Логотип Казан Утлары
Комедия

КАРЛЫГАЧ КАНАТ КАГА (җитди комедия)

 

ҖИТДИ КОМЕДИЯ, ӨЧ ПӘРДӘДӘ

(Дәвамы бар.)

КАТНАШАЛАР :

Ильяс Гаязович Айтуганов — вакыйга башланганда совхоз директоры, 40 яшьтә.

Бәнат — яшүсмер. Ильясның кызы. 15 яшьтә.

Ш амил Саттарович Хәсәнов — вакыйга башланганда совхозның бүлекчә управляющие, 42 яшьтә.

 Мәрьям — Шамилнең хатыны.

Диләра Хәсәнова — Шамилнең бертуган сеңелесе. 26 яшьтә. Агроном.

Җәүдәт Мингалиев — механик. 24 яшьтә.

Марсель — яшүсмер. Җәүдәтнең энесе. 15 яшьтә.

Л е м а р а — хисапчы. 20 яшьтә.

Кәүсәрия — 35 яшьләрдә.

Г ы й л ә җ — Кәүсәриянең ире. 35—40 яшьләрдә.

С ә р ь я и — карт.

Карчык — Сәрьянның хатыны.

Низами— бригадир. 50 яшьләрдә.

Мәйсәрә — сыер савучы кыз. 18 яшьтә.

Альберт — участковый.

Сәгыйт Баймурзин — журналист.

Вакыйга бүгенге көндә бара.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

(БЕРЕНЧЕ КАРТИНА)

Юллар!.. Төрлесе була юлларның. Кайберсе аларның туры була, олы була, үз өс­теннән зур йөкләр, куп кешеләр үткәрә, кайберсе исә, боргаланып тыкрыкка алып керә дә шунда чикләнә. Һәрберсенең үз юнәлеше бар, шулай да юллар юллар белән кисешмичә тора алмыйлар, үтүе авыр булган елгаларны алар бергә кичәләр. Юллар күпердә очрашалар.

Күпернең безгә бер ягы гына күренә. Аның култыксасына башын салып диярлек каен үскән, калкулыкны әрәмәлек каплаган. Чылтырап чишмә ага

Биредә йортлар да, төзелешләр дә юк. Авыл бу калкулыкны әйләндереп утырган. Күз карашына биредән ерак офыклар ачыла. Менә ни өчен бу калкулыкка күтәрелгән кеше тирә-якка күз ташламыйча үтә алмый.

Яз. Айлы төн.

Ерактан мандолина тавышы ишетелә. «Кайдан бу моң?» дип уйларга да өлгерми­сең, яр өстендәге юлда бер кыз күренә. Ул салмак кына атлый. Аның артыннан, беркадәр ара калдырып, егет килә. Кулында мандолина. Ул кызны озатып килә, әй­терсең, ул аның җан сакчысы. Менә яр астыннан икенче егет күтәрелә. Кулында гармонь. Ул беренче егетне терсәге белән генә читкә этәрә дә, шулай ук беркадәр ара калдырып, кыз артыннан үзе китә. Кыз борылып кына карый да, боларга игътибар итмичә, атлавын дәвам иттерә. Ул моңа күнеккән, күрәсең, шулай тиешлегенә ышангандыр. Матур кыз. Аларның юллары сулга үтеп безнең күздән күмелеп тора да күпер өстеннән әйләнеп чыга. Алар күперне үтүгә, каян килеп чыккандыр, өченче бер егет — сакал үстергән егет — кызның каршына килеп баса. Егет ярсу күренә. Кызның йөзендә дә горурлык кабына. Күзгә күзләр текәлә. Сүзләр әйтелми. Кыз кискен хәрәкәт белән читкә борыла да юлын дәвам иттерә. Сакаллы егет, беренче егетнең кулыннан мандолинасын тартып алып, кыз артыннан үзе атлый. Кыз моңа риза түгел. Кинәт туктала, сакаллы егетнең үз артыннан баруын теләми. Сакаллы егет ярсынып мандолинаны җиргә бәрмәкче була, әмма тыелып кала, хуҗасына тоттыра да күпер аша китеп югала. Матур кыз, аның артыннан беркадәр ара калдырып гармоньчы белән мандолиначы егетләр юлларын дәвам иттерәләр.

Тынлык. Берәү дә юк. Кайдадыр, кемнеңдер җырлаганы гына ишетелеп тора. Бераздан Мәрьям күренә. Борчулы, кемнедер эзли. Икенче яктан килгән ирен күреге алып, каршысына ашыга.

Мәрьям. Шамил, Диләра китмәде бит.

Ш а м и л. Ничек китмәде? Кичке поездга машина бирдем ич.

Мәрьям. Китмәде. Ул икеләнә булса кирәк.

Шамил. Бу ниткән эш тагын?

Мәрьям. Мин аны бөтенләй аңламый башладым. Соңгы вакытта әллә нишләде ул. Әнә үзе. Нәрсә эзли, кемне эзли, белмим. Шамил, аңа синең киңәшең кирәк. (Кычкыра.) Диләра, Диләра дим!

Диләра күренә.

Ш а м и л. Диләра, нишләп йөрүең бу?

Диләра. Мин, абый...

Шамил. Әйдәгез, кайтыйк әле.

Диләра. Мин иптәш кызыма кереп чыгармын дигән идем.

Ш а м и л. Йоклаган кешене уятыпмы? Диләра, син уйлап эшлисеңме? (Диләра дәшми.) Тарас Бульба малаена: «Мин сине тудырдым, мин сине юк итәм», — дигән. Мин алай димим. Мин сине тудырмадым, мин сине юк итмим. Мин синең әтиең-әниең урынына калган кеше, бертуган абыең. Тәрбияләп үстердем, укыттым. (Басым ясап.) Мин сине кеше иттем, мин сиңа акыл бирәм. Күңелеңне азындырма, кызый, ике­ләнә торган чагың түгел. Сине Казанда Сәгыйтең көтә. Газета работ­нигы. Журналист. Үсә торган кеше. Иртәгә ЗАГСка барырга дип көтә.

Диләра. Беләм, барысын да беләм.

Шамил. Шулай булгач?! Нигә соң Казанга китми калдың?

Диләра. Соң... Өлгермәдем. Җыенасым бар иде. Иртәгә китәргә- булдым. Бары шул гына.

Шамил. Алай гына булса... (Өйгә табан кузгала.) Бу нәрсә та­гын? (Җиргә кадалган тактаны күрә, аңа язу ябыштырылган булып чыга. Укый.) «Мууу... Сыерлар сүзе бууу.. карусельдә әйләнәсебез килә. Карусельдә әйләнсәк, сөтне бушка бирер идек. Мууу...» (Сүзсез кала.)

Мәрьям. Бала-чага эшедер шунда.

Шамил. Канга тоз салалар, билләһи! (Тактаны тибеп очыра )

Диләра. Мин озакламам.

Шамил белән Мәрьям китә. Алар күмелүгә каяндыр яшүсмер Марсель килеп чыга. Тактаны ала да күздән югала. Күпер өстендә Ильяс күренә. Диләра аның каршына атлый. Каен янында очрашалар.

Диләра. Ильяс абый!

Ильяс. Диләра?

Диләра. Нигә шулай гаҗәпләндең?

Ильяс. Казанга китәргә тиеш идең түгелме соң?

Диләра. Ах, димәк, син минем китәргә җыенганымны белә идең?

Ильяс. Ишеттем.

Д и л ә р а. Ни өчен китәсемне дә ишеттеңме?

Ильяс. Анысын чамаладым гына.

Д и л ә р а. Чамалагансың, ә шулай да.

Ильяс. Нәрсә — шулай да?

Бәнат килә.

Б ә н а т. Әти! (Әтисе белән Диләра арасына кереп баса. Әле берсенә, әле икенчесенә карап ала.) Диләра апа, ә сез беләсезме, минем әти әни белән шушы каен төбендә очраша торган булган.

Диләра. Белми идем. (Китә.)

Бәнат. Әти, сөйлә әле, әни белән биредә ничек очраша идегез, нәрсәләр сөйләшә идегез. Барсын да, барсын да беләсем килә.

Ильяс. Элек биредә басма гына иде. Хәзер күпер. Үзгәргән. Менә биредә басып тора идек. Мин сукмакка, ә ул — ул миннән тәбәнәгрәк булганга — калкурак урынга басар иде.

Бәнат. Тагын?

Ильяс. Хыялга бирелүчән кеше иде синең әниең. Ул киләчәк турында сөйләргә ярата иде, туган авылының киләчәге турында! Очынып яши торган җан иде. Әнә күрәсеңме, бу якта калкулык китә — таулар тезмәсе. Бу якта да калкулык сузыла. Әниең боларны, беләсеңме, нәр­сәгә охшата иде? Карлыгач канатларына! Безнең авыл карлыгач кебек, ди иде ул.

Бәнат (тәэсирләнеп). Әйе, әйе, әнә ике канаты җәелгән. Әнә ба­шы, койрыгы! Карлыгач! Минем әниемнең туган авылы — карлыгач!

Ильяс. Карлыгач канат кагар, күккә күтәрелер, дип авылының үсәчәгенә ул ышанып яши иде.

Бәнат. Әйе, карлыгач очарга җыенган, әнә канатларын җәйгән, ул күккә күтәрелергә тели!

Ильяс. Аның үз җыры да бар иде. Әниеңнең яраткан җыры. (Авыз эченнән генә шыңшый, Бәнат та кушыла.)

Яз димисең, көз димисең,

Эзләнүдән өзелмисең.

Кая болай ашкынасың,

Һаман шулай ни эзлисең,

Күңелкәем — карлыгачым.

