Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХӨСНИ

 

Әгәр дә без аның таныш булмаган әсәреннән берәр өзек алып укысак, китапның титул битен күрмичә үк, бу китапны Фатих Хөсни язган, дип әйтер идек. Ф. Хөснинең стиле шулкадәр үзенчәлекле, аны башка бер генә язучы белән дә бутарга мөмкин тү­гел. Бу үзенчәлек Ф. Хөсни бик яратып куллана торган тел әйләнмәләрендә, чагыш­тыруларда, детальләрдә һәм башка сәнгать бизәкләрендә генә дә түгел, бәлки язучының үзенә генә хас фикерләвендә дә, тормышны үзенчә сурәтләвендә дә һәм кешеләр­гә мөнәсәбәтендә дә ачык күренеп тора.

Гади кешеләрнең рухи дөньясына зур игътибар, аларның хисләрен, кичерешләрен, шатлык һәм кайгыларын оста тасвирлау, лиризм һәм ташып торган юмор — Ф Хөсни иҗатындагы күзгә ташланып торган кайбер сыйфатлар әнә шулар. Билгеле, бер мә­каләдә язучы иҗатының һәр ягын җентекләп тикшерү мөмкин булмас иде. Без бире­дә язучының иҗади юлына гомуми күзәтү ясауны һәм аның характер, образ төзүдәге эзләнүләрен күздән кичерүне генә максат итеп куйдык.

Ф. Хөсни, үз әсәрләренең геройлары итеп, тормышта еш очрый торган, гади, тый­нак, саф күңелле кешеләрне ала һәм аларны реаль шартларда, җанлы һәм тормышчан итеп сурәтли. Язучының зур иҗат юлы тигез һәм шома гына-булмады, әлбәттә. Бу юлда аның вакытлы ялгышлары зур иҗат уңышлары белән аралашып килде. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: Ф. Хөсни һәрвакыт үз юлы белән барырга, художник буларак үз сүзен әйтергә теләде.

Мирсәй Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази кебек үк, Фатих Хөсни дә татар совет прозасы үсешенә зур өлеш керткән язучы. Аның «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнары, «Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдыз­лар», «Җәй башы», «Минем тәрәзәләрем» повестьлары һәм күп сандагы хикәяләре укучыларга чын рухи азык булып хезмәт итә һәм аларның эстетик зәвыкларын тәрбияли.

Ф.Хөсни иҗаты күп кырлы. Ул тамашачыларга сәхнә әсәрләре авторы була­рак та билгеле. 1929 елда ук «Усаллар» исемле драма язган иде. Соңрак аның «Урман­да», «Әбли авылы», «Кияүләр», «Еллар һәм юллар» пьесалары буенча эшләнгән спек­такльләр республика театрлары сәхнәләрендә барды. Ф. Хөсни бу жанрда бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. Әле күптән түгел генә «Бертуган Таһировлар» исемле пьеса тәмамлады. Әдәбият сөючеләр Ф. Хөснине әһәмиятле һәм кызыклы мәсь­әләләрне күтәргән публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре буенча да яхшы беләләр. Аның үзәк матбугатта чыккан мәкаләләре әдәби җәмәгатьчелек өчен һәрвакыт зур вакыйга була. Гадәттә аның мәкаләләре кызыклы бәхәсләр, дискуссияләр уята.

Язучы һәрвакыт тормыш белән тыгыз бәйләнештә булырга омтыла. Зур шәһәр­ләрнең культура сарайларындамы, колхоз клубларында яки авыл мәктәпләрендәме — ачык чырайлы, оптимист табигатьле, уен-көлкегә оста бу кешене халык һәркайда үз итеп каршылый. Үз чиратында, халык һәм аның тормышы Ф. Хөсни өчен бетмәс-тө­кәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

Ф. Хөсни әдәбиятка шигырьләр белән килеп керде. 1926—30 елларда «Авыл яшь­ләре», «Безнең юл», «Атака», «Яналиф» журналларында аның утыздан артык шигыре басылып чыга. Ләкин яшь шагыйрь поэзия өлкәсендә яңа сүз әйтә алмады. Гади генә фикерне дә катлауландырып әйтү, кабартылган, канатлы сүзләр эзләү, башка шагыйрьләргә турыдан-туры охшарга тырышу — Ф. Хөсни шигырьләренә менә шулар хас иде.

Ф. Хөсни үзенең каләмен әле бер, әле икенче өлкәдә сынап карый. Ул очерклар, поэмалар, нәсерләр һәм пьесалар яза, ләкин бу жанрларның берсендә дә тукталмый.

Язучы бөек илнең үсешен тулырак күрсәтү өчен яңа чаралар эзли. Аны бигрәк тә авылдагы зур борылыш, крестьян психологиясен үзгәртү өчен барган көрәш кызык­сындыра.

1931 елда Ф. Хөсни укучыларга «Җир тыңлый» романының беренче кисәген тәкъ­дим итә. Бу әсәр илдәге зур үзгәрешләрне матур әдәбиятта чагылдыру теләге белән, тарихи вакыйгалар турында аларның кайнар эзеннән язарга тырышу нәтиҗәсендә туган иде.

