Мәзәк
Латыш халык мәзәкләре
ЯХШЫНЫ ГЫНА ЭШЛӘҮ
Кызының кияүгә чыгарга ашыкмавын теләгән бер агай әйтә икән:
- Кызыкаем минем! Иргә чыгып кеше, әлбәттә, яхшы эшли. Әмма кияүгә чыкмау — аннан да яхшырак.
Кызы аңа болай дип җавап бирә:
- Алайса, әтием, мин яхшыны гына эшлим инде. Аннан да яхшырагы бүтәннәргә калсын.
СЫЕР ҮЛГӘЧ
Борын-борын заманда бер крестьянның хатыны үлә. Кайгырып-сагышланып яши дә тол ир, ниһаять, тынычлана. Бераз вакыт үтүгә, моның башына тагын бәла килә бит: сыеры егылып үлә. Кайгысы акылдан язарлык була крестьянның. Бик озак вакытлар һич тынычлана алмый газаплана.
Көннәрнең берендә аңа күршесе керә дә шулай дип сорый:
- Хатының үлгәч бу хәтле үк хәсрәт кичермәгән идең бит, ә сыерсыз калгач — үзең үләрлек хәлгә җиттең. Ни хикмәт соң бу7
Крестьян җавап бирә:
- Хатыным үлгәч миңа бүтән егермеләп хатын тәкъдим иткәннәр иде. Ә хәзер исә миңа беркемнең дә сыер бирергә теләгәне юк.
ЭШТӘН КАЙТКАЧ
Беркөнне хуҗа яңгырда баштанаяк чыланып, бик соң гына эштән кайта. Хатыны бик шатланып әйтә иренә:
- Синең, картым, естең-башың барыбер юеш инде, бар әле, су да алып кер миңа.
Ире чиләк алып чыгып китә, су кайтара, аннары шул суны хатын өстене сибә да әйтә:
- Менә хәзер син дә юеш инде, бар, су алып кайт!