Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа шигырьләр

Үзәннәрдә йөрим

Жир авазы тиздән ишетелер

Уҗымнардан, яшел үләннән…

Буразнада үскән дусларымның

Карашлары ерак төбәлгән.

 

Рәшәләре күзне камаштыра,

Офыкларга карап туймассың!

Күкрәгемне ачам… Хисләрем дә

Рәшәләргә кушылып уйнасын!

 

Төн йокысын җуйган игенченең

Хыяллары - басу түрендә:

Таңда әмер көтнән солдат кебек

Әзер тора язгы һөжүмгә.

 

Окобында посып калганнарны

Гафу итмәс күңеле берсен дә.

...Йокласа да, кырда арышларның

Тирбәлүен күрә төшендә.

 

Яшел чирәм кебек бәбкәләр

 

Яшел чирәм кебек яшь бәбкәләр

Сабый чагым искә төшерә.

Бәбкә санлап йәргән гамьсез еллар

Кире кайтса икән кешегә…

 

-Ташла, юләр, әллә кайчан узган

Ванытларны уйлап саташма.

Сабый чагың, әнә, улыңа күчеп,

Сөенә сөенә бәбкә ашата.

 

Ялан аяк чыгып чабарга

Әй, кыстыйлар аны авылларга,

Үгетлиләр: шигырь укырсың.

Ә ул, никтер, һаман риза түгел,

Игеннәргә гыйшны юкмы соң…

 

Басуларга яңгыр ява диеп,

Хәбәр килде кайсы арада…

Шагыйрь әзер ерак үзәннәргә

Ялан аяк чыгып чабарга.

 

Болыт булсаң

Саф җилме син?… Әгәр саф җил булсаң

Теләгемне синнән яшермәм:

Сабый чакта әнкәм назлагандай,

Йомшак кына сыйпа чәчемнән.

 

Әллә инде таңда калка торган

Яолдызмы син минем күгемдә…

Йолдыз булсаң, барыр юлларымны

Яктыртып тор гомер-гомергә.

 

Ә бәлки син, миңа күренмичә,

Куерырга торган болыттыр…

Болыт булсаң, яңгыр булып яу да,

Сөюемне сүндер, оныттыр.