Роман — проза жанрының бик катлаулы төрләреннән берсе. Ә егерме өч яшьлек язучының тормыш һәм әдәби тәҗрибәсе зур түгел иде әле. Нәтиҗәдә идеясе һәм ху­дожество эшләнеше ягыннан шактый зәгыйфь әсәр барлыкка килде. Колхозлашу хә­рәкәте, авылдагы яңа мөнәсәбәтләр, яңа кешеләр тасвирланырга тиешле булган бу романда язучы үз алдына куйган бурычны үти алмады. «Җир тыңлый» романы үз вакытында матбугатта бик кискен рәвештә тәнкыйть ителде. Билгеле, ул әсәрдә язу­чының кайбер кызыклы гына күзәтүләре һәм, әле борынлап кына килә торган булса да, сәнгатьчә бизәкләре дә бар иде. Ләкин алар тәнкыйтьнең гомуми фонында югалып калдылар.

Яшь язучының беренче китабы уңышсызлыкка очравы аны бик нык уйланырга мәҗбүр итте. Әле ана бик күп укырга, тормышны зур түземлелек белән өйрәнергә ки­рәк иде.

Утызынчы еллар Ф. Хөсни өчен гаять бай тормыш һәм иҗат мәктәбе булды. Кы­зыл Армия сафларында хезмәт итү, комсомол бригадалары составында авыл район­нарына барып, халыкка культура хезмәте күрсәтү, зур төзелешләрдә, завод-фабрикаларда булу, газета-журнал редакцияләрендә эшләү Ф. Хөснигә шифалы йогынты яса­ды, аның тормыш тәҗрибәсен арттырды.

1934 елда аның беренче хикәяләр җыентыгы, соңыннан «Ана хикәясе» (1936), «Минем күгәрченнәрем» (1938) исемле җыентыклары басылып чыкты.

Үзенең беренче хикәяләрендә автор интеллигенция турында язды. Ул үзе дә бу елларда Казан финанс-экономика институтында укый һәм шунлыктан интеллигенция вәкилләре белән якыннан таныш иде. «Профессор трагедиясе» хикәясендә ул револю­циягә кадәрге Россия шартларында тәрбияләнгән профессор Григорьевка совет чын­барлыгында үскән кеше өчен иң гади булган әйберләрнең ят, авыр, чишелә алмаслык булып күренүен сурәтләде. Бу хикәядә карт галимнең трагедиясе, аның психология­сендәге каршылыклар шактый табигый күрсәтелгән.

Ф. Хөснинең беренче әсәрләре өчен абстракт күренешләр, символлар белән эш итү, тормышның караңгы яклары турында язарга тырышу хас иде. Болар берсе дә Ф. Хөс­нине әдәбиятның олы юлына алып чыкмадылар әле. Бу — шул еллардан алдарак әдәбиятта чагылган бунтарьлык идеяләренең, гыйсъянчылыкның соңгарак калган шау­кымы гына иде.

Ләкин язучы символика һәм абстракциядән арына барды, конкрет тормыш мо­тивларына торган саен җитдирәк игътибар итә башлады. Тормыш күренешләрен кон­кретрак, кешеләрне якын итеп, йөрәк җылысы белән сурәтләп, лиризм белән сугарып язылган «Чишмә» (1939). «Чия төше» (1938) хикәяләре әнә шуның ачык мисалы иде.

Утызынчы елларда совет кешеләренең тормышында һәм психологиясендә булган зур үзгәрешләр Ф.Хөсни иҗатында да чагылыш тапты. Аның ул елларда язган әсәрләренен күпчелеге тормыш алып килгән яңалыкларны тасвирлауга багышланган.

«Чакыру билеты» (1937) хикәясендә клубта үзешчән сәнгать көчләре концертын карап утыручы Гыйззәт карт, гармоньда уйнаучы малайны күреп: «Бакчы, Кәкре Елга авылының Хәйрулла малае ич бу. Кара син аны, арба чәкүшкәсе чаклы малай, өздерә дә сала. Хәйрулла малае дип кем әйтер. Хәйрулла үзе йөзгә чаклы саный да белми торган иде бит ул»,— ди. Революциядән соң халыкка культура килүне язучы Гыйз­зәт картның берничә сүзе аша әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.

Бүгенге көн геройларын эзләү, күркәм сыйфатларга ия булган хезмәт кешеләре образларын иҗат итәргә омтылу Ф. Хөснинең утызынчы елларда язылган әсәрләрендә үк сизелә иде. Әмма аларда герой характерын ачып бирү сыйфатларының аерым бил­геләре генә бар иде әле.

Язучы үзенең уңай герой идеалын бу елларда шактый берьяклы аңлады. Аның геройлары җәмгыятьтән, әйләнә-тирәдәге шартлардан канәгать булмаган шәхес була­рак күз алдына килеп баса иде. «Идел тынычсызлана» (1932) хикәясендәге балыкчы картның улы әнә шундый. Балыкчы карт, элекке тормыш гадәтләреннән аерыла ал­мыйча, башка кешеләр артельгә берләшкәндә качып Идел буенда ялгыз яши башлый һәм көннән-көн кешелек сыйфатын югалта бара. Шушы юлга ул үзенең улын да өсте­ри. Ләкин егет әтисенең ялгыш юлы белән бармаячагы турында ачыктан-ачык әйтә һәм балыкчылар артеленә китә.

Шундый ук бунтарь табигатьле кешене — йөрәге яшь булган карт скрипкачыны «Җырчы кыз» (1937) хикәясендә дә очратабыз. Бу беренче хикәяләрнең геройларында әле романтик шартлылык ачык күренеп тора.

