Логотип Казан Утлары
Роман

МУСА

Бу әсәрне язганда күп кенә кешеләр үзләрендә булган истәлекләр, хатирәләр белән, мәкалә һәм хатлар белән, иҗади киңәш бирү юллары белән миңа бик зур ярдәм күрсәттеләр һәм булышлык иттеләр. Шулар арасыннан бигрәк тә Әминә, Зәйнәп, Хәдичә Җәлилова, Оркыя Алишеоа, А. Тазетдинов, Г. Хафизов, С. Ганиев, 3. Мөхәммәдиев. Ф. Мингалин, Р. Хисаметдинов, Ф. Солтанбеков, Г. Фәхретдинов, М. Иконников, М. Та- һирова, Р. Фәизова, Г. Бәшир, Г. Кашшаф. Л. Небенцаль (ГДР) иптәш­ләргә, А. Тиммерман (бельгияле) дусыбызга, Юрытко (Көнбатыш Бер­лин) әфәндегә чын. күңелдән бик зур рәхмәтләр әйтәсем килә.

Автор.

Икенче кисәк

БЕРЕНЧЕ БАШЛАМ

I

Ә Мусаның солдат язмышы болан булып чыкты:

Волхов фронтына килгәч, ул тагын бер айга якын резервта «бүдәнә симертергә» мәҗбүр булды әле. Тик апрель башларында гына Икенче удар армиянең «Отвага» газетасында әдәби сотрудник урыны табылып, аны шунда җибәрделәр. Икенче армия бу фронтның иң җаваплы уча­стогында каты сугышлар алып бара иде. Кышкы һөҗүмнәр вакытында фронт гаскәрләре немецны көзен килеп чумган оясыннан шөшкеләп чы­гардылар. Ул, өненнән куылган аю шикелле, эчкә таба чигенде. Волхов аръягындагы запас позицияләренә урнашып алгач, кыш буена яңадан кымшанмаска уйлаган иде, ләкин Икенче удар армия, һәр яктан бик нык көчәйтелеп, яңа һөҗүм башлап җибәрде. Камалышта калган Ленинград халкын һәм гаскәрләрен ач үлем тырнагыннан коткару — максат әнә шундый изге иде, бөек иде. Өч көн барган бик каты пози­цион сугышлардан соң, Мясной бор стансасы тирәсендәге тар гына участокны өзеп, Икенче армия гаскәрләре эчкә кереп киттеләр. Аның тирәнлеге җитмеш чакрымга җитте. Артта ике-өч чакрым гына киңлек­тәге «капчык авызы» калды. Аны соңыннан киңәйтмәкче булганнар иде, ләкин немец теше-тырнагы белән шул «капчык авызына» ябышып кат­ты һәм, шуның белән Икенче армиянең бөтен операциясен контрольгә алып, язга таба шактый аксата башлады. Тагын бер-нке генә уңышлы сикереш ясап, Ленинград блокадасын ачып җибәрергә мөмкин буласы иде! Әмма немецлар моңа ирек бирмәделәр. Алар үзләре «капчык авы­зын» кысарга тотындылар.

Андагы хәлләр белән Муса резервтан ук таныш иде, шуңа күрә бу ут капчыгына барып керү аңа бер дә ансат булмады. Бүтән фронтлар инде язгы оборонага күчкән, тик монда гына, үч иткән шикелле, ут бураны котыра. Әмма нишләмәк кирәк, башың солдат булгач, кәҗәлә­неп эш чыкмын, приказга буйсынасың...

Юлда, берничә тапкыр «кул күтәреп», төрле машиналарның ачык кузовында килде ул. «Капчык авызы»ннан да машинада сикереп узды. Аларны, ике яктан мина яудырып, пулемет төкертеп озатты немецлар. Ярый әле солдат бәхетенең күренмәс корыч канаты саклап калды... Яз инде бу,кырыс якларда да үзенең көләч килбәте белән кар өстенэ ятып ауный башлаган иде. Саз якларына хас тәбәнәк буйлы чыршы-нарат башларына каткан карлардан тамчы ява, каен һәм яшь усак кәүсәләре көн яктысында саф, яңа булып күренәләр. Әйтерсең, аларны кемдер пустау белән чистартып чыккан! Әле һаман да шактый калын кар агач төбе саен бәке төсле булып кырт уелып төшкән. Карт усаклардан жил умырып ташлаган мүкләр борынгы чулпыларның челтәрле бизәкләрен, күбекле йөзек кашларын хәтерләтеп яталар. Шуларны чүпләнергә төш­кән кызылтүшләр, яшел песнәкләр, бот тиңентен йомшак карга батып, сикергәлән йөриләр, уйнаклашкан булалар. Баксана син аларны, су­гышны искә дә тыкмыйлар, янәсе...

Мясной борны узгач, Мусага җәяү атларга туры килде. Бу якларда машиналар йөрисе юллар казылып беткән, апрель кары череп, бик нык бата башлаган иде. Моннан алгы кырыйга җиткереләсе азык-төлек һәм сугыш кирәк-яракларын солдатлар ат белән ташыйлар, кечкенә урман чаналарына, чаңгыларга беркетелгән җиңел көймәләргә этләр җигеп яки үзләре тартып илтәләр икән. «Капчык авызы»пдагы атыш тавыш­лары, бу тирәләрдә фронт сызыгы киңәеп киткәнгә, бөтенләй диярлек колакны борчымый, тик ерактарак урман күгәрченнәре гөрләве генә ишетелә иде. Мусаны тын урман һавасы, яз яме чорнап алды. Юл буй­ларында сирәк-мирәк ватык повозкалар, җимерек танк кысалары кү- ренгәли; кышын карга күмелеп калган немец үләксәләре хәзер өскә чыгып, сузылып яталар. Алар астындагы бозлы кар эремичә күтәрелеп калган. Гүяки немец үзенә ак таштан кушетка чапкан да шуңа ятып рәхәт йокыга чумган. Муса аларга гаҗәпсенеп карап барды. Бөтен Россияне, хәтта иксез-чиксез төньяк сазлыкларын да бер кабуда йотар­дай булып, шулхәтле комсызлык белән килгән бу җирән шайтанга хә­зер һични кирәкми. Ул үзе яулап алган кар тәхеткә сузылган да мәңге­лек йокы рәхәтен татый. Баскынчының язмышы һәрвакыт шундый...

Арттан көчкә сөйрәлеп килүче йөк машинасы чыжылдавы ишетелде. Муса, карга кереп, аны уздырып җибәрде. Аның кузовында ике рулон кәгазь һәм түргәрәк беркетелгән бензин мичкәсе күренеп калды. Ләкин машина озак бара алмады: сай гына бер үзәнне чыгышлый, зәңгәр сө­ремнәрен чәчә-чәчә, әрле-бирле биергә тотынды. Муса килеп җиткәндә, ике-өч кеше машинаны җилкәләре белән арттан этеп көчәнәләр иде. Муса да, аркасындагы капчыгын ташлап, аларга кушылды. «Раз-два, взяли!» — дип кычкыра-кычкыра байтак тирләгәч, машинаны чыгару мөмкин булды. Сорамыйча ук үз ярдәмен күрсәткән бу кешене тегеләр искә алып өлгергәннәр икән:

  • Сез ераккамы, иптәш өлкән политрук?.. — дип сорады өч кубиклы бер егет. — Юл уңай булса — рәхим итегез!
  • Миңа Огорельега, — диде Муса. — Редакциягә...
  • һо, алай булгач, нәкъ безнең үзебезгә икән. Әйдәгез, утырыгыз кабинага!