пар канатым!

Һаман шулай ни эзлисең?

Шул чакта күпер өстендә әлеге сакаллы егет күренә.

Бәнат. Ләкин...

Ильяс. Ләкин шушы көнгә кадәр карлыгачның канат какканы, күккә күтәрелеп киткәне юк әле.

Бәнат. Нигә күтәрелми ул? Ни өчен карлыгач канатын җәеп күк­кә очмый, нигә аның канатлары салынган, әти?

Сакаллы егет. Ни өчен карлыгач күккә күтәрелеп китә ал­мыймы? Чөнки аның канатларын каерганнар.

Бәнат (егетне яңа гына күреп алып). Кемнәр?

Ильяс. Кем?

Егет. Эш өчен кем җаваплы булса, шул!

Ильяс. Монда иң җаваплы кеше мин. Совхоз директоры. Димәк?

Егет. Димәк, сез!

Бәнат. Әти, кем ул?

Ильяс. Кем булсын, очраган бер җирдә, кирәккә дә, кирәкмәгән­гә дә, керпе шикелле инәләрен тырпайтучы... Җәүдәт булмыйча, кем булсын. Исәнме!

Җәүдәт. Исәнмесез, Ильяс Гаязович.

Ильяс. Сакал үстерә дип ишеткән идем.

Җәүдәт. Менә хәзер күрдегез дә.

Ильяс. Кубалылар сакал үстерә иде. Анда аның мәгънәсе зур. Куба җиреннән соңгы американец табан ялтыратканчыга чаклы алар сакалдан йөрделәр.

Җәүдәт. Минем дә шулай. Карлыгачның канатын каеручылар туган авылымнан табан ялтыратканчыга чаклы үстерәчәкмен.

Ильяс. О, синең сакалның да мәгънәсе бар икән. Әгәр дә озак үстерергә туры килсә?

Җәүдәт. Күпме кирәк булса, шул чаклы.

Ильяс. Җиргә җиткәнче?

Җәүдәт. Сез чалынып егылганчы.

Ильяс. Егет кеше, яшь булу тупас булырга хокук бирми.

Җәүдәт (өзгәләнеп). Нигә сез ул тупас Җәүдәтне судка бирми­сез, ә? Совхозның двигателен урлап сатып җибәргән кеше икән, аны инде күптән төрмәгә утыртырга кирәк иде. Нәрсә көтәсез?!

Ильяс. Ашыкма, тиеш булса бирерләр.

Җәүдәт. Бирмиләр шул. Куркалар. Үзләре фаш ителүдән курка­лар. Менә шуның өчен дә сакал үстерәм. Үстерәм! Судка биргәнчегә кадәр үстерәчәкмен. Хәтерләренә төшереп торсын. (Китә башлый, туктала.) Бөтен авылга яман атымны тараттылар. Кешеләр хәзер минем турыда нәрсә генә уйламый торганнардыр. Мин андый түгел дип, һәр­берсенең колагына әйтеп йөреп булмый бит. Менә судта бер әйтермен, берәгәйле булыр. Кемнең кем икәне ачыкланыр.

 

Гыйләҗ күренә. Исерек. Башта бер юнәлештә атлый, туктала. Икенче якка китә, тагын туктала. Утыра.

 

Җәүдәт. Гыйләҗ, ни булды сиңа? Нишләп утырасың?

Г ы йл әҗ. Бөтен дөнья әйләнә. Карусель диярсең. Өем әйләнеп килмәс микән дип, көтеп утырам. (Торып китә, тагын утыра.) Кил әле, кил. Син миңа шуны әйт, Гыйләҗ кайда тора монда?

Җәүдәт. Һе, дус кеше, син бит үзең Гыйләҗ.

Гыйләҗ. Беләм. Үземнең Гыйләҗ икәнлегемне белмәскә ни. Бик беләм. Гыйләҗ кайда тора дим? Ә? Өемне таба алмыйм ләбаса.

 

Бәнат көлеп җибәрә, аны атасы туктата.

 

Ильяс. Гыйләҗ, нигә инде шул кадәр?.. Исергәнсең.

Гыйләҗ. Ни өчен исерекме? Хатын закуска бирмәде. Кем эшлә­ми— шул ашамый, ди.

Җәүдәт. Әнә хатының үзе килә. Бар, кайт та ау.

Кәүсәрия килә.

 

Гыйләҗ. Ә Кәүсәрия... Әйтәм бит, җир әйләнә дип. Менә хатын­ны да әйләндереп китереп каршыма бастырды.

Кәүсәрия. И... теле ачылган икән сандугач баласының.

Җәүдәт. Алып кайт, өен таба алмый йөри.

Кәүсәрия. Исерсә шул аның, өйләрне буташтырып бетерә. Ярый әле, күршедә тол хатын юк. Ни дип шулкадәр эчкәнсеңдер инде.

Г ыйләҗ. Сыек булганга, әнкәсе, сыек булганга. Каты булса, аша­ган булыр идем.

Кәүсәрия. Я, телеңә салынма, шушы исерсә бер. Әнә директор үзе, Ильяс Гаязович бар.

Г ыйләҗ. Ә? (Кинәт айнып китте диярсең, әйтәсе сүзен дә ымлап кына аңлата.)

Кәүсәрия. Әйдә, әйдә. Гаеп итмәгез инде, Ильяс абый. (Кәүсә­рия Гыйләҗне алып китә.)

Җәүдәт. Кайчандыр алдынгы кеше иде. Атаклы кеше. Әнә хәзер эчә. Ни өчен? Белмисез. Ә белергә кирәк иде. Хушыгыз. (Китә.)

Б ә н а т. Абау, нинди усал кеше.

Ильяс. Усал түгел, ачулы. Әйдә, бүгенгә җитәр.

 

Китә. Шул чакта тагын Марсель күренә. Банатны күлмәгеннән тотып, туктата.

 

Бәнат. Сез кем? Каян килеп чыктыгыз?! Җибәрегез, сезгә нәрсә кирәк!

М а р с е л ь. Мин Җәүдәт абыйның энесе. Мин сезнең сүзләрегезне тыңлап тордым.

Бәнат. Шәп иткәнсең икән. Шуның белән мактанмасаң?! Кара, нигә арттан киләсең?!

Марсель. Нишләп синең арттан барыйм ди. Мин өемә кайтам ич. (Үзе кызны туктата.) Ә мин теге җырны, әниең яраткан җырны беләм бит. (Шыпырт кына җырлый.)

Яз димисең, көз димисең,

Эзләнүдән өзелмисең...

Син кем исемле? Мин Марсель.

Бәнат. Бәнат.

М а р с е л ь. Исемең бик матур түгел икән. Иске исем.

Бәнат. Әле тулысы — Хәербәнат. Миңа әни исемен биргәннәр. Мине тудырганда ул үзе үлгән.

Марсель. Телисеңме, бер сер әйтәм.

Бәнат. Очраган бер кешегә әйтә торган булгач, ул нинди сер булсын.

Марсель. Ә ул тактаны кем язган дип беләсең?

Бәнат. Син.

Марсель (аптырап кала). Каян белдең?

Бәнат. Үзең әйтеп торасың ич.

Марсель. Әйдә, күл буйларын күрсәтеп йөримме?

 

Ильяс тавышы. Бәнат!

 

Бәнат. Әнә, әти дәшә. Кайтып йокларга кирәк.

Марсель. Алайса, мин дә кайтам да ятам.

Бөтенләй икенче якка чыгып китә. Бәнат аның артыннан көлеп карап кала да әтисе артыннан китә. Ерактан Марсельнең җырлаганы ишетелеп тора.

Булырмы бер тынар көнең,

Тагын ниләр уйлыйсыңдыр.

Ничек шулай бер туктаусыз

Җилкенүдән туймыйсыңдыр...

 

Диләра килә. Ерактан таң беленә башлый. Әтәч кычкыра.

Диләра артыннан Мәрьям килә.

 

Мәрьям. Нишләвең синең, акылың бармы?! Кем белән очрашырга теләп йөрисең син?!

Диләра. Юк ла, җиңги, мин бит болай гына. Мин бары... туган авылны ташлап китү җиңел дип беләсеңме? Мин бит агроном. Әнә, шул җырдан ничек аерылып китмәк кирәк. (Авыз эченнән генә Марсель җырына кушыла.)

Күңелкәем — карлыгачым,

пар канатым!

Тагын ниләр,

Тагын ннләр уйлыйсыңдыр.

Мәрья м. Ай, кызый, шикләнәм мин синнән. Әллә инде... аны ташлап китә алмыйсың дисәм?

Диләра. Кемне, аны?

Мәрьям. Аны!

Диләра. Юк сүз. Минем аңа нигә кирәгем бар?! Әгәр мин аңа кирәк булсам, ул мине җибәрер идемени?! Ул бит минем бөтенләйгә китәргә җыенганымны белә. Ул мине беркая да, беркемгә дә җибәрмәс­кә тиеш. Көрәшергә, тартышырга, әмма җибәрмәскә. Ә ул?.. Ул җибә­рә. Димәк, миңа китәргә кирәк. Кирәк. Иртәгә үк китәм.

Мәрьям Шулай, дөрес. Барсы да сөйләшенгән, барсы да хәл ителгән бит инде.

Диләра (ирония белән). Шулай. Барсы да хәл ителгән. Әйдә, кайтыйк. Кайтыйк. Юлга әзерләнергә дә кирәк. (Китәләр.)

Эчке пәрдә төшә. Җыр һаман да ишетелеп тора.

 

Бер талпынып кнтә алсаң,    

Болытларга җитәр идең,

Күк дәрьясын айкап чыгып,

Йолдызларга китәр ндең,

Күңелкәем — карлыгачым, пар канатым,

Белмим кая китәр идең...

