СОЛДАТ ЯЗМЫШЫ
у л, педагогия институты бинасыннан чыккач, маңгаена төшкән сары бөдрә чәчләрен артка сыпырып җибәрде дә, әкрен генә атлап, Болак буйлап китте. Куйбышев мәйданына җиткәч тә трамвайга утырмады. «Саф һавада баш бераз ял итсен, кайткач эшнең иге-чиге юк әле», — дип уйлап, җәяүләп келә юлын дәвам итте.
Кеше бит ул кызык кына: эш азайса, рәхәтләнеп ял итәр төсле, ләкин ял итә башласа, күп тә үтми, боега, моңсулана. Аның белән дә шулай булды. Фәнни эше тәмамланып килгәндә ул үзен бик ялыккан кебек тойган иде. «Шушы диссертациямне якласам, башка фәнни эш белән бәйләнмәс идем», — дигән чаклары да аз булмады. Вакыты бик тыгыз— стационарда укучылар һәм кичке бүлектәге студентлар белән дәрес алып барасы бар, читтән торып укучыларның күбесе аңар ярдәм сорап хатлар язалар, шуның өстәвенә ул Казан гарнизонында хезмәт итүче солдатлар һәм сержантларны югары уку йортларына керергә әзерләүгә дә катнаша.
Ниһаять, диссертациясе дә якланды. Гыйльми Совет аны факультет деканы итеп билгеләде. Эш тагы да арта төште. Ләкин күңел моның белән генә канәгатьләнмәде, аны тагын фәнни эш, эзләнүләр кызыксындыра башлады. Менә хәзер дә әле ул үзен бик кызыксындыра торган яңа гыйльми хезмәте турында уйланып кайтты.
Хатыны өйдә юк иде, ул да соңгы көннәрдә, диссертациясе раслангач, яңа хыяллар белән янып йөри, шуңа күрә өйдә ничектер күңелсез иде. Хәер, ул күңел ачарга теләмәде дә.
Иртән үк пешерелгән ашны җылытып тормады, суык килеш кенә тамак ялгап алды да, эш бүлмәсенә узып, өстәл янына утырды. Кулына каләмен алырга да өлгермәде, ачык тәрәзәдән җилкә аркылы калын сумка аскан хат ташучыны күреп алды.
«Бу кызый, мөгаен, миңа хат китерә торгандыр. Кемнән икән?» — дип уйлап, кунакны каршы алырга өйалдына чыкты.
— Абый, тагын Литвадан! — диде кыз һәм, елмаеп, аңар зәңгәр конвертлы хат сузды.
Таныш почеркны күрүгә, аның күңеле җилкенеп куйды.
«Ядвига Адамовичютедан. Бәлки, адашы турында да берәр җылы хәбәр язгандыр». Ул ашыгып укый башлады. Кинәт аның йөзе яктырып китте. «Фамилиясен белгән: Рутулайте. Ядвига Рутулайте. Коткаручым минем. Кайларда йөрисең соң син?»
Ул, өстәл тартмасын ачып, әлеге хатны, моңарчы Литвадан килгән башка хатлар янына салып куйды...
Давыллы иртә
Матур иде ул таң. Тын һәм тыныч иде. Энҗедәй ялтыраган чык бөр-текләреннән авырайган чәчәкләр дөньяга XVI.II ис таратып утыра таң нурларына сөенгән кошлар чыр-чу килә иде.
Әнвәр үзе янында тезелешеп йоклаган солдатларга күз салды. Арыганнар. Бер көн эчендә алтмыш чакрым юл узу уен эшмени? Басулар
аркылы, турыга ярып, көр ок-кәйләләр күтәреп бардылар. Укчы полк бернинди коралсыз яңа урынга күчте. Киткән чакта әйттеләр: чик буена, танкларга каршы корылмалар казырга барасыз, коралларыгызны сезнең арттан ук озатырбыз, диделәр...
Шомлы гүләү тавышы Әнвәрнең уйларын бүлде. «Бу ни хәл, мондый сәер тавышның, беркайчан да ишетелгәне юк иде. Хәерлегә түгел бу!»
— Саша, Саша, тор әле! — Әнвәр борчылып күршесе Колесниковка төртте.
Ул да түгел, һавада самолетлар күренде. Солдатлар сикерешеп урын-нарыннан тора башладылар.
— Кая очалар?
— Маневр-фәлән түгелдер бит?
— Нинди маневр, күрмисезмени, безнең якка очалар!
— Егетләр! Канатларында тәре!..
Кинәт җир чайкалып куйды Һәм колак тондыргыч шартлау тавышлары ишетелде. Солдатлар җиргә сыенды. Беренче дәһшәтле минутлар узгач,'башларын күтәреп карасалар, өч-дүрт чакрым ераклыктагы чик буе шәһәре куе кара төтен эчендә күздән югалган иде.
— Сугыш!
—- Тревога!
Йөзләрчә самолет, ү'лем сибеп, көнчыгышка таба очты. Дөнья тетрәтеп, үкереп, танклар килде, саранча көтүе кебек җәяүле гаскәр атлады. Бомбалар шартлаудан, снарядлар гөрселдәүдән җир, давыл вакытында дингез кебек, туктаусыз дулкынланып торды; чыгып килә торган кояш, гүя бу мәхшәрне күрергә теләмәгәндәй, тузан һәм төтен болыты артына яшеренде.
Фаҗигале вакыйгаларның башлануына ярты сәгать тә үтмәгәндер, танклар 301 полк урнашкан үзән-калкулыкларны камап алып, пулеметлардан ут чәчә башладылар.
Әнвәр, танклар якынайганны күреп, як-ягына каранып алды. Болан торырга ярамый, күрәләтә үлү була ич бу: атарга корал юк, беркем исән калмаячак. Танклар арасыннан үтеп булмас микән? Ул, яткан җиреннән сикереп торды да иптәшләренә:
— Әйдәгез минем белән!—дип кычкырды һәм, ята-тора, алга ташланды.
Уң яктагы авыр танк йөгерүчеләргә каршы ут ачты. «Үлсәм үләм, ләкин бирелмим», — дип, Әнвәр тешен кысып алга баруын дәвам итте.
...Күпме вакыт үткәндер, Әнвәр төньяк тарафтагы бер үзәнлеккә, зәң-гәрләнеп торган урман янына килеп егылды.
Бераз хәл җыйгач, артына әйләнеп карады. Беркем юк: безнекеләр дә, немецлар да. «Үлеп беттеләр микәнни? Инде нишләргә? Кая барырга?»
Кинәт куаклар арасында шытырдау тавышы ишетелде. Әнвәр каен куагы артына посты. Караса — агачлар арасыннан штатский зәңгәр чалбар кигән, яланбашлы берәү чыгып килә. Полкташы Колесников түгелме соң? Тукаевның эченә җылы керде.
— Әй, Сашок, каян алдың син бу чалбарларны?! — дип, гаҗәпләнеп сорады Әнвәр.
— Урман каравылчысыннан. Бар йөгер, әнә шул куаклардан ярты чыкрым гына. Гражданский киемнән, бәлки, Россия ягына чыга алырбыз. Литвалы дип белерләр. Мин синс шушында көтәм...
