Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать минутлары

ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Ленин премияләре комитеты 1965 елда сәнгать һәм журналистика өлкәсендә күренекле казанышлары өчен режиссер Ю А. Завадскийга һәм Моссовет исемендәге академия театрында «Маскарад» спектаклендәге Ар­бенин ролен башкаручы Н. Д. Мордвиновка; концерт-башкару эшчәнлеге өчен — (1962—1964 еллар программалары) Л. Б. Коганга, режиссер Г М. Козинцевка һәм «Гамлет» нәфис фильмындагы Гамлет ро­лен башкаручы И. М. Смоктуновскийга; «Правда» газетасында һәм «Крокодил» журналында басылган политик карикатура­лар сернясе өчен—М. В. Куприяновка, П. Н. Крыловка һәм Н. А. Соколовка (Кукрыннкслар); «Брест крепосте» китабы өчен С. С. Смирновка Ленин премиясе бирү турында карар кабул итте.

 

ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ

Республикабыз хезмәт ияләре фашист­лар Германиясен жиңүгә 20 ел тулу көнен тантаналы төстә бәйрәм иттеләр.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 8 май көнне тантаналы җыелыш үткәрелде. Җыелышлар шулай ук шәһәрнен Киров һәм Ленин районнарында да үткәрелде. Барлык пред­приятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм уку йортларында хезмәт ияләре геройлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, партизаннар хә­рәкәтенә катнашучылар белән очраштылар.

9 майда иртәнге сәгать уннан Ирек мәй­данында хәрбиләштерелгән спорт эстафета­сы башланып китте. Эстафетада җиңүчеләр­гә Советлар Союзы Герое, безнең якташы­быз. сынаучы-очучы Г. К. Мосолов исемен­дәге приз тапшырылды.

Шул ук көнне В. И. Ульянов-Леннн исе­мендәге Үзәк стадионда үткәрелгән бәйрәм дә кызыклы булды. Программага тантана­лы сугышчылар маршы, «Бу көннәрнең даны югалмас» дигән театраль күренеш, бәйрәм концерты, танцалар, уеннар, фейер­верк ату кертелгән иде. Монда ДОСААФ техникасы һәм хәрби техника күргәзмәләре эшләде. Татарстан дәүләт музее фондын­нан экспозицияләр күрсәтелде.

М. Горький исемендәге Культура һәм ял паркында, шәһәрнең башка паркларын­да массовой ял итүләр, геройлар белән оч­рашулар, концертлар «Җиңү бәйрәме» девизы астында үтте.

Казан мәйданнарында 9 майда җиңү­нең 20 еллыгына багышланган кинофильм­нар күрсәтелде. «Дружба», «Роднна», «Та­тарстан», «Вузовец», «Мир» кино-театрларында хәрби фильмнар фестивален тамаша­чылар гаять җылы каршыладылар. Алар «Курск дугасында», «Нормандия-Неман», «Корбаннар гаепли», «Хәбәрсез югалган», «Рядовой Александр Матросов», «Солдат турында баллада», «Бер кем дә һәм бер нәрсә дә онытылмады», «Каберләр хәтерли» һәм башка кинофильмнар карадылар.

Татарстан дәүләт музеенда «Совет хал­кының Бөек Ватан сугышы» дигән күргәз­мә тамашачылар өчен һәрвакыт ачык торды. Татарстан сынлы сәнгате музеенда фронтовик художниклар әсәрләреннән күр­гәзмә оештырылган иде.

Күргәзмәдә 180 нән артык каралама, эскиз һәм рәсемнәр тупланган. Аларны сугыш елларында фронтта булган худож­никлар X. Якупов, М. Усманов, X. Казаков, Хуторов, Л. Фәттахов, М. Семенов, Куделькин, Б. Әльменов, С. Лывин, Җ. Булат, А. Роднонов, М. Зуев, тылда яшәгән художниклар К. Максимов, Б. Ур­манчы, Г. Рахманкулова һәм башкалар иҗат иткәннәр.

