АНТ ҺӘМ ӨМЕТ
Язучылар Адлер ТИМЕРГАЛИН һәм Мәгъсум ХУҖИН әнгәмәсе
Мәгъсум Хужин Адлер туган, мин синең үзең турында. һәм иҗатың турында, сөйләргә яратмавыңны беләм. (Бу хакта алда да искәрт көләрмен) Шулай да укучыларыбызга синең хакта уз авызыңнан чыккан сүзләр белән ирештерәсем килде. Шулай кирәк саныйм, һәм мин моңа күпмедер дәрәҗәдә ирешермен дә кебек Минем кайбер мәсьәләләрдә үҗәтлегем сиңа мәгълүмдер, шулай булгач, киреләнмә Әйдә, башлыйк әле сүзне. Тукай илә. Мине синең Габдулла Тукай иҗатына һәм, гомумән, аның шәхесенә мөнәсәбәтең кызыксындыра. Бу сорауга .җавабыңны тәфсилләмәсен дә, син тәгаен-төгәл сүзеңне әйтереңә ышанам, чөнки синең карашыңны нигезле дәлилләвеңне беләм. Тукайның иҗатын тулысынча, бөтенләе белән, диик, бәлки, кабул да итмисеңдер, аның холкындагы кайбер сыйфатлар, бәлки, сиңа ошап та җитмидер. Әмма мин «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» белән синең кайбер әсәрләреңдә, төгәле «Сәнгать бакчасында» исеше хикәяңдә вакыйганы хыялый чолганышта (әллә даирәдәме?) тасвирлавыңда якынлык күрәм (кабатлау түгел). Әдәбият фәнендә «качырымлык» дигән термин да кулланылган, ул •символизм»нан киңрәк мәгънәдәдер Заман идеологиясе кысаларыннан чыгарга тырышумы бу?Әллә ялгышаммы ? Мондый алымның әдәбиятта-сәнгатьтә злектән килүен һәм шундый әсәрләр белән әйбәт таныш булуыңны (Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»ен искәрик) беләм. Шулай да моңа төшенү миңа алдагы соравымны нигезләү өчен кирәк Адлер Тимерга лин Без барыбыз да Тукайдан чыкканбыз, дияр идем, чөнки ул—безнең чишмә башыбыз. Хәреф тануыбыз да анардан. «Кәжә белән сарык->тан, «Шүрәле»дән ич. Тора-бара мин Тукайдан ераклаштым, күпмедер вакыт башка әдәбият әһелләре «Бәләкәй Апуш»ны томалап, каплап та торды, әмма, җитлегә төшкәч, мин барыбер Тукайга әйләнеп кайттым. Һәм минем күнелдә ул Толстойлар, Бальзаклар. Блоклар белән янәшә урын тапты. Тукайга мин рәссам Хажи-Морат Казаков күзләре белән карыйм кебек. Анын «Бәләкәй Тукай» дигән картинасын әйтәм Ә Хажи-Морат Казаков белән мин шактый якыннан таныш идем. Анын әтисе Сталин культы чорында репрессияләнгән. шуннан сон аларга Бауман урамындагы квартираларыннан бер генә бүлмә калдырып, гаиләне тәмам кысрыклаганнар, бик күп китапларын алып киткәннәр.. Хажи-Морат Казаковны тиешенчә танып житкермәделәр. Халтура белән шөгыльләнмәгәч, анарга кыен ашарга да туры килгән, дип беләм Пенсиягә чыгар алдыннан кайсыдыр бер үзбәк эшлеклесенен портретын ясап биргәне (фотодан булса кирәк) өчен. ана. үзе һич тә көтмәгәндә, өметләнгәненә караганда биш тапкыр (әллә унмы инде) күбрәк акча килеп төшкәч, рәссамнын бик тә куанганын хәтерлим Югыйсә ана бәләкәй генә пенсия чыгасы иде. шушы үзбәкләр акчасы ана аруырак пенсия алырга мөмкинлек бирде Хажи-Морат өчен мин дә куандым' Менә шушы нечкә күңелле зат сурәтләгән Тукайда никадәр мон бар Бу монны ул. үз кальбеннән алып, картинасына күчергән Ихтимал. үзбәк эшлеклесенен күзләренә дә ул тирән сагышын салган булгандыр Әйе. мин Тукайга рәссам Хажи-Морат күзләре белән карыйм. Әлбәттә, мин Тукайнын, кем әйтмешли, ялгыш адымнары, гөнаһлары турында да беләм. Ләкин Тукай—татар кешесе гөнаһларын да кичерә торган сирәк затларның берсе Бу мәсьәләдә мин халкым белән бергә, әлбәттә. «Бугазыннан кочкан» (Олжас Сөләймановча