Көтмәгәндә редакция машинасы очрау Муса өчен искиткеч шәп бу­лып чыкты...

Огорелье авылы дигәннәреидә ярым җимерек бер агач йорт бар икән. Тәрәзәләренең күл өлгеләренә фанер сугылган, бер степасы яр­тылаш янган, өйалды ишеге каерылган, эчендә кап-кара корымга чумган олы урыс миче ыржаеп утыра. Шушы өйнең бер почмагыннан Мусага бер тимер койка күрсәттеләр. Өстенә салынган өч тактадан башка һич­
нәрсәсе юк иде. Әмма нишләсен, сайлап керә торган кунак йортлар юк икән шул монда...

Редакция халкы Мусаны читсенми кабул итте. Редактор булган кеше, аның язучы икәнлеген дә белгәч, хәтта, сөенеп куйды. Мусадан шәп шигырьләр, очерк һәм хикәяләр көтүен әйтеп ташлады.

Мусага озак юанырга туры килмәде, иртәгесен үк «якын фронт»ка «чиркәнчек» алырга җибәрделәр аны. Якын фронт дигәне — әлеге «капчык авызы» иде. Аны ияртеп барган фотокорреспондент Баскаков Мусаны «тыныч җирдә» — медсанбатта калдырып китте. Шуядагы яра­лылар белән сөйләшсәң, материал табарсың, диде.

Бу дивизиянең алдында да, артында да фронт булганга, һәр ике як­тан килгән дошман уты күп вакыт кара-каршы очраша икән. Аның мед­санбаты да алгы кырыйдан берәр генә чакрымда урнашкан. Хәер, аның башкача җайлырак тылы да юк икән.

Монда Муса искиткеч авыр хәлләрнең ирексез шаһите булды. Сирәк агачлы бу урман эчендә кайчандыр кечкенә генә бер хутор яшәгән бул­са кирәк. Хәзер анда тәбәнәк кирпеч сараймы яки элекке кибетме бул­ган бер бина гына утырып калган. Аның тимер рәшәткәле ике кечкенә тәрәзәсендә бер-ике генә өлге пыяла булып, калган өлешләре фанер белән кадакланган. Стеналары пуля һәм кыйпылчыклар белән чигеш- ләнеп беткән, түбәсе яртылаш каерылып төшкән, ә бина тирәсендә бер­сенә берсе кушылырдай булып озынча палаткалар тезелгән иде. Муса комиссарны эзләп шул таш йортка килеп керүгә, балчык идәндә боль- ницча ак итеп җыештырылган берничә тар тимер карават күренде. Шу- ларның берсендә кемдер йоклап ята, ә уртадагы калай мич каршында өлкән яшьтәге олы буйлы бер солдат утыра иде.

  • Комиссар монда торамы? — дип сорады Муса.
  • Монда иде дә... — диде солдат, урыныннан калкып.

Ләкин ул сүзен әйтеп бетермәде, караватта тоташтан ак җәймә бөр­кәнеп яткан кеше җәһәт кенә башын күтәрде. Ул — калын тузгак-бөдрә чәчле, шактый калку күкрәкле хатын-кыз булып чыкты. Торып аягына баскач, аның пөхтә генә хәрби киеме якасында медицина еланы белән бер шпалы барлыгы һәм майлач кына йөзле булуы күренде.

  • Сезгә кем?.. дип кенә сорады ул җитди төс белән.

Муса, үзенең кем икәнен әйтеп, комиссарны сорады.

  • Ул юк шул. Йөрәк пристубы белән тылга җибәрдек. Карт кеше иде, яхшы кеше иде... — дип тезеп китте хатын. — Менә берүзем кал­дым. Медсанбат начальнигы Бардина булам, — дип өстәде ул. Шундук әлеге солдатка чәй китерергә кушты, юл кешесе ачыккандыр, янәсе.

Ләкин Муса чәй көтәргә риза булмады. Шинелен салып элеп, солдат сырмасы өстеннән каешын буды да:

  • Бәлки, башта яралылар белән таныштырырсыз? диде. — Алар арасында батыр сугышчылар бардыр. Миңа шулар турында газетага язарга кирәк...

Бардина ак халат киде, икенчесен Мусага тәкъдим итте. Беренче палатканың чаршавын ачып керүгә, тынчу һава белән Мусаның боры­нына моңарчы бердә күнегелмәгән авыр ис килеп бәрелде. Анда һәр­төрле дару исе белән әче тир исе, шешеп үлекләгән яра исе барысы бергә катышкан иде. Мусаның тыны кысылгандай булды. Ул, борынын тотарга теләп, кулын күтәргән иде, тик шунда ук кире төшерде: алай ярыймы соң, юләр!..

Шул ук вакытта төрле почмактан төрле көйгә авыр ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Бардина, бу тавышлардан тизрәк качарга теләгән кебек, алга ашыга иде. Муса да аның артыннан калмады. Яралылар яшел ылыслы чыршы ботаклары өстенә җәелгән һәм таушалып беткән вак саламга тезелешеп ятканнар. Алар һәммәсе дә сугыш эчендә пыч- ранып-каралып, каннарга буялып беткән үз киемнәрендә. Кайберләре-
нем. җиңнәре ярылган, якалары ертылган, сыңар итекләре салдырылгаи һәм яралары каплы бинтлар белән ашык-пошык кына уратылган иде. Палатка почмакларында, ылыс асларында кар ятканлыгы күренә, ә ур­тадагы сукмакта язгы балчык лыҗырдаган иде. Аргы почмактан бер­ничә зарлы тавыш тагын кабатланды:

  • О боже мой! Почему нас не отправляют?!

— Ник безне юкка үтерәсез?

Бу тавышлар иң элек Мусаның үзенә ясалган шелтә шикелле тоел­ды. Ул Бардннага карады. Аның да кәефе шәп түгел: чырае бозык һәм «Мин нишлим соң?..» дигән төсле ярдәмсез иде. Муса шул башка таба китте, андагы тавышлар тагын да көчәйде. Сестра ал арны тыныч­ландырырга тырышса да, нәтнҗә бирмәде. Иң аргы почмактагы урын­да сыңар аягы гөбе юанлыгы булып шешкән бер старшина: «Ой! Ой! Ай аллакай!» — дигәләп, бертуктаусыз ыңгыраша, кинәт-кииәт урынын­нан кузгала, тагын ята, тагын тора да үрмәләп китмәкче булып, җан газабы белән үкерә иде.

— Гангрена башланган булырга тиеш... — диде Бардина тыныч та­выш белән. .Муса аңа таба борылды. Йөзеңә күз терәп: «Ник карамый­сыз? Нинди гамьсез тынычлык сездә!..» — дип кычкырасы килде. Ләкин ярамый: яралылар алдында гомумән андый эш яхшы булмас иде...

