Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР

Сәгыйть Рәмиев!.. Бу исемне ишетү белән күз алдыма нык гәүдәле, кара бөдрә чәчле, эчкерсез дуслык очкыннары чәчеп карый торган зур кара күзле, мөлаем йөзле кеше килеп баскандай була. Татар поэзиясе күгендә ялкынлы дәрт, гаҗәеп зур поэтик көч белән авылның айлы-йолдызлы, энҗеле-бриллиантлы, ләкин «тын һәм буш» табигатен җырлаган, югары пафослы, нечкә музыкаль аһәңле, образларга бик бай булган күп шигъри әсәрләр иҗат иткән хөрмәтле ша­гыйрь бу!..

 

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ БЕЛӘН БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ

Мин Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигыре матбугатка чыккан көннәрдән баш­лап, шул чор яшьләренең күпчелеге кебек, аның лирик шигырьләре белән бик нык мавыгып, аларны укып, ятлап үскән яшьләрнең берсе идем. Ә Сәгыйтьнең үзе белән күрешеп танышуым тик 1914 елның җәендә генә булды. Мин аның белән Уфада, «Авыл көнкүреше» журналы редакциясендә күреп сөйләштем. Рәмиев мине бик ачык йөз белән мөлаем елмаеп каршы алды. Урыныннан торып күреште дә, миңа урын күрсәтеп:

— Хуш, сез кайдан? Ни йомыш? — дип миңа сораулар биреп, тагын урынына утырды.

Мин исем-фамилиямне әйтеп, курсларда укучы икәнемне белдереп, йомышны сөй­ләп бирдем. Ул, минем сүзләремне бөтенләй тыңламагансыман, һәм үз-үзе белән сөй­ләшкәндәй итеп, «Гыйрфани... Гыйрфани...» дип торды да:

— Фамилиягез мина бик таныш кебек күренә, сезнең шигырьләр язганыгыз бар­мы? — диде.

— Бар. Сез «Идел»дә эшләгән вакытта бер-ике шигыремне газетагызда басып чыгарган идегез, — дидем. Ул тагын да яктырыбрак киткәндәй булды:

— Шул шул!.. Таныш фамилия... — диде. Мин:

— Ләкин сез минем шигыремнең берсендәге:

«Син генәсең минем аллам...

Син генә, тик син генә!...—

дигән юллардагы «аллам» сүзен «вөҗүдем» сүзе белән алмаштырып:

«Син генәсен бар веҗүдем,

Син генә, тик син генә!..» —

рәвешендә биргән идегез, — дидем. Ул:

— Әллә охшамадымы сезгә? — диде.

— Әйе, охшап ук бетмәде шул. Сез бит, үзегез «Кайвакытта уйлыймын мин...» дигән шигырегездә: «Син генә рух биргән аллам...» дип җырлыйсыз, — дигәч, бераз карап, уйланып торды да:

— Әйе, бу дөрес, Касыйм әфәнде, 1908 еллар иде. Заманнар алышына, карашлар да үзгәрә. Ләкин мөхәррире чалмалы мулла булган бер газетада андый карашларны үткәрмиләр иде шул, — дип, уфтануга охшагандай итеп, жавап бирде. Аннан соң, хәзер язу-язмавымиы сорашып: — Сезнең каләмегез шома гына иде, язарга, эшләргә ки­рәк, — дигән кинәшне бирде дә, ишеккә якын гына җирдә утырган бер егетне күрсә­теп: — Йомышыгызны әнә шул егет башкарыр,— диде. Өстәлендә тузылып яткан язма­ларның күплеге аның эше тыгыз икәнлеген күрсәтеп тора иде.

Бик эредер, башкаларга бик өстән карый торгандыр дип уйлаган шагыйрьнең шундый ачык күңелле, түбәнчелекле һәм башкаларга бик илтифат итүчән, яхшы киңәшләр бирүчән бер кеше булып чыгуы миндә бик тирән тәэсир калдырды һәм күңе­лемдә аңарга карата мәхәббәт тудырды.

Моннан соңгы вакыйгалар: сугыш, армия, Февраль. Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы һәм башкалар күпләрне өермә кебек бөтереп алып, үзенең утлы-давыллы казанында кайнатты. Мин моннан соң Сәгыйть Рәмиев белән тик 1920 елның җәендә генә яңадан очраша алдым. Бу очрашу Чиләбе шәһәрендә булып, без инде аның белән күптәнге танышлар, әшнәләр булып күрештек. Шул вакыттан алып, гомеренең нң ахыргы көненә хәтле мин шагыйрь белән якын бәйләнеш тотучыларның берсе булып калдым. Баштарак Чиләбедә, аннан соң Уфада аның шигырьләре, прозаик әсәрләре һәм күп санлы тәрҗемәләре белән; шәхси омтылышлары, интереслары белән; һәм, ниһаять, аның гаять кешелекле һәм кечелекле табигате-характеры белән якыннан таныштым. Ул, Алексей Максимович Горький кебек үк, кешегә, аеруча хезмәт иясе кешесенә, күңе­лендә чиксез зур ихтирам саклый һәм, гомумән, кеше рухының изгелегенә тирән ыша­на иде.  

Сәгыйть Рәмиев әдәбият-сәнгатьнең төп бурычы турындагы М. Горький тарафын­нан бирелгән билгеләмәләрне тулысы белән кабул итә. Горький әсәрләрен кабат-кабат укый; аның «Изергил карчык», «Кеше», «Давыл хәбәрчесе» һ. б. кебек кечерәк күләмле әсәрләрен яттан белә иде. Ул Толстой, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов, Короленко һәм башкалардан тыш, Шекспир, Гете, Шнллер, Гейне, Гюго, Джованьоли, Верхарн һәм башкаларның әсәрләрен яратып укый; көнчыгыш классикларыннан Шәйхе Сәгъдинең «Гөлстан»ын, Хафиз Ширази газәлләрен, Гомәр Хәйям шигырьләрен бик җентекләп өйрәнә, тикшерә иде.