Күргәзмәгә куелган әсәрләр дәһшәтле сугыш еллары турында — фашистлар тара­фыннан җимерелгән шәһәрләр, яндырыл­ган авыллар, гитлерчыларның ерткычлыгы һәм совет солдатларының, офицерларының батырлыклары турында сөйлиләр.

Күргәзмә ачылгач, аны караучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан худож­никлар белән очраштылар. Сәнгать оста­лары аларга сугыш шартларында ничек иҗат итүләре турында сөйләделәр.

 

ФРОНТОВИК ЯЗУЧЫЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ

 

Казанда, Матбугат йортында, Ватан су­гышында һәлак булган язучыларга һәм журналистларга мемориаль такта ачуга багышланган митингны Татарстан АССР Журналистлар союзы правлениесе председателе Ш. Хамматов ачты. Аннары ялкын­лы сүз белән дә, корал белән дә олы жиңү­гә зур өлеш кертеп, сугыш кырында ятып калган каһарман язучылар һәм журна­листларның хезмәттәшләре, каләмдәшләре һәм көрәштәшләре чыгып сөйләделәр.

СССР Верховный Советы депутаты, Татарстан Язучылар союзы правлениесе председателе урынбасары, фронтовик язучы Габдрахман Әпсәләмов тыңлаучыларга үзе­нең ялкынлы сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул чыгышында болай диде:

— Бүген без Бөек Ватан сугышында һә­лак булган якын дусларыбызның, каләмдәшләребезнең үлмәс батырлыгына баш ияргә, аларга тагын бер тапкыр чиксез рәхмәте­безне белдерергә җыелдык. Ил аларны онытмый һәм бер кайчан да онытачак түгел. Мәңгелек дан корбан булган батырларга!

Ләкин алар инде безнең бу сүзләрне ишетмиләр. Алар инде үзләренә бер нәрсә дә дауламыйлар, чөнки алар дан өчен кор­бан булмадылар. Үлгәннәрнең данын исән­нәр яшәтә. Исәннәр аларның истәлеге кар­шында түләп бетергесез бурычлы.

Алар безнең кебек тормышны яраталар иде, алар безнең кебек үк яшәргә телиләр иде, аларның да. безнеке кебек, җаннан артык ата-аналары, хатыннары, бала-чага­лары, сөйгән ярлары бар иде. Алар иң зур, иң якты, иң бәхетле иҗат хыяллары белән яналар иде. Менә шушы баскычлар­дан алар күңел җимешләре — язган ши­гырьләре, хикәяләре белән, беренче тапкыр, курка-курка, өскә, редакцияләргә күтәрел­деләр. Аннары, беренче китапларын сөенеч белән тулы күкрәкләренә кысып, йөгерә-йөгерә киң тормыш дәръясына ташланды­лар. Сугышка китәр алдыннан саубулла­шырга кергәндә дә алар шушы баскычлар­дан менделәр, ә киткәндә монда якын дус­ларын гына түгел, ә өметләрен, язылмаган китапларын һәм хыялларын да калдырып киттеләр. Фронтларда ут-төтен эчендә йөр­гәндә дә алар күңелләре белән менә шушы якты бинаны — Матбугат йортын күрделәр һәм окопларда, блиндажларда язган әсәр­ләрен монда юлладылар. Җырлары кайтты, ә үзләре... кайта алмады.

Менә ике якта ике мәрмәр такта. Бер­сендә фронтта һәлак булган журналистларыбызның, икенчесендә язучыларыбызнын исемнәре, мәрмәргә уеп, алтын белән языл­ган. Тормышта журналистлар белән язучы­лар һәрвакыт бергә булган шикелле, истә­лек тактасында да алар янәшә торалар.

