ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
В. И. ЛЕНИН ТУГАН КӨНГӘ БАГЫШЛАНГАН МУЗЫКАЛЬ ФЕСТИВАЛЬ
Казанда кешелек дөньясының даһи юлбашчысы Владимир Ильич Ленин туган көнгә багышлап музыкаль фестиваль үткәрү инде традициягә әверелде.
Быелгы фестиваль 19 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында А. Холминовның «Ленин турында жыр»ы белән ачылды. Фестивальгә илебезне» башкаласыннан танылган артистлар, композиторлар һәм СССРның дәүләт симфоник оркестры килде.
Казан тамашачылары СССР халык артисты профессор Л. Оборин башкаруында Бетховенның оркестр белән фортепьяно өчен язылган V концертын һәм аның Шиллерның «Шатлыкка» одасына язылган IX симфониясен һ. б ларны кызыксынып тыңладылар. Фестивальгә шулай ук РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе А. Юрлов җитәкчелегендәге республика рус хоры капелласы, солистлардан А. Пазовская, В. Суховицина, РСФСРның халык артисты В. Ивановский, халыкара конкурс лауреаты В. Грамадский һ б. лар катнашты. Фестиваль республикабыз башкаласының театрларында, клубларында, Культура йортларында апрель ахырына кадәр дәвам итте.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары фестиваль уңае белән предприятиеләрдә, югары уку йортларында, концерт залларында Ленин турындагы һәм Ильич яраткан әсәрләрне башкардылар. Фестиваль барышында «Ленин безнең белән», «Бөек тормыш» дигән әдәби концертлар оештырылды
КОМПОЗИТОР А. Г. НОВИКОВ КАЗАНДА
В. И. Ленинның тууына 95 ел тулуга багышланган фестивальгә танылган җырчы- композитор Анатолий Григорьевич Новиков та килгән иде. Бу көннәрдә ул Казан дәүләт университеты студентлары янында кунакта булды. Казан музыка сөючеләренә берничә концерт бирде.
ТАМАШАЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
20 апрельдә «Татарстан» кинотеатрында В И. Ленинның тууына 95 ел тулу уңае белән үткәрелгән тамашачылар белән очрашуда шагыйрьләрдән Ш. Галиев белән М. Фәйзуллина бөек юлбашчыга багышланган әсәрләрен укыдылар.
КИНЕМАТОГРАФИСТЛАР КИҢӘШМӘСЕ
Апрель башында Казанда кинофикация һәм кинопрокат работниклары киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә унике автономияле республика һәм өлкә кинематографистлары катнашты.
Киңәшмәгә катнашучылар РСФСР Министрлар Советының Кинематография буенча Дәүләт комитеты председателе докладын тыңладылар, доклад буенча фикер алышуларга катнаштылар.
Киңәшмәгә Төньяк Кавказ һәм Идел буе шәһәрләрендәге биш киностудия чыгарган фильмнарга смотр үткәрелде.
КИТАП БӘЙРӘМЕ
Бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин тууына 95 ел тулу алдыннан, КПСС райкомы бюросының карары нигезендә, Мөслим районында китап сату ике айлыгы булды. Башлангыч партия оешмалары, комсомол оешмалары, укучылар һәм укытучылар колхозчылар арасында китап пропагандалауны һәм сатуны киң җәелдереп җибәрделәр.
Мөслим унберьеллык мәктәбе укучылары һәм укытучылар 785 сумлык китап саттылар.
КАЗАНДА ЯҢА ОРКЕСТР
Татар музыка культурасының казанышлары шактый зур. Татар композиторларының симфоник әсәрләре, алар иҗат иткән опера һәм балетлар, җырлар республикабыз чикләреннән еракларда да яратып тыңлана. Шуңа карамастан, моңа кадәр симфоник әсәрләр башкару өчен махсус оркестр юк иде. Апрель аенда Казан музыка сөючеләре, ниһаять, шәһәребезнең үз оркестрын тыңладылар. Бу оркестрны оештыручы һәм аның дирижеры РСФСРның атказанган артисты, Карелия АССРның халык артисты профессор И. Э. Шерман. Оркестр составында Казан консерваториясе педагоглары һәм студентлары чыгыш ясый. Оркестрның беренче концертлары тыңлаучыларда җылы тәэсир калдырды.