«Гармоньчы» (1940) повестенда да образның күңел байлыгын һәм гадел булмаган тормыш тәртипләреннән канәгатьсезлеген басым ясап күрсәтергә тырышу сизелә. Мәшһүр артист Фәйзулла Туишев тормышына багышлап язылган бу әсәрендә Ф Хөсни соңыннан үз ижатында төп урын алган уңай геройга якын килергә тели. Авторның маҗаралар белән тулы, гадәттән тыш вакыйгаларга бай булган тормышны тасвирларга уйлавы очраклы түгел иде. Бу уңай әдәби тип язучы күз алдында кыю­лык,талант, җиңел ирешелгән уңышлар ярдәмендә тормыш кыенлыкларын җинеп баручы булып гәүдәләнә. Уңай геройны бу рәвешчә күзаллау ялгыш иде. Нәтиҗәдә, кыенлыкларны зур ихтыяр көче һәм тырышлык белән җиңеп чыгучы батыр йөрәкле халык улы урынына, тормыш дулкыннары өстендә генә йөзеп, язмыш ирке кая таба куса, шунда китүче, талантлы, әмма үзенең урынын таба алмаган кеше образы бар­лыкка килде. Гармоньчы халык интересларыннан читтә, биредә художник күңелен халык тормышының гаять зур лирик байлыгы белән бәйли торган җепләр юк, ул үзе­нең тар максатлары, кечкенә шәхси идеаллары белән генә яши.

«Гармоньчы» повесте Ф. Хөсни иҗатындагы төп юнәлештән читтә тормый. Ул хезмәт иясе вәкиле образын иҗат итәргә тырышуның бер мисалы булды, «Йөзек кашы» (1942) повестендагы Айдар образы конкретрак һәм тормышчанрак итеп бирел­де. Монда инде герой искиткеч сыйфатларга ия булган кеше түгел, ул бик күпләр­нең берсе. Автор аны реаль тормыш күренешләре, табигый буяулар һәм картиналарда сурәтли алды.

Бөек Ватан сугышы елларында Ф Хөсни халыкта фашизмга каршы үч, нәфрәт тойгылары уятуга багышланган әсәрләр иҗат итте. Ул, газета хәбәрчесе буларак, фронтларда булды. Тыныч тормышта гади, тышкы яктан башкалардан бер нәрсә бе­лән дә аерылып тормаган кешеләрнең сугышта искиткеч батырлыклар күрсәтүен тас­вирлаган «Сержант» (1943) хикәясен язды.

Ф. Хөсни хикәяләрендә совет кешеләренең тылдагы батырлыкларын сурәтләгән эпизодларны да күп очратырга була. «Хуторда» (1944) хикәясендә юл кыенлыкларыннан, салкыннардан курыкмыйча, фронтка икмәк ташып, ил каршындагы изге бурыч­ларын үтәп йөрүче совет хатын-кызлары образлары бирелә.

Сугыштан соңгы елларда да Ф. Хөсни хикәя жанрына турылыклы булып калды. Аның хикәяләрендә совет кешеләренең тормышы, аларның киң ихтыяҗлары чагыла. Бу әсәрләрдә алгы планда халык, җәмәгать эшен үз эше итеп санаучы кешеләр — хезмәткә намус белән караучы, күпләргә үрнәк булырлык колхозчылар образлары тора.

«Тынгысыз кеше» (1949) хикәясендә сурәтләнгән Габдрахман картның урманга очып киткән корт күчен тотып, аны колхозга тапшыруы, җимеш бакчалары үстерүе, колхоз эшенә ваемсыз караучыларны тәнкыйтьләве аеруча җылы тасвирланган.

Язучы геройларның хезмәткә булган мөнәсәбәтләренә зур игътибар итә. «Ак пер­чатка» (1958) хикәясендә шәһәрдән авылга кайткан яшь кыз Саҗидәнең чын матур­лыгы аның «ак» эштән дә, «кара» эштән дә курыкмыйча эшләвендә чагыла.

Ф. Хөсни геройларының рухи дөньяларын аларның хезмәткә һәм мәхәббәткә мөнәсәбәтләре аша ача. Бу хәл аның новеллалары өчен бик характерлы. Кагыйдә буларак, мондый хикәяләрдә вакыйгалар ике сюжет сызыгы буенча үсә. Аларның бе­ренчесе аша геройның хезмәтне сөюе чагылса, икенчесе кешеләрнең шәхси тормышта да бәхетле булулары турында сөйли. Ягъни, язучы эш һәм мәхәббәтнең герой тормы­шындагы гармониясен күрсәтергә тели. Аның хикәяләрендәге ике сюжет сызыгы бер­береннән аерылып тормый.

«Тургай», «Алтын көз», «Ферма кызы Халисә» кебек хикәяләрнең геройлары — яшьләр. Алар зур тормышта яшиләр, халык файдасына тырышып хезмәт итәләр, сөя һәм сөелә беләләр. Геройларның яшьлек хисләре, самими матур кичерешләре хезмәт романтикасы белән бик табигый аралаша. Бу хикәяләрдә яшәу, хезмәт шатлыгы, яшь­ләрнең дөньяны яратуы, мәхәббәт хисләре бик ачык сизелеп тора.

