Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Әдәбият һәм сәнгать яцаликлары
РСФСР АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ 11 СЪЕЗДЫ
Шушы елның 3—7 мартында Мәекәүдә РСФСР
язучыларыпың Н съезды булды. Съездда
Татарстан язучыларыннан М. Әмир С. Хәким, Ф.
Хөсни, Ә. Исхак, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Р.
Ишморат, 3. Нури, А. Рз- сих, С. Радзневская, С.
Сөләйманова, Г. Ахунов, Г. Минский (делегат
булып) һәм И. Гази, И. Юзиев, Ә. Еники, Э.
Касыймов, С. Рафиков, Г. Мөхәммәтшин. Ш.
Маннур,
А. Гыйләжев, Г, Латыйп, Н. Дәүли, А. Шамов, Ә,
Маликов, Б. Гыйззәт, Р. Кутуй, К. Лебедев, А.
Талвир (кунак булып) иптәшләр катнашты.
Съезд РСФСР Язучылар союзы председателе Л.
С. Соболевның «Совет әдәбияты һәм яна кеше
тәрбияләү» турындагы докладын һәм ревизия
комиссиясе докладын (докладны В. А. Сытин
ясады) тыңлады һәм СССР азучыларының IV
съездына делегатлар сайлады.
Л. Соболев доклады буенча фикер алышуларда
Татарстан язучыларыннан М. Ә.мнр һәм Г.
Бәширов катнашты.
Съезд Язучылар союзының яңа правле- ниесен
һәм ревизия комиссиясен сайлады. Татарстан
язучыларыннан правление составына Мирсәй
Әмир, Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов,
Сибгат Хәким һәм ревизия комиссиясе составына
Гариф Ахунов иптәшләр сайланды.
Съезд СССР Язучылар союзының IV съездына
делегатлар (барлыгы 262 кеше) сайлады. СССР
язучыларынын IV съездына Татарстан
язучыларыннан делегат итеп М. Әмир, Г.
Әпсәләмов, Г. Бәширов, А. Булгаков, X. Вахит, X.
Туфан, X. Госман, Л. Ихсанова сайланды.
7 мартта РСФСР Язучылары союзында яна
правлениеиең беренче пленумы булды. РСФСР
Язучылары союзы правлениесенең председателе
итеп пленум бертавыштаи Л. С. Соболевны
билгеләде. РСФСР Язучылары союзы
правлениесенең секретарьлары түбәндәге
иптәшләр:
М. Н. Алексеев (Мәскәү)
Ф. Н. Таурнн (Иркутск)
B. К. Панков (Мәскәү)
А. П. Кешоков (Кабардин-Балкар АССР)
C. Т. Хәкимов (Сибгат Хәким) (Татарстан
АССР)
А. Е. Алга (Чувашия АССР)
М. С. Кәри.мов (Мостай Кәрим) (Баш- кортстан
АССР)
С. В. Михалков (Мәскәү)
М. А. Дудин (Ленинград)
Г. М. Марков (Мәскәү)
Д. А. Гранин (Ленинград)
B. А. Закруткин (Ростов-Дон)
Н. И. Рыленков (Смоленск)
C. В. Сартаков (Мәскәү)
Л. К. Татьяпнчсва (Чнләбе)
A. Л. Барто (Мәскәү)
B. Д. Федоров (Мәскәү)
Оештыру мәсьәләләре буенча секретарь итеп В.
И, Шишов билгеләнде.
Язучыларга карата зур кайгыртучанлык һәм
таләпчәнлек күрсәткәне өчен, язучының пҗадн
фикерен баетуга юнәлтелгән күрсәтмәләре һәм
киңәшләре өчен рәхмәт белдереп, съезд Россия
язучылары исеменнән КПСС Үзәк Комитетына
котлау хаты белән мөрәҗәгать итте.
Съездда, Вьетнамдагы Америка агрессиясең
гаепләп һәм икенче бөтендөнья сугышы
вакытында җинаять эшләгән нацистларны җәзага
тартуны туктату турында ФРГ тарафыннан
әзерләнә торган законга каршы протест белдереп,
резолюцияләр кабул ителде.
7 мартта үткәрелгән йомгаклау утырышында
съезд РСФСР Язучылары союзынын киләчәктәге
бурычларын билгеләп карар кабул итте.
МӘСКӘҮДӘ ТАТАР МУЗЫКАСЫ
БӘЙРӘМЕ
Татарстан Композиторлар союзына 25 ел тулу
уңае белән шушы елнын. февраль аенда Мәскәүдә
татар музыкасы атналыгы үткәрелде.
