Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

•••
Мин туганмын карлы декабрьнын Буран котырып торган мәлендә. Шуңаргадыр, менә гомерем буе Җылы эзлим яз да, җәен дә.
Җылы эзлим һәрбер дус өеннән, Җылы эзлим барлык күзләрдән.
Җылы эзлим һәрбер кыскан кулдан, Карлы яңгыр, шыксыз җилләрдән.
Юк, ышанмыйм боз, кар салкын дисәң., Берни түгел мина бураның. Уҗымнарны кара, ничек җылынып Йоклый кышын! Кар шул юрган ул...
Җир котыпка бер көн әверелсә, дип, Башка кайчак сәер уй керә.
Мин анда да, карда учак ягып, Тырышыр идем хышны эретергә.
Җылыныр иде денья, калса шунда, Калса мине сөйгән бер йөрәк.
...Куркам бары салкын йөрәкләрдән, Сакланырга, белмим, ни кирәк...
Онытма
Тыңла:
— Чылтыр, чылтыр!— Медаль чылтырый.
— Чылтыр, чылтыр!— Орден чылтырый.
Алар сагына синең күкрәк түрен. Ә батырлык үлмәс җыр сорый.
Бу медальләр, орденнарың ләкин Ауный күптән, Ауный идәндә.
Кызың —чулпы, улың акча итеп Уйный бары, җае килгәндә.
Керә күршең, Җыр кирәкми аңа, Кирәк кием, күбрәк аш кына. Лап-лоп! Лап-лоп!— Идән сыгыла шыңшып, Ә медальләр — табан астында.
Күршең —шаян, көлә. Син күрмисең, Ераклыгын узып елларның,
Яшь аралаш, ут һәм кан аралаш, Сиңа кемнәр карап торганын.
Соңгы көчен җыеп, яралы баш Күтәрелә:
— Иптәш, онытма!
Сузылалар кан ургылган куллар:
— Ни өчен соң кердең енн утка?!
Рәнҗи туачак көн:
— Ж,нңде күршең...
Жиңде күршең, ә син, син—тыныч.
Сугыш, үлем миңа бернн түгел.
Сннен җиңелү ләкин Куркыныч.
— Чылтыр, чылтыр!— Орден чылтырый.
— Чылтыр, чылтыр!—
<Медаль чылтырый.
Батырлыклар үлмәс җыр сорый.
Зарланыгыз, кызлар
«Косметика, космос, синтетика...» — БӘХӘСЛӘШӘ кызлар үзара, Көннәр аша сәер сүз бара.
Кемдер каш җыера:
«Күчерергә иде сезне теге чорга! Без яшәдек. Ә сез азасыз— Кибетләрдә нейлон, лавсан эзләп, Газетларга хатлар язасыз».
Көнчеләрдәй, кызлар, курыкмагыз, Сөйләшегез, әйдә, языгыз, Зарланыгыз.
Валлаһи дим сезгә:
Үртәү кая, бары ләззәт бирә Зарыгыз.
Рөхсәт итә сезгә кемнәр әнә. Күрәсезме,
Якты өстәп җиргә, Утлар яналар?
Әтиләр һәм мәңге яшь егетләр— Таш сын булып тынып калганнар.
Алар күзе белән карап җиргә, Алар өчен дә бит
Сөя сезне безнең җаныбыз.
Бүләк итсәк мәзәк исем йөрткән Яна сувенирлар—
Уртак бүләк итеп алыгыз.
Яшь хатыннар!
Унсигездә тол калганнар...
Алар исәннәр.
Онытмагыз җылы сүз әйтергә, Юатырга — Боек йөрсәләр.
Көлсен алар бергә безнең белән, Еллар сагышы инде сүрелсен.
Ә көнчеләр тавышы сезнең көлү, Яшәү шау-шуында күмелсен.
Бакчаларда, мәктәп залларында Тавыш бирә алмаш дөньябыз. Ишетәсезме?
Сез аларны менә йөрәк белән, Көн дә тыңлагыз.
исе
«Син тынлыкны тыңла, дустым минем...»
Ф. Гарсиа Лорка
Тәнгә килеп Бәреләләр, Салкын, Пычрак бәндә кебек. Җил ИСМӘСӘ.
Медузалар югалалар, Җилләр чыкса.
Иөрәклеләр кала бары, Дулкын купса. Кил бу ярга, Ташлан җилгә, Дулкыннарга! Җыр тыңларга, Бетховенны кил тыңларга!
Юк ул тынлык, Җилләр яңгыр вәгъдә итсә.
Балыклар да Судан өскә сикерешә. Ннк дуслаша Ьава белән балык хәтта? Күз ташла, дус, Горизонтка, теге якка! Тынлык мәңге хәбәр сөйли:
— Яшен, яшен! Дөнья чиста булсын өчен! Бәхет өчен!
Күкрәк киереп Сулыйк әйдә Яшен исен, Яшен исен!
