ШАКИР МӨХӘММӘДОВНЫҢ ИҖАТ МИРАСЫ
(Тууына 100 ел тулу уңае белән)
Шакир Мөхәммәдовның язучылых эшенә
керешүе Россиядә капитализмның империализмга
ускән чорына һәм беренче рус революциясенә әзерлек елларына туры килә. Аның
беренче язган әсәре «Җәһаләт яхут Галиәкбәр агай» Харбинда торган вакытларында
язылып, 1901 елда Казанда басылып чыга. Автор бу әсәрендә бөтен эшен
алдакчылыкка, талауга корган татар байларының типик образын сурәтләп бирергә
омтыла. Хикәянең төп образы Галиәкбәр, узе надан булса да, хәйләкәрлеге,
хезмәтчеләренә карата вөҗдансызлыгы белән аерылып тора. «Конторда бик куп
хикмәт юк, дәфтәрләр ничек язылса, шулай язылсын. Әмма эш амбардагы кәҗә һәм
куй тиреләрендә һәм подвалдагы майларда. Аларны алганда яхшы танып-белеп
алырга, шунда ук эчендә көя ашаганнары бар дип, күбрәк скидка белән алырга кирәк.
Саткан вакытта көя ашаган кәҗә тиреләрен, керосин вә скипидар белән майлап,
яхшы тире хисабына сдать итә белергә кирәк... Үлчәве авыр килсен өчен, азрак госел
коендырып, сулап үлчәп бирергә кирәк.
Амбардагы дәвә йоннарын ишек алдына чыгарып куярга кирәк. Бәлки кичкә кар-
шы ходай ягмур бирмәсме! Кап башына унар кадак артса да зарар итмәс. Амбардан,
ягмур ява башласа, чыгарганны кеше-ни күрсә, яхшы түгел, ә болай яуса да хыянәт
булмый, хода биргән буладыр» ’ һ. б.
Бу—Галиәкбәр байның приказчикларына биргән киңәше. Шакир Мөхәммәдов
шушындый иронияле сурәтләүләре белән сәудә буржуазиясенә характерлы булган
алдакчылык, кешелексезлек сыйфатларын бер-бер артлы тезеп, укучыларның күз
алдына китереп бастыра.
«Җәһаләт яхут Галиәкбәр агай» хикәясендә Галиәкбәрнең улы Миңлебай һәм
доверенные Әхмәтгали бик аз күрсәтелгән. Ләкин автор аларның да үзләренә хас
характерлы якларын ача алган. Миңлебай исереп йөрүдән башка бернәрсәгә дә яра-
мый, Әхмәтгали дә үзенең наданлыгы белән генә күренә. Әсәр ахырында Галиәкбәр
узе дә эчәргә сабыша. Аның вексельләре протестка эләгеп, ике йөз мең бурыч белән
шартлавы, банкротлыкка чыгуы күрсәтелә. Менә шул рәвешчә, Ш. Мөхәммәдов
беренче иҗат адымын буржуа тормышының черек якларын күрсәтүдән башлый,
соңыннан татар демократик әдәбиятында шактый киң урың алган банкротлашу
темасына беренче буларак әсәрләр яза.
«Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе» исемле икенче хикәясен Ш. Мөхәммәдов
шулай ук Харбинда язып, 1901 елда Оренбургта бастырып чыгара. Бу әсәре дә татар
байларының мутлыкларын күрсәтүгә багышланган. Вакыйга Казан байлары тормы-
шыннан, аның Печән базарын сурәтләүдән башлана, һәм Мәкәрҗә вакытлары күрсә-
телә. «Эше яхшы булса да, яман булса да алыш-бирешле кешеләр Мәкәрҗәгә
бармый
1 Бу өзек Шакир Мөхәммәдовның «Җәһаләт яхут Галиәкбәр агай» дигән хикәя-
калмыйлар. Эше уртарак сәүдәгәрләр яки шунда эшне «әйләндереп» җибәрәләр.
Бул- маса, август аеның 24 нче, 25 кче көннәрендә «яфрак астына» > керәләр.
Августның 25 нче көне Мәкәрҗә ярминкәсенең ахыргы, кыямәтнең беренче көнедер».
Шундый иронияле сурәтләүләр белән башланган бу әсәре XX йөз башларындагы
татар сәүдә буржуазиясенә характерлы якларны реаль рәвештә чагылдыра.
Хикәянең баш образы Әхмәтсафа Әхмеров һәм акың улы Хәсәнша йөзендә язучы
татар байларының һәм карт буынын, һәм яшьләрең күрсәтергә омтыла. Әхмәтсафа
Мәскәү байларын алдарга җыена. Улы кассадан акча урлап төрле урыннарда күңел
ачып йөри. Ләкин капитализм өчен характерлы булган бер-берсен алдашудан
Әхмәтсафа үзе дә котыла алмый. Вакытлы рәвештә малын тапшырып торган
приказчигы да һәм динле булып йөргән Гайнулла хаҗи да малга үзләре хуҗа булып
алалар. Хикәя ахырында Әхмәтсафаның урам себерүче, улы Хәсәншаның
пристаньда грузчик булып калганы күрсәтелә. Менә болар үз чорының реаль
күренешләре.
