Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗЕМЛЕМЕР БАГАНАСЫ

СОВЕТ ВЛАСТЕНЫҢ 50 еллыгына

 

Шулай элекке заманнар һәм революция көннәре турында сөйләшеп утырабыз. Патша заманында: «Бер түтәрәм тары чәчтем, ул да булса уңмады», — дип,  ягъни таяк буе җир белән яшәгән ярлы крестьяннарны, революция елларында авылларда җир өчен барган көрәшләрне бер-бер артлы искә алабыз. Утырдашым миннән өлкәнрәк. Шулай да аның сөй­ләгәннәрен күз алдыма бик ачык итеп китереп бастыра алам. Чөнки яшь ягыннан беркадәр аермабыз булса да, асылда без революция алды елларын да һәм революция көннәрен дә бергә үткәргән, бергә ки­чергән һәм азмы-күпме шуңа көч куйган кешеләр. Шуның өстенә без берүк басуда җир сөргән, берүк тау башында бозау эзләп йөргән, ягар­га утын булмаган чакларда, көзге салкыннарда берүк чокыр-чакырлар­дан корыган куралар, шайтан таяклары, әрем сабаклары җыеп һәм, ни­һаять, әтиләребез булмау аркасында, революция көннәрендә халык бе­лән бергә жир өләшеп йөргән бер авыл малайлары. Тагы да дөресрәк итеп әйткәндә, ул елларда без аның белән жир өләшүнең башында торган, авылның «грамотный» малайлары идек. Чөнки без ниндидер «бәхет» аркасында авыл мулласының мал өендә «гыйлем» алган егет­ләрдән санала идек. Ул елларда без. авылдагы барлык ирләрне, барлык малайларны, бөтен хатыннарны, бөтен кызларны бергә туплап, җир кенәгәсенә терки идек. Аннары, инде шул кенәгәдәге исем, фамилияләр­не кертеп, кечкенә кәгазьләрдән шобагалар бөтерә һәм шуларны алама бүрекләргә сала идек. Җир өләшергә басуга чыккан халык төркеме уртасыннан корт аналары кебек без атлый идек. Ул чакларда дисәти­нәләргә аерылган җир башларына килеп туктау белән әлеге бүрекләрне селкеп шобага сикертү башлана иде. Менә шунда инде крестьяннар үзләренең бөтен гаилә членнарына, ягъни малайларына да, кызларына да, жир алып, «өлешенә чыккан көмешең» дип, куаналар, Шатлыкла­рыннан нишләргә белмиләр иде.

Совет властеның инде илле елга якын яшәвем уйлап, бүген күңелем­нән шушы якын иптәшем Дәүләтша белән сөйләшеп утырганда, минем башыма бер фикер килде һәм хәзерге вакытта республикабызның зур гына хуҗалыкларыннан саналган Вахитов исемендәге совхоз (Азнакай районы) территориясен әйләнеп кайтырга булдым. Башта таныш-белешләр белән хәбәрләшеп, кемнең кайда икәнлеген аныклагач, юлга чыктым.

Менә хәзер мин җиде-сигез мең гектар мәйданнан торган элекке Урманай авылы җирендәге болыннарны, әрәмәләрне, урманнарны, тау­ларны. эреле-ваклы елгаларны, һәртөрле сызаларны, киң көтүлекләрне, тирән чокырларны карап йөрим. Минем хәтеремә әлеге якын иптәшем Дәүләтшалар белән бергә шушы җирләрне җан башыннан өләшеп йөр­гән чаклар килеп төшә, һәм, бөтенесеннән элек, күз алдыма бу кыр­ларны әле аркылыга, әле буйга ергалаган, һәркайсының төбе яшел кәс­ләр белән капланган бик күп баганалар калкып чыга. Әйе, алар күп. Тауга менсәң дә, таудан төшсәң дә, көтүлекләргә килеп җитсәң дә, кө­түлекләрне үтеп китсәң дә, елгаларның бирге ягында торсаң да, аргы ягына чыксаң да, кыскасы, кая гына барсаң да, кайда гына атласаң да — шушы баганаларга очрыйсың. Шушы баганалар алдында: «Мин кем җирендә?» дип, аптырап басып торасың. Хәтта җиләклекләргә бар­саң да, шушы баганаларны күргәч, синең кулыңнан савытлар төшеп китә, урманнарга кереп чыбыркы сабы сындырып ала башласаң да, шушы баганаларны күргәч, синең кулларың елгысызлана. Никадәр күп, никадәр ишле иде ул чакларда бу баганалар. Ләкин алар үзлә­ре шулай күп булсалар да, исемнәре бер генә иде:

Землемер баганасы!

Хәзер безгә бу исемне бик сирәк, тик элекке авылларны, элекке заманнарны искә алганда яки революция чорларын хәтергә төшереп, үзара сөйләшеп утырганда гына ишетергә туры килә. Чөнки землемер дигән исем үзе дә һәм шуннан килеп чыккан «землемер баганасы» ди­гән төшенчә дә хәзер инде халык телендә дә һәм матбугатта да бөтен­ләй диярлек кулланылмый. Ул инде киңрәк мәгънәне эченә алган «җир төзүче» дигән яңа исем белән алышынды. Элекке землемер баганалары алпавытлар тарафыннан крестьяннар кулыннан тартып алынган җир­ләрнең межаларын саклап торган җансыз сакчылар булып хезмәт иткән булсалар, хәзерге җир төзүчеләр утырта торган баганалар җирне кре­стьяннарга мәңгегә файдалануга беркетүнең какшамас терәкләре булып торалар.

