Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Латыш халык мәзәкләре

БАЛА КАЯН БЕЛСЕН?..

Бер яшь хатын бала таба. Үзенең тәҗрибәсе юк, кешедән сорашырга теләми, ә баланы карага кирәк.

Шулай бер көнне ул баласын коендырырга әзерләнгәндә күрше әби аның суына бармагын тыгып карый, һәм бармак бик каты пешә.

— Әллә акылдан яздыңмы син? Кайнап торган суда бала коендыралармы?

—Куй әле, әбекәй, суның кайнармы-салкынмы икәнен нәп-нәни бала кайдан белсен ди?

 

СИКЕРЕП ТОРДЫ

Анасы кызын уята:

  • Тор, бәбкәм, әнә әтәчләр кычкыра!
  • Кычкырсын! Әтәчнең башы бәләкәй аның, шуңа күрә йокысы тиз туйгандыр.
  • Тор, кызым, тор, әнә көн яктырып килә.
  • Яктырсын, аның бит кичкә хәтле эше күп.
  • Тор димен, балакай, әнә инде кояш чыкты.
  • Чыксын, аңа ерак аралар узарга кирәк.
  • Тор, юньлем, аш пеште.
  • Әни әйткәнне тыңламый булмый, торырга кирәк шул. Минем зур кашык  кайда икән?

АТ КАЙДА?

  • Бар әле, атка азык салып кер! — ди атасы улына. Малай чыгып китә дә бик озак торып керә.
  • Печән салдыңмы атка?
  • Салдым.
  • Су эчердеңме?
  • Эчердем.
  • Бар, алайса, хәзер җигә башла атны.
  • Ә кайда соң ул ат, әти?