Һәлак булган язучыларыбызның һәр берсе турында бүген аерым-аерым сөйләп тормыйм, аларның барысы да безнең һәр беребезгә билгеле, аларның берәүләре, зур һәм катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үтеп, әдәбиятыбызның алтын фондына шигъри җәүһәрләр калдырган булса, икенчеләре, әле яңа яфрак яра башлаган яшь агачлар шикелле, беренче җырларын гына әйтергә өлгергән яшь талантлар иде. Ләкин кеше гомере — өлкәннәренең дә, яшьләренең дә — бер генә. Менә шушы бердән-бер га­зиз гомерләрен алар, ил солдатлары була­рак, кызганмыйча Ватан-анага бирделәр. Аларның һәр берсе герой шагыйрь Муса Җәлил белән бергә:

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.—

дип әйтергә хаклы. Шуңа күрә, корбан бул­ган язучыларны барысын бергә күз алдына китергәндә, аларны Муса йолдызлары төрке­ме дип атыйсы килә. Бу якты йолдызлык без­нең Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятыбыз­да тирән эз калдырды, әдәбиятыбыз тарихында аның хөрмәткә лаеклы үз урыны бар. Әле бүген дә, егерме елдан соң да, аларның җырлары көрәшчеләр сафында кешелеккә иң зур бәхетне — Тынычлыкны яулашуда катнашалар. Үлемсез җырлар алар.

Безнең әдәбиятыбызның Бөек Ватан су­гышы чоры, кызганычка каршы, ныклап өй­рәнелмәгән әле. Киләчәктә бу эш. һичшиксез, эшләнер, бүген әле онытылыбрак торган язу­чыларның да әсәрләре киң мәйдан алырлар.

Бөек Ватан сугышы елларында Татар­стан совет язучылары, өлкәннәреннән һәм авыруларыннан кала, барсы да диярлек фронтта иде. Алар кулларына корал тотып та, каләм тотып та дошманга каршы сугыштылар, каннарын койдылар. Утыз язу­чыбыз әйләнеп кайта алмады Бүген алар­ның исемнәре, мәңгегә сакланыр өчен, мәр­мәргә уелган...»

Аннары митингта күренекле галим, фило­логия фәннәре докторы М. Гайнуллин, шагыйрь 3.Нури, шагыйрь Хәсән Туфан, өлкән журналист, фронтовик Б. Корбанов. К Иванов иптәшләр, чыгыш ясап, каләмдәшләренең ил алдындагы батыр эшләре ту­рында горурланып сөйләделәр, алардан алган эстафетаны горур йөртергә чакырдылар

Митингта катнашучылар мәрхүм Гадел Кутуйның тормыш иптәше Г. Кутуеваның дулкынланулы чыгышын игътибар белән тыңладылар. Ул, Ватан хакына һәлак бул­ганнарның якты истәлеген изге итеп сак­лаулары өчен, Коммунистлар партиясенә һәм совет халкына зур рәхмәт белдерде. Чыгышын ул шундый сүзләр белән төгәл­ләде: «Мин, иң тыныч профессия вәкиле — врач буларак, тагын шуны әйтергә телим: җир йөзендә сугышлар беркайчан да бул­масын, тол, ятимнәр калмасын өчен көчләребезне аямыйк. Җирдә тыныч, ямьле тор­мыш өчен көрәшик».

...Хәзер Матбугат йортының икенче ка­тында һәркемнең күзенә күренерлек урын­да мемориаль такта тора. Мәрмәр ташка сугышта һәлак булган язучыларның һәм журналистларның исемнәре уеп язылган. Язучылар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Рахман Ильяс, Мөхәммәт Әблиев, Демьян Фәтхи, Мөҗәй Хәйретдинов, Ал. Бендецкий. Мифтах Вәдут, Айтзак Аитов, Хабра Рахман, Кәшфи Басыйров, Мөсәгыйт Мостафин, Шамил Гәрәй, Мансур Гаяз, Әгъзам Камал, Әхмәт Гыймадов, Исхак Закиров, Исмәгыйл Шәфиев, Хәмит Кави, Касыйм Вахит, Макс Гатау, Мөхәммәтша Мамин, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Габдулла Галиев, Сөләйман Мөлеков, Лотфи Вәли, Әхтәм Әминов; журналистлар: У. Г. Әхметов. Рим Баһау, И. М. Белков, Ким Биков, Гали Галиев, А. Зөбәеров, Гаяз Кәтнев, Д. С. Лагутин, В. Н. Никольскнй, Рәхим Саттар, Г К. Сәитов. X Сәләхетдинов, Ф. И. Суходеев, А. Я. Тупоногов, Г. Хәбибуллин, К. В. Хөснимәрдәнов, Ш. Абдуллин, Г. Мөбәрәкшин, А. К.Михайлов.