Землемер баганасы!

Бу бит гомер буе авыл халкының йөрәкләрен телгәләгән, аңа рәхәт­ләнеп җиргә басарга ирек бирмәгән багана! Әллә кайлардан әллә кай­ларга кадәр җәелгән киң басулардан крестьяннарны шушы баганалар мәхрүм иткән бит.

Беркайчан да черемәсен өчен сумалалар белән буяп, беркайчан да аумасын өчен җир астында кала торган башларына әвернәләр кигереп утыртылган менә шушы баганаларны Бөек Октябрь социалистик рево­люциясе төбе-тамыры белән куптарып ыргытты.

Авылның бөтен басулары, хәтта басулары гына да түгел, барлык көтүлекләре, бөтен ындыр артлары шушы баганалар белән чикләнгән, шушы баганалар белән аркылы-торкылы ергаланган иде. Чөнки кре­постнойлык алышынганнан соң, бу җирләргә боярлар, мирзалар, хаҗи­лар ия булып, хуторлар корып тамыр җәйгәннәр иде. Болар кадерле җиребезне баскан билчәннәр иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, төплә­ренә туфрак өелеп, кәсләр белән капланган бу баганалар җир өстенә чыккан әшәке чуаннар, һәм аларны сытарга, ә инде сытканнан соң уры­ны билгеле булмаслык итеп, тәмам корытырга кирәк иде. Моның шулай булырга тиешлеген бер безнең авыл халкы гына түгел, Россиянең бар­лык игенчеләре дә аңлыйлар. Шуны аңлаганга күрә дә, безнең авылда да ел аралаш диярлек жир турында кузгалып-кузгалып куялар, ул за­мандагы Земская управа дигән учреждениегә ходатайлар җибәрәләр, жир планнарын актарып чыгаралар, межалармы яңадан сызуны таләп итәләр һәм югарыдан күңелгә ятышлы хәбәрләр алынмагач, язгы сабан өсләрендә бер-ике сажин гына булса да бояр җиренә керәләр. Бояр­лар, байлар исә, нәкъ менә шундый вакытларда землемер баганалары­на аеруча нык таяналар һәм, үзләре трантаска утырган килеш, җәяүле крестьяннар төркемен ияртеп, алармы бер баганадан икенче баганага таба әйдиләр иде.

Менә шундый дәгъваларның, шундый чуалышларның кайберләре минем хәтеремә бигрәк тә нык сеңеп калган. Иң элек шуны әйтим, бел­мим, яшьтән үк атасыз һәм бу авылга икенче бер җирдән күчеп килүе­без аркасында бөтенләй җирсез үскәнгәмедер, белмим, ир бала булгангамыдыр, мин әллә нишләп пожар лапасы каршында җыела торган сходларны читтәнрәк булса да карап тора идем. Хәер, ир балалар бө­тенесе дә диярлек шулай олыларның нәрсә турында сөйләшүләре белән кызыксынучан, аларга иярергә тырышучан, авылда барган бөтен ва­кыйгаларның эчендә кайнаучан һәм, ниһаять, барлык хәбәрләрне алдан ишетүчән булалар бит.

Шунлыктандыр инде, без, бер төркем дус малайлар, ул көнне авыл читендә башланып киткән гауганы бик тиз ишетеп алдык, һәм бөтене­без берьюлы шул гауга барган урынга йөгердек.

Бу юка гына кырпак төшкән көз көне иде. Әлеге вакыйга җир-суы булмау аркасында чабата ясап, итеккә олтан салып көн күрүче Хөс­нетдин абзыйлар тирәсендә, ярым кычыткан баскан бер чокыр буенда бара иде. Авылның җирле байлары тамаклары карлыкканчы халыкка карап акыралар:

– Алтынчы землемер баганасы шушы чокыр буенда иде. Кайда ул?

Аларга каршы халык кычкыра:

– Без каян белик аны! Межа монда түгел, әнә тегендәрәк, сезнен күзләрегез тонган!..

Ике катлау арасындагы бәхәс куерганнан-куера бара. Байлар, ха­лыкка карап, һаман акыралар:

– Сез землемер баганасын казып алып, каядыр ыргыткансыз!

Халык аларга килеп ябырыла:

– Казып алган булсак, багананың урыны калыр иде!

Байлар һәм алар ягындагы ялчы старосталар, урядниклар багана­ның урынын эзләргә тотыналар. Ләкин ничаклы гына тырышып эзлә­мәсеннәр, багананың урынын таба алмыйлар. Яңадан акыра баш­лыйлар:

– Безгә багананың урынын табу гына кирәк. Урынын тапсак, аның төбендә кара күмер ята. Межаны ачыклау өчен безгә шул кара күмер җитә!

– Җитсә, табыгыз багананың урынын! — дип, шау-гөж килә халык.