...Кулына урманнан сындырып алган таяк тотып, сәләмә пиджак һәлг сәләмә генә чалбар киеп, козырегы сынган кепканы кыңгыр салып, Әнвәр кайтып килә. Ләкин үзе генә, урман эчендә калган Сашаны таба алмый. Ул немецлар белән бер шосседа. Кем уйлар литвалы түгел дип? Кылыч борынлы, якты соры күзле.
— Морген, морген!
Фашист солдатлары туктаганнар. Танкларын алып чыгу өчен елганың күперен ныгыталар. Авыз гармоненда күңелле бер көй сиптерәләр.
Шосседан ике чакрымнар ары, куе булып үскән урман ягында, җитмешләп атлы агачлар арасына кереп бара.
«Безнекеләр! Маскировка! — дигән сөенечле уй Әнвәрнең күңеленнән узып китте. — Шунда барам. Үзебезнекеләргә кушылам».
Иртәрәк сөенгән икән. Урманга килеп керүе булды, «ә» дигәнче чолгап алдылар. Берьюлы өч фашист тентергә тотындылар. Кепкасын йолкып алдылар — чәч кырылган. Солдат. Димәк, литвалы түгел.
Колгадай озын буйлы немец, наганын Әнвәрнең борын төбендә селкеп:
— Партизан!—дип акырды һәм, селтәнеп торып, кулындагы наган тоткасы белән аның чигәсенә китереп сукты.
Әнвәр гөрселдәп җиргә ауды. Фашистлар аны типкәләп торгыздылар, якасыннан селкеп, аңына китерделәр, ашыгып үзара нидер киңәшеп алдылар.
Шуннан соң немец солдаты, аның аркасына автоматын терәп, аландагы бер өйгә алып килде һә»м ишек ачарга чыккан кып-кызыл немец офицерына ашыгып нидер әйтте. Әнвәр аның «партизан» дигәнен генә аңлап алды.
Кинәт исерек офицер:
— Ауфшиессен! Растрелять! — дип кычкырды һәм, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып, ишекне япты.
Немец солдаты Әнвәрне урман эчендәге текә ярга таба алып китте. Үлүем шушы ахры?! Юлда аларга автомобиль очрады. Солдат машинадан чыккан СС офицеры каршында үрә катып:
— Хайль Гитлер! —дип кычкырды.
— Хайль Гитлер! Кая?
— Атарга. Партизан. Оберлейтенант Курт боерык бирде.
— Партизан?! — эсэсовчы, табышына ташланырга әзерләнгән ерткычтай, комсызланып Әнвәрга карады.
— Сарайга илтеп яп. Иртәгә хутор халкын җыеп, почетлап асарбыз! Аларга да сабак булыр.
һәм авы бер сарайга китереп яптылар.
Соңгы төн. Соңгы минутлар. Менә синең гомерең дә бетте, Әнвәр. Калса, алты-җиде сәгать яшисең калгандыр. Фашистлар канга буялган куллары белән.гомереңә нокта куярлар. Гомер! Сиңа бит әле унтугыз да тулмаган! Син инде якты дөнья белән саубуллашырга тиеш. Язмыш синең өйдә карт әниең һәм сөйгән кызың көтә дип тормый, яшәү шатлыгын тоярга өлгермәвеңне дә исәпкә алмый. Нәрсә бирдең соң әле син башкаларга, җәмгыятькә синең нинди файдаң тиде?.. Мәктәп еллары. Университетның беренче курсы. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә башлау һәм сугыш... Бар күргәнең, бар белгәнең шул гына ич...
Ул, өзгәләнеп, үзен-үзе җиргә ташлады. Бомба яки снаряд шартлап, дәһшәтле сугышта катнашып һәлак булсаң, бер хәер иде. Шулчаклы да мәгънәсез үлем белән үл инде, ә?..
Әнвәр, кулын сузып, тирә-ягын капшап карады. Ж.пр йомшак.-Казырга. Хәзер үк, хәзер үк. Сакчы күрсә? Күрсен! Барыбер үлем.
Әнвәр, ике куллап, ашыгып җир казырга кереште. Сарайның икенче почмагыннан кемдер шуышып, аның янына килде, сүзсез генә аңа булыша башлады. Чокыр зурайгач, туктап, тыңлап тордылар, сакчының аяк тавышы ерагайгач, тагын казадылар. Менә сарай эченә тышкы яктан яктылык бөркелде. Әнвәр башын тыгып сакчыны карады:
Геге якка китте, шуып чык та урманга таба йөгер, — диде ул үзеңә булышкан кешегә. — Мин башкаларны уятам.
Берәүне дә уятма. Без барыбыз да яралы. Үзең беләп берәүне дә алып китә алмыйсың, ә сиңа качмыйча ярамый: иртәгә сине атачак
ларын хәбәр иттеләр инде... Киләчәктә, бәлки, без дә иректә булырбыз...
Ләкин Әнвәргә иректә озак булырга туры килмәде. Бер төркем совет солдатларына кушылгач, көчләр тигез булмаган бер бәрелеш вакытында фашистлар Тукаевны тагын әсирлеккә алдылар. Сугыш башланып бер ай да үтмәде, ул икенче тапкыр инде ерткычлар тозагына эләкте...
Каунас шәһәренең, алтынчы фортында урнашкан «2-В» лагере тирә- юньдә үзенең коточкыч рәхимсезлеге белән дан тота. Монда — ачлык һәм мәсхәрәләүләр, кыйнау һәм әйтеп бетергесез җәберләүләр. Монда ач-ялангач тоткыннарны бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләтәләр. Кышын шәһәрнең бер башыннан икенче башына чана тарттырып утын ташыталар, җәен тимер юл станциясендә эшелоннарга Германиягә озатылачак илебез байлыгын, таланган мал-мөлкәтне төятәләр.
Яз башлану белән Әнвәрләр группасын, егерме кешене, заводта йөк төяргә билгеләделәр. Ләкин яңа урынга күчү дә әсирләрнең хәлен җи-ңеләйтмәде.
Әнвәр бер ел эчендә күргән газаплары турында уйлый башласа, исләре китеп, өнсез кала. Түзсә түзә икән адәм баласы... Тик аны бер генә өмет яшәтә: качу өмете. Качарга да үзебезнекеләргә кушылырга. Үлсән. сугыш кырында үләргә. Ләкин ничек качарга? Сакчы немец әсирләрдән күзен дә алмый. Цехка-фәләнгә күчермәсәләр, моннан ычкынулары ай- һай!
Әнвәр ничектер шулай беркөнне үзенең уйларын вагоннарга йөк төяүче бригадир хатынга әйтеп карарга булды. Әсирләргә мөнәсәбәте әйбәт иде бу хатынның: ышанычлы кеше булса кирәк.
Бригадир хатын Әнвәрне тыңлагач, уйчан гына:
— Бу бик авыр нәрсә, — диде. — Мин конторда берәүне беләм, сөйләшеп карармын.
Ике көн дә үтмәде, йөк төяүчеләр янына тәбәнәк буйлы, чигә чәчләре агара башлаган бер литвалы килде. Өсте-башы, яңа булмаса да, пө,х- тә. Русча бик чиста сөйли. Завод директоры икән. Исәнләште. Аннан сораштыра башлады:
— Сезнең арада Киевтан берәр кеше юкмы?
— Нигә?
