Логотип Казан Утлары
Роман

Муса (дәвамы)

 

ӨЧЕНЧЕ БАШЛАМ

(Дәвамы. Башы 5 нче санда)

Урман араларына сибелгән вак төркемнәр шулай фаҗигале рәвештә таркалып бетте. Канатлары сынган мескен агачлы киң мәйдан өсте җыелмаган үлекләр, кемлекләрен дә тану мөмкин булмаган кичәге батырлар гәүдәсе белән тулып ята. Бөтен тирә - якны һәлакәттән соңгы таш тынлык баскан. Таркала башлаган мәет­ләрнең авыр исе хәтга җил үтмәс урман эченә дә күтәрелеп килә. Күз ачып әйләнәңә карасаң, йөрәк кычкыртырлык күренеш иде бу...

Рәссамнар, гадәттә, сугышны кулына чалгы тоткан шыр сөяк үлем символы белән сурәтлиләр. Гаҗәпкә каршы, бу мәйданда да шундый ук өрәкләр, ялт-йолт каранып, урыннан урынга чапкынлап йөриләр иде. «Капут команда»га эләккән теге озын буйлы санитар солдат, бу хәлгә исе китеп карый-карый, иптәшләре белән үлекләр ташый. Менә аның яныннан гына шул өрәкләрнең берсе ыжгырып узып китте дә якында­гы бер мәеткә ташланды. Ул изүләрен чишеп җибәргән, җиңнәрен тер­сәкләренә кадәр сызганып куйган. Җирән йөнтәс беләкләренең икесенә дә төрле маркадагы кул сәгатьләрен югарыга хәтле тезеп менгергән. Аларның алтыны да, көмеше дә, никеле дә барлыгы күренә, чөнки кояш нурында төрле төстәге чаткылар сибеп уйныйлар. Аның күкрәк кесәлә­ренә, Кавказ бишмәтендәге ак нәкышләр шикелле, нңнән-иңгә ак, зәң­гәр, сары башлы авторучкалар тезелгән. Бу мәетләрне дә ул тиз-тиз генә капшап чыкты да, үзенә кирәкле берни дә тапмагач, матур юка иреннәрен кыса төшеп, «черт» итеп бер төкереп куйды. Төкерек мәетнең битенә барып төште. Носилка белән үлек күтәреп баручы әлеге санитар бу тәэсиреннән арынып өлгермәде, аларның юлын икенче бер өрәк ки­сеп узды. Монысының күзләре тагын да шашкынрак, ә бармаклары һәртөрле йөзек һәм балдаклар белән тулган, хәтта баш бармакларына да икешәр балдак кигән иде ул. Монысы шулай да тегенең шикелле чы­тык чырайлы түгел иде. Санитарлар яныннан узганда, кулларын бор­галап, бармакларын уйната-уйиата каш сикертеп, елмаю төсе белән тешләрен ыржайтып узды.

— Гут! — диде ул, тагын бармакларын уйнаткалап. Аннары ни өчендер телен чапылдатып куйды һәм: — Гольд!2 — дип өстәде. Бик сөйләшәсе килә иде буган аның. Ләкин, немец телен белүче булмаган- лыктан, бу әсирләрнең берсе дә җавап кайтармады.

Ул уенчак күңелле өрәктән соң санитарлар күз алдында тагын бер фаҗигале кәмит уйналып алды: өченче бер өрәк, әллә каян, вак агачлыклар арасыннан гына килеп чыгып, болардан чнттәрәк иңкелдәге куак төбендә яткан бер үлекнең гади кирза итеген салдыра башлады. Ул ара да булмады, нәкъ шул ук вакытта тагын бер өрәк үлекнең икен­че итегенә килеп тотынды. Икесе дә бер үк вакытта диярлек итекләрне суырып алдылар да, «Их!», «Их!»«Я!». «Найн!» дип, шаулаша-шаулаша, шул итекләр белән бер-берсенең башына тондырыша башладылар. Һәрберенең ике итеккә дә хуҗа буласы килә иде. Әмма нәкъ шушы секундта икенче бер йөрәк яргыч хәл аларны кинәт айнытып җи­бәрде. Әлеге, итеге салдырылган үлек, бик тәмле йокыга талган җирен­нән көтелмәгән каты шау-шу белән уятылган кеше шикелле, сүлпән генә, теләр-теләмәс кенә торып утырды да, каршында талашучыларга гаҗәпләнгәндәй, күзләрен уарга тотынды. Моны күргән өрәкләрнең котлары очты булса кирәк, кулларыннан итекләре төшеп китте һәм, команда буенча диярлек, икесе ике якка йөгерә башлады. Тик егерме адым да китмәгәннәрдер, аңга килделәр дә, шул ук команда белән хәрәкәт иткән кебек, яңадан борылып, автоматларын итек хуҗасына төбәделәр. Бер үк вакытта һәр икесе унлап пуля сиптереп тә өлгерде. Әлеге татлы йокысыннан теләр-теләмәс кенә уянган кеше, куллары бе­лән эчен тотып, яңадан янтаеп төште һәм соңгы, уянмас йокысына талды. Итек өчен даулашучылар да килешеп, бергә китеп бардылар.

  • Бу хәтле дә эзбир булыр дип белмидер ием мин бу немесләрне! — дип куйды озын буйлы санитар. Аның маңгай тамырлары күп-күмгәк булып, бармак юанлыгыдай бүртеп чыккан, ә күз төпләренә утырган ике зәһәр тамчы ут очкыны төсле елтырый иде...

Күмүчеләрне кичә генә сугыш узган быкырдык күл буена китерде ләр. Монда немецлар аларга аерым каберләр казытып, башта үз үлекләрен җыйдырдылар, һәр үлекне аерым калай табутларга салып, кеше­чә хәстәр белән аерым күмдерделәр, кабер өсләренә каен тәреләр утырттылар. Шуннан соң гына, бу каберлектән бөтенләй читтә, тагып зур бер чокыр казытып, безнең үлекләрне шунда тутыра башладылар. Олы гәүдәле санитарның бу аерма өчен дә җаны бик әрни, тик берни дә эшли алмый иде. Шуңа күрәдерме, ул, җәһәт-җәһәт атлап, якын тирә­дәге үлекләрне барлап чыкты. Аларның кул беләзекләрендәге кан тамырына баш бармагы белән басып, йөрәк тибешләрен тыңлап карады һәм йөрүе бушка китмәде. Башта олы яшьтәге бер солдатның, тубык­тан түбән аягы бөтенләй өзелгән дип әйтерлек булса да, тере икәнлеге беленде. Аны тиз генә лазаретка, үзебезнең әсир врачлар карамагына алып киттеләр. Аннары, йөри торгач, тагын бер кеше табылды. Ул быкырдык буенда гына йөзтүбән капланып яткан, бөтен киемнәре саз пычрагына чумып, гимнастеркасының җилкә башы һәм бил тирәләре бөтенләй канга катканга, чебеннәр сырып алган бер кечерәк гәүдәле ялан аяклы өлкән политрук иде. Аның да зәгыйфь кенә пульсы барлыгы беленле

  • Менә, тагын бер мескен тере! —дип, сөенеп куйды Арыслан

Аны сак кына әйләндереп карадылар. Ялан баш булганга, бөтен чәчләре белән бергә йөзләре дә, хәтта колак яфракларына кадәр күл төбе­нең чем-кара торфлы суткак пычрагы белән капланып каткан иде Әйтерсең, ул быкырдык төбен башы белән сөреп йөргән, әйтерсең, ул анда үлемнән качар урын эзләгән.

Яралары аркасында булуы беленеп торганга күрә, бу билгесез кешене носилкага да йөзтүбән салып, немецлардан качыра-постыра, лазаретка алып киттеләр.

Олы санитар хәзер үзен, чынлап та, кнрәкле кеше саный иде.

— Менә күрдеңме, — диде ул Мингалигә, — без бүген ике кешене коткардык дияргә була! Шуның өчен генә булса да яшәүнең мәгънәсе бар.

— Син бик өметчән кеше икәнсең, санитар, — диде аңа өченче бер әсир. — Мондагы яшәүнең дә мәгънәсен күрәсең.

Өметсез — шайтан, дигәннәр. Өметең - ышанычың бетсә — яшәп тә торасы юк. Аяк сузарга гына кирәк.

Шулай инде, аяк сузганчы кыймылдарга туры килә, бүтән чараң юк. диде Миңгали.— Күрәсеңне күрмичә, кара гүргә кермисең, диләр түгелме. Менә шул инде. Ходай безгә күрергә язган...

Бу күл буенда да зур бер өем — исемсезләр каберлеге калкып кал­ды. Аннары әсирләрне быкырдык эчендәге вак утраучыкларга алып ке­реп киттеләр.

II

Хәрби әсирләр лагере катлаулы гыймарәт түгел, аны теләсә нинди кыр уртасына да корып була, тик чәнечкеле тимер чыбыгың гына бул­сын. Ә немецларның андый байлыгы бөтен дөньяңны каматып алырга да житәрлек! Менә, Арысланнар әсир төшкәч, аларны да шушы янып көл булган авыл читенә китереп, ничектер исән калган озынча ат аб­зары әйләнәсен катлы-катлы тимер чыбык үрмәләре белән челтәрләп чыгарга куштылар, һәм алар үз куллары белән үзләренә бер дигән төрмә корып та өлгерттеләр. Бу тирәләрдән жыелган әсирләр барысы да шунда шыплап тутырылды. Абзарның сайгак идәнле өлешеннән урын алып калган кешеләр үзләрен хәтта бәхетле санадылар, ул инде сәкедә яту шикелле әйбәт тоела, чөнки йөзләрчә башка әсирләр, юеш балчык өстендә төн чыгып, бөер һәм үпкәләренә җир суыгы үтүдән ир­тәләрен озак ыңгырашалар иде. Алар, күз алдында сызып, хәлсез күлә­гәгә әйләнә баралар.

Ат абзарының бер башымда кайчандыр яшь колыннар өченме, ка­равылчылар өченме салынган кечкенә бер арансыман корылма бар иде. Анда хәзер лазарет урнашкан. Аның лазаретлыгы да шуның төсле генә. Эчендә салам түшәлгән өч-дүрт агач тапчан, бер җимерек өстәл белән бер утыргыч, приборлар кайнату өчен бер пыскый примус һәм юып элгән иске марля кисәкләреннән башка һичнинди җиһаз юк. Бу - әсирлеккә эләккән совет врачларының үз теләкләре белән барлыкка китерелгән бер почмак кына иде. Монда хәтта авыруларның үлекле яраларын юарга спирт та юк, чын мәгънәсендәге йод табуы да кыен һәммәсе дә «юктан кодагый». Тик шулай да медиклар, аннан теләнеп, моннан юнәтеп дигәндәй, мохтаҗларга ярдәм күрсәткән булалар. Не­мецлар һәрвакыт күзәтеп, «үлә торганнар белән азапланмаска!» дигән боерык бирсәләр дә, монда эләккән кешене ничек тә үлемнән йолып калырга тырышалар иде.

Сугыш кырындагы үлекләр арасыннан табылганнарны да санитар­лар шушында китереп салдылар. Болардан икесенең яралары бик җит­ди иде. Картның тубыктан түбән тире генә тотып торган аяк йөзен кисеп ташлаудан башка бер чара да табылмады. Кара балчык пычрагына каткан икенчесенең битләрен арчып, көч-хәл белән гимнастеркасын салдырып карагач, сул җилкә башы белән бил итен бомба кыйпылчыгы умырып, бер кабыргасын имгәтеп киткәнлеге мәгълүм булды. Шу­лай да моны «бәхетле яра» дип атарга мөмкин иде, чөнки кыйпылчык кулбаш сөяген дә, сырт сөяген дә җимермәгән; димәк, ит ярасы озак­ламый төзәлүе һәм бу кешенең «адәм булуы» ихтимал. Канлы ярасына ябышып каткан гимнастеркасы белән эчке күлмәген салдырганда да, тән итенең умырылган җирләрендәге эреннәрне арчып бәйләгәндә дә каты ыңгырашып ятты ул, бик нык авырткандыр, күрәсең. Әмма аңына килә алмады, күзләре ачылмады. Дәвалаучы врачлар, аның йөзләре ап- ак җансыз төс белән саргайганлыгын күреп, башларын чайкадылар. Күп, бик күп кан киткән, тамырлар бушап, йөрәк тәмам җегәрсезләнеп калган, диделәр.

  • Эх, менә хәзер аңа кан җибәрергә иде! —дип зарланып куйды урта яшьләрдәге хатын врач. — Ләкин каян аласың аны? Резин көпшә белән суыртсаң да әсир тәненнән йөз грамм кан чыкмас. Кан җибәрә алмасаң, каймак, йомырка, ак май, сөт белән туйдырасы иде...

Аның янындагы карт хирург ачы көлемсерәде:

  • Буш хыялга бирелмәгез, — диде ул. — Файдасы юк... Әнә, эрзац булса да, шул болганчык кофены кашыклап кына авызына салырга кирәк. Бәлки, йөрәк хәрәкәтен тергезеп җибәрүче бер стимул булыр...

Лазаретның алмашка киертердәй киемнәре дә юк иде. Шуңа күрә авыруның күлмәкләрен тиз-тиз генә юып, кояшта киптереп кидерергә туры килде. Гимнастеркасы юылганнан соң бу яралының якасында кайчандыр бер шпал булганлыгы, җиңендә исә сәяси хезмәткәрләр на­шивкасы барлыгы беленде. Мондый билгеләрнең хәзер инде бик хәтәр нәрсә булуын аңлаган санитар кыз үзе үк аларны сүтеп ыргытты. Җиңдәге нашивка эзенә ниндидер мазут сеңдереп, ул төшне яңадан юып киптерде. Анда бетми торган кызгылт-көрән тап утырып калды. Бире­дә һәркем үз кешесенең хәлен һичбер сүзсез дә бик яхшы аңлый иде.

Картның аягы өметсез булса да, гомуми хәле яхшырак, ул хәзер сөй­ләшә, биргәнне ашый иде инде. Немец фельдфебеле кереп, исемен дә язып куйды, номер да такты.

  • Фамилияңнең моннан соң кирәге юк, оныт, — диде немец.— Әмма менә бу номерны онытма! Син хәзер «№ 28888» дигән кеше. Сиз­деңме нинди матур фамилия туры килде сиңа: гел сигез дә гел сигез. Ә башкаларга әллә нинди нольләр дә таяклар гына эләгә! — Ул үзенең мондый тапкыр сүзләренә үзе көлде дә хуплау көткән төс белән врачка карады. Тик аның йөзендә бер төрле дә яктылык күрмәгәч, кинәт сүрелеп, нидер мыгырдана-мыгырдана, ачу белән чыгып китте.

Икенче яралы бер тәүлектән соң гына аңына килеп, күзләрен ачты. Кечкенә генә тәрәзәдән төшкән көн яктысын, салам белән мүкләгән агач стеналарны, юып эленгән марля чүпрәкләрен күрсә дә, ул әле үзе­нең кайда ятканлыгын төшенә алмады. Тәрәзәдән сузылган кояш ну­рының аргы читендә озын чандыр гәүдәле, чал чәчле, ияк очына ябыш­тыргандай гына кечкенә һәм кыска ак сакаллы бер кеше үз өстендәге юка халатының бавын артка бәйләп маташа. Аның янына кабарынкы чәчле, урта яшьләрдәге бер хатын килеп җитә. «Туктагыз, Филипп Михайловнч, үзем бәйлим», — ди ул.

Ничәмә көннәр тартышканнан соң, үлем тырнагыннан очраклы рә­вештә ычкынып, беренче тапкыр күзләрен ачкан бу яралы, шул ике кешене күргәч, бик гаҗәпкә калды: «Тукта, бу кешеләр ничектер таныш төсле түгелме?.. Ул аларны кайчандыр очратканы бар кебек ич. Кайда иде соң ул?..»

Бар зиһенен туплап, уйлап карады: маңгай сызыклары җыерылып килде, каш арасы уелды, әмма һичнәрсә хәтерли алмады. Тик шунысы шөбһәсез: ул аларны кайдадыр, кайчандыр күргәне бар. Күңел почма­гына аларның сурәтләре дә сугылып калган, фәкать ачыкларга гына кирәк...

Шуннан соң аның бу җыерчыклары эз-мэз язылып, үлек чырае бер­кадәр җанланып киткәндәй булды: «Димәк ки, мин әле үзебезнекеләр кулында икәнмен, урысча сөйләшә бит... Йөзләре дә таныш кебек...»

Аннары ул бу фәкыйрь почмакны күздән кичерде. «Берәр медпункт­тыр инде... Кояш нуры нинди матур булып сузылган... Минем дөнья яктысы күрмәгәнгә байтактыр, ахры...» — дигән фикергә килде.

Аңа бер кечкенә генә сынык ләчтә арыш ипие белән бер савыт аш китереп ашаттылар. Ул әз генә калкынып, терсәгенә таянмакчы бул­ган иде дә, барып чыкмады. Кулларын йөртү бик кыен икән, кашык та тота алмый. Тагын санитар кыз кулыннан туенырга туры килде. Бу ыскырт әче, тәмсез ашны шулай да яратып ашады ул. Ачыккан организм барын да кабул итә икән. Аштан соң, җылы тир белән изрә­гәндәй булып, тагын онытылды. Әмма монысы йокы иде инде, һәм шунда ук әллә нинди хәтәр төшләр: әшәке үкереп килә торган танклар, болганчык күл, сызгырып бомба коелу һәм быкырдыктан күтәрелгән кара бүрәнкәләр аны саташтыра башлады. Озак та үтмәде кебек, ул яңадан күзләрен ачты. Аның янына әлеге купшы чәчле хатын килеп утырды.

  • Менә яхшы булды, — диде ул, балаларны мактаганча, елмаеп.— Ашап та, йоклап та алдыгыз. Чыраегызга яшәү сөмсерләре дә чыга башлады. Сез көнләп түгел, сәгатьләп рәтләнә барасыз!
  • Рәхмәт сезгә, — диде яралы, сүрән генә көлемсерәгәндәй итеп.
  • Ә мин сезне, әгәр ялгышмасам, элек тә күргәнем бар. Хәтерлим... Тик менә исемегезне генә исемә төшерә алмыйм әле. Сез... — Хатын врачның башлаган сүзе киселеп калды. Ишектә яңадан фельдфебель кү­ренде. Аның күзләре очлы иде. Чөнки ул һәрвакыт үзен уяу тота: «Бу руськиларның көтмәгәндә әшәкелек эшләве мөмкин», — дип уйлый иде. Моңарчы аңына килә алмаган яралының бүген ачык булган күзләрен дә бик тиз күреп алды, һәм шунда ук ярсу тавыш белән:
  • Фамилия? —дип кычкырып та җибәрде.

Әле генә кояш нурына сокланган, яңадан яшәргә теләгән авыруның күз аллары кинәт дөм-караңгы булып калды, сөмсерле чыраен суык кур­гаш болыты басты һәм күзләре йомылды.

  • Фамилия?! — дигән дәһшәтле сорау тагын кабатланды. Шактый озакка сузылган паузадан сок гына, башын читкә борып:
  • Гумеров... — диде яралы, бөтенләй ят кеше тавышы белән.
  • Һумиярофф? — дип сорады фельдфебель аңламыйча.

Ләкин кабат җавап килмәде. Яралы кеше яңадан аңын җуйган иде.

