Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Латыш халык мәзәкләре

ТУГАННАРЧА БҮЛЕШҮ

Кечкенә Яниска алма бирәләр.

  • Бу алманы сеңелең белән туганнарча бүлеш!
  • Ә ничек була ул — туганнарча бүлешү?
  • Туганнарча бүлешү — үзеңә әзрәкне алып, сеңелеңә зуррак кисәкне бирү дигән сүз ул.

Янис бераз уйлый да сеңелесенә әйтә:

  • Мә, бүл әле шул алманы икебезгә, сеңелкәй, туганнар­ча итеп!

БУТАЛЫШ

Тол ир тол хатынга өйләнә. Ирнең дә, хатынның да үз ба­лалары була. Аннары аларның икесеннән балалар туа. Бер­вакыт балалар, үзара ызгышып, кыйнашалар.

Ир әйтә шул чакны хатынына:

  • Синекеләр белән минекеләр безнең балаларны кыйна­ганнар.

КҮЧТӘНӘЧ

Бер ата үз баласына күчтәнәч итеп колбаса алып кайта һәм әйтә:

  • Яртысын энеңә бир. Бүленгән шатлык — икеләтә шат­лык ул.

Ләкин бит бүленгән колбаса ярты гына колбаса була.