Сәгыйть Рәмиев турында сөйләгәндә кайберәүләр, ул Октябрьдан соң эшләмәде, яки бик аз эшләде, диләр. Мондый сүзләр ялгыш. Ул Октябрь революциясе чорында бик борчулы бер дәверне үткәрә. Ләкин бу дәвернең бөтен кыенлыкларына, бөтен кимсетүләренә дә карамастан, ул шушы мәсьәләгә ачыклык кертү теләге белән «Мәсихы хөррият» яки «Хәсет корбаны» дигән әсәрен яза. Хаксыз ташланган бу пычракны фаш итү уңае белән, каты авыру булуына карамастан, С. Рәмиев бик күп эшләргә мәҗбүр була: «Мәсихы хөррият»не язу белән беррәттән «Спартак»ны, «Жрец Таркви- ни»ны тәрҗемә итә. «Саботаж» исемле хикәя өстендә эшли, «Кызыл Урал» газетасына языша, Чиләбе кызлар техникумында әдәбият дәресләре алып бара, үзлегеннән фран­цуз телен өйрәнә башлый. Татар теленә кергән гарәп, рус, төрек, фарсы сүзләренең кыскача сүзлеген төзи, «Чиләбе губерна азчылык милләтләр» комиссариатында штатлы эшче булып та хезмәт итә. Шуның нәтиҗәсендә, гадәттә «кырык яшемә хәтле бер генә төрле авыру белән дә чирләгәнемне белмим» дип сөйли торган шагыйрь үпкә чире белән авырый башлый.

Сәгыйть Рәмиев үзе белән мөнәсәбәткә кергән кешеләргә бик тиз ышанучан иде. Моның аңа күңелсез хәлләр китергән чаклары да була иде. Шулардан берсе итеп, аның кулъязмаларын укырга дип сораган кешеләргә ышанып, биреп җибәрү гадәтен әйтергә кирәк. Кайчакта бу ышаныч зур борчуларга сәбәпче була. Мәсәлән, «Мәсихы хөррият»нең II нче кисәге, «Кабакта мәхәббәт» әсәре һәм «Интернационал» тәрҗемәсе белән булган хәлләр бик гыйбрәтле.

С. Рәмиевнең үзе сөйләве һәм Г. Ибрапимов истәлеге буенча, аның 2 бүлектән тор­ган «Мәсихы хөррият»е язылып беткән булган. Бу әсәр «охранка» мәсьәләсен фаш итү­гә багышланган булып, I нче бүлекнең сюжет үсешендә гомуми ситуация: тентүләр, кулга алулар... Икенче бүлектә охранкада агент булып эшләгән кайбер кешеләрнең эшләре турында сөйләнә. Чынлыкта да нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе  шагыйрь белән мөгамәләгә кереп, «Мәсихы хөррият»нең II нче дәфтәрен укырга дип сорап ала да яңадан кайтарып бирми (соңыннан аны яндырганлыгы билгеле була). Чиләбегә килгәч С. Рәмиев бу икенче бүлекне яңадан язарга уйлый. Ләкин каты авыру булу сәбәплеме, әллә эш күплектәнме, ул аны язып бетерә алмый.

1920 елда Чиләбе губерна мәгариф бүлегенә дәреслекләр һәм китапханәләргә әдә­бият алу вчен Мәскәүгә һәм Казанга барачагымны белгәч,  Сәгыйть Рәмиев Казанда Галимҗан Ибраһимовны күреп. «Спартак»ны бастырып чыгару турында сөйләшүемне үтенгән иде. Мәскәүдән Казанга килгәч, мин Галимҗан Ибраһимовны күрдем. Сәгыйть Рәмиевнең үтенечен сөйләп, бу турыда аның фикерен сорагач, ул: «Спартакхны бас­тыра алмыйбыз, башка кешенең тәрҗемәсе басылып бетеп бара. Ул безгә «Мәсихы хөррият»ен бирсен, аны чыгарабыз. Ул аның югалган өлешен яңадан эшләргә булган иде. Эшләп бетергәндер инде»,— диде. Г. Ибраһимовның бу сүзләре «Мәсихы хөррият» әсәре белән таныш булуын һәм аның белән бик кызыксынганлыгы турында сөйли.

Бу вакытта «Безнең көннәр» романының беренче басмасы басылып беткән булса да. әле ул төпләнеп, китап хәленә китерелмәгән иде. Мин Галимҗан Ибраһимов өстә­леннән яңа гына типографиядән чыккан бер нөсхәсен алып, аны караштыра башладым. Галимҗан минем кызыксынуымны күреп: «Ә!.. Ул басылып бетте. Ләкин төпләнмәгән әле»,— диде. Минем күзләр ни теләгәнемне белдерткәндер булса кирәк, ул минем кай­чан китәчәгемне сорап алды да:

 — Бусын үзем өчен кирәк булгач алган идем, сызгаланган. Типографиядән алып, мин сезгә бер нөсхәсен бирермен. Иртәгә кереп алырсыз! — диде.