Нинди юллар, нинди җырлар

 Дәшеп тора сине алда.

Белсәң иде, нинди өмет

 Көтә икән сине анда.

Күңелкәем — карлыгачым, пар канатым,

Ннләр көтә сине алда...

Пәрдә ачыла.

 

ИКЕНЧЕ КАРТИНА

Контора. Урамнан керә торган һәм ике якта ике бүлмәгә чыга торган ишекләр. Управляющий өстәле, телефон. Стенада плакатлар, радио-репродуктор. Зур тәрәзә­ләрдән киң урам, каршы яктагы йортлар күренеп тора. Вакыт иртә белән. Бүлмәдә Гыйләҗ утыра. Кәүсәрия бүлмә ишегеннән чыга.

Кәүсәрия. Управляющий озакламый килергә тиеш ди. Бригадир белән эшне йөртеп булмый, үзенә кер.

Г ы й л ә җ. Ә...

Кәүсәрия. Түбә ябарга диген. Дүрт  фестметр.

Г ы й л ә җ. Ә...

Кәүсәрия. Буш түгел, бәясен түлибез диген.

Г ы й л ә җ. Э...

Кәүсәрия. Э дә э. Шуның бер, айныса, авызыннан сүз алып бул­мас. Башкасына саран булсаң да, сүзгә саран булма син. Бу дөньяда сөйләп алдыралар. Ярар, үзем сөйләшермен, синнән булмас.

Г ы й л ә җ. Э...

Кәүсәрия. (үчекләп). Мә! Бир әле берне, көйрәтим, нервларым зырылдарга тотынды. (Иреннән папирос алып каба, тончыга. Сәрьян картның килеп кергәнен күреп яшерә Гыйләҗгә.) Бар кайт. Бар дим

Гыйләҗ. Э... (Чыгып китә.)

Сәрьян. Фу, ашыгып килеп ятам тагын. Шамил юк ахры?

Кәүсәрия. Чыгып киткән. Инде унбиш минутлап ди.

Сәрьян. Ярый әле ашыкканмын, югыйсә ярты сәгатькә соңга ка­ласы икәнмен. (Читтәге урындыкка утыра.)

Кәүсәрия. Сәрьян абый, очратуым яхшы булды әле. Үзең беләсең, өй түбәбез салам.

Сәрьян. Беләм, беләм. Аңа үземнең дә кәеф кырылып йөри. Ки­лешми, хәзерге заманда салам түбә бер дә килешми.

Кәүсәрия. Әзрәк тактабыз бар, җитәрлек түгел. Янына кушарга булмасмы икән дигән идек. Начальствоны күндереп булмый.

С о р ь я н. Булмас. (Кул селтәп.) Булмас. Безнең гозерне аклый торганнардан түгел алар. Булмас. Тукта әле, нигә мина сөйлисең аны? Миңа сөйләдең ни, шушы таякка сөйләдең ни.

Кәүсәрия. Олы кеше итеп, авылның атасы итеп. Казакъларча әйтеп җибәрсәк, ак сакалы. Сәрьян абый, нишлим икән, әллә берәр кыйтылык эшләп ташлыйммы икән?

Сәрьян. Кырт кисеп кенә булыр микән?

Кәүсәрия. Әй, булса шул кырт кискәндә була да инде ул.

Ашыгып Шамил керә .

Шамил. Директор күренмәдеме? Кайда йөри бу? (Өстәл янына уза.)

Кәүсәрия. Шамил абый, мин сезнең янга килгән идем.

Шамил. Бүген прием көне түгел.

Кәүсәрия. Прием булмаганга килдем дә, югыйсә кеше күп була.

Шамил. Нинди йомыш, совхоз өчен файдалымы, үзең өченме?

Кәүсәрия (уйлабрак торгач). Совхоз өчен!

Шамил. Шулаймени? (Игътибар белән.) Я, тыңлыйм.

Кәүсәрия. Йомышы инде аның, дөресен әйткәндә, үзем өчен файдалы. Ә мин совхоз өчен файдалы. Шулай булгач, йомыш та совхоз өчен файдалы булып чыга түгелме соң?

Сәрьян кеткелдәп куя.

Шамил (утыра, кәгазьләренә күмелә). Әйт йомышыңны.

Кәүсәрия (бераздан) Бу ни, безнең авыл социализмда утырып каламыни, иптәш Хәсәнов?

Шамил. Ни дигән сүз.

Кәүсәрия. Безнең өйнең түбәсе салам ич. Аның белән комму­низмга кертмәсләр безне.

Шамил (көлеп җибәрә). Хааа... сезнең өйдә музей ясыйбыз. Авыл­да гына түгел, тирә-юньдә бер өй — салам түбәле. Искелекнең кал­дыгы. Музейның үзе инде. Киләчәк буынга күрсәтү өчен.

Кәүсәрия. Ха-ха... Сез минем күзгә төтен җибәрмәгез, иптәш Хә­сәнов, яратмыйм. Бер дүрт фестметр такта булмасмы дигән идек. Кайчаннан бирле сорап йөрибез

Шамил. Юк.

Кәүсәрия. Юкның башы авыртмый инде аның.

Шамил. Пилорама эшләми. Двигательне урладылар. Такта юк.

Сәрьян. Өйләре бигрәк тау өстендә. Әллә кайдан күренеп тора.

Шамил (башын күтәрә.) Миннән сөт сорыйлар, ит сорыйлар, Кәүсәрия түтинең түбәсе ябылганмы, дип сорамыйлар.

Сәрьян. Юкка сорамыйлар, сорарга кирәк иде.

Шамил. Ну, ну! (Кәүсәриягә.) Сиңа эш урынында булырга иде, директор килгән.

Кәүсәрия. Кайчан язу бирәсез, шунда китәм.

Шамил. Син, Кәүсәрия, бу кыланышларыңны ирең алдында күр­сәт, монда түгел. Кстати, кайчан ташлый инде ул эчеп йөрүләрен?

Кәүсәрия. Кем гаепле?!

Шамил. Кем булсын, мин — управляющийдыр инде.

Кәүсәрия. Унсигез ел йөрде ул бер машинада. Бер ремонтсыз. Машинасын өр-яңа итеп тотты. Аны газетта мактап язарга кирәк иде, ә сез аны алып ыргыттыгыз. Атлар пенсиягә чыккан бер заманда, сез аны машинадан алып атка утырттыгыз. Әле дә мескенем түзә, сүз әйт­ми. Аракы түгел, таракан даруы эчеп үләрсең бу хурлыктан. Шул-шул, җылаганны күрмиләр, җырлаганны тиз күрәләр.

Шамил. Эчеп йөрүе җитмәгән, мине гаепли икән эле тагын. Балда.

Кәүсәрия (Сарьянга). Нәрсә диде?

С ә р ь я н. Ишетмәдем.

Кәүсәрия. Ни дигән сүз ул — балда?

С ә р ь я н. Шуны да белмисеңме? Тинтәк.

Кәүсәрия. Бирем мин сиңа тинтәкне!

Сәрьян (кеткелди). Балда алайса.

Кәүсәрия (Шамилгә). Кем балда, Гыйләҗме?

Ш а м и л. Ярый бар, вакытыңны юкка әрәм итмә, сатып ала торган әйбер түгел.

Кәүсәрия. Һей, бар көн эшкә чыкмасам — менә сиңа вакыт. Язасызмы?

Ш а м ил. Юк дим, юк. Сорап баш катырмагыз да.

Кәүсәрия. Сездән сорамыйча кемнән сорыйк. Урларга кушасыз, што ли?!

Шамил (суз беткәнне аңлатып, икенче бүлмәгә кычкыра). Лемара, сводка әзерме анда?

Кәүсәрия (сизеп алып). Сәрьян абый, чыгып тор әле, шаһитсыз гына сөйләшәсе сүзем бар иде.

Сәрьян урындыгында борылып утыра, бүрек колакчынын төшерә.

Шамил Саттаровнч, шуны әйтәм, без бит бер тыкрыкта торабыз.

Ш а м и л. Торсак соң?

Кәүсәрия. Бакчага бакча, мунчага мунча дигәндәй.

Ш а м и л. Булса?

Кәүсәрия. Шул. Караңгы төндә мине очратып куюыгыз мөмкин. Шамил. Бер тыкрыкта торгач мөмкин, әлбәттә.

 Кәүсәрия. Бераз кызмача. Мине туктатасыз. Беләкләремнән тоткалыйсыз, колагыма нәрсәдер пышылдыйсыз.

III а м и л. Ни сөйлисең син?!

Кәүсәрия. Билемә кул саласыз, («елый» башлый.)

Шамил (аягына баса). Нәрсә?

Кәүсәрия. Шунда, караңгы тыкрыкта, сез мине мыскыл итәргә теләдегез. Менә күлмәгемне дә ерттыгыз. (Үзенең күлмәк итәген ерта башлый.) Барам, барам, директорына да барам, секретарена да ба­рам, әйтәм, барсын да сөйлим. Бу хурлыкка түзәмме соң.

Шамил. Нишләвең бу синең, ә?!

Кәүсәрия («елавыннан» кинәт туктап). Яз дүрт фестметр так­тага кәгазь, шуның белән бетер, бер кая да бармыйм. Кайтам да күл­мәгемне ямыйм.

Ш а м и л. Чыгып кит моннан!

Кәүсәрия. Сәрьян абый, керсәң дә була. Ә мин киттем, директор­ны авылда диләр. Әйтәм, күрәм дә, барсын да әйтәм. Кәүсәрия тәтәң кулына эләкмәгәнсең әле. «Сибелә чәчәк» көенә биетермен мин. (Сөйләнә-сөйләнә чыгып китә. Урам яктан тәрәзәне ачып тагын кычкыра.) Әлпиеңне укытырмын!