— Сугышка кадәр мин анда университет тәмамлаган идем. Бик ошады миңа Киев.
Әнвәрнең иптәше Володя Иванченко, директорны күзәтеп торганнан соң:
— Ошамаслык түгел бит ул, — дип куйды.
— Сез каяң беләсез?
— Мин Киевтан, медицина институтыннан.
— Сезнең арада студентлар да бармыни?
— Әйе. Без дүртәү, •— диде Володя һәм дүртесенең дә исемнәрен әйтеп чыкты.
Директор, серле елмаеп, русча «до свидания» диде дә китеп барды...
Шуннан соң күп тә үтмәде, студентларны әрҗәләргә йомырка тутыру цехына күчерделәр.
Монда эшләүчеләрнең барысы да хатын-кыз. Янда мылтыгын аркаңа терәп торучы сакчы да юк, завод тышкы яктан гына саклана. Тик бригадир гына эчне пошыра. Уртача буйлы, какча битле бу ир уртасы кеше кайчан карама мыгырданып йөри, күзләрен акайтып эшчеләргә бәйләнергә генә тора. Милләтче булган, диләр. Ул бит теләп немецларга булыша, алар алдында ялагайлана: әсирләрне, цехтагы хатын-кызларны тикшереп, күргән-белгәнен немецларга җиткереп бара.
Шулай да хатын-кызлар аның этлегенә карамыйлар, әсирләргә булышырга әзер торалар. Бервакыт шулай, кеше-кара югында, Әнвәр янына зифа гәүдәле, аксыл йөзле бер кыз килде.
— Мин сина ашарга китергән идем, — диде ул Әнвәргә, һәм үзе шундук кып-кызыл булып кызарды.
Әнвәр дә көтелмәгән бу хәлдән уңайсызланып калды, үзенең, ертык өс-башына, ямаулы иске итекләренә күз төшерде. Кыз, моны сизеп, ашамлык төргәген әрҗәләр өстенә куйды да:
— Ал, ал, оялма! —дип китеп барды.
Кызның бу эчкерсез ярдәме Әнвәргә көч өстәгәндәй булды. Ул моны иптәшләренә дә сөйләде...
Иртән кыз Әнвәр янына тагын килде.
— Менә сиңа пирожкилар, менә сина тәмәке. Ал, уңайсызланып торыр чак түгел, бик ябык син, бераз булса да тазарырга кирәк сиңа, — диде, ягымлы гына итеп.
Кызның күзләре зур, акыллы, карашы кыю иде.
Алар сөйләшеп киттеләр.
— Син кайсы якныкы? — дип сорады кыз Әнвәрдән.
— Казаннан мин, татар...
— Исемең ничек?
— Әнвәр.
— Әнвәр?.. Ә минем исемем Ядя. Ядвига. Менә монда зшлим. Җае белән генә әсирләргә дә булышам...
— Булышасың? Ничек?
— Ризык белән дә, кием белән дә... Ә син әсирлеккә ничек эләктең?
— Сугышның беренче көнендә үк камалышта калдык, — диде Әнвәр, көрсенеп.—Тотып бер сарайга яптылар. Стена астын казып качтым. Бер батальонга кушылып, Көнчыгышка таба барганда, зур бәрелеш вакытында контузияләндем һәм тагын эләктем.
— Беләм мин немецларны, — диде Ядя, авыр сулап. — Күптән бе- ләм. Данциг коридорында яшәгән идем. Алар безне шулчаклы мәсхәрәләделәр, искә алуы да коточкыч.
— Ә Каунаска ничек эләктең?
— Качтым.
— Качтың? — дип гаҗәпләнеп сорады Әнвәр.— Без дә качар идек, Ядя... Штатский киемнәр табып бир әле.
Өч-дүрт көн узгач, Ядвига ике пар кием табып алып килде. Тик аларны, нигәдер, башка эшкә йөрткәли башладылар.
Ниһаять, Әнвәр белән Володяны бер атнадан тагын заводка күчерделәр. Хәзер инде алар конвой астында йөриләр иде. Егетләр, үзара киңәшеп, беркөнне качып китәрсә җыендылар.
Төшке аш вакытында эшчеләр цехлардан чыга башлагач, шау-шу купты. Әнвәр, борчылып, тирә-якка карап алды. Гитлерчы солдат бер генә минутка да әсирләр яныннан китми. Димәк, качу планы өзелә.
Әллә каян гына Ядя килеп чыкты. Әйбәтләп үтүкләнгән чиста күлмәк кигән, азрак кына бизәнгән дә. Ул чырайлары качкан әсирләргә күз кысты, тыйнак кына елмаеп куйды. Егетләр, гаҗәпсенеп, бер-берсе- нә карап алдылар: «Нишләмәк була бу?»
Ядя немец солдаты янына килде. Каршында сөйкемле яшь кызны күргәч, немец, авызын җәеп, аңа каршы атлады, кызны кочакларга маташты, ләкин кыз, аның кул астыннан ычкынып, цехка йөгереп кереп китте. Солдат та аның артыннан ташланды, ләкин цехта озак тормады — йөгереп кире чыкты.
Бу вакыт Володя белән Әнвәр, завод ишек алдыңдагы әрҗәләр өеме артында киенеп, капкага таба баралар иде инде. Менә вахтер утыра торган урын. Документ сорармы, юкмы? Бер мизгелгә икесе дә адым
нарын акрынайттылар. Кинәт бер хатын Володяны этеп җибәрде дә: «Нәрсә
сарыклар шикелле таптанып торасыз? Тизрәк булыгыз!» — дип кычкырды.
Әллә ялгышып, әллә юри, кулындагы сумкасын төшереп җибәрде һәм
ачулана-ачулана, чәчелгән әйберләрең җыярга тотынды. Володя белән Әнвәр
берни булмагандай урамга чыгып, алдан ук күзләп куйган урынга
юнәлделәр...
...Атна буе эссе булды. Ачлыктан эчләр авыртты, кайнар җил иреннәрне
ярды. Аяк атлавы авырайганиан-авырая барды. Азык эзләп авылларга
тукталырга мәҗбүр булдылар... һәр җирдә вәхшилек билгеләре күзгә бәрелә:
яндырылган өйләр һәм мәктәпләр, җимерелгән коелар һәм тегермәннәр, капка
баганаларына асылган кешеләр...
Көндез урманнарда, елга камышлары арасында яшеренеп, төннәрен
егерме, егерме бишәр чакрым алга, көнчыгышка бардылар. Юлда очраган
авыл халкы актык сынык ипиләре белән уртаклашты, әсирлектән качучыларга
кулдан килгән ярдәмне күрсәтте.
Көнбатыш Двинага күп тә калмагандыр, көннәрнең берсендә кичен
Володя авырып китте: әле туңа, әле кызыша. Әнвәр, аңа булыша-булы- ша
бара торгач, үзе дә хәлдән тайды. Куаклар арасына туктап, ял итәргә
булдылар. Төнлә Володяның хәле тагын да начарланды. Кая барырга, тирә-
якта немецлар? Авыл ерак микән? Әнвәр, яшел ботаклар сындырып,
Володяны йомшакка яткырды. Өстенә яфрак япты.
Төньякка таба узучы кара болыт итәгеннән ай нуры төшеп калды: җир өсте
кинәт яктырып китте. Ялгыз әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Әнвәр әтәч
тавышы килгән якка юнәлде. Көч-хәл белән литвалы бер фельдшерны табып
алды.