әйтсәк) системада яшәргә, түзәргә көч бирә торган шәхес ул Тукай минем өчен Мин анын мескен Шүрәлесен дә яратам. Былтырны гына түгел Мин хәтта икенче юлы урманга барганда Былтырга Шүрәленен бармакларын дәваларга берәр төрле «дару» да биреп җибәрер идем әле... Тукае булган халыкның вөжданы бар һәм иртәгесе көне бар. Тукай егылгач, анын сазын Дәрдмәндләр, Бабичлар чиертеп карады, ләкин фажигале язмыш сазны Туфанга дип атап куйган икән.. Туфаннан сон бу коралны кем тотар9 Кемнен кулы жылы? Кем ул анда—яна фажигалар кочагында—үз кендеген үзе кисеп тернәкләнгәч, аягына баскан да, изге саз кылларын тартып маташа9 Кем ул9 Анын исемен мин белмим, ләкин шунысы хак—Тукайнын Туруны ул. Иртәгесе көн Тукай Туруннарын көтә Әйтелгән бит. «Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата» Иртәгесе көн яктырак булыр, дип өметләнәм. Кызганыч, тарих сәхифәләре әкрен, бик әкрен ачылган сыман тоела. Әмма башкача булмыйдыр, шушылай булырга тиештер, дип уфтанам мин. Кире беткән оптимист буларак, мин Тукай Туруннарына өмет баглыйм Пессимист буларак, аларны да фажигаләр әйләнеп узмасын беләм. Аларга да эләгәчәк. Бүген безгә, чорыбызга Тукайлар. Фатих Әмирханнар житми. Графоман шагыйрьгә: Тау башында тимер бөкән. Типкәләме, Думави' — дип әйтерлек бәхәссез, мотлак авторитетыбыз юк Бәширонлар, Еникиләр китеп баргач, без тулы ятим калдык. Потка табыныйк, диюем түгел, өлкәннәрне, бөзөргеләрне- бөекләрне тыңлыйк, диюем Ишми ишан кебек тарих өчен файдасыннан бигрәк зыяны күп булган затларны утлы табада биетердәй вөҗданлы каләм иясе күренми Ә бит бүген—егерменче гасыр азагында!—әлеге бик мәгълүм ишанның абсолют томана китапчыкларын бастырып йөрүчеләр һәм шуларны нәшер итүче дә табылды Хурлык! Шигърияткә аз гына мөнәсәбәте булмаган такмазалар күпме! Имамнарыбыз һәм абыстайларыбыз да. гөнаһ шомлыгына каршы, шигырь әвәләргә тотындылар, алар язганны шомартып, кыргычлап, шигырь рәвешенә китереп, китап итеп чыгаручы тырыш журналистлар бар Китапның, шигырьнең дәрәҗәсен төшерик, дисәң, моннан да яхшы ысул табылмас. Күп, күп борчылырлык нәрсәләр Заманыбыз болгавыр М . X . Тормышыңның кайсы баскычында мантыйкый фикерләүгә килдең 9 Тормыш серюрен теге заман идеологиясеннән тайпылмыйча белеп булмасын кайчан аңладың 9 Студент чактамы әллә мегрәкме9Әтиең Камил абый сиңа бу тарафта нинди сабаклар бирде9 Минемчә, кеше, хаклыкны тормышы кредосы-мәсләге итсен өчен, вакытның һәм киңлекнең (пространствоның) чиксечеген аңшрга тиештер Син әлеге чиксе чек не аңыңда кайчан «чикли» алдың9 Университетта укыгандамы9 Гомумән, студентлык е.чарыңның фаҗига ie өзелүе турында сөйләсәң иде Бу хакта исеңә төшерергә яратмавыңны беләм. шулай да әлеге фаҗигә синең тормышка карашың белән бәйледер, дип саныйм A. Т. Әти Камил исемле, әни Хәтирә исемле. Алар укытучылар иде, Сарман районындагы төрле авылларга (мин шул районный Иске Минзә.