МУЗЫКА СӘНГАТЕ ФЕСТИВАЛЕ
Горький шәһәрендә апрель аенда Идел буе халыкларының музыка сәнгате фестивале булып үтте. Фестиваль Татарстан композиторы Альберт Леманның «Ленин» ораториясе белән ачылды.
Фестивальдә аңардан тыш татар композиторларыннан Н. Җиһанов. Р. Яхин, А. Монасыйпов, Р. Еникеев, Ф. Әхметов һәм И. Хисамов катнашты.
А. АЛИШ ИСЕМЕНДӘГЕ ПИОНЕРЛАР САРАЕ
ТАССР Министрлар Советы тәкъдиме белән РСФСР Министрлар Советы Казандагы Пионерлар сараена Абдулла Алиш исемен бирде.
БӨТЕНСОЮЗ КИТАП ЯРМИНКӘСЕ
Кыргызстан ССРның башкаласы Фрунзеда апрель аенда Бөтенсоюз китап ярминкәсе үткәрелде. Анда барлык союздаш республикаларның китап сәүдәсе оешмаларыннан, РСФСРнын Автономияле республикалары, крайлары һәм өлкәләрендәге шундый ук 103 оешмадан вәкилләр катнашты. Татарстаннан күп санлы китап үрнәкләре куелган иде. Аларның күбесен бүтән республика һәм өлкәләрнең сәүдә оешмалары договор төзү һәм заказлар бирү тәртибендә сатып алдылар. Китап пропагандалауда актив катнашырга тиешле иҗат оешмасы булган Татарстан Язучылары союзыннан ярминкәдә 3. Нури, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы X. Гобәйдуллин, яшь композитор А. Батыршин, Таткниготорг, Татсоюз, өлкәара китап сәүдәсе базасы вәкилләре катнаштылар.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Татарстан Язучылары союзының Әлмәт бүлегендә отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Бюро составына Р. Төхфәтуллин, Ә. Маликов, Ш Бикчурин иптәшләр кертелде. Бүлекнең җаваплы секретаре итеп Ә. Маликов сайланды.
Әлмәт Татар дәүләт театры Гариф Ахуновның «Утлар яна учакта» дигән пьесасын тамашачыларга күрсәтте. Бу әсәр республикабызның нефтьчеләр тормышына багышланган.
Әлмәт районы буенча семинарга җыелган клуб мөдирләре, китапханә работниклары алдында шагыйрь Әдип Маликов һәм прозаик Герман Крылов чыгыш ясадылар. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар, күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр.
КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР, ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Мамадыш районының Югары Ошма авылы клубында булып үткән культура-агарту работникларының районара семинарына катнашучылар шагыйрь Г. Латыйп, балалар язучысы Г. Бакиров белән очраштылар, аларның яңа әсәрләре белән таныштылар.
Апрель аенда Татарстан дәүләт музеенда казанлылар язучы Ю. М. Корольков белән очраштылар. Патриот шагыйрь Муса Җәлил, куркусыз разведчик Рихард Зорге турында повестьлар авторы Юрий Михайлович Корольков Бөек Ватан сугышы еллары һәм повестьларны ничек язуы турында сөйләде
Март аенда В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә Э. Касыймовның «Гомер ике килми» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Фикер алышуга эшчеләр, студентлар, укытучылар катнашты. Слесарь Зарипов, токарь Хәйретдинов, аппаратчик Айзетдинов, укытучы Яруллина, пенсионер-укытучы Гайнуллин, инженер Зәйнуллнн һ. б. чыгыш ясаучылар романны яратып укуларын сөйләделәр, авторга яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Шул ук романга карата укучылар конференциясе Алабуга педагогия институтында да булып үтте. Студентлардан Якупова, Нуриева, Рәхимова, Гафаров, Кәримуллина, Фәсхиева, Дәүләтова, Гиззатова һ. б. лар роман буенча фикерләрен әйтеп чыгыш ясадылар.