Икенче көнне эшләремне бетереп, хушлашып чыгыйм дип, аңа кергәндә, ул «Без­нең көннәр»нең бер нөсхәсен китап хәленә китереп, өстенә «Автордан Касыйм Гыйр­фанов иптәшкә истәлек өчен» дип язып, имзасын куеп, әзерләп куйган иде инде. Бөек әдибебезнең шундый кыйммәтле истәлеге өчен мин ана зур рәхмәтләр әйттем. Сау­буллашканда ул тагы бер мәртәбә:

—Сәгыйтькә миннән сәлам әйт! «Спартак»ның башка берәү тарафыннан ясалган тәрҗемәсе басылып ята. Ул безгә «Мәсихы хөррият»ен бирсен. Аны чыгарырбыз!.. — дип, кичәге сүзен тагын бер мәртәбә кабатлап, озатып калды.

Чиләбегә кайткач, мин Сәгыйть Рәмневкә Галимҗан Ибраһимовның сәламен иреш­тердем, аның сүзләрен сөйләм бирдем. Ул бик әсәрләнде һәм тирән уфтангандай итеп: «Мәсихы хөррият»нен икенче бүлеген яңадан эшләп бетерә алмадым шул...» — диде.

Сәгыйть Рәмиев үлгәннән соң, 1929 елда, без язучы Имай Насыйри белән әдипнең бөтен әсәрләрен өч томга җыеп Татарстан нәшриятына тапшырган идек. Бу әсәрләрнең I нче томына аның шигырьләре, «Мәсихы хөрриятенең I нче бүлеге; II нче томына нәсерләре, III нче томына тәрҗемәләре кертелгән иде. Әсәрләрнең беренче томына шагыйрьнең биографиясе һәм минем тарафтан язылган «Сәгыйть Рәмиев иҗаты турын­да кайбер фикерләр» дигән кереш сүз бирелгән иде. Бу әсәрләрне бастырып чыгару турында рөхсәт тә алынган иде. Ләкин нннли сәбәпләр аркасындадыр ул хезмәт басыл­мый калды һәм югалды.

Сәгыйть Рәмиевнең Чиләбегә эшкә килгән чоры гражданнар сугышының иң кызган вакытына туры килә. Бу чорда революциянең эчке дошманнары Советлар властена каршы саботаж оештыралар иде. Саботажлар бөтен Россия күләмендә җәелеп, анын башында «Викжел» дигән оешма тора иде.

В. И. Ленин 1917 елның 7 (20) декабрендә ук Ф Э. Дзержинскийга язган «Записка»сында бу саботажның бик куркынычлы булуын әйткән иде.

Нәкъ шул чорларда Чиләбе «Балалар йортын» утын белән тәэмин итү С. Рәмиев өстенә төште. Ул утын алу өчен урман эшен башкаручы оешмаларга барып йөреп, мең төрле җәфалар, кимсетүләр күрә; балаларның салкын өйдә туңып, елашып утыруларын күреп, вөҗдан газаплары кичерә иде.

Менә шушы мәгънәсезгә йөрүләрне, балаларның суыктан интегүләрен тасвирлап, Сәгыйть Рәмиев «Саботаж» дигән хикәя яза һәм саботажникларны ачы тәнкыйть белән фаш итә. Хикәянең берничә бүлеге Чиләбенең «Кызыл Урал» газетасында басылса да, әсәр бөтенләе белән басылып бетмичә калды.

1921 ел ачлыгын шул чор кешеләреннән кемнәр генә хәтерләми! Ачлык аркасында акылыннан язган ата-аналарның үз баласын суеп ашау кебек тетрәткеч трагедияләрне тасвирлаган «Ачлык тырнагында» (Мәҗит Гафури), «Адәмнәр» (Галимҗан Ибраһимов) һәм башка әсәрләрне укып кемнәр генә куркыныч тойгылар дулкынында чай­калмады?!.

Менә шундый авыр елнын суык кыш айларында Чиләбедә, ачлыктан үлеп, карга күмелеп калган үлекләрне җыйнау өчен отрядлар оештырылды. Без Сәгыйть Рәмиев белән икебез бер отрядта идек, һәр көн иртә үк торып, урамга чыгабыз. Кар астыннан күренеп яткан мәетләрне җыйнап, чаналарга салып, үлекләр сараена (баракка) илтеп тапшыра идек. Кайбер карлы- буранлы көннәрдә егермешәр, хәтта утызар үлек илтеп тапшырган чаклар була иде. Бу гражданлык бурычын үтәү ягыннан хөрмәтле эш булса да, мораль яктан чиксез кыен тоела иде.

Нәкъ менә шушы авыр тойгылар астында Сәгыйть үзенең «Иблис тә дердерәде» дигән, күләме ягыннан кечерәк кенә булса да, әһәмияте гаять зур булган атеистик-фәлсәфи әсәрен язды. Ул «Кызыл Урал» газетасында басылып та чыкты.

Монда шагыйрь 1907—1908 елларда «Таң вакыты» шигырендә бирелгән «алладан өмет итеп яту»ның трагик нәтиҗәләргә китерүе мөмкинлеген 1921 елдагы ачлык уңае белән тагын бер тапкыр атеистик планда искә алып китә.