тәбаш авылында туганмын) күчергаләп тә йөрттеләр безне, монын да тормышны белү, кешеләрне тану өчен файдасы тимичә калмагандыр Әти-партия әгъзасыкоммунистик идеалларга ихластан ышана иле Хәтта гомеренең соңгы елларында да-инде башкача фикерләү өчен мөмкинлекләр туа башлагач та—ул коммунизм идеяләрен тулаем читкә какмады Эти-әни мине -һәм бүтән туганнарымны да-инсафлы. кешелекле, гыйлемле итеп тәрбияләргә тырыштылар, ягъни һәр ата-анага хас бурычны үтәделәр Рәхмәт аларга' Минем. Сталиннар салган «туры» юлдан барганда, читкә кереп китүемдә әтидән йоккан сыйфат юк, сәясәттә тегеләй итәсене болай итәргә кушып пышылдаганы да булмады анын Әйе. -бөек юлбашчылар» юлыннан кырт борылуыма сәбәп (әллә сәбәпләрме’) бүтәндә идедер Монын шулай тиешлеген мин нәкъ менә кинлекнен һәм вакытнын чиксехтеген күз алдына китерә башлагач аныштым, дип саныйм. Данлы университетта астрономлыкка укый идем ләбаса—ни өчен әле мин сәясәттә дә, тулаем иҗтимагый тормышта да киңрәк (чиксезрәк!) уйланмаска тиеш ди?! Дөньяга карашым тамырдан үзгәрүгә, ихтимал, даһи Сталинның җитмеш еллык юбилее сәбәп булгандыр. Ул көннәрдә барлык газета-журнал Сталин рәсемнәре белән тулды, радио анын бөеклеген каткат -дәлилләде», Сталин турында яна шигырьләр, җырлар яңгырады. Ничектер бервакыт бер газета битендә Сталин исеме ничә тапкыр очраганын санап карадым Йөздән ашканлыгы хәтеремдә. Сталин исеме Ленин исеменнән дә ешрак телгә алына иде. Шул көннәрдә мин, студент кеше, әйткәнемчә, булачак астроном. Бауман урамындагы Матбугат йортына килгәли идем. Хәтта бер хикәямне («Уяну» исемле) Габдрахман Әпсәләмов дигән яшь язучыга укырга да биргән идем. Габдрахман абый бу хикәяне анализлап, шөребен шөребкә аерып, бүсеп (тузгытып) ташлады Мин хикәяне алып, ертып атарга ниятләгән идем, әмма Габдрахман Әпсәләмов: «Әйдә, без аны секциядә тикшерик, укысыннар, киңәшләр бирерләр, файдасы тияр»,—диде Ике ай чамасыннан сон үткәрелгән секция утырышында мина катнашырга туры килмәде, чөнки мин иректә түгел идем инде. Нәкъ шушы көннәрдә мин Сталин биографиясен чынлыклап өйрәнергә тотындым Юлбашчының рәсми биографияләрендә анын шәхесенә кагылышлы конкрет мәгълүматлар таба алмыйча гаҗиз булдым. Эзләнә торгач, француз язучысы Анри Барбюснын Сталин турындагы китабына тап булдым (ул рус телендә берничә тапкыр басылып чыккан иде). Язучы күзе күпне күрә, дип өметләнеп ялгышканмын. Китап гомуми сүзләр, газеталарда көн саен кабатлана торган «хакыйкатьләр» белән тулы, ә конкретика юк иде Фәкать генсекнын «айлык хезмәт хакы» шактый аз булуын. Сталинның Кремльдә ике бүлмәле квартирада торуын, бер улының сандык өстендә йоклавын гына белдем бугай Кыскасы. Барбюс китабы да агитпропаганда җимешеннән башка нәрсә түгел иде. ягъни анын төше юк иде. Ә бит шул ук вакытта без Владимир Ильич Ленин турында шактый күп нәрсә белә идек Анын балачагы, үсмер вакыты турында, сөргендә һәм чит илләрдә нинди эшләр майтаруы турында хәбәрдар идек. Төрмәдән кат-кат качкан Котовскийнын «батырлык»ларын әйткән дә юк инде Ә Сталинның ничек алты-жиде тапкыр сөргеннән качуы турында ләм-мим. Әйтерсең лә, ул сихер көченә ия булган. «Сталин табышмагы»нын җавабы мина каяндыр «югарыдан» ингән кебек булды Математикада күп билгесезле тигезләмәнең гомуми чишелеше юк. Ә -Сталин табышмагы» шундый күп билгесезле тигезләмә иде. Көннәрдән бер көнне минем күзем ачылгандай, зиһенем яктырып киткәндәй булды. Мине борчыган бик күп сорауларга җавап бирү өчен, әлеге тигезләмәдә «даһи юлбашчы Сталин» дигән серне «даһи җинаятьче Сталин» дип кенә алыштырасы иде. Шуннан сон теге тигезләмәдә «икс»лар һәм «игрек»лар барысы да билгеле була. Ниндирәк сораулар? Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов кебек күренекле каләм иясен нигә юк иткәннәр? Нәкъ шушы көннәрдә мин үзем квартирада торган йорт хуҗасының такта сараенда Галимжан Ибраһимовнын гарәп хоруфатында чыккан «Тирән тамырлар» романын табып укыдым Бер очтан гарәп хоруфатын да «сукаларга» өйрәнгән идем Ә Хәсән Туфан кайда? Маяковский нигә һәлак булган? Шул ук сарайда утызынчы еллар башында чыккан «Биология» дәреслеге тапкан идем Мәктәптә мине гомуми биология—«Дарвинизм нигезләре» бик кызыксындыра иде, ләкин безгә анын элементларын гына һәм асыл нигезләрен—генетиканы төшереп калдырып укыттылар ул заманда. Без бакчачы карт Мичуринны, яровойлаштыру белән бөтен ил башын катырган Лысенконы гына белә идек Баксан, генетика гадәттән тыш төпле, нигехте. кызыклы фән икән ләбаса! Матур фән' Чын фән' Математика кебек төгәл фән икән' Мендель кануннарын аңлагач, мин инде Лысенкодай шарлатаннарга һич кенә дә ышана алмый идем. Менә шушы ин күбе колхоз бригадиры булып кына эшләргә тиешле бәндә Авыл хуҗалыгы академиясен җитәкли, ә Сталин бабан аны яклый. Беек акыл иясе Мендель кануннарынын гүзәллеген күрергә тиеш түгел идемени’ Сталин боларны күрми дә. анламый да. әлбәттә. Ул. Лысенколар белән бергәләп, бөтен илне ач тотуда гаепле Менделист-морганист-вейсманистларнын эштән куылуын, репрессияләнүен әйткән дә юк инде Бу көннәрдә мин гадәттән тыш зур ачыш ясаган кеше кебек исәрләнеп йөрдем бугай. Дөнья күзенә карап. «Эврика!—дип кычкырасым килә иде Ләкин нигә сон мин—тәҗрибәсез, гыйлемсез, наив авыл малае—шушы олы хакыйкатьне ачтым, ә башкалар (мин кылларын тартып караган кешеләр) аны күрми1 ’ Күрмәмешкә салышамы? Саклык, куркаклык—болары да бар, әлбәттә Мин совет хакимиятенең ун ел саен антисовет элементларны (хәзергечә әйтсәк, диссидентларны) «җыештырып* торганлыгын да аңладым Алар күбесе «лагерь тузаны* булганнар Совет системасы шул рәвешле үзенен тотрыклылыгын сакларга тырышкан, монын өчен исә ана халыкнын. милләтнен ин асыл затларын утап, кырып барырга туры килгән. Интеллектуаль генофонд саеккан. Илдә куркак куяннар һәм буар еланнар гына калган, диярлек Сталин—буар еланнарнын атасы Менә шушыларны аңлаганнан сон. мин нишләргә дә белмәдем, фикердәшләр юк. оешма (организация) юк. мин көчсез, зәгыйфь идем Үземчә көрәшергә тырышып карадым. Ничек кенә сабыйлык тоелмасын, мин нәкъ шул көннәрдә үз-үземә сүз биреп, ант иттем (Герцен кебегрәк). Гомерлек ант! Бу системага каршы көрәшүне максат итеп куйдым—һич югында анын бер кирпечен булса да җимерергә! Фикердәшләр табарга, мөмкин икән—тәрбияләргә... Сабыйлыкмы’ Белмим. Калганнарына тукталып тормыйм. Моннан сон үткән еллар минем барлык шик-шөбһәләремнен һәм гөман- фаразларымнын нигезле булуын күрсәттеләр. Мина «тере менделистлар*ны да күрергә. хәтта алардан үзенә бер төрле лекцияләр тыңларга насыйп булды («тегендә», әлбәттә). Релятивизм теориясенең башлангычлары белән мин дәфтәргә карандаш белән немец телендә язылган текст буенча таныштым (Соломон Шулейн). Буржуаз Эстониянең сонгы президенты Пяцны күргәнем бар. Беренче Россия җинаять кодексы авторларыннан Александр Григорьевич Гойхбарг белән чын мәгънәсендә дуслаштым. Ул Вышинскийнын кан дошманы иде Ап-ак чәчле бу карт профессор да үзенен карашларын һәм белемнәрен яшьләргә калдырып китәргә ашыга иде Румыния. АКШ. Франция. Япония гражданнарын да очратканым булды Ихтимал, мәшһүр