Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘ КАЛГАННАРЫМ

Бөек Җиңүгә 20 ел

 

Кутуй үлде, — дигән хәбәрне алганда, без инде Берлинда идек. Сугыш бет­кән. Германия җиңелгән. Берлин каласы, кварталы-кварталы белән ташка һәм тузанга әйләнеп, җирдә егылып ята. Тротуардан йөрү куркыныч, чөнки аяк баскан тавышка сте­налар гөрелдәп ишеләләр. Урам чатларында фанер такталарга зур-зур хәрефләр белән: «Җитәкчеләр килә дә китә, халык кала, без немец халкын бетерергә җыенмыйбыз, фашизмны гына тамырыннан йолкабыз!»— дигән сүзләр язылган. Немецлар бу сүзләрне укып-укып китәләр. Трамвайларда, метроларда безгә, җинүче гаскәр вәкилләренә, то­рып урын бирәләр...

Ул вакытта Берлин инде зоналарга бүленгән булса да, теләсәң кайсы зонага кереп йөрергә рөхсәт. Без французлар, инглизләр, америкалылар белән аралашабыз. Алар да, без дә сугыш беткәнгә шат, инде сугыш бервакытта да булмас кебек тоела, чөнки фашизм бетәчәк, аны тамыры-ние белән йолкып атарга һәр дүрт якның җитәкче­ләре сүз биреп, әллә ничә төрле документларга куллар куеп, пичәтләр бастылар. Аме­рика солдатлары белән урамда очрашканда, тегеләр баш бармакларын үрә катырып: «Корошо!» ягъни «Бик яхшы булды!» дип, безгә елмаешып карап узалар. Куанышабыз. Киләчәк буын сугышсыз яшәр, дип уйлыйбыз. Чынлап та, инглизләр, французлар, рус­лар дус булгач, аларга каршы корал күтәрергә кемнең кыюлыгы җитәр!

Кутуй да фашизмның бетүенә, сугышның тиз булмаячагына тәмам ышанып үлде. Майда ул исән иде әле. Апрель башларында ул безнең һөҗүм итүче гаскәрләребез бе­лән бергә сугыш кырында булды, кызыл гаскәр белән Одер елгасына тикле барды. Одерда безнекеләр туктап (Одер аша чыгып, плацдарм тотып торучы частьлар да бар иде), Берлинны штурмлау өчен көч җыя башладылар. Шул арада Кутуй редакциягә кайтты

Аның кайтып керүе бүгенге кебек күз алдымда. Безнең редакция ниндидер тимер юл станциясендәме дип әйтим, разъезддамы тора иде. Солдат шинеле төсле соры гына бер көн иде. Кичкә табарак күрәм: ниндидер бер кеше вагон асларына чума-чума мина таба килә. Якыная төшкәч карасам — Кутуй! Аркасында йодрык хәтле генә вещ-мешок, үзе дә бик юка, бик суырылган, мине күрүгә елмая башлады.

Икәүләп редакция урнашкан вагонга кердек. Иптәшләрен, дусларын Кутуй бик сагынып кайткан икән. Барысы белән дә бер кат сөйләшеп алганнан соң, озаклап сөйлә­шүне кичкә калдырып, рус редакциясенә китте. Аида да иптәшләре, дуслары бар иде. Чөнки ул рус газетасына да яза, безнең кебек татар газетасы белән генә чикләнми иде.

Шул кичне барыбыз бергә редакциядә утыруыбыз хәтердә калган. Безнең редак­ция, типография, тора торган җир — барысы да бер кызыл вагонда иде. Кысан, тыгыз, караңгы... Метранпаж Сибгат абзый наборны битләргә сала башлаган. Ярулла Ярмәкиев, безнең редактор, бу эш белән үзе җитәкчелек итә. Менә бервакыт Сибгат абзый: «Буш урын кала, нәрсә тыгабыз?»— дип сорады бугай, Ярмәкиев, артына борылып:

— Кутуй, юкмы синдә яна гына пешкән берәр кайнар хәбәр?—диде.