Мәскәүлеләр татар композиторларыннан Н.
Җиһановның «Симфоник новел- лалар»ын, А.
Монасыйповның симфония- поэмасын, Л.
Леманның скрипка һәм фортепиано өчен
сонатасын, А. Лупповныц «Янарыш җырлары»
исемле вокаль циклын, Р. Яхинның фортепиано
өчен пьесаларын, М. Мозаффаров, А. Ключарев,
Җ. Фәйзи, 3. Хәбибуллин язган жырларны аеруча
яратып каршыладылар. Татар дәүләт опера һәм
балет театры солистлары М. Булатова, Ф.
Насретдинов, В. Шәрипова, А. Аббасов
башкарган жырларны тамашачылар зур
канәгатьләнү белән тыңладылар.
Музыка атналыгы тәмамлангач, РСФСР
Композиторлары союзында Татарстан музыка
сәнгатен һәм аны тагын да ныграк үстерү
чараларын тикшерү үткәрелде. Профессор Г.
Литинскнйпын татар музыкасы турындагы тирән
эчтәлекле чыгышыннан соң башланып киткән
фикер алышуларда РСФСР
Композиторлар союзы секретаре С. Баласанян,
композитор Шостакович һәм башка куп кенә
композиторлар, музыка белгечләре катнаштылар.
Секретариат утырышында Шостакович, татар
музыкасына бәя биреп, болай диде:
— Смотр көннәрендә курсәтелгән әсәрләрнең
художество ягыннан югары дәрәҗәле булуы
күңелне шатландыра. Аларның күбесе мине чың-
чыннан дулкынландырды. Аеруча тәэсирле
әсәрләрдән Н. Җиһаповныи «Симфоник
повеллалар»ын, А. Мопасыйповның симфония-
поэмасын, А. Леманның скрипка һәм фортепиано
өчен сонатасын, А. Ключа- ревның «Тау әкияте»
балетына оста язылган сюитасын күрсәтеп үтәсем
килә. Татар иптәшләр жанр ягыннан характерлы,
хикәяләп бирә торган лирик музыка өлкәсендә
аеруча көчлеләр. Алар иҗатында героика, пате-
тика, драматизм, психологик яктан тирән лирика
беркадәр йомшаграк күрсәтелде. Татарстанда
эшләүче коллегаларымның хәтеренә бөек
Бетховенның: «Музыка кеше йөрәгендә ялкын
кабызырга тиеш!» дигән сүзләрен төшерәсем
килә. Бу турыда онытырга ярамый! Болай гына
ягымлы музыка язарга мөмкин түгел,
тыңлаучыны дулкынландырырга, мавыктырырга,
үзеңә ияртергә, күбрәк уйланырга,
чынбарлыгыбыздагы вакыйгаларны тирәнрәк
тоярга мәҗбүр итәргә кирәк.
МӘСКӘҮ АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА
Узган елның азагында СССРның Зур театры
Миланда гастрольдә булып, зур уңышка ирешеп
кайткан иде. Быел февраль аенда шул театрның
яшь артистларыннан бер төркем, Казанга килеп,
В. И. Качалов исемендәге рус Зур драма
театрында һәм Менжинский исемендәге клубта
шәһәр тамашачыларына концертлар бирде.
Светлана Чуйкова, Валерий Ярославцев, Евгений
Райков, Юрий Галкин һәм Арнольд Локшин баш-
карган җырларны тамашачылар бик җылы кабул
иттеләр.
РЕСПУБЛИКА КИТАПХАНӘСЕНӘ
100 ЕЛ
16 мартта, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет театрында, В. И. Ленин
исемендәге республика китапханәсенең ачылуына
100 ел тулу уңае белән тантаналы кичә үткәрелде.
Республикабызның күп санлы җәмәгатьчелеге,
төрле республикалардан һәм өлкәләрдән килгән
кунаклар катнашында үткәй бу кичәдә, китапханә
директоры М. Делешоваиың китапханә ту-
рындагы докладыннан соң, юбилей уңае белән
килгән күп санлы котлау хатлары, телеграммалар
укылды. Китапханә коллективын Татарстан
Язучылар союзы исеменнән шагыйрь Зәки Нури
котлады. 3. Нури китапханә коллективына татар
язучылары- ныц автографлары язылган
китапларын да тапшырды. Соңыннан Татарстан
сәнгать осталары концерт бирделәр.
Д. ШОСТАКОВИЧ КИЛДЕ
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры коллективы февраль аенда
атаклы рус совет композиторы Д, Шостаковичның
«Катерина Измайлова» исемле операсын сәхнәгә
куйды. Шул уңай белән опера авторы узе дә
Казанга килеп әсәрнең премьерасын карады. Д.