III

Арыслан хәзер санитар түгел иде инде. Аны, башка әсирләр белән бергә, лагерь кухнясына утын ташырга җиктеләр. Алар көн саен таң тишегеннән олы тирес арбасына җигеләләр дә конвой белән урманга ки­тәләр. Анда коры-сары утын хәзерләп арбага төягәч, тагын җигелеп, тартып алып кайталар. Тагын китәләр, тагын алып кайталар. Кухнялар шәп эшли. Әсирләргә кычыткан шулпасы гына түгел, немецларның мон­дагы вакытлы медпунктында булган үз яралыларына да һәм барлык персоналларына да ашлар пешерергә кирәк. Инде унбиш көн буе Арыслан ат абзарындагы үз почмагына караңгы төшкәч кенә кайта да балчык өстенә йомры усактан үзе әмәлләп печән түшәгән урынына егыла. Аның бау сыдырган җилкәләре әчетә, беләк һәм билләре сыз­лый, тез буыннары сулкылдап авырта иде. Ул аларны сыпыргалап ка­рый, әчеткән һәм сызлаган җирләренә төкерек сөртеп, үзе урманнан алып кайткан үлән яфракларын ябыштырган була. «Үги ана», «аю та­баны» һәм «куян колагы» яфракларының йомшак салкынчасы әз генә булса да тынычлык китергәндәй тоела. Шул сызлаулар басыла төшкәч, талчыккан гәүдә авыр гына ойый башлый һәм каты йокыга китә. Ә төшендә һәр көнне үзенең Ык буйларында йөри. Печән чаба, тал кисә, балалары белән куышып уйный. Ул хәзер һәр төнне, җиткерә алмастай булып, көтеп ала.Чөнки чын дөнья, чын тормыш шул төштә генәдер төсле, ә монысы бары тик авыр бер саташу, ниндидер сихерле пәри базы булып кына күренә иде. Бүген дә ул, тизрәк йокыга китәргә теләп, караңгыда кармалана-кармалана урынына килеп ятты. Өйрәнелгән гадәте буенча, бисмилла әйтеп, иске чикмәнен бөркәнә генә башлаган иде, күршесендәге кичә бушаган урынга икенче кеше яткырганлыкларын күрде. Аның астында сайгак-фәлән юк, әз-мәз салам гына түшәлгән. Шуның өчен ул урын Арысланныкына караганда тәбәнәк булып тора. Стенага таба карап, аякларын җыеп, корышып яткан ул. Гәүдәгә таза тугелдер ахры, күләткәсе малайларныкы шикелле генә тоела. Арыслан, көндәгечә сызланды-сыпыргаланды да бөтен ат абзары эчендә хөкем сөргән төрлечә гырлау, борын сызгыру, төштә сөйләшүләр һәм әчкелтем авыр тир, кер исләре эчендә, ниһаять, тынычланып, йокы рәхәтлегенә чума — онытыла башлады. Шул татлы минутта гына яңа күршенең яшерен генә мышык-мышык сулкылдавы һәм нидер пышылдавы ишетелеп куйды. Арысланның йокысы ачылды, колакларын сагайта төште кем икән, ник төн уртасында мышкылдап ята икән?.. Ә күршесе мөмкин кадәр үзенең бу аяныч халәтен яшерергә тырыша. Шулай да, үксүен тыя алмыйча, вакыт-вакыт йөрәге кычкырткандай: «Эһһәэ» дигәләп куя. Аның яндырып агылган уйлары да сүз булып тышка чыга шикелле. Шуңа күрә үзе дә сизмәстән пышылдап ята булса кирәк. Колак салыбрак тыңласаң: «...Хурлык... хурлык... Бетте газиз башым. Ник үлмәдем... Кичер... кичер, илем... Кичер, Чулпаным... кызым, йөрәк валчыгым, ишетәсеңме син әтиеңне?.. Бар да бетте... Инде безгә күрешү булмас...» дигән өзек-өзек сүзләрен аңларга мөмкнн иде.

Арысланның бүгенге йокысы баш аңгырайткыч кына булды. Көн буе ат хезмәтендә йөреп алҗыган гәүдәсе ял итә алмый калды гына түгел, һәр төнге матур төшләр дөньясы да үзенең серле чаршавын ачмады йокы аралаш әллә нинди саташулар, уйламаска тырышылган ачы уйлар яңадан килеп йөдәткәч, җәйге таңның беренче яктысы белән үк авыр гына торып утырды. Татлы йокысының тәмен җибәрүгә сәбәпче булган яңа күршесенә табигый буларак төксәреп күз төшерде. Ул таушалып беткән вак салам өстендә, противогаз капчыгын баш астына салып, пычракка каткан иске шинелен ябынган килеш чалкан ята, ачык изүеннән жилкә тирәсенең марля белән бәйләнгәнлеге күренә, кызарган күзләре абзар түшәмендәге ниндидер билгесез нокталарга төбәлгән, ә керфек төпләре һаман яшәреп тора. Чырае ап-ак, ябык, хәлсез иде Арыслан аны әрләмәкче булды: «Бигрәк сытык бәрәңге икәнсең, энекәш, күзләрең юеш җиргә утыртылган ахры; хатын-кыз шикелле балавыз сыгып, төн буе йокы бирмәдең; пленда алай сыек булырга ярамый!»—дип оялтмакчы иде, әмма күз тутырып карап торганнан соң бөтенләй икенче сүзләр әйтеп салды:

—      Кара әле, якташ, мин сине таныйм лабаса, валлаһи таныйм! —диде ул. — Хәтереңдәме, син безгә, медсанбатка килгән иең?..

—      Әйе, килгән идем шул,— диде күршесе гаепле кешедәй юаш кына. — Снн инде борчыганым өчен гаеп итмә, туган. Әллә ничек бик авыр булды... Ир башың белән дошманның кулына эләк, имеш! Гарьләндем, үз-үземне кая куярга белмәдем. Бөтен газиз нәрсәләреңнән берьюлы мәхрүм булуның ачысы кинәт бәгырьгә төшеп, төн буе газапланырга мәҗбүр итте. Эх, үлеп тә булмады ичмаса, үлеп тә булмады!..

—      Син көткәндә читтә калырмын, көтмәгәндә җаныңны алырмын, днгән шул әжәл, — диде Арыслан. — Менә без дә шулай булдык. Теге вакытта капчык авызын томалап алдылар да безне дә килеп бастылар. Яралылар белән кайнашкан арада бер нәмәкэй эшли алмадык. Кулда корал да югые. Бөтен санбат —немес авызына туп-туры һап! Күпме яралы мескенне кырып бетерделәр. Аякка басканнар гына исән калды. Врачлардан, әнә үзең дә күргәнсеңдер, Филипп Михайлич белән Бардина гына күләгәдәй йөриләр. Калганнары төрлечә таралып бетте шунда. Бардина, мескен, бик биреште. Ак чәчләре дә күренә башлады. Үзе  әллә ниткән юаш, сүзсезгә әйләнде. Йорт песие шикелле гел Филипп Михайличкә сыенып кына тора.

— Ә ул картыгыз миңа да бик ошый сезнең. Теге вакытта да ут астыннан яралыларны үлемнән коткарды, хәзер әсирлектә дә шул ук постында икән.

— Әйе, бик батыр кеше ул безнең, — диде Арыслан горур тавыш белән. Немес аны утынга жигә башлаганые, бирешмәде. Немеснең күкрәгенә баскандай, киерелеп каршына басты да: «Мин утыз биш ел буе хирург. Духтор медицина! — диде.—Минем эшем — яралыга яр­дәм күрсәтү, хәзер дә шул эш булырга тиеш!» — диде. Җиңәлмәде шул немесең! «Цурюк!»— дип ырылдап кына калды. Тәки үз эшенә кереште карт.

Солдатның яңа күршесе эндәшмәде. Ул ниндидер авыр уйлар эчен­дә калды. Ниндидер тирән борчулар аңа тынычлык бирмиләр иде төсле. Арыслан аны сүз белән мавыктырырга теләгәндәй, үз хәлләрен тагын байтак кына сөйләде дә:

  • Ә син ничегрәк эләктең, күрше? — дип сорады. — Дөрес, монда калган кешеләр хәзер ул хакта сөйләргә яратмыйлар, һәм ул соралмый да, сөйләнми дә... Мин әле тик болай, сүз юктан күрше итеп кенә дигән­дәй, соравым иде.
  • Юк, дус кеше, бер дә яшерен сере юк, — диде аның сүздәше.— Тик менә газапланам гына. Шул карт хирург шикелле, немец каршына күкрәк киереп баса алмадым...— Һәм ул үзенең «Чәчәкләр яланы»на керүен сөйләп бирде.
  • Менәтерә бәй, — диде Арыслан шаккатып. — Соң болай булгач, иптәшкәем, синнән «ярты» тия бит: без табып алдык сине ул быкырлы күл читендәге бер бәләкәй атаудан.

Яралы гажәпләнеп күзләрен аңа төбәде.

  • Шулай мени?..
  • Шулай шул. Әйтәм җирле аны, пычракка чумып каткан килеш тә әллә кай төшең генә танышсыман тоелганые, тикмәгә булмаган икән!

Әйт әле, дустым, ә хатын-кыз гәүдәсе табылмадымы анда?

Юк шул, — диде Арыслан, — бер дә туры килмәде... Нигә, әллә бик сөйгән иптәшегез барыемы?

  • Юк, — диде күршесе авыр сулап. — Эш — сөюдә түгел. Бик яхшы иптәш иде, үзебезнең Казаннан. Әлбидә исемле саф күңелле бер кыз иде. Шул хәтле кешелекле иде, шул хәтле матур җырлый иде, һич онытыр­лык түгел... Шундагы фаҗига эчендә һәлак булды микәнни бичаракай..
  • Бер дә очратмадык шул, — дип кабатлады солдат.

Ишек алдында чаң суктылар һәм абзар капкасы авызыннан немец вахтмамының яшел тавышы яңгырады. Абзар эче, дәррәү аякка басып, тышка агыла башлады. Арысланнарны эшкә куалар иде.

  • Кара әле, дустым, —диде күршесе аңа. — Синең исем, фамилияң ничек соң? Нишләптер хәтердән чыккан, әллә сораганым юк иде микән моңарчы...
  • Ник, Арыслан Алыпкулов инде мин,— дип җавап бирде солдат, чыгарга кузгалып.
  • Ә минем фамилиям Гумеров, онытма,— диде күршесе.
  • Һе, алай икән... Ник, санбатка килгәндә бүтәнчәрәгие түгелме соң?...

Түгел, Гумеров. Син башка кеше белән саташтырасыңдыр!

Шулай бик очраклы рәвештә үлемнән котылган һәм Гумеровка әй­ләнеп киткән Мусаны эшкә куа башлауларына инде атна тулып узды. Ул әле тәмам савыгып та җитмәгән, җилкә һәм билендәге керле биләве дә алынмаган, аякларын иркен басып атларга хәле дә юк, көрәк белән каты кызыл балчыкны казырга җегәре дә җитми иде. Җиргә егылмас өчен бөтен тән көчен җыеп, түземлек нервлары мондагы әшәкелеккә кинәт шартлап китмәсен өчен, бөтен рух көчен учына йомарлап йөрергә туры килә аңа. Ничек кенә булса да, алар хәзер көн саен Арыслан белән бергәләп таң иртәдән эшкә китәләр, кояш баеганда кайтып керәләр. Немецлар исә әсирләр өчен иң авыр эшләрне табып кына торалар. Хәзер аларга фронтның ерак тылында танк чокырлары, ут нокталары, артиллерия мәйданчыклары казыталар. Бу эш инде байтак вакытлар дан бирле бара. Моны ничек аңларга соң? Нәрсә, әллә немецлар чиге­нергә җыеналармы, үкчә күтәрергә? Хәер, алай дип аңларга да нигез күренми. Аларның кәеф шәп, баш югары, көньяктагы һөҗүмнәре ту­рында шапырыну җитәрлек. Күрәсең, һәртөрле очракка әзер булырга, язмышның көтелмәгән шаяруларын уяу каршыларга телиләр. Күрәсең, меңләгән әсир кычыткан шулпасын әрәм ашап ятмасын дип, аның актык җан суын шушы канаулар төбендә суырып калмакчы булалар.

Казу эшләре лагерьдан биш-алты чакрым читтә бара, йөзләгән әсирне берничә немец конвоиры озатып йөри. Шуларның берсе салам чәчле, уңган зәңгәр ситса күзле, бармаксыз Һанс, урта яшьләрдә булуына карамастан, һәрвакыт шаянлыкны, кызык ясауны, туктаусыз авыз гармунында уйнауны ярата. Эш урынына алып килгәч, үз иллесенә «Арбайт!» дип кычкыра да, канау өстендәге чирәмгә ятып, җырларга тотына. Аннары авыз гармуны чината. Шул ук вакытта үз колларының ничек эшләвен күзәтергә дә өлгерә. Әгәр бер-ике әсир, озаграк утырып тәмәке тартса яки, сөйләшә торгач, эшен онытыбрак җибәрсә, Һанс алар янына, песи аяклары белән генә йомшак басып, һичбер ачулан­мыйча. көлеп кенә килә дә, гамьсез утыручының яңагына чалт! итеп су­гып җибәрә. Теге мескен артка тәгәри. Икенчеләренең аркаларында карабин түтәсе бии. Әсирләр аны «мәрхәмәтле Һанс» дип йөртәләр. Тагын берсе—аз гына чатанлап йөри торган ефрейтор. Бусы инде яр башына баса да көн буе катып тора, барын да күрә, гел кызулый, гел кычкыра; үзе ат атланып йөрмәсә дә, беләзегеннән кыска каеш камчы төшми һәм әсиргә карата бөтен хөкемне шул камчы чыгара. Монысы­ның чын исемен белүче юк, «камчылы чатан» дип кенә йөртәләр. Эшкә барганда-кайтканда колоннаның башында һәм ахырында шул ике Газраил була.

Муса белән Арыслан колоннаның уртасынарак туры килергә тыры­шалар. Анда иркенләбрәк сөйләшеп атларга мөмкин. Әсирләрнең үз­ләреннән куелган сакчылар артык бәйләнүчэи булмыйлар.

  • Я, Арыслан дус,— диде Муса бер көнне. — барын да яхшылап уйладыкмы? Тирә-якны яхшылап күзәттеңме? Урман күләгәләре, куе яфрак аслары ни сөйлиләр?..
  • Аларның сүзләре — кош җыры шикелле! — диде Арыслан. — Өндәп җырлыйлар, кызыктыргыч итеп серле генә шаулашалар. «Кил безнең күләгә кочагына, кил, бездә рәхәт!» дигәндәй, кул болгаган сыман итенәләр. Ә мин аларга: «Тик бер өмет—кара август төне илтер мине шунда җитәкләп!» — дип жавап кайтарам...
  • Молодец, — дип елмайды Муса. — Син шактый шомардың хәзер. Зиһеннәрең ачылып китте...

Алар инде урман күләгәләренә, аның иксез-чиксез яшерен кочагына күптәннән бирле кызыгып, кол күзе белән тилмереп карый-карый йөди­ләр. Буйсынырга риза булмаган йөрәк ниндидер эчке көч белән шунда чакыра иде. Ничек соң шуны тормышка ашырырга?..

Кич кайтып, почмакларына урнашкач, Муса үз иптәшенә яңа бер шигырь укыды:

Кояш батты күптән, әмин һаман —

Авыр уйлар тулы күңелдә,

Күз алмыйча күрше урманнардан

 Басып торам ишегем төбендә.

Бу урманла, бәлки, партизаннар

 Кичке ашка учак яккандыр.

«Бабакай»ның батыр егетләре

Разведкадан йөреп кайткандыр...—

дип башлады ул. Ә соңы инде:

Урман, урман, илт син мине шунда

 Һәм корал бир минем кулыма!

Үләр ндем аклап йөрәгемнең,

Керсез антын сугыш кырында ...—

дип тәмамлана иде. Күңелләре тагын да әсәрләнеп киткән Арыслан бик озак итеп Мусага карап торды. Аның йөзендә шигырь дәрте белән дул­кынлану һәм гажәпләнү чагыла иде:

  • Кара әле, бәләкәчем, каян чыгып тора соң бу? — диде. — Әллә син, үзең чыгарасыңмы моны?.. Ник, Гаптулла Тукай мәрхүм барын да әйтә белгән бит, бүгенгедәй итеп әйтеп калдырган... Әллә, бәлкем, ихтимал, син үзең дә Тукайсымактыр...
  • Ай-я-яй!—диде Муса көлемсерәп.— Бик югары үрмәләдең, тү­бәнрәк төш! Кая ул безгә!.. — Һәм кичке ярым караңгы абзарда ул аның колагына пышылдады: — Синнән яшереп булмый инде, дускай. Без бит бергә сәфәр чыгасы кешеләр. Әйе, мин боларны үзем язам...
  • Тикмә булмас бу кеше, дигән ием аны, и һәм шулай булып чык­ты да!— дип нәтиҗә ясады Арыслан.

 

ДҮРТЕНЧЕ БАШЛАМ

 I

Биш-алты көннән соң, алар бер дә көтелмәгәндә үз теләкләренә ирештеләр. Тормышта кайчакта могҗиза булуына да ышанырга ярый торгандыр, ахры. Лагерьга берәр чакрым каларак, баштан баручы «мәрхәмәтле Һанс» килде дә, биш кешене колоннадан чыгарып, бер по­лицай белән урманга җибәрде. Алар бик яхшы каеннардан гына җыеп, «руськи себерке» алып кайтырга тиеш. Немецлар бүген «руськи мунча» керәчәкләр.

Муса белән Арыслан да шул төркемгә эләкте. Урман эченәрәк керү белән бер-берсенә карашуга, күзләре: «әйе», — диде. Зифа буйлы яшь каеннарның әле сусыллыгы бетмәгән ботакларын шырт-шырт сындыра- сындыра, алар читкәрәк юнәлделәр. Арттан килгән чакыру тавыш­ларына икенче якка таба кычкырып җавап бирделәр, үзләре һаман эчкә ашыктылар. Инде кочакларындагы каен яфракларын да атып бәр­деләр, ә Арыслан, ныграк тавыш чыгарыр өчен, коры нарат ботакларын сындыра иде.

Ниһаять, кычкыру тавышлары еракта калып, чак кына ишетелә-ише- телә, бөтенләй тынды. Бер мәртәбә мылтык аткан аваз яңгырады, ләкин кабатланмады. Кояш, агач башларына соңгы нурларын чәчеп, түбән тәгәри барды. Агач араларына озын һәм серле күләгәләр сузылды. Чер­киләр патшалыгы, «чең-чең» кылыч кайрап, төнге сугышка кузгалды. Ә Муса белән Арыслан, сүрелеп бара торган кызгылт кояшны артка ташлабрак, һаман баралар иде...

Алар төн буе шул чама юнәлеш белән ашыга-ашыга атлауларында булдылар. Кечкенә күлләр, баткаклар туры килгәндә әйләнеп уздылар, сай инешләрне ерып яки йөзеп чыктылар. Алар ничек тә булса Волхов­ка якынаерга телиләр иде.

Калын урман эчендә чама юнәлешен җуя башлаганда, таң беленеп ярдәмгә килде. Ләкин озакламый кояш күренүе аларның юлларын кис­те. Куелыктан чыкмыйча, кояш белән чамалап алмаш-тилмәш ял итте­ләр Йокы туйдырганнан соң, Арыслан яланрак җирдән әйләнеп керде.

Күзәтү хәтәр-хәвеф сизелмәвен күрсәтте. Шул уңайдан ул үзе белгән тәмле үләннәр дә жыеп алып кайтты, шуның белән тамак туйдырдылар.