Габдрахман Минский, Казан дәүләт Консерваториясе студентлары белән очрашып үзенең яңа әсәрләреннән өзекләр, иҗат планнары белән таныштырды.
Галимнәр йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 20 ел тулуга багышлап «Ул көннәрнең даны онытылмас» дигән темага үткәрелгән кичәдә шагыйрь Зәки Нури катнашты. Ул совет кешеләренең сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы әсәрләрен укыды.
Шагыйрь Нәби Дәүли Удмуртия АССРда булып кайтты. Шул көннәрдә ул Болезино эшчеләр поселогының беренче номерлы тимер юл мәктәбе укучылары белән очрашты һәм тимер юлчылар клубына җыелган эшчеләргә «Яшәү белән үлем арасында» исемле повесте турында сөйләде һәм яңа әсәрләрен укыды.
Әгерҗе районы Культура йортында Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» исемле китабына карата укучылар конференциясе үткәрелде. Конференциягә автор үзе дә катнашты.
Казан дәүләт педагогия институтында X. Туфан, Г. Әпсәләмов, Ә. Исхак иҗатларына багышланган әдәби кичә булып үтте. Студентлар яраткан язучыларының чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар.
Казан шәһәренең 10 номерлы интернат мәктәбе укучылары белән очрашуга Гариф Гобәй, Зәки Нури, А. Сәләхетдинов, К. Фәсәхов һәм X. Сарьян катнашты. Укучылар язучы абыйларының яңа әсәрләрен яратып тыңладылар.
Казан дәүләт университеты каршындагы әдәби-ижат түгәрәгенең чираттагы утырышында Ф. Хөсни студентларны РСФСР язучыларының II съезды йомгаклары белән таныштырды.
Г. Әпсәләмов Казан шәһәренең 122 мәктәп укучыларында кунакта булды, аларны әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырды, иҗат планнары турында сөйләде.
12 апрельдә Казан шәһәренең 35 мәктәбендә укучылар һәм укытучылар язучылардан Госман Бакиров, Әминә Бикчәнтәева, Мөнир Мазунов һәм Самат Шакир белән очраштылар.
Соңыннан укучылар тарафыннан концерт бирелде. Укучылар язучы абыйларына һәм апаларына бүләкләр тапшырдылар.
Залда китап сату оештырылган иде. Язучылар автографлар белән китапларын бирделәр.
Арча районы Олы Әтнә авылындагы китапханә укучылары белән Самат Шакир очрашу үткәрде. Ул укучыларга үзенең шигырьләрен укыды һәм Сталинград геройлары испанлы Рубен Ибаррури Рунс, рус егете Владимир Каменщиков һәм татар егете Хафиз Фәттәхетдиновлар турында «Легенда егетләре» дигән повесте өстендә ничек эш-ләвен сөйләде.
7 апрельдә Алабугада «Яңа Кама» газетасы редакциясе янында оештырылган әдәбият түгәрәгенең чираттагы утырышында Э. Касыймов РСФСР язучылары съезды йомгаклары турында сөйләде. Соңыннан яшь шагыйрьләр Е. Уткин белән Ф. Шәйхиевнең яңа шигырьләре укып тикшерелде.
ТУКАЙ КӨННӘРЕНДӘ
Республикабыз хезмәт ияләре апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 79 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Шагыйрь иҗатына карата китапханәләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында китап күргәзмәләре оештырылды, әдәби кичәләр үткәрелде.