1902 елның көзендә Шакир Мөхәммәдов Маньчжуриядән туган шәһәре Буага
кайта. Анда торган вакытларында ислахчы шәкертләрнең җыелышларында катнаша,
укучы яшьләрне фәнгә, культурага чакырып ялкынлы сүзләр белән чыга. Аның шул
1902 елда сөйләгән котыгы-рече соңыннан «Әлгасрел җәдит» журналында басылып
та чыга. Ул анда: «Ушбу көндә курдекемез мәдәни милләтләр анадан туганда ук
шулай мәгълүматлы вә тәрбияле булып тудылармы? Вакыты илә бөтен дөньяны
забыт кылган 2 Искәндәрләр, Наполеоннар, Американы кәшеф идән3 Колумбалар,
таг-ташны кисеп канал казып, ике диңгезне бергә кушкан мәшһүр мөһәндис *
Фердинантлар, телеграф, телефоннарны иҗат иткән Эдисоннар, философ
Шекспирлар, Вольтерлар... анадан туганда ук шулай мәгълүматлы булып
тудылармы? Хәер, һич алай дәгел. Боклар һәммәсе иҗтиһат сәясендә, гыйлем-
мәгърифәт аркасында бөек дәрәҗәгә ирешеп, исемнәре тарихта бакый калдылар»,—
дип чыга, бөтен игътибарын мәгърифәтчелек идеяләрен таратуга бирә. Шуның белән
Ш. Мөхәммәдов, дөнья мәңгелек түгел, дөнья гыйлеме безгә нәрсәгә кирәк, дигән
зарарлы такмакны көн дә дип әйтерлек хәлфәләреннән, мөдәррисләреннән ишетеп
торган шәкертләргә гыйлем-мәгърифәт, һөнәр кирәклеген, аның өчен тырышлык
кирәклеген төшендерүне бурыч итеп куя. Реченең ахырында капитализм
шартларында татарларда иҗтимагый культура өлкәсендә халыкка файдалы бер-
нәрсә дә булмауга ачынып: «...Бездә ни бар? Мәктәп бармы? Җәмгыяте хәйрия,
хәстәханә 3, ятимханә бармы? Үз телемездә бер газетабыз бармы? Дәһа 3 болар кеби
ничә сөальләрнең каршына җавап уларак төрекчә — цифр, русча — нуль (0) куелачак
ки, мәгънәсе дә — һич, яхут — юк димәктер»,— ди.
1903 елны Ш. Мөхәммәдов яңадан Оренбургка килеп Гани Хөсәенов
конторасына эшкә керә. Соңыннан аңа тагын берничә хуҗага күчеп эшләргә туры
килә, һәм ул Оренбургта төпләнеп кала. Чөнки бу вакытларда семьялы булу аңа
башка шәһәрләргә кнтеп йөрергә мөмкинлек бирми. Көнкүреш, тормыш шартлары
авыр булуга карамастан, ул һаман да язучылык эшен дәвам иттерә. 1903 елда
байлардан, бай хатыннарыннан һәм бай бәтчәләрдән сатирик көлеп, «Яна бәдәвам»
исемле тезмә әсәрен яза. Китабына язган сүз башында: «Милләтемез хастадыр...
Безем хасталыгымыз наданлыктыр. Наданлык дәвасы әлбәттә гыйлем вә мәгърифәт
вә укудыр»,— ди. Һәм ул наданлык йокысыннан «гүзәл әдәби вә фәнни нәсыйхәтләр»
язып кына уятып булмавын искә ала. Ачы һәм туры тәнкыйть кирәклеген алга сөрә.
Дөрес, ул анда да байларны үгетләүдән, байлыклары белән милләткә хезмәткә,
фәкыйрьләргә ярдәмгә чакырудан торган:
Кайтыгыз бу бозык эштән, әй, Әхмәдулла агайлар!
Фәкыйрьләргә ярдәм кылыгыз, җитәдер рамазан айлар—
кебек строфаларын да язды. Ләкин бу үгетләүләр ирония булып яңгырадылар. Автор
әсәренең күп урыннарын байларның реаль характерын, аларның начар
сыйфатларын
1 Банкротлыкка чыккач ярминкәдән качкан байларны автор ирония белән «яфрак
астына керү» ди һәм әсәренә дә шул исемне бирә.
2 Забыт кылган — яулап алган, -биләгән.
3 Кәшеф идән — ачкан.
4 ЛТөһәидис — инженер.
5 Хәстәханә — больница.
6 Дәһа — тагын, янә.
күрсәтүгә багышлый, бигрәк тә аларның җәмгыять интересларыннан читтә
торуларын аяусыз тәнкыйть итә:
Бонларда юк милләт кайгысы, бар белгәне үз эше,
Кыяфәтләренә караганда, үзләре бит чын кеше...