Рауль Валленбергны да күргәнмендер. Әгәр дөнья җәмәгатьчелеге анын эзен Казанда таба алса, мин бик куаныр идем, чөнки хәтеремдәге кайбер детальләр аның Казанда газап чигүенә ишарәли Менә шул детальләрдән Ул кеше, кайсы телдә (мин немецча пупалый идем) эндәшсәң дә. жавап кайтармый иде Без анын инде сөйләшә алырлык хәлдә түгеллеген анладык. аны ябылудд шушы хәлгә китергәннәр икән Кешеләр хокукы өчен батыр көрәшче (әгәр ул Рауль Валленберг булган икән) хәтта күз карашы белән дә уйларын сиздерә алмый иде. Ул көненә ике тапкыр тәмәке тарта, аны бик азапланып төрә иде Мин. аны кызганып, тәмәкесен төреп бирергә теләвемне кул хәрәкәтләре белән анлаттым Ул каршы килүен белдермәде. Төкерекләп ябыштырыйммы, дигән соравымны күрсәттем Битараф калды Ябыштырдым. Тәмәкене авызына каптырып кабыздым. Ул җирәнмәде Тагын бер хәл Иртән (гафу1 ) бәдрәфкә кергәч, ул утырыр алдыннан унитазны кәгазь кисәге белән озаклап сөртер иде Бу хәлләр Арча кырындагы мәгълүм йортта булды. Әйе. мине анда да тотып карадылар Хәер, сәяси тоткыннарны андый йортларда тоту гадәти санала иде ич Махсус «Сары йорт*та безнең белән бергә интегүчеләр арасында үз тәне температурасын тиешле дәрәҗәдә тота алучы Порфирий Ивановның—үз сәламәтлеген үзе көйләүче-жайлаучы, хәзер күпләргә мәгълүм Ивановнын да булуын ишеткән идек Күп иде анда ихтыяры сынмаган кешеләр' Чагыштырмалылык теориясенә—релятивизмгә бәйле кайбер нәрсәләрне дә әитик Эйнштейн теориясе турында күбебез ишеткән булса да. анын нәтиҗәләре бездән нык ишерелгән, ә Эйнштейнның үзен идеалистлар белән тиңлиләр иде Ни өчен’ Без. чагыштырмалылык теориясен өйрәнү хокукыннан мәхрүм булган хәлдә, ничек итеп аны тәнкыйтьли алыйк икән? Галәммен кинәю мәсьәләсендә дә сүз куертмаска тырышалар, чөнки мондый фараз, дөнья бер ноктадан кинәя башлаган, дигән фикергә, ягъни дөнья яратылышы идеясенә китерә сыман иде. Болар—әсасый (фундаменталь) фәннәр өлкәсеннән. Ә инде сәясәткә, экономикага. милли мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы четерекле сораулар санап бетергесез, һәм аларны бернинди капиталистик чолганыш, халыкара солидарлык, саботаж һәм башка әкиятләр белән аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Димәк, фәкать ялганлау гына кала. Халыкның башын, миен ялган белән тутыру ягъни. Шул рәвешле, мин Олы ялган илендә яшәвебезне аңладым. Күп еллардан соң АКШ президенты Рейган аны «Явызлык империясе» (русчада—«Империя зла») дип атаячак М. X. Чиксезлек мәсьәләсенә бәйләп, физиклар һәм лириклар турында искә төшерик Немец физигына (исеме онытылган) бер шәкертенең шагыйрь булып китүе турында әйтәләр. Галим моңа каршы, дөрес иткән—аның хыялы чамалычикле иде. дигән Бу фикердә сәерлек, ’■ябышып бетмәү» бар кебек. Әллә юкмы? Син үзең дә лириклыкка физиклыктан килдең ич. Тик син физиклыгыңны да ташламадың. Жавабыңда әдәби иҗатыңнан мисаллар китерсәң иде. фантастик әсәрләр язуыңа киңрәк тукталсаң икән А. Т. Фантастиканы «жанр» дип атау гадәткә кергән. Ләкин әдәбият проза, поэзия, драматургия жанрларын гына, ягъни шул төр терминнарны гына белә. Ә фантастика үзе үк прозага һәм башка жанрларга бүленә. Гомумән, фантастик сәнгать бар. дип әйтергә ярый Бу хакта элегрәк тә уйланган идем Мондыйрак фикергә килгән идем. Логик (мантыйкый, фәнни) фикерләү бар Монысын, дөньяны фәнни