Шостакович «Катерина Измайлова»ны театр кол-
лективы нигездә уңышлы куйганлыгын әйтте.
ЗУР УҢЫШ
Республикабызның Чаллы районы халык
театры коллективы Мәскәүгә, авыл үзешчән
сәнгать коллективларына оөтеприссия смотрына,
атаклы драматургыбыз К. Тинчу- ринның «Зәңгәр
шәл» спектаклен әзерләп барган иде. Чаллы
үзешчәннәре бу смотрда зур уңышка ирештеләр
—■ коллективка Б ө- тенроссия үзешчән сәнгать
смотры лауреаты дигән мактаулы исем бирелде.
Г. МИЗИАНО ГАСТРОЛЬЛӘРЕ
Мәскәүдә яшәүче Италия җырчысы Гуаль-
тиеро Мизнано Казанда гастрольдә булып китте.
Шәһәр клубларында, культура сарайларында куп
кенә концертлар бирүдән тыш, Г. Мизиано
Татарстан язучылар союзының Г. Тукай
исемендәге клубында язучылар, журналистлар
белән дә очрашты һәм күп кенә Италия җырларын
башкарды, үзенең тормышы турында сөйләде,
сорауларга җаваплар бирде.
БӨТЕНСОЮЗ КОНКУРСЫ
СССР Журналистлар союзы правлениесе
1965 елның 1 мартыннан 1966 елның 15 апреленә
кадәр «Совет кешесе һәм аның эше» дигән девиз
белән иң яхшы газета очеркына Бөтенсоюз
конкурсы игълан итте.
Конкурста җиңеп чыгучыларга һәркайсы 500
сумлык 3 беренче премия, һәркайсы 300 сумлык 5
икенче, һәркайсы 200 сумлык 7 өченче һәм
һәркайсы 100 сумлык 15 кызыксындыру премиясе
билгеләнде.
Газеталарда басып чыгарылган ин яхшы
очерклар өчен премияләр Матбугат көнендә—
1966 елның 5 маенда биреләчәк.
Конкурс ике тур белән үткәрелә: беренче тур
1965 елның I мартыннан 1966 елның 1 мартына
кадәр союздаш һәм автономияле
республикаларның Журналистлар союзлары
правленкеләре, СССР Журналистлар союзының
өлкә һәм край оешмалары бюролары тарафыннан
үткәрелә. Үзәк һәм Мәс- кәү газеталарында
игълан ителгән очеркларны союзның Мәскэү
шәһәр бүлеге правлениесе сайлап ала.
Беренче турда сайлап алынган иң яхшы
очерклар Бөтенсоюз жюрие каравына җи-
бәреләләр. Жюри 1966 елның 1 мартыннан
1966 елның 15 апреленә кадәр икенче тур үткәрә.
Бөтенсоюз жюрие конкурс йомгак
ларын СССР Журналистлар союзы правле- ниесе
секретариаты раславына кертә.
Бөтенсоюз премияләре белән бүләкләнгән
очерклар аерым кнтап итеп чыгарылачаклар.
М. ГОРЬКИЙ МУЗЕЕНА 25 ЕЛ
Казан шәһәрендәге А. М. Горький музееның
ачылуына шушы елның 12 мартында 25 ел тулды.
Шул уңай белән 12—13 март көннәрендә музей
бинасында гыйльми советның киңәйтелгән
утырышы үткәрелде. Утырышта музей директоры
М. Елизарова- ның «Казандагы А. М. Горький
музеена 25 ел» дигән доклады тыңланды. «Комму-
нистик жәмгыять кешесен тәрбияләүдә Горький
мирасының роле» дигән темага музей директоры
урынбасары, филология фәннәре кандидаты’ В.
Семенова, «Горький һәм XX гасыр әдәбияты»
дигән темага Горький исемендәге Бөтендөнья
әдәбияты институтының өлкән фәнни
сотруднигы, филология фәннәре докторы Б. Бялик
иптәшләр доклад ясадылар. Аннары төрле шә-
һәрләрдән килгән М. Горький музейларының
директорлары үзләренең эш тәҗрибәләре белән
уртаклаштылар.
2ә еллык бәйрәме уңае белән музей адресына
күп кенә котлау телеграммалары, хатлар алынды.
ОЧРАШУЛАР, КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
ҺӘМ ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
РСФСР язучыларының икенче съездына
барган Татарстан язучылары съезд утырышлары
тынып торган араларда Мәскәү укучылары белән
очраштылар.