1905 елгы беренче рус революциясен Шакир Мөхәммәдов Оренбургта каршы
ала. Революциягә әзерлек елларында ук хезмәт ияләре интересын яклап матбугатка
чыккан Ш. Мөхәммәдов, табигый, революция вакыйгалары белән бик якыннан
кызыксына, эшчеләр хәрәкәтенең уңышларын һәм көрәштә очраган трагик
күренешләрне йөрәгеннән кичереп бара. Әсәрләрендә генә түгел, кардәшләренә,
белеш һәм танышларына язган хатларында да сәламнән соң тик шул революцион
хәрәкәт турында гына сөйли. 1905 елның 2S январенда Харбинга дусты Зарифка
язган бер хатында: «Гыйнвар 9 ында Петербургта бик зур бунт булган. Газеталар 92
кеше үлде, 300 кеше ранний булды дию язсалар да, алай гына түгел, утыз өч мең
кеше җәрәхәтле булды» дип белдерә. 1905 елның 17 октябрендә патша
манифестының халыкка бернәрсә дә бирмәгәнен күрсәтеп, икенче бер хәтында
түбәндәгеләрне яза: «17 октябрьда хөррият бирелсә дә, тугыры сөйләгән кешеләрне
тоталар да төрмәләргә ябалар. Газеталар тугыры яза башласалар, хәзер яптыралар.
Харбиндагы сары фуражкалы кан эчүче охранный, стражлар монда да күп, алардан
да бигрәк кан эчәләр. Халык хәерчедән дә ярлыланды инде. Правительство да бүген-
иртәгә банкрот булырга торадыр». Бу китерелгән мисаллар Ш. Мөхәммә- довның
революция елларында халык интересы һәм демократик культура язмышы белән ни
дәрәҗәдә тирәннән кызыксынып баруын ачык күрсәтә. Демократик көчләр тарафын-
нан күтәрелгән кечкенә генә хәрәкәт тә Ш. Мөхәммәдовны шатландыра, реакцион
көчләрнең баш күтәрүләре борчый. 1906 елның мартында Фатих Мортазинга язган
хатында: «Казан мөхбире» соңгы номерында Галимҗан мелланың мәдрәсәсеннән 81
шәкерт чыкты дип язадыр. Һәр җирдә шәкертләр хәрәкәткә килде. Афәрин! Шул иске
мәдрәсәләр... тиздән ислах улынса иде. Җитәр инде күп хөкем сөрделәр»,— ди.
Шунда ук реакциянең баш күтәрә башлавына чын йөрәктән ачынып: «һәр җирдә
бюрократия хөкеме тагын өстен чыга башлады. Хөррият тарафыны бик кыса
башладылар... Государственный думадан да һич яхшылык өмит итмиләр! Гәрчә
булса да бик иске фикерле адәмнәр булачак имеш... Хөррият1 илә истибдат15 16
һәмишә сугышмактадыр. Белмим кайсы галип булыр» 17, — ди.
1905 елның 24 июнендә туганнарыннан берсенә язган хатында: «Одесса кыйс-
сасын бәлки ишетмешсез, Одессада беек бунтлар булган, дәгел простой рабочийлар
гына, хәтта военный флот, ягъни «Князь Потемкин» исемендә броненосец бунт чыга-
рып барлык офицерларын үтереп бетергән»,— ди. Хатының ахырында: «Россия эче
һаман болгана, ни булып калыр, хөррият өскә чыкса ярар иде, ходаем»,— дип тәмам
итә.
Менә бу фактлар Ш. Мөхәммәдовның революция чорындагы карашларының
ничек үскәннән-үсә баруын күз алдына китерергә ярдәм итә. Шулай ук революция
көннәре Ш. Мөхәммәдовның иҗаты күтәрелүгә дә зур этәргеч була. Революциягә
кадәрге иҗатында татар байларын үгетләү юлы белән җәмгыятькә файдалы эшкә
тарту хыялында йөргән Ш. Л1өхәммәдов хәзер: «Мин ул каһәр суккан татар
байларының хәлләрен бик беләм. Аларны инде газетага язып кына инсафка китереп
булмый. Хәтта маңгайларына тимерне кыздырып, «Бу — приказчик канын эчә торган
бай» — дип бассаң да тиз генә инсафка килмәсләр», — дип яза башлый.
15 Хөррият — революцион көч.
16 Истибдат — реакция.
17 Галип булыр — җиңеп чыгар.
10. ,С. Ә." № 5.
’ Анда зур хәрефләр белән:
Хөррият илә каимдер безем хәятымыз, Истибдат дәвам мдәрсә якыидыр
мәматыбыз,-- длп язылган була. Ягъни: «Безнең тормышыбыз революция булу белән генә аягына
басар, реакция дәвам итсә, үлемебез якындыр», — диелә.
Шакир Мөхәммәдов 1905 елларда татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә
бирелгән мөмкинлекләрнең үзлегеннән генә килмәвен, бәлки бик күп революцион
көрәш, куп каннар түгү нәтиҗәсендә яуланган булуың яхшы аңлый. 1906 елның 9
январенда, канлы якшәмбе көненә бер ел тулу уңае белән, түбәндәге шигърн
юлларны язып куя:
Бу хөрриятне алыр әчеп башкалар түкте күп кан, Кәкре
атып тугры килде бу нигъмәтләр безгә һаман. Мәңгелек
булсын бу хөррият! Дию телимен бән фәкыйрь, Вакытны
ганимәт белеп язды боны: Буалы Шакир.