Ф. Хөсни — балалар әдәбиятын үстерүгә дә билгеле бер өлеш керткән язучы. Ул балаларның кызыклы дөньяларын оста тасвирлый, аларның үзләре булып уйлый белә. «Җәйге кич», «Урман сукмаклары», «Без ни өчен беренче җизнидән биздек», «Чыбыр­кы» хикәяләре әнә шундыйлар.

Ф. Хөснинең художник буларак осталыгы «Җәяүле кеше сукмагы» романында бик ачык күренде. Шунлыктан бу романдагы төп образның бирелешенә киңрәк тукта­лыйк.

«Җәяүле кеше сукмагы»нда Октябрь революциясенә кадәр һәм революция чорын­да татар авылларында барган катлаулы социаль процесслар, изүчеләр дөньясын астын- өскә әйләндерүче яңа кешеләрнең үсүе сурәтләнә. Бу романны шул чордагы тормыш күренешләрен, социаль конфликтларны әдәбиятта тирәнрәк һәм киңрәк итеп күрсә­тергә тырышуның бер үрнәге дип карарга кирәк. Вакыйгаларны кнң социаль фонда һәм кешеләрнең интим дөньяларын социаль мөнәсәбәтләр белән тыгыз бәйләнештә бирү Ф. Хөсни иҗатында беренче шушы романда күренде.

Автор революциягә кадәрге татар крестьянының газаплы тормышы, аңарда гадел­сез иҗтимагый тәртипләргә каршы протестның көчәюе, кешенең үз горурлыгын таптат­маска омтылуы, тормышның дәһшәтле сынауларын намус белән үтүе турында яза. Гади крестьян егетенең кыен һәм борылмалы юллар аша бәхеткә килүен реалистик картиналарда тасвирлый.

Әсәрдәге төп герой — Сәфәргали Ф. Хөсни иҗатындагы иң тулы һәм һәрьяклап эшләнгән образ. Моңа кадәр язылган әсәрләренең берсендә дә язучы революциягә ка­дәрге хезмәт иясе образын — крестьянны сурәтләгән вакытта болай зур ышандыру көченә, образның тулы эшләнгән булуына һәм тормышчанлыгына ирешмәгән иде әле. Билгеле, Сәфәргали образының аерым сызыклары язучы әсәрләрендәге башка уңай («Гармоньчы» повестендагы Фәйзулла, «Йөзек кашы»ндагы Айдар образларында) ге­ройларда да бар иде. Ләкин ул геройларның тормыш максатлары таррак, бәхет турын­дагы карашлары да шәхси бәхет белән генә чикләнгән иде. Әйтик, «Гармоньчы»дагы Фәйзулла турында сөйләгәндә автор, барыннан да бигрәк, аның талантына игътибар итә. Герой тормышның катлаулы вакыйгалары эчендә кайный, ләкин үзенә кирәкле юлны таба алмый, ул бөтен барлыгын музыка дөньясына биргән, үз әйләнә-тирәсендәге социаль хәрәкәт аны бик аз кызыксындыра. Шәхеснең илһам көче, талантының халык һәм аның иҗаты белән тыгыз бәйләнештә генә чәчәк ату мөмкинлеге әсәрдә тиешенчә күрсәтелми.

«Җәяүле кеше сукмагы»ндагы Сәфәргали исә тулырак һәм реальрәк булуы белән аерылып тора. Сәфәргалинең тормыш эволюциясе социаль шартлар белән мотивлаш­тырып бирелә. Образның гомумиләштерү көче зур. Сәфәргали үткән юл бер крестьян егетенең юлы гына түгел, ә миллионлаган крестьяннарның дөреслеккә бару юлы.

Ф. Хөсни, башка әсәрләрендәге кебек үк, биредә дә үзәк фигура итеп хезмәт иясе вәкилен, крестьян улын ала. Аңарда халкыбызның бик күп күркәм сыйфатлары бар. Ул тормышны сөя. Матуррак яшәргә тели, аның тормышка карата таләпләре зур. Шушы геройның тормышта чыныгуы, характерының формалашуы романда тулы күр­сәтелгән. Укучы күз алдыннан геройның балачагы, яшьлеге, мәхәббәте һәм революция­гә кадәрге татар авылындагы җанлы тормыш картиналары, эксплуататорларның ха­лыкны җәберләүләре, империалистик сугышның рәхимсез күренешләре һәм революция­нең саф җилләре үтә. Шулай итеп, герой характерының формалашуы иҗтимагый фонда бара.

Әсәрнең беренче битләрендә Сәфәргалинең малай чагы күрсәтелә. Баланың кечкенә эчке дөньясы, психологиясе зур осталык белән ачылган. Сәфәр белән беренче очра­шуда ук без аның нечкә табигатьле, саф күңелле бер малай икәнлеген беләбез. Менә шушы әле ныгып җитмәгән характер тормыш дулкыннары уртасына ыргытыла һәм төрле көчләрнең йогынтысы астында кала. Бу яшь үсенте тормыш давыллары астында бөгелеп, сынып калырмы, әллә көрәштә чыныгып, үсеп китәрме — укучыны әнә шул кызыксындыра.

Төрле очрашулар малайның дөньяга карашын киңәйтә баралар. Ул крестьян өй­ләрендәге хәерчелекне, ярлы крестьян хатынының актык икмәген тартып алырга то­ручыларны күрә. Әтисе Корбангалинең ярлыларга карата теләктәшлеге һәр яхшылык­ны кабул итәргә торучы бала күңеленә уңай йогынты ясый. Кешеләргә карата рә­химлелек, ярлылар турында кайгырту Сәфәргалинең малай чактан ук аерылмас сыйфатлары булып әверелә.