Качкынның язмышы һәрвакыт кыл өстендә. Уйламаганда гына то­тылыр кебек тоела. Шуның өчен аның бөтен маңгае һәм баш артлары сак күзләр белән, бөтен гәүдәсе, хәтта кан тамырларына хәтле тиз ишетүчән, лэкин күзгә күренми торган сизгер колаклар белән тулган була. Кайдагыдыр наратның нәзек кенә бер коры ботагы җил белән сынып җиргә төшсә яки якын тирәдә бөтенләй күренмәгән усак яфрагы шул ук җил белән шыбырдап куйса, качкынның җаны уч төбенә поса. Кайдандыр, кемнәрдер, яшеренеп кенә атлый-атлый аларны камыйлар төсле тоела.

Муса белән Арыслан, шушы куркынуларның һәммәсен кичерә кичерә атлап, һичбер авыл кешесе яки немец солдаты очратмыйча, өч тәүлек йөргәннән соң Волховның камышлы сөзәк ярына килеп чыктылар. Чама белән исәпләгәндә, моннан фронт сызыгы ерак булмаска тиеш, ләкин бу буйларда җәйге оборона «йокысы» һаман дәвам иткәнлектән, тирә- як бөтенләй гамьсез сыман күренгән бер тынлык эчендә ята иде. Ничек итеп Волховны кичү турында күп баш ваттылар. Елга артык киң булмаса да, барлы-юклы җегәр белән йөзеп чыгу мөмкинлеге икеле иде. Якын-тирәдән берәр нәрсә эзләштереп карарга булдылар.

Кичке эңгердә яр буен сак кына күзәтеп йөри торгач, камышлыктан аргырак куентыкта казыкларга бәйләнгән өч көймә күреп, күзләрен шу­лардай ала алмадылар. Ничек итеп кенә булса да берсен чишеп алырга кирәк иде. Караңгы төшәр төшмәстә үк Муса камышлыкта чишенде дә кыяк араларыннан сиздерми генә йөзеп китте. Бер генә тапкыр да суны чапылдатмыйча, оста тынлык белән җай гына йөзеп барып, ике көймә арасына керде. Көймә күләгәләре аның тән аклыгы шәүләсен каплады. Сакта калган Арыслан Мусаның көймә тирәсендәге хәрәкәтен, тыны-көне беткәндәй, күзәтеп торды. Ә Муса, көймәнең чылбыры ка­зыкка уратып кына куелганын күреп, хәзер генә ул көймәдә кемдер йөргән булуын аңлады. Чөнки хәтта ишкәкләре дә колаксаларыннан салдырылмаган килеш кенә көймә эченә төшерелгән иде. Муса, каба­ланудан ярым калтыранган куллары белән көймәне тиз генә ычкынды­рып, көч белән эчкә таба этәрде. Үзе аның аргы кырыена сыенды да, бер кулы белән ишә-ишә, көймәне камышлыкка сөйрәде. Ниһаять, ка­мышлык көймәне үз куенына яшерде, тотылу куркынычы шактый киме­де, хәтәр адым имин узды. Арыслан Мусаның киемнәрен алып, көймәгә керде. Муса исә арттан этәрә барды да, камышлыкның икенче читендәге ачык суга чыга башлагач, көймә эченә сикереп менде, тиз генә киенеп алды, төн салкынчасы аркасына шактый сизелерлек булып йөгерә иде. Бу ике качкынның күңеле тагын өмет белән тулды, йөрәкләре урынна­рыннан кубардай булып тибә башлады. Ыкта үскән Арыслан ишкәк­ләрне шундый оста сала белә икән, хәтта алардан су тамганы да ише­телми иде. Түбәнгә төшү жиңел. Көймә уйнаклагандай гына шуып бара. Муса күзләре белән тишеп керердәй итеп караңгылыкка төбәлде. Алда борылыш сыман урын барлыгы шәйләнә. Хәзергә һичбер шом-шаукымы сизелми. Бар да яхшы, бар да имин. Шул борылышта теге ярга төртел­сәләр, бик тә һәйбәт булачак. Анда камышлык күләгәсе дә бар кебек тоела иде. Бәхет менә-менә, уч төбендә шикелле генә күренә...

Суның үзәген кыеклаш кисеп, борылма кучкылына таба якыная башлаганнар гына иде, нәкъ шул авыкта култык артыннан шашкын тизлектә патруль катеры килеп чыкты да тирә-якны секунд эчендә прожектор белән болгап алды. Алга карап барган Мусаның күзләрен кинәт төшкән кискен яктылык сукырайткандай булды. Ул автомат тиз­легендә көймә төбенә ауды. Арыслан да шунда ук капланды. Аждаһа күзе тагын чагылуга, катер тавышы бик якынайган сыман тоелды. Не­мецлар, зык кубып, «Һальт! Һальт! дип кычкырдылар да автоматтан сипттереп алдылар. Аннары, җавап көтеп, күрәсең, беразга тынып тор­дылар. Ләкнн су агымы белән үз җаена агып барган «буш» көймәдән нинди жавап килсен соң? Аның төбенә сузылган ике качкын бары тик аһ оралар гына иде: «Беттек .. бар да бетте... Ник бу хәтле юк сон без­нең бәхет?!!»

Катер, килеп җитүгә үк, көймәне үзенә эләктереп алды. Муса белән Арысланны, автомат астында сөйрәп, катерга ташладылар Хәзер инде  бу хәрәкәтләрне кесә фонаре гына яктырта иде.

— Рюсиш швайн! 1 —дип кизәнде Мусага бер немец. Бу сүзләрнең соңгысын әйткәндә аның авызы бик киң ачылып, өске тешләре жир кимерүче экскаватор чүмечен хәтерләткән кебек тоела иде. Катер куз­галды. Су өстендә нәрсә өчендер кат-кат борылгалап йөргәннән соң, тү­бәнгә юнәлеп, Муса белән Арысланны кечкенә бер яр буе пунктына ташлап уздылар.

II

Алар элекке лагерьга кайтмау чарасын эзләделәр. Анда кайтарса­лар, «Ник качтыгыз?» дип теңкәләренә тиячәкләрен һәм аяусыз җәза­лаячакларын икесе дә яхшы аңлый иде. Өсләрендә әле үз киемнәре, немец искесе түгел, ә муеннарына каһәрле тамгадай асылган номер­ларны алар инде урман эчендә үк ыргытып калдырганнар иде. Шуңа күрә алар сүзне бер төрле йөртергә: «Камалышта калганнан соң күп көннәр урманда йөрдек, үзебезнең якка кайта идек, шунда тотыл­дык», — дияргә булдылар.

Һәм алар, кайда гына сорау алсалар да, шул җавапны бирделәр. Гади генә хәйлә уңышлы булып чыкты: аларның шыр сөяк аркаларын­да немец шомполлары бермә-бер кимрәк уйнады... Һаман эчкәрерәк озата торгач, аларны җәяүле колонна белән Новгород аша уздырып, Северская станциясендәге лагерьга китерделәр. Бу лагерь жыю-туплау пункты булганлыктан, мондагы әсирләр әледән-әле төрле якларга этап белән җибәрелә тора иде. Дүрт көннән соң Муса белән Арыслан да си­гез йөз кешелек колонна сафында юлга чыктылар. Аларны август ур­таларының коры һәм эссе көннәре буена бер караңгыдан икенче караң­гыга хәтле җәяү атлаттылар. Муса белән Арыслан колоннаның уртасынарак туры килеп, тагын ике рус кешесе белән бергә, дүртәүләп бар­дылар. Төннәрен аларны төрле сарай, склад биналары яки ачык һава­дагы чәнечкеле киртәләр эченә тутырып, ике-өч сәгать ял итәргә бир­мәделәр, таң беленүгә тагын әйдәргә тотындылар. Болай да мәрхәмәтлелектә гаепләү мөмкин булмаган немецлар тагын да аяусызрак булыр­га тырышалар иде, күрәсең. Иртән кузгалганда бер тапкыр бирелгән баланда белән әсирләр көн буе атлыйлар. Ул көнне башкача ризык заты күрү түгел, сусаудан авыз читләренә тузанлы соры күбекләр кат­кан колонна кешеләрен су эчәргә дә туктатмыйлар иде. Өч көннән соң кешеләр шактый күпләп сафтан чыга башлады. Беришеләре ачлыктан йончып егыла да, аларны, күнегелгән гадәт буенча, атып кына китәләр. Икенчеләре исә, сазлык-фәлән узганда тәгәрмәч эзләрендәге кортлы су­ларны бер генә уч булса да йотып калырга тырыша һәм, озак та үтми, эчен тотып бөгәрләнә дә читкә тәгәри. Боларның да язмышы шул беренчеләрнеке шикелле үк «ансат» хәл кылына. Колонна сафыннан тө­шүчеләрне атып калдыру немецларның уставында язылган мораль ка­гыйдә иде, күрәсең, һәм немецлар аны бик төгәллек белән үтиләр нде

Әле комлык, әле сазлык, әле чуерташ юллардан ялан аяк атлап бара торгач, бишенче тәүлектә Мусаның хәле җитди рәвештә авырлашып китте. Аның аяклары иртәнге уңайда тездән алып, ә кичкә таба бот төпләреннән үк сөм тоймас булып, атлаганда сөйрәлә башлады. Аның әле яралары да һаман бикләнеп җитмәгән иде. Шул яралар, бигрәк тә бнлендәгесе, хәрәкәт нервларына зарар китердеме, әллә сырт сөяге эчендәге үзәк нервларга тәэсир иттеме, Мусаның аяклары акыл куш канны, гомуми организм биргән боерыкны тыңламас булды. Алга таба атлауның һич аяусыз мәҗбүрилеге билгеле иде, атламасаң колоннадан бер утын агачыдай төшеп калачагың һәм актык сулышың бер автомат төкереге белән чикләнәчәге дә көн кебек ачык иде. Әмма Муса шул кур­кыныч астында да аякларын хәрәкәткә мәҗбүр итә алмады. Аңа хәзер дөнья бер бушлык булып, яшәү — мәгънәсез һәм һич кадерсез нәрсә булып күренә башлады. Баштарак Арыслан аны култыклап барды. Ләкин Муса аякларының сөмсезләнүе тагын да көчәю сәбәпле, олы гәүдәле Арысланның да аны әйдәргә көче җитмәс булды; ул манма тиргә батты, пешеп чыкты. Моны күзәтеп килгән Вася исемле рус егете, сул яктан ярдәмгә килеп, Мусаның беләген җилкәсенә салды да кулы белән аның биленнән уратып алды. Арыслан да шулай итте. Хәзер Му­сага җиңелрәк тоелса да, Арыслан белән Вася, чамасыз эсседә биш алты чакрым атлауга, тәмам хәлдән тайдылар. Чөнки Мусаның аяклары хәзер бөтенләй йөрми, тагып куйган утын агачлары шикелле җансыз сөйрәләләр генә, иптәшләре исә аны чын мәгънәсендә күтәреп баралар иде. Аларның җәфа чигүләрен бик яхшы күреп, үзенең шундый имгәк хәлендә калуына чамасыз газапланып килгән Муса, ниһаять, түзмәде:

  • Булмый инде, иптәшләр, — диде. — Бик рәхмәт сезгә. Бер үләксә өчен яңадан ике кешенең сафтан чыгуы—мәгънәсез. Саклагыз үзегез­не, чын йөрәктән әйтәм! Калдырыгыз мине.. Язмыш шулдыр...
  • Син, бәләкәчем, алай сөйләнмә, яме! — диде Арыслан ачуланган төс белән. — Мин сине ничек ташлап калдырыйм ди? Нинди иманым белән? Менә Вася да шуны әйтер. Ул урыс кешесе булып та. «татар»дип тормады бит әле, үзе килеп ярдәмгә кереште. Ул да сине ташлар дисеңме? Юк. апаем, без бит бер ил солдатлары лабаса!..

Алар Мусаны тагын күтәреп киттеләр. Көннең икенче яртысындагы хәрәкәт ач һәм әйтеп бетергесез сусаган әсирләр өчен тагын да әллә ничә рәт авырайды. Адәм түземенең соңгы чигенә җителгән шикелле тоелды. Юл читендә кул сузып өзәрдәй яфракмы, иелеп алырдай су там­чысымы — берсе дә калмады, тик ярдәм генә итмәде. Арыслан белән Васяның күз алдында артык көчәнүдән килеп туган вак йолдызлар, тычкан утлары уйный башлады. Үзләре, муеннарына авыр таш аскан төсле, һаман сыгыла, һаман түбәнгә таба бөкерәя бардылар, колонна­ның уртасыннан әкрен-әкрен койрыкка таба калдылар. Мусаның сөмсез аяклары җирдән бөтенләй сөйрәлеп бара иде инде... Аны вөҗдан газа­бы изде: ни өчен ул кадерле иптәшләрен шулай җәфалый? Алар бит болай да интегүнең чигенә җиткәннәр инде. Кабат интектерүнең нинди мәгънәсе бар? Иртәме, соңмы — барыбер нокта куелачак!..

  • Бәхил булыгыз, газизләрем! — диде ул хәлсез тавыш белән. — Тагын бер тапкыр рәхмәт! — һәм Арыслан белән Вася муенындагы кул­ларын ычкындырды да, бөтен гәүдәсе белән җиргә салынып төшеп, юл читенәрәк сузылды. — Зинһар колоннадан чыкмагыз, өчебезне дә бете­рәчәкләр. Мин сезнең һәлакәтне дә кабул итә алмыйм. Хушыгыз!.. Илгә сәлам сөйләгез!.

Арыслан белән Вася, күзләрен мөлдерәтеп, башларын чайкый-чай- кый, соңгы бер секунд карап тордылар да, аяусыз мәҗбүрияткә буй- сынарак, колонна агымы ияртеп китүгә каршылык күрсәтмәделәр. Муса, тапталудан сагаеп, читкәрәк шуышты. Ул, үләргә әзерләнсә дә, яшәү инстинкты белән хәрәкәтләнә иде әле. Соңгы сулыш килеп җит­кәнче дөнья яктысына, күктәге зәңгәр матурлыкка карап ятырга теләде ул. Андагы нур тулы көчле якты аның күзләрен чагылдырса да, керфек­ләре йомылмады.  Туйганчы карап калырга кирәк.

Уйлары яшен тизлегендә Чулпанына, Әминәсенә барып тоташты. «Бәхил булыгыз, күз нурларым», — диде кыймылдамас телләре белән. Ниндидер арыган, алҗыган көтүне хәтерләткән колонна, башлары түбән иелгән һәм, җилкә почмаклары гына түгел, гомумән бөтен гәүдәләре салынып төшкән, арык кешеләре белән, авыр гына сөйрәлеп узып китте.  Муса, соңгы сулышын өзеп аласы Газраилне көтеп, тын да тартмый ята иде.  Ач күзле, ыржайган тешле һәм гөрзеле Газраил урынына, тә­бәнәк кенә буйлы, чандыр гәүдәле, кипкән йөзле һәм салынкы мыеклы бер карт солдат—колонна артыннан атлаучы немец конвоиры — килеп җитте.

— Стафай! — дип кычкырды ул, Мусага автоматын төзәп.

Муса бу тавышка игътибар итмәде. Аңа барыбер иде. Аның сыгыл­ган лимон кабыгыдай буш һәм сары йөзенә текәлгән немец дөнья белән алыш-бирешен өзгән кешедәге актыккы тәвәккәллек билгеләрен күрде. Муса уң кулы белән аякларына күрсәтте. «Йөрмиләр, тора алмыйм».— диде, янәсе. Аннары баш бармагы белән йөрәгенә төртеп күрсәтте дә автоматка ымлады, тагын йөрәгенә төртте: «Ат, йөрәккә ат, тиз бет­сен!» дип әйтүе иде ул.

Мусаның гаҗәбенә каршы, немец атмады.  Башын чайкап торды да нәрсәдер мыгырданып артка карады, нидер көтеп калды. Бераздан соң җигүле ике ат килеп туктады. Берсенә конвойчыларның шинель, ранец, азык-төлек шикелле нәрсәләре төялгән; икенчесенә өч балалы овчарка эте бик матур каеш читлеккә, йомшак печән эченә генә утыртылган иде. Дилбегә тотып килүче аксак рус картына әлеге немец нидер әйтте. Ул кеше кайбер әйберләрне этләр арбасына күчерде дә бушаган урынга Мусаны китереп салды, күтәрергә немец үзе дә булышкалаган булды, һәм алар китеп бардылар. Көтелмәгәндә мондый хәл килеп чыгуын Муса һич кенә дә аңлый алмады. Ничек соң бу? Каян килеп чыкты мондый мәрхәмәтле карт? Бәлки, бөтен Германиядә актыккы немецтыр бу? Бүтән булмас...

Аның уйлары еракка китте, әйе, без немецларны ихтирам итә, хәтта ярата идек. Немец пролетариаты — иң алдыңы! —дип ышана идек, әллә нинди зур өметләр баглый идек аңа. Рейхстагка сайлаганда ком­партиянең әллә ничәшәр миллион тавыш алган чаклары да булды тү­гелме соң? Әле сугыш башлангач та, Гитлер куган ирексезләр, дип уйладык. Пачкалап-пачкалап безнең якка әсир чыгарлар дип тордык. Ә карасаң, Гитлер ул немецларның сөяк чүлмәкләрен бөтенләй икенче якка борып утыртырга өлгергән икән инде! Хәзер алар дөньяга күзләре белән түгел, баш артлары, муеннары белән генә карыйлар. Бу немец — соңгы могикандай адашып калган бер заттыр, үзенең «иске» гуманизмы белән бергә үләргә тиешле бичарадыр... Ихтимал, шунлыктан гына яхшылык итеп маташадыр ул. Хәер, яхшылык эшләгәч, ничек булса да, рәхмәт инде. Тик аның яхшылыгы — бакчаны боз суккач яуган җылы яңгырны хәтерләтә. Ул аякларың йөрмәгәч, тере калуның ни хаҗәте бар? Барыбер монысы атмаса, икенчесе атачак бит! Әсирлектә имгәк кемгә кирәк?...

Муса шундый сәер һәм ачы уйлар белән олау арбасында дыңгырдап барды.

III

Җиденче тәүлектә аларны Двина елгасының Латвия җирендәге ярына китереп туктаттылар, Ташу җәелә торган комлы базын өсте кыяк ат кузгалагы, тукранбаш, әнис, каз печәне шикелле һәртөрле гади үзәннәр белән капланып, чәчәк кою дәверен уздыра иде. Бу болын бер канаты белән еракка сузылып китә дә хутор булып яшәүче җирле халыкның басу киртәләренә барып терәлә. Икенче канаты исә, су буеннан ук текә яр ясый, кинәт өскә калка. Ул калкулыкның алгы планында, агач морҗалы һава юллары белән, тәбәнәк кенә, озын чирәм түбәле берничә яшелчә базы тезелеп китә. Әйләнә-тирәсенә киң итеп бер генә кат чәнечкеле чыбык тотылган. Җиде тәүлек эчендә өч йөзләп кешесен югалткан, тәмам соңгы чиккә җитеп әлсерәгән колоннаны хайваннар урынына шушы ачык абзарга китереп яптылар. Колонна артыннан әлеге арбада ятып барган Муса күзләреннән күпме асыл егетләрнең тәгәрәп яткан үле гәүдәләре читтә кала алмады. Баштарак ул аларны хәтта санап, хәтеренә беркетеп барды. Ләкин тора-бара, йөрәк әрнүенә, күзенә тыгылган яшьләргә түзә алмыйча, исәбен югалтты. Кемнәр генә са­нап бетерер боларны? Кемнәр исәбенә чыгар?.. Ул үзе дә шуларның берсе булачак. Ачлык белән мәрхәмәтсезлек — немецның автомат ши­келле үк ышанычлы коралы. Ачлык белән рус солдатының көчен, гай­рәтен сындыра, иреккә омтылучы канатларын каерып ташлый. Кансыз мәрхәмәтсезлек белән әсир күңеленә курку сала. Шушы ике кадак аңа әсирне коллык баганасына беркетеп куярга һәм шунда интектереп үте­рергә ярдәм итә. Муса да шул багана төбендә черерме? Аларның бе­ренче омтылышы барып чыкмады. Ә хәзер инде, аяклары аның иркен­нән бөтенләй баш тарткач, нәрсә көткәне билгеле. Чебен үлеме белән юкка чыгу никадәр үкенечле булачак... Шуның өчен яшәдеме ул якты дөньяда?..