 

М. ҖӘЛИЛ ЮБИЛЕЕ КОМИССИЯСЕ

 

1966 елның февралендә Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу бөтен илебездә киң күләмдә бил­геләп үтеләчәк. СССР Язучылар союзы каршында Константин Симонов председа­тельлегендә юбилей комиссиясе оештырылды. Аның составына М. М. Әмиров, А. А.Ахматова, Р. Н. Бабаджан, Р. Г. Бикмөхәметов, С. А. Васильев, Г. И. Владыкин,П. Н. Воронько, Р. Г. Гамзатов, А. С. Җәмил, Ю. В. Друнина, Нәҗип Җиһанов, М. С. Кәримов, М. С. Кашафетдинов, Б. М. Кербабаев, Алим Кешоков, А. М. Крючкин, Д. Н. Кугультинов, К. Кулиев, М. Д. Львов, Д. Е. Ляшкевич, Э. Б. Межелайтис, Җ. Мулдагалиев, С. С. Орлов, П. Е. Панченко, К. И. Поздняев, Р. И. Рождественский, А. Н. Салахян, И. Л, Сельвинский, С. В Смирнов, Ю И. Суровцев, Ф А. Табеев, А. А. Тарковский, Ф Н. Таурин, М. Т. Турсунзадә, Сибгат Хәким, П. П. Хузангай, һ. Г. Хөсәенова, С. Э. Эралиев керде.

Комиссия юбилейны үткәрү планын тө­зеде.

Юбилей алдыннан бер группа язучылар шагыйрьнең туган ягына, Оренбург өлкәсе­нең Мостафа авылына һәм Җәлил шәһәре­нә барачаклар. Фәнни конференциягә әзер­лек алып барыла. Конференциядә Казан һәм Мәскәү университетлары, А. М. Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты инсти­туты, СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институты, СССР, РСФСР һәм Татарстан Язучылар союзлары катнашачак. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры М. Җәлил либреттосы буенча эшләнгән «Алтынчәч» операсын һәм «Җәлил» операсын Кремль театрында күрсәтәчәк.

М. Җәлил туган көндә Чайковский исе­мендәге залда герой шагыйрь истәлегенә багышланган тантаналы кичә үткәреләчәк. Аннары шундый ук кичәләр Ленинградта, Оренбургта, союздаш һәм автономияле рес­публикаларның башкалаларында үткәрелә­чәк. Юбилей тантаналары Татарстан баш­каласында тәмамланачак.

Мәскәүдә һәм Казанда М. Җәлилнең иҗатына һәм батырлыгына багышланган күргәзмәләр оештырыла.

 

ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР

 

Казан дәүләт педагогия институты сту­дентлары бер төркем язучыларны бөек ша­гыйрь Габдулла Тукай истәлегенә багыш­ланган әдәби-музыкаль кичәгә чакырдылар. Кичәне институтның ректоры иптәш Туишев ачты. Күренекле шагыйрь, Сибгат Хәким бөек шагыйрьгә багышланган ялкынлы чы­гышы белән кичәне башлап җибәрде. Анна­ры шагыйрьләрдән 3. Нури, Ә. Давыдов, Г. Латыйп, Н. Гайсин, Ә. Бикчәнтәева, Ш. Галиев, И. Юзиев, Ә. Баянов, Р. Әхмәтҗанов, М Фәйзуллина һ. б. үзләренең шигырьләрен укыдылар. Өлкән музыкант И. Һилалов Тукай турында истәлек сөй­ләде. Кичәгә шулай ук күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмов та килгән иде.