Бу урында тагы бер кызыклы һәм Сәгыйть Рәмиев өчен бик характерлы булган бер вакыйганы әйтәсе килә. 1922 елда Чнләбе татар буржуазиясе, шәһәрнең яңа мул­ласы — элекке казый Салихҗан Урманов инициативасы белән, борынгы Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләренә мең ел тулу уңае белән бәйрәм үткәрергә уйлап, шәһәр байларын, җәмәгать хезмәтчеләрен җыеп, шул эшне оештыру турында киңәш җыелышы үткәрде. Күп сүзләр булды: исламны мактадылар, мактандылар. Шушы мәҗлескә чакырылган Сәгыйть Рәмиев сүз алып:

«Җәмәгать! Монда бик күп сүзләр булды. Ләкин боларның күбесе буш сүз, хакыйкатькә каршы күз йомып сөйләнгән сүзләр. Болгарларның ислам динен кабул итү көнен бәйрәм көне итеп түгел, бәлки матәм (траур) көне итеп үткәрергә кирәк. Чөнки ислам дине Идел буе татарларын бөтен мәдәнияттән аерды; аларның табигатен кол­лыкка, дини идеологиягә бәйләп куеп, аларны түбәнәйтте. Артта калуларына сәбәп булды. Аларны башка халыкларга каршы куеп, алар арасында дошманлык уты кабыз­ды. Минем әтием мулла иде. Нинди дә булса берәр җинаять эшләсә, тәүбә итә дә, гөнаһым бетте инде, дип ышана һәм вөҗданы һич тә икеләнмәстән, яңадан җинаять эшләргә керешә иде. Чөнки ул тәүбә итсә, барысы да кичерелә дип ышана нде. Ул бөтен гомере буенча хаҗга барырга уйлап йөрде. Бәхеткә каршы, ул хаҗга бара алмыйча үлеп китте...» — дигән сүзләр белән чыгыш ясаган иде. Билгеле, бу сүзләр өчен аны тиргәделәр, сүктеләр. Аның бу чыгышы татар байлары өчен көтелмәгән хәл булды. Алар бик ачуландылар. Шулай итеп, ул бу чыгышы белән атеистик карашта торганлыгы турында дошманнары алдында кыю рәвештә үзенең фикерен ишеттерә алды.

С. Рәмиевне искә алганда, аның 1921 елның көзендә Чиләбедә үткәрелгән «Шәрык кичәсе»ндә ясаган чыгышы да хәтергә килә. Ул елны ил өстендә мәрхәмәтсез ачлык хөкем сөрә иде. Ачлык бәласен аз гына булса да җиңеләйтү өчен һәр җирдә диярлек ачларга ярдәм комитетлары оештырыла, зуррак шәһәрләрдә, ачларга ярдәм фонды файдасына. «Шәрык кичәләре», әдәби ахшамнар үткәрелә иде.

Зур шәһәрләрдән үрнәк алып, Чиләбе җәмәгатьчелеге дә ачларга ярдәм фонды файдасына «Шәрык кичәсе» үткәрергә булды. Моны оештыруда ирләрдән: Сәгыйть Рәмиев, Исмәгыйль Сабитов. Салихҗан Урманов, Барый Габбасов, Әхмәтша Җәләлетдинов, Ризван Ибраһимов һәм башкалар, ә хатын-кызлардан: Фәрханә Ибраһимова, Хәдичә Хөсәенова, Зәйнәп Тумашева, Галия Мусина, Мәрьям һәм Хәдичә Исхаковалар һәм башка укытучы-укучы кызлар һәм бик күп кенә хатыннар катнашты. Бай гаиләләрнең хатыннары буфетлар оештырдылар. Китаплар, открыткалар, чәчәкләр сату өчен киосклар ачылды. Халык йортының зур залы, сәхнәсе һәр төрле келәмнәр, паласлар, чаршаулар белән бизәлде. Кичәдә музыка номерлары, җырлар, декламацияләр, танцы­лар үткәрү планлаштырылды. Ярдәм җыю һәм җыелган ярдәм фонды өчен җаваплы бер комиссия дә тезелде. Кичәдә катнашучылар фонд хисабына үзләренең шәхси әй­берләрен бүләк иттеләр, акчалар бирделәр. Без сәгатьләребезне бүләк иттек.

Шуннан соң кичәнең әдәби бүлеге ачылды. Бер пәрдәлек инсценировка куелганнан соң, музыка, җыр, декламация, биюләр башланды.

Декламация бүлегендә мин дә катнашырга тиеш идем. Чөнки шул кичәдә укыр өчен ачлык турында үземчә бик шәп бер шигырь язган идем. Ләкин шул көннәрдә генә салкын тидердем. Температурам күтәрелде, баш әйләнә, укырга түгел, сөйләшер­гә дә тавыш юк.

—Сәгыйть агай, мин теге шигырьне укый алмам, ахры,— дидем. Ул:

—Ярый, алайса мин укырмын. Син борчылма! — диде. Программа буенча укырга нәүбәт мина житкәч, конферансье минем исемне әйтеп, сәхнәдән кычкыргач, Сәгыйть Рәмнев чыгып, халыкка мәсьәләне төшендерде. Миңа караганда Сәгыйть Рәмиевнен яхшырак укыячагын белеп булса кирәк, халык аны шаулатып кул чабып алкыш­лады...

Сәгыйть Рәмиев иҗаты турында сөйләгәндә аның «Кабакта мәхәббәт» дигән әсә­ренә тукталмый китү хаксызлык булыр иде. Аның бу әсәре сәхнә өчен эшләнгән. Әсәр 1909—1910 елларда, Сәгыйтьнең Астраханьда эшләгән вакытында ук язылган булса да, ул чорда аны бастырып чыгаручы табылмаган. Чөнки ул бу әсәрен реакция чорының иң караңгы, иң авыр еллары тормышын реалистик алымнар белән яктыртуга багыш­лаган.

