. б. Бөек юлбашчыбызның Татарстан белән бәйләнешен яктыртуга багышланган шушындый мөһим җыентыкның нибары 1300 данә тираж белән генә чыгарылуын да искәртеп китәсе килә. Ихтимал, киләчәктә аны күбрәк тираж белән чыгару мәсьәләсен алга куярга кирәктер.
Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: «В. И. Ленин и Татария» исемле бу җыентыкны дөньяга чыгарып, аны төзүчеләр бик зур, бик кирәкле эш башкарганнар. Алда без күрсәтеп үткән кайбер кимчелекләр аның кыйммәтен һич тә киметә алмый. Бу җыентык, бер яктан, фәнни работниклар, пропагандистлар өчен бик яхшы кулланма булып торса, икенче яктан, аны күп санлы укучылар да кызыксынып укыячак. Шул ук вакытта ул Ленинианага кертелгән шактый зур өлеш тә булып тора.
Т. НАСЫЙРОВ, Г. БЕЛЯЛОВ, тарих фәннәре кандидатлары.