танып белү, дип атыйк. Янә китереп, сәнгати күзаллау (фикерләү, танып белү) бар Монысы сәнгатькярларга хас Шигърияттә бу аеруча ачык күренә Шагыйрьләр еш кына һичбер дәлилләрсез хакыйкатьне таба, чынлыкны күрә алалар. Ләкин әле мифологик һәм мистик фикерләү (анлау) дә бар Ниһаять, дини танып белү (дини философия) кешелек дөньясына, тарихка бик тә зур йогынты ясаган. Фантастика да. мина калса, фикерләүнең бер төре, фикерләү ысулы, модельләштерү юлы белән танып белү ысулы Бик ихтимал, фантастика әлеге фикерләү ысулларынын күбесен, бәлки, барысын да. берләштерә торгандыр (синтез). Мин, әлбәттә, чын фантастика турында сөйлим, графоманнар көчәнеп язган примитив саташуны күздә тотмыйм. Менә шуна күрә дә чын фантастика киләчәкне алдан күрә ала. ягъни фантастларга мәгълүм дәрәжәдә пәйгамбәрлек хас. Алдан күрү генә түгел, фантастика ысулы кичәгене дә. үткән заманны да искиткеч тулы итеп күз алдына китереп бастыра ала. аларны сүз һәм сурәтләр ярдәмендә башка кешегә житкезә ала. Мондый сыйфатка, әйткәнемчә, шагыйрьләр дә ия. ләкин гадәттә алар томанлы сурәтләр белән генә эш итәләр, кайчак аларнын шигъри сурәтен гади сүзләр белән аңлатып та булмый. Ә фантастика ин югары хакыйкатьне дә гади кешеанына китереп ирештерергә сәләтле. Күп кенә бөек әдипләрнен вакытвакыт фантастикага мөрәҗәгать итүе дә шуннан киләдер. Бу хакта минем фикерләрем шундыйрак. хыялыйрак. димме Хәер, фантаст буларак, минем мона хакым да бардыр лабаса... Безнен буын балачактан ук фантастик әсәрләрне күп үк укып (татарча) үсте Дөнья әдәбияты үрнәкләреннән «Серле утрау». «Су астында сиксән мең километр» исемле әсәрләрне мисал итү дә җитәдер. Фантастик һәм маҗаралы әсәрләр мине бик тә җәлеп итә иде. һәм мин. шулар йогынтысындадыр, мәктәптә укыганда ук «романнар» (әлбәттә, бала акылы белән) яза башладым. Яза башлап ташланган «әсәрләр» арасыннан канатлар үстерелгән кеше турындагысы гына бераз истә калган. Ә син баштарак искәрткән «Сәнгать бакчасында» исемле хикәям Хәер, анын турында соравыңда әйткән фикерләрен—үзләре үк җавап. Әйе. заманасы качышлы уйнарга мәҗбүр итә иде Тик гел «качып» булмады, шуна күрә кыен ашарга да туры килде Син. «Иләк йолдыз» исемле хикәя язасым бар. дисен. Мин «Өлкәр» (Иләк йолдызның икенче исеме) дигән хикәямне яздым инде Анда да күчеремлек-качырымлык бар М . X. Син тел мәсьәләсендә (һәм бүтән тарафта да) төгәл фикер йөртәсең, сүзне кадерлисең. Төгәл фәннәр буенча русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаштың, кайберләренең редакторы булдың. Шулай ук сүзлекләр төзүгә яшь галимнәрне оештыруда да хезмәтең мактаулы. Белүемчә. һәр термин-атаманың татарчасы булырга тиеш, дигән фикердә тормыйсың. Чыннан да. әйтик, инглиз теленнән алынган «трамвай» сүзенең татарчасын «тудыруының кирәге дә юк. Әмма төгәл фәннәрне, термин-атамалар мәгънәсен белүнең әдәби и җатыңа тәэсире-йогынтысы бармы ? Әдәби иҗатыңда һәм тормыш итүеңдә физиклыгың мисаллары күпме? Моннан элекке сораудагы физиклык һәм лириклык мәсьәләсенә тагын әйләнеп кайтыйк әле. А. Т. Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә, техника, физика, астрономия буенча сүзлекләр, авыл хужалыгы терминнары сүхтеге төзүдә якыннан катнаштым. «Татар теленен аңлатмалы сүзлеге»нен өченче томы редакторларының берсе идем. Соравында әйткәнеңчә, русча-татарча техник терминнар сүзлекләрен әзерләүдә, авторлар коллективларын туплауда башлап кайгыртырга туры килтәләде. Шунысы куанычлы— билгеле күләмдәге хезмәтемнең нәтижәсе күренде, белгечләргә күпмедер ярдәмем тигәндер, дип уйлыйм. Мондый сүзлекләр киләчәктә тулырак булып ешрак басылсын иде Фән-техника бер урында таптанмый ич—егерменче гасырда колачын киң жәигән техник прогресс яңа гасырда тагын да колачлырак булачак . Шиксез монысы. Аңа телебезне, кирәксә-кирәкмәсә дә. төрле фарсы, гарәп алынмалары белән, урамнан кергән, бозылган сүзләр белән чүплибез. «Ырынбур» дип язсак, янәсе, татарча була! «Нижгар», «Ижау». «Ырынбур» кебек атамалар рәсми матбугат, дәреслекләр һәм фәнни әдәбият өчен яраксыз. Алар—гади сөйләм, җирле сөйләш сүзләре, һәм. фәнни атама булудан бигрәк, кушамат сыманрак яңгырыйлар. Матбугатыбызда «Ырынбур» сүзен күргәләгәч. «ыстырам» дигән алынма сүз искә төшә. Физиклыктан киттемме?. Әлбәттә, китмәдем, һәм китә дә алмаячакмын. Төгәл фәннәрне мин мәктәп елларыннан ук яраттым, аларга бирелүем гомерлеккә Хыянәт— минем өчен ин киме яп-ят нәрсә! Аннары саф лириклыкка күчеп кунакласам. «Адашкан йолдыз». «Кабул булсын теләгең». «Таш Алиһә». «Космостан кунаклар» кебек китапларымны яза алмаган булыр идем Тормыш игүемдә физиклыгым мисалымы'* Бар икән андый мисаллар. Менә берсе—радиотехникага бәйлесе, радиотехниканың үсеш баскычларына туры да килә ул. Мин яшь чагымда детекторлы, аннары лампалы, соңыннан транзисторлы радиоалгычлар ясадым. Кайбер эшләргә кулым бара иде кебек. Инде, лириклыкка килеп житгенме. дип сорасаң... М . X. Җиттең! Күптән түгел «Казан утлары» журналында басылган «Игезәкләр» исемле әйбәт повестең шуны раслый А. Т. Рәхмәт Фантастик әсәрләр язганда исә бик тә әзерлекле булу таләп ителә М . X. Табигый, моның өчен күп укырга кирәк. Ә синең китапханәң бай икәнлеген күптәннән беләм. Китапка мокиббәнлегең төгәл фәннәргә генә карамыйдыр бит. А. Т. һич юк. Дөнья классикларының тупланмалары җыелды, төрле-төрле белешмәлекләр, сүзлекләр ишле үк Гомумән, төрле өлкәдән Белемемне күтәрүдә беренче чыганак булды мина озаклап тупланган китапханәм Арада истәлекле китаплар да бар Менә егерменче елларда чыгарылган «Литературная энңиклопедия»нен бер томы (монысы утызынчы елда басылып чыккан. Аңа шәмәхә кара белән Taqlas дип язылган Икенче якта Такташның хатыны Гөлчәһрәнен уллары Аванга и зге теләкләре гарәпчә алфавитта теркәлгән, эчтәлегеннән аңлашылганча, монысы инде шагыйрьнең вафатыннан соң язылган Бу китап букинист кибетеннән алынды Шулай да диплом белән беркетелгән югары белемгә ия була алмадым мин УкытучыларИнститутын (икеъеллык кына иде ул) тәмамлаган килеш калдым, анысында да. «тегеннән» чыккач. Урта Азиягә барып укырга мәжбүр булдым. Тирәнме-саймы белемем бар икән, бу «тегендә» күренекле кешеләрнең «лскцияләре»н тыңлау һәм хәзинәмдәге китапларны җентекләп укуым нәтижәсе Күптән түгел күп кенә китапларымны Яшьләр китапханәсенә бирдем М . X. Реабилитация мәсьәләсен әйтмичә ярамас бит А. Т. Син искәрткәнчә, бу хәлләр турында сөйләргә яратмыйм Менә син бераз телне ачтырлын. әкрен-әкрен җаена китердең. Әңгәмәдә коточкыч хәлләрне өстән-өстән генә искә төшерү дә мине озак газаплаячак әле М. X. Гафу Мондый сорауны бирмичә кала алмадым. Аннарысуз хакимият тарафыннан пычратылган исемне