Ш. Мөхәммәдов журналга хәбәрчеләр тарту буенча тырышып эшли. 5906 елнык
23 сентябрендә Казанда Галикәевләрдә приказчик булып торган кардәш тиешле
кешесе— Тәүфыйкка язган бер хатында: «Үзем «Карчыга» исемендә рәсемле көлке
журнал чыгарырга рөхсәт алдым. Беренче номеры бер-ике көннән чыгачак. Чыккач
та сезгә җибәрермен. Янә сездән үтенеч: Казанда булган хәлләрдән язып тор, байлар
арасында кызыклы вакыйгалар булса, меллалар арасында кызыклы эшләр булса,
«Карчыга»да басарбыз. Һәм приказчик вә хезмәткәрләргә җәбер, золым кылучы
байлар булса, яз, аларны бик кызык итеп бастырырмын. Син үзен белгәнчә яз, бән
үзем килештереп язармын. «Карчыга» журналы залим байларга каршы каләм
йөртәчәк»,— ди.
Менә шул рәвешчә, төрле шәһәрләрдән, хәтта авыллардан алган хәбәрләрне
Ш. Мөхәммәдов әдәби эшкәртеп, фельетон яки очерк-хәбәрләр итеп бастырып
чыгара. Ул фельетоннарында байларның начар якларын күрсәтү өчен аларны
үзләреннән сөйләтә, бигрәк тә җәмәгать эшенә катнашкан булып үз файдасын гына
күзәтүчеләрдән ачы көлә («Безнен депутатлар», «Юанкорсаковка ачык хат»,
«...Байның зәкать кенәгәсеннән», «Дума членнарына* һ. 6.).
Журналда материалларның хатлар, телеграммалар һәм телефонда сөйләшү
формасында китерелүләре ул әсәрләрнең җанлы бер стильдә язылуына ярдәм
иткән. «Авыл кешесе» имзасы белән бирелгән «Безнең кулаклар» исемле
фельетонда Ш. Мө- хәммәдов буржуаз милләтчеләрнең, без барыбыз да
мөселманнар, шулай булгач бер интерес белән генә яшибез, дип сөйләүләренең күз
буяу өчен генә булуын конкрет әдәби образларда фаш нтеп чыга. Ул монда үзенә
таныш булган либерал байларның чын исемнәрен атаудан да тартынмый.
«Карчыга* журналының беренче битендәге лозунгтан күренгәнчә’, Ш.
Мөхәммәдов- азатлыкны яклауны һәм реакциягә каршы көрәшне төп максат итеп ала.
Җәелеп барган реакциягә протест белдереп: «Россия бу хәлдә калмаячак, әлбәттә,
бер вакыт тагын да куәтлерәк пожар чыгып кан елгалары агачак»,— ди ул. Ягъни 1905
елның декабрендагы көчле бәрелеш көннәрендә вакытлы җиңелүгә очраган
революциянең тагын да көчлерәк булып кабатлануына ышана. Шулай ук ул иске
тормышның черегән нигезләрен җимерергә сәләтле көчләрнең килүен дә дөрес
билгели: «...Бу иске тормышның нигезе хәзер тәмам черегән, бүгенме, иртәгәме
егылачак; хаклык һәрвакыт өстен булачагында һич шөбһә юктыр. Хәзергә кадәр аяк
астында изелгән эшче халык илә җирсезлектән аптыраган авыл халкы да, әлбәттә,
бер көн моратларына ирешеп, дөнья яктысы күрәчәкләр» («Карчыга», 2 сан, 3 бит).
Шундый ук идеяләр, Столыпин реакциясенә протест авазлары журналда урнаш-
тырылган бәетләр, политик-лирик шигырьләр аркылы да яңгырый. «Кайгылы»
псевдонимы белән бастырган «Күз яшьләре» шигырендә»:
Кыенлыкка калып бара көннәребез,
Зынҗыр берлән беркетелде телләребез.
Аһ-ваһ илә үтәдер һәм төннәребез, һәр
җирдә полевой судлар тулды имди...
Күбәйде һәр җирдә асылу һәм атылу, Хисап
юк яндыру һәм ватылу, Мода булды сары
алтынга сатылу, Бонлар бар да Столыпин
ысулы имди.... Караңгы төн никадәр озын
булмасын, Җир йөзе золым илә һәм
тулмасын, Арсланнар Себергә күпме
куылмасын, Ниһаять, бер таң атмый калмас
имди,—
дип киләчәккә ышаныч белдерә.
Журналда басылган шигырьләрнең «Дума членнарына» нсемлесеннән
башкалары төрле псевдонимнар белән бирелгәннәр. Ш. Мөхәммәдов 1903 еллардан
бирле, хикәяләр белән бергә, шигъри әсәрләр дә язып килә («Яна бәдәвам», «Урал
буе — татар туе»). Журналда «Кайгылы», «Авыл кешесе», «М. Ш.», «Бичура»,
«Мошаяк» имзасы белән яки имзасыз бирелгән шигырьләр барысы да аның стиленә
туры киләләр һәм аның чәчмә әсәрләрендә күтәргән фикерләрен поэзиягә салып,
үткенрәк итеп бирү булып торалар.