Сәфәргали күңеленең киңлеген күрсәткән, аның тормышына якты нур сипкән әй­бер — егетнең Зәйтүнәгә мәхәббәте. Ф. Хөсни бу мәхәббәтнең бөреләнеп чәчәк атуын, геройларның күңел дөньясының иң нечкә тирбәлешләренә кадәр чагылдырып тасвир­лый. Чын мәхәббәт хисе геройның күңелен сафландырып тора һәм ул үзенең бөтен бәхетен, киләчәген Зәйтүнәгә мәхәббәтендә күрә. Ләкин гаделсез строй, көчленең чик­ләнмәгән власте аның мәхәббәтен дә тартып ала. Һәм Сәфәргали тыелгысыз ачу белән Сәлмән бай тегермәнен яндыра, хуҗасын һәм авылны ташлап китә. Шулай итеп, со­циаль стройга каршы бунт ясала. Ләкин бу аңлы рәвештә эшләнгән эш түгел, Сәфәр­гали моны сукыр ярсу белән, ачудан эшли.

Язучы Сәфәргалинең аңсыз ярсуының ничек итеп анлы протест белән алмашынуын күрсәтергә тели. Егетнең аңы үсүдә иң әһәмиятле рольне большевик Мәрәк Фәсхи уй­ный. Аның сүзләренең дөреслеге һәм фронттагы сугыш дәһшәтләре, мәгънәсез үлем­нәр Сәфәргалине җитди рәвештә уйланырга мәҗбүр итә. Егет революция ягына чыга. Кызганычка каршы, автор герой характерындагы кискен борылыш моменты турында ашыгычрак сөйләп уза. Романның бу кимчелеген тәнкыйтьче Р. Мостафин дөрес бил­геләде. Ул бу кимчелекне әсәр ахырында язучының геройны сюжет схемасына буй­сындыруы белән аңлатты.

Гомумән алганда, Сәфәргали образын язучының зур иҗат казанышы дип санар­га кирәк. Нәкъ менә шушы образның эшләнеше «Җәяүле кеше сукмагы» романының идея-эстетик һәм эмоциональ көчен билгеләүче төп сәбәпләрнең берсе булды.

«Җәй башы» (1950) һәм «Авыл өстендә йолдызлар» (1952—53) повестьларында Ф. Хөсни бүгенге колхоз авылы тормышын сурәтләде. «Авыл өстендә йолдызлар»да «гади хезмәт кешесенең каршылыкларны җиңә бару процессында формалашуы үзәк проблема итеп алына һәм ул хезмәт, семья, мәхәббәт мәсьәләләре җирлегендә психо­логик планда чишелә». Илленче еллар башындагы татар әдәбияты өчен бу яңа кү­ренеш иде. Моңа кадәрге күп кенә әсәрләрдә герой фәкать эш, производство шарт­ларында гына күрсәтелде, аның шәхси тормышы бер читтә кала бирде. Хәлбуки, об­разны бер яктан гына характерлап, аның тулылыгына ирешеп булмый. «Җәй башы» повесте бу кимчелектән арынып бетмәгән булса, «Авыл өстендә йолдызлар» повестен­да исә Ф. Хөсни Айдар, Тәзкирә, Халидә һәм Гафиятулла образларының психологик бөтенлегенә ирешә. Тәзкирә, Айдар, Халидә мөнәсәбәтләре аша капма-каршы фикердә торучы кешеләр конфликты бирелә. Айдар һәм Тәзкирә эчкерсез, саф күңелле, хез­мәткә, иптәшләренә зур хөрмәт белән карый торган кешеләр. Аларның бәхете дә җәмгыятькә тырышып хезмәт итү белән тыгыз бәйләнгән.

Революциягә кадәр яшәгән татар хатын-кызының кызганыч язмышы, караңгы тормышы, кимсетелүе классик әдәбиятыбызда киң чагылган иде. Яшьлекләре, мәхәб­бәтләре, хыяллары патриархаль гадәтләр тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән ха­тын-кызлар образлары Ф Әмирхан, М. Фәйзи, М. Гафури, Г. Ибраһимов кебек язу­чылар әсәрләрендә зур осталык белән тасвир ителде.

Ф. Хөсни геройларының язмышы бу классик язучылар тарафыннан иҗат ителгән геройларныкыннан бик нык аерылып тора. Беренче карашка, «Җәяүле кеше сукмагы»ндагы Зәйтүнә генә шул татар кызларының кызганыч язмышларын уртаклаша сы­ман. Ләкин совет тормышында ул да үзендә яңадан аякка басарлык көч таба, иске тормыш богауларын өзеп ташлый һәм җәмгыятьнең файдалы, актив членына әверелә, «Йөзек кашы»ндагы Вәсилә дә тормышта үзенә урын таба. Дөрес, бу мәсьәләләр әле­ге әсәрләрнең төп сюжет сызыклары рәвешендә бирелмиләр әле — ул кызларның ничек итеп берсенең яхшы укытучы, икенчесенең оста хирург булып җитешүләре тасвирлан­мый. Ә инде «Җәй башы» повестендагы Мөнирә, «Авыл өстендә йолдызлар»дагы Тәзкирә, «Утызынчы ел»дагы Наҗия, Гайния кебек образларда аларның хезмәткә мө­нәсәбәте. иҗтимагый карашлары һәм шәхси дөньялары бер-берсе белән бәйләнештә

бирелә. Болар — совет хатын-кызынын гүзәл сыйфатларын шактый тулы чагылдырган образлар.