Теге старшина, башкалардан әллә нихәтле уздырып, тагын ыңгыра­ша башлады. Муса аның аяк очына ук килеп басты. Аның хәлен җи­ңеләйтердәй берәр чара табасы килде. Шулай уйланып карап торганда, ул аны кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелды. Тагын да те­кәлебрәк караса, аптырап калды: бу кешенең көчле кашлары да, хәле шундый авыр булуына карамастан, һаман сүрелмәгән үткен күзләре дә бик таныш кебек иде. Тукта, кем соң бу? Канда күрде соң аны Муса?.. Ул хәтерен киереп уйларга тотынды һәм келт итеп исенә килеп тә төш­те: әйе, әйе, шул бит бу! Кайчандыр аны йөгерткән старшина! Арслап- дай гайәр егет Батыршин!

Бу ямьсез истәлек Мусаның күңелен караңгылап алгандай булды. «Монда да шулай әшәке иде микән?..» Әмма егетнең хәле үткәндәге үпкәләр белән исәпләшерлек түгел иде. Муса аңа, якынрак иелә төшеп, үз ана телендә эндәште:

— Исәнме, иптәш Батыршин, — диде ул борчылып. — Хәлегез җи­ңел түгел буган бит...

Старшина, ыңгырашуыннан туктый калып, күзләрен ныклабрак ачты һәм гаҗәпләнеп Мусага текәлде: кем эндәшә соң шулай якын итеп?..

Карап-карап торды да кинәт башын калкытты:

— Абый, валлаһи таныдым мин сине! — дип куйды ул, елардай бу­лып. — Казан. Кабан арты, лагерь... Мин белмичә йөгерттем сине... Усал дуңгыз идем мин!.. Соңыннан комиссар аңлатты, белдем: Муса Җәлил иптәш син... Юкка рәнҗеткәнем өчен әле дә бик үкеиәм...

Муса, кулын гына селкеп, аны тынычландырырга теләде.

— Борчылма, дус, оныт син аны, — диде. — Мин үпкәләмим.

  • һәй-әй, — дип сузды зарлы тавыш белән старшина.—Дөньяны бер дә танымаганбыз шул ул чакларда! Устав белән генә яшәгәнбез. Ә хәзер менә нинди адәм үләтенә әйләндек. Ник безне эвакуировить итмиләр икән, иптәш старший политрук? Зрәгә үтерәләр бит шушында!!

— Әз генә сабыр ит, җаным, —дип җавап бирде Муса, — бүген төн­нән дә калдырмыйбыз сезне!

— Солдат әрәм итәләр бит! — диде Батыршин. — Безнең батарига өч танк килеп чыкты. Солдат бутка ашаганда, мин икесен прямой на­водка белән яндырдым, берсен граната белән тончыктырдым, чукын­мышны. Ә мин әле эшкә ярамас идеммени? Минем бит бот кына яра­ланган... Ә монда үтерәләр!..

Муса шаккатып калды. Мактанамы? Шушы хәлендә кем мактан­сын?! Каядыр күтәреп алып китәрдәй булды ул аны. Хәзер үк ярдәм күрсәтергә! Әмма ничек? Нишләтергә?.. Мусаның үз кешечә гадилеген күреп торган башка солдатлар да, аны туктатып, хәлләреннән зарла­нып алдылар. Муса, гаять борчылып, Бардина янына килде:

  • Нигә боларны тизрәк эшкәртеп, тизрәк озату чарасын күрмисез сон? — диде ул ярсу тавышын басарга тырышып.
  • Мин берүзем, мин нишли алам? Комиссарым юк! — дип җәбер­сенеп һәм кычкырып җавап бирде хатын. — Начмед онытты, политот­дел да ярдәм итми!..

Бүтән палаткаларда да шундый ук хәл иде. Мусаның бик эче пош­ты, ачуы килде. Әлеге таш йортка кайткач, ашыгып шинелен кия баш­лады. Ләкин аны Бардина ашка кыстады:

  • Өстәлдә обед тора, һичкая китмисез, — дигән булды.

Ашап торамы соң кеше мондый вакытта! Аңа хәзер үк сәяси бүлек­не эзләп табарга кирәк, яралыларны озату чарасын күрергә! Дөрес, ул бүген иртәнге биштә үк суык ботка гына капкалагап иде, әллә кайчан инде өзелеп тамагы ачканлыгы исенә төште. Шунда ук эчләре чурла­гандай булып, тагын да ныграк ашыйсы килеп китте. Ә Бардина, һични булмагандай, һаман кыставында булды.

Аш янына тагын бер-ике врач кереп утырды. Алар, кесәләреннән җәлпәк дару шешәләре чыгарып, мензуркаларга спирт салдылар.

Муса башын тәлинкә өстенә игән хәлдә тиз-тиз ашады да урыныннан кузгалды. Тышта эңгер төшеп килә, тизрәк сәяси бүлеккә чабарга ки­рәк. Шул чагында тышта кинәт шартлаулар ишетелеп китте.

  • Господи, тагын башланды! — дип кычкырды Бардина еламсыра­ган тавыш белән. Чокырга төшегез, чокырга! Тизрәк!

Әлеге врачлар, ул әйткәнче үк сикереп торып, кирпеч мич артына йөгерде. Андагы почмакта шактый тирән базсыман ниндидер чокыр бар икән, алар шунда чумды. Шартлаулар ешая һәм якыная төште. Берни­чә медик йөгереп кереп, шул ук чокырга ташланды. Бардина да шунда төште.

Мондый ут астына якыннан туры килүе беренче тапкыр диярлек булганлыктан, ашыгып тәшвишкә бирелү һәм таныш булмаган кешеләр арасына чокырга сикерү Мусага уңайсыз тоелды. Ул кыр сумкасын киеп алды да ике тәрәзә арасындагы кирпеч стенага арка терәп утыр­ды. Муса бу урынны белеп сайламады, шулай туры килгәнгә генә утыр­ды. Теге олы яшьтәге солдат, мондый хәлне күп күргән булса кирәк, ашыкмыйча гына түр почмакка чүгәләде.

— Ике яклап сала. Мина яудыра, — диде ул. — Юлда кеше күптер, ахры...

Шартлаулар һаман котыра барды. Төрле яктан баш очыңа гына ки­леп чыйный да, «чың-ңкъ!» итеп калын боз өстенә килеп төшкән ши­келле, туң җиргә кадалып ярыла. Ярылган саен җир дерелдәп китә, тәрәзәдәге фанер һәм пыяла кисәкләре җилтер-челтер килә. Ә шулай да монда куркыныч ул хәтле түгел. Палаткалардагы яралылар ни хәл­дәдер менә. Аларны нинди чокырга тутырып бетерү мөмкин? Шушын­дый чакта алар янында булмыйча, монда утыру Мусага җинаять ши­келле булып тоелды. Ул сикереп торып чыгып китмәкче генә булган иде, йортның нәкъ төбенә килеп төшеп диярлек мина шартлады, аннары тагын бер, тагын бер. Бу кирпеч бина өскә күтәрелеп куйгандай булды. Пыяла ватыклары «чылтыр-р!» итеп коелып төште. Фанер кисәкләре һава дулкыны белән идәнгә очты. Мусаны үз иркеннән тыш булган нин­дидер көч стенага сылады. Ул, нихәтле теләсә дә, кымшана алмады. Миномет давылы һаман котырына, инде таш йорт эчендә суык һәм сасы төтенле җил уйный, ниндидер усал һәм эре кигәвеннәрсыман зыңлап
мина кыйпылчыклары оча иде... «Тагып күпмегә барыр бу җәһән­нәм?» — дип утырды Муса.