Революцион Марсельеза стиленә ияреп татар поэзиясендә «Шәкертләр
марсельезасы» һәм «Солдатлар марсельезасы» чыгарыла. Ш. Мөхәммәдов та шул
рухта тезмә әсәрләр яза. «Байлар марсельезасы» дигән әсәрендә эшче халык
җилкәсендә яшәүче әрәмтамакларның эч серләрен, патша судына һәм
бюрократларына таянып яшәүләрен фаш итә. «Хатыннар марсельезасы» исемле
шигырендә революция елларында уяна башлаган, азатлыкка, ирекле тормышка
омтылган татар хатын-кызларының тавышлары чагыла. «Сигез сәгать эш вакыты»
һәм «Җир кирәк» исемле шигырьләрендә Ш. Мөхәммәдов эшче һәм крестьяннар
исеменнән сөйли. «Җир кирәк» исемле шигырендә:
Байлар безне корал кылып, Арттыралар күп суманы, Безгә ирек
һәм жир бирмәс өчен Телиләр карагруһ — думаны. Алай итик, болай кылыйк, Җир-
суны без кулга алыйк. Коллык зынҗырларын өзеп, Ирекле кеше булып калыйк,— дип
көрәшкә чакырып язса, «Дума членнарына» дигән тезмә әсәрендә патша вакытын-
дагы бнк чикләнгән хокукка гына ия булган думага үзенең дә ышанып каравын күр-
сәтте:
Ач-ялангач үзебез, Думада гына
безнең күзебез, Җир һәм ирек
алып кайтыгыз! Менә сезгә актык
сүзебез,—
дип тә язды. Бу строфалар Ш. Мөхәммәдов аңында һәм иҗатында булган каршылык-
ларны искәртәләр. Ул, бер яктан, патша министрларының гына түгел, бәлки
күпчелеге байлар һәм алпавытлардан торган думаның да хезмәт ияләре интересын
якламаячак- ларын аңлатырга омтыла. Әсәрләрендә генә түгел, хатларында да ачык
яза. Шунда ук дума членнарыннан ярдәм көтеп өметләнеп тә куя.
Кара реакция үсеп барган шартларда, башка демократик газета-журналлар ши-
келле, Ш. Мөхәммәдов чыгарып килгән «Карчыга» журналына да озак яшәргә
мөмкинлек булмый, 1907 елның июль аенда журнал чыгудан туктатыла. Ләкин шул
чыгып калган саннарыннан да «Карчыгаяның сатирик үткенлеге, политик карашлары
ягыннан үз вакытында татар телендә чыккан көлке журналлардан алдарак
торганлыгы ачык күренә. Бу хәл һичшиксез шул вакытларда Оренбургта эшләгән
Хөсәен Ямашев һәм аның җитәкчелегендә чыгып килгән «Урал» газетасы йогынтысы
белән аңлатыла. Хөсәен Ямашев һәм аның фикердәшләренең демократик
язучыларга һәм прогрессив татар вакытлы матбугатына ясаган уңай тәэсире
«Карчыга» журналында басылган политик публицистикада, Столыпин реакциясен,
татар буржуазиясен фаш иткән сатирик фельетоннарда бик калку күренә. Бу, үз
чиратында, башка революцион-демократик язу- чыларыбыз (Габдулла Тукан,
Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан һ. б.) кебек, Шакир Мохәммәдовның да
большевистик идеяләр белән рухланып, эшче халык көченә ышанып иҗат итүен
раслый. Аның бу сатирик журналдагы эшчәнлеге иҗатында, әдәби- культура
хезмәтләре арасында иң күренекле урын алып тора.
1904-1905 еллардагы рус-япон сугышы вакыйгалары Ш. Мөхәммәдов иҗатында
да чагылыш тапкан һәм аның төрле кешеләргә язган хатларында зур урын алган. Бу,
бер яктан, аның үзенең элек Маньчжуриядә һәм Харбинда эшләп кайтуы белән бәй-
ләнсә, икенчедән, рус-япон сугышы чорында көчәеп киткән төрле җирләрдәге
револю- 10»
цион хәрәкәтне Ш. Мөхәммәдовның тирәннән кызыксынып күзәтеп баруыннан килә.
Ул 1904 елның 3 апрелендә элек үзе белән бергә эшләгән иптәшләреннән берсенә
язган хатында: «Үзебез ике көннән бирле бик кайгырабыз. Каһәр суккан японнар
Порт-Ар- турда пасхада янә килеп безнең иң зур «Петропавловск» исемендәге
броненосецны һәлак кылып, Макаровны да барлык командасы белән һәлак
кылганнар»,— дип борчылуын белдерә. Харбиндагы иптәшләре дә аңарга бик күп
сугыш хәбәрләре, андагы хәлләр турында язып торалар. Нәтиҗәдә Ш. Мөхәммәдов
рус-япон сугышына бәйләнешле булган бер китап язу уена килә һәм 1905 елның
июнендә «Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай» исемле сатирик хикәясен
б астырып чыгара.
