ГАДЕЛЛЕК ҺӘМ МӘХӘББӘТ ПОЭЗИЯСЕ
(“Дастан Бабахан" әсәренә 550 ел тулу уңае белән)
Бөтендөнья әдәбиятында атаклы булган Шекспир, Шиллер, Пушкин, Толстой, Фирдәүси, Низами, Нәвои, шулай ук бүтән әдип һәм шагыйрьләр үзләренең үлемсез әсәрләрендә гаделлеккә һәм эчкерсез мәхәббәткә чиксез зур урын биргәннәр. Аларның бу мәсьәләләрне үз вакытларында күтәреп чыгулары хаксызлыкка, эксплуатациягә каршы, кешенең иң гүзәл сыйфаты булган мәхәббәтне акча, дәрәҗә, байлык һәм власть өчен корал итеп куллануга каршы кискен протестның бер күренеше иде.
Моннан 550 еллар элек Сайяди псевдонимлы шагыйрь тарафыннан лиро-эпик һәм трагик жанрда язылган «Дастан Бабахан» исемле әсәр дә шул ук гаделлек һәм саф мәхәббәтне яклап язылган әдәби мирас.
Әсәрнең сюжеты бик борынгы заманнарда туган һәм төрки халыкларына гына түгел, гомумән Көнчыгыш халыкларына да билгеле булган Таһир белән Зөһрә арасындагы мәхәббәтне гәүдәләндерүгә багышланган. Көнчыгыш халыкларында бу сюжетка язылган һәм Таһир-Зөһрә конфликтын төрлечә чишелештә күрсәткән әсәрләр дә бар. Мәсәлән, азербайҗаннарда чыккан «Таһир- Зөһрә» әсәрендә Таһир һәм Зөһрә исән чакларында ук үзара кушылып, бәхетле гомер итәләр.
Ә төркмән шагыйре Молланепесның (1810—1861) «Зөһрә-Таһир» романында алар башта үтереләләр, аннары бер изге кешенең догасы белән яңадан тереләләр. Сайяди вариантында исә аларның җаннары гына бергә кушыла. Сайядига нисбәтен бирелә торган «Таһир-Зөһрә»нең берничә варианты бар. Шул вариантларның берсе — «Дастан Бабахан» дигәне XVIII йөз ахырларында Биби Ганбәр мелла Йосыф кызы исемле шагыйрә тарафыннан Куян авылында күчерелеп алынган. Ләкин бу кулъязма, ул чорда татарча китаплар басу эше юлга салынмаганлыктан, дөньяга чыга алмаган. 1870 елларда Күшәр авылының Әхмәт Уразаев-Курмаши дигән кеше, «Таһир-3өһрә»нең төрекчә вариантыннан файдаланып, үзенең «Таһир-Зөһрә» исемле әсәрен яза. Аннары ул әсәр күп тапкырлар басылып, халык арасына таралып китә. Курмаши каләме белән эшкәртелгән «Таһир-Зөһрә» бу сюжетка язылган әсәрләрнең бер варианты булса да, ул Сайяд углы Кылыч каләме белән язылган «Дастан Баба хан»нан бик нык аерыла. Бу аерымлык әсәрнең төзелешендә дә, эчтәлек һәм вакыйгаларның үстерелешендә дә бик ачык күренә.
Курмаши әсәрендә дә, ул файдаланган Истамбул нөсхәсендә дә ханның һәм вәзирнең исемнәре юк. Авторның үзенең исеме, шулай ук баласы юклыгы турында да бер сүз дә әйтелми, бәлки: «Төрле хәбәрләрне сөйләүчеләр сөйлиләр ки...» — генә диелә.
Хан һәм вәзир, балалары булсыр өчен, бик күп изгеләргә сәдакалар — меңәр-меңәр алтыннар өләшәләр. Ниһаять, бакчада боларга бер изге кеше очрый. Үзләре әйтмәсәләр дә, ул боларның хан белән вәзир икәнлекләрен, балалары юклыкка кайгырып йөрүләрен белә. Аларга бер алма биреп, шуны икегә бүлеп ашарга (балалары булсын өчен) куша, ләкин балалары тугач, аларны бер-берсеннән аермаска кирәклеге турында әйтә. Аерсалар, зур фаҗигаләр туачагын да искәртә. Хан, моңа да мең алтын бирим дип, кесәсенә кулын сузганчы, әлеге «изге» кеше юк була.