Кутуй, бик хәтеремдә, тактадан кораштырган өстәлгә терсәкләре белән таянып, бөкрәебрәк утырган. Мин инде ана баядан бирле караштыргалыйм. Ул яман каты тал­чыккан булса кирәк, утырган җиреннән йоклап китә башлый, караңгы вагонда бите мина кап-кара булып күренә, хәзер аңа егылып бер тәүлек йокларга иде, ә ул ятмый, газета чыга торган көнне йокларга уңайсызланамы, әллә иптәшләрен бик тансыклап кайтканга безнең яннан китәсе килмиме, шинелен салмыйча гына өстәл кырында утырып тора. Алдында кечкенә генә блокнот. Барыбыз да эш балан бнк мәшгуль булганга, куп сөйләшмибез. Кутуй да инде төйнәшеп туйган, сирәк-мирәк берәр суз кыстырудан узмый. Йокымсырап киткән араларда учындагы ияге ычкынып китә дә башы чайкалып куя. Ярмәкиев дәшкәч, Кутуй:

—Ниндирәк материал кирәк?— дип сорады.

— Артиллеристлар турында юкмы?—диде Ярмәкиев.

Кутуй, блокнотының битләрен ачкалап карагач, кирәкле материалны тапты ахры, иелеп язарга кереште. Хәбәрне ул бик тиз язып ташлады. Линотипта утыручы Равил Казаков дигән егет шундук җыеп та бирде.

— Кара әле, Гадел,— дидем мин Кутуйга,— син бик арыгансың, бар кайтып йокла...

Ул тагын бераз утырды да, алайса мин кайтыйм дип, Ярмәкиевтән рөхсәт алып, вагоннан чыгып китте.

Гаскәрләр һөҗүм иткәндә редакцияләр бик артта калучан булалар. Безне фронт­ка якынайтырга уйладылар бугай, күченү башланды: редакциянең алга таба күчеп китүе күңелемдә болайрак калган.

Машиналарга төялдек тә кузгалдык. Кутуй миңа машинада үзенә дип алган урынын бирде, чөнки ул, әйткәнемчә, рус редакциясе белән бик дус иде, алар янына күчеп утырды булса кирәк. Иртүк юл чыккан кешеләр, без, кич белән, инде караңгы төшкәч кенә. Познань шәһәренең типографиягә якын урамындагы бер йортка, поляк семьясына барып кердек.

Познань — зур шәһәр. Готика стилендә салынган йортлар күп. Немец князьләре­нең резиденцияләре кайчандыр шушы Познаньда булган, готика стилендәге зур сарай­лар шул князьләрдән калган дип сөйләделәр. Шәһәр шактый тетелгән. Немецлар монда бнк каты каршылык күрсәткәннәр иде, чөнки шәһәрдә крепость, икенче төрле әйтсәк, цитадель бар, сугыш үтеп киткәннән соң да шушы цитадельдә качып калган немец солдатлары һаман чыгалар иде.

Әйткәнемчә, бик соң килеп төштек. Кереп урнашкан квартираның хуҗалары без­не, газета теле белән әйтсәк, бик җылы каршы алдылар. Кутуй диванга сузылып ятты. Хуҗаның хатыны, яшь кенә матур полячка, медицинадан төшеп үк калган кеше түгел икән. Кутуйга банка салды (чөнки Кутуй, танк өстендә, салкын тимердә ятып йөри- йөри мина салкын тиде, дип сөйли иде, без дә шуңа ышана идек).

Хуҗалар кунакчыл булганга, безнең дә күңел хуш (хуҗа төнтек йөрсә, солдатка бик авыр була). Банкаларны алганда Кутуй, елмаеп, шаян сүзләр сөйләп ятты. Гому­мән, йортта күңеллелек хөкем сөрә иде, чөнки хуҗалар да, без дә беләбез: сугыш озак­ламый бетәчәк, без җиңәчәкбез. Өстәвенә урамда яз...

Җиңәчәк дигәннән, безнең, ягъни редакция работникларының, җиңүе теге үгез мөгезендәге чебеннең «Сукалап кайтып киләбез!» дип әйтүе кебегрәк булса да, без дә үзебезчә кирәкле, файдалы эш эшлибез дип, җиңүгә ярдәм итәбез дип уйлап йөрибез. Познаньдагы гаскәри частьларда булабыз, татар солдатларын эзлибез, очерклар, мәка­ләләр язабыз. Кугуй шигырь яза. Ул күрер күзгә болай күңелле генә йөри, тик шулай да бөтенләй үк тернәкләнеп җитә алмый әле. Күбрәк ятып тора, кай көннәрне ашарга да бармый, алып кайтып ашатырга туры килә. Күпмедер вакыттан ул бөтенләй ашау­дан калды, урыныннан тормый ук башлады. Мин әйтәм, Гаделне врачларга күрсәтергә кирәк иде дим. Яратмады. Юк, мин госпитальгә кермим, сезнең яннан бер яры да кит­мим, менә күрерсез, озакламый сәламәтләнермен, мин әле Берлинны алышырга барыр­мын!— дип, врачларга күренүдән баш тартты.

