Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ҖИРДӘ (эскизлар)

ИКЕ ӘЛМӘТ

Әлмәт тирәкләре мине күргәч

Таныган кук шаулап куйдылар;

Иске Әлмәттә йөрим уйга чумып,

Яңа Әлмәткә тарта тойгылар.

Истәлеклар мине эзәрлекли,

Үкенүләр килә эземнән.

Монда үткән бүлеген мин гомернең

Сызып ташлый алмыйм үземнән...

Үткән яшьлек тарта иске Әлмәткә,

Хәзергесе тарта — Яңага.

Яңа белән иске тартышалар,

Аркан тартышкандай мәйданда.

Әле бусы сөйри үз ягына,

Әле тегесе. Яңа көчлерәк:

Тәки мине тартып алып китте

 Яңа йортлар ягына өстерәп.

Стеналар — соргылт. Чупай ташы,

Пычкы ззе төшкән аларга;

һәрбер ташта тигез, нечкә сырлар

Кырыс бизәк өсти калага.

Бу ташларда кемнең кул җылысы?

Кем тирләре аккан бу төштә?

 Тәрәзләрдә кемнең елмаюы

 Балкып китә, кинәт нур төшсә?

Ул төзүче үзе ничек икән,

Тапты микән бәхет бу эштән?

 Булгандыр бәхетсез чаклары да:

 Башкаларга бәхет төзешкән...

Гомер дәфтәремнең һәрбер битен

 Мин актарып йөрим: хаталар

Укытучы кызыл кара белан

Төзәткәндәй ярылып яталар...

Әти, укы,  диде — мин карыштым,

Иптәш малайларны тыңладым,

Олылар сүзен сүз итмисең яшь чак,

Шуңа күрә, ахры, уңмадым...

Уку — читен,

Эшне сайладык без,

Эш тә майлы ботка түгелне

 Аңлап кына килгән чакта кинәт

Сугыш уты башка үренде.

Кайсыбыз кая иптәш малайларым:

 Суслонгерга, туры фронтка,

Кайсыбыз барды рейхстагка кадәр,

 Кайсыбыз калды мәңге шул утта.

 Шулар рухы әллә тарта, Әлмәт,

 Әллә тарта туган туфрагым,

Сиңа кайтам, бәхетем киреләнеп,

 Сүрелгәндә тормыш учагым.

Сиңа,  Әлмәт, ут алырга кайтам,

 Гайбәтләрдән качып, я бүтән

 Мине күрәлмәүче дус-дошманнан,

 Бурычлардан синдә ял итәм.

 Диңгезләрдә йөзгән пароходка

 Моллюскалар ябыша, шулардан

 Чистарттыру өчен һәр судноны

 Кертәләр бит төче суларга.

Шулай мин дә ябышкакларымнан

 Арынам бары синең суыңда...

Юк, рәсемгә төшәр өчен кайтмыйм,

 Мут шагыйрьдәй, төзелеш фонында!

 

Гүзәл йортлар. Менә бакчалысы,

Ашъяулыктай бакча, ә шунда

 Кыярларга кемдер су сибәме?..

Тукта, таныш чалым кашында.

Бу Гафаров ипташ түгелме соң?

Әйе, шул-шул, ничек бирешкән!

Теге чорда райком түрәсе иде,

Шул хәлгәме инде ул төшкән?

Эш өстендә килә иде. Бер мәл

Лобогрейка белән урабыз,

Тамак ач, тик горурлык бар бездә,

 Сер бирмәскә иткән булабыз.

Көн-төн эштә... Ә ул килеп безне

Эттән алып эткә ташлады.

Безнең алда колхоз сөте белән

Умырып-умырып күмәч ашады.

Авызыбызга сулар килде безнең,

 Түзәлмичә атка кизәндем.

Без кузгалдык арыш урдырырга —

Ә ул калды ашап көзәндәй.

Шул чагында аны китаптагы

Бай шикелле итеп күрдем мин,

 Берсен-берсе бетереп ташлый торган

 Үчле уйлар уйлап йөрдем мин...

— Сез Гафаров агай түгелме соң?—

 Ул, сипкечен куеп, борылды.

Төймә кебек күзләреннән миңа

 Бер салкынлык килеп орынды.

Ул таныды мине, үзен көчләп,

Хале мөшкел ахры, — шуңарга!

Постан төшкәч очрау кыен да соң

 Сине белгән таныш, дусларга.