Кәүсәрия ачкан ишектән Мәйсәрә килеп керә. Ул кыюсыз, оялчан. Кәүсәриянең нәкъ киресе.

Мәйсәрә. Керергә ярар микән?

 

Шамил нишләргә дә белмичә, йөренә, үзен кулга алырга тырыша. Өстәлгә килә, газеталар арасындагы катыргыга күзе төшә. Ала, укый.

 

Ш а м и л. «Мууу... сыерлар сүзе бууу...» Лемара!

 

Икенче бүлмәдән Лемара чыга. Без аның кичә кич Җәүдәт белән очрашып та аның белән сөйләшергә теләмәгән кыз икәнен таныйбыз.

 

Шамил. Монда кем булды? Кем калдырган моны?

Лемара. Белмим шул.

Шам ил. Теңкәгә тиделәр. Әле килгәндә генә капкага ябыштырга­нын куптарып ыргыткан идем. (Монысын да ертып ыргыта.)

Мәйсәрә (Лемарага) Ачулы чагына туры килдем, ахры.

Ш а м и л. Сводка? (Ала, карый. Йодрыгы белән өстәлгә сугып куя.) Чорт! Сиңа нәрсә, сеңелем?

М ә й с ә р ә (Лемара кереп киткәч). Хәсәнев абый, үзегез беләсез микән, юк микән, бездә, фермада диюем инде, ярамаган эш эшләнә бит.

Ш а м и л. Нинди эш ул тагын?

М ә й с ә р ә. Тана сыерлар турында әйтүем. Инде алар менә сыер бит,  сөтен савабыз. Ә үзебез аларны һаман да танага исәпләп йөртәбез.

Шамил (тагын кәефе кырылып). Нигә исәплисез соң?

Мәйсәрә. Без дигәч тә, без түгел инде ул. Бригадир шулай итә, Низами абыйны әйтүем.

Ш а м и л. Э, чорт.

Мәйсәрә. Ярамый бит болай, Хәсәнев абый, шулай бит. Алдау булып чыга. Кемне алдыйбыз?! Сез инде, зинһар, Низами абыйның үзенә сиздерә күрмәгез. Минем сезнең янга килүемне дим. Сизеп алса, көн күрсәтмәс. (Ишек артында аяк тавышлары.) Низами абый бит ул.

 

Урам ишегеннән Низами узе килеп керә. Мәйсәрә каушап кала.

 

Исәнмесез, Низами абый.

Низами. Син нишләп йөрисең монда?

Шамил. Сводканы күрдеңме? Бүгенге көндә һәр сыердан кимендә яртышар литр сөт артырга тиеш!

Низами. Булыр микән?

Ш а м и л. Мин әйткәч булыр! Әйтәм икән су яна дип, янарга тиеш! (Мәйсәрәнең шыпырт кына, сиздермичә генә чыгып китәргә юнәлгәнен күреп.) Сеңелем, ашыкма әле син. (Низамига.) Сөт, сөт, сөт! Сөт кирәк, бүген кирәк!

Низами. Тырышырмын, йөгердем. Боермак сездән, йөгермәк бездән!.. (Хисапчы бүлмәсенә уза.)

Шамил. Ярар, сеңелем, туры үземә килеп әйтүеңә рәхмәт. Чара­сын күрермен.

Мәйсәрә. Сез инде зинһар...

Ш а м и л. Ул яктан тыныч бул.

Мәйсәрә. Ачулана күрмәгез инде. (Чыга.)

Низами бүлмәдән әйләнеп чыга.

Шамил (хәзер үк әйтмәскә уйлаган иде, түзә алмады). Ул таналарың белән нинди махинация корасың анда?!

Низами. Бу кыз шул турыдамыни әле?

Шамил. Сүз аның турында бармый!

Низами. Ни җитми ул Мәйсәрәгә! (Тәрәзәдән күреп.) Директор килә.

Шамил. Эшчеләр белән сөйләшеп тора. Фикер туплый. Ике көн йөрде, әле җитмәгән күрәсең. Менә, килеп керер дә, бер сүз әйтми, йөрергә тотыныр, ишекле-түрле. Синең җаныңны газаплап. Аннан придираться итәргә тотыныр. (Тешен кысып.) Гаеп эзли башлар.

Н иза м и. Дөнья шулай корылган инде. Безне сез орышасыз, сезне ул. Аны югарыдагылар. Ә бит киресенчә булуы да ихтимал иде. Мон­нан ярты ел элек дим. Директорга кеше эзләгәндә. Без сезне куялар дип уйлаган идек тә инде. Күрәсең, югарыда аның бер танышы артыграк булган. Сезнеке артык булса...

Ильяс керә.

Ильяс. Сәлам бирдек.

Низами. Исәнмесез, Ильяс Гаязович.

Ильяс борчулы һәм ачулы. Ишекле-түрле йөренә башлый. Әйтерсең, нидән тотынырга белмичә азаплана.

Ильяс. Бригадаларда булдым. Әйе.. Язгы чәчү борын төбендә. Ә ремонт бетмәгән.

Шамил. Беткән, Ильяс Гаязович. (Сводканы күрсәтә.)

Ильяс. Миннән киткәнче — иясенә җиткәнче. (Тагын йөренә.) Ничек соң бу болай булып чыга, егетләр, ә? Эшләр мактанырлык тү­гел бит. Һаман шул хәл, үзгәреш юк та юк. Терлекләрнең нәселе ту­рында...

Шамил. Кайгыртмыйбыз!

Ильяс. Производствоны механикалаштыру турында...

Шамил. Уйламыйбыз!

Ильяс. Җирдән алабыз...

Шамил. Ә үзенә бирергә теләмибез!

Ильяс. Әйе, теләмисез! Менә нәтиҗә: совхозда ике бүлекчә..

Шамил. Икенчесендә эш гөрләп бара...

Ильяс. Гөрләп бара!

Шамил. Ә биредә — беренчесендә — һаман да сөйрәләләр.

Ильяс. Җир бер үк. Аларда да, сездә дә. Ә убыток белән эшлисез. Ни өчен?!

Шамил (кызып китеп). Ишеткән сүзләр, Ильяс иптәш. Күп мәртә­бә ишеттек инде. Колак тонып бетте. Килгән берегез шуны көйли. Тир­ги дә өйрәтә, өйрәтә дә тирги. Янадан яңа таләп куя. Артта калган ху­җалык булмаска тиеш, теге дә бу. Тиргәгәнгә карап кына эш барса иде! Сүздән чабата да үреп булмый ул. Тиргәве җиңел, эшләве читен­рәк.

Ильяс. Әйе, дөрес әйтәсең, дөрес, болай ярамый. Ярамый, ярамый (Уйга кала.)

Шамил. Булган ди берәүнең ике хатыны. Берсе — карт, икенче­се— яшь. Яшь хатыны моның көн саен ак чәчләрен чүпли икән, ә карт хатыны — карасын. Пеләш булып калган бичара. Мин дә шуның хәленә калдым инде. Бер якта—халык, икенче якта — сез. Икегез ике якка тартасыз. Ни өчен әле монда бер Хәсәнев кенә гаепле булып калды?

Ильяс. Юк,  мин үземне дә күләгәдә калдырырга җыенмыйм.

Шамил. Калдырмасаң,  менә шул: без арт тәгәрмәчләр. Алгыла­ры— сез. Ал тәгәрмәч кайдан барса, арт тәгәрмәч шуннан тәгәри.

Ильяс. Алайса инде син эздән чыкма. Күпме сүз сөйләнде, киңәш ителде, бергәләп күпме план кордык, ә нигә үтәлми?

Низами. Һәр кушылган эшне үтәп барып булмый инде аны. Ун­нан берсе үтәлсә дә, шөкер итәрсең. Шуңа күрә аны күбрәк итеп ку­шалар да Запас белән. Максимумлап.

Ильяс. Алайса, минимумы: күп дигәндә бер ай эчендә карусель төзелеп беткән булырга тиеш.

Шамил. Булмый.

Илья с. Булдырырга кирәк!

Низами. Ике айда эшли алмаганны, бер айда?

Ильяс. Ул чагында унбиш көндә!

Шамил. У...

Ильяс. Аңлыйсызмы, сездә бит бер кеше эшлисе эшне дүртәрләп- бишәрләп эшлиләр. Бу хәлгә күпме түзеп торырга мөмкин?

Шамил. Андый зур эшне башкарып чыгарлык кешеләрем юк. Гомумән, совхоз җитәкчеләре аңларга тиеш: бу бүлекчә иң авыр уча­сток. Җыен эшлексез, бушбугаз, җыен жулик җыйналган бирегә Бузатерлар оясы. Кайсы яла яга, кайсы сакал үстерә, кайсы намусын ара­кыга саткан

.

Җилләнеп Җәүдәт килеп керә, тыны кысылган.

 

Шамил. Менә берсе. Сиңа нәрсә?

Җәүдәт. Икегез дә биредә чакта, минем мәсьәләне хәл итәрсез дип кердем.

Шамил. Итәрбез, итәрбез.

Җәүдәт. Алай булгач...

Шамил. Без буш түгел.

Җәүдәт. Мин эшсез йөрим.

Шами л. Кайгырма, сиңа эш табарлар.

Җәүдәт. Мин таләп итәм. Юкса мин...

Шамил. Ну, Мингалиев. Синең фамилияң тикмәгә Мингалиев тү­гел Мин-минлек көчле синдә. Күрәсең, эш белән утырабыз.