Шагыйрь ул чорның кара, пычрак тормышын кабак тормышы итеп сурәтли. Драма­да төрле милләт, төрле сыйныф вәкилләре катнаша. Мәсәлән, Мәскәү фабриканты Петр — бозык, ерткыч капиталист. Кабак тотучы Фекла карчык — акчага алла итеп караучы мещанка; кабакта шаулашып эчеп утыручы динче Хәйретдин, Гайнетдин, алар тирәсенә сырышып утырган төрле кыяфәттәге татар байлары малайлары... Капи­талист Петр тарафыннан әйтелгән: «Акча белән аракы берләшкән жирдә, аларга каршы тора алган көч әлегә хәтле дөньяда күренгәне юк!..» — дигән караш алар өчен иң «изге» девиз булып тора.

Менә шушы кабак тормышы эчендә журналист-шагыйрь Хәмит белән эшче кыз Татук (Татьяна) бер-берсен саф мәхәббәт белән сөюче пакь күңелле, төзек фикерле шәхесләр итеп бирелгәннәр. Көрәш объекты — Татук. Бу көрәштә фабрикант Петр белән Фекла карчык Татукны Хәмиттән аерып алып, аны үзләренең корбаны итү өчен берләшәләр. Акчага сатылган Фекла карчык төрле алдаулар, куркытулар белән үз кызы Татьянаны берничә сәгатькә капиталистка сата.

Әсәрнең чишелү моменты болай күрсәтелә: Татукнын трагик хәлен күз алдына китергән Хәмит, саф мәхәббәтендә алданганын күреп, зал уртасына чыгып, үзен револь­вердан атып үтерә. Бу тавышны ишеткән Татук: «Ах! Нишләдем мин?!» — днп бүлмә­дән атылып чыга да Хәмитнең үле гәүдәсе өстенә барып егыла. Вакытлы рәвештә капитал үзенең максатына ирешсә дә, мәхәббәт соңгы моментта үз вәкиле ягында кала. Димәк, мәхәббәт өчен, дуслык, туганлык өчен көрәш киләчәктә дәвам итәргә тиеш булып чыга!

1929 елда С. Рәмиев әсәрләрен басарга әзерләгәндә «Кабакта мәхәббәт» табылма­ган иде. Шунлыктан ул вакытта бу драма Сәгыйть әсәрләре составына кертелмәде. Тик ике ел чамасы вакыт үткәннән соң гына «Кабакта мәхәббәт»не Шәриф Сөнчәләй (Сәгыйть Сөнчәләйнең бертуган кардәше) Мәскәүдән Уфага, язучы Имай Насыйри адресына җибәргән һәм аны Сәгыйть Сөнчәләй язмалары арасыннан тапканлыгын хәбәр иткән иде.

«Кабакта мәхәббәтенең бу нөсхәсе 70 битләр чамасындагы 20 х 28 сантиметр фор­маттагы кәгазьгә гарәп шрифты белән язылган иде.

 

СӘГЫЙТЬ РӘМИЕВ АСТРАХАНЬДА

Сәгыйть Рәмиев Астраханьга 1910 елда килә һәм «Идел» газетасында эшли баш­лый. Ул, формаль яктан редакциянең җаваплы секретаре булып хисапланса да, фактта редакторлык эшен алып бара.

1905—1907 елгы революциядән соң Астрахань татар җәмәгатьчелеге арасында да культура-мәгариф эшләре киң колач ала: мәктәпләр, китапханәләр, уку йортлары ачы­ла, газета-журналлар чыгарыла, әдәби кичәләр үткәрелә, спектакльләр куела башлый. Бу эшләрнең башында Астрахань Россия социал-демократлар партиясе янындагы татар эшчеләре группасы тора. Алар арасында Ибраһим Моратов, Гафур Коләхмәтов, Бор- һан Мансуров, Заһир Шәрәфетдинов, Шәһит Гайфи кебек революциядә катнашкан кешеләр, типография эшчеләре һәм башкалар була. 1909 елда боларга атаклы рево­люционер, публицист һәм драматург, доктор Нариман Нариманов килеп өстәлә. Ул биш елга сөргенгә җибәрелгән була. Сәгыйть Рәмиев әнә шундый мохиткә килеп керә.

Сәгыйть Рәмиев монда бик зур активлык белән эшкә керешә. «Идел»дә эшләү белән генә канәгатьләнми, тиз арада җәмәгатьчелек белән дә таныша, аралаша. Әдәби ахшамнарны тәртипле рәвештә үткәрү, театр уеннарын юлга салу, яшьләрне оештырып, аларны театр сәнгатенә өйрәтүдә активлык күрсәтә. Реакция хөкем сөргән еллар булуга карамастан, С. Рәмиев, Астраханьга сөргенгә җибәрелгән революционерлар белән бер сафта, халыкны политик агарту эшләрендә катнаша. Нариман Наримановнын доктор­лыгыннан файдаланып, «эчкелеккә һәм туберкулезга каршы көрәш», «Ак чәчәк бәйрәме» һ. б. кичәләр үткәрү сылтавы астында халыкка политик белем бирү эшләре үткәрелә. 1911 елда, мәсәлән, Сәгыйтькә таныш булган укытучы Габдерәхим Сәмәки катнашы белән, Сәмәк авылында крестьян Латыйп Гомәров бакчасында Беренче май бәйрәме — маевка үткәрелә. Доктор Нариманов Беренче май бәйрәме тарихына тукталып зур чыгыш ясый.