 Урындыкка дәште...

                                Аклангандай

 Үз хәленең асылын аңлата.

Мондый чакта кеше бүтәннәрне

 Гаепләргә күбрәк ярата.

Гафаров та шулай. Китте тезеп,

Ул фәрештә диеп торасың.

Мин-минлеге каты яраланган,

 Сүзләреннән ләкин тоясың:

Сагына һаман үзенең бояр булып

Йөрүләрен теге заманда!..

Түрәлекне сөя, әй, бу кеше!

Бармы икән әллә канында?!

Аннан әйтә: — Ә сез, яшьләр, әле

Күл нәрсәне аңлап җитмисез.

 Беләсеңме Ньютон спирален?

  • Беләм, беләм, шуннан ни дисез?
  • Кабатлана-кабатлана гына

 Алга бара тормыш... юк чара!..

  • Теге чаклар кабат килер диеп,

Итәсеңме шуңа ишарә? —

Ул дәшмәде. Өмет, мәкер белән

 Елмайды тик миннән көлгәндәй,

Мине әйдәп ачык сөйләшүгә,

Әйтә куйды күп сер белгәндәй:

  • Ул съездлар ай-ай... шул вакытта

Инфаркт булды миңа — чак калдым...

Хе-хе-хе-хе, сине күзәтеп барам,

Үзең дә бит... шактый нык яндың?!

  • Ләкин бер дә эчемә ачу җыеп

Мин посмадым. Ни бар — качуда?!

Ә «спираль» — синең бәлаң, ташла!

Агу сипмә инде ачудан.

Ник яшерергә? Властьлы сезнең брат

 Нишләгәнен хәтта тоймаган:

Шахмат пешкасы итеп кешене

Күп язмышлар белән уйнаган.

Шул гаделме? Кан, яшь коеп инде

Эшләмиләр матур, хак эшне.

Әшәкелек — әшәкелек чәчә,

Ә гаделлек тудыра намусны!..

  • Кызыл авыз, тормыш әле сиңа

Үз күзләрен бирер, үз башын,

Семьяң булсын менә... — Кулын селти,

Чытып шунда йөзен һәм кашын.

  • Әй, абыкай, икейөзлелекне

Яшәү авырлыкка япсарма,

Сиңа булган картлык хөрмәтен дә

Шундый сүзләр белән таптама.

Яшь булсам да, тормыш миңа үзенең

Лаеш шулпаларын эчерде,

Мин әшәке хыянәт ачысын да,

Дуслык шатлыгын да кичердем.

Тик анда да кеше кайгылары

Булды миңа һаман зур кайгы,

 Берәрсенә килгән зур бәладан

 Җилкәләрем минем янтайды.

Күкерт кебек кабынып китте теге,

 Чәнчү өчен бер сүз тапмый ул:

Әтиең дә, мескен, каудар иде,

Алмагачтан алма... һаман шул!..

 Һәм мин киттем яңа Әлмәткә менеп,

 Кәефем килде — ачуын китердем,

Малай чакның күңелдәге үчен

Шулай итеп, ахры, бетердем.

 

... Тормыш бит ул очрашулар белән,

Аерылулар белән туп-тулы:

Урам чатын борылганда, баксам,

Лира килә миңа туп-туры.

Икебез дә кинәт каушап калдык,

Ут шикелле булып кызардык,

Яшь, гөнаһсыз чакта безнең дуслык

Түгел иде дәшми узарлык.

Бөгелмәдә бергә укып йөрдек,

Икебез да горур шул чаклы;

Лира инде укытучы кызый,

Мин фронттан, үзем таяклы.

Сез бит һич тә тиң түгелләр, диеп,

Әнисе әйтеп торган аңа гел.

 Җырдагыча: тиң түгеллеген дә

Күреп сөя иде яшь күңел.

Мин оялчан, кимсенүчән идем,

Шул киртәне җиңә белмәдем.

Башта мин сайларга хаксыз дидем,

Сөю дәгъвә итеп йөрмәдем...

  • Син акыллы идең, Лира, миннән!

Исеңдәме, яздым бер хат та.

Хисләреңне бора белә идең

Исәп белән теләсә кәй якка.

Ә мин белми идем. Әле  һаман

Үзләштерә алмыйм шул «фәнне».

Ышанасыңмы, мин яшь түктем качып

Син кияүгә чыккан ул көнне!

  • Әй, үткәнне искә алма инде!