Ә немецлар үзләренең «ун минут»ларын шашындылар да, кинәт башлаган шикелле, кинәт туктап та калдылар. Муса моны тәҗрибә белән түгел, ниндидер инстинкт белән сизеп алды, һәм теге коч тә аны ычкындырган иде инде — ул урыныннан торды да чыгып йөгерде. Якын­дагы беренче палаткага килеп керим дисә, аның яртысы ала-тилә янып, җимерелеп төшкән, кешеләр аның калдык сәләмәләрен күтәргәләп, ас­тагы яралыларны носилкаларга салып маташалар иде. Муса ни белән- дер ярдәм итәргә теләде: анда сугылды, монда бәрелде — ләкин ниш­ләргә белмәде. Шул вакыт бая теге старшина яткан аргы почмакка күзе төште һәм шунда омтылды. Аның гөбедәй шешкән аягы кара-соры кан эчендә бер читтә ята, бер кулы бөтенләй әллә кая, ә үзе, телен ар­кылы тешләп, күзләрен күккә терәгән килеш хәрәкәтсез катып калган иде. Муса моңа карап тора алмады, күзләрен кулы белән каплады да кире йөгерде. «Вакытында озатылган булсалар, бу хәл булыр идеме!..» дип өзгәләнде ул.

Носилкага кан эчендә ыңгыраша торган ниндидер яралы салынган иде. Муса аны алып китәргә кеше юклыгын күрде дә носилка саплары­на иелде. Арттан да кемдер килеп тотынды һәм кая барырга икәнен әйтте. Алар бу яралыны бер кечкенәрәк палаткага алып керделәр. Мондагы эфир, йод исенә караганда, операционный булырга тиеш. Ур­тада ак белән төрелгән биек озын өстәл. Анда марля чорналган яралы ята. Кырыйдагы тумбалар өстендә куыклары яртылаш кырылып, ко­рымланып беткән берничә лампа яна. Шулар яктысында ак халатлы, ак калфаклы һәм чигәләре генә түгел, хәтта кашлары да агарып беткән, гаять талчыккан йөзле карт бер кеше, җиңнәрен терсәкләреннән югары сызганган килеш, әлеге яралының корсак җөен тегеп бетереп, ефәген кисеп маташа. Муса аны аеруча җентекләп күзәтте. Аның бөтен кыяфә­тенә, шулкадәр алҗыган йөзенә, хәрәкәт һәм боерыкларына караганда, ут давылында да шушында баскан килеш эшләгән булырга тиеш. Үлем һәр секунд саен аның үзен бәреп егарга торганда, ул кешеләрне кот­кару белән мәшгуль булган. Күрәсең, бу карт доктор үзен посттагы гади бер солдат итеп таный...

Мусаны вөҗдан газабы тагын да ныграк кысып алды. «Ә син, яра­лыларны тизрәк озатасы урында, үз корсагыңны кайгыртасың! Кеше­ләр үлгәндә, стенага посып утырасың! (Аның күз алдына старшина Батыршин килеп басты.) Ул, арсландай сугышчы, ни өчен генә һәлак булды?.. Куркак шул син, булдыксыз!..»

Бик гаепле кеше санады үзен Муса. Ут астына йөгереп чыкса да, палаткаларны күкрәге белән капласа да, биш минут элек политбүлеккә йөгерсә дә, хәлне берничек тә рәтли алмаячагын, берничек тә бу кеше­ләрне ул арада гына һәлакәттән коткару мөмкин түгеллеген төшенеп җитми иде ул. Әгәр үз кулына кешеләр язмышы тапшырылган бер командир булса, бәлки ул да, әлеге карт шикелле, шулай постында калган булыр иде. Тик ул артык тетрәнгән булудан бу хакта уйлый да алмады. Ә инде карт хирургның ут давылы астында да шулай үз. эшендә калуы, Муса килеп кергәч, аңа таба бер каравы, мәңге онытыл­маслык һәм әрнемичә, оялмыйча күтәреп йөри алмаслык авыр шелтә булып тоелды.

Муса, үзе дә сизмәстән бу картка сокланып торуыннан кинәт оялып, нидер исенә төшкәндәй, җәһәт кенә чыгып китте. Тышта аңа әлеге сол­дат очрады.

— Сип политотделны белмисеңме, агайне?—дип сорады Муса аннан.

— Беләм, алар икенче хуторда. Әллә пи ерак түгел.

— Күрсәтә алмассыңмы?

Солдат риза булды, һәм алар шомлы караңгылык эчендә, ара-тирә атыш тавышларын тыңлый-тыңлый, политбүлеккә таба атладылар.

  • Иптәш старший политрук, — диде солдат. Сез югартыннап килгәнсез бугай?.. Безнең эшләр яман бит... Көн саен шулай: я мина, я туп уты яудыралар... Әллә нихәтле кеше әрәм була. Санбатны икенче урынгарак күчерү кирәк ие...

Муса аны дәшми генә тыңлап барды. Чөнки ул әле һаман баягы хәленнән тынычланып җитә алмаган иде. Солдат дәвам итте: — Безнең нәчәнник иптәш Бардина болай әшәке катын түгел түгелеп... Әмма лә­кин эш майтара белми... Кайсыдыр якка йомшаграк...

Ниндидер караңгы күләткәләргә килеп җиткәндә, аларны часовой туктатты. Муса үзенең кем икәнен аңлатып, сәяси бүлек башлыгын сорады. Часовой җирне яртылаш кына казып салынган блиндажга күр­сәткәч, Муса аның баскычларыннан кармаланып түбән төште. Ишекне ачуга, эчтән гильза лампаларның кызгылт яктысы күренде һәм корым исе килеп бәрелде. Кечерәк кенә блиндажның ике ягында ике тимер койка, түрдә кара мунчаныкыдай гына бер тәрәзә, уртада казыкларга беркетеп эшләнгән тупас кына агач өстәл һәм өстендә кыр телефоны бар иде. Муса, үзенең газета кешесе икәнен әйткәч, медсанбатта күр­гәннәрен сөйләп бирде һәм шушы төндә үк яралыларны чыгарып бе­терүне үтенде.

Сәяси бүлек башлыгы өч шпаллы иде. «Кемгә акыл өйрәтәсең?» ди- гәндәйрәк, Мусага карап торды, ләкин чәпчемәде: армия газетасыннан килгән кеше бит...

  • Бу арада аларга кул-аяк җитмәде, хәл бик киеренке булды,— диде ул. — Начмед нишли икән соң?.. — Аңа шылтыратып алды. Ул армия штабына киткән булып чыкты.

Аннары, өч инструкторын чакырып кертте дә аларга хәзер үк мед­санбатка китәргә кушты.