Курмаши әсәрендә Таһир чиксез көчле итеп сурәтләнә, ул ханның меңнәрчә гаскәрен кыра, тик Зөһрә кушкач кына хан гаскәрләренә бирелә.
«Дастан»да исә бала өчен акча түләүләр юк. Анда ханның Баһир исемле вәзире бала сорап ходайга ялвара да, шунда ук йокыга китә; төшендә һәр икесенең балалары буласын күрә; ханга барып бу сөенечле хәбәрне сөйли; хан шунда аңа балаларны бер-берсеннән мәңге аермаска сүз бирә, ә вәзир, моңа ышанмаса да, ханга каршы килми. Таһир да бу әсәрдә алай чиктән тыш көчле түгел, һәм ул хан гаскәрләре белән сугышмый да.
Курмашида хан үзенең вәгъдәсендә торырга тели һәм Зөһрәне Таһирга бирү өчен туй әзерлекләре күрә башлый, ә ханның хатыны моңа каршы төшә: дистәләрчә шаһзадәләр сорап торганда, кызын вәзир улына бирергә теләми, моңа аның горурлыгы ирек бирми. Ханны болай гына күндерә алмагач, төрле сихерчеләр китереп, ханны сихерләтеп Таһирдан күңелен кайтара.
«Дастан»да исә Зөһрәнең анасы Таһир ягында тора, «кызың сөйгәч, син дә сөяргә тиеш» дип, ханны үгетли. Димәк, монда ханның хатыны— чын һәм шәфкатьле ана. Зөһрәне Таһирдан аеруга ачык социаль мотивлар сәбәп була. Бердән, хан үзен ак сөяк, югары раса, ә вәзирне һәм аның улы Таһирны кара сөяк, түбән раса дип карый. Икенчедән, әгәр кызын вәзир улына бирсә, олы хан — каан алдында дәрәҗәсе төшүдән курка, шуңа күрә Зөһрә тугач та, Таһир тумас борын ук, вәзирнең ир баласы булса, вәгъдәсен бозарга карар бирә.
Үз-үзидин әйтер: шаһ ирермән ,
Бу татар илигә хан ирермән.
Вәзирем Баһир ирде кара углы.
Ки бу Таһир ирер һәм аның углы.
Рәва ирмәс, вәзире берлә ханы
Кода булса, мәламәт тартса җаны.
Килер башымга йөз төрлүк мәламәт,
Ки хакан илидин тартгым әһанәт.
Ул йөзләрдә Идел — Кама тирәләрен яулап алып, шунда хан итеп куелган кешеләр үзләрен Чыңгыз нәселеннән килгән ак сөяк, югары раса саныйлар, әмма бу «югары раса» кешеләр аз була, һәм тиз арада алар җирле төрки халыклары тәэсирендә калалар, җирле халык әкренләп властька килә. Таһирның атасы Баһирның Бабаханга вәзир булуы, ә Бабаханның аңа һаман да кара сөяк, түбән раса итеп каравы әсәрдә бик ачык чагыла.
Классик әдәбиятта бик күп бәхетсезлек һәм конфликтларга сәбәп итеп күрсәтелгән менә шул каста аермасы Таһир белән Зөһрә арасындагы саф һәм керсез мәхәббәтнең бәхетсезлек һәм һәлакәт белән тәмамлануына сәбәп була.
Бабаханның кызы Зөһрә, вәзир Баһирның улы Таһир чиксез саф күңелле һәм бер-берсен чын күңелдән сөйгән, бер чакта да бер-берсенә хыянәт итмәүче гашыйклар итеп сурәтләнәләр. Бабахан Таһирны эзәрлекли, аны сандыкка салып, суга агызып җибәрә. Ул Бәгьдад патшасы сараена барып чыга. Бәгьдад патшасының кызы Маһым аңа гашыйк була. Җанын саклау өчен, Таһир аңа өйләнә, әмма аның ире булмый: бер урынга ятсалар да, арага кылычын куеп ята. Ә Зөһрәдән хәбәр алу белән, коры сахралар, биек ташлы таулар аркылы, төрле куркыныч һәм юлбасарларга очрый- очрый, үзенең Зөһрәсе янына кайта.
Зөһрә дә шулай ук: ул да, Таһир агызып җибәрелү белән, дөнья кызыкларын ташлый, ниһаять, Таһирны эзләргә кеше җибәрә. Тик Таһир әйләнеп кайткач кына тагын җанланып китә.