Җәүдәт. Белегез, озак көтә алмыйм (Кулындагы урындыгын өс­тәл астына этеп җибәрә. Ул Шамилнең аягына бәрелә Шамил аягын тотып сикереп тора. Җәүдәт чыгып китә).

Шамил. Судка барам. Бүген үк бирәм. Синең рөхсәтең кирәк, ри­залык бир.

Ильяс. Юк, ярамый. Суд белән уйнамыйлар!

Шамил Ул җинаятьче. Двигатель аның эше.

Ильяс. Ышанмыйм, охшамаган.

Шамил. Син минем кул-аягымны бәйлисең. Эшләргә комачаулыйсың. Башкаларга сабак булсын өчен генә дә аны утыртырга кирәк.

Ильяс (кызып). Кешеләргә карата синдә әзрәк кенә булса да ышаныч бармы?

Шамил (телефонда номерлар җыя башлый). Синең килгәнеңә ярты ел. Мин бераз алданрак килгән. Кемнең кем икәнен яхшырак беләм. Кайда кыек ята — карап кына йөриләр. (Трубкага.) Ә? Юк ла, сиңа түгел лә. (Трубканы куя.) Каравылчы өстенә каравылчы куйдым, йозак өстенә йозак салдым...

Ильяс. Шулай... Кешеләрнең күңелләрен йозаклап бетергәнсең (Ишекле-түрле йөри.) Юк, Шамил, син кешеләргә ышанмыйсың. Шуңа күрә килеп чыга да: механик ат җигә, җир яраткан кеше урманда эшли, урман яратканы фермада.

Шамил. Кемнең нәрсә яратканын сорашып йөрергә вакытым юк. Миңа бүген план үтәргә кирәк. Подумаешь анда, механик ат җигә. Бү­ген кирәк икән — әтәч җигәр, эт җигәр!

Ильяс. Бүген? Менә, чуалган йомгакның очын таптык шикелле. Бөтен тырышлык, бөтен ыгы-зыгы бүгенге өчен генә. Иртәгәге көнне күрмичә, киләчәккә караш ташламыйча.

Шами л. Иртәгә өчен ишәк кайгырсын.

Ильяс. Инде ишәк тә кайгыртырга тиеш икән, безне әйтеп тә то­расы юк. Юк, дус кеше, син кешеләргә ышанмыйсың

Сәрьян (урыныннан кузгала). Безгә караганда, әтәч белән ишәк­кә күбрәк ышана ул

Шамил. Ну-ну-ну, син нәрсә, күрше?!

Сәрьян. Дөрес түгелме әллә?

Шамил. Тикмәгә генә «шайтан» кушаматы такмаганнар сиңа. Эчендә шайтан яши синең.

Сәрьян. Туры әйткән туганына ярамаган ди шул.

Шамил. Ни өчен син әйткән генә туры булып чыга әле. Бәлки кыектыр.

Сәрьян. Кыек булса, йөрәгеңә барып кадалмас иде. Значит туры.

Шамил. Ну, Сәрьян абый, кайнатасың саруымны.

Сәрьян. Чәйни сода эч. (Чыгып китә.)

Шамил. Ни булган аңа?

Низам н. Билгеле инде, хәтере калган.

Шамил. Үпкәләгән. Кемгә, ни өчен? Аңламассың. Керер дә уты­рыр, әйтәсе йомышын да әйтмәс. Алып куй шул урындыкны!

 

Низами үтешли Сарьян утырган урындыкны ишек янына алып куя да чыгып китә.

 

Ильяс. Үпкәләгән. Авылның аксакалы үпкәләгән. Булмый. Болай булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк, ничектер чарасын табарга кирәк. Бүген үк! Хәзер үк! Болай булмый.

Шамил. Менә нәрсә, бүлекчәдә эш начар бара икән, димәк, управ­ляющий гаепле. Үз вазифасын үти алмый дигән сүз. Әгәр шулай икән, нигә баш катырырга? Тотарга да урыныннан алып ыргытырга кирәк. Чәнчелеп китсен! Кеше беткәнмени?!

Ильяс. Алып ыргытуы җиңел.

Шамил (бер карарга килеп). Менә нәрсә, без электән танышлар. Бер полкта сугыштык. Син безнең өй дусты. Шушы якынлык шәят мина хак бирәдер: ачыктан-ачык әйтергә телим.

Ильяс. Тыңлыйм.

Ш а м ил. Минем белән синең нинди алыш-бирешең бар, ни өчен үчле син миңа? (Ильяс Шамилгә текәлә, әмма бер сүз дә әйтми.) Менә син кешеләр турында кайгыртуны яклап сөйләдең. Ә нигә син миңа ка­рата киресен эшлисең. Мин дә кеше бит. Синнән бер баскычка түбән булсам да.

Ильяс. Ачыграк әйт, мин нишлим?

Ш а м и л. Пран-заран китерәсең, бөтен эшемне юкка чыгарасың.

Ильяс. Эх, Шамил, Шамил! Мин бу бүлекчәдә икенче көн йөри. Эшнең асылына төшенергә, сәбәпләрен ачарга йөрим. Чөнки, бу бүлек­чә совхозның иң әһәмиятле участогы. Биредә эш барса, бөтен совхозда барачак дигән сүз. Менә ни өчен йөрим. Сиңа ярдәм итү өчен.

Ш а м и л. О, әле синең ярдәмең шушымыни? Ярдәм булмаганы ничегрәк булыр икән. Әллә инде...

Ильяс. Әйтеп бетер!

Шамил (кул селти). Калсын!.. Менә бит хәзер дә күпме эш кушасың. Булдырып булмаслык эш. Булмаслыгын син аның үзең дә бик яхшы беләсең, ә кушасың. Чөнки үзең эшлисе түгел. Югарыдан гына кушып ятуы җиңел бит ул.

Ильяс (үзен көчкә тыеп). Булдырып булмаслык эш дисең? Үзе эшлисе булмаганга куша дисең?

Ш а м и л. Батырырга икән, бөтенләй батырырга дип!

Ильяс. Алай... Кая счетоводың? (Кычкыра.) Лемара! (Пальтосын салып, урындык өстенә ташлый. Лемара керә.) Ал кәгазь. Утыр. Яз: Совхоз буенча приказ. (Лемара язарга утыра.) Беренче. Җитәкчелек­тә җитди ялгышлыклар җибәргәне өчен... Юк, монысын боз. (Уйлап торгач.) Яз. Икенче эшкә күчүе сәбәпле, беренче бүлекчә управляющие иптәш Хәсәнев Шамил Саттаровичны эшеннән азат итәргә! (Лемара нишләргә дә белми, бер Шамилгә, бер Ильяска карый.)

Ш а м и л. Мине эштән алырга? Мине?

Ильяс (Лемарага). Яз, яз! (Лемара язарга мәҗбүр.)

Ш а м ил. Шалинь, брат, болай бик җиңел генә булмый ул. Хәсәнев уенчык түгел, Хәсәнев диләр аны! Бөек Ватан сугышы ветераны, капи­тан! Күкрәге тулы орден, шуның өстенә югары белемле агроном! Муе­ныңны сындырырсың!

Ильяс. Яз. Икенче. Беренче бүлекчә управляющие эшен совхоз директоры Айтуганов Ильяс Гаязовичка йөкләргә. Бер айлык сынау шар­ты белән. Өстә: әгәр дә кыска вакыт эчендә эшне юлга салып җибәрә алмаса, ул бүлекчә белән дә, совхоз белән дә җитәкчелек итү эшеннән азат ителәчәк, Точка.

Ш а м и л. Ох, нмчек тиз генә, ә! Урынга кеше дә табылды. Кызык бу, кызык. Между прочим, бу синең алдан уйланган планың. Син бит инде парткомда бу мәсьәләне кузгаткан булгансың.

Ильяс. Нәрсәне?

Ш а м и л. Совхоздан бүлекчәгә күчү мәсьәләсен.

И л ь я с. Кузгаткан идем.

Шамил. Соң?

Ильяс. Принципта каршы булмадылар. Кызыклы идея дип тапканнар иде. Ләкин моңарчы мин үзем карар кылмаган идем әле.

Шамил. Үзең турында кайгырткансың, ә минем турыда уйлама­дың? Все-таки дустың бит. Бер полкта сугышкан. Эштә дә төшеп кал­ганнардан түгел бугай. Колхозны күтәргән, райисполком председателе булып эшләгән. Һәм начар эшләмәгән. Шул кешене оныттыгыз?

И л ь я с. Онытмадык. Синең турыңда да фикер бар иде.

Шамил. Нинди фикер? Кая, кем итеп?

Ильяс (Лемарага). Яз Өченче. Совхоз директоры эшләрен башкаручы итеп иптәш Хәсәнев Шамил Саттаровичны билгеләргә.

Бу юлы Шамил тынып кала, бераздан гына Ильяска күтәрелеп карый.

Ильяс (Лемарага). Бүгенге числоны куй. Подпись. Булды. Ярый, бар. Рәхмәт. (Лемара боларга карый-карый, урамга чыгып китә.) Я, тәбрик итәм!

Ш а м и л. Барып чыкмый. Директорны югарыдан билгелиләр.

Ильяс. Югарыда килешенгән мәсьәлә. Аннан соң бит, мин сине исполняющий обязаностей итеп кенә билгелим. Директор эшләрен башкаручы. И. О . Үзем отпускада чакта. Отпускадан соң күз күрер.

Ш а м и л. Син бит биредә.

Ильяс. Булса соң! Кеше отпускасын теләсә кайда үткәрер. Балык тотаммы, монда йөримме—анысы инде минем эш. (Папирос чыгара, Шамил үрелеп бер папирос ала. Ильяс шырпы сызып, башта Шамил папиросын, аннан үзенекен кабыза.)