Без малайлар өчен шунысы гаҗәп, халык арасында тик Хөснетдин абзый гына үзен үзе ничектер тынычрак тота шикелле. Хәер, аның үз- үзен тотуын аңлау да кыен: ул әллә ничек, бер караганда, нәрсәдәндер сагайган кебек, икенче караганда, утны-суны кичәргә әзер торган кеше кебек тоела. Итекләребезгә олтан салганда, без аңа еш кына җеп су­малалап, аңа ничек кенә булса да ярарга тырыша идек. Бу сумала йомарлакларын кулга тоту безнең өчен ничектер рәхәт, бу җепләрне сузып утыру безнең өчен ничектер кызык, күңелле иде. һәм сары, ка­лым кашлы, аз гына салынкырак битле, һәркайчан нәрсә булса да сөй­ләп гел көлдерә торган Хөснетдин абзыйның бүген чокыр буендагы халык арасында үзен болай тотуы безгә бөтенләй аңлашылмый, хәтта башыбызга сыймый иде.

Дәүләтша дустым кинәт колагыма пышылдады:

– Әллә чирли микән ул Хөснетдин абзый?

– Белмим шул, — дидем мин аптырап.

Дәүләтша үзенең әле генә биргән соравына шунда ук каршы килде:

– Нишләп чирли булсын инде. Чирләсә өендә ятыр иде, — диде ул.

Җир биләүче байларның землемер баганасының урынын эзләүләре

дәвам итте. Ләкин багана һаман табылмады. Халык та бу мәсьәләдә аптырашта калды.

Чынлап та, кем суырып ыргытты икән аны?

  • Суырып ыргыткан булсалар, урыны кала ич аның. Урынын да таба алмыйлар лабаса!
  • Җир йоткандыр!
  • Нәрсәне?
  • Әлеге шул каһәр суккан багананы.

Күк йөзе болай да болытлы иде. Кояш тау артына кереп баткач, көн тагы да караңгыланып китте.

  • Ул болай да чери башлаган иде. Үзеннән-үзе аугандыр да, язгы ташкын белән агып киткәндер, ә инде урынын су юып үткәндер... Шу­лайдыр. Шулай булмаса, кая китсен ул, — диде бер картрак кеше.
  • Без аны бүген барыбер аудара идек, урынын җир белән тигезли идек, — дип куйды кемдер.

Җир биләүче байларның эзләүләре икенче көнне дә, өченче көнне дә һәм аннан соң да бернинди нәтиҗә бирмәде.

Авыл буйларыннан яки ындыр араларыннан үткән куян, бүре эзлә­рен көннәр буе эзәрлекләп йөрү безнең өчен никадәр кызык булса, бу югалган землемер баганасының урынын эзләп табу аннан да кызыграк, аннан да мавыктыргычрак иде. Билгеле инде, без аны байлар өчен тү­гел, ә үзебез өчен эзли идек һәм без аны тапсак та җир биләүче бай­ларга беркайчан да әйтмәячәк, ә бу турыда Хөснетдин абзый кебек үзебез якын күргән кешеләргә генә әйтәчәк идек.

Без ул багананың урынын әнә шундый яхшы теләк белән эзләдек. Чокыр буенда без тимер көрәк белән казып, лом белән төртеп кара­маган кулъяулыгы кадәр дә урын калмагандыр. Без ул чокырның яр асларын, яр өсләрен актардык. Мәгәр никадәр генә тырышып эзләсәк тә, землемер баганасы менә шушында утыртылган булган, дип әйтерлек кара күмерле урын таба алмадык. Ул елларда без, малайлар, йөнтәс этләр белән дә йөгерек куяннар тота ала идек, юкәдән үрелгән тозаклар белән дә бик сизгер йомраннарны кулга төшерә ала идек, үзара уйнау тәртибендә елга төбенә ыргытылган бакыр акчаларны да, көмеш тәңкә­ләрне дә суга бер чумуда табып чыга ала идек. Ә менә ул көзне көн­нәр буе казынып та шул землемер баганасының үзен түгел, хәтта уры­нын да таба алмадык. Бу хәл, гәрчә кечкенә булсак та, безнең өчен йөз кызыллыгы иде. Без бу булдыксызлыгыбызны озак вакытлар оныта алмыйча йөрдек.

Озакламый кырпак өстенә кар төште. Җир ап-ак юрган ябынып кышкы йокыга талды. Багана турындагы бәхәс тә, ничектер, беркадәр вакытка сүрелгәндәй булды.

Инде салкын кыш айлары үтеп, язлар җитте. Әлеге авыл читендәге чокырның ярларыннан чыгып ташкын суы акты. Бу исә тагы яр буйла­рын юып үтте, һәрберсе икешэр-өчәр йөз дисәтинә җир биләүче байлар бу язда инде землемер баганасының урынын табудан бөтенләй өмет­ләрен өзделәр. Кайбер үткенрәк һәм тәвәккәлрәк кешеләр аларга кар­шы сүз тараттылар:

  • Багана чокырның бу ягында түгел, ә теге ягына утыртылган бул­ган. Еллар үткән саен су юлы алышына барган. Сез шуны да белми­сез, — диделәр, һәм шундый сүзләр йөрткән арада дисәтинә киңлеген­дә чокыр буйлап авылның җирен киңәйтеп тэ өлгерделәр.