Көнче булды Фатих һәм эчте:

Әгәр берәү миңа карап узса,

Ала иде, янап, чәнечке.

Көнләде синнән дә, Вахиттан да.. —

Лира тынды... Барысы әҗеренә —

Шулай сиздем, хисләр урынын, ахры,

Били барган ачы тәҗрибә.

Ул үзгәргән, сер бирмәскә тырыша,

 Горурлыгы бик нык һаман да:

Ирен мактап ала, үкенгәндәй

Эч серләрен әйтел салганга.

Сөйләгәннән артык белгәнемне

 Сизенә дә, тагы яшерми:

  • Тик Вахитка чыкмавыма үкенәм,

Ә шулай да әйбәт яшим мин.

Хатын-кызда җайлашу бик көчле,

 Йомшаклыктан ләкин түгел ул!

Болай торабыз да, мәхәббәт юк,

Аның урынын алган күнегү.

Миннияр, син мине гаепләмә,

 Кичерергә тормыш өйрәтте.

Ә класста дөньям онытам мин,

Шул дәвалый минем йөрәкне.

Син уйлама, мин бәхетсез түгел,

 Бәхет кешенең һәрчак үзендә!..

 

Лира туктый. Сүзе дәвамыдай

 Ясалма нур балкый күзендә.

 һәм ул китте. Кош канаты кебек

Нейлон пыльник калды елкылдап.

Ә йөрәгем...

Калды сулкылдап.

Тук-тук аяк тавышы йөрәгемне

Сандалларга салып суккандай

Итте!

Китте!

Әйдә инде юлы уң булсын!

Әйдә инде шулай онытылсын!

 

Йөрим.

Тирәк яфраклары шаулый,

Коелгандай чыңлап вак акча.

Болконында кемдер гармун сыза...

Әлмәт киче шулай таңгача.

Мин кафега кердем, шунда кинәт

Килә алмый торам һушыма:

Иске таныш — Сөмбел, чертежчы кыз,

Көлә-көлә килә каршыма.

Түгәрәк йөз! Ник кимсенә икән

Юк дип миндә тышкы чибәрлек?..

Саф акылы, җитдилеге белән

 Бик күпләрне җәлеп итәрлек.

Ул тормышын сөйли, эчендәге

Шатлыкларын, сөйли кайгысын.

Ялганламый. Утырмыйсың уйлап

 Кайсы калька, чын дип кайсысы.

Үз-үзеннән һич канәгать түгел,

 Зарлангандай тоела тормыштан,

Бу бөек хис, — канәгать булмау хисе, —

Бирелгәндер, ахры, тумыштан.

Без аңарга килдек...өстәлендә

Эскизлары яңа Әлмәтнең,

Киләчәге калькаларда әле,

Очрашуны шул да ямьләтте.

Шәһәр төзү серен сөйли, сөйли,

Ә аннары күчә шәхсигә:

  • Бар нәрсәм бар: эшем, тоткан урыным,

Квартирым. Ә  соң бу нигә? —

Дим кайчакта, ялгышымны тоям,

Эзләнгәндә күңел нәрсәдер,

Шундый ахмак уйлар килә икән!

  • Эзләнмәсә күңел — бәсәрер.

Акыл сату тоеп минем сүздә,

Тирән итеп Сөмбел көрсенде:

  • Сөйләү эштән җиңел булгангамы,

Әй сибәбез генә без сүзне!..

 

Без фәлсәфә сатып утырганда,

Харис килде — аның абыйсы,

Дустым минем фронт елларыннан,

Ә таушалган малай ярыйсы.

Ай-ваема карамыйча, мине

 Алып китте үзенә кунакка.

 «Нахальный»да тора икән Харис,

 Шәһәр читендәрәк, бер якта.

 

Бу «Нахальный» поселогы менә.

Андыйлар бар һәрбер шәһәрдә.

Ә кешеләр бигрәк әйбәт икән,

Үзең әйбәт булсаң әгәр дә.

Дустым Харис шунда яшәп ята,

Ярата шул бераз кәгәргә.

Кәгүен ул эаконный дип саный:

  • Эш шундый бит, брат, гамәлдә

Эчем яна. Шуңа яна, дустым:

Без урманда трасса ярабыз

Бульдозерлар белән! Агачларны

 Кубарып алып читка салабыз.