8. .С. Ә.’ ifi 5.
Яшен
Төнбоеклар үскән җирдә Тынгы булмый.
Эч пошудан йөрәк дулый. Жил ИСМӘСӘ.
Камышлар да сөйләшмиләр, Җил ИСМӘСӘ, Яфраклар да моң чәчмиләр, Җил ИСМӘСӘ.
Килми болыт, Күкрәү булмый, Жил ИСМӘСӘ. Яумый яңгыр, Жнр юылмый, Җил ИСМӘСӘ. Сусый чәчәк, Каплый тузан, Боега үлән, Шиңә иген, Үлә чирәм, Җил ИСМӘСӘ. Ябык торса, Тынчу була бүлмәләр дә, Урамда да бөркү була, Челләләрдә, Җил ИСМӘСӘ.
Диңгездәме яки ямь бар. Җил ИСМӘСӘ?
Күбәяләр медузалар, Җил ИСМӘСӘ.
Иөзсп булмый рәхәтләнеп:
Җавап бераз каты булса
Теләмимен
Рәнҗетергә беркемне дә. Рәнҗетергә түгел, Авыр суз әйтергә, хәтта Ләкин, нишлим, Туры килә Җавап кайтарырга. Туры килә кайбер чакта.
Җавап бераз каты булса, Усал диеп даным таратмагыз. Табигатьтә шундый нәрсә бар лабаса!— Яраланса, Нинди юаш фил дә Үчен ала.
Саклан, Әгәр пошый свнен кулдан Яраланса.
Кичерер идем
Кемдер алдый иң зур ышанычны, Киләчәкне, дусны...
Андыйлар
Кызармыйлар беркем алдында да...
Ләкин сине, Чалгы йөрткән әби, сине Алдый алмыйлар. Тормыш шундый, Нишлисең бнт, Алдап була хәтта Юлдашыңны синең — яшәуне. Юкка шаулый купме мәхәббәтләр, Купме була кысыр чәчәге!
Акыл өлешен тартып алган хәйлә, Намус чире — пеше ялагай, Теңкәбезгә тигән карьерачы. Дәрәҗәгә менгән туң агай; Кояшның да бары уз өенә Якты сибәр булуын теләгән, Җиргә сыймас булып дулап йөргән Кара хисле комсыз төр адәм, Мәңгелек дан, Власть дәгъва иткән чиновник та, Елан аягы кискән аферист та— Котылыр җан тапмый, Килеп егыла синең каршыга. Өстеннәр юк сиңа, юк көчсезләр, Даһи, гади — тигез барысы Ла.
Чалгы йөрткән кырыс әби! Чәчәк тугел, чәнечкеләр куяр идем. Булса һәйкәлең.
Бер ягың бар ләкин.
Мин «ихтирам» дигән олы сүзне Шуңар әйтәмен.
Бар кешеләр булса чын дус әгәр. Мин аларның кичерер идем Барлык кимчелеген. Бөтен кырыслыгын!
Кичерер идем.
Синең кебек гадел булсалар.
Сөюеңне әйткәнең юк, дисең.
Әллә чынлап яшереп йөртәмме? Әйт, күзләрем берни сөйләмиме, Караганда сиңа текәлеп?
Күрешкәндә, кулың кыскан чакта Эндәшмиме минем бу куллар? Бөтен гәүдәм, йөзем аша сиңа Күчмәдеме бер дә дулкыннар?
Мин кычкырдым! Кичер бу сүземне: Ишетер идең, чукрак булмасаң!
Хәзер беләм, артык ерак шул без, Ишетмәссең берни, бер канчан.
Мәхәббәтем эзләп табар сине Гасыр кичкән космик нур белән. Кабыныр шунда яңа йолдыз сиңа. Сөенеч сирпел еллар күгеннән.
Эзлә димим, чал күңлеңә бер ямь Өсти алсам, миңа шул ярар. Күренгәндә ж.иргә кай йолдызлар • Күптән, диләр, сүнгән булалар.
Киләчәк көн
Бикләп куйгач ишекне, дип, Уйлыйсыңмы
Безне беркем ишетми дип?
Син әйтерсең бәлки хәзер:
— Телнм икән, сөячәкмен, ^бэчәкмен, Телим икән, тиргәшәчәк, көләчәкмен, Телим икән, Сарбай булып өрәчәкме:!. Оялырга, я куркырга бер кеше юк. Без икәү тик...
Бәр теләккә ирек бирәчәкмен, Телим икән...—
Ә миң болай диячәкмен:
— Без икәүдән икәү түгел, Юк, без — өчәү:
Снн, мин, тагы...
Өченчебез — киләчәк кан. Теләсәң, я теләмәсәң, Ул барыбер безнең яида. Иозахлар юк.
Тәрәзәләр ачык аңа.
Кор снн. кирәк, алты катлы стеналар, Барыбер үтә.