Герой тормышының бөтен мәгънәсе мәхәббәткә генә кайтып калса, бу, әлбәттә, берьяклылык булыр иде. Гадәттә, мондый очракларда образ төссезләнә. Бу күренеш Ф Хөсни әсәрләренең күпчелеге өчен хас түгел. Аның повесть һәм романнарының кү­бесендә мәхәббәт төп сурәтләү объекты итеп түгел, ә кешенең бай рухи дөньясының бер ягы итеп алына.

Ф. Хөсни — үз иҗатына зур таләпчәнлек белән карый торган язучы. Әсәрне тә­мамлау белән генә тынычланмый ул, ана кат-кат әйләнеп кайта, төзәтә, яхшырта. Мәсәлән, ул «Йөзек кашы». «Авыл өстендә йолдызлар» әсәрләренең яңа вариантла­рын эшләде һәм алар беренчеләреннән шактый ук аерылып торалар. Язучы, үз теле белән әйткәндә, «иҗат кырында сөрелә башлап та, сөрелеп бетмичә ташланып кал­дырылган һәм файдасыз әрем үсеп утыра торган кишәрлекләр булуын» теләми. 1958—62 елларда Ф. Хөсни «Утызынчы ел» исемле романын иҗат итте. Бу әсәрдә «Җир тынлый» романының кайбер сюжет сызыклары, персонажлары һәм аерым ситуа­цияләре сакланган. Шулай да «Утызынчы ел» үзенең беренче варианты белән чагыш­тырганда танымаслык булып үзгәргән. Бу үзгәрешләр әсәрнең композицион төзеле­шенә дә, образларның идея функцияләренә дә, язучы кулланган сәнгатьчә чараларга да кагылалар. Кыскасы, аның бу романын өр-яңа, мөстәкыйль әсәр дип санарга мөмкин.

«Утызынчы ел»ның үзәгенә бик әһәмиятле ижтимагый-социаль конфликт куелган. Әсәрдә колхозлашу елларында авылда барган гаять зур үзгәрешләр, сыйнфый дошман калдыкларын юк итү, яңа кеше өчен көрәш мәсьәләләре киң чагылыш тапкан. «Шул катлаулы чорның иҗтимагый-политик вакыйгаларын логик эзлеклелек белән күзәтү, алардан да бигрәк мине кешеләр, язмышлар, аларның үзара үрелеше: көрәш, якага- яка килү, ялгышлар һәм күз яшьләре, кыскасы, янә бер кабат кешеләр, аларның язмышлары кызыксындырды». — ди язучы романга кереш сүзендә. Бу чыннан да шулай.

Әле күптән түгел генә басылып чыккан «Минем тәрәзәләрем» повесте үзенең фор­масы, төзелеше ягыннан Ф. Хөснинең башка роман һәм повестьларыннан нык аеры­лып тора. Бу — автобиографик повесть. Монда Ф. Хөсни, язучы буларак, үзенең тор­мыш һәм ижат юлына әйләнеп карый, әдәбият юлына ничек аяк басуы, дөньяга ка­рашы ничек формалашуы, кыенлыклар белән ничек көрәшүе турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйли. Әсәрдә фактик материаллар бик күп. Ләкин автор үзенең биографик материалларын теркәп баруны гына максат итеп алмаган. Ул үз заманын­дагы тормышка художникларча бәя бирергә омтыла.

Әсәрнең буеннан-буена Ф. Хөснигә хас булган юмор һәм ирония сизелеп тора. Бу ирония еш кына авторның үзенә юнәлтелә һәм, үз чиратында, укучы белән язучы ара­сындагы контактны ныгытырга ярдәм итә. Җиңел, матур тел белән язылган бу әсәрне ләззәтләнеп укыйсын.

«Минем тәрәзәләрем» повестендагы бер әһәмиятле моментны билгеләп үтмичә бул­мый. Сүз шәхес культы һәм язучының аңа мөнәсәбәте турында бара. Коммунистлар партиясе шәхес культының никадәр зарарлы икәнлеген халыкка аңлатты, бу ямьсез күренешне гаепләде һәм аның калдыкларына каршы көрәш ачты. Шәхес культын, анын зарарлы нәтиҗәләрен партия позицияләреннән торып гаепләү, тормышыбызда ленин­чыл принципларны яклау темасы совет әдәбиятында киң яктыртыла.

Ф. Хөсни дә үзенең автобиографик повестенда менә шушы темага мөрәҗәгать итте. Автор нинди генә катлаулы шартларда да совет кешеләренең социализм эшенә, туган партиясенә ышанычлары какшамау турында яза.

Соңгы елларда татар әдәбиятында истәлекләр, мемуарлар жанры җанлана баш­лады. М. Максуд, генерал Сафиуллин, генерал Булатов язмалары янына бүген «Ми­нем тәрәзәләрем» өстәлде. Бу жанрдагы әсәрләрне кимчелекләрдән азат дип әйтеп булмый әле. Төп идеядән читкә китү, тормыш ваклыкларын тасвирлауга кирәгеннән артык урын бирү, композицион бөтенлек җитмәү «Минем тәрәзәләрем» повесте өчен дә хас. Әсәрнең сюжет төзелешенә артык зыян китермичә, язучының балалык елларын сурәтләгән яки торак шартларын яхшырту өчен тырышып йөрүе турындагы эпизодлар­ны кыскартырга мөмкин иде кебек. Әсәрнең иң әйбәт урыннары — язучының иҗаты, дөньяга карашлары, уйланулары һәм Һ. Такташ, Г. Ибраһимов, Г. Гали кебек күре­некле әдипләр белән очрашулар турында язылган битләр.