Шамил. И. О.?

Ильяс. И. О.!

Шамил. И. О.! Ярый. Килештек. (Өстәл янына килә, урындыкны рәтләп куя да, Ильяска ымлый.) Рәхим итегез! (Ильяс килеп утыргач, көлеп җибәрә.) О! Управляющий!.. Һем... Мин синең урында эшли алырмын. Менә син нишләрсең икән җыен бузатерлар белән! (Тәрәзәдән күреп.) Әнә берсе килә.

Урамнан Кәүсәрия белән Лемара керә.

Лемара. Кәүсәрия апа, иртәгә килсәң ничек булыр икән.

Кәүсәрия. Мин директорга. Директор янына мин.

Лемара. Эшнең тыгыз вакыты..    .

Кәүсәрия. Тыгыз булса бушатырсыз.

Ш а м и л. Алайса, утырып тор, әнә.

Кәүсәрия. Утырмый торсын әле. Утыртып, ачуымны бастырмак буласыңмы? Утырмыйм. (Ильяс каршына барып утыра.)

Ильяс (көлә). Тәки утырттылар бит үзеңне. (Кәүсәрия шунда ук сикереп тора.) Я. Лемара, синең цифрлар белән дә танышыйк. (Бүл­мәгә уза. Кәүсәрия аның артыннан кермәкче була.)

Лемара. Син кая, Кәүсәрия апа?

Кәүсәрия. Мин директор янына килдем, аңа гына әйтә торган сүзем бар. (Шамилга күлмәк итәген күрсәтә.)

Шамил. Тыңлыйм сине, Кәүсәрия ханым.

Кәүсәрия. Юк, мин директорның үзенә. (Бүлмәгә кермәкче.)

Лемара. Әнә бит, директор сине тыңларга әзер тора.

Кәүсәрия. Ничек? Нәрсә бутыйсың?!

Лемара. Бутамыйм. Бүгеннән совхоз директоры Шамил Саттарович. (Бүлмәгә кереп китә.)

Кәүсәрия. Ба-а-а... дөнья кулиса — бер әйләнә бер баса. Күп­тәннән бирле сөйләнеп киләләр иде, карусиль дигәннәре шушы буламени инде?

Шамил. Я, ни йомыш?

Кәүсәрия. Директор?, Һе... Мин, иптәш директор, управляющий өстеннән жалоба белән килгән идем.

Шамил. Элекке управляющий өстеннәнме?

Кәүсәрия. Әйе, элеккесе өстеннән. Менә хөкем итегез. Ул хаклымы, минме? Аның өй түбәсе калай, ә минеке..

Шамил. Салам.

Кәүсәрия. Әйе, салам. Үзегез дә беләсез икән.

Шамил. Элекке управляющий сөйләгән иде, исерек ирнең телчән хатыны ярамаган сүзләр сөйләнеп йөри дип.

Кәүсәрия. Ә-ә, сөйләргә дә өлгергән икән.

Шамил. Өлгерде.

Кәүсәрия. Ә бу эшкә яңа директор ничек карар икән соң?

Шамил. Мин элекке управляющийга әйтермен, үзенең калай түбәсен куптарып алып сиңа бирер.

Кәүсәрия. Шулаймы, менә рәхмәт. Бик рәхмәт инде, иптәш директор. Ә ул ничек: ферма бозауларын яхшы тәрбияләгәнем өчен, премия итеп бирәсезме инде аны, куптарып алган калай түбәне дим?

Шамил. Калай түбә сиңа күзләрең кара булган өчен бирелә.

Кәүсәрия. Ә-ә... рәхмәт инде, рәхмәт, бик рәхмәт. Ярый, вакытыгызны алдым. Китим инде. (Кире борыла.) Ә, ни... иптәш директор, элекке управляющийны очратсагыз, үзенә әйтегезче, югарырак урынга куйсалар да, бездән китүенә бер дә офтанмыйбыз. Күптән вакыт иде. Иткән яхшылыкның кадерен белми торган кеше булып чыкты. Җүнсез бәндә иде мәхлүк.

Шамил. Ну-ну-ну! Ну!!!

Кәүсәрия (кеткелди). Сезнең турыда әйтмим ич, аның турында.

Шамил. Җитте, җитте!

Кәүсәрия. Киттем, киттем. Менә ич китеп барышым. Исән булыгыз.

Чыгып китә. Урамнан Мәрьям белән Диләра керә. Диләра кулында чемодан.

Мәрьям. Ни булды монда, нинди өермә узды? Шамил?

Шамил. Укыгыз. (Шамил приказны алып бирә, Мәрьям белән Диләра күз йөртеп чыгалар.) Менә хәзер күреп карасыннар инде Ша­милнең кемлеген, булдыра аламы ул, юкмы? Ох, күрсәтергә кирәк хә­зер үземне, ничек кенә булса да күрсәтергә. Көн-төн эшләргә. Көн-төн! Танырга тиеш алар Шамилне, аңларга тиешләр: зур карабка зур диң­гез! Ха-ха-ха!.. (Ильяс бүлмәдән чыга.) Ильяска караганда Шамил булдыклырак булып чыкса, ә?! Ох, терсәген тешләмәкче булыр булуын Ильясың! Ох, биер әле минем кубызга, ох, биер! (Механик рәвештә радионы бора. Ә анда камаринский музыкасы яңгырый.) О, камарин-скийга биетәм мин аны!

Мәрьям. Ильяс Гаязович, ни өчен болай эшләдегез инде, Шамил­не кимсетү өченме?

Ильяс. Ярдәм итү өчен

Мәрьям. Эшне зурга җибәргәнсез, әле соң түгел, әллә кире аласызмы?

Шамил. Ә юк, кире алышу юк инде. (Приказны тартып ала ) Ильяс иптәш, приказын биргәч, имзасы да кирәк булыр инде аның.

Ильяс. Ә, әйе-әйе. (Кул куя. Аннан Шамил приказны ала да, көлә- көлә, өреп кенә киптереп, бүлмәгә кереп китә.)

Диләра (ирония белән). Нишләп кире алсын ди, ул бит бу ады­мын Гагановадан үрнәк алып атлаган. Хәтта әле арттырып та җибәр­гән. Гаганова бер бригададан икенчесенә генә күчә, ә Ильяс абый юга­рыгы урыныннан түбәнгесенә төшә. Бу яңалык түгелмени?! Менә күрер­сез, аның турында газеталарда язарлар, портретын стеналарга эләр­ләр. Ильяс исеме телдән төшмәс. Шулай бит ул, дан-дәрәҗә дигән нәр­сә кешене исертә бит ул.

Ильяс. Диләра, телеңә ни килсә шуны әйтә аласың, әмма тыңлый бу дип өметләнмә. Мин сине ишетмим.

Диләра. Кая инде ул безне тыңларга. Аның өчен әз генә булса да ихтирам кирәк. Ә ул синдә бер генә тамчы да юк икән. Абыйга ка­рата да, миңа карата да.

Ильяс (колакларын томалап). Ишетмим.

Диләра. Әйе, синең бу адымың халык арасында вызов булып, өндәү, нәрсәгәдер чакыру булып яңгырар. Директорлары үзе бүлекчә эшенә алынган икән, әлбәттә, күпләрнең йоклаган намуслары уяныр. Әмма сиңа каршы баш күтәрүчеләр дә аз булмас.

Ильяс. Шуларның берсе — син?

Диләра. Мин!

Мәрьям. Я, зинһар җитәрегез. Аерылышыр алдыннан...

Ильяс. Кем аерылыша, кая? Юк, Диләра беркая да китми.

Мәрьям. Ильяс Гаязович, ул бүген Казанга...

Ильяс. Диләра, уйлама да.

Мәрьям. Уйланылган инде.

Ильяс (Диләрага). Син нәрсә, тиздән чәчү башларга торабыз, шундый чакта агроном ташлап качсыңмы?! Юк, китмисен.

Диләра (эчке шатлык белән). Җибәрмисең?

Ильяс. Җибәрмим.

Мәрьям. Кияүгә чыкканда, кыз баланы берәү дә тота алмый. (Диләрага.) Ник дәшмисең, әллә инде үзең китәргә теләмисең?

Диләра (елмаеп). Әнә ич, җибәрми.

Мәрьям. Ул җибәрми дип торсаң. (Кычкыра.) Шамил!

Ш а м ил (бүлмәдән чыга). Фу, бүген хатын-кыз тавышыннан колагым тонып бетте. Барыгыз әле, бар, өйгә кайткач чәрелдәрсез.

Мәрьям (үпкәләп). Рәхмәт. Әйдә. (Диләраны алып чыгып китә.)

 

Телефон шалтырый. Шамил трубканы ала.

 

Шамил. Әйе? Управляющийны? Тыңлыйм... Ә, юк! (Трубканы Ильяска суза.) Управляющийны. Казаннан.

Ильяс (трубкага). Тыңлыйм. Ильяс Айтуганов... Ах, бу сез? Би­редә юк шул. Әле генә кайтып китте.

Шамил. Кемне, әллә Диләраны сорыйлармы? (Тәрәзәгә ташлана.)

Ильяс (трубкага). Юк, бара алмый ул Казанга, бармый. Көтмә­гез.

Шамил. Туктале син!

Ильяс (трубкага). Диләра Казанга барырга теләми, Шулай, Сә-гыйт Баймурзин иптәш. Теләми.

Шамил. Стоп! Син нәрсә?! Каяле үземә. (Трубканы тартып ала.) Сәгыйт, Сәгыйт! Ало, Казан, Казан!

