Мәзәк
Латыш халык мәзәкләре
АЛДАШМАУ
- Синең кебек кечкенә чакта, улым, мин беркайчан да алдашмый идем.
- Ә кайчан алдаша башладың син, әти?
СӘЕР ҖАВАП
- Әгәр мин вәгъдә иткән акчаны сорап күрше керсә, син аңа: «Акча шкафка бикләнгән, әтием урамга чыгып китте, ачкыч аңарда», — дип әйтерсең, улым.
Күрше килеп керә дә малайдан: «Әтиең кайда?» — дип сорый. Аптырап һәм каушап калган бала аңа бик сәер җавап бирә:
- Акча урамга чыгып китте, ачкыч акча белән йөри, әти шкафка бикләнгән.
ТАВЫК ҺӘМ ЙОМЫРКА ТУРЫНДА
- Безнең тавыгыбыз, улым, йомырка салмый башлады, без аны суярбыз ахры.
- Ә суйгач ул, әни, йомырка сала башлаячакмы?
НИК КӨЛӘСЕҢ?
Бер малай суга төшә. Өч ир кеше аңа бау ташлыйлар. Үзен ярга өстерәп чыгаргач, бала шаркылдап көлә башлый.
- Ник көләсең?
- Шуны уйлап көләм: әгәр мин бауның очын кулымнан ычкындырган булсам, өчегез берьюлы егылыр идегез бит.
ЮГАЛГАН БӘРӘН
Бер малай болында сарык көткән. Көндез бер бәрәне югалгач, кичен ул йорттан-йортка кереп шуны эзләп йөри икән.
- Бәрәнең нинди иде? — дип сорыйлар малайдан.
- Былтыргы бәрән, тәкәбезнең сеңелесе, әби сарыгыбызның кызы иде.
МАЛАЙЛАР ҺӘМ КУЯН
Ике малай болында уйныйлар. Куаклар арасыннан кинәт бер куян сикереп чыга.
- Янка! Куян ник куак төбендә утырган?
- Чөнки куак башына менеп утыра алмый, ул бит сиңа карга түгел