6 мартта Мәскәүдәге тарихи китапханә
залында китап сөюче татар активистлары
инициативасы белән 1964 елда «Совет әдәбияты»
журналында басылган материаллар буенча
укучылар конференциясе үткәрелде.
Пенсиядәге генерал-лейтенант Якуб Ча-
нышев председательлек иткән ул конференциядә
татар әдәбиятын чын күңелдән яратып укучы
пенсионерлар Ә. Галнкәев, Ә. Галиев, художник
Ә. Китаев һәм башка бик күп китап сөючеләр
«Совет әдәбияты»нда басылган әсәрләргә карата
үзләренең фикерләрен әйттеләр, теләкләрен
белдерделәр. Конференциядә язучылардан М.
Әмир, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, С. Хәким, А. Ра-
сих, Ә. Еники, Г. Минский, Э. Касый.мов, Г.
Ахунов һәм КПССнык Татарстан өлкә комитеты
секретаре М. 3. Тутаев катнашты.
Китапханә залында китап сату да оешты-
рылган иде.
Г. Әпсәләмов, 3. Нури, Н. Дәулн һәм Ә.
Маликов Мәскәүдәге Атеистлар йортында
башкала интеллигенциясе белән очраштылар һәм
татар әдәбиятының бүгенге торышы, аны
пропагандалау чаралары турында сөйләделәр,
очрашуга килгән китап сөючеләрнең куп санлы
сорауларына җаваплар бирделәр.
Шагыйрь Зәки Нури Мәскәүнең милли әдәбият
сатыла торган 119 нчы китап кибетендә китап
укучылар һәм кибетчеләр беләи очрашты. Ул анда
хәзерге татар әдәбиятындагы яңалыклар, кнтап
пропагандалау чаралары турында сөйләде, үзенең
шигырьләрен укыды.
Г. Латыйп, Н. Гайсин, Г. Зәннәшева һәм X.
Сарьян Казандагы киез-итек фабрикасы эшчеләре
белән очраштылар һәм үзләренен яңа әсәрләрен
укыдылар, иҗатлары турында сөйләделәр.
Сонынкан фабриканың үзешчән сәнгать осталары
концерт бирделәр.
9
Язучы Г. Мөхәммәтшин һәм композитор М.
Яруллин, мәктәп дирекциясенең чакыруы буенча,
Мамадыш районының Усалы урта мәктәбенә шул
мәктәпне тәмамлаучылар белән традицион
очрашу кичәсендә булдылар. Кичәгә элек Усалы
урта мәктәбендә укыган, ә хәзер
республикабызның төрле районнарында эшләүче
тракторчылар, комбайнчылар һ. б. җыелган иде.
Алар анда үзләренең эшләре, тормышлары
турында сөйләштеләр, мәктәптә укыган елларын
искә алдылар.

Рөстәм Кутуй һәм Юрий Белостоцкий
Казанның Ленин исемендәге Культура сараенда
«Яңа битләр» («Новые страницы») исемле сөйләм
журналы чыгаруда катнашып, үзләренең яңа
әсәрләрен укыдылар.
Абдулла Әхмәт, Муса Җәлил шәһәренә барып,
аны төзүче эшчеләр белән очрашулар үткәрде һәм
«Совет әдәбияты» журналына язачак очеркына
материаллар туплап кайтты.
Р. Мостафин Түбән Кама шәһәрендә ко-
мандировкада булды. Ул анда яшьләрнең
культура университетында, химкомбинат
цехларында, эшчеләр торагында һәм яшьләр
кафесында укучылар белән очрашты.
Габдрахман Әпсәләмов Казанның Идел буе
районындагы №28 һәм № 29 агитпунктларында
сайлаучылар белән очрашты һәм хезмәт
ияләренең күп санлы сорауларына җаваплар
бирде, хәзерге татар әдәбияты турында сөйләде.

Гариф Галиев республикабызның Бөгелмә һәм
Азнакай районнарында булып, китап- сөючеләр
алдында чыгышлар ясады һәм «Совет әдәбияты»
журналына очерк язып кайтты.

Барлас Камал Казанның Ленин районы
Культура сараенда чыгарыла торган сөйләм
журналда үзенең яңа әсәрләре белән чыгыш
ясады.
Роберт Әхмәтжанов һәм Иван Данилов,
Зеленодольск шәһәренең фанера-мебель
комбинатында эшләүче яшьләр белән очрашып,
үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, иҗатлары
турында сөйләделәр.