  • Немедленно яралыларны чыгарырга тотыныгыз. Берегез юлда калып, узучы һәр транспортны борыгыз да яралыларны төятегез. Йөк­ле булганнарына да, һич югында, ике-өч кеше утыртып җибәрегез...

Боларга бирәсе боерыкларын бетергәннән соң, озак итеп полкларга һәм артдивизионга, минометчыларга шалтыратып, транспорт таләп итте. «Буш машиналарыгыз бер сәгатьтән медсанбатта булсын!»— диде.

Муса, мәсьәләнең болай җиңел чишелүенә һәм башлыкның оператив булуына куанып, урыныннан кузгалды. Башлык аңа ял итәргә киңәш бирсә дә, калмады.

  • Юк, барыйм әле, — диде ул. — Мие? дә берәр эшкә ярап куярмын.

Кайтышлый ук аларга юлдагы өч машинаны медсанбатка бору мөм­кин булды. Алдан иң авыр хәлдәгеләрне юрганнар, одеяллар белән тө­реп, носилкаларга салган килеш озаттылар. Яңа машиналар килеп өл­гергәнче, үз аягы белән атлардайларны җыеп, бер төркем итеп оеш­тырдылар да җәяү җибәрделәр. Уртача хәлдәгеләрнең дә таң яктысына кадәр байтак өлеше, — ачык әрҗәле машиналарда, туп арбаларында, хәтта трактор чаналарында булсыи,тылга таба юл тотты. Полклар­дан таң алдыннан гына килгән машиналар яңа яралылар алып килде­ләр. Аларны бушатып, башлангыч ярдәм күрсәткән арада, ул машина­лар башкаларны төяп, армия госпиталенә киттеләр. Юлдан алып кер­гән атлы чаналарга тиз йөртергә ярамый торган иң каты яралыларны салып җибәрделәр. Шулай итеп, медсанбат беркадәр бушанып калды. Иртәнге яктыда медсанбатны икенче бер тынычрак күренгән урынга күчерделәр.

Кичәге фотохәбәрче үз юлыннан әйләнеп килде һәм алар редакция­гә кайттылар. Муса шунда гына аоаилап алды: ул бит солдат батыр­лыгы турында материал алып кайтырга тиеш иде, ә кайда ул?..

Тен буе утырып медсанбаттагы хәлләрне язды. Теге старшина ва­кыйгасын да кыстырды. Хәбәр шактый озын һәм күңелсез килеп чыкты.

Икенче көнне редакция секретаре, аны чакырып, материал сорады. Муса үз хәлен сөйләп бирде һәм әлеге язмасын сузды. Секретарь, каш­ларын җыерып, кулъязмага күз йөгертеп чыкты да:

  • Димәк, сез анда яралылар ташып йөргәнсез? Алайса сезнең шун­дагы «батырлык» турында язабыз инде газетага? — дип көлде мыскыл­лы тавыш белән. — Милый мой, помни: миңа газета материалы кирәк!
  • .Менә бит, материал... — диде бик уңайсыз хәлдә калган Муса.— һәм минем «батырлык» хакында түгел, башка бер җитди мәсьәлә куела...
  • Милый мой, помни! — диде секратерь тагын кабатлап, — Немец­лар безнең газетаны кулга төшермиләрме?.. Иртәгә бөтен фронт буйлап листовка яумасмы, һәм синең имза белән! Менә, укыгыз, дескать, кы­зылларның медсанбатында нинди хәл! Так што, помни, милый мой!..

.Муса кызарып, пошынып чыгып китте. Редакциянең беренче тап­шырган эшен үк үти алмаучы булып күренде. Хәрби хәбәрче, шулай бер нәрсәгә дә катышмыйча, кешеләр язмышын кайгыртмыйча, бары тик газета материалы гына җыярга тиеш микәнни соң?..

II

Муса өермәнең нәкъ эчендә калды. Моңарчы да өзелмәгән сугыш­лар хәзер тагын да көчәеп китте. Бишенче апрельдән редакциянең хәр­би хәбәрчесе булып эшли башлагач, күбрәк вакытын алгы кырыйда, солдат арасында үткәрә иде ул. Төннәрен дә дошман уты эләгә торган урыннардан сазга буялып шуыша-шуыша, бер взводтан икенчесенә бар­ды. Якалыктарак ул: «Җанымны уч төбемә йомарлап кына йөрим»,— дип көлдерә иде. Чөнки тычкан баласыдай чыелдап колак төбеннән генә уза торган пулялар гел аның башын эзләп очкан кебек тоела иде. Шулай да курку аның күзләрен калайландырып почмакка постыра ал­мады. Ул аны үзе җиңә барды. Төбендә тубыктан бозлы су яткан сай гына окопка чүгәләп, ут явымы астында солдат белән сөйләште, взвод командирының шунда ук булган кабердәй тар, тәбәнәк кенә землянка­сында, ылыс өстенә ятып, бер сәгать черем итеп чыкты; җилкәсеннән автоматы төшмәде, туры килгәндә солдат белән бергә ятып сугышкан чаклары да булды. Әмма болар авырсындырмый иде аны. Солдат тәү­легенә йөз грамм сохари ала, борчак яки тары концентратыннан сыек кына итеп пешерелгән ярты котелок ашны күз ачып йомганчы сыпырып куйса да, ашамаган да күк булып кала, кичкырын окобыннан чыгып, кар астыннан калкыган ат үләксәсе туры килсә, аның итләчрәк урын­нарын кисеп котелогына, капчыгына тутырып кайта да иптәшләре белән пешереп ашый; ул да булмаса, былтыргы бакчаларда казынып, черегән бәрәңге җыя, аннан крахмал сыгып берәр төрле ботка шикелле нәрсә пешергән була, ул балчыклы крахмалның тәмсез боламыгын авызга капкач шытыр-шытыр килә. Билгеле, мондый хәлдә булган солдат га­дәттәге күңел көрлеген, сугыш дәртен җуеп, авыр уйлар эчендә моңаеп, пошынып йөри. Менә шулар әрнетә иде Мусаны.

Ул моның сәбәпләрен эзли. Сәбәпләре, әлбәттә, ачык: үткән җәйне көнбатыш өлкәләрдә һәм Украинадагы кырлар сугыш астында калды, булган икмәк запаслары дошман кулына төште. Көнчыгыштагы иген­нең, кешеләр фронтка китеп беткәнлектән, яртысы гына җыелган бу« луын ул үзе күреп килде. Әйе, болар һәммәсе дә аңлашыла. Ләкин су­гыш эше иң авыр эш, шул иң авыр эштәге солдатка боларпы аңлатып кына аның рухын күтәреп буламы? Аңа егәр кирәк, куәт кирәк, тамагы тук булу кирәк, корал кирәк, көчле техника кирәк! Шул чакта гына дошманга каршы тора һәм аны җиңә ала ул. Ә немец үзенең котырган
танклары
белән, күкне каплаган самолетлары белән алгы позицияләр­дә безнең көчләрне алҗыту, хәлсезләндерү һәм кыру сугышлары алып барса, арт яктан капчык авызын бәйләргә, армияне «котел» да калды­рырга тырыша. Кая соң безнең авиация? Кая соң безнең танклар? Инде, бу тирәдәге фронтны өзеп, Ленинградка юл ачу сугышлары баш­ланган икән, монда барысы да булырга тиеш иде. Без бит шул хәрби техниканы булдыру әчеп, ил чикләрен ныгыту өчен дип, авыздан актык сыныкларны озеп, актык тиеннәрне биреп килгән идек... Кая соң алар?..