Башка әсәрләрендәге шикелле үк, автор бу хикәясендә дә төп сурәтләү объекты
итеп байларның бозык характерын күрсәтүне бурыч итеп куя һәм гаять осталык белән
татар купецларының башка татар язучылары тарафыннан күрсәтелмәгән якларын як-
тыртып бирүгә ирешә. Хикәя сәүдәгәрләрнең «патриотлыкларын» сурәтләүгә багыш-
ланган. Капитализм шартларында кат-кат кабатланып торган барлык гадел булмаган
сугышлардагы шикелле үк, 1904—1905 еллардагы рус-япон сугышы вакытларында
да ялган буржуаз патриотизм күпертелә. Сүздә «геройлар» паразит сыйныф
катлавыннан да күп булалар. Ләкин асылда батырлыкка һәрвакытта да хезмәт халкы
гына сәләтле булып кала. Менә шушы чынбарлыкны Ш. Мөхәммәдов үзенең
әсәрендә, бер яктан, доброволец Батыргали образын, икенчедән, крестьян
солдатларының чын геройлыкларын күрсәтү аша сурәтләп бирә. Бу әсәрнең басылып
чыгуы үз вакытында байлар арасында зур гауга куптара, кайбер кешеләр доброволец
Батыргали образында үзләрен күрә башлыйлар, Ш. Мәхәммәдовны сүгеп хатлар
язалар, иске-москы әйберләрдән торган посылкалар «бүләк итеп» җибәрәләр. Ш.
Мөхәммәдов үзенең хатларында: «Казаннан Батыргали Шалканов имзасы илә бер
хат алдым. Мине сүгеп язадыр. Чамасы Батыргалидәге сыйфат бу адәмдә булырга
кирәк, юкса Батыргали дигән Казанда бер юан корсаклы кеше бармы? Әмма соң бик
ачуланган. Но кызык та соң шундый кешенең хатын уку»,— дип көлә. Әмма ул
янаулардан шикләнеп, иҗат эшендә тукталып калмый, шул ук елларны
«Батыргалинең думага сайлануы» дигән тагын бер китап язарга керешә. 1908 елда
аны язып бетереп, рөхсәт алу өчен цензурага җибәрсә дә, тормыш иптәше Сафия
ханымның язуына караганда, рөхсәт тә килми һәм кулъязмасы да кире кайтмый.
Ш. Мөхәммәдовның, язучы буларак, үзенә генә хас булгая әдәби стиле бар. Ул,
беренчедән, үз әсәрләренең композициясен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзи.
Аның бу уңышы «Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай» повестенда бигрәк
тә ачык күренә. Язучының нечкә юмор, ачы ирония, үткен гипербола чараларын иркен
куллана алуы үзе сурәтләгән тискәре образларны көлке итеп, укучыларда нәфрәт
уята алырлык бирүгә ярдәм итә. Мәсәлән, Батыргалинең наданлыгын күрсәтү өчен
ул түбәндәгечә язып китә: «Әмма җнрнең һәмишә үгез мөгезендә, балык мыегында
торганына игътикады бик куәтле булган сәбәпле... география китабыннан да күп
файда тапмады. Шул сәбәпле, гәрчә әйтерлек зур булмаса да, кечерәк хаталары
булгалый торган иде. Аның фикеренчә, Австрия илә Австралия арасында һичбер
аерма булмаенча — икесе дә бер иде. Күп вакытта «Австрия императоры» диясе
җирдә «Австралия императоры француз Юсыф» дигән кебек, англичапнарның
пайтәхете (патшасы тора торган шәһәр)— Берлин, итальяннарның пайтәхете—
Вашингтон дию күңеленә беркеткән иде. Аның игътикадынча. һиндстан кыйтгасы Боз
диңгезе буенда, Бомбей шәһәре Амур суы янында, Сахалин атавы Африкада, имеш.
Әгәр дә бер адәм килеп: «Байкал» Сиби- риядә мәшһүр зур бер күл дәю сүз чыгарса,
Батыргали агай аның якасына ябышып, сакалын йолкырга хәзердер. Чөнки «Байкал»,
аның уенча, Африкада бик зур, яна торган таудыр»... .
Повесть буржуаз газеталарындагы төрле уйдырмаларны тәнкыйть итүдән һәм
алариың ялган патриотизмны популярлаштырырга тырышуларын ирония белән
сурәтләүдән башлана. Шул газеталарны укып баручы Казан хупецы Батыргалинең
һәм аның иптәше — тире-яры белән сәүдә итүче Шубинның эш хәрәкәтләрен
сурәтләп, автор укучыларда алар тормышына карата нәфрәт көчәйтерлек
картиналарны бирә.
Шакир Мөхәммәдов баш геройның портретын күрсәтүдә үк укучыларда нәфрәт
уятырга омтыла. Әсәрен ул: «Казанда кибете һәм үз йорты булган... урта буйлы, зәң-
гәр күзле, кызыл сакаллы, юан тавышлы, бик зур тукмак борынлы һәм бигрәк юан
бер корсакка хуҗа булган илле яшьләр чамасында бер кеше иде», дип башлап кита
дә, аның «геройлыкларын», «патриотизмын» түбәндәгечә сурәтли:
«Егерме сигезенче гыйнварда японнар сугыш булачагыннан һичбер хәбәр
бирмәен- чә, караңгы төндә килеп, юл басучы разбойниклар кебек, безнең сугыш
корабларына мина салып, ничә җирдән тиштерделәр»,— дигән хәбәрне «Шушма
башы»нда укыгач та, ни эшләргә белмәй, базардан гайрәтләнеп кайтып, иң әүвәл
үзенең залындагы көзге алдында тора торган Мәкәрҗәдә алган бик кыйммәтле һәм
нәфис японский вазаларны идәнгә күтәреп бәрде. Аннан сон, шкафта никадәр
японский аталган кыйммәтле чәйнек, чынаяк, тарелка һәм шкатулка бар булса,
берәм-берәм барын да ватарга тотынды. Шалдыр, гөлдер иткән тавышка хатыны
Жомабикә абыстай йөгереп кереп, күзе илә бу эшне күргәч, хәйран калды. Жомабикә
абыстайның кергәнен күргәч, Батыргали агай, кала алган кебек күкрәген киереп: «Ха!