Күпме байлык һәлак итәбез бит,

 Күздән яшем атыла кайчагын:

Шәмдәй матур каеннарны изә

Бульдозерның авыр пычагы.

Кайда хаклык? Чыбык кискән өчен

Кеше шундук судка бирелә.

Бу вәхшилек булмый нәрсә инде?

Я моны соң ничек диергә?.. —

Кояш ашап яргаланып беткән,

Кирпеч кебек йөзе Харисның,

Күз кабагы аның салынып төшкән,

Ул бик эшчән нәсел варисы.

Тәмәкесен конфет кебен суыра.

  • Чыдап булмый шундый эшләргә.

Нәчәлниккә бардым... Яңалык, ди,

 Шулай тоела йомшак кешеләргә!

Нәчәл бик күп, казна исәбенә

Юмартлыкта барсын уздыра,

Халык байлыкларын «акыллы баш»

 Халык исеме белән туздыра.

Саклап тоту — ул саранлык түгел,

 «Кызыл!» диеп кашың сындырма,

 Барлыгым шул, ләкин мин бүтәнчә

Була алмыйм, ниләр кылдырма!

Ничек кенә хатын иләмәде.

Тормыш та нык кына сугарды,

Җаным һаман «кызыл!» Миңа һаман

 Бар нәрсәдән хаклык югары!

Хет яманла мине, начар диген,

Күңелем акка көнем ак минем,

Туган җирнең һәр нәрсәсен жәллим,

Бар ла шундый начар як минем!.. —

Кул бирә ул тагын, бармаклары

Чәерләнгән, янган чырае.

Бу тормышны Җилкәсендә илтә

 

Тин шундыйлар гына мөгаен!..

... Харис — ялга, э мин төнгә чыктым:

Факел хоры яна тауларда:

Факел тотып гүя туземецлар

Чыккансыман филләр ауларга...

 

... Икенче көн Харис эштән кайтты,

 Әй сусаган сергә бу күңел.

Ә фикерләр безнең бик килешә,

Бер сөйләшү — үзе бер гомер.

 

Харис сөйли: — Бездә музейларга

Куярлык бер кызык адәм бар.

Түрәләрне шундый ярата ул,

 Бар түрәләр — аңа аллалар!

Һәм ул әйтә: «Түрәләрдән башка

 Яши алмас идем, чын әгәр!

Кемнәр мине эшкә кушар иде,

Зш бармаса, мине кем тиргәр?!

Тиргәве дә аның файда гына,

Шул файданы тоеп тик торам,

Түрә әгәр миңа бер елмайса.

Салган кебек булам йөз грамм!

 Кушмыйча мин берни эшли алмыйм.

Өйдә эшлим хатын кушканга,

 Кайберәүләр җиңел яши дия,

Санап мине әрсез куштанга!

Мин баш түгел, башкаручы гына,

 Мин кечкенә кеше, миңа ни,

Берсе килә, берсе китә — түрә, —

 Минем кыйбла һич тә үзгәрми.

Башкаручы, мин гел буйсынучы,

Ай-яй авыр, нишлим, язмыш шул!..»

 «Ташла, адәм, черек фәлсәфәңне,

Тире саклау — яшәү түгел ул!

Әнә кошлар, сөйрәлүчеләр бар.

Син әйтәсең, мин иеше, дисең,

Кеше булгач, иеше кебек яшә,

Сөйрәлүче булып яшисең!» —

Дим мин аңа, э ул ачуланмый,

Ачуы килми аның бернигә.

Хет хатынын алып кит син шунда,

 Икенче көн сиңа кул бирә...

 

... Харислардан киттем буровойга,

Тантанага шунда очрадым,

Илсур дустым каршы алды мине

Бик сагынып, җәеп кочагын.

Буровойга фотограф килгән

Төшерергә рабкор помбурны,

Бар буровой халкы шау-гөр килеп,

 Әзерлиләр шуңа Илсурны.

Кайсы кигезә яхшы бүреген аңа,

Кайсы бирә салып пальтосын,

Кайсы шарф бәйли,

Галстук тага.

Кайсы рәтли иңен, якасын.

Фотограф илтеп бастыра аны Бер начәлнең «ЗИМ»е кырына

Һәм төшерә...

— Елмай, елмай! — ди ул,

Илсур елмаялмый.

Фотографның кәефе кырыла.

Тирләп бетә Илсур елмаялмый,

Каушап калган кебек сәхнәдә.

Һич елмаймый торган егет шул ул,

Теге ышанмас инде әйтсә дә!