Шул елны күп җир биләүче байлар әлеге югалган землемер багана­сын яңадан торгыз, ягъни аның урынын аныклап яңа багана утырту өчен өяздән землемер чакырдылар. Ләкин дөньялар кинәт алышынып китте, патша турында төрле-төрле хәбәрләр таралды, боярларның бер­се— Дукшин фамилиялесе — бер төнне бөтен имениесен ташлап каядыр качып китте. Землемер дә килмәде. Мәгәр әлеге чокыр буендагы, Хөс­нетдин абзыйлар янындагы землемер баганасының югалуы жирле бай­лар өчен дә, җирсез крестьяннар өчен дә бик тирән бер сер булып кал­ды. Бу турыда авылда һәртөрле юраулар таралды. Берәүләр:

—      Суырып ыргыткан булсалар, урыны кала ич аның. Урынын да таба алмыйлар лабаса!

— Аны аждаһа күтәреп алып китеп, Каф тавы артына илтеп таш­лагандыр,— диделәр. Икенчеләр:

— Көчле өермәләр тамырлары бик тирәнгә киткән юан агачларны да туфраклары белән кубарып ала бит. Бу багананы да шундый өермә

һавага күтәргәндер, без күрми калганбыздыр, — диделәр. Өченчеләре исә алар фикеренә кушылмадылар, үзләренең сүзләрен әйттеләр:

— Кеше кулы эшләгәндер, ул үзебезнең арабыздадыр һәм үз кеше бездер. Мәгәр әйтми торгандыр, дус бар, дошман бар дигәндәй, саклана торгандыр, — диделәр. Сер һаман ачылмады, ул катлы-катлы тимер ишекләр белән бикләнгән сейфта сакланган яшерен әйбер кебек яшерен килеш калды.

Бүген Вахитов исемендәге совхоз жирендә, сузылып киткән тау баш­ларында утырганда, күз алдымнан менә шушы күренешләр үтеп китте, һәм хәзер укучыларны әлеге бик серле землемер баганасының тарихы белән ахырына кадәр таныштыру өчен бу чын хикәямне дәвам итим.

Революциягә кадәр Урмананны төрле яклап урап алган, аны төрле яктан кысып торган Д. Тручанин, Г. Дукшин, Б. Сафонов кебек бояр­лар, һәрберсе кимендә ике йөз дисәтинә җир биләп торган авыл­ның үз карун байлары пыран-заран китерелгәч, басулар киңәеп, елга­лар тирәнәеп, урманнар куерып китте. Болыннарны, көтүлекләрне үлән басты, тауларның башлары күкләргә ашты.

Ул елларда, ул көннәрдә илебез өстендә торган кара болытлар әле таралып бетмәгән, үзенең әчкелтем исе белән һаваны бозып торган дары исләре дә бетеп житмәгән, ябырылып килгән дошман яулары әле сугыш кырларыннан бөтенләйгә китмәгән, Ватаныбызның әле бер, әле икенче почмагында вакыт-вакыт бомбалар ярыла, туплар шартлый, пулеметлар ютәлли иде.

Шушындый авыр вакытларда, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 1921 ел­ның язында Идел буйлап коры, кайнар җилләр исә башлады. Бу афәт­ле җилләр көннән-көн көчәйде һәм күкрәп үсәргә тиешле игеннәрне, жимеш бирү өчен шытып чыккан яшелчәләрне дымга сусатты. Аларны яңа гына тишелеп чыгып та бик тиз башын игән умырзаялар шикелле хәлсезлеккә дучар итте. Җирләр янды, үләннәр кипте, агачлар корыды. Көзләрен гадәттә икмәк белән тула торган бураларга бер подаука арыш, бер тубал бодай, бер соскы солы, бер уч тары салынмады. Абзарларда атлар, тайлар, сыерлар, сарыклар, кетәкләрдә тавыклар калмады. Кешеләр алты кадак он бәрабәренә кулакларга өйләрен са­тып, икешәр-өчәр хуҗалык бергә кушылып яши башладылар.

Ул чакларда ике йөз сиксән сигез хуҗалыктан торган әлеге Урманай авылының халкы шушы дәһшәтле бер ел эчендә өйдәш була-була йөз алтмыш ике хуҗалыкка калды. Андагы җан исәбе мең өч йөз егер­ме ике кешедән сигез йөз кырык дүрт кешегә кимеде.

Яшь Совет власте, әлбәттә, авылга ярдәм итүдә кулыннан килгәнен бөтенесен дә эшләде. Ерак Украина далаларыннан кукурузлар кайтарт­ты, салкын Себер якларыннан атлар китертте, илнең кайнар җилләр исмәгән почмакларыннан икмәкләр ташытты. Ләкин бөлгенлек белән тәмам йончыган авылны ике аягына да бастыру бик авыр иде. Бу дошманнарның җиңүе түгел, ә илнең стихия алдында калуы, шуның аркасында ачлык-ялангачлыкка дучар булуы иде.

Инде 1921 елгы ачлык үтеп, авыл икмәккә туя башлаган, чыгырын­нан чыккан хуҗалыклар яңадан торгызылган, халыкның көнкүреше яхшырган: ачлык вакытында бушап калган ындырларда кибәннәр уты­ра, абзарларда көр терлекләр сөзешә, өйләрдә бәрәңгегә чокып салын­ган кыска филтәле туң май урынына җиделе лампаларда карасу-зәңгәр керосиннар яна, тәрәзә башларына эре парчалы ситсалардан тегелгән кашагалар эленгән, сандык өсләренә яңа тышланган түшәк-ястыклар өелгән, морҗалардан төтеннәр чыга, кыскасы, авыл үз төсенә кергән, бөтенесеннән битәр, җир-суга баеган. Ләкин җирдән тулысынча фай­далану өчен көч аз иде әле.