Казанда Тукай һәйкәле янында 25 апрельдә шул уңай белән традицион шигырь бәйрәме үткәрелде
Бәйрәмне Г. Тукай иҗатына багышланган кереш сүз белән Г. Тукай премиясе лауреаты Г. Әпсәләмов ачты. Аннары X. Туфан, С. Хәким, Г. Хуҗиев, М. Садри, 3. Нури, Ә. Давыдов, И. Юзиев, Ш. Галиев, Ә Баянов, М. Фәйзуллина, Ә. Бикчәнтәева, С. Шакир, Н. Гайсин, яшь шагыйрьләрдән Ә. Гайнуллин, Л. Шакирҗанова үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Артистлардан Ә. Яһүдин, А. Шамуков, 35 мәктәп укучылары Л. Галиева, Т. Галиева, И. Сибгатуллнна, Н Локманова, 126 мәктәп укучылары Г. Мусииа һәм С. Хисмәтуллнна Г. Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр.
Бәйрәмгә катнашучылар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
21 апрельдә Совет районы Культура сараенда (Дербышка поселогы) Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә булды. Г. Тукай иҗаты һәм хәзерге заман турында доклад белән Гали Халит чыкты. Инженер-конструктор Эрнест Зәйнуллин Тукайның халыкчан-лыгы, контролер Гафиятуллнн Тукай лирикасы, партия эшчесе А. Исхаков Г. Тукай һәм балалар әдәбияты турында сөйләделәр.
Кичәдә Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Галимҗан Латыйп, Мөхәммәт Садри Г. Тукайга багышланган әсәрләрен һәм шигырьләрен укыдылар. Филология фәннәре кандидаты, доцент Якуб Агишевның Тукай әсәрләрен художестволы итеп укуын кичәгә катнашучылар бик яратып тыңладылар.
Соңыннан 106 мәктәп укучылары Г. Тукай әсәрләреннән зур концерт бирде.
ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ X. МӨҖӘЙНЕ ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ
Күптән түгел Башкортстан АССРның Октябрьск шәһәрендә Бөек Ватан сугышы герое, патриот шагыйрь X. Мөжәйгә музей ачылу уңае белән искә алу кичәсе булды. Кичәне КПССнын Октябрьск шәһәр комитетының беренче секретаре Мидхәт Афридонов ачып, болай диде:
— Без бүген ялкынлы көрәшче һәм шагыйрь Мөжәһит Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алырга килдек. X. Мөжәй — безнең якташ. Ул Октябрьск шәһәренең Төрекмән эшчеләр поселогында туган, шуннан армиягә киткән һәм каты сугышларда катнашкан. Ул искиткеч батырлыклар күрсәтеп һәлак булды. Фашизм оясында — Мюнхен һәм Дахау үлем лагерьларында да ул коммунистлар партиясенә, Ватанга турылыклы булды. Патриот шагыйрь безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр...
Аннан соң сүз Татарстаннан килгән шагыйрь Самат Шакирга бирелде. Ул X. Мөҗәйнең тормышы һәм иҗаты, фашизмга каршы төзелгән яшерен оешмада алып барган эше, көрәше турында сөйләде. Башкорт шагыйрьләре Мөхетдин Таҗи, Тимер Арслан, Габдулла Байбурнн X. Мөжәйнең батырлыклары турында чыгыш ясадылар. Шагыйрьнең апасы Хәйретдинова Хаҗувафа Мөжәй турында истәлекләр сөйләде. Социалистик Хезмәт Герое Ләйлә Мәрдәншина патриот шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү кирәклеген әйтте.
Кичәдә X. Мөҗәйнең шигырьләре укылды.
23 апрельдә Казан Мәгариф хезмәткәрләре йортында X. Мөҗәйгә багышланган әдәби кичә булды. Кичәне кыскача кереш сүз белән Г. Әпсәләмов ачты. Самат Шакир шагыйрьнең тормышы, иҗаты, фашист тоткынлыгында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Илдар Юзеев X. Мөҗәйгә багышлап язылган поэмасын укыды. Соңыннан Идел буе районы Киров исемендәге Культура сарае каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге көче белән X. Мөжәй иҗатына багышланган зур концерт булды.