Елмая ул шунда — аварияне

 Вакытында җиңеп чыгалса,

Ял көннәре кайчак урамнарда

Берәр сылу кызга очраса...

 

Елмаерлык түгел бүген эше,

Энә өстендә гүя утыра,

Скважина бер аждаһа кебек,

Бар цементны йотып тик тора!

 Пирамидадагы мылтыклардай

 Тезелгәннәр «шәмнәр» бер мәлгә,

Растворлар түгелеп күл-күл ята,

Сөт түгелгән кебек идәнгә...

Илсурлар бит тәки төгәлләде...

Короттажлар килде. Бер агай

Сыңар куллы — эшне оештыра;

Шау-гөр килә тагы буровой.

Агай — үткен,

Скважинаның ул

Тиз төшенә кәефен — шалт та шолт.

Холкын белеп гел өйрәтеп тора,

Фокусниктай күзе — ялт та йолт.

Ток ялгады,

Җир «дерт» итте кинәт,

Зыңлап куйды вышка кыл кебек,

 Скважинаның юан тамагы да

Укшый башлый кинәт буылып.

Тамагыннан менә су ургыла,

Ташу суыдай кызгылт. Җыела

Бар егетләр, карап тора алар:

Су карала бара, куера.

Һәм әйләнә соргылт агынтыга, —

Нечкә генә, тузбаш еландай.

Җир тартыша, дер-дер килә, гүя

 Зур мамонтны сөңге яргандай.

Кан киткәндәй шуннан нефть ага,

Мамонт каны кебек төсе дә.

Бу гадәти бер эш кенә бары,

 Шаккатмыйлар моңа берсе дә.

Ә егетләр кайсы кая ава

 Кече әбәт ашап алырга,

Сыңар куллы абый якмыш ашый,

Термоста бар чәе «салырга».

Ашап туйгач ләкин амин тота,

Битен сыпыра сыңар уч белән...

Юк, ышанып түгел, тик икмәкне

 Зурлап кына, аны мин беләм!

 

 

ЗАВХОЗ ЗИННУР

Малайларны Зиннур бик ярата,

Ә үзенең улын тагын да.

Малаена алма тоттыра да,

Сөйләп ташлый миңа барын да:

- Өйләндем дә малай көтеп йөрдем,

Тапмый хатын, тапмый, уңмаган,

Шундый чакта менә, уйлап кара,

Хатыныннан кем суынмаган?

Суына башладым шул,

Кантордагы

Кызларга да күзем төшкәли,

Елмаялар, эретерлек итеп,

Күрә алар җанны үтәли.

«Зиннур абый!» дигән булып кайсы

Өзелеп китә… каушап каласың.

Прожекторга эләкнән самолеттай,

Уңны, сулны белми барасың.

Ә шулай да күңел тартмады бит,

Вөҗдан килеп, кисә башлады.

Шул чак хатын менә малай табып,

Переворот ясап ташлады.

Бу малайдан, белмим, нәрсә чыгар,

Бик кечкенә әле, шулай да,

Әнисеннән бизеп барган чакта

Тойгыларны борды уңайга.

Хатынның да хакы артты, телим

Яхшы ягын гына күрергә.

Малай мине аңа бәйләп куйды,

Ычкынмаслык итеп гомергә.

Ул коткарып калды җимерелүдән

Ике җанны, безнең семьяны,

Кайтарды ул матур вакытларны,

Җылытты ул салкын ояны.

 

ӘЛМӘТ ПЕЙЗАЖЫ

 

Анда, монда биек краннар

Зур кулларын күккә сузганнар.

Тимер кран корыч беләген

Күтәргән дә бирә кирәген

«Дошманының». «Дошман» һаман бар -

Шалтырап торган такта бараклар.

Бер зур кран барак сыртына

Әй селтәнеп бирә һәм тына.

Ә бараклар ябышкан җиргә,

Ташбакадай әкрен чигенә.

Ул бараклар калган әз генә,

Төкәнми бит нәфсе тиз генә,

Кеше омтыла һаман әйбәткә,

 

Төкәнми бит нәфсе тиз генә,

Кеше омтыла һаман әйбәткә,

Әнияттәгедәй матур Әлмәткә.

Шуңа күрә корыч краннар,

Баракларга сугыш ачканнар,

Һөҗүмгә алар әнә баралар,

«Бараклар шәһәрен» алалар,

Җимерәләр аны, тетәләр,

Яңа йортлар салып китәләр.