Кутуйның бер ягы бар иде: ул үзен бер дә аямый иде. Аның зарланганын, ансат­рак эш бирегез дип әйткәнен мин белмим. Мин бүген шулай дип язам икән, бу үлгән кеше турында начар әйтергә ярамаганнан түгел, чынлап та ул шундый кеше иде. Аңа бит берәү дә, син гел фронтның алгы сызыгында йөр. дип әйтмәде, ул үзе йөри иде, һөҗүм башлануга ул фронтка китә, теләсә редакциядә дә кала алган булыр иде. Орденга куюлар башлангач, Кутуй: «Минем бер орденым бар, мине куймагыз, әнә фәлән иптәшне куегыз!» — дип үзе әйтте. Ул редакциягә килгәнгә хәтле, Волхов фрон­тындамы. Сталинград фронтындамы орден белән бүләкләнгән иде инде.

Врачларга күренергә теләмәүдә дә аның үзен кайгыртмавы, үзенә карата ваемсызлыгы сизелә иде. Инде хәле бик начарайгач кына, ул врачка күренәсе итте.

Познаньда бик әйбәт госпиталь бар нде. Комиссары үзебезнең Казан кешесе, медперсоналдан да Казан кешеләре, татарлар бар иде.

Кутуйны госпитальдә шушы иптәшләр кулына калдырып, редакция алгарак күчеп китте. (Чөнки хәлиткеч соңгы һөҗүм көтелә иде.) Тагын урман эче, тагын ниндидер разъездмы, кыскасы, тимер юл, вагоннар... Йөзәр яшьлек наратлар... Һава бал урынына кабып чәй белән эчәрлек, шундый татлы... Сугыш та булмаса, җир оҗмахы инде. Ләкин сугыш әле бетмәгән. Бүген таңда һөҗүм башланырга тора. Урманга чыксаң, тынлык, тик каядыр еракта моторлар үкергәне ишетелә дә сирәк-сирәк төнге һаваны ракеталар ертып менеп китә...

Редакция күчте дигәч тә, аның әле күчеп бетмәгән койрыклары калган була. Шул уңай белән мин кире Познаньга бардым. Иске квартирага кердем. Керсәм, Кутуй госпитальдән чыккан, инде өйдә. Бик беткән. Габдулла Тукайның үләр алдыннан Клячкин шифаханәсендә төшкән соңгы рәсеменә охшап калган. Юка одеал астында беләк буе гына булып ята. Хуҗа хатыны авыруның алдына йомыркалар, пирожкилар куйган. Ләкин бу берсен дә ашамый икән.

— Нәрсә таптылар соң синдә? — дип сорадым.

Өзеп әйтмәде. Шулай да үпкәсеннән зарланды. Шушы хәлдә дә мин аны төзәл­мәс авыру дип санамадым. Редакция урнашкан нарат урманын мактадым, андагы һаваны мактадым, аппетит ачар өчен кызыл аракы эчәрсең, дидем. Кыскасы, монда ятмаска, урманга күчәргә өндәдем. Тизрәк терелерсең, дидем. Ул риза булды. Иртәгә редакциянең койрыгын алып китәргә киләчәк машинага утырып, безнең янга килергә ниятләп калды. Мин шул көнне үк кире кайтып киттем.

Икенче көнне кичен Кутуй редакциягә килеп төште. Машинадан чыгуга, вагонга кереп ятты. Гази Кашшафтан аңа хат бар иде, шуны күргәч, кычкырып укырга кушты. Укыдым. Сөйләшеп утырдык. Газета чыга торган көн иде, мин редакциягә чаптым, Кутуй ятып калды.

Төн буе газета өстендә эшләп, иртә белән наборны басарга биргәч, мин Кутуй янына вагонга яңадан кердем. Ул малахай бүрегенең колакчыннарын төшереп ияк астыннан бәйләгән, шинель якасын торгызган, линотип машинасының кургашын кайната торган, әле суынып өлгермәгән казанына сыенып, ишеккә арты белән утырып тора иде.

— Әйдә, Гадел, ашап килик,— дидем.