Әсәрдән күренгәнчә, Таһирны яклап илдәге бөтен халык күтәрелә. Халык җыелып Бабаханга килә. Ни теләсәң шуны: бөтен байлыгыбызны, алтыннарыбызны ал, әмма Таһирны исән калдыр, диләр. Әмма деспот хан халыкның бу үтенечен кире кага, Таһирның башын кистерә. Әгәр халыкның бу соравын үтәсәм, ул башка таләпләр дә куя башлар, дип курка Бабахан. Ләкин бу җинаять ханга кыйбатка төшә: ул үзенең бердәнбер кызын — Зөһрәсен югалта. Зөһрә Таһир кабере өстендә үз- үзен үтерә.
Шагыйрь монда да мәхәббәтнең үлемнән көчле икәнен әйтә. Таһир һәм Зөһрә үлгәч тә бу ике гашыйк каберләре өстенә үскән гөлләр, чәчәкләр һәм аларга кунып сайраган кошлар аркылы, алар арасындагы мәхәббәтнең дәвам итүен аеруча матур һәм көчле итеп сурәтли.
Әсәрдә геройларның исемнәре очраклы сайланмаган, бәлки символлаштырып алынган. Мәсәлән, Таһир — пакь, саф кеше дигән сүз. Зөһрә — безнең халык арасында шигъри хисләрне иң күп уята торган Зөһрә йолдыз исеме. Әсәрдә Бабахан кызына бу исемне халык үзе җыелып биргәне әйтелә, һәм Зөһрә үзе дә, халыкка, ярлы һәм мескеннәргә ярдәмче итеп сурәтләнә. Таһирның анасы Шаһ Хубан дип йөртелә (матурлык патшасы дигән сүз). Бәгъдад патшасы Гадел шаһ, ә кызы — «Маһым» дип исемләнә (Маһ — ай).
Әсәрнең теле чуар. Монда борынгы төрки сүзләр дә, гарәп һәм фарсы сүзләре дә күп. Ләкин бу чуарлык безне гаҗәпләндермәскә тиеш. Ул хәл безнең XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр, XVII, XVIII, XIX йөз шагыйрьләре Мәүлә Колый, Утыз Имәни һ. б. да бар. «Дастан»ның теле Мөхәммәдьяр теленә бик якын. Әмма ул төрекчәдән дә, үзбәкчәдән дә аерыла.
Һәрбер әдәби әсәрнең билгеле тарихи җирлеге бар. Без әсәрне, андагы ситуацияләрне, беренче карашта әһәмияте аз булган детальләрне дә игътибар белән күзәткәч, аның тарихи җирлеге — XIII — XIV йөзләрдә Идел — Кама тирәсендә яшәгән һәм хәзерге татарларның бабалары булган болгарлар һәм бүтән төрки халыклары иле икәнен күрәбез. Ул йөзләрдә бу ил үзәге Кара-Корым- да булган Чыңгыз империясенең бер өлеше саналган. Шуңа күрә көчле һәм күп гаскәрле Бабаханның Таһир-Зөһрә мөнәсәбәте мәсьәләсев чишкәндә дә, югарыда күрелгәнчә, өлкән хан (каан) сараендагы фикер белән хисаплашуы очраклы түгел.
«Таһир-Зөһрә» темасына язылган әсәрләр төрки телендә сөйләшүче халыкларның һәммәсендә диярлек бар. Аларның барысында да сүз татар иле һәм татар халкы турында бара. Хәтта XIX йөздә шушы темага зур роман язган төркмән шагыйре Молланепес та Бабаханны татар ханы, Таһирны татар дип атый. Тик Молланепес әсәренә сүз башы язган Аман Кекилов иптәш кенә аны 1799—1834 еллардагы Иран шаһы Фәтх Алинең әдәби образы дип уйлый.
Әсәрдә Бәгъдадка мөнәсәбәтнең дә зур әһәмияте бар. Мәгълүм ки, Бәгъдад белән Идел — Кама буйларында яшәүче халыклар арасында бәйләнеш X йөзләрдә үк башланып китә, һәм бу бәйләнеш сугышлар, басып алулар аркылы түгел, бәлки сәүдә һәм культура юлы белән бара. Менә шул җылы дуслык мөнәсәбәте әсәрдә бик ачык гәүдәләнә. Бу илләр арасында сәүдә кәрваннары йөри. Ике ил халыклары бер-берсенең телләрен дә аңлыйлар. Татар иленнән барган Таһир һич кыенлыксыз Бәгъдад патшасы сараена кабул ителә. Таһирны эзләргә җибәрелгән кеше дә үзеңең җыры аркылы Таһирны эзләп таба. Патшаның икенче кызы Шәһри белән дә бик тиз аңлаша һәм аңа өйләнә дә.