Ильяс (Шамилнең колагына). Пи-пи-пи... Трубканы элде инде.

 

Шамил дә трубканы куя. Ильяска борыла. Пауза.

 

Шамил. Ни хакың бар? Ни өчен әле син Диләра өчен җавап бирәсең?

Ильяс. Ул минем агрономым.

III а м и л. Агроном? Ай-Һай, син аны агроном булганы өчен генә үз яныңда калдырасың микән. Монда башка сәбәп юкмы? Күптәннән си­зеп киләм, син аның йөрәген яулап алырга омтыласың.

И л ь я с. О-о, менә син ни турында.

Шамил. Әледән-әле кинога чакырасың.

Ильяс. Ул кино карарга ярата ич.

Шамил. Кичә булдымы, биергә аны сорыйсың.

И л ь я с. Ул җиңел бии.

Шамил (кызып китеп). Онытмаска иде, аның хәтле кызың бар инде. Сиңа 40 яшь, ана 26.

И л ь я с. Аның янында мин үземне дә 26 яшьлек итеп хис итәм.

Ш а м и л. Аның күңелен аздырырга, юлдан яздырырга ирек бирмәм. Калдыр Диләраны.

Ильяс. Бу синең беренче боерыгыңмы, иптәш директор?

Шамил. Директор буларак түгел, ә Днләраның тәрбияләп үстер­гән абыйсы буларак, таләп итәм. Аның сүз биргән кешесе бар. Алар бер-берсен яратышалар

Ильяс. Бәхәсләшмим.

Шамил. Син аңа бәхет бирә алмыйсың. Аңа түгел, син үзеңә дә бәхет китерә алмыйсың. Ә мин сеңелемнең бәхетле булуын телим.

Ильяс. Әйе, мин аны яратам. Үзем дә сизми калдым, кайчан шу­лай йөрәккә кереп утыргандыр... Ярар, әгәр шулай кирәк икән, аның бә­хете өчен кирәк икән... Тыныч бул, үземне кулга алырмын. Тешемне кысып. Сеңелеңнең күңелен аздырмам.

Шамил. Димәк, җибәрәсең?

Ильяс. Агрономсыз авыр булыр булуын... Ярый, китсен. Тотмыйм.

Шамил кулын суза, Ильяс аны кыса. Аннан Шамнл киемен алып ишеккә юнәлә.

Ильяс. Шамил, син мотоциклыңны калдырасыңдыр бит?

Шамил. Ах, әйе, синең «Волга» машинаң миңа күчә бит хәзер. (Кесәсеннән мотоцикл ачкычын алып. Ильяска суза.) Нәрсәгә ул мина тр-тр. (Китә.)

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Контора. Сәрьян карт керә. Гадәтенчә утыра торган урынында урындыгы булмагач, як-ягына карана да, ишек янындагы урындыгын үз урынына алып килеп куя. Телефон шалтырый. Бара да трубкасын күтәреп, кире салып куя.

Ильяс кайтып керә. Кожанын сала.

Ильяс. Ай-яй яз быел куыра. (Газеталар арасындагы Марсельнең әлеге катыргысына күзе төшә. Укый, көлә. Аннан икенче ягына үзе нәрсәдер язып куя. Тәрәзәгә бара.) Хәмит, бар әле, Диләра апаңны чакырып кил әле. (Сәрьянга.) Җитте сиңа анда — читтә утырырга. Кил, йо­мышың булса, каршыма утыр.

Сәрьян. Утыртуын сез башта йомшак утыртасыз, беләм. Нишләр­гә исәп? Двигательне эзләүдән тотынасыңмы?

Ильяс. Юк, эзләмим. Двигатель миңа үзе килер.

Сәрьян. Ай-Һай.

Ильяс. Монда двигатель генә яшерелмәгән, Сәрьян абый, кешеләрнең йөрәкләре яшерелгән. Йөрәкләр! Миңа башта кешеләрнең йө рәкләрен ачарга кирәк. Күңелләрдәге боз эресен, үпкәләүләр җилгә очсын.

Урамнан Лемара керә.

Сәрьян. Әллә әйтимме дигән идем. Күңелем сизенә, двигатель авылдан чыгып китмәгәндер. Җәүдәтне чакыртып, стенага терәп со­расаң .

Л е м а р а (борчылып). Каныктылар бит шул Җәүдәткә. Инде сиңа, Сәрьян абый, олы кешегә, үзең күрмәгән нәрсәләр турында сөйләнеп йөрү килешми дә.

Сәрьян. Юк, минем әйтеп кенә каравым.

Ильяс. Әйтеп тә карама, Сәрьян абый. Берәүне дә стенага терәргә җыенмыйм. Миңа күңелләрнең якынаюы, йөрәкләрнең ачылуы кирәк йөрәкләр килсә, двигатель үзе килер.

Сәрьян. Килер. Тот капчыгыңны.

Ильяс. Менә күрерсең.

Сәрьян Килерме?

Илья с. Килер.

Сәрьян. Әйдә, менә мә: әгәр дә килә икән, чуар тавыгымны суям. Янына яртыны куям.

Ильяс (Сәрьянның кулын кысып). Шулаймы? Әйдә. Әмма сүзең­нән кире кайтмаска.

Урамда мотоцикл тавышы. Альберт керә.

Альберт. Сәлам! Үзегезне туры китерүем шәп булды

Ильяс. Ә, саулыкмы? Әйдә, нинди эш белән?

Альберт. Сезгә ярдәмгә килдем.

Ильяс. Ярдәмгә?

Альберт. Двигательне табып бирергә!

Ильяс (үзгәрде). Бу мәсьәләдә миңа синең ярдәмең кирәкми.

Альберт. Ә сез борчылмагыз. Мин аларның эзләренә тиз төшәр­мен. Бөтен авылның астын өскә әйләндерермен, җиде кат җир астын­нан актарып чыгарырмын. Алар минем менә монда булырлар! (Кулын йодрыклап күрсәтә.)

Ильяс. Юк, юк, уйлама да, барып чыкмый. Кешеләр арасына шундый ният белән? Юк, мин сине авылга җибәрә алмыйм. Халыкны айкасы-чайкасы юк. Болай да инде...

Альберт. Как тоесть?! Мин конкрет задание белән килдем. Авылның астын өскә әйләндерергә, әмма двигательне табарга! Акт төзергә, кирәк икән, җинаятьчене кулга алырга.

Ильяс. Бу эшне син минем үземә калдыр. Двигательне мин үзем табармын. Ул миңа үзе килер.

С ә р ь я и. һе-һе-һе... Болай булса килә инде.

Ильяс. Ә син, Альберт, бар, мотоциклың суынганчы тай моннан. Башка эшең бардыр.

Альберт. Юк, мин китә алмыйм. Мине Шамил Саттарович җибәрде.

Ильяс. Шамил?

Сәрьян. Һе, тынычлыкта калдырырга уйламый. Үзе юк, ә күләгәсе биредә.

Ильяс. Мин сине үзем кире җибәрәм. Бар.

Альберт. Гафу итегез, аның боерыгын сез үзгәртә алмыйсыз. Ул директор, ә сез... гафу итегез.

Ильяс. Ах да, ул миңа начальник бит хәзер. (Көлә.)

Лемара. Утырыгыз, Альберт абый, сулу алыгыз, аргансыздыр . Фуражкагызны алып куйыйм?

Альберт. Рәхмәт, Рәхмәт, Лемара. Пожалуйста.

 

Лемара Альбертның кепкасын шкафка куя да шкафны бикләп ук ала.

 

Альберт. Кешеләрне авыл Советына чакыртыйкмы? Вакытым аз. Иртәгә иртүк китәргә кирәк. Шуңанчы.

Ильяс. Авылның төбен күккә асам дисеңме?!

Альберт. Анысы минем эш.

С ә р ь я н. Актарырга да, айкарга гына синең исәбең, алла бәндәсе. Шул гадәтләрең өчен, халык белән талашып йөргән өчен сине эшеңнән чыгаралар ди түгелме соң?!

Альберт. Әлегә чыгарылмаган.

С ә р ь я н. Бүген булмаса, алайса, иртәгә чыгарырлар. Шуңанчы айкап калыйм дисеңмени?! Халыкны авызлыклап тоту заманы үтте инде, энем. (Чыгып китә.)

Альберт. Нинди авызлык, причем монда авызлык?! Кем ул, әллә аның үзенең катнашы бармы?

Ильяс (телефон шалтырата, трубкага). Мастерскойны! Садримы? Ничек анда сезнең? Булдырдыгызмы? Ә теге тракторны? Анысын да? Ай, рәхмәт, ай, молодцы! Әмма, Садри, чәчкечләрне яңадан карарга! Бел аны, синең җаваплылыкта!.. Өченче бригадагамы? Машина җибәрт. Ах, күпер? Күпер, күпер... Ат җиксеннәр. Өчне, дүртне җиксеннәр! Запчастьмы? Карале, син мотоциклда йөри беләсең бит? Ал минекен, элдерт сельхозснабка. Хәзер үк. Мин алар белән сөйләшкән идем. (Трубканы куя. Альбертның Лемирага үзенең фотокарточкаларын күр­сәтеп торуына игътибар итә.) Лемара! (Читкә алып, үзенә генә.) Лемара, үзең сөйләшеп кара әле моның белән. Ул сине тыңлар шикелле. Аны халык арасына җибәрергә ярамый. Кешеләрне айкап йөргәнче, си­нең белән утырсын да — выжт—кайтып китсен. Буламы?

 

Лемара сиздермичә генә башын ия. Ильяс үз бүлмәсенә кереп китә.