Мусаны әсирләр күтәреп, шул мәйдан уртасына кертеп ташладылар. Алданрак килгәннәр бәрәңге базларына урнашып өлгергәннәр, сынма­ганнары исә турыдан-туры ачык һавада — үлән өстендә яталар иде. Озакламый Муса үзенең Арыслан дустын күреп алды һәм эндәшеп янына китерде.

  • Туганкаем! Бавыркаем! — дип кычкырды Арыслан исе-акылы китеп. — Дөрес күрәме минем күзләр, бу синең өрәгең генә түгелме? Ничек исән калдың? —дип, кат-кат сораштырды ул. Янына утырып, кайгырту тулы күзләре белән Муса өстенә карады, тагын әллә ниләр әйтеп юатырдай булды.
  • Атмады бит арттан килүче немец, —диде Муса. — Әллә ниткән

җан булып чыкты, хәтта арбага салдырып алып килде...    

  • Кара син аны! Алар арасында да кеше дип әйтердәй бер нәмә табылган икән, —дип гаҗәпләнде Арыслан. Аннары ул, үзенең барлы- юклы сәләмәсен алып килеп, Муса янына урнашты. Тирә-яктагы үлән­нәрне йолкып, печән җыйды
  • Астыбызга түшәк булыр, апаем-энекәем.

Башкалар да үз хәлләрен кайгырта башладылар. Әле генә ямь-яшел үлән булган лагерь эче, бер-ике сәгатьтән соң, ярым такыр комлык тө­сенә керде. Кичке якта бу лагерьга тагын зур бер төркем әсирләр ки­терелде. Алар арасында грузин, әрмән, азербайҗан һәм башка тау ха­лыклары күбрәк иде. Болар да үзләренә баш төртер урын кайгыртырга керештеләр. Мусалар янында калган буш урынга озын буйлы, куе кара чәчле ике әрмән кешесе килеп урнашты. Әрмән халкына хас гади, сүз­чән табигатьле булган бу егетләр күршеләре белән тиз аралашырга, тату булышырга тырыштылар. Иң элек үз хәлләрен кыска гына сөйләп биргәч, Муса белән Арысланның да хәлен, каян килүләрен сорашты­лар. Шулай танышып алгач, Муса аларда ниндидер гади иптәшлек сизгәндәй булды. Бу егетләрнең каяндыр төшергән ике сигареты бар икән, шуның берсен Муса белән Арысланга тәкъдим иттеләр. Ә мондый кыйммәтле деликатеска кимендә бер паек немец икмәге табып була иде!

  • Рәхмәт, дуслар,— диде Муса.— Без икебез дә тартмыйбыз.
  • Чынлап та, —диде әрмәннәрнең берсе, — ул бәладән безгә дә котыласы иде! Без моңарчы көн аралаш бер паегыбызны тәмәкегә би­рәбез...

— Һәй-й, дип сузды икенчесе, — ул юанычым да булмаса, кайгыңа тончыгып үләрсең монда!..

Бу сөйләшүләр арасында Арыслан «хуҗалык» йомышлары белән каядыр йөргәләп кайтты. Берсендә бер кочак иске салам күтәреп, икен­чесендә бер дистәгә якын кояшта пәҗегән бәрәңге табып килде. Өчен­че әйләнешендә әлеге Вася дустын һәм тагын бер егетне ияртеп кайт­ты. Бусының Миңгали исемле танышы булуын әйтте.

Муса, утырган килеш куллары белән җиргә таянып, хәрәкәтсез аяк­ларын гәүдәсе белән сөйрәтеп алды да Арыслан җыеп түшәгән печән өстенәрәк менеп ятты. Янында ук ул табып биргән ике кәкре таяк та ята иде. Әрмән егетләренең берсе боларның барсын да күзәтеп торды да:

  • Нәрсә, авырыйсыз мәллә сез? — дип сорап куйды. Аның сөйләме яхшы ук шәһәрчә булып, таулыларга хас акценты да сизелми иде.
  • Шулайрак шул, — диде Муса. — Юлда биш тәүлек җәяү килгән­нән соң, аяклар алынды. Билдән түбән икесе дә һичнәрсә тоймый, хә­рәкәткә буйсынмый, әллә нәрсә булды.

Әрмән егете, сүз эндәшмичә, Мусаның аякларын капшап карады. Тез тирәләрен, бот һәм балтыр итләрен кыскалап: «Авыртамы?» — дип сорады. Мусаның җавапларыннан соң «һем...» — дип, башын чайкап куйды.

  • Болай гына белү кыен инде аны, әлбәттә, — диде аннары.— «Клиника» бик шәптән түгел, кирәкле приборлар җитешми... Үзәк нерв системасында берәр хәл бардыр... Шулай да сез менә бу даруны эчеп карагыз әле... — Әрмән егетенең моңарчы башкалар күзенә чалынмый да калган кечкенә генә бер санитар сумкасы бар икән. Бу брезент сум­ка, тотылган мамык һәм бинтлар тутырылганлыктан, колак мендәредәй генә булып, бүксәсен кабартып тора иде. Төбендә, шыштырдавык пер­гамент кәгазьләренә төрелеп, өсләренә латинча «аспирин», «бесалол», «хинин» һ.б. лар дип язылган дарулар да бар икән. Шулар арасыннан актарып, әрмән егете бер кечкенә капны Мусага бирде, анда унлап ак таблетка бар иде. — Иртәсен һәм кичен эчеп карагыз... Аннары, тагын бер әйбәт дару бар. Менә бу якындагы урманда нарат җиләге яфрагы булырга тиеш; әгәр менә шул яфракны җыеп кайтып, кайнатып суын эчү мөмкин булса иде, сезнең аяклар, һичшиксез, тиздән рәтләнер иде­ләр, Халык медицинасы тапкан дару.
  • Әгәрең ки эшкә чыгара калсалар, ул яфракны җыеп алып кай­там мин! —диде Арыслан. —Аны безнең якта да эчәләр. Сез әллә врач буласызмы, якташ?
  • Шулайрак, — дип җавап бирде әрмән егете. — Ләкин практика әз әле, ике генә ел эшләп калдым.
  • Ничава, моннан әйләнеп кайтканчы прафисыр булырсың әле! — дип елмайды Арыслан. — Утны-суны кичеп, бакыр торбаларны үтеп, дигәндәй...    

Шулай сөйләшә торгач, тагында якынаебрак киттеләр. Врач — Тулиян исемле, ә иптәше — Бабаян икән. Муса белән Арыслан да, Миң­гали белән Вася да үз фамилияләрен әйттеләр. Ләкин шунысы сәер иде: Муса да, врач та, ялган фамилия әйтеп, бер-берен алдадылар һәм шуны ниндидер яшерен тойгылары белән үзләре дә сизәләр, хәтта ал­дашуларын белеп торалар, ә шулай да ышанышкан булып күренәләр иде. «Менә бит нинди көннәргә калдык,— дип уйлады Муса.— Яныңда яткан һәм сиңа ярдәм иткән иптәшеңә дә чын фамилияңне әйтергә кур­касың. Ул да синнән курка. Күрәләтә торып алдашасың... Абау, нинди түбәнлек! Кешеме соң без хәзер?..»

Шул вакыт лагерьда ыгы-зыгы купты. Лагерь коменданты йөри икән диделәр. Озакламый ул Мусалар яныннан да кычкырына-җикеренә узып китте. Әсирләр, аягүрә басып, җирдә яткан Мусаны каплап калдылар. Мондый эшне алар хәзер һичбер аңлатусыз да беләләр. Чөнки авыру әсирне немец түрәсе күзеннән яшереп калуны һәрбер на­муслы кеше үзенең табигый эше итеп саный иде. Арыслан үзе Мусаны яшерде, үзе лагерь комендантына карап катты. Аның хәтта күзләре акайды: «Я, ходаем, үзең сакла!» дип, эченнән генә тәңресенә дә ялвар ды ул. Чөнки аның каршыннан узучы немец — лейтенант Шпигель иде. Ул һаман да җиңнәрен сызганып йөри икән, тик беләкләренә тезелеп менгән сәгатьләр генә күренми. Ә тилгәннеке шикелле очлы күзләре әле дә әсирләрнең сул беләзекләрен капшап, сәгать эзли төсле күренә иде. Моны Арыслан аермачык сизде һәм кабагтан тетрәнеп китте. Шпигель шактый ераклашкач, иптәшләре янына чүгәли-чүгәли:

  • Эзбир бу немец! — диде ул пышылдап. — Мин аны беләм Ка­пут командада эшләгәндә күрдем. Әгәрен ки ул лагерь башлыгы булса, иман көтмәгез... — һәм Арыслан ул трофей бүресенең «сәгать» авын­да йөргән чакларын сөйләп бирде.

IV

Иртәгесен әсирләрне таң яктысы белән эшкә кудылар. Алар үзләре­нең чәнечкеле читлекләрен тагын да ныгыта һәм киңәйтә башладылар. Лагерь почмаклары саен пулеметлы һәм автоматлы сакчылар өчен биек вышкалар үсеп чыкты. Бу лагерьга тоташтырып тагын әллә ничә бүлем­текле яңа читлекләр корылды. Аларның аргы башы ялан кырда ялгыз утырган бердәнбер карт тирәккә барып тоташты. Аның куе яфраклары астына немецлар үзләренә матур бер җыелма йорт китереп салдырдылар. Эшләнеп беткән блокларга яңа төркем әсирләр урнаша барды.

Арыслан, ничек итсә итте, бер-ике көннән соң урман командасына эләкте. Эчкәрәк кергән саен нарат җиләге яфракларын тизрәк өзгәлән, билен бау белән бәйләгән гимнастеркасы эченә тутыра барды. Кичен ул бик нык арып, жилкә белән бүрәнә ташу шикелле адәм түзмәслек авыр эштән бөтен гәүдәләре ватылып кайтса да, кулына бер котелок җылы чәй тотып, канәгать елмаюлы йөз белән Муса янына килеп басты.

  • Менә, бәләкәчем, — диде, — сихәтлән. Таптым бит, кайнаттым. Эч, апаем.. — Бу сүз аның бик яратып бәләкәй балаларга әйтә торган «энем», «гөлкәем» дигән мәгънәне айлата иде.

Муса шул көннән бирле бу үлән суын өзлексез рәвештә диярлек әз- ләп-әзләп эчә башлады, таблеткаларны да капты. Алтынчы көндә аяк­лары сөм тоя башлап, чак кына хәрәкәткә килгәндәй булды. Муса йө­зенә өмет чаткысы үрләде. Чынлап та, әллә яңадан яшәү киләме?..

Әмма бу үләнне җыеп кайнату һәм лагерьга алып керү Арыслан өчен көннән-көн авырлаша барды. Чөнки Шпигель үзенең кемлеген чыннан да бик тиз күрсәтергә тотынды. Ул, яраларын Рига госпитален­дә төзәткәч, бу лагерьга комендант итеп җибәрелгән иде. Яңа эштә үзеңне башта ук булдыклы итеп күрсәтү кирәклеге, әлбәттә, билгеле нәрсә. Шуна күрә ул лагерьда «тимер тәртип» урнаштырды. Әсирләр лагерьдан бер генә вакыт чыгып, бер генә вакыт кайтып керергә, кер­гәндә бик нык тикшерелеп, тентеп кертелергә тиеш. Андый-мондый шикле әйбер табылса, гаепленең эшен шунда ук бетерергә; көндез әсир янына әсир килүне, төнлә тышка йөрүләрне тыярга. Душ кертүне айга бер тапкыр гына ясарга, эрзац икмәкне ике йөз илле грамнан йөз ил­легә калдырырга һ.б  һ. б. лар

Лагерь башлыгы керткән чараларның нәтиҗәсе тиз арада күренә дә башлады. Әсирләр көннән-көн ачка шешенә, көннән-көн күбрәк үлә бардылар. Лагерь эчендә булган үлән кыякларын, яфракларын гына түгел, тамырларына хәтле йолкып ашап бетерделәр, мәйдан шәрә комлык булып калды. Эшкә чыккан кешеләр алып кайткан юкә яфракла­ры, әнис һәм көпшәләр, кыяк тамырлары теләсә кемгә тими торган иң кадерле ризыкка әйләнде. Адәм түзмәс ачлык үзенең фаҗигале хәл­ләрен дә тудыра торды. Бер яшь кенә рус егете эшкә чыккан җирендә күп  итеп гөмбә ашап кайткан да, төн буе газапланып, үкереп чыкканнан соң, иртәгесен акылдан язды. Әйләнчек булган шикелле, күзе-башы юнып, төрле якка тулганып йөрде дә, «Мама! Мама!» — дип кычкыра-кычкыра, чәнечкеле чыбык киртәгә ташланды. Шунда ук автомат ты­рылдады һәм бичара егетнең җансыз гәүдәсе җиргә салынып төште. Бу вакыйгадан соң өч-дурт көн дә узмагандыр, ике поляк белән ике белорусны кеше ашауда гаепләп, әлеге карт тирәкнең ботакларына, бөтен халык күз алдына асып куйдылар. Ә дөреслектә исә вакыйга бө­тенләй икенче төрле булган. Мәетләрне чокырга ташуда эшләгән бу дүрт әсир күмәргә дип блоклардан чыгарылган үлекләр арасында ят­кан бер тере кешене күрәләр. Ныклабрак карасалар, ул үлеп җитмәгән кеше әлеге ике белорусның танышы Бровка дигән солдат була. Үлемнән коткару теләге белән бу дүрт кеше аны немецлар күзеннән сакланып кына үзләре торган баз почмагына яшерәләр, авызларыннан өзеп ризык бирәләр. Ләкин Бровка мантый алмый. Ике-өч көннән соң, базда бер кеше дә юк чакта, үлеп китә һәм калын йомшак итләрен кичкә кадәр күселәр кимергән була. Әлеге дүрт кеше, кичен эштән кайтуга бу хәл­не күреп, бик аптырап калалар. Нәкъ шул вакытта Шпигельның базлар буенча нәрсәдер искәнеп, ыжгырып йөргән чагы була. Монда килеп кергәч, үлеп яткан Бровканы һәм аның тәнендәге умырылган урынны күрә дә шушы ерткычлыкны уйлап чыгара.  Бу коточкыч хәл тарайтамнан соң, бөтен лагерь тетрәнеп кала...

Лагерь саклаучы немецлар әсирләрнең ачлыкка интегүеннән, үзлә­рен яклардай хәлләре һәм хокуклары булмавыннан бүтәнчә кызык та­балар иде: чәнечкеле чыбык аша берәр кишер яки чөгендер ыргыталар. Шул тирәдә булганнар, дәррәү шуңа ташланып, талаша һәм сугыша башлыйлар. Немецлар рәхәтләнеп авыз ерып, бот чабып көлеп торалар. Сөяк ташлап, эт сугыштыралармыни! Һәм шул чакта бу мескеннәр өстенә автомат уты сибәләр. Ә капка саклаучы «СС»ларның «кәмите» тагын да хәтәррәк; вакытыннан ике минут соңга калып капкадан ке­рүче әсирнең корсагына кинәт кенә штык тыгып айкап алалар да:

— Шталинблют! —дип, кычкырып көләргә тотыналар. Вәхшилек корбаны, җиргә сыгылып төшеп, җан бирә. Аны шул ук әсирләрдән чокырга озаттыралар. Мондый күңел ачулар өчен берәү дә беркем каршында да җавап бирми. Шпигель «сынлы сәнгать»не дә яратучы немец иде. Ул, лагерь уртасына багана утырттырып, зур фанер тактага бо­так сатаклы юан таяк сурәте ясатты да астына: «Таяк — синең әфәндең., буйсынмасаң, теләгәнчә җәза бирер!» — дип яздырды. Кешеләр, ачлык җәфасы өстенә, мыскылллнган намус газабыннан интегә башладылар. Моңарчы һаман шат күңелле, һаман хәрәкәтчән булырга, иптәшлә­ренә булышырга яраткан Арыслан да җил өрсә аварга торган былтыр­гы әрем сабагыдай шыр кибеп, ябыгып калды. Ул хәзер боек чырайлы һәм авыз эченнән генә нидер көйләп йөрүче моңлы бер кешегә әйләнде. Ык буйлары, туган авылы турында да кабат күрү мөмкин булмаган ерак бер тылсымлы җир итеп кенә сөйли башлады. Күршедәге сүзчән әрмән егетләре дә, әүвәлге ачык чырайларын җуеп, бик нык салпайдылар. Һәр кеше, үз бармаклары белән казыган җир куышына, йомран шикелле качып, бөкшәеп утырырга ярата иде.

Ачлык Һәм тоткынлык газаплары гына җитмәгән кебек, әсирләрне бет басты. Бет шул хәтле азды, кешеләрнең ач тәннәре өстендә генә урын тапмагансыман комга таралып, мыжлап йөри башлады. Әз генә буш вакыты булганнар, өсләрендәге сәләмәләрен салып, бет үтерү белән мәшгуль иделәр. Ләкин аны болай гына бетерү мөмкин булмаганлыктан, таш белән кыру юлын уйлап чыгардылар. Арыслан да каяндыр юнәтеп, ике таш алып килде. Олырак яссысын җиргә куеп, күлмә­ген шуның өстенә салды да икенче ташның очлырак башы белән бетләрне шытыр-шытыр чүкергә кереште.

Муса бу эшне карап һәм өйрәнеп торды.

  • Кая, бет машинаңны миңа да биреп тор әле, дускай, — дип көл­гән булды ул. — Итем бетте, җелекләремне суыралар бугай инде...

Яннарындагы Василий да эчке күлмәген салып ташлап, ташка чи­рат көтә иде.

  • Карагыз әле, карагыз: алып китәләр бит! — дип кычкырды ул.

Күлмәк, чынлап та, кыймылдый иде... Бет үз эшен һаман эшли бирде: тәүлек саен дистәләп-дистәләп кеше тифтән кырыла иде.

Шушы авырлыкларга, шушы мәхрүмлекләргә үч иткәндәй, Мусаның аяклары әзләп-әзләп рәтләнә барды. Ул хәзер аягүрә басты, таякларга таянып атлый башлады. Таблеткалары күптән беткән булса да, Арыс­лан ана нарат җиләге яфрагын ничек тә табып тора иде. Үзе чыга алмаса, башкалар аркылы кайтартты. Әмма шулай да Мусаның күңеле үсмәде. Киресенчә, аның рухын төшенке, төссез һәм канатсыз хисләр, пәрәвез оясы шикелле, кара җәтмә белән чорный бардылар. Калку җиргә корылган лагерьның чәнечкеләре аша Двина ярлары, тын гына бормаланып аккан кара-кучкыл сулары күренеп, үзенә чакыргандай булып ята иде. Муса һәр көнне ул суларга күзләрен талдырып кара­мыйча, каяндыр ерактан, туган ил эчләреннән килгән агымнар белән күңеленнән генә сөйләшмичә булдыра алмый, үзенең шушындый көчсез һәм аяныч хәлдә калуына исәпләгән саен исе китеп, кая ташланырга, нниди чара табарга белми иде.