Шуны да истә тотарга кирәк: Бәгъдадның көче, төзеклеге XIII йөзләргә чаклы гына бара. Чыңгыз хан улының улы Һәлакү гаскәрләре Бәгъдадны тар-мар иткәч, аның инде элекке шөһрәте сүнүгә йөз тота. Бу факт та әсәрнең XIV йөздән дә соң языла алмавын күрсәтә. Борынгы әдәбиятыбызны озак еллар тикшергән мәрхүм Б. Яфаров та аның язылу датасын шул чорга кайтара.
Шул рәвешчә, шагыйрь Бәгьдад патшасын гадел шаһ итеп күрсәтеп, шул гаделлеге буенча, аны деспот шаһ Бабаханга каршы тип итеп ала. Бу — урта гасыр әдәбияты өчен хас сыйфат. Урта гасырның алдынгы кешеләре феодаль таркаулык һәм шул нигездә туган үзара бәрелеш-ызгышларны гаепләгәннәр, патшалар, корольләр әнә шул феодаль таркаулыктан килгән кыенлыкларны жиңеләйтүче үзәк булганнар. Ләкин моның өчен аларның гадел һәм ил халкына яхшы мөнәсәбәттә булулары зарур саналган. Гадел патшаны, корольне, ханны әдип һәм шагыйрьләрнең идеал итүенең сәбәбе шунда. Аларга әле бүтән төрле гаделлек билгеле дә булмаган, аның өчен кирәкле шартлар да ул дәвердә өлгермәгәннәр.
Гаделлек мәсьәләсе кешелек җәмгыяте белән бергә туган. Аны һәрбер намуслы кеше яклый. Ләкин гаделлек төшенчәсе чорга, чордагы социаль-экономик, политик шартларга карап үзгәрә. Шуңа күрә без гаделлекне яклаган Сайяди, Нәвои кебек борынгы әдәбият вәкилләрен ихтирам итәбез, әмма алардагы гадел монарх идеясен шул килеш бүгенге чорыбызга күчерә алмыйбыз.
Әсәрдәге аерым детальләр дә аның җирлегенең кайда икәненә ишарә итәләр. Мәсәлән, Таһир өчен эшләнгән сандыкны, Зөһрәнең кушуы буенча, су үтмәсен дип, бик нык мумлап (балавызлап) әзерлиләр. Бал һәм балавыз — Идел — Кама буйлары, гомумән, хәзерге төньяк Россия җирләре өчен характерлы әйбер. Без моны X йөз башында Бәгъдадтан Болгарга килгән Ибн Фадланның сәяхәтнамәсендә дә бик ачык күрәбез.
Шагыйрь күп сулы елгаларны да биек агачлы урманнар арасыннан ага итеп күз алдына китерә, Таһир салынган сандык та шундый куе урман арасыннан ага. Таһир Бәгъдадтан кайтканда биек, ташлы таулар арасыннан үтә.
Бу әсәрне татар әдәбияты җөмләсеннән санау белән, бу темага язылган күп төрле әсәрләрнең башка төрки халыкларында да булганлыгын без һич тә инкарь итмибез. Тик шунысы бар: аларның берсендә дә бу әсәр «Дастан Бабахан» дип исемләнми. Әсәрләрнең темалары бер булса да, текстлары төрлечә. Бу төрлелек кайберләрендә бик ерак, кайберләре (мәсәлән, үзбәкләрнеке) безнең дастанга якын тора.
Әсәрнең авторы Сайяди — нечкә хисле, тирән кичерешле шагыйрь. Ул үзенең геройлары белән бергә яши, алар кичергән кайгы-хәсрәтләрне үз йөрәге аркылы үткәреп кәгазьгә төшерә. Әсәргә язган керешендә үк, кеше өчен баланың чиксез кадерле икәнен әйтеп, үзенең баласы юклыктан зарлана. Кешенең җимеше бала икән, ә минем балам юк, шуңа күрә мин коры тән, минем җаным юк, минем көнем төн кебек караңгы, юлымны яктыртучы аем юк, ди. Шуның белән ул Бабахан җинаятенең, Таһирның анасы Шаһ Хубан хәсрәтенең ни дәрәҗәдә көчле булырга тиешлеген алдан ук сиздереп куя, әсәр дә шул планда җәелдерелә. Геройларның лирик кичерешләре рәвешендә китерелгән газәлләрне дә ул шул ук газәл тонында үз кичерешләре белән төгәлләп бара.