Ул вакытта магазин эшчесе Вәли Садыйков бу кичәләр турында болай сөйли:

«Мнн әдәби ахшамнарга еш йөри идем. Гадәттә Сәгыйть Рәмиев кичәне ача да доктор Наримановка сүз бирә. Ул алкогольның зарары турында сөйли. Бер читтәрәк, кылычына таянып, жандарм утыра. Ул булгач, янәсе, беркем дә яман сүз ычкындыра алмый. Нариманов эчкелекнең социаль тамырларына тукталып, тормышның авыр бу­луы, аны җиңеләйтергә, яхшыртырга кирәклек турында сөйли. Ә аңа ничек ирешергә? Тормыш шартларын үзгәртергә кнрәк. Ничек үзгәртергә? Анысын инде лектор ачык әйтә алмаса да, тыңлаучылар яхшы аңлыйлар...»

«Бервакыт без Сәгыйть Рәмиев белән бергә бер җыелышта (Гыйрфан Гыйсмәтуллин өендә) булдык, — дип исенә төшерә (ул вакытта тел-әдәбият укытучысы, ә хәзер пенционер) Кәрим Каниев.— Күрәсең, бу турыда жандармнарга хәбәр иткәннәр. Ка­пылт кына без утырган өйне жандармнар камап алалар. Сәгыйть аптырап кала. Чыгып качу юлын эзлн башлый. Ләкин җыелышта булган Әбүбәкер Дашкин аны тынычлан­дыра: «Утырыгыз, утыр, кузгалмагыз!..» — ди дә барып ишекне ача. Ул шәһәр дума­сының гласные иде. Жандармнарга үзенең кем икәнен танытып: «Мин каз мәҗлесе үткәрәм»,—ди. Тегеләр: «Ялгышканбыз, гафу итегез!..» — дип уңайсызланып кайтып китәләр».

Бу чорда Астраханьда Сәгыйтьнең дошманнары бик күбәя. Мәчет әһелләре, мулла­лар Сәгыйть Рәмиевне озын чәч йөртеп, халыкны «юлдан аздырганы» өчен күрә алмый­лар, ана бәддога укыйлар. Карагруһлар аны берничә тапкыр кыйнатырга да маташып карыйлар. Ләкин шуларга да карамастан, Сәгыйть Рәмиев үзенең халыкка хезмәт итү эшен дәвам итә. Нариманов оештырган лекцияләрдә, маевкаларда катнаша, ачык һәм яшерен үткәрелә торган җыелышларга бара.

Ләкин Сәгыйть Рәмиевнең бу эшләре һәммәсе дә диярлек җәмәгатьчелек хезмәте булып, аның төп эше «Идел» газетасын тәртипле һәм политик яктан шул чорның таләп­ләренә җавап бирә алырлык итеп чыгару иде. Ул иң элек «Идел»нең телен татар әдәби теленә якынлаштыра. Якалыклар кертү уе белән «Идел»дә революционер Блюментальның мәкаләсен басып чыгара. Ләкин полиция шунда ук аның «тезгенен» тарта: «Идел»нең бу номеры конфискацияләнә, һәм Сәгыйтьнең үзен штраф түләргә мәҗбүр итәләр.

Сәгыйть бу чорда бик күп эш алып бара: «Кабакта мәхәббәт»не язып бетерә. Л. Н. Толстойның «Живой труп» дигән әсәрен татарчага тәрҗемә итеп «Идел» газета­сында бастырып чыгара, шигырьләр яза.

Шулар белән беррәттән, ул күп санлы яшь шагыйрьләр, язучылар, артистлар белән бәйләнеш тота һәм аларның иҗатлары турында «Идел» газетасы битләрендә тәнкыйть, рецензияләр белән чыга. Аның тәнкыйть һәм рецензияләре, фнкри яктан ачык һәм туры була, хәтер саклап боргаланулар аңарга бөтенләй чит нде.

1914 елны Уфада чыга торган «Тормыш» газетасының 123 нче санында С. Рәмиевнең «Әдәбият, музыка һәм җыр кичәсе» дигән тәнкыйть мәкаләсе басылды. Ул үзенең бу мәкаләсендә кичәдә катнашучы әдипләрнең чыгышларын анализлый һәм, сүз уңаенда, гомумән татар сәнгатенең аерым төрләре турында кыйммәтле фикерләр әйтә «...Бу көнгә кадәр бездә төрле-төрле көйләр булса да һәм һәркайсылары телләрдә җырланып, музыка коралларында уйналып килсәләр дә, әмма аларның берсенең дә чын иҗат итүчеләре билгеле булмаганга, һәммә матур һәм рухны сөйләп бирә торган көйләрне дә без бары матур көй дип кенә җырлый килә идек. Аның гаҗәеп бер сәнгать булу ягына һәм бу сәнгатьченең көченә, аның сәләте ягына һич бер төрле зиһен җибәрми идек. Бүгенге кичәнең программасында яшьләребездән Габәши әфәнденең музыкадан үз иҗатының күренүе, бездә ул көйләрнең бер-берләренә карата (чагыштырма) матурлыгы вә тыңлаучыга тәэсире ни дәрәҗәдә икәнлеген тикшерү дәртен үйгатты. Габәши әфәнденең иҗат иткән көйләрен аерым бер дикъкать белән тыңладык. «Сагыш», «Яшь вакыт», «Кайгы соңында шатлык» дигән көйләрен үзе рояльдә уйнады. «Пикник» дигән көен рояль, скрипка, мандолина һәм гитара кебек музыка коралларын­нан гыйбарәт оркестр башкарды.

...Ләкин безнең оркестрларыбыз көйләребездәге сәктә, вакыф һәм паузаларга бер дә игътибар итмиләр. Бер көйнең кай җирдән башланып, кайда беткәнлеге аерыл­мый: башы ахырына, ахыры башына тоташып китә... Бу хәл зур кимчелекле хәл булып, моның төзәтелеше бик җитди сурәттә теләнеләдер. Оркестрыбызны оркестр хәленә куярга бик вакыт...

