Логотип Казан Утлары
Публицистика

“ИЗГЕ ХӘЗРӘТ ТАРИХЫ”

Юморист һәм сатирик Гамил Афзал поэзиягә килеп кергән елларында ук укучыларның күңелен яулап алды. Аның һәрбер яңа шигы­ре диярлек безне ниндидер көтелмә­гән ягы белән гаҗәпләндерүенә, шат­ландыруына өйрәнеп үк киттек бугай. Шагыйрьнең горур һәм хөр күңелле конюх Сабирҗаны, ялкау кызлары, Әсмабикәсе, тәвәккәл әбисе, чүлмәк ясаучы малайлары, өй саен эчеп йө­рүче колхоз бригадиры, үзе яучы бу­лып сөйләшкән гашыйк егете һ. б, һ. б. тип-характерлары онытылыр­лык түгелләр. Г. Афзалның андый шигырьләрен укыганда, рәхәтләнеп көләсең. Ул шигырьләрдә искелек калдыкларыннан арыну шатлыгы яңгырый, бүгенге совет кешеләре­нең күтәренке рухы чагыла.

Әмма соңгы елларда Г. Афзалның «көлке капчыгы» бушый башламадымы икән, дип сорасаң да урыны бар шикелле. Эш нәрсәдә? Әллә та­тар поэзиясе алга китеп, Г Афзал безне бик шаккатыра алмый баш­ладымы? Бәлки аңа тематикасын киңәйтергә, яңартырга кирәктер? Әллә шагыйрь яңа эзләнүләр чоры кичерәме, яңа темаларны яңача ачарга тырышамы?

Татар поэзиясенең соңгы елларда күзгә күренеп үсә баруы да дөрес: хәзер һәркайсы шагыйрьнең диярлек тематик колачын бик киң җәйгән ча­гы. Әмма шуны әйтергә кирәк: Г. Аф­зал да иҗади эзләнүләр юлыннан, үсү юлыннан бара.

Белинский поэзиянең иң югары җанры итеп драманы атый. Ә Г. Аф­залның һәрбер көлкеле шигыре кеч­кенә бер сәхнә әсәрен хәтерләтә бит. Моңарчы аның көлкеле шигырьлә­рендә ике, өч, дүрт тип-персонаж кат­наша иде. (Шул ук «Әсмабикә җа­ным, ахирәт», «Тәвәккәл әби», «Дон-Жуан Ногманнар»ны гына искә алыйк.)

Шагыйрьнең яңа җыентыгының  «Минем көзге» дип аталган бүлеген­дә исә «тулы метражлы» комик дра­ма булырдай вакыйга бар. Ул — «Изге хәзрәт тарихы». Шагыйрь поэ­тик колачын киңәйтеп җибәргән, сатира көчен һич тә югалтмыйча, җитди темага зур күләмле җитди әсәр язган. Автор дин тәгълиматына оста пародия тудырган, динчеләрнең азгынлыгын, аларның фәкать ашка, акчага табынуларын оста сурәтлә­гән, аларның эчке дөньясын тышка әйләндереп күрсәтү өчен оста алым тапкан. Әсәр «Соңгы мулланың хи­кәясе» дип тәкъдим ителә. Мулла үлгә, имеш тә, теге дөньяда җавап бирә... Бу мулла — бүген дә әле без­гә очраштыргалый торган надан, ал­дакчы, ялагай муллаларның берсе. Каршына гөрзи тотып килүчеләр турында ул «Нөнкнр иптәш белән Мөнкир иптәш» дип кенә сайрый.

И ходаем, гөнаһ как булмасын,

Бер дога да белмим икән мин.— ди ул.

Малай чакта бераз «әлпи-тиси» кимергән, күкәй-фәлән урлаштыр­ган; егет булгач өйләнмичә генә «сөю» ягын чамалаган; гаилә аның өчен «камыт»; комсомолда дин сү­геп йөргән; аннан «файда» чыгара алмагач, юлын алмаштырып, «кесә» өчен генә яши башлаган. Бер гүзәл­гә өмет саклап йөргән җиреннән...

 Сыра сатып торган юан затка

 Өйләндем дә куйдым, егетләр.

Патефон уйнатып туй ясадык,

 Квартир аныкы,

Тормыш көйләнде.

Тик хәзергә чаклы аңламадым:

Әллә мин,

Әллә ул өйләнде,— ди ул. 1

Хезмәттә ул зам да булган, пом да, бухгалтер да, буфетчы да; началь­никларыннан поза күчергән, корсак, мыек үстергән, «Уйлап-нитеп тор­мый, кем ни кушса шунда йөгергән». Корсак шиңеп, җилкә юкара башла­гач, аны ходай үзе килеп «коткара».

...Начармыни «изге хәзрәт» булу

 Синең кебек каткан кишергә!

Мулланың «теге дөнья»да җавап бирүләре исереп саташу галәмәте булып чыга. Әсәрне көлә-көлә укый­сың. Шагыйрь диннең мәгънәсезлеген фаш итә.

«Минем көзге» бүлегендәге «Хуҗа Насретдинның тәрҗемәи хәле», «Асыл кош», «Әкрен генә барган көйгә» исемле шигырьләрдә дә Га­мил Афзалның үткен каләмен таный­сың.

«Могҗизалар чоры» дигән беренче бүлектәге «Җиңү яулау җиңел тү­гел», «Кеше күңеле», «Җилгә кар­шы» исемле шигырьләрдә зур хис, тирән уйланулар бар.

«Күңел тибрәнгәндә» бүлегендәге «Татарстан таңнары» шигыре үзе­нең композиторын көтә булса кирәк. Туган яклар, туган җирләргә ба­гышланган бу шигырь халык җыр­ларына хас саф, җылы моң белән сугарылган. «Тегүче кызлар җыры», «Шәфкать нурында» шигырьләре дә көй сорыйлар.

«Кайгы белән шатлык көрәшкән», «Уйсу үзәннәрдә эңгер-меңгер» ши­гырьләрендә шагыйрьнең күңел эченнән генә унлану-моңланулары чагыла. Әмма «Тал иелә» шигырен­дә көтмәгәндә ниндидер төшенке­лек сыман бер мотив моңны ялганга чыгара. Монда хис олылыгы җит­ми:

Ил диеп тә,

Җил диеп тә

 Толымнар туза икән.

Яшь гомер уза икән...—

ди шагыйрь үкенү кебек бер хис бе­лән. Ил диеп узган яшь гомер үкендерми ул, горурландыра.

Җыентыкта «Ленин варислары», «Йөрәк сызлый» исемле зур поли­тик темаларга багышланган ши­гырьләр бар. Алар киң караш, зур хис, кайнар гражданлык пафосы белән язылганнар. Ләкин алардагы гомумилек, абстракт образлар ши­гырьнең тәэсир көчен йомшарта.

Г. Афзалның иң көчле ягы юмор-сатирада. Бу өлкә — аның үз сти­хиясе.

Шагыйрьнең яңа темаларга язган яңа әсәрләрен көтәбез, аңа яңа уңышлар телибез.