Шагыйрь Сайяди үз чорында көнчыгышта билгеле булган Йосыф- Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн, Фәрһад- Ширин кебек төп чыгышлары белән борынгы яһүд, кытай һәм гарәп хикәяләренә тоташкан халык иҗаты әсәрләре белән дә таныш булган һәм аларны үз әсәрендә телгә алып киткән. Аңа IX йөз ахырында Бәгъдадта реакцион руханилар таләбе буенча үтерелгән Мансур Хәлаҗ исемле Иран шагыйре дә билгеле.
Әсәрне безгә китереп җиткерергә сәбәпче булган, аның тулы күчермәсен калдырган Биби Ганбәр мелла Юсыф кызы да илебезнең төрле почмакларына таралган Куян авылларының берсендә туган. Соңыннан ул элекке Казан өязе Кавал һәм Мулла иле авылларына, аннан Казанга килеп чыккан. 1817 елда икенче ире Шәфигулла исемле кеше белән тау ягына (Казаннан көньякта) күчеп киткән. Үзе укымышлы, әдәбият сөюче ханым булган. Аның китапханәсендә заманының мәшһүр әсәрләре «Мөхәммәдия», «Әмали» һ. б. китаплар булып, Биби Ганбәр аларны төпләтеп, саклап тоткан. «Дастан Бабахан»ның кырыйларында шул Биби Ганбәр кулы белән язылган икешәр юллы шигырьләр, тарихи фактлар, гарәп һәм фарсы телләрендә кыска-кыска текестлар бар. Мәсәлән, 198 биттә мондый белешмә бар: «Александр Павл углы, Павл Битыр углы, Битыр Фидыр углы, Кстантин Павл углы». (1801—1825 елларда Россиядә патша Александр 1 турындагы бу язуын үзенчә алдык.) 148 биттә:
Бакчаңа бадиан игәем,
Куйныңа җофар сибәем,
Сагынуыңны беләмен,
Кайтып кына булмый, нишләем.
102 биттә:
Кил, и Дилбәр , йөзең ачкыл,
Тәсаддыкдыр бу җан имди;
Фиракың һәжридә һәрдәм
Көяр бу остөхан имди.
160 биттә:
Көлле гыйльмин Ләйсә фил-кыйртаси заг; Көлле сиррнн җавәзәл-иснәйни шаг. (Кәгазьгә язылмаган һәрбер гыйлем югала; Ике кешедән артыкка билгеле һәр сер фаш
була.)
160 биттә:
Фәләк, сән худ ирерсән, би вафа,
Тапмадым мин һәр гиз яуме сафа.
(Язмыш, син начар, вәгъдәсез;
Бер чакта да мин рәхәт көн тапмадым.)
Менә болар Биби Ганбәрнең гади бер хатын-кыз гына түгел, бәлки үз заманында бик сирәк очрый торган аңлы бер ханым икәнен күрсәтә. Безгә әле әсәрнең авторы Сәйяди турында да, аны күчерүче Биби Ганбәр турында да бик аз нәрсә мәгълүм. Киләчәк, бәлки, тагын күп нәрсә ачар.
Биби Ганбәр «Дастан»ны да шигырь белән тәмамлый:
Гыйнаять кыйлды тәңре бирде һиммәт,
Җомга көн булды тәммәт, —
ди Һәм «Куян авылында Мелла Йосыф кызы Биби Ганбәр бетедем» («яздым» дигән сүз) дип кул куя.
Югары художестволы итеп, саф дөньяви темага язылуы, деспотизмны, каста аерымлыгын гаепләп, деспот хан белән халык арасындагы каршылыкны ачуы, гуманизм һәм гаделлеккә, саф мәхәббәткә дан җырлавы белән әсәр безнең әдәбият тарихыбызда зур урын тота. Шуны исәпкә алып, бу әсәрнең зур бер өлеше, С. Исәнбаев иптәш эшкәртүендә, «Борынгы әдәбият» дәреслегенә кертелде. Хәзер аның тулы тексты, рус теленә юлга-юл тәрҗемәсе дә әзерләнә.