 

Бер кырыйда ята торбалар,

Юан-юан бүрәнәләрдәй,

Торба өстеннән чаба малайлар,

Өйдән чыккан яшь бәрәннәрдәй.

Әй тотынды яңгыр, малайлар

Төрле якка, әй, сугылдылар,

Чыбыклагач яңгыр сыртларын

Торбаларга кереп тулдылар.

Торбаларны яңгыр зыңлата,

Малайлар шат бу ят авазга,

Башын сузып кайсы торбадан

Тамчыларны җыя авызга.

 

ТАНЫШ АБЫЙ

Дәшеп алды мине таныш абый,

Килеп төшкәч, бүген өлкәдән,

Себерләрдә йөреп, безнең якта

Булалмаган иде күптәннән.

Искә төште кинәт бер вакыйга,

Үзе кызык, үзе аяныч,

Ачуланма, абый, ачуланма,

Мин бәләкәй чакта булган эш:

Алтынчыда мин укый идем,

Әле озак мин белми йөрдем:

Тормыш нәрсә? Нәрсә мәшәкать?

Кеше үзе була ничә кат?

Кешеләр нигә берсе-берсенә

Дошманлашып кайчак үчегә?

Укытучы безгә ни әйтсә,

Шул төп закон иде, гадәтчә.

Ул керде дә бер көн тын торды,

Китапларны аннан ачтырды.

- Күрәсезме, - диде, - шул биттә

Бер рәсем бар, матур, әлбәттә,

Хәзер инде халык дошманы,

Бу китаптан сызыгыз аны.

Әй очындык без бик моңарга:

Безгә булсын фәкать сызарга,

Шытыр-шытыр итеп сызабыз,

Бетергечләр белән бозабыз,

Каләм белән күзенә төртәбез,

Аркылы-торкылы сызып тетәбез.

Ләкин укытучыга ни булган,

Күзләренә гүя су тулган!

Ул яшерә бездән карашын,

Ә йөзендә кайгы карасы.

Шул чагында синең рәсемне

Сызганмын мин, абый, гафу ит!

Абый көлә һәм селти кулын:

- Әйдә, аны искә төшермик!

Сөенә-сөенә икәү йөрибез

Әлмәт урамнарын тутырып;

Аның җаны һәр яңалыкны

Сусагандай эчә йотылып.

 

ЯНГАН ЙӨРӘК

– Сез кайларда хәзер бораулыйсыз?

– Бораулыйбыз, дускай, кайда да.

Бүген генә менә малай туды,

Барсы да бит безнең файдага!

Тик факеллар гына бушка яна,

Йөрәк әрни, әрни көн дәген,

Берәр җирдә әллә пожармы дип,

Уянып китәм менә төннәрен.

Горгазларга бардык,

Имза җыеп,

Гәзитләргә язып карадык,

Сүзләр, вәгъдә… тик шуңардан бүтән

Бернәрсәгә ирешә алмадык.

Һаман вәгъдә… Вәгъдә белән генә

Күпме инде менә яшибез?

Без үлгәчтен булыр әле диеп,

Тешне кысып кайчак дәшмибез!

Вәгъдә бит ул изге нәрсә, ләкин

Үтәлмәсә була бик читен,

Хисләрне дә шул ышанмау баса,

Өзелә башлый хәтта өметең.

Яшәп булмый вәгъдә белән генә!

Миражларга һаман алданып.

Хәзер кирәк эшнең нәтиҗәсе,

Юкса нигә юкка казгану?

… Тик шул миңа бер дә тынгы бирми,

Йөрәк яна гүя факелда.

Син яз әле, аңламаслар микән,

Минем янган йөрәк хакында?!

 

ТЫҢЛАНГАН СЕР

 

Менә инмәк кибете.

Тәмле исләр

Китерәләр авыз суларын.

Икмәк сатып тора икән тагы

Кызларның да иң сылулары.

Сатучы кыз сөйли дус кызына:

- Әй, Мәгъшия, күрсәң, җаным, син,

Кичә кергәч бер бик матур егет,

Ток суккандай каушап калдым мин.

Минем эштән нидер гаеп тапты,

Жалу язды миңа шушында,

Ә мин аңа шундый гашыйк булдым,

Яза яздым хәтта һушымнан.