Ераклык та юк аңарга, Кач син. кирәк.
Беркем җитмәс далаларга.
Буш киңлеккә —
Ул барыбер Килеп җитә...
Тыңлый,
Шымчы булып түгел.
Тыңлый — Бар үз хакы.
Ул сакларга кушты безгә мәхәббәтне, Ул күрергә тели
Бетен җирне тыныч, якты...
Оялырга, тарсынырга Кирәк түгел.
Истә тоту,
Истә тоту ләкин ярый:
Моңаеп та.
Үртәлеп тә,
Елмаеп та, Киләчәк көн безгә карый.
•••
Кызым, нигә елап уяндың?
Төн бит әле, ярты төн генә— Туймагандыр йокың. Тынычлыгың Бозды икән нәрсә, кем генә?!.
Куркыныч теш күреп, шатлыгың Әллә кинәт шуңа качтымы?
Тәрәзәдә яңгыр шыбырдавы, Җил елавы йокың ачтымы?
Бәлки яшен, көчле күк күкрәү Шом салгандыр синең күңелеңә? Син курыкма, җәйге күкрәү бит ул, һәм бу төи дә гади төн генә.
Уйлыйм сиңа карап: кош оясын бәлки Туздыргандыр давыл... һәм шунда Сабый кошлар, сары авызларың ачып, Тилмерәдер яңгыр астында?..
Безнең язмыш — бүтән, беләм мин. Яктылыгы сүнмәс дөньяның.
Ә ник сии сон елап уяндың?., йокла, кызым, йокла, йөрәгем.
»<э©
Күрешмәссез тиз генә дип, ахры, Сагыш юрый бу җил безгә.
Кыш сулышы сизелә. Бер тын көйгә
Төн озыи янгыр сибелә.
Агачларның көзге шыбырдавы Ах, тия дә соң хуцелгә.
Күз яшьләре күреп яфракларда, Сагышка, дустым, бирелмә.
Алда тагы булыр төрле көннәр, Яфрак өзәр көзге җилләр.
Син кайгырма ләкин: зур мәхәббәт Яфракларын коймый диләр.
Тәрәз кага берәү... Егетен Көтсә дә кыз, куйды сискәнеп. Ә әнисе: «Җил,—ди,—кичтән үк.
Тыныч булмас, ахры, бүген төи».
«Әйе, әнием, җил бик көчле шул,
Тик борчылма, җылы җил ич ул!»
Тавыш килә
Каян килә, нинди тавыш һаман Тынгы бирми еллар үтәли?
— Чан! Чац! Ч a it!
Колагымны, никтер, сагайта да Йөрәгемне ләкин иркәли.
— Чан! Чан! Чаң!
Нинди тавыш? Таныйм, җир авазы! Чыңлый шулай, айкап күңелне. Изге тааыш! Үз тизлеген белән Иярт әйдә, ал син гомеремне.
— Чан! Чаң!
Кайтар уйны туган җиргә!
Авылым әнә!
Яшел диңгез төсле бар ягы.
Бөдрә имән... Сынмас ботагында
Асылып тора сабан калагы...
Бади тимер үзе,
Тик ялтырый пичек — Көзгемени балкый кояшта!
Гади сабан... Күпме җир айкаган Яшел җәйдә, кара пычракта.
Тутыгырга, юк, һич өлгермәгән Җылы яңгыр. карлы яңгырда. Межалармы җимереп, кушып узган, Кәсне тирән, киңрәк алырга Кейләнгән ул. Кайчакларда бәлки Ашыгудан <чи»ләр калгандыр. Тик буразна җиткән горизонтка. Яңгыраган кырда яна җыр.
Язмыш кушкан, Шул имәнгә элеп Куйган кемдер сабан калагын.
Әллә елап, әллә җырлап шуннан Авылларга хәбәр салган ул:
— Чан! Чаң!
Чакырган ул сабан туйларына, Чыңлаган ул янгын чыкканда. Беркем, беркем тыныч кадалмаган. Багор яки байрак тоткан да Чыккан халык, килгән мәйданнарга. Бәйрәм иткән, пожар сүндергән. Җир шаулаткан күпме бәхет айда. Күпме дошман, кайгы җиңелгән!
— Чаң! Чаң!
Тимернең дә гомере мәңге түгел. Нигә? Ә чаң, ахыры, тынды бит! Исхе терән үлән арасында Ята диләр хәзер тутыгып...
Көчен җуйган герой ветеран, ул Инде мактау көтә торгандыр. Тештә генә күреп мартеннарны. Мәңгелеккә диеп тынгандыр?
Тавыш килә ләкин:
— Чаң! Чаң!
Кем ул дәшә?
Мин сагынган теге сабанмы?
Бәйрәмгәме, әллә мәйдангамы— Кая чакыра?
Чакыра мине, чакыра заманны!—
— Чаң! Чаң! Чаң! Чан!
1965 ел.