Әйләнә-тирәсендәге шушы коточкыч һәм адәм акылы ирешмәстәй вәхшилек, меңләгән кешеләрнең шуны күтәрә алмыйча һәлак булуы, шул үлем чокырларында ятып калуы аның күңелендә көйдергеч нәфрәт белән бергә көч һәм чара юклыктан сыкрану уятты. Әйе, үч һәм нәфрәт чиксез, ләкин шул нәфрәтне корал итеп күтәреп, кайнар көрәшкә таш­лану мөмкинлеге юк. Кайда, кем белән, нишли аласың? Өрәкләр ич, бүген-иртәгә юкка чыгасы күләгәләр, тиф үләтләре генә! Көрәшү мөм­кинлеге булмагач, өмет һаман сүрелә, таң күгендә ялгыз калган ерак йолдыз шикелле, төссез бушлыкта эреп, күз алдында югала бара. Төнге кургаш болытлар төсле караңгы уйлар як-ягыңны кочып ала. Нинди оят!.. Анда туган ил кан эчендә коена, ә ул аның авыр язмышын уртаклаша алмый, анда Мусадан башка җиңәчәкләр, ул монда жир корты булып, бары тик бет белән сугышып, куышта ята. Әйтерсең лә, бик борынгы мәгарә кешесе!... Ник соң теге карт немец атып үтермәде аны?.. «Тукта, алай ансат кына үлеп котылма әле, күр безнең кем икән­не!» дигәндер ул. Шуңа күрә, үтенүгә дә карамастан, атмын калдырган­дыр һәм карт немец үз максатына иреште: Муса хәзер барыбер кеше түгел, омтылыр идеалы һәм бернинди киләчәге булмаган күзле үләксә генә, заман һәм бушлык эчендә кирәкмәскә урын биләп ятучы бер мәх­лук, әсир дигән сәяси үлек! Мондый гомернең нигә кирәге бар?..

Бу күңелсез һәм очына чыккысыз борчулы уйларыннан котылырга теләгәндәй, ул әрле-бирле иөренгәли, тагын урман һәм болын өсләре­нә, Двина буйларына карап ала. Әмма ул да юаныч китерми. Эчендә кайнаган кангы-хәсрәт, сагыш һәм үкенеч утлары, таш стеналарны, ти­мер түбәләрне кубарып һавага омтылган янгын өермәсе төсле, соң дә­рәҗәдә ярсып, тышка чыгуны, бушанып калуны сорый. Шуннан инде ул, чокыр кырыена утырып, сәләмәләренең яшерен кесәсеннән уч тө­бедәй генә дәфтәрен чыгара да аның белән сөйләшергә тотына. Уйлар, күз яшьләре шикелле яндырып, кәгазь өстенә түгелә бара.

 

Кая гына башым куйсам да,

 Кайгы талый йөрәк итемне.

Кич ятсам да, иртә торсам да,

Әллә нәрсәм житми шикелле...

 

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,

 Ирексез һәм илсез — мин үксез...

 

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады сонгы сулышым,

Шунда бергә сиңа кушылып?..

 

...Двина, Двина!

Көчле агышыңны

Борып булса иде кирегә,

Җырым белән бергә бу гәүдәмне

 Алып китәр идең илемә...

Бер үк төрле көннәр һәм төннәр, бер үк ачлык һәм үлем, бер үк төрле кансызлык һәм газаплар — һаман шулай дәвам итәләр. Тик һа­валарга гына үзгәреш керде. Сентябрь башланып, төннәр шактый сал­кынайды. Балчык чокыр эчендә әз-мәз салам, печән заты булса да. тузган-каткан киемнәр эчендәге арык тән барыбер туңа, тизрәк тан атып, кояш чыгуын көтә-көтә калтырап бетәсең. Шпигель инде әллә кайчан ук: «Лагерь вакытлы, күчерү-аралану пункты», — дигән иде. Әмма һичбер үзгәреш күренми. Хәер, көн саен дистәләп, йөзләп теге дөньяга күчерә торалар ич... Ихтимал, шуны әйткәндер ул. Әгәр хәлләр һәнүз шулай сузылса, озакламый Мусага да «оҗмах нәүбәте» килеп җитүе бик мөмкин...

Төнге балчык суыгында каткан буыннарын коры юкагач сынган шикелле шарт-шорт китереп, Муса үз бармаклары белән казып кергән куышыннан көчкә чыкты да иртәнге сүрән кояшка йөзен куеп ятты. Шунда ук рәхәг булып китте. Лагерь читләренә чәнечкеле чыбык койма­ның челтәрле күләгәләре төшкән, алар ниндидер гигант гәүдәле үрмә­күчнең кара җепләрдан корган куркыныч авы шикелле шомлы булып күренәләр. Битләренә һәм күкрәкләренә әз генә җылы йөгерү белән Мусаның күз алдына никтер кинәт кенә Әминәсе килде. Ул лагерь чы­быкларының тыш ягына баскан да. Чулпанны кул очларына ук күтәреп, әтисенә караткан. Чулпан исә, нечкә кулларын әтисенә таба озын итеп сузып, бик матур елмаеп тора. Бу рәхәт җылылык та, иртәнге кояштан түгел, Чулпан сулышыннан, аның шулай ягымлы көлеп торуыннан килә төсле. Баш калкытыбрак карасаң, Әминәнең үз йөзе дә күренгәндәй була. Ләкин ул көлми. Аның йөзе боек, моңсу һәм үпкәләгәнсыман тоела. Әле күңеле һаман язылмады микәнни соң?.. Шушыларга ялганып Казан, матбугат йорты һәм Мәдинә шәүләсе дә күзенә чалынып узды... һичнәрсә юк иде, бик нык ялгышты Әминкәй. Юкка үзен дә, Мусаны да шулай үкенечле итеп калдырды... Хәер, болар турында уйлауның бер мәгънәсе дә юк инде хәзер. «Сак-сок дигән кошларның арасына тау үскән». Ут тавы. Чәнечкеле коймасы да бар. Алар җимерелеп юкка чыкканчы. Мусаны да кортлар кимереп бетергән булыр...

Кояшның һаман көчәя барган рәхәт нурлары аның күзләрен кытык­лый башлады. Ул аларны йоммаска тырышты. Чөнки чыбыклардан юга­рыда әле һаман әтисенә кулларын сузган кызчыгы, аңа «әтие-ем!» дип эндәшкәндәй, елмаеп тора иде. Шул чагында бер дә көтелмәгән һәм бик сөенечле бер хәл булып алды. Каяндыр, якындагы урманнанмы, җиләс кырларданмы, әллә шушы Двина буеның ерактан күренгән матур болыннарыннанмы очып килеп, ниндидер сөйкемле бер кошчык һич ку- рыкмастан чәнечкеле чыбыкларның иң өске каттагысына кунды да мөлаем бер тавыш белән сайрый башлады.

Муса белән Арыслан гына түгел, бу минутта лагерьда булган бик күп тоткыннар үзләренең әрлән куышларыннан чыктылар да чиксез гаҗәпләнү һәм сокланудан, сабый баладай, авызларын ачкан килеш шул нәни кошчыкка карап калдылар. Аһ, нинди могҗиза! Кайчаннан бирле аларның мондый гүзәллекне күргәннәре һәм ишеткәннәре юк иде. Нинди кошчык соң бу? Кай тарафлардан очып килгән? Әллә адашып килгәнме, әллә юри белеп килгәнме?.. Әллә, карасаң күз җитмәс ерак­ларда калган газиз туган җирләрдән, сөйгән ярлардан, күз нурыдай балалардан килгән сагынычлы сәламме соң бу?

Исемсез кошчык үзенең беркатлы матур моңын һаман түгелдерә бирде. Ә югарыга, шул кошчыкка карап калган тоткыннарның күз төп­ләреннән кайнар яшь тамчылары битләре буйлап яндырып тәгәри иде. Алар бу яшьләрен яшерергә дә, сөртеп алырга да оныттылар. Чөнки һәркем шушы кошчык җыры белән үзенең сандугачлы әрәмәләренә, кәкүкле урманнарына, акчарлаклы күл буйларына, сабан тургайлы ба­суларына һәм иң мөкатдәс хатирәләренә китеп югалган иде.

Бу кошчык Мусага тагын Чулпан булып күренде. «Кызчыгым, син инде кошчыгым булып әверелдең. Миңа сәлам сөйләвеңдер инде бу Минем рухымны күтәрергә теләвеңдер!..» — дип сөенде ул эченнән генә. Аннары бу кошчыкны үз янына чакырасы килде. Үзенең нинди көннәр кичерүен, горур җаны нинди мәсхәрәлекләр эчендә тапталуын, нинди кара язмыш тырнагында изелүен сөйләргә теләде. Юк, сөйләп кенә калмыйча, канатына хат бәйләп, туган якларга очырасы, андагы кешеләргә: «Без шундый-шундый җәһәннәм базында ятабыз, килегез тиз­рәк, коткарыгыз безне!» —дип әйтәсе килде. Әмма боларның берсе дә мөмкин түгеллеген, барысы да хыял гына булуын яхшы аңлый иде ул. Шуңа күрә, бик кечкенә, бик тыйнак соңгы теләге үтәлсә дә. чиксез ка­нәгать булачак: сайрасын гына иде ул кошчык, озаграк сайрасын иде! Иртәгә дә, берсекөнгә дә килеп сайрасын иде!..

Кошчык, әлбәттә, икенче мәртәбә килмәде. Үзенчә шулай берәр минут сайраган булды да каядыр очып югалды. Әмма үзенең гаҗәеп җы­рын Муса дәфтәрендә калдырып китте. Төшкелектән соң, Муса аны Арыслан белән Миңгалигә укыды.

Син оч,  кошчык көчле җырым булып,

Шушы сина соңгы теләгем.

Тәнем калсын монда.

(Нәрсә ул тән?)

Барсын илгә минем йөрәгем .. —

дип бетерде ул.  Арыслан һаман башын түбән игән килеш, хәсрәтле чыраен үзгәртмичә, сүзсез утырды. Ниһаять, шактый вакыт узганнан сон гына:

— Бәхетле син, Муса бәләкәчем, — дип, тирән көрсенеп куйды.— Эчеңдәгеләрне җыр белән әйтеп бирәсең. Кошлар белән дә сөйләшә аласың. Үлеп барган йөрәкләргә кайнар сүзләрең белән утлар кабыза­сың!.. — Һәм ул, яу кырында аяк-куллары каты яраланып, бернигә яраксыз һәм ярдәмсез калган солдатча авыр үксеп, бөтен түземлекләре сынган тавыш белән елап җибәрде. Иртәнге кошны тыңлаганда ела­вын иптәшләреннән бик оста яшерә белгән иде, бу юлы инде булмады, әллә күңеле артык нечкәреп калды, әллә шигырь шулай тәэсир итте: кайгы ташкыннары кинәт дулап агып киттеләр. Муса хафага төште. Ычкынмый ычкынган нык кешене тынычландыра белү ифрат кыен эш иде. Кайгыларга бирелмәүчән күренгән әз сүзле Миңгали дә аны юа­тырга тырышты. Ярый әле. Арыслан молодец егет икән, үз-үзен кулга алып өлгерде һәм, сулкылдый-сулкылдый, сүзләрен ялгап җибәрде: — Бир син, миңа да бир бу шигырьләреңне, сигезенче туганым!» Мин аларны иң изге догаларым шикелле итеп, юк, алай гына да түгел, күз карам шикелле итеп саклап йөртермен! Ә инде туган җирләргә исән йөреп сау кайтсак, нибуч, төрлечә лыкылдаучылар булыр әле, менә шунда мин аларның бу җырларны күзләренә каплармын: «Мәгез. укыгыз, белегез безнең ниләр күргәнне, ниндәен тәмуг утларында кайнаганны! — дип әйтермен. — Барысы да менә шушы уч тәбедәй кәгазьдә! Йөрәк каны белән язылган бу юллар! Бу безнең кер тимәгән Сәвитски пашпортыбыз!» диермен.

Муса аны кочаклап алды.

  • Рәхмәт, дускай, син минем иң якын иптәшем, ничә тапкыр үлем­нән алып калган чын туганым, — диде. — Синең яхшылыкларыңны мәңге онытмам!.. Ләкин, ай-һай, Арыслан бәгырем, туар микән ул кайту көннәре? Соңгы вакытларда күңелем бермә-бер төшенкеләнеп китте: шушы каһәр суккан Шпигель итеге безне дә таптап, шул котырган бетләре безне дә кимереп бетерер кебек тоела башлады. Белмим, чыга алырбызмы без бу җәһәннәм чокырыннан?

Алар бик озак сүзсез моңаеп утырдылар. Сентябрьнең кичкә борыл­ган салкын кояшы инде бөтенләй диярлек җылытмый башлаган иде. Муса шинель сәләмәсен, астыннан алып, җилкәсенә салды.

  • Бәлки бер котылырбыз әле... — диде, сабыр холыклы Миңгали.
  • Бөтенләй үк кул селтәп бетермик әле дөньядан, — дип өстәде Арыслан да. — Ату эчтән җимерелсәк, сузылып ятып үләргә генә кала бит...

Шулай утырганда, лагерьның бу почмагында кешеләр хәрәкәте һәм ниндидер ыгы-зыгы барлыгы күзгә чалынды. Озакламый Шпигель үзе­нең берничә кешелек командасы белән әсирләр арасында йөргәне кү­ренде. Шул яктан тыны-көне бетеп үз чокырына килгән Вася немецлар­ның еврей эзләүләрен хәбәр итте. Муса хәтта көлеп куйды.

  • Нинди еврей калсын бу җәһәннәм чокырында? Әллә кайчан атып бетергәннәрдер инде!
  • Мин дә шулай уйлаган идем, — диде Василий.—Однако, берне тотын алып киткәннәрен үз күзем белән күрдем, бәрәңге базыннан тап­каннар, имеш...

Бу хәбәр барысы өчен дә яңа һәм сәер булып тоелды. Чөнки, га­дәттә әсирләрне беренче тапкыр җыеп сафка бастыргач та, иң элек яһудләрне аерып, каядыр алып китәләр, тик аннан соң гына комиссар, коммунистларны чокчынырга тотыналар иде.

Буласы шомлы хәлне көтеп, кешеләр үз чокырларына таба елышты­лар. Ул арада Шпигель үзенең «СС» өере белән Мусалар каршына ки­леп басты. Электән үк карасу чырайлы ике әрмән егетенең һәм Муса­ның инде күпме вакытлардан бирле ачык һавада, җилдә, кояшта янып каралып беткән, ачлыктан кипкән борыннары тырпаеп, иякләре очла­еп калган йөзләренә шактый озак карап торды да мыскыллы усал көлү белән:

  • Йуде, йудс, йуде! — дип, алар өстенә имән бармагын йөртеп чыкты ул. Янында торган «СС» чылар шунда ук бу өч кешегә ташландылар да җилтерәтеп ояларыннан суырып алдылар. Ләкин көтелмәгән каршылык килеп чыкты. Арыслан белән Миңгали һәм якында тор­ган башка әсирләр, Мусаларны бирмәскә тырышып:
  • Йуде түгел, татар, әрмән,— дип кычкыра башладылар.

Шпигельнең мондый каршылыкка ачуы килде.

  • Цурюк!—дип кычкырды ул парабеллумын болгап. — Күрсәтермен мин сезгә әрмән! Чишендерегез үзләрен!

Ике әрмән егете үзләре үк чишенеп ташладылар. Шпигель, якын ук килеп, аларның гаүрәтләреи карады да, сүзе дөрес чыкмаудан тешлә­рен шыкырдатып, кире чигенде.

  • У-у, шварцһунд!  — дип ярсыды ул.

Мусаны ике «СС»чы чишендерде. Арыслан белән Вася, хәле китеп егылмасын дип, аның янында ук басып торалар иде. Хәзер инде Шпи­гель Муса каршына килеп басты, кулларын югары күтәртте, һәм шырялангач калган бәләкәй генә гәүдәле, каршы килергә бер генә әмәле дә булмаган, кипкән яфрактай калтырап торган әсирнең гаүрәтенә иң ят­сыз рәвештә текәлеп караганнан сон:

  • Ә-ә, син дә йуде түгелме? Ха-ха-ха!—дип, әллә нинди әшәке та­выш белән кычкырып жибәрде. «СС»лар Мусага ташланды. Әмма Шпигель сүзенә тагын каршы төштеләр:
  • Юк, ул татар, мөселман! — дип кычкырды Арыслан түземсез та­выш белән. Шпигель аны кагып жибәрде. Арысланның күзләренә ут кабынгандай ялтырап китте. Ике кулы да йомарланган иде аның. Әр­мән егетләре белән Вася да сүзгә кушылдылар.
  • Әйе, ул татар кешесе, аларның дине шулай сөннәтле булуны ку­ша.— дип, үзләренчә аңлатырга тырыштылар. Ләкин Шпигель моңа ышанмады. Әллә нәрсәләр әйтеп сүгенде дә Мусаны үзе йолкып алып, шәрәтән килеш комендатурага озаттырды.

Арыслан белән Тулиян аның ике култыгына килеп тотынды.

  • Цүрюк! — дип кычкырды немец. — Сезгә тагын ни кирәк?
  • Йөри алмый ул, — диде Арыслан, тешен кысып.
  • Йөрер! Йуделәр һәрвакыт симулянт! — Һәм шашкан күзле Шпи­гель, кулындагы камчысы белән Мусаның как сөяккә калган нечкә сый­ракларына чыжлатып китереп сукты. — Менә хәзер сикергәләп чабар ул!

Әмма Муса чаба алмады, аякларын кылыч кискәндәй, җиргә кап­ланды. Иптәшләре аны күтәреп торгыздылар. Муса, дөньяга карамый­ча, аскы иренен өзеп чыгарырдай итеп тешләгән иде.

  • Илтегез! — дип кычкырды Шпигель һәм үзе алдан китеп барды. Мусаны комендатурага китереп керткәч, Тулиян белән Арыслан бер­-беренә карашып алдылар. «Нишлибез? Харап итәләр бит»,— ди иде аларның күзләре. Икесе дә тәвәккәл хәрәкәт белән немец каршына бастылар.
  • Тимәгез! — диде Арыслан җан ачысы белән. — Ул минем братым, лутче мине атыгыз!..
  • Һерр комендант, — дип немецча эндәште Тулиян. — Ул яһуд тү­гел — татарин. Мин медик кеше, яхшы беләм. Хаталык булмасын... йөри алмавы да хак: үзәк нерв системасы осколок белән өлешчә за­рарланган...

Шпигель һаман ышанмады.

  • Ник йудене яклыйсыз? Үзегезне дә атам!—дип җикерде ул.
  • Атыгыз, әмма дөресен әйтәбез, — диде Тулиян.
  • Әһә, шулаймы, яхшы! Хәзер ук йуде белән бер чокырга китәчәк­сез, шәп булыр! — һәм ул ике «СС»чыны каядыр йөгертеп жибәрде.

Озак та үтмәстән, алар киң олы битле, шактый ук кысык күзле һәм бәләкәй борынлы бер әсирне алып керделәр.

  • Менә татарин нинди була!—дип үкерде Шпигель, ул әсирнең йөзенә күрсәтеп.

Почмакта көчкә терәлеп торган ялангач Муса, бу кешене күргәч шаккатып, аның йөзенә төбәлде. Бер генә секундка икеләнгәндәй бул­ды, ләкин һич шик юк. Бу — шул. Бу — аның белән бергә МГУда укыган дус казакъ егете Кучкарбаев иде. Һәм Муса, куанычыннан үз хәлен бөтенләй онытып, «Кучкарбай!» — дип кычкырып жибәрде. Сәет тә аны тиз танып алды һәм, кочагын жәеп:

  • Ой-ба-яй, чырагым! —дигән тавыш белән аңа ташланды...