— Тиф, — диде авылдан килгән фельдшер, авыруны карагач, — дәвалау
бер айдан артык вакытны алачак... Ул, нидер хәтерләгән кебек, бер мәл
уйланып торды. — Менә кая урнаштырырга аны? Миндә ярамый, миңа
немецлар килеп йөри. Ярый, минем бер танышым бар...
Дусты Володя белән аерылышып ике көн үткәч, Әнвәр бер авылга килеп
чыкты. Авыл кырыенда, матурлыгы белән мактанган кебек, алты почмаклы өй
тора. Ачык тәрәзәләрдән бөркелгән тәмле аш исе борыннарны кытыклый.
Әллә кереп караргамы? Ач көе әллә кая барып булмас. Әнвәр тапталмаган тар
сукмактан шул өйгә юнәлде. Бәланең кайда сагалап торасын кем белә? Сатлык
җан шушы йортның хуҗасы булыр дип кем унлаган?
Ишек ачарга урта яшьләрдәге бер ир чыкты. Өстендә кара костюм,
аягында яхшы ботинкалар. «Шәм кебек янып тора, нигә сугышта түгел икән?»
— дип уйлады Әнвәр, аңа ияреп өйгә кергәндә.
Хуҗалар искиткеч кунакчыл булып чыктылар. Егерме яшьләрдәге кыз аш-
су әзерләде. Хуҗа өстәлгә рюмкалар да куйды. Әнвәр ашарга утырса да,
эчмәде. «Вакытына күрә түгел, бик юмарт кылана. Артык кызыксынучан да
үзе», — дип уйланды Әнвәр эченнән генә. Хуҗа кызын каядыр озаткач, шик
арта төште. Бу — чик буе авылларының берсе иде. Гитлерчылар
партизаннарны һәм качкан әсирләрне тотып биргән өчен литва
крестьяннарына бүләк вәгъдә иткәннәр иде. Акчага күзе янган комсыз түгелме
бу? Тизрәк сызарга кирәк. Ул урыннан торды. Моны күргән хуҗа кабалана
башлады:
— Кая ашыгасыз, ашагыз әле. Кунып, ял итеп китсәгез дә була, мунча да
ягарбыз.
— Ипи-тозыгыз өчен рәхмәт, миңа китәргә вакыт.
Әнвәр ындыр артына чыгуга, велосипедка атланган ике полицай аны куып
җитте. Кулларында пистолетлар иде... Тукаевны үзе качкан Каунас лагерена
озаттылар. Полкташы Саша Колесников та анда булып чыкты.
Штутгарт вакыйгасы
Ха мм ер штейнда — Көнбатыш Германиянең кечерәк кенә бер шәһәрендә
— Каунастан китерелгән әсирләрне лагерьларга бүлделәр. Шыплап төялгән
бер вагонны Франциядән ерак булмаган Крайфенхаген шәһәренә озаттылар,
аннан, машиналарга төяп, урман буена китерделәр дә ике рәт чәнечкеле тимер
чыбык белән әйләндереп алынган баракка урнаштырдылар.
Таңнан алып төшә кадәр урман кистерәләр. Ашау начар, эш авыр. Үләт
чире белән тифтән үлүчеләрнең саны көннән-көн арта. Болай барса — исән
калуың икеле. Качу турындагы уй бер генә минутка да күңелдән чыкмый.
Әнвәр Сергей исемле бик зур гәүдәле бер егет белән танышты. Карап
торуга әкрен күренсә дә, тәвәккәл адәм булса кирәк. Сугышка кадәр
Кронштадтта хезмәт итеп, дәһшәтле көннәрдә Ленинград өчен барган
сугышларга катнашкан һәм, яраланып, дошман кулына эләккән. Әнвәрне ул
бик тиз аңлады: качарга кирәк, качарга!
— Бик ерак алып киттеләр шул... — дип куйды Тукаев уйчан гына.
— Ерак. Дөрес әйтәсең. Кышын беркая да барып булмый, җәйне көтәргә
туры килә. Юлга хәзер ук әзерләнә башларга кирәк. Менә ризык мәсьәләсендә
нишләргә?
— Мин Рудольф белән сөйләшеп карармын. Булдырса, ул гына булдыра
моны.
Повар Рудольф — битенә вак кына шадра сибелгән, бәләкәй буйлы Уфа
татары—әсирләр арасында үзенең үткенлеге белән танылып өлгергән иде
инде. Әнвәр аңа мәсьәләнең асылын ачып салгач, ул:
— Ризык табу миннән, — дип. кухняга кереп югалды.
Озын буйлы, эре сөякле удмурт егете Саша Колесников һәм кин җилкәле
кыска буйлы рус егете Василий да качу планын хуплап каршыладылар.
Туган илгә кайту хыяллары тагын күңелләрне биләп алды.
Рудольф беренче көннән үк азык әзерләргә кереште. Ул — монтер да,
электрик та, итек тегүче дә — бер сүз белән әйткәндә, җитмеш җиде төрле
һөнәр иясе иде. Рудольфның алтын куллы икәнен белеп алган немецлар да аңа
төрле савыт-саба, сәгать, хәтта мотоцикллар китерә башладылар. Билгеле,
инструментлар да бирделәр. Шулар ярдәмендә ул барак ишекләренә
ачкычлар, кечкенә кинжаллар ясап яшерде.
Менә яз җитте. Көчле яңгырлардан соң җылы кояш карагач, агачлар бик
тиз яшелләнде, җир өсте яшел хәтфә үлән белән капланды. Ерак юлга
чакырган кебек, күктә, тирбәлә-тирбәлә, кошлар сайрый. Вакыт җитте! Ләкин
тышкы яктан йозак белән бикләнгән барактан ничек качарга? Чәнечкеле
тимер чыбыклар аркылы ничек сиздермичә үтәргә?
Менә монда инде Әнвәр Тукаевның кечкенәдән үк килгән математик
сәләте ярдәм итте. Төннәр буе уйлап ята торгач, ул әсирләр барагы белән
тимер чыбык киртә арасындагы ераклыкны, шул араны сакчының күпме
вакытта узуын исәпләп чыгарды. Качкан чакта вакытның секунды да саиаулы.
Әсирләр барагының аргы башында бәдрәф белән ике арада өч метр чамасы
ара бар. Әнә шул тирәне казу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булачак бит,
Әнвәр башына килгән бер акыллы уйдан сөе неп куйды. Әнә шул урынга —
бәдрәф белән барак арасында чүп чокыры казыту турында комендантка
тәкъдим ясарга кирәк. Л'1отивировкасы болай: чүп түгәргә кирәк булган саен,
алар сакчылар яши торган бүлмәгә керәләр. Немецлар бу вакытта еш кына ял
итәләр, аларны бор- чырта туры килә, сакчы, ялын бүлеп, чүп түгүчене саклап
чыгарга, әсирне баракка озатып куярга тиеш. Никадәрле мәшәкать! Әгәр
бәдрәб белән ике арага чүп чокыры казысаң - сакчыларны борчымый гына,
теләсәк кайчан түгәсең дә кереп китәсең. Звонок шалтыратып торасы ла юк.