Соңыннан Татарстанның атказанган ар­тисты Илһам Шакиров, Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Хәдичә Гыйниятова һәм башка артистлар катнашын­да концерт күрсәтелде.

 

ШАГЫЙРЬ БӘЙРӘМЕ

В. И. Ульяиов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының актлар залында 13 май көнне шагыйрь Әхмәт Исхакка 60 яшь тулуга багышланган кичә үткәрелде. Кичәне шагыйрьнең әдәбиятта тоткан уры­нына карата кереш сүз белән язучы Габ­драхман Әпсәләмов ачты. Ә. Исхакның күпьеллык иҗат эшчәнлеге турындагы док­ладны шагыйрь Сибгат Хәким ясады.

Аннары күп иҗади оешмалар, учрежде­ниеләр, предприятиеләр, партия һәм совет органнары исеменнән юбилярны котлаулар булды. Аерым алганда, Татарстан Язучы­лары союзы һәм «Казан утлары» журналы редакциясе исеменнән шагыйрь Зәки Нури, КПССның Бауман райкомы исеменнән рай­комның беренче секретаре Хәбибуллина, Та­тарстан Культура министрлыгы исеменнән И. Илялова, Казан тел, әдәбият һәм тарих институтыннан — филология фәннәре док­торы М. Гайнуллин,  Татарстан китап нәш­рияты һәм ТАССР Министрлар советы кар­шындагы матбугат идарәсе исеменнән нәш­рият директоры Г. Камалиев, «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газе­таларының берләштерелгән редакциясен­нән — редактор урынбасары Р. Тимергалин, Казан дәүләт университеты исеменнән фи­лология фәннәре докторы X. Госман, Татар­стан Композиторлар союзыннан — Җәүдәт Фәйзи һәм башка иптәшләр чыгыш ясады­лар, адреслар бирделәр. Юбилярга шулай ук күп кенә бәяле бүләкләр дә тапшырылды.

Шагыйрьне 60 яше белән котлап, РСФСР Язучылар союзы правленнесеннән, Башкортстан, Мордовия, Мари, Чувашия, Якутия, Удмуртия автономияле республи­калары язучылары союзларыннан, Үзбәк- стан, Төркмәнстан, Азербайҗан язучыларыннан, «Литературная газета»дан, «Кро­кодил» журнал редакциясеннән һәм башка оешмалардан, аерым кешеләрдән күп сан­лы телеграммалар килгән иде,

Фойэда Ә. Исхак әсәрләре күргәзмәсе һәм китап сәүдәсе оештырылган иде.

Бәйрәм шагыйрь иҗатына багышланган концерт белән тәмамланды.

 

ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕКЦИЯСЕ УТЫРЫШЫ

10 май көнне тәнкыйтьчеләр секциясендә филология фәннәре кандидаты И. Нуруллинның «Тукай иҗатын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре» дигән доклады укып тикше­релде. Утырышта язучы Ф. Хөсни, әдәбият белгечләре А. Сайганов, Җ. Вәзнева, Б. Гыйззәт, Н. Юзиев. журналист М.Бөдәйли һәм башка иптәшләр И. Нуруллин докладында кирәкле, кызыклы фактлар җыелганлыгын, Тукай иҗатын фәнни өйрәнүдәге күп кенә кимчелекләрнең дөрес бил­геләнгәнен күрсәтеп үттеләр. Шагыйрьне таррамкаларга кертергә, матурларга ты­рышу, аны иҗтимагый күренеш буларак күрсәтә алмау — әдәбият фәнебезнең җит­ди кимчелеге. Докладта бу фикер ышан­дырырлык дәлилләнгән. Шул ук вакытта анда кайбер бәхәсле һәм өстәнрәк яктыр­тылган урыннар да бар. Тикшерүдә катна­шучы иптәшләр бу кимчелектән арыну өчен авторга киңәшләр бирделәр, классик язучы­лар иҗадын өйрәнү һәм нәшриятта бастырып чыгару буенча кайбер тәкъдимнәр әйттеләр.