Сөенүеннән нишләргә белмәгән Арыслан: «Заген бит, заген бит», дип нидер кабатлый иде.

Үз этлеген итә алмый калган Шпигель камчысын шалт итеп өстәлгә сукты да:

  • О, рюсиш швайн! Бер берен яклыйлар! Һераус! — дип, дулый- дулый аларны куып чыгарды
  • Җәбри эзләп акылдан язган ач бүре!—диде Арыслан. Ә баш­калар сүрән генә көлешеп алдылар.

...Муса үзенең бу җәһәннәм чокырыннан исән чыга алмаячагына тә­мам ышанып җитте, һич шөбһә юк, бүтән бик күпләр шикелле, ул да шушында калачак. Инде әле дә тән һәм җан ниндидер могҗиза белән түзеп килде. Арысланга, карт хирургка, Бардинага һәм тагын күпләргә рәхмәт. Алар бит аны үлгәннән терелтеп, яшәү бирделәр. Әгәр дә теге вакыттагы качуыннан котыла алган булса, икенче кат бирелгән бу яшәү­нең бик матур мәгънәсе булыр иде. Ә хәзер — булмады инде. Булмады... Чулпанкай ятим калып, сыңар канатсыз булып үсәчәк...

Бу авыр кичерешләрен үз тирәсендәге иптәшләренә сөйләмәде ул. Нигә кирәк? Аларнын да кәефен бозарга ярамый. Тик күптәнге тугры дусты Арысланга гына үз кулы белән язылган бер истәлек калдырасы килде. Ул ана «Арыслан дуска» дигән кыска гына бер шигырь багыш­лады. Мондагы юлларда да шул ук бер нәрсәне, антына тугры булып, һәйбәт үлем белән үлүне, васыять итеп әйтте ул.

Илгә исән кайтып, искә алсаң

 Әсирлектә үткән көннәрне,

Онытма, дус, синең белән икәү

 Бергә елап, бергә көлгәнне.

Без серләшеп синең белән бергә

Җиңеләйтә идек кайгыны.

Авыр булыр, беләм, язмыш безне

 Көтмәгәндә кинәт аеруы.

 Бәхтең булып, бер көн илгә кайтсаң

Газиз әнкәң, әткәң янына.

Э мин монда калсам кайталмыйча,

Азык булып жирнең карнына, —

Сөйлә минем якын дусларыма,

Сөйлә минем сөйгән халкыма:

Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта.

Тугры булып изге антына!..

Ләкин ул ялгышкан булып чыкты. Язмыш әле аңа дигән үлемне алай тиз генә әзерләп куймаган икән. Ул әле шагыйрьне әллә кайдагы ерак­ларга ташлап, әллә нинди бормалы юллар гиздерергә, тагын әллә ниләр күрсәтергә, әллә нинди утларга салып сынарга уйлаган икән...

Октябрь башындагы көннәрнең берсендә үз хәлләре белән йөрердәй әсирләрне лагерь эченнән куып чыгарып, озын бер сафка тезделәр дә милләтләргә аера башладылар Татар, башкорт, чуваш һәм удмуртлар­ны, мариларны бер тирәгәрәк җыеп, кемнең Германиягә, кемнең Поль­шага җибәреләчәген әйттеләр. Әрмән, грузин, азербайҗаннарны да аерып алып, төрле җиргә билгеләделәр. Руслар арасыннан да бер команда туплап куйдылар. Шпигельнең күзләре бик кызган, төсе бо­зылган иде. «Кая ташып йөртәләр, шушында гына да кырып бетерер идем мин аларны!» —дип зарланган кыяфәтле иде ул.

Милләтләргэ аерганнан соң, төркем-төркем душ кертеп, ун минутта юындырып чыгардылар, бетләрен дә кыздырып, сакал-мыекларын да кырып алдылар. Әсирләрнең барлык юньле-рәтле киемнәрен бу ла­герьга килгәнче дә, һәм килгәч тә, әллә кайчан талап бетергәннәр иде инде. «Мунча» кертеп чыгаргач, аларның никадәр эленке-салынкы сә­ләмәгә төренгәнлекләре бигрәк тә ачык күренде. Җитмәсә, Германиягә китәсе төркемнәр бит әле алар, һәртөрле Халыкара Кызыл Хач вәкилләре кебек эшлексезләр дә күзәтеп калуы мөмкин. Шуларны уйлап­тырмы, Остминистериум вәкиле Шпигельгә әсирләрне рәтләбрәк ки­ендерергә кушты. Шпигель үз запасындагы «байлыкны» өләшергә то­тынды. Мусага кара-яшел төстәге озын һәм киң бер шинель эләкте, Бельгия солдатыныкы булса кирәк. Ә катып, кәкрәеп беткән ботинка­лары — берсе кырыклы, берсе кырык икеле булып чыкты. Мусаның га­дәттә утыз сигезле ботинка кия торган аяклары өчен бу инде алаптай галош сөйрәгән шикелле иде. Җир себерә торган шул шинеле белән шушы ботинкаларын киеп җибәргәч, атлаган саен шинель итәгенә басып абына да башлагач, Муса бөтенләй адәм көлкесенә әйләнеп, кә­миткә охшап калды.

  • Туктале, бәләкәчем, син бөтенләй пәри курчагы булгансың бит,— дип көлде Арыслан.—Теге, кинода көлдерә торган кем ие әле, Чапли Чарлин диләр иеме? Шуңар охшагансың бит. Кил әле, бас әле, рәтләп карыйк булмаса...

Һәм алар бер-берсенең киемнәрен тәртипкә китерергә тотындылар. Мусаның киң озын шинелен күтәреп, биленнән юкә бау белән буып карадылар. Ләкин алай барып чыкмады, түшәк тышыдай капчыкны уртасыннан буып куйган шикелле генә булды. Шуннан соң озын итәкнең артыгын кисеп ташларга уйладылар. Ә кайчы каян табарга? Кайчы тү­гел, пычак та юк иде. Баш вата торгач, аның да хәйләсе табылды: Муса үзенең алюминий кашыгы сабын ташка кайрый башлады һәм, озакламый, пычаксыман бер нәрсә килеп чыкты. Арыслан елмаеп куйды:

  • Менә бит, булды. «Чынлап торып җыласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», — дигән иптәш Сталин дип, доклад сөйлидерие бездә бер персидәтел. «Тутырыгыз заданҗене!» — дип, өстәл сугып та куя торганые. Дөрес әйткән икән, чыкты бит; кашык ие - пычак булды. Кирәк чакта баланда ашарлык та рәте бар...

Икесенең дә күптән көлгәннәре юк иде, аларга бу үзгәреш рух керт­те, күрәсең. Шинель итәген шул пычак белән кисеп ташладылар да, сәдәпләр урынына агач шакмаклар ясап, нечкә тимер чыбык белән бо­рып куйдылар. Арысланның үз киемнәре дә шундый ук осталык белән «адәм рәтенә» кертелде.

Бу бет базарыннан кузгалып чыгуга, Муса башта шулай җанлангандай булып, хәтта таякларын да атып бәргән иде, тик эчке Германиягә үк жибәреләсе мәгълүм булгач, кәефе яңадан кырылды, борчылырга тотынды.

  • Туган ил тирәләреннән һаман ерак китәбез... Латвия әле ул — ындыр арты кебек кенә иде, тагын кайларга олактыра икән бу дошман безне? Һаман кайтып булмастайрак жирләргә сөйриләр...

Арыслан исә аның белән килешмәде:

  • Юк, бәләкәчем, ялгышасың, — диде ул, баш түбәсен кашып.— Бу тәмугтан котылуына сөен генә син. Ач бүредәй котырган бетләргә ташланган үләксә идек бит без, шул чокырда кимереп бетергән булыр- ларые. Ә яңа җирдә, може, крәстиянгә-фәләнгә эләгеп куюыбыз бар.
  • Симез фрауларның дуңгыз ялчылары булып, дисең инде син. Әйдә, чучка с ним, мин риза,— дип көлгән булды Муса.

Китәр көн килеп җитте. Кырык икенче елның октябрь урталары иде. Моңарчы Арыслан белән Муса бер урынга, бергә китәбез дип җые­налар иде, ләкин аларны аердылар. Нәкъ шул китәсе көнне генә Арыс­лан билгеләнгән команданың Польшага, ниндидер Демблин дигән урынга җибәреләчәген игълан иттеләр; Муса, Миңгали. Тулиян һәм та­гын егермедән артык укымышлырак кеше, шул элек әйткәнчә, Герма­ниягә озатыласы булды.

Кинәт кенә хәлләрнең боланга таба борылуы Муса белән Арысланны кайгыга төшерде. Күпме вакытлардан бирле бөтен кайгы-хәсрәтне бер­гә уртаклашкан, инде аерылмас дус булышып җиткән кешедән аерылу һәр икесе өчен дә бик авыр иде. Алар сагыш тулы кочакларына бер-­берсен кыскан килеш сүзсез калдылар, күзләреннән яшьләр тәгәрәде, аннары өч тапкыр кайнар итеп үбешеп алдылар. Туган илдәге адрес­ларын алмаштылар. Кем исән кайтса да, иптәшенең гаиләсенә сәлам илтеп тапшырырга, монда күргәннәрен һәм ахыргача турылыклы бул­ганнарын балаларына сөйләп бирергә тиеш. Муса үзенең бер дәфтәр шигырьләрен Арысланга тапшырды.

  • Әгәр булдыра алсаң, сакла, дустым, — диде. — Туган илгә кайт­кач, Минзәлә газета редакциясенә генә тапшыра калсаң да, югалмас.
  • Тәндә җаным булганда! — диде Арыслан. Бу аның, шигырьләрне кулына тотып, ант итүе шикелле яңгырады. Аннары өстәп куйды ул: — Син дә инде, сигезенче туганым, исән йөреп сау кайт и әбәзәтелни без­нең Сайкичүгә кил! Минем сәламемне тапшыр... Хәер, мин әле бер дә үләр күк тимим, үзем дә кайтып җитәрмен, һәм без синең белән Сайкичүдә, картлар янына түр башына тезелеп утырып, куырган каз ботарлый-ботарлый, яртыны суга-суга, үлем белән яшәү китабының ахып кыйссаларын сөйләп бетерербез. Иртәгесен Ык буена, ак чиләк белән уха пешерергә китәрбез. Эх, булыр ул чагында бәйрәм!

Тагын бер тапкыр аларның күз яшьләре мөлдерәде, ачлык һәм газап бозган чырайларын матурлап, елмаю балкыды, озак итеп кул кысыш­тылар. Командалар җәяүләп Двинскигә кузгалырга торганда гына, Арысланны сак кына артка дәшеп, чәнечкеле чыбык аркылы ашамлык ыргытып өлгерделәр. Арысланның кухняда эшләүче иптәшләре бар иде, алар элек тә, бик кыен чакларда, булышкалап килделәр, бу юлы да онытмаганнар икән. Иске брезент кисәгенә төрелгән ризыклар арасын­да яртыдан зуррак ипи белән бәрәңге, хәтта пешкән үпкә-бавыр кисәкләре һәм олы бер карын да бар иде. Шулай итеп, алар көтмәгәндә юл ризыгы белән дә тәэмин ителделәр.

Яңгырлы төндә, Двински шәһәре вокзалында конвойлы дусларның юллары икегә аерылды.

БИШЕНЧЕ БАШЛАМ

I

Мусаны, башка әсирләр белән берлектә, челтәр тәрәзәле вагонга утыртып, Рига, Каунас, Варшава, Познань шәһәре аша Берлинга ки­терделәр. Ләкин шәһәр тышында ук вагоннан төшерделәр дә, гадәттә буш ящиклар йөртә торган рәшәткә кузовлы йөк машинасына төяп, төньяк-көнбатышка таба алып киттеләр. Октябрь ахырлары булса да җылы, кояшлы көн иде. Кузов рәшәткәләре аркылы тнрә-ягына хәйран күз белән карый-карый барган Муса уйга батты: менә нинди икән ул Алман иле. Таулар да, текә ярлы коры елгалар да, кырын-ярын басулар да, калын урманнар да күзгә ташланмый, һәркайда бертөрле пейзаж яшел тигезлек, дүрткел-дүрткел агачлык, игенлек, болынлык, җимеш­лек. Һәркайда текә чүлмәк түбәле, калын стеналы кызыл кирпеч өйләр, күп урыннарда аерым утар — аерым йортлар, торымнан-торымга кече­рәк местечкалар, еш кына вак шәһәрләр — һәммәсе дә тар гына ас­фальт юллар белән бер-беренә тоташа, һәммәсе дә чиста, тәртипле һәм йөз елларга чыдарлык итеп эшләнгәннәр. Кирәк чакта ул йортларның һәркайсы крепость, ДОТ булырлык иде. Һәр көтүлектә бер үк стандарт белән ясалгандай аклы-каралы, эре токымлы, олы җиленле симез сы­ерлар, калын йонлы, итләч гәүдәле зур сарыклар төркеме күренеп кала. Юлны да бу немецлар иренмичә төзегәннәр: алар бара торган маги­стральгә тигез дүрткел итеп кискән гранит ташы җәелгән. Әмма ул ташлар бер дә иренмичә, кыйгач бизәкләр һәм түгәрәк орнаментлар белән матурлан түшәлгән. Әйтерсең, юл үзәгеннән таш пальма кыяклары үсеп чыга да ике якка сыгылып кала. Ә ныклыгы ягыннан — теләсә нинди танкларың дөбер-шатыр килеп үтсә дә, шайтаным да булмаячак. Магистральнең ике читендә юан-юан агачлар күләгә төшереп утыралар, ул агачлар артында жәяүлеләр һәм велосипедчылар сукмагы сузыла, анысына асфальт җәелгән. Ә инде сукмакның аргы кырыйларында кәүсәләре акка буялган груша һәм алма агачлары кып- кызыл чәйнектән җимешләре белән сыгылып утыралар. Бер секундка Мусаның хәтта авызыннан сулар килде. Кайчан инде аның мондый җи­мешләрдән авыз итмәгәненә! Бигрәк тә, әнә шул үсеп торган сабагын­нан өзеп алып ашау — нинди ләззәтле булыр иде!..

Кешенең уйлар агышы — гаҗәп нәрсә. Әле генә күзгә чалынган бер күренеш бөтенләй икенче хатирәләрне кузгатып җибәрә. Сыгылып утыр­ган алмаларны күрү Мусаның да уйларын әллә кая алып китте. Әле генә диярлек алмагачлар чәчәктә утырган чак күз алдына килде аның. Кайда гына, кайчан гына иде әле соң бу?.. Әйе, шушы май аенда гына. Җимерек авыл алма чәчәкләре эчендә. «Сагыну» көе. Әлбидә... Әллә кай төше генә бик таныш, бик якын булып Әминәгә охшаган Әлбидә. Нинди нәфис иде аның тавышы!.. Аннары, бомба һәм мина төтеннәре, баткак күлнең пычрак фонтаннары белән караңгыланган ак төн... Бар да челпәрәмә килде. Дөньяның асты-өскә капланды... Муса бу хакта ничәмә тапкырлар газапланды инде. Кинәт исенә төшеп уйлый башлый да, йөрәге умыртып авыртырга тотына. Ул үзен гаепле саный. Бик тәҗрибәсез, бик ачык авыз булды бугай ул куркыныч алдында. Саклый алмады бит ул изге җанны, саклый алмады... Югалды мескен күлләр төбендә... йөрәге талануга түзәр әмәле калмагач, бу авыр уйларын куа башлый ул. Икенче нәрсәләр белән мавыгып, шул газаптан котылырга тели. Әмма барыбер Әлбидә сурәте күз алдыннан китми. Менә хәзер дә шундый ук хәл. Аның йөрәге тагын сулыгып-сулыгып авырта башлады. Күкрәк челтәре тараеп калгансыман тоелды. Тирән сулап, тагын әйләнә- тирәгә, табигатькә карады. Үз-үзен башка фикерләр, башка тәэсирләр белән мавыктырырга, немец җирләрен күзәтергә мәҗбүр итте. Күңел тү­рендә һаман шул изге образ торса да,  тирә-як белән мәшгуль булырга теләде.

Кара, нинди икән болар, хәтта мондый мәдәни яклары да бар икән!— дип уйлады ул. Әмма шушы юл буенда һичбер саксыз-нисез иркенләп иешеп утырган, яхшы күңелле кешеләр үстергән бу гүзәл җимешләр бе­лән немец комсызлыгын, фашист вәхшилеген ничек бергә тәңгәл ки­терергә соң?.. Муса, шушы мәсьәләне чишә алмыйча, озак баш ватты. Чынлап та, шушындый гүзәл биналар төзегән, ачык бакчалар үстер­гән, шушындый цивилизацияле бер тормыш корган илнең башкалар өстеиэ вәхшиләрчә ташлануы, алармы көлгә күмүе мөмкинме?.. Бу уйларның очына чыга алмагач, тагын соклануында дәвам итте. Әйе, бөтен нәрсәләрен нык итеп, озак елларга чыдарлык итеп эшләгәннәр болар. Кара син аларның уем-уем көпчәкле автомашиналарын гына: ничәшәр тонна тартсалар да, бертөрле пычрагыңда да батып калмаячак­лар! «Тигр» дигән танкларын бәреп тишә алмыйча, безнең артиллерист­ларның җелеге кибә. Самолетлары безнең күкләрдә каракоштай кур­кусыз очалар яки усал шөпшә шикелле уйнаклап кына йөриләр. Хәтта аларның туп атларына кадәр фил хәтле бит, тавыңны сөйрәрләр. Ә без­дә мондый атлар да, мондый юллар да, мондый массив һәм нык техни­ка да —берсе дә юк иде. Менә нәрсәләре белән масаялар икән алар! Европада безнекедәй техникалы кеше юк, без барыбер җиңәбез, дип уйлаганнар, күрәсең. Ә инде салам түбәләре, чокыр-чакырлы юллары, агач арбалары белән арык атлары, әле һаман да төзелеп бетмәгән про­мышленносте белән сугыш техникасы канатланып җитмәгән Россияне иннән-иңгә, буйдан-буйга таптап чыгу алар өчен, гомумән, артык җиңел булып күренгәндер. Әйе, тылың һәм техникаң нык булу яхшы, әлбәттә; ләкин дошманыңның кем икәнен белергә дә кирәк ич. Хәер, немецлар, анысын да беләбез, дип уйлыйлардыр хәзергә, һаман баралар бит. Сталинград урамнарында сугышалар икән, димәк ки, Иделгә килеп чыкканнар... Башлары бик әйләнгән чак, тантаналары бөтен юл буйлап күзгә бәрелеп тора, хәерле булсын...

Юл агышында туган тәэсирләр, шулай итеп, Мусаның уйларын сугыш мәйданнарына, Идел буе — туган җирләргә борып алып киттеләр. «Бездә ни хәлләр бар икән соң? — дип пышылдады ул көрсенеп.— Мәскәү янындагы шикелле удар ясау өчен көч җыялар микән, әллә башка күңелсез сәбәпләр дошманны Идел ярларына кадәр китерде микән?..»

Немец машиналары, гади бер инеш күпереннән узып, сулгарак бо­рылдылар да кечкенә бер авыл уртасына тукталдылар. Моны Вустрау авылы диделәр. Аның тирә-ягындагы урманнарда әрмән, грузин, азер- байжан, татар һәм хәтта румыннар өчен һәртөрле лагерьлар барлыгы мәгълүм булды. Машиналардан төшеп, төркемнәргә аерыла башлагач, Мусалар өч кенә кеше калды. Муса үзенең бу ике юлдашын танымый да әле, бер-ике сүз алмашуда гына аларның элек укытучы булулары беленде. Немец конвоиры аларны урман эчендәге ябык лагерьга алып китте.