Ул дәшмәде, әйләнеп карамады. Байтак шулай утырганнан соң гына, анда да яр­ты битен генә миңа таба борып:

— Күрмисеңмени хәлемне... —дип куйды.

Аның чырае көл төсле иде. Мин, ашарга җибәрермен дип, редакциянең ашханәсе урнашкан җиргә киттем. Кутуйга бераз кызыл аракы һәм ашарына җибәрергә куштым. Узем ашадым да егылып йокыга талдым (төннең-төн буе йокламаган идем). Бервакыт дәшәләр, сине полковник чакыра, диләр. Полковникның миңа нинди йомышы төшсен нкән? Аның беркайчан бер авыз суз минем белән сөйләшкәне юк. Полковник белән редакторыбыз Ярулла Ярмәкиев кенә сөйләшә, ул да мәҗбүр булганда гына сөйләшә...

Йоклап яткан җирдән сикереп торып, шалаштан йөгереп чыктым. Чыксам, кар­шымда полковник үзе басып тора. Мин йокы исереклегеннән рәтләп айнып та җитмә­гән хәлдә моның алдында үрә каттым.

— Син ут яктыңмы? Чәй кайнатып эчтеңме?— дип сорады кинәт бу миннән.

Юк, мин әйтәм, иптәш полковник, ут якмадым, чәй кайнатып эчмәдем. Газетаны тапшыруга ятып йокладым, сез чакыргач кына уяндым.

Ходаның хикмәте, артык бер сүз әйтмәде, китеп барды. Мин аптырап уйланып торам. Исемә төште: Гариф белән Кутуй бүтән урманнарда торганда урман эченә китеп чәй кайнаткалыйлар иде, ләкин бу урманга килгәч, Кутуйның, Гариф Галиевнең чәй кайнатып йөрер вакытлары булмады, Кутуйның хәле дә чәй кайнатып йөрерлек түгел. Аннары, кайнатсалар, чәй кайнатуның ни гаебе бар?

Соңыннан инде белдем: мин йоклаган арада урманга ут кабып, ялкын редакция хуҗалыгы урнашкан вагоннар өстенә сикерә башлаган икәи. Көч-хәл белән генә сүндер­гәннәр. Полковникка кемдер, татарлар урманда чәй кайнатып эчәләр, ут шуннан чык­кандыр. дип әйткән булган да, полковник мине утка бастырырга килгән икән. Ә минем чынлап та ут якканым, чәй кайнатып эчкәнем юк иде.

Бераз тынычлангач, Кутуй янына кермәкче булып барсам, мина әйтәләр: Кутуйны машинага утыртып, ашыгыч рәвештә госпитальгә озаттылар, диләр. Кайсы госпитальгә, адресы ничек? Белүче юк.

Ул арада фронт һөҗүмгә күчте. Иртә таңда башланган артиллерия әзерлеге редакциягә дә ишетелеп торды. Ә бит без фронттан шактый ерак. Туплар тавышы дөбер-дөбер-дөбер өзлексез дөберди... Самолетлар фронт ягына агылып кына тора... Бар иде безнең гаскәрнең бөтенләй самолетсыз сугышкан чаклары... Баш очыннан болыт кебек агылган үз самолетларыңны күреп торуның рәхәтен белсәгез иде сез... Башланды. Безнекеләр Берлинны, ул вакыт теле белән әйтсәк, фашист ерткычның оя­сын туздырырга дип кузгалдылар. Редакциядә дә кеше калмады диярлек. Калганнары өч кеше, дүрт кеше өчен эшлиләр. Эшне сайлап торган юк. Үзебез редактор, үзебез корректор, үзебез хикәяче, үзебез фельетончы, тәрҗемәче... Кыскасы, чәчүче дә, сука­лаучы да үзебез. Сыбызгыны да үзебез сызгыртабыз. Гадел авырып ята, редакциядә бер кешегә ким...

Фронтта сугышлар бик каты. Безнең гаскәр, ниһаять, Берлинга бәреп керде. Урам сугышлары бара. Гитлерчылар үлем әчесе белән тартышалар. Эш күп. Кутуй янына атна-ун көн үтми барып булмады.

Гариф Галиев кемнәндер сорап, илтеп куючы шоферданмы, белмим, Кутуйның бездән әллә ни ерак түгел бер немец шәһәрендә ятуын белеп алган. Гариф белән икәү олы юлга чыктык та. кул күтәреп, машинага утырдык. Госпитальне барып таптык. Ак халатлы матур гына бер рус кызы (фронтта кызлар барысы да матур иде ) такта зур­лыгы. балта түтәсе калынлыгы кенә|әсен ачты да бармагын йөртә-йөртә исемлектән Кутуйны эзләде. Без Гариф белән басып көтеп торабыз.