Ләбибә Ихсанова, Сәрвәр Әдһәмова һәм Марзия
Файзуллина Чаллы районының Вахитов
исемендәге урта мәктәп укучылары һәм
укытучылары белән очраштылар, хәзерге татар
балалар әдәбияты турында сөйләделәр,

Эдуард Касыймов һәм Саръян Хәсәнов
Алабугада яшәүче язучы һәм галим Керим
Решидовның 60 еллык юбилее кичәсендә
катнаштылар һәм юбилярга Татарстан язучылар
союзының котлавын тапшырдылар.

Сарман район Культура йортында Мәхмүт
Хәсәновның «Саф җилләр» романы буенча китап
укучылар конференциясе үткәрелде.
Конференциядә 500 гә якын кеше катнашты.
Очрашуда катнашучылар «Саф җилләр»
романын яратып укуларын әйттеләр, авторга
иҗатында яңа уңышлар теләделәр. М. Хәсәнов
укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап
бирде, үзенең иҗат планнарын сөйләде һәм яңа
әсәрләрен укыды.
Соңыннан Сарман район Культура йорты
каршындагы үзешчән сәнгать коллективы көче
белән Туфан Миңнуллинның бер пәрдәлек «Бакча
.каравылчысы» исемле комедиясе күрсәтелде.
Л. Ихсанова, Н. Дәүли, А, Сәләхетдинов, Ә.
Маликов һәм К. Фәсәхов Казан дәүләт
ветеринария институтында үткәрелгән әдәби
кичәдә катнашып, үзләренең яңа әсәрләрен
укыдылар, студентларның сорауларына җаваплар
бирделәр һәм иҗат планнары турында
сөйләделәр.
ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫКЛАРЫ
Шушы елның февраль аенда язучылары-
быздан Г. Бәшпров, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, Ф.
Хөсни, А. Расих, М. Садри, 3. Нури, Р. Ишморат,
К- Фәсәхов Арча районында үткәрелгән әдәбият
атналыгына барганнар иде. Атналык көннәрендә
алар Арча Культура йортында, педагогия
училищесында, Казанбаш, Күпербаш, Әтнә
авыллары культура йортларында, «Северный»
совхозында, «Искра», Ленин исемендәге
колхозларда әдәби кичәләр үткәрделәр һәм шул
авыллардагы мәктәп укучылары алдында
чыгышлар ясап, үзләренең иҗатлары турында
сөйләделәр, яңа әсәрләрен укыдылар. Арча райо-
нында чыга торган «Коммунизмга» газетасы
работниклары, Көтек авылының дуңгыз ка-
раучылары, Тукай-Кырлай авылындагы мәктәп
укучылары, Кенәр авылындагы интернат мәктәп
укучылары, укытучылары һәм тәрбиячеләре,
Күнгәр сигезьеллык мәктәбе коллективы һәм
Әтнә балалар библиотекасы, Пушкин исемендәге
зональ библиотека работниклары белән
очраштылар. Арча районы китапханәсендә (Г.
Бәшнровның «Халык мәзәкләре» исемле китабы
буенча), Наласа авылында (Ф. Хөснинең
«Утызынчы ел» романы буенча), Әтнә китапханә-
сендә (А. Расихның «Язгы авазлар» романы
буенча) үткәрелгән укучылар конференциясендә
катнаштылар.
* * *
Әдәбият атналыгы Зеленодольск районында да
үткәрелде. Анда язучылардан Н. Дәүли, X. Туфан,
Ә. Еники, Г. Минский, М. Файзуллина, Р.
Әхмәтжанов һәм И. Туктар катнашты. Язучылар
Зеленодольск, Норлат Культура йортында һәм
Күче авылы клубында үткәрелгән әдәби кичәләр-
дә катнаштылар; Зеленодольск шәһәрендәге китап
кибетендә чыгышлар ясадылар; Норлат урта
мәктәбе укучылары, фанера- мебель комбинаты
эшчеләре белән очраштылар һәм китап
укучыларга үзләренең иҗатлары турында
сөйләделәр, яңа әсәрләрен укыдылар.
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең чираттагы уты-
рышында Гөлшат Зәйнәшеваның «Замандашыма
яңа җырлар» исемле җыентыгы тикшерелде.
Фикер а лышуларда катнашкан
С. Хәким, И. Юзиев, Н. Дәүли, Ш. Галиев һәм 3.
Мансур Г. Зәйнәшеваның бу яңа җыентыгын әле
шушы хәлендә нәшриятка тапшырырга иртәрәк
дип таптылар, авторга аны яхшырту өчен
киңәшләр бирделәр.