Кызык булып чыкты бу лагерь: нибары иллеләп кенә кеше, торырга бараклары да бар, урман эче дә бик матур, немец та атлаган саен өстеңдә таяк, камчы күтәреп тормый, эш белән дә артык интектерми­ләр. Олы тирес арбасына җигелеп, урманнан утын тартып кайтудан башка әллә ни хезмәт тә юк. Тамакка да рәтле генә диярлек ашаталар икән. Муса боларның һәммәсенә дә бик сәерсенеп карап йөрде. Юк, бу инде Шпигель җәһәннәме түгел! Бу ни хикмәт соң? Ни өчен немецлар ике төрле кыланалар? Нигә монда болай бик юмартланып киткәннәр икән?.. Ләкин Муса өчен барыннан да гаҗәбрәге: монда гел Идел буе халыкларыннан булган әсирләр генә җыелуы, аларның да күбрәге та­тарлардан булуы иде. Башкорт, чуваш, мари кешеләре дә сирәк-мирәк күренә. Ә татарлар арасында укытучы, инженер, геолог, агроном, га-зетчы һәм башка шуның ишеләр икән. Димәкки, укымышлы халыкны җыйганнар монда...

Вустрауга килеп бер кич кунуга, Муса янына беренче таныш кеше килеп чыкты. Бу — немец формасын бик купшы итеп, пөхтәләп киенгән Карип Ишбулдин иде. Муса көпә-көндез төш күрә төсле яки күзләре саташа төсле тойды үзен. Чөнки ул танышларыннан немец киемендә йөрүче берәүне дә күргәне юк иде әле. Кинәт кенә күптәнге кечкенә бер эпизод келт итеп аның хәтеренә килеп төште: Кабан күле өсте. Ул Мәдинә белән көймәдә йөргәндә аларга очраган икенче бер көймә. Ишбулдинның шунда ул кызны исерек авызы белән мыскылларга маташуы, теге гөнаһсыз кызның хурланып елавы — барысы да Муса­ның күз алдыннан яшен тизлегендә сызылып узды. Моннан унике ел­лар элек булган иде бу. Шуннан соң Муса бу кешене берәр тапкыр очраттымы-юкмы. хәтерли алмады. «Кара син, ә? Кайсы якка киткән мо­ның эшләр? Нинди кыяфәткә кергән?..» дип уйлады ул хәзер.

Ишбулдин аны ерактан ук танып, киң елмаеп килде дә әллә каян ике кулын күрешергә сузды:

— А, исәнмесез, Муса кордаш! Менә көтмәгәндә кадерле кунак! — дип, күтәренке тавыш белән шатлыгын белдерде. — Исәнлек-саулыкмы, авырмыйсызмы?..

Ярыйсы әле,—диде Муса гаҗәпләнгән караш белән. — Күрәм, сез монда иске кеше, үз кеше булсагыз кирәк... Нәрсә, әллә немец гене­рал иттеме? Формагыз бик шәп!

Юк ла, — диде Ишбулдин оялчан көлеп. — үнтерәфисәр генә бит... Мин... ни... монда...

 

 

  • Нишләп алай бик аз? — дип сорады Муса тагын да гаҗәпләнгәнрәк төстә. — Нәрсә, әллә монда палач-фәлән булып кына торасызмы?.. — Ул аны немец формасында күрүгә ачуына чыдаша алмый иде.
  • Сез инде бигрәк!—диде Ишбулдин чиктән тыш җәберсенеп. - Нетактично! Гүяки мин үзем теләп.. — Ул шуннан башка сүз эндәшмәде. Нәфис хатын-кыз аягы рәвешендә эшләнгән муштугын күкрәк кесәсеннән алып, немец сигареты кыстырды да, «хушыгыз» дип, авыз эченнән генә мыгырдап, китеп тә барды.

«Каты бәрелдем бугай, — дип уйлады Муса. — Бәлки, чынлап та. үзе теләп түгелдер...»

Икенче көнне бөтенләй таныш булмаган яңа бер әфәнде килеп күреште:

  • Сау-сәламәт кенә килеп җиттегезме, Муса Җәлил әфәнде! — дип кулын сузды ул, бармакларындагы асылташлы йөзек кашларын уйнатып. — Без сезне күптән көтәбез инде, хуш килдегез, мәрхәба! Зур өметләр баглыйбыз!..

Муса чәчләре үрә торгандай сискәнүле караш белән ана текәлде. Ул илле-илле ике яшьләр тирәсендәге бер кеше булып, урта буйлы, аркасы бераз бөкрәярәк төшкән тулы гәүдәле, чал керә башлаган кара чәчле, озынчарак йөзле, ияк очы керпе сакаллы иде. Аның сәүдәгәрләрчә ачык чырайлы булуы, нәзек озын борын астындагы калын ирен­нәренең, авызындагы алтын тешләрен күрсәтер өченме, әллә сөйләшер өченме, гел ачылырга гына торуы һәрхәлдә бу кешенең башкалар бе­лән тиз аралашырга, тиз алыш-бнреш итәргә яратуын күрсәтәләр ке­бек иде. Муса аның бу сыйфатларына артык игътибар да итмәгән булыр иде, бәлки, ләкин таныш булмаган сүздәшнен беренче авыздан ук аның исем-фамнлиясен әйтеп эшкә керешүе сагаерга һәм аның йөзенә ныклабрак карарга мәҗбүр итте. «Кем соң бу? Минем исем-фамилияне каян белә? — дип сорады Муса үз-үзеннән. — Минем аны гомердә дә күргәнем юк ич. Ә немецлар өчен мин һәрвакыт Муса Гумеров, рус га­зетасында журналист. Әмма бу зат минем Берлинга килүемә коймак пешереп куйган кодам шикелле сөйләшә?..»

Бу аптыраулы уйларны озакка сузарга ярамый, кунакның үзен сөй­ләштерү кирәк иде:

  • Исәнмесез,—диде Муса уртача тыныч кына тавыш белән.— Дустанә сүзләрегез өчен рәхмәт... Ләкин сез мине башка берәү белән саташтырдыгыз булса кирәк. Минем фамилиям—Гумеров.
  • Һи-һи-һи! — дип көлде бу кеше тагын дусларча тавыш белән.— Аңлыйм, аңлыйм, әфәндем. Читләр кулында грифтар булганда, үз исе­меңне яшерү дә мөмкин. Әмма без—үз кешеләр. Качышлы уйнамасак та була...
  • Сез үзегез качышлы уйныйсыз: кем икәнлегегезне әйтмәдегез.

— Ах, гафу боерасыз, Муса әфәнде, әйтергә өлгермәгәнмен икән шул. Габдерахман Шәфи Алмаз дигән бәндәгез булам мин. Әлбәттә, сезнең мине белүегез — мөхаль эш. Атаклы адәмнәрдән түгел. Әмма мин сезне бик яхшы беләм! Мин сезнең белән егерме җиденче еллардан ук таныш. Сез ул чакта ук танылган шагыйрьләремездән идегез. Әйе, әйе! Сез гаҗәпләнеп карыйсыз: каян белә, дисезме? Юк, сер түгел, без фәкыйрегез ул елларны Мәскәүдә булган идек, хәтта туган җиребез Казаннан да бер уңайлы коммерция белән әйләнергә туры килгән иде..

  • Менә ничек! —диде Мууса кәефле гаҗәпләнү белән. —Сез алай­са минем өчен бик кызыклы, бай истәлекле кеше икәнсез. Ышанам ки, сез әле, әлбәттә, миңа ул хакта тәфсыйллырак итеп сөйләрсез.

— Әлбиттә, әлбигтә, — диде Шәфи Алмаз. Муусаның хезмәтенә әзер торган кешедәй.—Без әле сезнең белән күп мәртәбәләр ултырдаш бу­лырбыз... Ә хәзер, менә нәрсә, әфәндем, —дип сүзен кырт борып җибәр­де Шәфи. —Сезнең безгә дустанә хезмәтегез кирәк. Без ана мохтаҗбыз! Сез танылган шагыйрь, милләтебезнең зур кешесе, җәмәгать хадиме...

  • Әт-тә-тә-тә! —дип елмайды Муса. Ни өчендер аның кәефе уйнак­лап, шаяртып сөйләшәсе килә башлады. — Сез шулай, үгезне мөгезен­нән эләктереп, сөйләшик дисез инде, шулай тышауламакчы буласыз...

—Я, хода! Нинди үгез, нинди тышау? — дип нәразыйлык күрсәткән булды Шәфи. — Юк, Муса әфәнде, каршымызда бик житди вазифа тора!

  • Хуш, сөйләгез, сер булмаса. Әллә хаҗга-фәләнгә барыргамы?

Ялланам!..

  • Һай, усал телле икәнсез, әфәндем, белми идем,— дип, чынлап ук зарлана башлады бу кеше. — Хаҗдамы соң әле кайгы? Әнә күпме мө­селман кардәшләребез немес лагеренда ачка интегә, тифтән үлә. Менә сез үзегез дә нинди кибеп, саргаеп калгансыз, рәхәт булмагандыр, күрәмсең!
  • Рәхәт булмыймы соң! —диде Муса көлеп. — Курорттагы шикел­ле. Кояшта янып кына яттык... Дәвам итегез.
  • Дәвам дип, менә шул мөселман туганнарыбызны, вә дәхи Идел- Урал буендагы мискин вә бичара вак халык әсирләрен аерым урыннарга җыеп, әҗәлдән коткару һәм аерым тәрбия кылу иде безнең ният.— Шәфи Алмаз заманында мәдрәсә, хәтта җәдит мәктәбе дә күргән кеше иде. Шуның өчен ул үзенең немец арасында әле онытылып бетмәгән «укымышлы» телен тулысынча эшкә җигәргә тырышты. Ә бу тырышлык аның маңгаеннан бөрчек-бөрчек тир чыгарды; зур гына кесә яулыгы тартып алып, маңгай һәм муеннарын сөрткәләде. — Әйе, менә шул изге ният белән йөргән булабыз; шул әсирләр өчен «Идел-Урал» исемендә кечкенә генә булса да гәзитә чыгарып маташабыз. Менә шул гәзитәбезнең баш мөхәррире урынын сезгә тәкъдим итмәкче идек...

Мусаның бая көләсе килсә, хәзер кинәт ачуы купты. Озын сәләмә шинель итәкләрен җилфердәтеп, кискен хәрәкәт белән аягүрә басты:

  • «Идел-Урал?»— дип сорады ул шаккатып. — Әллә кайчан тарих­ның чүплек базларына ташланган һәм әллә канчан сөякләре череп кат булган үләксәне каян тартып чыгардыгыз, әфәндем? Ничек аның баш мөхәррире булыйм мин? Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Советлар Союзы гражданины, шундый газетада баш мөхәррир? Фашистлар га­зетасында?..
  • Әстәгафирулла тәүбә, тәүбә!—диде Шәфи Алмаз да, сикереп то­рып.—Ничек телегез бара? Кем, минме яки меңләгән әсирләрме фа­шист?.. Юк, сезнең белән тыныч кына мөсәхәбә кылу, чынлап та, мөм­кин түгел икән! — Һәм ул Муса яныннан хәтта читкәрәк атлап китте.
  • Бигрәк тә яхшы, — диде Муса. — Бигайбә... Хушыгыз!
  • Юк, туктале, сез алай кырт кисмәгез әле! — Шәфи җәһәт кенә кире борылып килде. Бу минутта ул, яхшы товарны кулыннан ычкындырырга теләмичә, кат-кат әйләнеп килеп сатулашучыга охшый иде. — Сезнең каммунис булуыгыз да мәгълүм безгә. Сәвит кул астында кем каммунис булмас? Әммә ләкин ул безнең эшебезгә комачаулык итми, әгәр сез немесләргә турыдан-туры дошманлык күрсәтмәсәгез... Хәер, бу хакта сезгә Көнчыгыш эшләре мннистре Розенберг әфәнде үзе ачыграк сөйләр. Ул сезне шушы көннәрдә үзе кабул итмәкче булып тора ..

Муса өчен бу яңалыклар берьюлы артык күп булып китте. Монда бик уйлап эш итәргә кирәк икәнлеген шунда ук сизенеп алды. «Ашыгу ярамас, болар ниндидер зур һәм кара эшләр башлап җибәргәннәр төсле.. Обстановка белән ныклабрак танышырга кирәк...» — дип уйлады ул, һәм Шәфи Алмазга, башын ия төшеп, әйтте:

  • Әфәндем, без кызыбрак сөйләштек бугай. Арылган, алҗыткан. Яңа гына юлдан килгән кеше ич. Нервлар да какшамаган түгел... — диде. — Бәлки, без бу сүзләрне киләчәктә дәвам иттерербез?

— Бик хуп, бик хуп, — дип куанды Шәфи. — Әлбәттә, шулай, мәй- легез. Тоткан җирдән генә чыбык сынмый бит...

Һәм алар шактый ук тату, хәтта дустанә бер төстә кул бирештеләр. Шушы сәгатьтән дипломатия башланды...

II

Элекке Муса юк иде инде. Дошман кулына төшкәннән соң башыннан кичкәннәре, аның бөтен ерткычлыгын үз җилкәсендә татуы, моңарчы рәтле генә сыман күренгән кешеләрнең, шул кабахәт шартларга түзә алмыйча яки ерак яшерелгән икенче бер табигатьләрен өскә чыгарып, бүтән төрлегә әйләнеп китүләре аны да бик нык үзгәртте. Кырыс бу­лырга, сагая төшәргә һәм дөньяга күзләрен ачыбрак карарга, тирән­тенрәк уйларга өйрәтте. Дошман, нихәтле генә әшәке булмасын, кайберәүләргә барыбер үз йогынтысын ясый иде. Ничек алар фашистның кем икәнен күрмиләр? Ачка үлү яки эт күрмәс җәзалар тату куркыны­чы шулай барына да күз йомарга мәҗбүр итәме, әллә моның тирәнрәк башка сәбәпләре дә бармы — Муса һич аңлый алмый иде.

Карип Ишбулдинның, немец хәрби формасына гашыйкларча кие­неп, каршына килеп чыгуы ана бик нык тәэсир ясады Ул кинәт тетрә­неп киткәндәй булды: «Кара син, ә? Безнең татар кешесенең дә шул каһәр төшкән свастикалы форманы киеп йөрүе мөмкин микәнни соң? — дип уйлады ул. — Ә бу малай кайчандыр совет кешесе иде бит һәм бөтенләй үк рәтсез дә түгел кебек иде. Димәк ки, болай булгач, аның фашист солдаты белән бергә, безгә каршы сугышка баруы да ихтимал була торгандыр инде? Коточкыч, коточкыч!.. Юк, бу фаҗига булачак, һичкайчан төзәтүе мөмкин булмаган кара фаҗига булачак!..»

Ә инде икенче көнне Шәфи Алмазның, эт күмелгән җирдән куян колагы гына күрсәтеп, ефәк теле белән сөйләнүе бу хәлнең төп мәгъ­нәсен шактый ачыклый төште. Шунда ук аның күз алдына Карип Ишбулдин яңадан килеп басты. Шәфи Алмаз сөйләгәннәрнең җанлы ил­люстрациясе кебек тора иде ул. Муса бу хакта тагын озак кына баш ватса да, һаман әле ачык бер нәтиҗәгә килә алмыйча, өченче көнне лагерь эченә чыгып китте.

Сирәк урман эче көзге тынлыкка чумган. Кояшлы көн шактый җылы, тик салмак исенкерәгән җил генә үзенең салкын сулышын бәргәләп куя. Картрак агач яфракларындагы сары тутлар ерактан караганда гәрәбә чукларысыман булып күренәләр. Шпигель лагереннан котылган кешегә бу урыннар иң саф һавалы, иң матур табигатьле курорт шикелле тоела. Бу әхвәл сиздермәстән кешегә тәэсир итә; моңарчы кичергән газаплар­дан калган авыр басынкылык, кәефнең салпылыгы әкренләп югала бара, күңелдә җиңеллек уяна, бөтенләй сүнә язган өмет чаткылары яңа­дан яктыра башлый. Муса, үзенең чишелмәгән уйлары белән һаман ма­выгып, шушы хисләр эчендә атлый бирде. Ләкин уйлаган саен кәефе үзгәрә барды. Монда китерүләренең төп сәбәбен аңлаганчы туган ко­тылу сөенече кинәт эчке сагаю белән алмашынды һәм күңеленә яңа шом кереп оялый башлады. Ишбулдин белән Шәфи күләгәсе һаман күз ал­дында. Юк. хәерлегә түгелдер монда китерүләре!

Тар гына урман юлыннан бер төркем әсирләр утын төялгән йөк арбасы тартып кайталар. «Һәйдә тарт, һәйдә тарт!» —дип, көй белән кычкырган тавышлары ишетелә. Барак янындагы солдат кухнясының нәзек торбасыннан чыккан сыек зәңгәр төтен туп-туры булып һавага күтәрелә. Әчкелтем усак ысы ерактан ук борынны ярып керә Ләкин Муса боларның берсен дә сизмәгән, күрмәгән кебек атлый бирә. Әйтер­сең, Казан янындагы «Васильево» ял йортының нарат паркы буйлап гамьсез генә һава сулап йөри ул! Шул чагында кемнәрнеңдер «Сагыну» көен җырлый башлавын ишетү Мусаны уятып җибәрде. Күзләре белән аларны эзли башлады ул. Кухнядан бер читтәрәк тумран өстендә бә­рәңге әрчеп утыручы өч-дүрт әсир ягыннан килә иде бу тавыш. Муса шунда таба атлады. Арба сөйрәүчеләр дә, шунда кайтып, утын бушата башладылар. Жыр ахырына таба Муса аларның яннарына килеп басты. Аның килгәнен бер озынрак буйлы, чандыр йөзле, җирәнчәрәк чәчле, кайчандыр янып торган житез күзле, егерме биш-егерме алты яшьлә­рендәге егет хуплап каршы алды:

  • Әйдүк, абзыкай, — диде ул. Рәхим ит, утын бушатасың килә­дер инде синең...— Һәм, Мусага карап, аптырабрак калды. Муса да аңа карады. Алар икесе дә бик нык үзгәргән: ябыккан, йончыган, картаеп киткән иделәр. Карашып тору шактыйга сузылды. Шуннан сон калку буйлы егетнең чибәр йөзе кинәт яктырып китте:
  • Атакай! — дип кычкырды ул мишәрчәләбрәк. — Өнемме, төшем ме? Бу — син түгелме соң, Муса абый?!

Муса да аны танып алды: бу егет моннан җиде-снгез еллар элек Муса җитәкчелегендәге әдәбият түгәрәгенә йөргән мәскәүле Әхмәт Симаев иде.

  • Исәнме, Муса абый, җаным! —дип кочаклап алды да елап җи­бәрде ул.
  • Исәнме, Әхмәт! Исәнме, туганкай! Менә кайда күрешәбез! — дип, Муса да аны кочаклап аркаларыннан какты.

Көтмәгәндә очрашу шатлыгы тудырган кызулык белән Симай аны «Әйдәле, әйдәле, кәбәм!» — дип, өстерәгәндәй, читкә таба алып китте.

Бу егет Мусаны электән үк ярата иде. Заманасында ул аңа ияреп шигырьләр дә язды, аның шикелле үк шагыйрь буласы килде, ләкин журналистика институтында уку һәм шул елларда газетада эшләү аны икенче юлга борып җибәрде. Сугыш башланганда да Мәскәү газеталарының берсендә эшли иде ул.