Сүзебезне тагын Габәши әфәндегә борып, аңарга үз иҗатларын яхшылап эшләп, музыка галәменә чыгару юлында муаффәкыять телибез һәм Габәши әфәнде әсәрлә­рендә композиция эшенең бездә дә баш күтәрүе белән вә Габәши әфәнде шәхсендә бер композиторыбызның безнең арабызда да башлап выҗуды (барлыкка килүе) белән милләтебезне тәбрик итәбез!»

Сәгыйть Рәмиев җырларның һәм әдәби декламацияләрнең башкарылу осталыгына тукталып, уңышлы һәм кимчелекле моментларны күрсәтә. Монда инде ул чарасыз рәвештә Шәехзадә Бабич турында берничә сүз әйтергә мәҗбүр була. Ул болай ди:

«Программаның башка номерлары турында сөйләгәндә комик Шәехзадә Бабич әфәнденең дә рольләре һәм аңарга халыкның карашы хакында да бер сүз әйтеп китү урынсыз булмаячактыр. Шәехзадә әфәнде бөтен торышы белән комик бер адәмдер. Программада бу номерның булуы программа өчен бик тулылык булды һәм ул номерны халык бик яратты. Халыкның үз тәгъбире белән әйткәндә, бу номерда ул «эче катып көлде».

Кыскартылып алынган бу мәкаләдән дә Сәгыйть Рәмиевнең ул вакытта нинди мәсьәләләр белән мавыгуын ачык күрергә мөмкин.

Сәгыйть Рәмиев белән Габдулла Тукайның бер-берсенә карашлары мәсьәләсе — татар әдәбиятында киң рәвештә яктыртылган нәрсә. Ләкин бу ике шагыйрь баштарак очрашуларында бер-берсенә зур хөрмәт күрсәтәләр иде.

Сәгыйть Рәмиев Астраханьда эшләгән вакытында Габдулла Тукайның бик каты чирләп китү хәбәрен ишеткәч, нык борчыла һәм аны кымыз белән дәваларга дигән фикергә килә. Шул эш турында доктор Нариманов белән киңәшләшеп, кымыз белән тәэмин итү һәм торак мәсьәләсендә яхшы шартлар тудыру турында Астраханьның алдынгы җәмәгать эшчәннәре белән сөйләшеп, бер фикергә килгәч, Тукайны Астра­ханьга кунакка чакыра.

1911 елның апрель аенда Тукай Астраханьга килә. Башта ул Сәгыйть Рәмиев белән бергә тора. Аннан соң аны шәһәр читендәге Калмык базары дигән авылга укытучы һәм художник Шәһит Гайфи өенә урнаштыралар. С. Рәмиев һәркөн диярлек аның янына барып, хәлен белә, аны яңа газета-журналлар белән тәэмин итеп тора. Әгәр дә берәр сәбәп белән С. Рәмиев килми калса, Тукай Шәһит Гайфи белән икәүләп аның янына барып җитә торган була.

Сәгыйть Рәмиев, Шәһит Гайфи, артист Зәйни Солтанов һәм башкалар шәһәрнең зур драма театры бинасында Г. Тукай хөрмәтенә кичә оештыралар. Тияк районындагы эшчеләр бистәсендәге «Сары агач» дип йөртелгән сыраханәнең өске катында ярым яшерен әдәби ахшам үткәрелә. Монда Г. Тукай «Халык әдәбияты» темасына лекция укый. Ә «Идел» эшчеләреннән Барый Әминов, Әҗдар Моратов,. Зәйни Солтанов һәм башкалар Г. Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

Тукай Астраханьнан киткәндә С. Рәмиев аны хөрмәтләп, олылап озатуны оеш­тыра.

1913 елда Габдулла Тукайның үлү хәбәрен ишеткәч, «Аң» журналының 8 нче санында басылган телеграммасында С. Рәмиев үзенең тирән кайгысын белдереп болай яза:

«Астрахань. Шагыйрь Тукайҗанның үлүеннән килгән кайгымны тел белән әйтеп бетерә алмыйм. Фәкать бүген суынган даһи маңгаеннан үбү белән иктифа  итәм

Хуш кыйммәтле шагыйрь, гафу ит, син безнең тереклегебезне»» корбанысың

Рухың тыныч булсын, Тукайҗан!..

Сәгыйть Рәмиев».

 

С. Рәмиев Казанда «Таң йолдызы» газетасының редакторы булып эшләгән чорын­да газетаның аерым номерлары конфискацияләнеп, үзе судка бирелгән иде. Шундый «гөнаһлары» булган Сәгыйть Рәмиев Астраханьга килгәч, полиция һәм охранка агент­лары аны нык күзәтәләр.

Революциядән соң Астрахань дәүләт архивында Сәгыйть Рәмиев һәм Габдрахман Гомәровка караган байтак кына документлар, донослар табылган. Бу материалларда полиция Сәгыйть Рәмиевне «җәмәгать эшлеклесе, патша самодержавиясенә каршы халыкны агитацияләүче, аны культурага якынайту өчен көрәшүче» дип гаепли.

Полициягә күп донослар килгәч, полиция чаралар күрә башлый. «Идел» газета­сының нәшире һәм элекке редакторы Габдрахман Гомәров 1914 елда сөргенгә озатыла, ә Сәгыйть Рәмиевкә генерал-губернатор Соколовскнй тарафыннан 40 сәгать эчендә Астраханьнан чыгып китәргә боерык бирелә. Сәгыйть Рәмиев 1914 елда Уфага күчеп

Дөрес, С. Рәмиев иҗатында аның гомуми музыкасыннан башкарак моңнар да яңгырап киткән очраклар булгалады:

«Очырыймсың бәлаләргә, башым, очра!...»