 

Альберт. Миңа кешеләрне кем чакырта соң?

Лемара. Бүген безнең клубта кино. Кинодан соң танца. (Тыпыр­дап ук ала.)

Альберт, Ну? Мин кичкә кадәр эшемне бетерәм. Ә синнән сүз бирүеңне үтенәм: беренче вальс минем белән! Килештекме? Кая, шик­ле кешеләрнең барысын да авыл советына! (Ишеккә юнәлә.)

Лемара. Альберт абый! (Альберт туктала.) Сез юкка Ильяс абыйны тыңламыйсыз.

Альберт. Миңа Шамил Саттарович үзе...

Лемара. Ул ялгыша. Ул кешеләрне аңламый.

Альберт. Шамил Саттаровичмы? Аңламас! Аңламаган кешене директор итеп күтәрерләр идемени! Ә инде Ильяс Гаязовичка килгән­дә, бик әйбәт җитәкче булса, урыныннан алып атмаслар иде.

Лемара. Ул үзе төште.

Альберт. Нәрсә?! Үзе теләпме? Ха-ха-ха... Төшәр!

Лемара. Төште шул менә.

Альберт. Төшкәндер, тәгәрәткәч. Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә дигәннәр! Я, Марочка, кая... Беренче чиратта Җәү­дәтне!.. Фамилиясе кем әле, Мингалиевме? Авылда микән?

Лемара. Җәүдәтме? Белмим, андый кеше юк бездә.

Альберт. Табарбыз! (Ишеккә атлый.)

Лемара. Альберт! (Альберт туктала, Лемара нишләргә дә бел­мичә кала. Бераздан.) Туктагыз, сез авырыйсыз түгелме соң?

Альберт. Каян алдың!

Лемара. Күзләрегез кызарган. Кая әле! (Кул аркасы белән Альбертның битләрен, маңгаен тотып карый. Шул чакта Альберт аның ку­лын үбеп маташа.) Әй!.. (Чап итеп битенә сугып ала.) Әйе, сез авырыйсыз. Мотоциклда килдегезме? Шул, шуның галәмәте, җилнекедер. Көчәеп китә күрмәсен, әйдәгез, миндә дару бар, эчегез, юкса танцага килә алмассыз.

Альберт. Сезнең кулдан булса, берне түгел бишне йотам. Авырмасам да йотам. (Як-ягына каранып ала да, кеше юклыгына ышангач, Лемара артыннан бүлмәгә кереп китә.)

Урам як тәрәзәдә Кәүсәрия башы күренә.

Кәүсәрия. Ильяс абый! (Конторага керә. Ильяс белән очраша.) Ильяс абый, җанкисәгем, премияңне әзерлә, таптым мин тегене. Ильяс (сагаеп). Нәрсәне?

Кәүсәрия. Двигательне. Безнең бәрәңге чокырына төшереп, өс­тен каплап куйганнар. Кем эшедер, белмим. Күрдем дә берәүгә дә сиздермәдем, туп-туры синең янга килдем. Участковой да монда икән. Кайда әле үзе?

И л ь я с. Кәүсәрия, ашыкма әле, яхшылап кына тыңла әле мине, Кәүсәрия. Тыңлыйм, Ильяс абый, ике күзем, тыңлыйм, җанки­сәгем.

Ильяс. Алайса менә нәрсә: син ул двигательне күрмәдең. Кәүсәрия. Ә?

Ильяс. Әйе, күрмәдең. Синең табуың, килеп әйтүең мина кирәкми. Аңлыйсыңмы, миңа яшергән кешенең үзенең килеп әйтүе кирәк. Юкса харәп була бит. Аны коткарып калырга кирәк безгә.

Кәүсәрия (аңлап). Ә-ә-ә.

Ильяс. Менә шулай. Күрмәдең син аны, Кәүсәрия.

Кәүсәрия. Шулай микәнни, күрмәдем микәнни?

Ильяс. Күрмәдең.

Кәүсәрия, Кара син аны, ә, күрмәгәнмен икән. Күрмәдем алайса? Илья с. Шулай килешик: күрмәдең.

Кәүсәрия. Ә-ә. (Бармак янап.) И-и, син миңа төтен җибәрмә, беләм мин, премия бирәсең килми. Юк, күрдем мин аны, Ильяс абый. Бер түбәлек такталарыңны әзерләп куй. (Бүлмә ишегенә атлый.)

Ильяс. Кәүсәрия!

Кәүсәрия (кире борылып). Әү, Ильяс абый, карлыгачым.

Ильяс. Туктале, әйт әле, безнең ферма сыерлары җәйнең үзәгендә күпмешәр сөт бирә?

Кәүсәрия (пафос белән). Җидешәр-сигезәр литрга җиткерәләр, иптәш директор.

Ильяс. Директор түгел. Ә синең үз сыерың бармы соң?

Кәүсәрия. Бар шунда корангыш нәмәрсә.

Ильяс. Начармыни?

Кәүсәрия. Начарның аргы ягы.

Ильяс. Сөтне күпме бирә?

Кәүсәрия. Тугыз-ун литр гына шул. Алыштырырга уйлыйбыз. Ильяс.Алай икән.

Кәүсәрия бүлмәгә юнәлә. Ильяс аны тагын туктата.

Ильяс. Кәүсәрия!

Кәүсәрия. Әү, Ильяс абый! Ярый, ярый, килештек: күрмәдем. Ильяс (тәрәзәдән кемнедер күреп, тәрәзә аша кычкыра). Пруу!..Әй, энекәш, туктат әле, кил әле, якынрак. Шуның өчен ат куасыңмы? Ни өчен ярты йөк кенә төядең?

Тыштан тавыш. Аркан кыска булды.

Ильяс. Ах, аркан кыска? Бармы, сал ременыңны. Мә минекен дә. Ялга! Бор атыңны кире, мондый эшеңне соңгы мәртәбә күрүем булсын! (Урам ишегенә атлый.)

Кәүсәрия (Ильяс чыгуга). Әлбирт энем!

Альберт. Ни бар?

Кәүсәрия. Үзегез чыгасызмы, үзем керимме? (Альберт бүлмәдән чыга. Урындыкка килеп утыра.) Хәзер, Әлбирт энем. (Урам ишегенә атлый да, кире борылып.) Ә, исәнме, Әлбирт энем. (Урамга чыгып, каранып, әйләнеп керә.) Әлбирт энем, мин синең янга килдем. Бездә менә шундый эшләр булып китте бит. Бәйнә-бәйнә сөйләп бирим әле. Бүген шулай, бәрәңге чокыры буеннан үтеп барам... Тыңлыйсыңмы соң син, күтәр әле башыңны. Әлбирт энем, нишләвең бу, йоклыйсың түгелме соң? Кара, йоклап утыра, йоклый, билләһи, йоклый. Әстәгьфирулла, участковой башың белән салып йөрмәсәң. Юк, салган да шикелле тү­гел. Лемара!

Лемара бүлмәдән чыга.

Лемара. Нәрсә бар, Кәүсәрия апа?

Кәүсәрия. Ни булды соң моңа? Урындыкка утырды да түнде. Әлбирт, Әлберттин дим, ач әле күзеңне, йокы чүлмәге.

Лемара. Кара, нишләгән ул, арып килде микәнни?

Кәүсәрия. Төн буенча кызлар артыннан йөриләр дә көндезен аягүрә йоклыйлар. Әлберттин, уян әле, ярдәмең кирәк. Ишетәсеңме син. (Җилкәсеннән тотып селки.) Ач күзеңне, дим. (Альберт йокы ара­лаш башын күтәрә, күзен ача.) Премия яна бит, премия!

Альберт. Янсын. (Тагын башы салына.)

Кәүсәрия. Кара инде бу хәлне, йоклый. Ник шунда колак тө­бендә туптан атмыйлар.

Лемара. Ходаем икән, әллә ялгышлык миндә булды микән? Әллә мин аңа йоклата торган дару бирдем микән?

Кәүсәрия. Ә?

Лемара (бүлмәгә кереп әйләнеп чыга). Кәүсәрия апа, харап эш, мин аңа люминал биргәнмен. Әнигә дип алып куйган идем. Әни төннәр буенча йоклый алмыйча газапланып чыга. Ходаем икән, нишләдем мин, нишләдем. Суык тигәннән дип, белмичә йоклата торган дару биргән­мен бит.

Кәүсәрия. Ишкәнсең икән ишәк чумарын. Болай булгач тиз генә уянуын көтмә дә инде.

Лемара. Ичмаса берьюлы өчне йотты.

Кәүсәрия. Ләгънәт. Шулкадәр комсызланмаса. Квартирда бул­са бер хәер. Йоклар иде шунда. Монда бит урам чаты шикелле, кеше өзелми. Нишләтәбез инде? Әйдә, булмаса синең бүлмәгә кертеп салыйк.

Лемара. Әйдә.

Кәүсәрия. Тот теге башыннан. Тфү, авырлыгын кара син аның.

Альбертны кузгатканнар гына иде, Альберт урындыгыннан шуышып ндәнгә төште. Аякларын сузып бер киерелде дә, тезләрен җыеп, ике тез арасына кулларын кысты­рып, рәхәтләнеп, изрәп йокыга китте. Әмма Кәүсәрия аңа  йокларга ирек бирми. Кола­гын уып уята да, бармагы белән генә күтәрелергә куша.

Кәүсәрия Тор әле, тор. Әйдә-ле, бер сүз әйтәм. (Альберт тора, честь биреп маташа.) Анда кергәч, анда кергәч честь бирерсең.

Альбертны Лемара бүлмәсенә алып кереп китәләр. Урамнан Марсель керә.

Тәрәзәдә Б ә н а т күренә.