Ф. Хөсни әсәрләренең укучы күңеленә тәэсир итү көче бик зур. Аларда тормыш күренешләрен җентекләп һәм төгәл сурәтләү белән беррәттән, кеше күңеленен иң неч­кә якларына тирән үтеп керү дә бар. Язучының иҗат арсеналы бай, сәнгатьчә чара­лары күп төрле. Аның профессиональ осталыгы бигрәк тә халык теленнән уңышлы файдалануда сизелә. Ф. Хөсни халык телендәге чагыштырулар, тәгъбирләр, фразеоло­гик әйләнмәләр, мәкальләрне бнк урынлы һәм мул куллана. Билгеле, аларны санап чыгу юлы белән генә Ф. Хөснинең тел осталыгын күз алдына китерергә мөмкин түгел. Чөнки халык тормышын, аның телен яхшы белү, халыкка якынлык язучының бөтен стилен сугара, аның язу алымының органик бер кисәге булып тора. Халыкның тел бай­лыгы аның интонациясендә дә сизелә. Гүя автор үзе әнә шул геройлар белән янәшә, бергә яшәп үскән, гүя алар белән бергә уйлый.

Автор геройлар телен индивидуальләштерүгә зур әһәмият бирә. Индивидуаль сөй­ләм кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен генә түгел, ә башка зуррак максатлар белән кулланыла. Ул персонажларның төп характер сыйфатын, социаль карашларын яки аның позициясен ачыклау өчен кирәк.

«Утызынчы ел» романында Галләм хаҗиның икейөзлелеге аның сөйләме аша бник яхшы бирелә. Бурычка он сорап килгән Гайния белән сөйләшкәндә, ул яхшы атлы булып күренергә тели: «Бурада тарткан он булса, — дип башлады ул җайлап кына,— онын анысын алып китәрсең, үз мөселманыннан җәл түгел, китап та шулай кушкан, кабасы ризыгыңны мохтаҗлар белән бүлешеп кап, дигән».

Ә менә монысы кызу канлы, бар белгәнен, нәрсә уйлаганын турыдан-туры ярып сала торган Гафи сүзләре:

«Кайсы контра әйтте сиңа, колхозда кәҗә-сарык җыялар дип? — дәррәү кызып китүдән ул беравык сүзләрен әйтә алмас булды. — Явно контра коткысы. Бүгенгесе көндә, әйтик, производство коралы дип кәҗәне кайсы дурагы әйтә алыр икән, әгәр контра булмаса?» 1

Тормыш дөреслегенә ирешү өчен язучы һич әһәмиятсез кебек күренгән вак деталь­ләрне дә игътибарсыз калдырмыйча, үзенең күңел складына сала барырга тиеш. «Тормышта ишетелгән үткен сүз, күңелле җыр кисәге, характерлы пейзаж, җәйге яң­гырдан юылып, аеруча бизәнеп калган табигать күренешләре, такмак, табышмак, башкаларны кабатламый торган жест һәм тагын бик күп, бик күп башка әнә шундый «вак-төякләр» — язучы аларнын барысын да, барысын да терки, хәтеренә сеңдереп калдыра, кирәк чагында алардан файдалана, үзенә кирәкләрен сайлап ала, эшкә куша» 3.

Әсәрдәге күренешләрнең, вакыйгаларның, кешеләрнең тормыштагыча, ышандыр­гыч итеп күрсәтелүенә Ф. Хөсни иҗатында бик мул кулланыла торган шундый кон­крет деталь-штрихлар ярдәм итә дә инде.

Геройның кыяфәтен яки психологик хәлен бирү өчен автор еш кына чагыштыру куллана, һәм, шулай итеп, картиналарның ачыклыгына ирешә. Менә «Утызынчы ел» романында Котдус Вафинны характерлаган бер мисал:

«...Карчыгадай үткен күзләре белән тагын китапка, китап азагын­дагы кәкре-бөкре юлларга кадалды». («Утызынчы ел», 209 бит.)

Ф. Хөсни туган як урманнарына, кырларына гашыйк, бу матурлыкны ул үз төсен­дә. кабатланмый торган буяуларында укучыга да җиткерергә тырыша. Язучы ел фа­сылларын, табигать күренешләрен зур эмоциональ көч һәм лиризм белән тасвирлый

Сөйгәнен озатырга килеп тә, очраша, аңлаша алмый калган Айдарның («Авыл өстендә йолдызлар», 166 бит) күңелен төшенкелек биләп ала. Ул уйга батып, тимер юл буенда басып торганда андагы табигать күренешен автор менә болай сурәтли:

«Станция алдындагы клумбада чәчәкләр инде әллә кайчан куырылганнар, көзге җил аларнын буш сабакларын селкеткәләп куя, күктә өер-өер яңгыр болытлары йөри кояш әллә нигә бер болытлар арасыннан күренеп, «әле мин исән, әле мин сезнең бе­лән» дигән сыман, салкын гына елмаеп куйган була да, аннары тагын югала, кыскасы, чын мәгънәсендә көз һәм, шуның өстенә тагын, Айдар шушы салкын кояш астында ялгыздан-ялгыз басып калган иде. Эче пошудан җанын кая куярга белмичә, яшен сук­кан багана кебек, байтак кына вакыт шунда поезд китеп югалган якка таба карап торды ул». Күрәсез, табигать күренеше геройның эчке кичерешләрен ачыклауга ярдәм иткән, һәм бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки Ф. Хөсни үзе әйткәнчә, «хикәядә пейзаж картинасы, табигать тасвиры, сюжетның органик бер кисәге буларак, хикәядә сурәт­ләнә торган персонажларның рухи халәтләрен төсмерләүгә хезмәт иткәндә, димәк, бө­тен бер организмның аерылгысыз бер кисәге булганда гына үзен аклый ала». (Ф. Хөс­ни. Уйланулар, 104 бит.)

Күңелендә беренче мәхәббәт уты кабынган Котдус («Утызынчы ел» романы) кыш­кы салкын иртәдә ерактагы станциягә җәяү чыгып китә. Таңны ул урманда каршылый. Бу таң атуның гүзәллеген Котдус кебек дөньяга гашыйк булган кешеләр генә бөтен тулылыгы белән күрә алалар. Шаян бизәкләр, гадәттән тыш чагыштырулар бу очрак­та тулысынча акланган, чөнки алар бу минутта югары хисләр дөньясында гизгән Котдусның күңеле аша биреләләр. Яңа чыгып килүче кояшны ул мыекларын сузган песи баласына охшата, «ә каен кәүсәләре битләренә кершән яккан яшь кызлар кебек күренәләр... ә күк үзе, урман юлы өстеннән, агач ябалдашлары арасыннан, як-яктагы ярларына сыенып, тулып аккан зәнгәр су кебек» («Утызынчы ел», 216 бит.)

Табигатьне болай күзаллау нәкъ менә романтик табигатьле, нечкә күңелле Котдуска ятышып тора, аның күңел байлыгының киңлеге турында сөйли.

Ф. Хөснинең иҗат юлы шактый катлаулы һәм ул уңышлардан гына тормый. Вакыты-вакыты белән аның каләме ялгышкалады да, кайбер очракларда язучы тормыш­ның олы агымыннан читтәрәк тә барды. Ләкин болар үсү юлында очрый торган ял­гышлар иде.

Язучы иҗатындагы кимчелекләрнең берсе итеп, аның иҗтимагый әһәмияте зур булмаган мәсьәләләргә кайбер очракларда кирәгеннән артык игътибар итүен һәм тор­мышның вак-төяк мәсьәләләре белән күбрәк мавыгуын әйтергә кирәк. Ф. Хөснинең, тормышны реаль, җанлы рәвештә сурәтләгән хикәяләре белән беррәттән, әһәмиятсез күренешләрне тасвирлаган хикәяләре дә күренгәләде. Нигезенә зур идеяләр, кеше характеры, тормыш конфликтлары салынмаган әсәрләрне әдәби чаралар, тел шомалы­гы, композиция төзүдәге осталык та коткарып кала алмый (мисал өчен «Яшь әтәч», «Күршеләр», «Ата каз» хикәяләрен алырга була). Мондый әсәрләрдә язучының талан­ты, күзәтүчәнлеге бушка эшли, үзе әйтмешли «туптан чыпчыкка ату» булып кала. Аның иҗатындагы бу җитешсезлекне тәнкыйтьчеләрдән Г. Халит һәм И. Нуруллин дөрес күрсәтеп үттеләр.

Ләкин, кабатлап әйтик, болар Ф. Хөсни иҗатында төп юнәлеш түгел. Ул үзенең геройларын «кечкенә кешеләр» дип атаса да, аның күп әсәрләре бу кешеләрнең кеч­кенә түгеллеген бик ачык раслый. Аның геройлары югары мораль сыйфатларга ия булган хезмәт кешеләре, намуслы совет кешеләре. Язучы әнә шул иң гади, тормыш­та безгә көн дә очрый торган кешеләрнең матурлыклары турында сөйли.

Ф. Хөсни иҗатының иң кыйммәтле ягы — аның кешеләргә булган мәхәббәте, аларның эчке дөньяларын бөтен тулылыгы белән сурәтләргә тырышуы. Аның иҗатын­да хезмәт ияләренең уй-кичерешләреи, хисләрен тасвирлау, аларның характерларын тудыру игътибар үзәгендә тора. Ул, гуманист язучы буларак, кеше күңелен зур бер дөнья итеп карый, кешенең гүзәл якларын күрергә омтыла, горурлыгын яклый, бөек­леген исбат итә.

Соңгы елларда илебездәге башка милләт халыкларына да Ф. Хөснинең үзенчә­лекле иҗаты белән танышырга мөмкинлек туды. «Җәяүле кеше сукмагы» романы рус һәм казах телләрендә, «Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар» повестьлары, күп кенә хикәяләре рус телендә басылып чыкты. Бу көннәрдә «Утызынчы ел» романы Мәскәүдә зур тираж белән басылып ята.

Язучы зур иҗат планнары белән яши. Киләчәктә да ул безне бүгенге совет кеше­сенең гүзәллеге турында сөйли торган янадан-яңа әсәрләре белән шатландырыр дип ышанабыз.