Бу НЭП ның соңгы еллары иде булса кирәк. Ул җәйне мин, гәрчә рәсми яктан сайланып куелмаган булсам да, нишләптер, авыл Сове­тында эшли идем. Аның рәсми секретаре да бар иде, югыйсә. Ләкин, шулай булуга да карамастан, мин дә эшлим: һәртөрле протоколлар кү­черә идем, озын-озын исемлекләр төзи идем. Кайчакларда авыл хуҗа­лыгы налогы бланкларын тутыра-тутыра кулларым тала иде. Мәгәр, төптән уйлап караганда, мин авыл Советы председателе Габдулла абзый Гәрәевнең шәхси секретаре идем бугай. Бу юлларны укучы, авыл Советы председателенең нинди шәхси секретаре булсын, дип автор бе­лән бәхәскә керергә ашыкмасын, бу мәсьәлә хәзер аңлашылыр. Эш болай иде: председатель Габдулла абзый әлифне таяк дип тә белми торган, гомер буе көтү көткән, күп еллар солдатта йөргән, гаҗәп йом­шак күңелле, әмма бик каты куллы һәм бер нәрсәдән дә курыкмый торган, ир уртасы булуына карамастан, белемгә сусаган кеше иде. Ул волостьтан бик күп газеталар алып кайта иде дә шуларны миннән кыч­кырып укыта, вакыт-вакыт мине газета укудан туктатып, анда языл­ганнарны үзе миңа киңрәк итеп аңлатып бирә иде. Хәтта кайбер көннәр­не ул мине үзе белән бергә өйләренә кичке ашка алып кайта, аштан сон газеталар укытып утыра. Сүз арасында: «Син, туган, мин печать баса торган кәгазьләрне бик игътибар белән укы. Бөтен ышанычым синдә. Бу елларда читтән кайтып төрле-төрле справкалар сораучылар күбәеп китте. Кемнең кем нәселеннән икәнлеген яхшы белсәм дә, ка­ләмем юк бит, туган. Ә теге ул (сүз каяндыр килеп эшли торган тота­наксыз рәсми секретарь турында бара) аумакай кеше. Аңа самогон гына булсын, самогон иснәтсәләр, ул теләсә нинди справка язар. Кабат әйтәм, бөтен ышанычым синдә», — ди торган иде.

Шул җәйнең урталарында нәкъ төш вакытында авыл Советына өстенә кызыл һәм кара мамык белән чигелгән ак кофта, яшел шакмак­лы юбка кигән таза гына гәүдәле, чибәр генә йөзле, егерме яшьләр ча­масындагы бер рус кызы килеп керде. Без Габдулла абзый белән икәү генә утыра идек. Яшь кыз туп-туры өстәл янына узмады, әдәп белән генә безнең белән рус телендә исәнләште. Йөзе чибәр, гәүдәсе дә бик сылу. Аның арганлыгы сизелә, үзен үзе беркадәр таркаурак та тота кебек күренә иде.

Ул шулай кыяр-кыймас кына басып торганда, Габдулла абзый аңа русча дәште:

— Ни йомыш, акыллым? — диде.

Рус кызы кинәт үкси-үкси елый башлады.

Габдулла абзый да, мин дә, бер-беребезгә карашып, берничә минут сүзсез калдык. Аннары кыз тынычлангандай булды һәм сөйләргә җыенды:

— Мнн, мин... шушы авылда туганмын булса кирәк..

Ул яңадан еларга тотынды.

Мин эчемнән генә уйлап алдым: «Димәк, бу кыз да Габдулла абзый әйткәнчә, справка сорап авылга кайтучыларның берсе була Ләкин бит... бу рус кызы. Ә безнең авылда руслар юк ич... Ә нигә елый соң бу? Юри генә елый дияр идең, юри елаган кеше болай елый алмый... Чын­лап елау белән юри елауны аерып була бит... Кем икән соң бу?..»

Габдулла абзый, күп еллар солдат хезмәтендә булганлыктан, рус­чага шактый оста иде. Ул аны каршысына утыртып, ипләп кенә исем, фамилиясен, кайдан килүен сораша башлады.

Алар сөйләшкәндә мин бу кызга берничә тапкыр карап куйдым һәм, ничектер, ул миңа таныш шикелле тоелды. Ләкин, әле генә Габ­дулла абзыйга әйтүенчә, аның исеме Зоя, фамилиясе Харитонова. Мин андый исемле кызны белмим...

Утыра торгач, ул татарча сүзләр дә кыстырып сөйли башлады. Лә­кин болар тулы җөмләләр түгел, ә аерым-аерым сүзләр генә иде.

Ул яңадан бөтенләй русча гына сөйләүгә күчте. Дөресен әйткәндә, аның теле безнең бу тирәләрдәге рус теленнән, ничектер, аерымрак ке­бек иде. Сүз арасында кинәт тагы татарча әйтеп куйды:

— Атам — Хуснутдин!.. Анам — Марьям!..