Ха! Ха! Менә японнарга, менә макакый- ларга! Ахрысы, алар безне куркак халык дип
уйлый торганнардыр. Менә япушкалар- га, менә мичтә арыш сугучы макакыйларга!»
дию, кызып китеп, шкафта сәламәт калган кыйммәтле «Кузнецовский» чәйнекләрне
вә гайре посудаларны да вата башлады».
Әсәрдә соңыннан Батыргалинең «добровольный булып, әйдә Порт-Артурга!»
дип, сугышка бару өчен пароходка утыруы, Самарага дип чыгып та исереклеге
аркасында Нижнийга килүе, сугыш кырларында түгел, бәлки сыра залларында
японнар дип бу- тылкалар белән сугышып гомер уздыруы һәм сугыш беткәч, юләрләр
вагонында кайтып керүе күрсәтелә.
Шакир Мөхәммәдов, лирик чигенешләр ясап, империализм сугышына нәфрәт
белдергән фикерләрне дә әйтеп уза. Бигрәк тә инглизләрнең сугыш коткысы
таратучы булулары, сан ягыннан аз булган кечкенә халыкларны басып алулары
турында күрсәтү ясаган урыннары характерлы:
«Русиянең бер өязенә караган халыктан артмаган, ягъни ике йөз мең чамасында-
гы бурлар, дөньяда иң зур патшалардан саналган англичаннарны дер селкетеп, өч
ел кадәр сугыштылар. Ауропага, Америкага илчеләр җибәреп, үзләренең эшләре
хаклыкта, тугрылыкта, англичаннарның нахак җирдә золым кылып җәбер нтдекләрен
сөйләп, башка патшалардан ярдәм теләсәләр дә, нә файда? Гәрчә, бурларның
илчеләренә Ауро- пада һәм Америкада күп хөрмәт итеп, яхшы каршы алып, кунак
итеп, «урра» кычкырсалар да, акча илә корал һәм солдат биреп, бер тиенлек ярдәм,
булышлык кылган адәм булмады. Ахырында бичара, «гөнаһсыз бурлар, англичаннар
аягы астында изелеп, «Трансвааль» 1 исемендәге хөкүмәтләре дә англичан җире
булды да калды».
Менә бу җөмләләрдә Шакир Мөхәммәдов бер англичаннарның гына түгел, бәлки
империалистик илләрнең, шулар эчендә империалистик Американың кечкенә дәүләт-
ләргә тик телдә генә ярдәм итүче булуларын, фактта аларны йотуларын фаш итә.
Ш. Мөхәммәдов күпчелеккә аңлаешлы телдә язып килде. Хикәя итү барышында
килеп кергән чит сүзләргә яисә җәяләр эчендә, яки бит астына төшереп үзенчә аңлат-
малар да бирә барды. Хикәяләрендә диалогларны да яратып кулланды, һәм аның
көнкүреш темаларына диалоглар белән язылган аерым кечкенә күләмле хикәяләре
дә басылып чыктылар («Китапчы деканында», «Аз гына хата булган»). Шундый
диалоглар белән язылган кечкенә хикәяләре «Карчыга» журналында да басылып
чыкканнар. Язучының халык мәкальләреннән дә урынлы файдалануын күрсәтеп
узарга кирәк. Яна күренешләрне сыйфатлаганда татар телендә булмаган сүзләр
урынына, беренче чиратта, рус әдәби теленнән сүзләр алуын да язучының уңышы
итеп саныйсы килә.
Дөрес, Ш. Мөхәммәдовның элегрәк язган әсәрләрендә стиль кытыршылыклары
да бар. Алар бигрәк тә тезмә әсәрләрендә («Сигез сәгать эш вакыты») күзгә
ташланалар.
Югарыдагы әдәби хезмәтләреннән тыш, Ш. Мөхәммәдовның «Урал буе —татар
туе» (1906 ел), «Хан кызы» һәм аерым китапларының ахырларында бирелгән
новелла характерындагы кечкенә-хечкенә хикәяләре дә игътибарга лаеклы
(«Игълан», «Градус», «Тегүчеләр», «Казанда чәйханәдә» һ. б.). Бу төркем
әсәрләрендә автор буржуз тормышының чәнханә-рестораннарыннан башлап, патша
цензурасына кадәр булган тискәре күренешләрне тәнкыйть астына ала.