хакимият үзе үк чистартырга мәҗбүр булуы турында бара А. Т. Җинаятьләр кодексының илле сигезенче маддәсендәге унынчы пункты буенча гаепләделәр мине. Асылы сәясәт инде Ә реабилитацияләнүем туксан җиленче елда, ягъни ярты гасырлап «халык дошманы» саналдым, «невыездной» идем, ягъни чит илгә чыгарга ярамады. Ә мин чыктым! Ничекме? Дөнья әдәбиятының күренекле әсәрләрен укып һәм «тегендә» абруйлы кешеләрнең безнең кебек яшьләргә укыган «лекцияләре»нең эчтәлекләрен кат-кат барлап, хыялымда гиздем мин Җир шарын һәм Галәм киңлекләрен!... М . X. «Тегендә» иң исеңдә калган вакыйга нинди? А. Т. Камераның юан тимер рәшәткәле бәп-бәләкәй тәрәзәсеннән бервакыт яшьләребез жыры ерак-ерактан килеп житеп, хәтта ишелеп (шулай тоелды гынамы) бәреп керде.. Җыр исән икән ич! Үзенә богау салдырмый икән ич безнен жырыбыз! М . X. Сорауларым озынрак булды. Моның сәбәбе синең иҗат үзенчәлегеңә, шуны аңларга тырышуыма бәйле. Шуңа күрә фәнгә дә кереп кителгәләде. башта ук Тукайны да искә төшердек. Тукай да бит коеп куйган «поэт» кына түгел, син дә язучы гына түгел, гыйлем иясе, галим кеше—шуңа да басым ясарга теләдем. Аннары синең өчен (һәм дә укучыларың өчен) истәлекле һәм шатлыклы вакыйга уңаеннан синең олы иҗатыңны бәяләргә теләвем дә сорауларны тәфсилләргә этәрде. Туган көнең, яңа гасырның беренче көненә туры килүче җитмеш яшьлегең белән котлыйм сине, Адлер туган! A. Т. Рәхмәт. М. X. Инде кыскарак сорау. Укучыларыңа (мин дә сине зур хезмәтләрең өчен хөрмәтләүче) әйтер сүзең нинди9 A. Т. Бу кыска соравыңа жавабым бераз озынрак булыр. Иң элгәре укучыларыма, заман катавасияләрен-тәртипсехпекләрен бетерүдә үз өлешләрен сатып, бәхетле яшәүләрен телим. Заманалар болгавыр, дигән идем. Тычкан таяк тотып йөргән чак хәзер, халыкчарак әйтсәк. Баксаң, куркак куян дигәнебездә буар еланга әйләнеп маташа, чөнки ул, астыртын, гомер буе шул турыда хыялланып яткан икән Адәмнең күңел төпкелендә Иблис тә яши Камил кеше әнә шул ләгыйньне богауда тотарга тиеш. Ягъни мин укучыларымны камиллеккә омтылырга чакырам, һәм аларга олы үтенечем бар. Үзем турында мин шактый күп нәрсәләр сөйләдем Бу хәл мактану булып аңлашылмасын иде һич тә! Эреләнү сыйфаты мина беркайчан да ябышмаганлыгын син беләсең, укучыларым да шуны аңласын иде. Инде ачылып киткәләгәнмен икән, моның сәбәбе менә нәрсәдән гыйбарәт. Теге замандагы системага каршы көрәшүне максатым итеп куюымны югарыда әйткән идем. Мин яшьлек антыма тугры булып калдым. Шуны аңлатасым килде—ниятем бары тик шул гына иде Озак еллар буена инде мин «Миллият сүзлеге» төзим Нигездә аңа инде нокта да куелды, әмма шомарту туктаусыз дәвам итә. Күләме зур, машинкада бер мен ярым бит чамасы. Үзенчә аңлатмалы бу сүзлектә дини, тарихи мәгълүматлар бар. аңа фәнгә, әдәбиятка, сәясәткә һәм халык хуҗалыгына кагылышлы кыска мәкаләләр дә керә, күренекле шәхесләр, гореф-гадәтләребез һәм башка, һ. б. мәсьәләләр турында да сөйләнә. Укучыларыма әйтергә теләгәннәрем әнә шушы күләмле хезмәтемдә урын алды Әңгәмәбез, әйе, Габдулла Тукаебыздан башланган иде. Тукай турында мин алда әйткән фикерләр әнә шушы сүзлектә киңрәк тасвирда китерелде. «Миллият сүзлеге» укучыма минемчә барып җитсә, теге чактагы антыма тугры булуымны аңлар иде ул. Өметемне өзмим—сүзлегемне укучым кулында күрермен, дип ышанам. М. X. Бирсен Ходай!