Бу фикер комендантка ошады. Ул:
— Копф, копф! — дип Әнвәрнең башына чиртеп, мактап та куйды: башың
бар, янәсе.
Чокырны бик иркен итеп казыдылар.
Шулай итеп, Әнвәрләргә хәзер астан чокыр казуның өч метры кимеде.
Өстәвенә идән астыннан әлеге чокырга чыгу өчен кеше сыярлык берничә
ташны куптарсаң — тимер чыбыклы киртәгә чаклы юл әзер дигән сүз.
Качу көнен шимбәгә билгеләделәр.
Ашкынып көткән көн килде. Тышта күзгә төртсәң күренмәслек караңгы.
Көньяк жиле бер мизгелгә тынып кала да, кинәт ачу белән бәрелеп, барак
түбәсендәге иске топольләрне шапылдата. Тышта сары ут яктысында, акрын
гына як-якка чайкалгалап, мыеклы немец йөри. Бераз бара да туктый, колак
салып тыңлап тора, сызгырынгалап, тагын барак тирәли атлый.
Ниһаять, кухня ишеге ачылды.
— Тизрәк керегез, — диде Рудольф, иптәшләрен ашыктырып. Барысы да
кухняга үткәч, ул ишекне әйбәтләп япты һәм үзе ясаган ачкыч белән бикләп
куйды. Аннан, стена янындагы топчанны бер якка этеп, көндез үк кисеп
куелган идән сайгагын күтәрде.
Менә дүртәү' аска сикерделәр. Әнвәр өстә, сакчыны күзәтергә калды.
Кулында пычак. Рудольф көндез борау белән стенаның бүрәнәсен тишеп
куйган иде. Әнвәр әнә шул тишектән тышны күзәтә. Мыеклы немец арлы-
бирле йөреп тора. Солдат, барак тирәсен тагын бер әйләнгәч, бер мәлгә туктап
торды, аннары кухняга таба килә башлады. «Беттек!» — дип уйлады Әнвәр, ә
үзе пычагын кысыбрак тотты. Менә кухняга ун адым калды, биш адым...
Немец туктады, тирә-якны караштырды һәм... кире китте. Әнвәр җиңел сулап
куйды, иелеп, идән астына карады. Сигнал юк. Нигә болай озак соң? Әллә
фундамент бик нык булдымы? Тиздән сакчылар алмашыр вакыт та җитә.
Сменага чыгучы фашист әсирләрне карарга уйласа? Әнвәрнең маңгаена
салкын тир бәреп чыкты. Ул арада идән астында ут кабынып сүнде: булды!
Әнвәр караңгылыкка сикерде, мүкәләп, шуышып бара башлады. Менә идән
асты караңгылыгында азрак яктылык күренде. Тишек! Күз ачып йомганчы
Әнвәр шунда сикерде һәм чүп чокырын үтеп, бәдрәф артына йөгерде, өзелгән
тимер чыбык аркылы чыкты да иптәшләрен куып җитте. Караңгы төн
качкыннарны үз кочагына яшерде.
Шул төннән башлап алар Көнчыгышка таба юл тоттылар. Көндезләрен
куркынычсыз урында яшеренеп, төннәрен гел алга бардылар.
Утызынчы көн. Кояш төшлеккә җиткән. Игеннәрне көйдереп бетерергә
җыенгандай, рәхимсез кыздыра. Авызлар кипкән. Җилдә ярылган иреннәрдән
тозлы кан тәме килә. Баш, тукмак белән төйгән кебек, сулкылдап авырта,
бөтен тән сызлый. Әнвәрнең карашы үзенә төшә: ертык кием, кибеп саргаеп
беткән тишек итекләр. Ул иптәшләренә карый. Аларның да өс-башлары
беткән, ачлыктан хәлсезләнгәннәр, озын авыр юл ялыктырган. Күз кабаклары,
кургаш таккан кебек, авырайганнар, ирексездән йомылалар, йокы йокы түгел,
газапланып яту гына. Тизрәк кояш тау артына чумсын иде, соңгы көчне җыеп,
алга китәрләр иде...
Кинәт төрле яктан кычкырган тавышлар ишетелде, йөрәк тибүдән
туктаган кебек булды. Немецлар! Эләктек! Аталар, акыралар:
— Ауфштеен! Рус, тор!..
Баш өстендә пулялар сызгыра, кайчак алар, эләктерәм, эләктерәм
дигәндәй, түбәннән үк очалар. Күп тә үтмәде, Саша Колесников, эчеп тотып,
каты ыңгырашты.
— Әллә яраландыңмы? — Әнвәр иптәше янына шуышты, ләкин үзе дә
авыртудан чыраен сытты. Пуля ике аягын да үтә чыккан, ярасыннан кан
сиптерә иде. Василий да яраланды.
Ниһаять, атмый башладылар. Иген басуы тынды, тик дары төтеннәре генә
җилсез һавада озак таралмый торды.
Бераздан немецларның:
— Рус, тор! — дип, тамак ярып кычкырганнары ишетелде.
Бер-берсенә тотынып аяк өсте бастылар. Ике йөз метрларда, аларны камап
алып, иллеләп немец килә иде.
— У-у, нихәтле! — Сергей тешләрен кысты. — Куркалар, хәшәрәтләр,
роталары белән килгәннәр. Штатскийлары да бар, күрәсең, авылларга
шалтыратканнар.
— Нигә якын килмиләр соң?
Сергей усал елмайды:
— Куркалар. Бездә граната бар дип уйлыйлар.
Бер гитлерчы башкаларыннан аерылды. Калганнары, сагаеп, авто-
матларын әсирләргә төзәделәр.
Ике-өч адым калгач, фашист туктады, әсирләрне дикъкать белән күздән
үткәрде, тик шуннан соң гына алка кысылды һәм гитлерчылар автомат
прикладлары белән әсирләрне кыйный башладылар.
Штутгарт лагеры капкасы төбенә фашист офицерлары җыелган.
Йөзләрендә — кыргый бер цадизм хисе. Лагерь йортына әсирләр дә чыккан,
карашларында — кызгану. Сергейны, Рудольфны һәм Василийны, яраларын
бәйләгәч, сорау алырга алып киттеләр. Әнвәр белән Сашаны, носилкаларга
салып, лагерь лазаретына китерделәр. Бпшесенә дә делолар ачып, муеннарына
калай номер тактылар.
Колесников аңын җуйган, Әнвәрнең дә хәле начар, аяклары берни тоймый
иде.
Палатага ике кеше керде. Берсе озын буйлы, ябык йөзле, икенчесе тәбәнәк
һәм гәүдәгә нык. Икесенең дә өстендә ак халат. Әсирлеккә алынган поляк
офицерлары — хирурглар икән.
— Яралары авыр боларның, — диде озын хирург, совет кешеләрен
карагач. — Берсенең эчәкләренә зыян килгән, ә монысының каны күп аккан,
ярасына пычрак эләккән. Икесенә дә кичекмәстән операция ясарга. Башта
сыворотка кертергә кирәк, аннары — операция бүлмәсенә.
— Операция ясарга ирек бирмәсләр. Боларны десант дип уйлыйлар, әнә
бит гестапо да килеп җитте...
Хирурглар икесе бергә каядыр чыгып киттеләр. Ун-унбиш минуттан
тәбәнәк хирург үзе генә әйләнеп керде.