Муса көн саен диярлек фронт юллары буйлап егерме-утыз чакрым җәяү йөргәндә болар турында күп уйлана, күп кайгыра һәм солдатның күңелен табу чараларын эзли иде. Шуңа күрә аның газетага эшләп биргән материаллары иң элек солдат батырлыгы, солдат сәләте турын­да булды. Ул инде хәзер моны ничек язарга кирәклеген өйрәнгән иде! Кайбер командир үз батырлыгын кыстыра башласа, көлемсерәп тың­лап тора да: «Сез моны бер үзегез генә эшләдегезме?» — дип сорый.

— Юк, — ди теге командир. Анда минем фәлән-фәләя боецлар бар иде...

Муса шул сугышчыларны эзләп таба да газетага мактап яза, ә мактанчык командирның исеме телгә дә алынмый. Аның язганнары аша солдатлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә иде. Болардан тыш Муса, төн йокыларын калдырып булса да, солдат рухын чагылдырыр­дай лирик шигырьләр, кыска-кыска җырлар да язды. Ул фронтның үзендә туган шигырьләрдән яңа җыентык чыгару белән хыяллана иде. Ниһаять, Әминәсеннән хатлар да ала башлады. Аның теге вакыттагы урынсыз үпкәсе инде сүрелгән булса кирәк. Ягымлы гына итеп язган хаты һәм Чулпанның чәчәкле открыткасы Мусаның күңелен бөтенләй күтәреп җибәрде. Бу авыр шартларда яшәү аңа ничектер җиңелрәк бу­лып киткәндәй тоелды.

Муса редакциядә ял иткән төннәрдә үз почмагын плащ-палаткасы белән каплаштыра да шәм яндыра һәм шигъри уйларга чума иде. Аның әле Мипзәләдәге Алыпкул бабай турында яза башлаган либрет­тосы да яртылаш кына эшләнгән. Ә монда ул кыска гына арада күлме батыр кешеләр, данлы якташлар белән очрашты. Аларпы да язарга, язарга кирәк!

Милли язучының иң әүвәл үз халкы кешеләре белән кызыксынуы табигый инде. Мусаны да татар егетләренең батырлыгы сокландырды. Ул күрше авңаполкта әллә ничә тапкыр Берлинны бомбаларга эскорт белән барган һәм мондагы һава сугышларында күп кенә батырлыклар күрсәткән, берничә ордены булган очучы Габидуллин дигән татар егете барлыгын ишетте. Газета редакторы язучы теләген аңлаучан кеше иде, Муса аның белән сөйләште дә бер якшәмбедә шул очучыны эзләп кит­те. Бөтенләй диярлек күзгә күренми торган авиациянең күршедә генә шундый зур бүлекчәсе булуы, җитмәсә тагы шуның мактаулы очучысы татар егете булу Муса өчен бик кызыктыргыч бер яңалык иде!

Башта ул полк комиссарын тапты. Беренче карашка кырыс кынасы- ман күренгән бу кеше, сөйләшә торгач, ачыла төште.

— Сезнең полкта, — диде Муса,— Габидуллин фамилияле, Закир исемле бер татар очучысы бар икән, шуны күрәсе иде, иптәш комиссар...

— Как? Гивидуллии? Захар? Разве он татарин?—дип куйды ко­миссар бик гаҗәпләнгән кыяфәттә. — А хватка.истинно русская! Де­рется, как чорт!

Алар сөйләшеп утырган арада Габидуллшшың үзен китереп җит­керделәр. Муса аның яз бакыры сеңә башлаган аксыл чыраен, сыек зәңгәр күзләре белән саргылт бөдрә чәчен һәм бит сөякләре чыкмаган озынчарак йөзен күздән кичергәч, үзе дә сокланып калды. «Чын болгар тибы икән...» дип уйлады ул. Бер шпаллы бу егетнең күкрәгендә ике «Кызыл Байрак», бер «Кызыл Йолдыз» ордены һәм медальләр дә
булуы сөйләп бетермәслек сихри легендалар ияседер кебек итеп күрсә­тә иде аны. Иң элек комиссар сүз кушты:

Скажи на милость, неужели ты из татар? — дип сорады ул ялын­гандай тавыш белән.

Так точно, товарищ комиссар! — диде Габидуллин, киң елмаеп, пич уйламаган идем. Бик яхшы!.. Менә старший политрук сорый

Аннары комиссар аны Мусага тапшырды.

Габидуллин Мусаны үз блиндажына алып кайтты. Ул, звено баш­лыгы булганлыктан, уңайлырак шартларда яши икән. Аш, чәй китер­теп, аны сыйлап алды. Бу егет яшь чакларын, кайда укуларын саран гына сөйләп маташса да, үз батырлыгы турында берни дә әйтә белми торган кеше булып чыкты. Муса аңа сораулар бирә-бпрә алж.ып бетте.

Шулап да ничәне бәреп төшердең? Ничегрәк итеп эшлисең сон. аны? һава сугышының нинди аерым хәйләләре була?—дип төпчен­де ул.

  • Ничәне дип... Аны санап тормыйсың бит... — диде егет җайсыз­ланып. — Башкалар саный, җирдәгеләр, я иптәшләрең... Хәйләсен дә каян уйлап бетерәсең инде аның...

— Алайса берәр кызыклы очышыңны хикәяләп күрсәт!

— Әй, аның нәрсәсе кызык булсын... Менә минем иптәшләрдә күп ул, вәт алар очалар! Вәт алар сугышалар! Исең китәр!..

Муса маңгаендагы тирләрен сөртеп куйды. Ничек бу кешенең эченә керергә, серләрен ничек чишәргә? Яныңда батыр утыра, ә шуның ба­тырлык сараена ачкыч табып керә алмыйсың. Аның исеме хәтта үзәк газеталарда да күренгәләде, фронт матбугатында чыкты һәм бик кы­зыклы итеп язганнар иде...

— Кара әле, иптәш Габидуллин, синең хакта газеталар еш яза бит, алар синең белән ничек сөйләшәләр соң? — дип сорады Муса.

— Кул селтәп китәләр. Комиссар белән парторг бирә, шуны яза­лар.

— Ә һава сугышларында куркасыңмы соң син?

— Курыкмыйча ни? Үзе биектә... Егылып-нитеп, аяк-фәләнецне сын­дырсаң...

Муса кычкырып көлеп җибәрде.

— Ах алла, ах-ха-ха! Нинди сабый!—дип куйды ул.— Юк, дус­каем, син мине юри шомартасаң, юрамалый гына юләр сатасың! Тукта әле, кызык итим бу җәяүле тинтәкне, дисең ахры.

Габидуллин куркынган кыяфәт белән күзләрен зур итеп ачып аңа карады, йөзе гаепле кешенекедәй кып-кызыл булды.

  • Юк, Муса абый, што сез... — диде ул акланырга теләп. — Мин бит барын да сөйләдем инде...

