ШИГЫРЬЛӘР
Көнләшәм
Ябалак кар ява. Мин сизмим дә Иңнәремнең ап-ак булуын, Карал торам тауда шау-гөр килеп Малайларның чаңгы шууын.
Карга чумып яткан шук малайлар, Көнләшәм мин сездән, көнләшәм. Бу дөньяда кабат сезнең яшькә Кайтып булсын иде теләсәң...
Аз тиде шул безгә сезнең кебек Ак аюдай аунап үсүләр.
Без бу яшьтә, «зуп-эур эшче» булып, йөри идек урман кисүгә.
Без бу яшьтә, тездәй җиргә батып, Сабан сөрдек, тирес ташыдык. Шүрләмичә көзге пычрак юлдан, Олау йөртеп, ашлык тапшырдык.
Без бу яшьтә, кара икмәк тисә, Калачларга тиңләп, сөендек.
Чабатага бер дә гарьләнмәдек, Ни эләксә, шуны киендек...
Без бу яшьтә фашист эте белән Бугазлаша идек солдатча.
Күпләр, данга күмелеп, мәңгелеккә Малай килеш калды ул чакта.
Карга чумып яткан шук малайлар, Көнләшәм мин сездән, көнләшәм. Хег бер генә көнгә сезнең яшьтә Булып булсын иде теләсәк.
Диңгез
Җилләр дә бит йомшак кына, Назлап кына исә төсле, Ниләр булган бу диңгезгә— Дулкыннары нигә көчле?
Елкылардай чабыша-чабыша Ярга килеп уфылдый су. Ниләр булган бу диңгезгә. Ник тынмын су, ник тынмый су?
Менә алсам, бөтен ярны Юып >тәр идем, диме, Йөгерә алсам, болытларны Куып җитәр идем, диме?
Басар идем диме ярда Ялгыз торган егет куплей? Икенче квн чөнки анда Көтеп йөри бердән-берен.
Тели мәллә тирән диңгез. 'Чайкалдырып дулкыннарын, Юри ныграк өзгәләргә, Телгәләргә егет җанын?
Ниләр булган бу диңгезгә, Ник тынмый су, ник тынмый су? Елкылардай чабыша-чабыша, Ник өзлексез уфылдый су?
Кыядагы сынган нарат Шунда миңа серне чишә: Диңгез җанын айкалдырып Давыл үткән моннан кичә.
Уч төбедәй бер күл булса, Тынар иде бәлки күптән. Диңгез шул бу, бер кузгалса Тиз тыела алмый икән.
Томан
Язгы иртә. Ләкин күктә Алтынланмый таң яктысь;. Күкне—пәрдә, җирне гүя Тоташ җәймә япкан төсле.
Күпкә бармый, беләм, томан, Ача кояш күк пәрдәсен.
Уяна да йокысыннан. Ала җилләр җир җәймәсен.
Әмма хала, кала бер эз Посып әле үзәннәрдә...
...Булмыйсыңмы шулай, күңел, Син дә яраң төзәлгәндә?!
Июнь кичендә
Урман буе.
Аяз.
Июнь киче.
Күк фонаре Айның нурында Коена җир.
Әйтерсең лә, Айдан
Көмеш яуган бөтен урынга.
Аттан төшеп, көмеш үләннәргә Сузылып яттым тәмам күмелеп. Йолдызларга карыйм.
Ә күңелдә
Хисләр тора тулып, түгелеп.
Ниләр уйлыйм?
Атап әйтү кыен.
Барлык хисләр бергә уянган:
Яшәү яме,..
Дөнья мәңгелеге...
Кайгы—шатлык... Гашыйк булганнар.
Ялан аяк үткән малай чаклар.... Уйланулар...
Елау, көлүләр...
Бу тормышның дусы, дошманнары...
Иң беренче татлы үбүләр...
Барсы-барсы бергә хәтерләнә Бу сихерле июнь кичендә.
Син ятмыйсың гүя күккә карап, Күңелең—серле әкият эчендә.
О, никадәр бай сон жир әкияте, Бәхетле соң адәм баласы!
Никадәрле яме бар дөньяның, Күңелләргә җыеп аласы...
...Июнь киче.
Күккә карап ятам,
Кемеш үләннәргә күмелеп.
Бөтен уйлар гүя бергә ага, Күкрәгемнән минем түгелеп:
— Син китәрсең, дөрес, бу дөньядан, Синең гомер, Кеше, кечкенә.
Ләкин эзең июнь киче төсле Язылып калыр җирнең өстенә.
Кыскалыгы өчен гомернең син, Юк, үкенмә, Кеше, үкенмә.