— Хәзер гестапочылар килә. — диде ул Әнвәргә. — Бер сүз дә әйтмәгез,
үлә дип уйласыннар.
Хирург ишеккә ашыкты.
Бераздан ишек тагын ачылды һәм анда өч офицер күренде: икесе
гестапочы, ә өченчесе, фашистлар киеменнән булса да, немецка бер дә
охшамаган иде. «Кайда күргән идем соң? — Әнвәр керфек арасыннан гына
аңа карады. — Тукта, тукта! Кырык беренче ел июне шимбәсендә башка
урынга күчеп китәргә боерык укыган дивизия штабы офицеры бит бу!
Бернинди коралсыз сугышны каршылауда аның да катнашы юкмы?
Власовчылар, дип сөйлиләр, бу да шулар төркеменә кермиме и кәй?..»
Әнвәрне төрткәли башладылар. Ләкин ул, тешләрен кысып берни дә җавап
бирмәде.
„ Вакытыгызны әрәм итмәгез, — диде озын хирург. Әнвәр аның канчан
кергәнен дә күрми калды. — Болар хәзер тере мәет, дөнья кайгысы юк
боларда.
Гестапочылар бер-берсенә карашып алдылар да, кул селтәп, чыгып
киттеләр.
Шуны гына көткән кечкенә хирург йөгереп килеп җитте. Операция ике
сәгать ярым дәвам итте.
Соңыннан авыруларны икенче палатага урнаштырдылар.
— Хәзер сез үлдегез инде, — диде озын хирург һәм әсирләрнең муен-
нарындагы жетоннарын урталай сындырды. — Исемнәрегезне үзгәртегез!
һәр әсирнең жетонында бер үк биш урынлы сан ике мәртәбә тишелгән;
әсир үлгәч, жетонның бер яртысы аның муенында кала, ә икенчесе лагерь
комендатурасына тапшырыла. Хирурглар, моргта үлекләрнең күп булуыннан
файдаланып, совет кешеләрен үлемнән йолып калу юлын тапканнар икән.
«Үлгән» әсирләрне дәвалау озакка сузылды. Врачлар аларны терелтү өчен
барлык чараларны күрделәр: дарулар да таптылар, ашарга да алып килделәр.
Поляк офицерлары белән совет солдатлары арасында чын дуслык урнашты.
Василий, Сергей һәм Рудольф билгесез югалдылар. Аларны Штеттен
лагерена озатканнар икән, дигән хәбәр генә таралды.
Әнвәр лазареттан бары тик кырык дүртенче елның язында гына чыкты.
Җәй лагерь йортында эшләп үтте, ә көзен итальян һәм француз әсирләре белән
бергә немец баенда эшләде. Кыш җиткәч, Колесников га лазареттан чыкты.
Ул да иген сугарга йөри башлады. Кышын качу мөмкинлеге булмау өметләрне
язга юнәлтте.
Төнлә поезддан сикергәч
Кырык бишенче ел. Яз башы. Фашистларны барлык фронтларда да
кысрыклыйлар. Өченче рейх армиясенең көннәре санаулы. Җиңелгән саен,
фашистлар зәһәрләнә баралар.
Әсирләрнең күңеле күтәренке, алар җиңү шатлыгы белән яшиләр.
Фашистларның тентү оештыруларына, эзәрлекләүләренә дә карамастан,
яшерен радиоалгычтан алынган совинформбюро хәбәрләре телдән телгә
тапшырыла, яшерен группа листовкалар язып тарата.
Көннәрнең берендә әсирләрне эшелон каршына куып чыгардылар да
товар вагоннарына төяделәр. Кая алып баралар, нигә? Сер. Әйтми немец.
Шулай да берничә көн үткәч, поездның юнәлеше беленде: эшелон буенча
вагоннан вагонга, Италиягә алып баралар, дигән хәбәр таралды. Австрия
чиген үткәч, Көнбатыш иреге турында агитацияләр көчәйде. Ләкин совет
кешеләрен ялганга ышандыру мөмкин түгел иде, алар барысы да туган ил,
азатлык турындагы уйлар белән яшәделәр.
Поезд станциядә аз гына туктап тора да тагын алга чаба. Туган ил
ераклашканнан-ераклаша. Америка җиренә озаталар, дигән хәбәр әсирләр
күңеленә борчу сала: аннан качарлык түгел, океанны йөзеп чыгып булмый.
Әнвәр караңгы вагон почмагыннан кузгалды, кулы белән капшап Саша
Колесниковны тапты.
— Сикереп булмасмы икән? — дип аңа үзенең уен сөйләде. — Кая гына
илтсәләр дә, качуы кыен булачак. Станцияләрдәге тукталыш вакытында да
моннан ычкынып булырлык түгел, нык саклыйлар. Тик бер юл кала —
сикерергә!
— Поезд барган вакыттамы? —дип сорады якында утыручы берәү.
— Әйе, поезд алга барганда.
— Кыр ык-илле чакрым тизлек. Имгәнмәгән җирең калмас.
— Сикерәбез! —диде Саша, бераз уйланып торгач.
Бу әңгәмәне ишеткән тагып берничә кеше алар янына елышты. Барлыгы
алтау сикерергә булдылар.
— Сикерүен сикерергә, ләкин кайчан, ничек? — Әнвәр югарыга, түшәм
янында ук стенага уеп ясалган тәрәзәгә карады. Тимер челтәр бик нык, кул
беләп геиә куптарырлык түгел.
— Идәнгә түшәлгән салам астында бер калын такта бар, — диде
Колесников.
Әсирләр өмет беләп аңа карадылар. Ул арада Саша тактаны тартып та
чыгарды.
Вагон эче тагын да караңгылангач, төнне көтеп яткан әсирләр
урыннарыннан кузгалдылар. Алтаулап такта тыгып каергач, челтәр түзмәде;
акрын гына купты. Тәрәзә рамына күп көч куярга туры килмәде, вагон эченә
салкын җил бәреп керде. Әнвәр башын тыкты. Куркыныч, түбәндә җир-мазар
күренми, упкын кебек караңгы.
— Мин тәвәккәллим! — диде Әнвәр һәм, ике кулын таянып, кисәк кенә
үзен-үзе караңгылык эченә ташлады.
Аяклар катыга тиюгә сөрлегеп китте һәм Әнвәр каядыр түбән таба
мәтәлде. Кул-аякларын капшап карады — сынмаган, тик терсәкләре белән
тезләре генә кызыша, берничә җирдә тиресе умырылган. Сашага да зур зыян
тимәгән икән.
— Әйдә, башкаларны эзлик! — диде Әнвәр, дусына карап.
Тимер юл тау астына таба бара иде. Юл буенда баганалар очрый башлады.
Чү! Кем бу? Алар баганага туры килеп һәлак булган кешегә очрадылар. Бу
караңгыда аларга кушылган өченче иптәш булып чыкты. Башка берәү дә
очрамады, өченче иптәшнең бәхетсезлеккә очравын күреп, сикерергә
курыкканнар булса кирәк.
Үлгән егетне Австрия җирендә күмеп, үзебезнең якка юнәлделәр. Берничә
көн үткәч, Чехословакия-Австрия чигенә килеп чыктылар.