Шул чагында кинәт һава тревогасы яңгырап китте. Габидуллин җәлт кенә торды да, пилоткасы белән күзлеген киеп, планшетын кулыпа элгән хәлдә яшендәй атылып чыгыл китте.

  • Мин хәзер, Муса абый... — дигәне генә ишетелеп калды аның.

Озак та үтмәстән, моторлар гөрелтесе дөньяны күмде. Закирны кө­теп утыру файдасыз булачак иде. Муса землянкадан чыкканда, инде берничә истребитель һавага менеп тә китте. Калганнары да офыкка күтәрелеп, күздән югалдылар. Аэродром блиндажлардан шактый читтә икән. Анда әле төнге «кукурузник»ка охшаган берничә җиңел самолет һаман тезелеп тора. Нигә алар да тизрәк качмый икән, маскировкала­ры да фәләнчә генә: хәзер немец килеп көл итә инде алариы!..

Немец самолетларының буылып-буылып чыккан горылтысы якын­рак ишетелә башлады. Муса көнбатыш күгенә текәлеп калды. Биш чакрымнар чамасы биектән алты бомбовоз килә иде. Алариы озатучы дүрт-биш истребитель, салмак оча торган ат божаны тирәсендә уйнак-
лагай вак шөпшәләр шикелле, бомбовозларның төрле якларында тыз- быз очышалар. Менә алар аэродром өстеннән дә кайнашып уздылар инде, бомба төягән кара козгыннар да, кыйгач борылыш ясап, пикега керергә җыеналар. Ә безнең әле генә күтәрелеп киткән самолетларның берсе дә күренми, зениткалар да атмый... «Гаҗәп, — дип уйлады Муса, — үзләре әллә кая качып, аэродромны көл итәргә полный ирек куялар, ахры. Шул булдымы эш? Егетлекмени бу?.. Нәрсә мактанган булалар соң болар?..»

  • Тамаша кыласызмы, өлкән политрук? — диде арттан ишетелгән тавыш. Муса әйләнеп карады: авиаполк комиссары аның тирәсеннән каядыр узып бара иде.
  • Тамашаның бер дә кызыгы юк әле хәзергә, — дип җавап бирде Муса сүрән генә. — Нигә теге самолетларыгыз да качмады, хәзер көл итәләр бит үзләрен!
  • Балыкка җим кирәк, козгынга үләксә кирәк, — диде комиссар бер дә исе китми генә. — Әйдә, рәхәтләнсеннәр, карачкылар гына алар...

Ул ара да булмады, биектәге көрән болыт кисәкләре арасыннан өч истребитель кинәт томылып төште дә, инде пикега кергән өч козгынның койрык очына кунгандай ук якын килеп, пулеметтан сиптереп тә алды. Арттагы бомбовозның койрыгыннан күккә таба кара төтен сузыла башлады.

  • Это Захар! — дип кычкырды комиссар, сабыйларча кул чабып көлә-көлә. — Мин аның машинасын, үзебезнең ана казны таныган ши­келле, биш чакрымнан ук күрәм. Вот молодец!

Әмма шул авыкта ук Закир машинасына кинәт ике истребитель ташланып, котырган ут ачтылар. Әле генә шундый гайрәтле күренгән егетнең истребителе корсагын кояшта ялтыратып кырын ятты да нин­дидер үле вираж белән түбәнгә томылды.

  • Ах! — дип куйды Муса. — Харап иттеләр! Хәзер канаты белән җиргә кадала!..

Комиссар эндәшмәде, ул да куркып калган иде, күрәсең. Ләкин, җиргә төшеп җиткәндә генә, үле машинага җан керде. Ул кинәт тураеп, моторын ачы чыелдата-чыелдата, яңадан кояшка таба менеп китте һәм, күз ачып йомган арада әйләнеп, пикедан чыгып бара торган икен­че козгынның борынына томылды. Авыр самолет шунда ук чалкан тө­шеп җиргә мәтәлде. Өч истребитель тагын Габпдуллиига ташланды. Иптәшләре, аны коткару өчен җәлеп иткеч маневрлар ясап, ут сибүдән туктамады. Шул моменттан файдаланган Габидуллии, немец истреби­тельләреннән ычкынып, күкнең әллә кайсы почмагына гына кереп югалды...

Бомбаларын аннаи-мониан ташлап, алты козгынның дүртесе кире борылды, аларны дүрт истребитель эскортка алды (бишенче истреби­тельне Закирның иптәшләре бәреп төшергән иде). Нәкъ шул чакта Габидуллии уң яктан яңадан пәйда булып, бая үзенә каныккан немец истребителенең кабыргасына һич тә көтмәгәндә утлы хәнҗәр тыгып узды. Истребительдән яшелле-күкле ялкын телләре сузылып китте...

Ипде тәмам елардай булып куанган Муса хәзер үк Закирның үзенә ташланырлар һәм ипчек тә булса аны ачу белән бәреп төшерерләр дип курыккач иде, әмма, гаҗәпкә каршы, алай булып чыкмады. Немецлар, яңадан бугыш башламыйча, тиз генә китеп бардылар.

  • Видал! диде комиссар тантана белән. — Ул шундый безнең!.. Ярый, мин чабыйм әле, ничек икән анда хәлләре...

Дөнья тынып калды. Җиргә утыра торган самолетларның аргы мәй­дандагы гөрелтесе дә (таман әкренәя бара иде. Шактый көткәннән соң Габидуллии кайтып керде. Арыган-талчыккаи, тирләгән ппчотка ас­тыннан чыккан юеш чәчләре маңгаена төшеп ябышкан, үзе хәлсез генә елмайган иде ул. Муса аңа, иң якын дусты белән сагынып күрешкән
шикелле, ике кулын сузды. Алай гына да хисләрен әйтеп бетерә алма­гач, кочагына кысып алды.

  • Хәзер инде мин сиңа бертөрле сорау да бирмим, — диде ул көлә- көлә. ■— Син һәммәсен дә күккә язып күрсәттең!..

Алар блиндажга керделәр. Габидуллпп, күлмәкләрен салып ташлап, билдән арык юынып алды. Аннары яңадан тәмләп чәй эчтеләр.

  • Безнең дә бер самолетны боза язганнар, — диде Закир. -- Пилот җиңелчә яраланган, ярын әле бәласез генә запас мәйданга утыра ал­ган...

Аларның сүзләре озак һәм тәмле булды. Муса кичке якта гына кай­тырга чыкты.

  • Үзебездән тыш, Казанга да очерк җпбәрәм синең хакта, — диде ул. — Басылып килгәч, үзеңә дә китерермен. Исән булсак, тагын очра­шырбыз әле!

— Ярый, Муса абый, рәхмәт сезгә,'—дип куйды Закир уңайсызла­нып.— Только бик харап итеп ташламагыз инде...