Яки:

«...Алдагы бәйрәм көнен бер шат күрергә ит насыйп...»

Бу мисаллар шагыйрьнең йөрәге авыр кичерешләр белән изелгәнен, авыр тойгылар астында йончылган чакларын күрсәтәләр. Беренчедән, охранка агентларының тенкәсенә тиюләре; икенчедән, татар буржуазиясе һәм аның Гаяз Исхаков, Гомәр Терегулов кебек сатлык бәндәләренең аңа яла ягарга тырышулары һ. б. бергә җыелып, аның өстенә төшәләр дә тинтерәтеп калдыргандай булалар. Ләкин ул мондый авыр момент­ларда да югалып калмый, үз-үзен тиз барлап ала; үзенең поэзия көчен эшкә җигеп, әдәби иҗат эшен дәвам иттерә, җәмәгатьчелек эшенә чума, совет дәүләте учреждение­ләрендә баш алмастан гражданлык бурычларын үтәргә керешә. Шул вакытта, әле ул тормыштан өмет өзмәгәнен дә игълан итеп:

«Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк,

Хәят белән арам төенен чишкәнем юк,

Кесәсеннән хәятның, раст, авыз итсәм дә,

 Ләкнн әле төбенә хәтле эчкәнем юк»,—

дип яза.

Ул әле дошманнарын аптырашта калдырырлык итеп җырлаячагын вәгъдә итә:

«Күрерсез сез хөсумемнең аптырашын,

Хак алдында батыйлның дер калтырашын,—

Әгәр Зәмин1 әзер булып, тоталсагыз,

Сез һавадан аның яшен ялтырашып...».

— ди ул.

Ләкин көчәеп киткән каты чир аңа күп җырларга ирек бирми...

Сәгыйть Рәмиев эшчәнлеге турында сүз барганда аның татар теле һәм татар орфографиясе мәсьәләсе буенча да күп кенә эшләр башкарганлыгы турында бер-ике сүз әйтеп китәргә кирәк. Ул бу мәсьәләдә, күп кенә телчеләрдән аермалы буларак, татарлар кулланып килгән гарәп хәрефләрен бераз үзгәртү, сипләү кебек эшләрне бөтенләй файдасыз дип саный һәм башка принципиаль позициядә торып, гарәп хәреф­ләрен ташлап, латин хәрефләрен алуны тәкъдим итә. Ул бу турыда зур көч куеп, латин хәрефләрен татар телендә куллану проектын төзи һәм анын үрнәкләрен «Идел» газе­тасында бастырып чыгара, проектны тикшерү өчен җәмәгатьчелек дикъкатенә тәкъ­дим итә.

Ләкин орфография алыштыру, бер шрифттан бүтән шрифтка күчү кисәк кенә мөм­кин түгел иде. Җәмәгатьчелек бу реформаның прогрессив икәнлеген таныр өчен еллар кирәк булды. Тик 1927 елны Баку съезды булып үткәч кенә моны тормышка ашыру мөмкин булды.

Тюркологларның Баку съезды латин хәрефләрен кабул иткән көннәрдә Сәгыйть Рәмиев бик каты чирләп Уфа больницасында ята иде. Мин, съезддагы фикер алышу­лар һәм карарлар язылган газеталарны алып, аның янына больницага бардым. Съездда латин хәрефләре кабул ителгәнлеген телдән дә, укып та аңлаттым. Ул сабый­ларча куанды, нурланып киткәндәй булды.

Мнн сәламәтлеге, кәефе ничеклеге турында сораша башладым.

— Хәлем яман түгел. Ләкин кичкә табан, бигрәк тә кояш баегач, авыраям, һава җитмәгәндәй була. Әмма кояш чыгар алдыннан хәлем яхшылана... — дип сөйләгәч, мин анарга көлебрәк кенә Бальмонтның:

«Я в этот мир пришел,

Для того, чтобы видеть солнце!..»,—

дигән шигыреннән бер-ике куплет укыдым. Ул тагын да җанланып киткәндәй булды:

—Төн таңга таба авыша башлагач та, тән җиңеләйгәндәй була башлый. Бу, әлбәттә, кояш тәэсире инде. Мин «кояш культы» төзегән кешеләрне бик акыллы һәм реалист булганнар дип уйлап ятам, — диде.

Мин аның «кояш культы» турындагы фикерләрен бик кызыксынып тыңладым. Бу 1926 елның 16 марты иде.

Көн кичкә таба авышты. Мин күп сөйләтеп арытмыйм дип, рөхсәт сорап, иртәгә тагын килермен, дип кулын кысып күрештем.

— Кил, кил! Син килгәч, рәхәт булып китте әле!.. — дип мине күзләре белән оза­тып калды...

Ләкин икенче көнне ул юк иде инде...

Бөтен гомере буенча матурлыкка, шигырьгә табынган, кешеләр арасында «мәхәб­бәт орлыгы чәчү» юлында ялкынланып, дөрләп янган шагыйрь йөрәге мәңгегә сүнгән иде!

Олы талантлы шагыйрь Сәгыйть Рәмиев исемә төшкән саен минем күңелгә аның:

«Кешеләргә күренгәннән мин яхшырак,

Тышымдай эчем минем күп яктырак,

Ант нтәм — тәхкыйрь, ачу, кинә түгел —

Күңелемдә илгә каршы янган чырагь!..» —

 дигән шигыре килеп төшә.

—Әйе,  шагыйрь, син шундый идең!