Озаграк язсын диеп торам,

Бүтән берни килми башыма,

Кулларымнан вак акчалар коела.

Чылтыр-чылтыр идән ташына…

- И, тиле! - ди иптәш кызы. - Эштән

Чыгарсалар… карап жалуга?

- Бүтән җирдән эш тапмаммы әллә,

Төкермим дә эшсез калуга!

Их ул егет тагын килсен иде,

Язсын иде жалу сүзләрен,

Жалуы аның миңа бүләк кенә…

Күрсә идең аның күзләрен!

Төннәр буе күз алдымда тора,

Ияреп йөри көндез шәүләсе,

Барган чакта артка борылып карыйм,

Күрермен күн аның гәүдәсен…

Бөтен күңелем җырлап тора хәзер,

Агылалар уйлар, әй, ташып…

Сара тына,

Дусты иңенә куя

Малайларча чәчле чук башын.

 

 

КИЧКЕ АВТОБУС

Мин Әлмәткә килгәч бик яратам

Кичләр буе тоташ йөрергә.

Кайсы эштән кайта… Кызы белән

Очрашырга кайсы йөгерә.

Соңгы автобус… Уйчан бурильщиклар,

Егетләр һәм кызлар шау-шуы…

Бер кыз ялгыз, аның күзләреннән

Укып була эчке ярсуын.

Ул уйлары белән монда түгел,

Ул сөйгәне белән бәхәстә.

Аңлашылмау таудай була икән,

Ирешкәндә уртак бәхеткә!…

…Ә бер егет якасына чумган,

Формулалар уйлап кайтамы?

Бер ачышка әллә илһам килгән,

Баш ватуның белә ул тәмен!

Эзләнүнең рәхәт газапларын -

«Тавыш барьерларын» үтүе,

Үз-үзенең сопроматын җиңеп,

Әз булса да алга китүе!…

…Менә күксел ковбойкалы егет,

Нәрсә кайный икән аңында?

Берәр эштә горур мин-минлеген

Кискәннәрдер, бәлки, аның да?

Мин-минлек ул - бер чи яра кебек,

Бик авырта чак-чак тисәң дә.

Ләкин кеше - шуның өчен кеше!

Мин-минлек тик булмый исәрдә!

Кешеләр кайта соңгы автобуста,

Җиңеп кайта, кайсы җиңелеп:

Тик җиңелгәч кенә була бит ул

Үзеңдәге көчне нык белеп!…

…Машинадан төшсәм - шагыйрь дустым,

Һаман шулай кәләч, таза ул.

Тик тормышны артык нык белгәнгә

Шигырьләрне бик аз яза ул!

 

ЭПИЛОГ

Инде вакыт! Сау булыгыз, дуслар,

Сезнең белән рәхәт яшәве!

Сезнең белән җиңел иңне баскан

Дөнья йөкләренең иң дәве!

Рәхмәт сезгә, мине санга санап,

Сөйләдегез йөрәк серләрен.

Сезнең сүзләр миңа көч бирерләр

Менгән чакта тормыш үрләрен.

Чертежчы кыз, Сөмбел, сиңа рәхмәт!

Дусларымны минем күбәйттең.

Бу дусларны белгәч,

Әйтмим хәзер:

«Бушка үттең, гомер, тик үттең!»

Хыянәт белән яралады берәү,

Шуңа, ахры, бераз бирештем,

Миңа төшкән җаваплылыклардан

Кул селтәргә хәтта җитештем.

Әзерләнгән идем, нәтиҗәсез

Бу көрәшем нигә? - дияргә.

Ә син, Сөмбел, шуны тоеп алдың

Һәм бирмәдең башны ияргә.

Рәхмәт сиңа!

Инде менә китәм.

Әй, авыр да инде аерылу,

Өзә-өзә күңел җепләрен гел,

Җан әрнетеп читкә каерылу!

Рәхмәт инде,

Мине озата чыктың,

Япон күлмәк киеп болдырга,

Ә җил синең салам чәчләреңне,

Итәк чабуларың туздыра,

Күлмәк чабуларың

Аякларыңа кыстың,

Күкрәкләрең тиз-тиз ябасың,

Ашыга-ашыга үзең барасың,

Сулышларың бик еш аласың:

Каласың!…

Сау бул, Әлмәт,

Һәрбер почмагыңны

Улың кебек сөеп кинәндем,

Дусларымны, төзелешләрне күреп

Шатланырга инде өйрәндем!

1964.