Бүген үләсең, дисәләр, гаҗәпләнмәс идем, әмма сине монда оч­ратуыма ис-акылларым китте, Муса абый! диде Әхмәт, һаман әле гаҗәпләнеп.

— Эх, дустым!—дип куйды Муса, тирән көрсенеп. — Без беребез дә тилгән тырнагына эләккән чеби булырбыз дип уйламаган идек шул. Лачын булып һаваларда йөзү турында гына хыялландык. Дошманны үз җирендә кыйнамакчы идек... Ә тормыш менә ничек итеп көлде бездән.

  • Әмма мин алай бөтенләй үк куркак һәм көчсез чеби дип уйламас идем үзебезне! — диде Симаев,  каршы килеп.
  • Юк, Әхмәт, мин дә алай ук диюем түгел. Мин Волхов фронтында эләктем. Безнең кешеләр, Власов хыянәт итүгә дә карамастан, актык төркемнәренә, актык сулышларына хәтле сугышып, искиткеч батырлык­лар күрсәтте, туган иле өчен егетләрчә үлә белде. Әмма шулай булса да, менә күрәсең ич, без синең белән чебешләр хәленә төштек. Ә безнең ишеләр — ничәмә меңнәр! Күз алдыңа китер. Аларның җелеген ачлык суыра, тәннәрем бет талый, йөрәкләрен ирексезлек корты кимерә!
  • Ә шулай да ул чебешләрнең эчендә лачын ята. Муса абый,— диде Әхмәт, тагын килешмичә. — Алар әле җиңелмәгән, алар әле баш имәгән! Аларның тик канатларым каерып, богаулап кына ташлаганнар. Менә минем, әйтик, канатларым гына бушансын яңадан һаваларга үр­ләп, дошманның йөзенә ташланачакмын!
  • Афәрин! — дип елмайды Муса, ана сокланган караш белән. — Ничек эләктең соң син,  лачынкай, мондый гайрәтле булгач?..

Мусаның көлебрәк әйтелгән бу сүзләре Әхмәтнең хәтерен калдырмады, ул үзе дә көлемсерәп җавап бирде:

  • Ә мин, чыннан да. лачын идем: десантчы булыр бу абзаң. Муса абый, — диде ул эчке горурлык белән. —Быел кыш уртасында Мәскәү тирәсеннән качып барган немесләрнен тылына төштек. Ну кыйраттык та без аларны ичмаса! Тегеннән безнең регуляр частьлар куа килә, а без арттан һәм кабыргадан пешерәбез — кая керер тишекләрен дә тап­мыйлар. Пушкин әкиятендәге Дадон солдатлары шикелле, киң яланнарда өелеп ятып калды немесләр. Юллар ватык-җимерек техникасы белән бөялде. Март азакларына хәтле шулай сугышып йөри-йөри, тәмам җелекләренә үттек без аларның. Немеснең иң курыкканы десантчы бе­лән партизан булып китте. Ниһаять, март ахырларында юллар бетә башлагач, сугыш хәрәкәтләре әкренәйде, немесләрне авыллардан кубару кыенлаша төште...

Язгы төннәрнең берендә дүрт кеше разведкага киттек, авылдагы хәлне белергә кирәк иде. Кердек керүен, хәлне дә белдек, ләкин әйләнеп чыга алмадык — немесләр берәм-берәм эләктереп алдылар. Эх, үкенечле булды ул төн! Дүртебез дүрт җирдә канда аунап ятабыз, һушыбызны җуйган саен, өстебезгә чиләкләп кое суы тондыралар. Без болай да кар өстендә инде. Аңга килүебезгә тагын пытка башлана: «Әйт, кызыл дуңгыз, комисариш, десант отрядыгыз кайда?»

Ахырда без карга ябышып туңа башладык һәм үзебезнең канда ятканны оныттык. Әмма ни өчендер үтермәгәннәр безне. Мин, күзләрене ачкач, Кувшинка дигән зур бер авыл мәктәбендә ятканымны белдем. Ниндидер яхшы җаннар китереп салганнар. Бөтен аркам чи ит иде, боздан кубарып алган булсалар кирәк. Бот-сыйрак һәм муеннарны чу­ан баскан, үпкәләр, иске музикән күрүге шикелле, гыжлап тора иде. Бер көнне баштан-аяк марля белән уранган бер кеше килеп керде. Бу — минем иптәш, Карпуша иде. «Хәлең ничек? — дип сорады пышыл­дап. —Федор белән Игнат үлделәр, эчләренә кан сауган булган,— диде.— Терел тизрәк, монда врачлар руслар, качабыз...» — диде, һәм чыгып та китте.

Әз генә рәтләнү белән без чынлап та качтык. Карлушаны яктырткыч пуля егып салды, бил сөяген җимергән, эчен харап иткән иде — үлде, минем сыйракны тиштеләр. Хәл беткәнче йөгердем. Кан тамып барган эздән килеп тоттылар. Икенче лагерьдан тагын качтым, тагын тотты­лар. Шулай итеп, алты ай эчендә дүрт лагерьга җиттем. Берсеннән качам, икенчесенә китереп ябалар. Ниһаять, Берлин төбендәге Вольһайдегә китерделәр. «Шталаг III Д» дип атала иде ул. Монда инде өзлек­сез долрослар, резин таяк һәм немес йодрыгы ашаулар бетеп китте. Безне ничектер майлый, сыйпаштыра башладылар. Пропагандистлар курсына димлиләр, «Остарбантер»лар арасында эшләргә, янәсе; тагын әллә кайларга чакыралар. Шуннан Вустрауга китерделәр. Күрәсең, Муса абый, әле безнең канат көеп бетмәгән! Әз генә тернәкләнәм дә тагын качам әле мин!

  • Качып, кая барырсың соң? —дип сорады Муса. Мин дә качар идем югыйсә...
  • Һи -и, юл табылыр, Муса абый. Польшага, поляк партизаннарына!
  • Әйтүе генә ансат! — дип куйды Муса Әхмәткә сокланып. — Тә вәккәллегеңә ышанам да бит,  ләкин барып чыгармы?..
  • Әйдә бергә качабыз, Муса абый! — дип тәкъдим итте Әхмәт ки­нәт кенә.
  • Ай-һай,— диде Муса икеләнеп. — Мин дә качып караган идем инде... Тотылдым...

Аннары сүзне икенчегә борды:

  • Ә бу Вустрау нинди лагерь соң? Нигә монда татарларны гына диярлек җыйганнар?

Әхмәт Симай гаҗәпләнү белән Мусага карап куйды.

—Юри бирәсеңме мондый сабыйлар соравын. Муса абый, әллә чынлапмы?

Муса, үзе дә уңайсызланып, акланырга тотынды.

  • Соң минем килгәнемә өченче генә көн ич әле. Һичкемне белмим. Менә бүген беренче тапкыр сине күрүем белмәгән кешеләр белән сөй­ләшеп тә булмый ич...

Алайса, Муса абый, син әле бик яшел икәнсең! Моннан бит Шәфи Алмаз үзенә кадрлар сайлап ала. Идел-Урал легионы. Идел-Урал шта­ты. Идел-Урал комитеты, тагын әллә нинди шайтан оялары шунда. Кыскасы, уптым-илаһи немесләргә сата безне. Менә мин дә ана ялла­нырга килдем — туган илне сатарга!

  • Кит, кит! —дип кычкырды Муса, кигәвен кугандагы шикелле кулларын алга таба селтәп. — Әшәке сөйлисең, авызың кутырлар!
  • Дөресе шулай, Муса абый. Дөреслек —дөп итеп башка суга, диләр. Сине дә бит монда кияү егете итеп китермәгәннәр. Сизеп торам; инде тәкъдим ясап та өлгергәннәрдер.

Әхмәтнең кинәт болай сөйли башлавына Муса аптырап калды. Ша­яртамы, мыскыл итәме?.. Аның ачуы кабарып, төсе бозылды, чыраена рәнҗү күләгәсе йөгерде;

Син, Әхмәт, лыгырдыкка әйләнгәнсең, телен белән тизәк изәсең шикелле! — диде ул. —Әле генә бертөрле сайраган идең. Хәзер исә дуң­гыз көенә мыркылдый башладың! Чын сүзең бармы соң синең?

  • Чыны шушы, Муса абый! Дөрес, теләп түгел! Әмма борылыр җи рең юк, мәҗбүр итәләр. Моннан качуны мин дә барып чыкмастыр дип уйлыйм. Шулай булгач, гәрчә эчеңнән саф булып йөрсәң дә, барыбер алар ялчысына әйләнми хәлең юк. Аннары, мин генәмени? Һәм син генәмени? Монда Фоат Булатов, Нәзир Һадиев, Исрафилев дигән инже­нерлар бар; монда Абдулла Алиш дигән балалар язучысы бар,  монда үзен Такташтан да шәп шагыйрь дип йөри торган Рәфикъ Гыйлфанов бар; монда немес кияве булырга ашкынучы Айдагулов. Шиһап Нигъмәти. Гунафин һәм Нафиков дигән җанварлар бар. Һәй, алар монда дөнья тулы! — дип тезеп китте Әхмәт Симай. — Алар уйлаганнардыр инде... Иблискә нинди хак белән җан сату турында җыелышта фикер алышып булмый, аны һәркем үзе генә хәл кыла...
  • Ә кайда соң алар? —дип сорады Муса, гаҗәпләнеп. Чөнки бу өч көн эчендә алар хакында һични ишетмәгән иде әле ул.
  • Менә, күршедә генә. Анда «франлагерь» — ягъни ачык, иркен ла­герь. Алар инде «сират күперен» кичкән кешеләр, оҗмахка чират кө­тәләр. Ә безнеке «Зондерлагерь» — ягъни ябык, бикле лагерь дигән сүз. Безнең әле гөнаһлар юылып бетмәгән, сират күперен кичмәгән.

Муса үз блогына килеп җиткән иде инде. Алар салкынчарак кына аерылыштылар. Әхмәт Симайның ике төрле сөйләшүе аны аптыраштарак калдырды. Ул егет чыннан да шулай юл югалту алдында торамы, әллә сынар өчен, тел яздырыр өчен генә шулай сөйләндеме? Хәзергә моны аңлау кыен иде.

«Кичке аш» тан сон үзенең салам түшәкле сәндерәсенә менеп яткач та Муса шул хакта баш ватты. Ләкин аның пошынулы уйлары ераккарак сикерде; әнә монда нинди эшләр бара икән! Әнә монда аны ни өчен китергәннәр икән! Аның күзен каплаган кара пәрдә киңрәк ачылып киткәндәй һәм артындагы әшәкелек ныграк күренгәндәй булды. Каршына Симай әйткән Алиш, Булатов, Һадиевлар һәм легионга җыеп китерелгән меңнәрчә кешеләр килеп басты. Алар да шулай: «Бер мин генәмени», — дип уйлый микән? Шулай уйласалар, нинди куркыныч!

Ул тыныч кына уйлый алмый башлады. Хәзер үк бу сәндерәдән сикереп төшәсе һәм, мәйданга чыгып, барына да аңлатасы, «Әй, кешеләр, уяу булыгыз! Монда сезне иң әшәке җинаять чокырына төртеп төшерер­гә җыеналар!» — дип кычкырасы килде. Тик бу мөмкин түгел иде. Әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп ятты, һаман тынгы тапмады. «Болай булгач, Шәфинең бөтен татар-башкорт җирен башкөлләй немецка сатып җибәрүе көн кебек ачык! — дип пышылдый иде ул. — Әгәр шул татар солдаты, фашист формасы киеп, үзенең антын һәм намусын таптап, үз туган иленә каршы корал күтәрергә һәм үз туганнарына атарга мәҗбүр ителсә, — моннан да кабахәтрәк нинди җинаять булуы мөмкин?.. Әгәр бу пычрак эш эшләнә калса, бөтен татар халкының йө­зенә мәңге юылмый торган кара тап сыланачак! Тарих каршында мон­дый хурлыклы көннәргә калганчы, хәзер үк үлү,  үзеңне үзең юк итү мең тапкыр артыграк!..»

Әмма мондый ансат юлны Мусаның күңеле шунда ук кире какты үлде-котылды бер тинтәк! —дип, үз-үзен ачы мыскыллап куйды ул хәтта... Менә бит хәлләр ничек тиз үзгәрә. Әле кайчан гына Мусага тик үз башы кыйммәт иде. Әгәр Шпигельнең үлем чокырыннан котыла калса, аның өчен дөньяда иң зур бәхет шул булыр кебек тоелды. Ә инде монда килеп, шомлы яңалыклар белән танышкач, үз җаныңны коткару мәсьәләсе чыпчык баласын мәчедән саклаусыман нәрсә генә булып калды. Монда меңнәрчә кешеләрнең җанын саклау, аларны ирексез хыянәттән коткарып калу кирәклеге беленде...

Нишләргә сон? Нинди юл табарга?.. Ун меңләгән кешеләр легион лагерьларына тупланган хәзер. Аларны тарату, иске урыннарына җибә­рү берәүнең дә кулыннан килмәячәк. Бердән, немец хуҗа. Ул инде шу­шындый этлекне башлаган икән, димәкки, бу кешеләрне файдаланырга, үзенең ертык-тишекләрен шулар белән әзме-күпме ямарга тели. «Идел Урал штатлары»—җиң эченнән күрсәтелә торган арыш прәнниге генә. Икенчедән, легион лагерена китерелгән солдатлар үзләре дә иске тәмугларына китмәячәк хәзер. Чөнки берәүнең дә тиктомалдан ачка интегеп үләсе килми, һәркемгә җан газиз, бер генә көн булса да артык яшәү кадерле, бүген исән калу кыйммәт. Аның күңел түренә гаиләсе, бердәнбер баласы яки бердәнбер карт анасы яшеренгән. Ахыр көнендә, кайтып, шуларны бер күрсә, ул үкенмәячәк. Әйе, аның иң ахыргы те­ләге шул кайчан да булса бер кайтып күрешү, газизләрен кайнар коча­гына алу. Ә бу бит изге теләк. Моның өчен кем кемне гаепли ала? Димәкки, солдатны шул кавышу көненә тапсыз чырай белән илтү кирәк. Соң ничек эшләргә моны?..

Мусага эссе булып китте. Өстендәге шинель сәләмәсен кайтарып ташлады. Йокысын качырган уйлары, кар өстеннән агарга маташкан бе­ренче язгы гөрләвек шикелле, боргалана-сыргалана юл эзли иде. Бая Әхмәт Симай әйткән егетләр тагын аның күз алдына килеп басты. Алар- ның берничәсе кайчандыр Мусаның яхшы танышлары, хәтта иптәшлә­ре иде. Алиш инде бөтенләй үз кеше. Алар бер мәйданда үстеләр, Казан урамнарында бер сукмактан йөргән егетләр. Ул үзенең тыйнаклыгы, кече күңелле, басынкы холыклы булуы белән һәркемнең хөрмәтен казанган кеше иде. Нинди генә авыр елларда да кешеләргә шикләнеп карау, иптәшләренең бары тик начар ягын гына эзләү һәм алар өстенә кара ягу шикелле нәрсәләрне бөтенләй белми иде ул. Алтын егет! Әгәр бу каһәрле дөнья бөтенләй җимереп ташламаган булса, бәлки, хәзер дә шундыйдыр әле ул...

Нәзир Һадиевны әйтеп торасы да юк: ул аңа үз туганы кебек якын . Аның әтисе галим-педагог иде. Мусаларны Хөсәениядә дә, Халык мә­гарифе институтында да ул укытты.  Нәзир дә шунда Мусадан бер генә елга түбән сыйныф шәкерте иде, алар аралашып, дуслашып киттеләр, фикердәш булып үстеләр. Шуның өстенә, әтисе үлгәннән соң, егерменче елларда, Муса ачка интегүдән укуын ташлап, урамга чыгып китү хәленә җиткән чакта, бу шәфкатьле кешеләр аңа үз өйләренең җылы почмагын бирделәр, үз балалары кебек итеп карадылар. Бу яхшылыкны Муса һичкайчан онытачак түгел! Хәзер ул Нәзирне күрсә, үз туганыдай итеп кочагына кысар иде. Юк, андый дусның «бер мин генәмени?» диюе мөм­кин түгел, аларның фикерләре элекке шикелле бер үк юлдан агылыр иде!..

Фоат Булатов та аның күптәнге дусты. Ул егет «Кечкенә иптәш­ләр» һәм соңыннан «Октябрь баласы» журналына үзенең спорт турын­дагы материалларын, Казан мәктәпләрендә кемнәр чемпион булу хә­бәрләрен яудырып кына тора иде. Шуның өстенә. ул рәсемгә дә оста малай булып чыкты: журналга әллә нихәтле юмористик шаржлар ясап, фоторәсемнәр төшереп җибәрә һәм аларның байтагысы журнал­да урын да ала иде. Муса әле дә хәтерли бу таманча буйлы, җитез гәүдәле һәм шул чагында ук инде калын пыялалы күзлек кигән үсмер егет утызынчы елның җәендә Мәскәүгә үзе килеп, журнал редакциясе белән танышып йөргән иде. Хатлар аша гына таныш булган Муса абыйсына бик тиз ияләшеп, үзләшеп алды ул һәм үзенең куанычы белән мактанмыйча да кала алмады:

  • Муса абый, кара әле моны! — диде ул, сул як түш кесәсе каплавычындагы значокны кулы белән өскә калкытып. — Мәктәп чемпионы булыр абзаң!..
  • Нәрсә буенча? — дигән булды Муса.

—Йөгереш буенча! — диде Фоат. — Вузга кергәч, Казан чемпио­ны булам, аннары — СССР чемпионы!

Тукта әле, дускай. — дигән иде Муса ул чакта. Фоатны баштанаяк күздән кичереп. — Борчак сибә башладың түгелме? Ботларың бик кыска күренә ич синең!

  • Бер дә борчак түгел, — диде Фоат җитди итеп. — Йөгерешчегә бот озынлыгы нигә? Җиңел булсын ул. Ә мин җил шикелле — очам гына!..

Шуннан соң алар очраша алмадылар. Муса, Казанга килгәч, аны эзләштереп караган иде, ләкин аның күптән вуз бетереп, кайдадыр юллар төзүче инженер булуын гына ишетә алды.. Димәкки, ул да монда булып чыга... Әхмәт Симай да әйбәт комсомолец һәм Мусаны ярата торган егетсыман күренә иде. Тик хәзерге очрашуда аның төрле чәрәк сөйләвен генә, ничектер, аңлап булмый. Юк, аның итәгеннән бик нык тартырга кирәк булыр әле!

Муса шулай алар белән күңеленнән сөйләшеп ята торгач, бу егет­ләр аның як-ягына килеп бастылар. Дусларча елмаешып, бар да аңа кул сузып торалар һәм үзләренә чакыралар кебек иде. Мусага ничек­тер җиңел булып, авыр уйларындагы томан пәрдәләре ачылып киткәйдәй тоелды... Әйе, язның кар өстендәге беренче зәгыйфь һәм сукыр гөрләвеге дә, эзләнә торгач, үзенә юл таба һәм гөрли-гөрли ага башлый, озак та үтмәстән ярларга тулып, көчле ташкынга әйләнә!

Якындагы Вустрау авылыннан әтәч тавышы килде. Мусаның бу якын һәм җан рәхәте бирә торган тавышны ишетмәгәненә йөз ел бар кебек иде инде. «Кара, монда да әтәч бар икән... — дип гаҗәпләнде ул. — Ничәнче әтәч соң бу?.. Ничәнче?..» һәм ул йоклап китте.

(Дәвамы бар )