Чехословакиядә егетләрнең хәлләре җиңеләйде, һәр җирдә — шәһәрләрдә
һәм авылларда, халык аларга ярдәм итте, ашатты һәм киендерде. Собеслав
шәһәренә җитәр алдыннан алар бер авылга кереп кич кунарга булдылар.
Акрын гына бер өй тәрәзәсен шакыдылар. Өй хуҗасы, илле яшьләр
тирәсендәге урта буйлы словак, юлчыларның фашистлар лагереннан качкан
совет кешеләре икәнлекләрен белгәч, аларны туганнарча якын итеп каршы
алды.
Хуҗаның гаиләсе, тын да алмыйча, алар сөйләгәнне тыңлап торды. Тамак
туйдыргач, хуҗа кайдандыр радиоалгыч тартып чыгарды, партизаннар
үзәгеннән җибәрелгән листовкаларны күрсәтте.
— Тиздән Гитлерның бугазы буылачак, фашистлар Чехословакиядән дә
сыза башладылар. Кызыл Армия бик нык кысрыклый аларны. — Бик күп
вакыйгалар турында ул ашыкмыйча сөйләп бирде. Берничә мәртәбә майор
Боуш исемен кабатлады, аның партизаннар командиры икәнен әйтеп,
әсирлектән качкан егетләрне шулар белән таныштырырга вәгъдә бирде.
Иртәгесен ул, егетләрнең борчыла башлауларын сизеп, урманга китте дә
төнлә партизаннар отряды командирының ярдәмчесен ияртеп кайтты.
Шул көннән башлап Әнвәр Тукаев белән Александр Колесников
Чехословакия партизаннары отрядында сугышчан операцияләрдә катнаша
башладылар һәм 9 майны — бөек җиңү бәйрәмен дә шунда каршыладылар.
Берничә көннән соң, майор Боуш партизаннар отрядында катнашкан совет
кешеләренә кирәкле документлар биреп, аларны Будапештка, чит илләрдә
партизанлыкта булган совет кешеләрең җыю пунктына озатты.
Будапештта аларны совет офицеры каршы алды, сөйләшеп хәлләрен
ачыклагач, Колесников белән Тукаевны Румыниядә дислокациядә урнашкан
Советлар Армиясенә хезмәткә җибәрде. Анда Әнвәр Тукаев 9. .С. Ә,- N, 5.
орудие командиры, Александр Колесников наводчик булып, шул елның,
көзенә кадәр хезмәт иттеләр — үзләренә алмашка килгән яшь солдатларны
тынычлык сагына әзерләделәр.
Еллар үткәч
...Поезд станциягә килеп туктаганда шәһәр өстендә көзге төн иде. Перрон
каршы алучылар белән тулы. Кулларында чәчәкләр, күзләрендә шатлык
яшьләре. Кызык бу дөнья дигәнең: кеше кайгыдан да елый, шатлыктан да.
Ләкин шатлык яшьләре тонык түгелләр!
Әнвәр вокзал алдына чыкты. Трамвай көтеп торасы килмичә, җәяү китте.
Таныш урамнардан барганда Казанда үткәргән студент елларын хәтерләде.
Бәләкәй генә Удмурт шәһәре Можгадан килеп, университетның физика-
математика бүлегенә кергән иде ул. Беренче дәресләрдәге дулкынланулар,
беренче авырлыклар, беренче уңышлар — әле дә хәтерендә. Ә керүен
имтихансыз кергән иде. Рабфакны отличник булып бетергән иде.
Әнвәр университет урамына килеп җитүен тоймый да калды. Менә
колонналы ак бина. «Минем университетым! Гасырыбызның даһие укыган,
дистәләрчә атаклы галимнәр биргән университет! Эх, тагын аудиторияләргә
кереп, профессорларның лекцияләрен язасы иде... Белер идем укуның
кадерен!» Ул университет тәрәзәләренә карады. Ачык тәрәзәләрдән
кызларның чыр-чу килеп көлешүләре ишетелә. Егетләрдән кайсыдыр көчле
тавыш белән нидер сөйли. Гел Әнвәр укып йөргән чактагы кебек. Әйтерсең лә
сугыш бөтенләй булмаган!..
Январь аеннан Әнвәр Тукаев — университетның читтән торып укучысы.
Ә киләсе елның көзендә ул инде физика-математика факультетының көндезге
бүлеге студенты.
Тормышның әчесен-төчесен үз җилкәсендә татыган егет укуның кадерен
белә: курстан курска гел «бишле» билгеләре белән генә күчә. Диплом эшен
бик яхшы яклый. Эшкә билгеләнергә берничә генә көн кала. Шулчак аны
номерлы заводтан килгән вәкил эзләп таба.
— Эшкә безгә барасыңмы? — ди ул, танышкач.
— Мин бит инженер түгел...
— Физика белән математиканы белгән кешегә производствоны үзләштерү
бик читен булмас, махсус курска җибәрербез.
— Ә нинди эш тәкъдим итәсез?
— Анда күз күрер. Конструкторлар бюросына белгечләр кирәк, цех
начальниклары...
Ниһаять, эшкә билгеләнү көне. Әнвәрнең сабакташлары бер-бер артлы
комиссия бүлмәсеннән чыгалар да, кайда билгеләнүләрен әйтеп, бер-берсе
белән шатлыкларын уртаклашалар.
Менә Әнвәрнең чираты. Комиссия членнарының игътибары Әнвәргә-
төбәлгән.
— Тукаевны миң үзебезгә алам, — ди шул вакыт завод вәкиле.
— Юк! — Университетның ул вакыттагы ректоры доцент Ситников
кискен хәрәкәт белән урыныннан тора. — Ул сезгә ярарлык түгел, дүрт ел
әсирлектә булган кеше...
Кинәт университетның түшәмнәре Әнвәрнең өстенә җимерелеп төш-
кәндәй була. Тамак төбенә каты төен килеп тыгыла: язмышның шундый- өлеш
чыгаруында аның нинди гаебе бар соң? Ул комиссия членнарының тагын ни
әйткәннәрен ишетми, кулына дипломын кысып, үзен-үзе белмичә, кабинеттан
чыгып китә.
Әнвәр Тукаев сугыштан соңгы шушы чыгарылышта иң яхшы укучы-
ларның берсе була. Профессор Гомәр Тумашев һәм доцент Корбан Галимов,
анык сәләтле булуына шикләнмичә, Тукаевны аспирантурага- калырга
тәкъдим итәләр.
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы физика-
технология институты директоры аспирантурага керергә теләүче канди-
датларның дипломнарын карый: Саченковның «өчле» билгесе өчәү,
Тукаевның сиксән проценты гел «бишле», ә «өчлесе» бер дә юк.
— Ярый, мин сезне аспирантурага алам, — ди профессор, Тукаевка карап.
Ләкин Әнвәр бу зур шатлыкка шикләнеп карый.
— Минем анкеталарым ярармы икән?..
— Ник?
— Әсирлеккә эләккән идем...
Профессор уйга кала. Аннан Саченков янына килә:
— Гариза языгыз.
Профессор Әнвәргә карый:
— Сезгә дә язарга мөмкин...