Дәвалану өчен тылга озатылган,диде матур кыз.

Нинди авыру?

Бу әйтте.

— Нинди стадия?

Ачык процесс,— диде.

Андый авыру белән кешеләр гомер буе яшиләр. Дәвалану өчен тылга да озатылгач, без әллә ни куркыр нәрсә тапмадык. Ул вакытта без күп нәрсәне искә алмаганбыз. Кутуй бик бетерешкән иде. Сталинград фронтында «Катюша»да хезмәт иткәндә ул бик каты туңган. Залп бирергә команда булганны көтеп, сәгатьләр буе карга күмелеп ятар­га туры килгән чаклар булды, дип сөйли иде. Кыш ул елларны яман суык килде, ашау начар иде. Шуңа китереп Гаделнең васмсызлыгын. үзен кайгырта белмәвен дә өстәсәк... Бөтенесе бергә аның болай да бик шәптән булмаган сәламәтлеген тәмам какшаткан. Ләкин госпитальдән шундый хәбәр алып чыгып киткәндә, без Кутуй терелмәс дигән уйны башыбызга да китермәдек. Кул күтәреп, машина туктатып, кире редакциягә кай­тып киттек.

Хәтергә сеңеп калган тагын бер момент. Кич белән, инде бик соң, газетанын эшен бетереп, басарга тапшырасы гына калгач, кинәт автоматлардан шатыр-шотыр ата башладылар. Бу ни хәл? Атылышып вагоннан чыктык! Каян аталар? Кем ата? Һич ни аңлап булмый... Чатыр да чотыр... Ахырда аңлаштык. Сугыш беткән, Германия җиңел­гән... Сөенечебезнең иге-чиге юк. Ләкин һәр яхшының бер начар ягы була дигәндәй, җиңү «вакытсызрак» булды: газетаның әзер битен сүтеп яңадан эшләргә туры килде.

Без инде Берлинда. Квартирабыз Шоссештрасседа, редакциябез бүтән урамда, типография янындарак... Көн саен трамвайга утырып эшкә барабыз. Төн утырып газета чыгарабыз да иртән яктырып килгәндә, буп-буш Берлин урамнарыннан җәяүләп өебезгә кайтабыз. Көтмәгәндә генә Кутуйдан открытка! Юлдан җибәргән. Поезд мине тылга алып китеп бара, ләкин мин әле кире борылып кайтырмын, Берлинны алуда катнашыр­мын, дип яза. Күптән язган булган, открытка кайдадыр адашып йөргән, шуннан соң гына безне эзләп тапкан. Шулай да Кутуйның үз кулы белән язган открытка булгач, без куандык: димәк, исән-сау, дәваланырга кайтып бара, дип уйладык. Инде Берлинны алышырга соңга калды, Казанны «алганда» очрашырбыз.

Тыныч кына эшләп йөргәндә, кинәт кенә тагын бер хат. «Кутуй госпитальдә үлде...»— диелгән. Без аптырадык та калдык. Беребез дә аны үләр дип уйламый идек бит. Гариф Галиев, тиз генә җыенып, Кутуй вафат булган госпитальне эзли китте. Гос­питаль Польша җирендә, Лодзь шәһәрендә булып чыкты. Кайткач сөйләде, госпитальдә­ге татар кызлары: «Кутуй абый безнең кулда үлде»,— дип әйткәннәр.

Күпмедер узгач, Гаделнең редакциядәге вещмешогын чишеп карадык: түгелми торган кара савыты, флягасы һәм трофей револьверы чыкты. Кутуй тоткан, Кутуй үзе белән йөрткән нәрсәләргә озак кына карап тордык. Гадел үзе инде юк, шушы әйберләре калды да «Берлинны алышырга мин әле кайтып җитәрмен» дигән сүзләре калды.

Сугыш кырында ул гел алда булырга тырышты һәм гел алда булды да. Ә шәхси тормышында, иптәшләренә мөнәсәбәттә үз фигурасы белән бүтән язучыларны күләгә­ләргә көчәнү анарда бөтенләй юк иде. Исәннәргә үлгәннәрдән үрнәк алып, бераз тыйнаг­рак булу зыян итмәс иде дип әйтәсе килә...