Һәм үкерә-үкерә тагы еларга тотынды...

Без аны кызганып, тагы тынып калдык. Габдулла абзый миңа карап әкрен генә болай дип куйды:

— Төсе-бите белән Хөснетдин абзыйга охшый. Күрәсең, сугыш ел­ларында балалар йортына озатылган булгандыр.

Сүз барышында аның, чынлап та, балалар йортына бирелгәнлеге, тора-бара бу балалар йортының Украина якларына китүе, кызның үз телен әкренләп онытуы, үсә төшкәч, кайбер нәрсәләрнең исенә төшүе аңлашылды.

Озак кына сөйләшкәннән соң:

— Сезгә метрическая справка кирәктер инде, шуның өчен кайткансыздыр?— диде аңа Габдулла абзый

— Юк, аның өчен генә түгел... — диде кыз көч-хәл белән генә һәм, инде ничәнче тапкырдыр үзен-үзе тыя алмыйча, күз яшьләрен коярга тотынды.

Мин инде аны төсмерләп, тәмам танып өлгергән идем. Бу кыз — без землемер баганасының урынын эзләп йөргән көзне Хөснетдин абзыйның чәчәк чыгып авырган иң кече кызы Зәйтүнә иде.

Габдулла абзый Зәйтүнәнең тирән кичерешләрен тиз аңлап алды бугай, ул аны юатырга тырышмады, берничә минутка тынып калды. Аннары моңсу күзләре белән миңа карап:

—Шулай инде, туган, борынгылар: «Тулган түгелми калмый»,— дип, тиккә генә әйтмәгәннәр. Моның да йөрәге тулып ашкан, җирсәп, сагынып кайткан бу, — диде.

Зәйтүнә тынычлана төште. Чигүле кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртте. Ул бөтенесеннән битәр, туган авылын, үзе бишектә яткан өйлә­ренең нигезен генә булса да күреп китәргә кайтканлыгын сөйләде. Габдулла абзый бер-бер артлы сораулар бирде. Аның сорауларына җавап тәртибендә ул, югарыда әйтелгәнчә, балалар йорты белән Курск якларына барып чыкканлыгын, үсә төшкәч, аны бер агрономның бала­лыкка алганлыгын, хәзер инде үзенең җир төзүчеләр техникумын тә­мам иткәнлеген сөйләде. Сөйләде-сөнлэде дә әйтеп куйды:

— Миңа бернинди справка да кирәк түгел, мин туган җиремне күрү өчен генә кайттым, — диде.

Байтак вакыт сөйләшеп утырганнан соң, Габдулла абзый аны көн­дезге ашка үзләренә алып китте.

Зәйтүнә турындагы хәбәр бик тиз бөтен авылга таралды. Ләкин, мәрхәмәтсез сугыш, бөлгенлек аркасында ата-анасыннан мәхрүм калып, үз авылыннан аерылган бу кызның язмышы һич кенә дә үкенерлек тү­гел иде. Һәркем аңа сокланып карады:

—Менә бит, дөнья ничек ул! Ил аны ятим итмәгән.

Кичкырын без Зәйтүнәләрнең өй урынын ничаклы гына тырышып эзләсәк тә, шактый еллар үткәнлектәндер инде, таба алмадык. Ул ва­кытлардан бирле өйиең нигезе ничек сакланып торсын. Ул вакыт үтү белән үзеннән-үзе күмелеп беткән иде.

Бу хәл теге елларда землемер баганасының урынын эзләп йөргән чакларны хәтергә төшерде һәм мин шул хакта Зәйтүнәгә сөйләп бир­дем. Ул кинәт нәрсәнедер исенә төшергән кеше шикелле:

—Землемер баганасы дисезме? — дип сорап куйды.

Габдулла абзый да, мин дә икебез берьюлы:

Әйе, ул чакта сезнең өй янындагы, чокыр буендагы землемер баганасы кинәт югалган иде.

Зәйтүнәнең йөзенә елмаю йөгерде:

Ул безнең өй базының уртасында калдырылган иде бит... Әткәй ком кирпечтән яңа өй салганда... Без аны базга төшкән саен күрә идек... Әтием аны төбеннән үк кискән иде. Ул бу турыда безгә: «Берәүгә дә сүз чыгармагыз»,—ди торган иде.

Теге вакытта югалган землемер баганасы, күп еллар үткәч, әнә шу­лай табылды. Моны мин, әлбәттә, авыл халкының жир өчен элек-электә үк ничек көрәшеп килгәнлеген күрсәтә торган кечкенә бер эпизод кына дияр идем. Хөснетдин абзый салам катнаштырылган комнан кир­печ сугып авыл башындагы чокыр буена үзенә өй салган чакта аны баз уртасында калдырган. Ул үзен һәм үзе кебек бик күпләрне җиргә тил­мерткән бу багананы яшереп, алпавытлар, купецлар һәм хаҗда йөреп кайткан байлар җире белән крестьяннар жире арасында сызылган межаны, азмы-күпме булса да, халык файдасына читкәрәк этәргә тырыш­кан.