Син яшәүнең еллык ямен-тәмен Татыдың бер июнь кичендә.
Философтай уйчан бу имәннәр, Зур толымлы кыздай каеннар, Спай егет төсле бу наратлар Кала икән, әйдә калсыннар, Килер буыннарга без кичергән Яшәү рухын алып барсыннар!
Чуртан һәм сазан
Кечкенә бер чуртан Әйткән:
«Йотам!»
Дәп-дәү бер Сазанның Коты чыккан.
Балык тотканда
Капкан иде прокурорга бер дәү Чуртан,
Ычкындырды, каһәр суккан.
Урын әкияте
Зурайды урыны— Үсте борыны.
Югалды урыны—
Тиште борыны.
Мәхәббәт
(Шаяру)
Төшеп калганнардан түгел Авылда шофер Хисам.
Сөйгәне юк. ләкин менә —
Ярың булмагач — ни сан?!
Куян караучы Гөлсемгә
Сүз кушып йөргән иде;
— Чишмә буйларыннан икәү Әйләник,— дигән иде.
Йомшак кына, жайлап кына Җавабын бирде Гөлсем:
— Яман болыт чыгып тора, Яуса-нигсә, йөрерсең.
Сыер савучы Сарага
Сүз кушты берчак Хисам:
— Каршы килмәссеңме икән Кичен озатып куйсам?
Җавап бирде аңа Сара
Ягымлы гына көлеп:
— Иптәш кызым белән кайтам, Курыхмам әле.— диел.
Ә бервакыт болай диде Хисапчы кыз Гөлбәдәр:
—- Тотма, Хисам, беләгемнән, Зариф күрсә, үпкәләр.
Төшеп калганнардан түгел Авылда шофер Хисам.
Сөйгәне юк, ләкин менә, Ярың булмагач, — ни сан?
Нәрсә җитми бу кызларга, Йөри кызлар ни көтеп? Әйтерсең—йөрәкләре боз, Булмый һич тә эретел.
уены
Үпкәләде тәмам егет, Ташлады кызлар юлын. Машинасы белән генә Бүлеште зарын-моңын.
Ә бер көнле кызык булды: Җай килепмедер юлы, Утырып килде Хисамга Күрше авыл Гөлнуры.
Кичен кыз бергә биеде Гел Хисам белән генә. Тагып куйганнар, диярсең. Егетнең беләгенә.
Нишләтте Хисам шул көнне, Белмим, авыл кызларын? Берьюлы эретте мәллә Йөрәктәге бозларын?
Икекче көн, кичкә таба,— Кем белсен дә, кем күрсен,— Хисамны чишмә юлына Дә!иергә килгән Гөлсем.
йомшак кына, җайлап кына Җавабын бирде Хисам:
— Яман болыт чыгып тора. Чыланырсың дип куркам.
Кинога барыйк, дип кергән Беркөнне Бибисара.
— Эш бар шул, гафу ит,—дигәч, Сүзсез калды бичара.
— Ларым юк, икәү биик,—дип, Килде беркөн Гөлбәдәр, Ипләп кенә әйтте Хисам:
— Зариф күрсә, үпкәләр.
Дуска
Зыя Мансурга
Ул картайды бугай, димәс әле Безнең эзләр, уткән сукмаклар, Күкрәкләрдә дөрләп, ялкынланып Янган чакта шигъри учаклар.
Чибәр кызлар оныта алмас әле. Оныта алмас чибәр егетләр, Гыйшык серен сөйләп күкрәкләрдән Очкан чакта шигъри бөркетләр.
Ул картайды инде, димәс әле Безне сөйгән дуслар, якыннар, Күңел ярларына сыя алмый Аккан чакта шигъри ташкыннар.
Иртә әле безгә картаерга, Карт дигәннең авызы янтайсын. Картайганны безнең көтә-көтә Картлык әле үзе картайсын!
Малай чактан бирле истә йөртәм: Ялан аяк урман читенә Барып кергән идем тын гына, Шунда кинәт минем иңемә Килеп кунды никтер бер кошчык. Катып калдым: «Оча күрмәсен! Урманның бу, бәлки, берәр серле Хәбәредер миңа, белмәссең».
Матур кошчык, тәпиләре белән Кытыклагач бераз иңемне, Очты пырлап агач арасына, Тик шул көннән минем күңелне Әллә нинди бер хис биләп алды, Әллә шатлык хисе, әллә моң?! Шуннан бирле һичбер, һичбер кошка Тыныч кына карын алмадым.
Әле дә булса хәрәкәтсез калам, Оча күрмәсен дип торамын, Иңнәремә, назлы кошчык сыман, Сарылганда нәфис кулларың.