искэо'ТоРсеН)С°ааЛЬ кечерәк кенә’ tGyps Д1,гәи халыкларның җиредер, (Ш. Мөхәммәдов
Ш. Мөхәммәдовның басылып чыккан әсәрләренең соңгысы—«Хан кызы» хикәя-
се. Ярым фантастик сюжетка нигезләнгән һәм шул фонда реаль мөнәсәбәтләрне дә
гәүдәләндергән бу әсәр тел-сурәтләү чаралары ягыннан да авторның үсүгә барганын
күрсәтә.
Шакир Мөхәммәдовның моннан соң язганнары булса да, алар үз вакытында ба-
сылып чыкмаганнар, күбесе тәмамланмаган хәлдә калганнар. Кара реакция елларын-
да Оренбургта миллионерлар карамагында булган газета-журналлар чыгуын дәвам
итсәләр дә, революция көннәрендә үзенең үткен сатирасы белән күренгән Шакир
Мөхәм- мәдовка аларда урын бирелми. Аның материаль тормышы да авырайганнан-
авырая бара. Ул 1912 елдан башлап, бер үк вакытта ике бай конторасында ялланып
эшли. Шул юл белән семьясын тәэмин итәргә тиеш була. Менә шулар аңа уйлаган
нәрсәләрен язып тәмам итәргә мөмкинлек бирмиләр.
1917 елда Февраль революциясе булып, патша төшерелгәч, Ш. Мөхәммәдов
җәмәгать эшләренә актив катнаша башлый. Ул Оренбургта приказчик, конторщиклар
профсоюзын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Бөек Октябрь
социалистик революциясе жингәннәи соң, совет учреждениеләрендә эшли. 1920
елда, врачлар тарафыннан эшкә яраксыз дип табылып, инвалидлыкка чыгарыла һәм
пенсиядә яши. 1923 елның 10 ноябренда Оренбург шәһәрендә үпкә авыруыннан үлә.
• » »
Бу күренекле язучының күп сандагы хатларын, сакланып калган кулъязмаларын,
гомумән иҗат мирасын тулырак өйрәнү безгә шактый күп нәрсәне ачыкларга ярдәм
итте. Беренчедән, без шул хатларда булган күрсәтүләрдән чыгып, «Карчыга» журна-
лы һәм башка газеталарда имзасыз яисә псевдоним белән генә басылган күп кенә
сатирик новелла, очерк һәм политик эчтәлекле мәкаләләрнең авторы Шакир
Мөхәммәдов булганын билгели алдык. Шул ук хатлар безгә «Карчыга» журналында
рәсем һәм карикатуралар иҗат иткән художникның Шакир Мөхәммәдов белән бергә
Хөсәенов- лар конторасында эшләгән Лотфулла Мостафин булуын белергә
мөмкинлек бирде. Бу инде шул елларда ук бездә талантлы гына художниклар туа
башлаган дигән суз.
Язучының иҗат мирасы турында сөйләгәндә, аның әдәбиятыбызга алып килгән
яңалыгы нәрсәдә булды, дигән сорау тууы да табигый, әлбәттә.
Бу, беренчедән, Ш. Мөхәммәдовның тема яңалыгында күренде. Ул татар язучы-
ларыннан беренче һәм бердәнбер кеше буларак рус-япон сугышына багышланган
әсәр бирде. Шунда ялган буржуаз патриотизмны фаш итте, талантлы эшләнгән
сатирик образ иҗат итте. Аның «Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай»
повесте тематикасы белән генә түгел, бәлки художествосы ягыннан да шул чор татар
әдәбияты өчен яңа күренеш булды. Шакир Мөхәммәдовның нәкъ менә шул әсәре аша
XX йөз башы татар прозасы үсешендә критик реализм методы белән иҗат ителгән
беренче уңышлы сатирик әсәр мәйданга килде.
Гомумән Шакир Мөхәммәдов иҗаты татар әдәбияты тарихында
мәгърифәтчелек реализмыннан критик реализмга үсүгә шактый уңышлы адым булып
торды.
Реакциянең баш күтәрә башлаган айларында (1906 елның Октябреннан 1907
елның августына кадәр) чыгып килгән «Карчыга» журналы да татар культурасы
тарихында тирән эз калдырган. Шул журналда иң авыр елларда басылган бай
эчтәлекле новелла, очерк һәм фельетоннар, шулай ук политик темаларга шактый
уңышлы эшләнгән карикатуралар («Имана җыйнау», «Думада хатыннар вопросы»,
«Менә татар бае конторасында кырык биш ел хезмәт итеп алган наградам», «Хөррият
кирәкме, кымызмы?» һ. б.) татар сатирасы үсешенә зур өлеш керттеләр. Менә шулар
Шакир Мөхәммәдов иҗатының һәм яңалыгын, һәм тарихи әһәмиятен билгелиләр.
Анын күп кырлы иҗат мирасын өйрәнү бүген дә зур әһәмияткә ия. Ләкин аның
1958 елда шактый тулы зшләиеп чыккан сайланма әсәрләре инде сатылып беткән.
Шуны истә тотып һәм бигрәк тә быел 20 майда язучының тууына 100 ел тулу уңае
белән, аның сайланма әсәрләренең икенче басмасын чыгарасы иде. Бу, һичшиксез,
демократик язучыбызга булган хөрмәтебезнең ачык билгесе, киң күпчелек
укучылары- бызга аның бүләген ирештерү булыр иде.