Көтмәгәндә югалган землемер баганасының Хөснетдин абзыйның өй базында икәнлеген, әлбәттә, белүчеләр булгандыр. Ләкин алар сер чыгармый торган, халык әйтмешли, «йөрәкләрендә йөгәнле атлар сак­лый ала торган» булганнар, күрәсең. Аннары, кеше дигәнең, бердән, табигый рәвештә үлеп-туып тора, икенчедән, афәтле ачлыклар, дәһшәт­ле сугышлар миллионнарча җаннарны алып китәләр бит. Югарыда без ачлык вакытында бу авылның халкы күпмегә кимегәнлеген әйтеп үткән идек инде. Шуның өстенә 1914 елда башланган сугышта гына да шушы ук авылның йөздән артык корбан биргәнлеген искә алсак, бик күп ир­ләрнең бу якты дөньядан вакытсыз киткәнлеген күрербез. Югалган землемер баганасының кайда икәнлеген ачык белгән һәм калган бар­лык баганаларны да аудару өчен көрәшкән кешеләр дә, безнеңчә, шул саннар эчендәдер.

Әле мин һаман тау башында әнә шул еракта калган авыр көннәр­не, жир өчен барган кызу көрәшләрне, шул көрәшләрнең башында бар­ган, олылар әйтмешли, куш йөрәкле ирләрне уйлап утырам. Җир ту­рында уйлый башладыммы, мин революциянең беренче көннәрендә үк солдатлар белән авылга кайтып кергән бер бит сары кәгазьне искә төшерәм. Аны, башкалар белән бергә, югарыда телгә алынган Габдулла абзый алып кайткан иде. һәм ул анда бер генә нөсхә түгел иде шикел­ле. Чөнки мин аның эре хәрефләр белән нәрсә турындадыр басылган бу кәгазьне Шәймәрдән хаҗиларның, Җамалетдин муллаларның кап­каларына, мәчет коймаларына, сәүдәгәрләрнең кибет ишекләренә арыш апарасы белән ябыштырып йөргәнлеген бүгенгедәй хәтерлим. Бу — Ленин кул куйган мәшһүр «Җир турында Декрет» иде. Шунысы да исемдә калган: бу кәгазь ябыштырылган урынга халык бик күп жыела, ләкин аларның берсе дә укый белми, шул исәптән Габдулла абзый да укый алмый. Ул анда басылганнарны телдән сөйләп бирә белә һәм көн­нәр буе әлеге сары кәгазь алдына жыелган халык арасында басып тора иде.

Без, дустым Дәүләтша белән, «грамотный» малайлар, югыйсә. Лә­кин без «ике каләмле» түгел шул, ягъни русча укый-яза белмибез. Габдулла абзый безгә бик таяныр иде дә, ләкин аптырап кала һәм бик мөлаем тавыш белән:

— Әй, үскәннәрем, — ди дә авылыбызның вак товарчысы, шул за­манның инвалиды, аксак Василийны чакыртып китертә. Аңа Декретны кычкырып укып бирергә куша.

Василий агай (без аны шулай дип йөртә идек) агач аягы белән титаклап баса-баса сары кәгазь алдына килә дә аны укый башлый.

Сирәк кенә тешләре арасыннан өзек-өзек, аермачык булып чыккан сүзләре белән халыкны үзенең авызыма каратып тота.

Ул, күрәсең, үзе дә Габдулла абзый кебегрәк кеше булгандыр, аның безнең авылыбызга вак товарчы булып килүе дә очраклы хәл булма­гандыр ... Каян беләсең, бәлки ул революциянең авылга җибәргән ши­нельсез солдаты, ышанычлы улы булгандыр. . Чөнки Декретны укыган­да аның тавышы көчәнгәннән көчәя бара, хәтта укып чыкканнан соң ул тавышын тагы да көчәйтебрәк, тагы да күтәребрәк:

— В. И. Ленин! дип, бөтен халыкка берьюлы карап ала иде.

Аның артыннан ниндидер эчке якынлык, кайгы-хәсрәтләрне дә, шат­лыкларны да эченә алган йомшак тавыш белән халык кабатлый иде:

— Ленин!

— Әйе, Ленин кул куйган.

 Мин бу тавышны менә шушында, совхоз җирендә, тау башларында хәзер дә ишетәм. Ул минем колагымда һаман да яңгырап тора:

— Ленин!

Мин әле бу таулардан төшәргә ашыкмыйм һәм янымда, аксыл- яшел үлән өстендә ята торган кечкенә генә кул саквояжымны ачып, ан­дагы «В. И. Ленин в Петрограде (1917—1920 гг.)» дигән китапны актара башлыйм. Бу китапны минем берничә тапкырлар укыганым бар. Ә менә бүген тау башында, җир турында уйланып утырганда, Ленинга багышланып язылган бу китапны яңадан укып чыгасым килде. Чөнки җир турында уйланасын икән инде, ул Ленин турында уйлыйсың дигән сүз. ягъни жир ул — Ленин.

Бу китапның авторы В. Д. Бонч-Бруевич 1920 елга кадәр СССР Халык Комиссарлары Советының эшләр башкаручысы булып хезмәт иткән, ягъни Ленинны көн саен күргән, аның белән көн саен сөйләшкән, крестьянча әйткәндә, аның белән бергә чәй эчеп утырган кеше.

