Латыш халык мәзәкләре
ТЕЛ ЭЗЛӘҮ
Бик усал һәм бик четерекле бер хатын, бер да кирәксезгә ачуланып, иренә атна буе бер сүз дәшми икән. Якшәмбе көнне аның ире көпә-көндез шәм кабыза да чорма-чоланда актарына
—Нәрсә эзлисең? — дип сорый хатын.
—Синең телеңне югалттым. Әгәр табылса, мин аны шәпләп кенә авызыңа яңадан урнаштырам һәм син тагын сөйли алачаксың.
ЗИРӘК АКЫЛ
Мин бик яхшы аучымын дип мактанып йөргән берәү мылтыктан да рәтләп ата белми икән. Берчакны ул көн буе урманда йөреп кайта. Өендә хатыны сорый, ди, моңардан:
—Я, берәр нәрсә эләктерә алдыңмы?
—Кая ул анда игәнлек эләктерү! Көчкә качып котылдым — берьюлы йөз бүре очрады миңа, карчыгым.
—Тагын алдашасың бит!
—Алайса илле генә булсын!
—Лыгырдама юкны!
—Ким дигәндә егерме бар иде...
—Ишетәсем дә килми!
—Әмма акылың зирәк тә соң, карчыгым, пристав итеп куярлык кеше син. Шулай булгач, әйт инде: куаклыкта нәрсә кыштырдады икән?
САКЧЫЛ ЗАТ
—Синең хатын бик сак һәм бик сакчыл диеп сөйлиләр, Тенис, дөресме шул?
—Бик дөрес! — дип җавап бирә Тенис. — Ул хәтта тирә- юньгә дә бер күзен ачып, ә икенчесен йомып кына карый — бозылмасын дип, күзләрен шулай саклый ул.
БӘЛА КИЛГӘЧ
—Бәлага тардым, хатын, балта төшереп ботинкам башын кистем һәм балта очы аягыма да тиде...
—Эх син, шайтан! — дип кычкыра хатыны. — Алайса бит син яңа оекбашыңны да кискән буласың.