Ләкин Әнвәр гариза язып тормады. Андый «мөмкин»нәрнең нәрсә белән
беткәнен белә иде инде ул. Шуңа күрә илленче елда кичке эшче- яшьләр урта
мәктәбенә эшкә керде һәм, бөтен сәләтен, алган белемен укытучылык эшенә
биреп, бик тиз арада эшче-яшьләр арасында ихтирам яулап алды.
Бервакыт аны район хәрби комиссариатына чакырдылар. Уртача буйлы
майор, өченче часть начальнигы, башыннан аягына кадәр карап чыккач,
Тукаевтан:
— Нигә сезгә университетны тәмамлагач офицер чины бирмәделәр? —
дип сорады.
Әнвәр, жавап таба алмыйча, каушап калды. Шаяртамы, әллә чынлап
сорыймы? Бәлки, чираттагы бер тикшерүдер бу...
— Моны инде сез миңа караганда яхшырак беләсез... — диде Әнвәр,
күңелсез генә. Ул кинәт битләренең, колакларының кызыша башлавын тойды.
Майор үзе дә уңайсызланды.
— Гафу итегез, ләкин мәсьәләнең асылына төшенә алмыйм. — Ул күрше
бүлмәгә кереп китте. Берничә минут үтүгә тагын Әнвәр янына чыкты.
— Запастагы офицер званиесе бирү өчен, университетны тәмамлагач,
документлар әзерләнмәгән. Еллары шундыйрак иде бит ул чакта...
Ул Тукаев янына якын ук килеп, аның кулын кысты:
— Саф җилләр исте, сез хәзер запастагы офицер.
Тагын бер ел үтте.
Көннәрдән беркөнне Тукаевны Вахитов исемендәге клубка чакырып язу
җибәрделәр. «Сәбәбен язмаганнар, нигә икән бу?» дип уйлана- уйлана Әнвәр
өченче маршрут трамваена утырды. Клубка килсә, зал халык белән тулы.
Менә президиум председателе җыелышны ачык дип игълан итте. Җыелыш
Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларына
багышланган икән. Менә, кыскача һәм дулкынлы чыгышлардан соң,
батырларны бүләкләүләр башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы сугышта җанын-
тәнен кызганмыйча дошманнарга каршы көрәшкән якташлар менделәр.
Полковник аларның күкрәкләренә орденнар һәм медальләр такты. Залда
алкышлар яңгырап торды.
Кинәт Әнвәр:
— Тукаев Әнвәр Гәрәй улы,—дигәнне ишетеп, сискәнеп куйды.
Полковник аңа «Батырлык өчен» медален тапшырганда, залда тагын
алкышлар яңгырады...
Аспирантура тәмамлангач, укытучылык вазифасын үтәү белән бергә,
Әнвәр Тукаев фәнни эшкә чумды. Яңадан-яңа темалар өстендә эзләнүләр алып
барды, яңа формулалар төзеде, яңа мисаллар чиште. Төрле фәнни
журналларда аның уннан артык фәнни эше басылып чыкты, ә алтмыш өченче
елда «Нефть ятмаларында басым функцияләрен билге
ләү» дигән темага якланган диссертациясенең раслануы турында Мәс- кәүдән
хәбәр килде. Расланмавы мөмкин дә түгел иде, чөнки Тукаевның бу ачышын
Татарстанның нефтьчеләре бик уңай каршы алдылар һәм кара алтын чыгаруда
к иң куллана башладылар.
Кайгы гына түгел, шатлык та ялгыз гына килми икән. Озакламый,
«Комсомольская Правда» газетасында Ядвиганың ярдәме турында басылган
очерктан соң, Әнвәргә бик күп җылы хатлар килә башлады. Каунас өлкәсенең
Укмерге районы пионерлары аңа «Мактаулы пионер» исемен бирделәр.
Казанның да бер мәктәбе пионерлары Ьатыр татар егетенең муенына
тантаналы рәвештә кызыл галстук тактылар.
1962 елның җәе Тукаевны тагын бер зур шатлыкка алып килде — аны
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафына кабул иттеләр...
Казан дәүләт педагогия институтына барып керсәң, тәнәфес вакытында
Әнвәр Тукаевның һәрвакыт студентлар арасында булуын күрәсең. Алар аңа
иксез-чиксез сораулар бирәләр, төрле киңәшләр сорыйлар.
— Әйе, аны студентлар, укытучылар һәм галимнәр бик ихтирам итәләр.
— ди институтның партия оешмасы секретаре Анастасия Александровна
Михеева. — Бу бик табигый: ул кешелекле һәм туры. Ярдәмен дә кызганмый,
әгәр кирәксә, дөрес шелтә дә ясый белә.
Тукаев студентлар арасында зур эш алып бара. Лекцияләр уку өстенә
өстәмә дәресләр дә үткәрә. Иртәдән төнгә кадәр аның бөтен вакыты
институтта үтә. Бүлмәсенә кайчан гына барып керсәң дә, анда я студентлар, я
укытучылар була. Ә ул һәрберсен тыңларга вакыт таба.
Институтның фәнни эшләр буенча проректоры Николай Петрович
Муньковның кешене юкка гына мактамавын күпләр белә.’Ләкин аның да
Әнвәр Тукаев турында фикере бик әйбәт.
— Әнвәр Гәрәеяич Тукаевның фәнни ачышлары бик әһәмиятлеләр, фәнни
яктан нигезләнгәннәр, — дип сөйли Николай Петрович. — Вакыты күпме генә
тыгыз булса да, эзләнүләрне ташламый, яңа фикерләр күтәреп чыга. Ә бит
Тукаевның вакыты бик тыгыз, ул — институтның иң зур факультетының
деканы.
Дөрестән дә, физика-математика факультетында бик күп студентлар
укый. Көндезге бүлектә укучылар саны алты йөз иллеләп булса, читтән торып
укучылар саны меңнән дә артып китә. Шуның өстәвенә йөз иллегә якын эшче-
яшьләр кичке бүлектә укыйлар. Әнвәр Тукаев шушы коллективны берничә ел
инде җитәкли.
Әйе. аның вакыты тыгыз; ул галим дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Хәзер аны
һәркайда ихтирам итәләр...
Вакыт тиз үтә. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә егерме ел тулды инде. Ә
сугышта күргәннәр онытылмый.
Көрәштәшләрне, үлем тырнагыннан йолып алган дусларны онытырга
мөмкинме соң!..
...Әнвәр үзе дә сизмәстән тагын өстәл тартмасын ача. Хатлар, хатлар!
Хатлар килгән саен, баштан узган фаҗигале вакыйгалар барлык
детальләренә кадәр күз алдында гәүдәләнәләр. Ә хатлар гел килеп торалар.
Удмуртстаннан Александр Колесников еш кына язып тора. «Сергей, Василий,
Рудольфларны табып сөйләшеп утырсаң, үзе бер бәхет булыр иде», — дип
язган ул хатларының берсендә.
Литвадан да хатлар гел киләләр. Пионерлар, Ядвига Рутулайте эшләгән
завод эшчеләре кыю Литва кызын эзләүне дәвам иттерәләр.
«Әгәр Ядвиганың исәнлеге турында хәбәр килсә, шулчак ук аны күрергә,
тагын бер кат рәхмәтемне әйтергә китәр идем, — дип уйлый Әнвәр, өстәл
тартмасындагы хатларга карап. — Теге вакытта ул коткармаган булса, исән
калыр идемме икән?!»