Ул үзенең бик җылы хисләр белән сугарылган бу китабында Ленин­ның жир турындагы тарихи Декретны ничек язганлыгын сурәтли. Менә Бөек Октябрь социалистик революциясенең бишеге — Петроград шәһә­ре, Смольный. Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә, эшләп тәмам арыгач. В. И. Ленин һәм башкалар Смольныйдан тарала башлыйлар. В. Д. Бонч-Бруевич башта Рождественский районының бөтен дружи­наларына телефоннан шалтыратып, аларга бик уяу булырга, урамнар­га ныклап разведка ясарга куша. Шуннан соң инде Владимир Ильичка Бонч-Бруевич үз квартирасына йокларга кайтырга тәкъдим итә. Петро­град урамнары дөм караңгы була. Алар алдан сөйләшеп куелган урын­га килеп, автомобильгә утыралар һәм квартирага китәләр.

 В. Д. Бонч-Бруевич Владимир Ильичны аерым кечкенә бүлмәдәге үз кроватена ятарга тәкъдим итә. Бу бүлмәдә язу өстәле, кәгазь, кара һәм китапханә була. Бонч-Бруевич үзе күрше бүлмәдәге диванга ята һәм Ленинның йокыга талганлыгына тәмам ышангач кына йокларга карар бирә Ишекләрне ныклап бикли, револьверларны кора. Ниһаять, Ленин бүлмәсендә ут сүнә. Ләкин Бонч-Бруевич йокыга киттем дигәндә генә Владимир Ильич бүлмәсендә кинәт ут яктысы күренә. Бонч-Бруевич сикереп урыныннан тора пәм Ильичны күзәтә. Ул. әкрен генә, тавышсыз тынсыз гына урыныннан кузгалып, өстәл янына килеп утыра һәм яза башлый. Бер яза, бер сыза, тагы яза һәм язганнарын акка күчерә Иртәнгә таба инде, ягъни караңгылы-яктылы вакытта ул утны сүндерә һәм йокларга ята.

Җир турындагы тарихи Декретны Владимир Ильич менә шушы төн­не яза Бу Декрет Советлар съездында кабул ителгәннән соң, бөтен газета редакцияләренә басарга җибәрелә. Аннары ул аерым кәгазьгә басылып солдатлар һәм крестьяннар арасында таратыла. Аны губер­на өяз шәһәрләренә генә түгел. Россиянең барлык волостьларына жи- бәрәләр Владимир Ильич ака шулчаклы зур әһәмият бирә ки: «...бер генә башка закон да жир турындагы закон кебек шул кадәр күп та­ралмагандыр», дип яза бу хакта Бонч-Бруевич.

Мин тау өстендә утырган урынымнан торып, аягүрә бастым, һәм күз күреме кадәр киңлектәге бу жирләргә карап туя алмадым. Мин анда тракторлар үрмәләгәнне, озын елгалар буйлап көймәләр йөзеп барган­ны, канатсыз атларга менеп, тау биеклекләренә күтәрелүче кешеләрне, жимеш бакчалары өчен мәйдан яручы землемерларны күрдем. Чәчүне дә, тырмалауны да бер үк вакытта башкарып, җирне инләп бара тор­ган машиналарга, машиналар таккан тракторчыларга, көймәләргә уты­рып йөрүче балыкчыларга, таза атларга атланып көтү әйдәүчеләргә, корыч ленталар сузучы землемерларга карап күңелемнән үземнең фи­керләремне әйттем:

Әгәр мин тракторчы булсам, шушы Декретны кызыл комачларга күчереп язып, аны радиатор трубаларына эләр идем.

Әгәр мин көймәче булсам, шушы Декретны ак җәймәләргә күчереп язып, аны җилкән итеп корыр идем.

Әгәр мин чапкын атлар өстендә барсам, шушы Декретны чуклы бәр­хетләргә күчереп язып, аны колгаларга беркетеп, һаваларга күтәреп очар идем.

Әгәр мин бүгенге землемер булсам, шушы Декрет белән безнен кулыбызга мәңгегә бирелгән бу изге җирләрне укалы тасмалар белән каер идем.

Тагы берничә авыз сүз белән сезгә дәшәм.

Хәзер ничәмә мең тонна ашлык бирә торган бу җирләр, ничэмә мең терлекләр йөри торган бу көтүлекләр, ничәмә эскерт печәннәр чабып алына торган бу болыннар, биек-биек йортлар, хисапсыз күп балыклар үрчи торган бу елгалар, саннарына чыга алмаслык бал кортлары оча торган бу чәчәкле киң далалар өчен барган көрәш тарихларын сез бе­ләсезме? Әгәр белмәсәгез, авылдашларыгыздан сорашыгыз, китаплар­дан өйрәнегез. Шушы байлыкларның чыганагы булган Җир турындагы олы Декретны сезнең укыганыгыз бармы? Әгәр булмаса, аны кат-кат укып карагыз! Сез Җир өчен барган көрәш тарихларын һәм аның ту­рындагы бик зур ул документны укысагыз, бу сезне шушы зур байлык­ларның, шушы иркен хокукларның кадерен белергә өйрәтер, алармы саклау өчен сезне һәркайчан әзер торырга чакырыр. Гасырлар буе көтеп алынган бу көннәрдә яшәүнең мәгънәсе дә шунда!..