Алар фронт гадәтенчә кочаклашып үбештеләр дә Муса үз юлына китте. Ул юл буе уйланып кайтты: нинди гаҗәп төрле була кешеләр! Берәүләр, батырлыкны су эчкән шикелле генә гади итеп эшләп, аңа әһә­мият тә бирмиләр, сөйли дә белмиләр. Ә икенче берәүләр, чыпчык боры­ны хәтле кыюлык күрсәтсәләр, «фил мөгезе» хәтле батырлык итеп кү­пертәләр. Өченче берәүләр үзләренең куркаклыкларын мактанчык сүз белән каплыйлар; куркыныч килеп җитсә, күзләре калайланып, поч­макка посып калалар. Уй бодайга таба борылгач, Мусаның кайбер та- ныш-белешләре хәтеренә килде. Шуларның берсе туган ил турында бик төче бәрәңге балы ягылган нәрсәләр язарга ярата иде. Ләкин сугыш башлану белән, ходаның хикмәте нпдә булгандыр дигәндәй, шул кеше кинәт кенә ашказаны һәм бавыр хастасына мөбталә булды, хәтта псих- ка әйләнеп йөрде. Ә бераздан инде аракы-ликер заводына дегустатор булып урнашты, анда бронь бирәләр, имеш... Күрәсең, кешеләрнең Муса белмәгән күп кенә сәер яклары да була икән...

III

Бүре үз сыртына төшкән беренче күсәкне сизмәгән дә кебек, не­мецлар да кышкы сугышларда кыйналуларын онытып өлгерделәр. Әле генә оборона чокырларына посып, шуннан гына атышып яталар иде, ә хәзер, җир-сулар кипшерү белән, яңадан шашкын атакаларын башлап җибәрделәр. Артиллерия һәм минометлар өермәсе генә җитмәгән, таң­нан алып төнгә хәтле дистәләрчә самолетлары, баш очыңа асып куйган­дай, туктаусыз бомба яудырып торалар. Шулай итеп, соңгы ун көн эчендә' хәлләр кискен рәвештә үзгәреп китте.

Кичә полковник редакция эшчеләренең киңәшмәсен җыйды.

— Обстановка бик җитди, иптәшләр, — дип башлады ул. — Тыр- байчык дошманның «капчык авызы»и бикләп, армияне буып алырга маташуы күренеп тора... Безгә хәзер сугышчан әзерлектә булу кирәк. Нинди генә язмышка очрасак та югалып калырлык булмасын!.. Безнең бурыч: солдатның батырлыгын, нык торуын язып, алдыбыздагы бик җаваплы көннәр өчен аны мобилизацияләүдән гыйбарәт... Иртәгесен үк һәммәгез дә частьларга таралыгыз һәм моңарчы күрелмәгән киеренке­лек белән эшкә тотыныгыз!..

Бу хәлләр Мусаны күп уйланырга мәҗбүр итте. Аңа да үзен җыен­кырак бер хәлгә китерү кирәк идс. Үзенең кыр сумкасында йөргән ктлъязмаларны тизрәк тәртипкә китереп, Казанга озату яхюы булыр. Кичә төн буе утыра торгач, Габидуллин турындагы очеркын тәмам итү мөмкин булды. Тагын унлап шигыре бар аның. Ул аларның күбесен солдат землянкасындагы «пыскый» лампа яктысында яки траншеягә
чүгәләгән килеш блокнотын тез өстенә куел язган иде. Барысын да тагын бер кат карап чыкты. Тау астындагы чишмә өзлексез чылтырап аккан шикелле, шагыйрь тавышы да, үзе кайда гына булмасын, өзел­мәскә тиеш, дип уйлый иде
ул. Тик моннан соң гына ул чишмә җырын дәвам иттереп булырмы?..

Гади «өчпочмак» белән генә җибәрсәң, югалып бетүләре дә бик ихтимал. Шуңа күрә Муса бүген алгы кырыйга барышлый Островляне авылына сугылмакчы булды. Анда армиянең элемтә бүлеге урнашкан, бәлки берәр авиапочта белән озату мөмкин булыр...

Май ахырларының бу якларга да килеп җиткән җан эреткеч иркә матурлыгына гашыйк булып урман юлыннан барганда, үз хәлләренең шундый кискен булуы аның уйларын тагын биләп алды. Редакция па­латкасында да кичә иптәшләре белән шул хакта сөйләшеп утырдылар. Берәү дә бу утлы боҗрадан ансат кына котылып чыгу мөмкинлеген күрә алмады, һәркем кыен киләчәкне каршыларга, башкалар белән бергә актык көчкәчә тартышырга кирәк булачагын күздән кичерде, кү­ңелен шуңа төйнәде. Муса өчен дә башка чара юк иде, әлбәттә. Үзе­нең бу редакциягә бик уңышсыз килеп эләгүе хакында йөз кат уйлады инде ул. Ләкин ул гынамы соң? Башкалар да шулай бит. Аннары, фронтның «уңышлысы», «җайлысы» кайда соң аның? Сугыш сугыш инде ул! Берәүгә дә сайлап кына күрсәтми...

Муса алдагы кыенлыкларның нинди булачагын күзалларга тырыш­ты. Әмма бер генә вакыйга да аермачык булып гәүдәләнмәде. Кама­лышта калып озак сугышлар алып бару булырмы ул, әллә ут боҗра­сын канга батып өзеп чыгу булырмы, әллә шул чакларда очраклы бер ахмак пуля аны җиргә каплап калдырырмы?..

Бу уйлар эч пошыргыч булып китте. Юлдан ничек атлавын да, та­бигать матурлыгын да, кошлар сайравын да тоймый башлады Муса. Чынлап та, үлем аны кинәт бәреп ега калса, бөтен алдагы ниятләр өзе­ләчәк, үткәндә эшләгән эшләре дә төрле җирдә, төрле кулда чәчелеп калачак иде. Әллә «васыятьнамә» шикелле берәр нәрсә язасымы? — дигән фикергә килде ул. Нигә, сугыштагы кеше өчен гаеп түгел ич бу... Кемгә язарга? Әминәгә язсаңкуркыр, «эше харап икән, үлә икән», дип уйлар. Башка бер иптәшкә язу яхшырак булыр, ул моңа бик ай­нык карар. Ә сугыштан Муса үзе кайткач, бергәләп укып көләрлек бер документ булыр!..

Муса бер бик матур өянке каен төбенә утырды. Ул, үзенең ап-ак тәнле зифа буен егет күзеннән капларга теләгән гүзәл һәм инсафлы кыз шикелле, бик озын яшел бөдрә толымнарын җиргә кадәр диярлек сузып төшергән иде. Әз генә җил белән тибрәнгән шул яшел чәч очла­ры төп өстендә утырган Мусаның битләрен сыйлап, муеннарын кытык­лап алды. Ул, моңа игътибар итмичә, кыр сумкасыннан редакция блок­нотын чыгарды да әлеге «васыять» дигән нәрсәне язарга җыенды. Әмма нәрсә язарга соң, кайдан башларга?..

Ул ун яшеннән үк шигырь белән «җенләнә» башлады. Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәми шигырьләре саташтырды аны. Ул ал арны, тә­гәрәп укый-укый, ятлап бетерде. Әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе буласы килде. Аннары берьюлы Тукай •— Дәрдмәнд — Рәми булырга теләде. Тик унике яшьләренә җиткәч кенә, тәмамән катгый фикергә ки­леп, Тукан булмакчы булды. Тукан бөтен сорыкортларны яшен камчысы белән камчылаган, Муса да бөтен буржуй халкын утка тотачак!

Ниһаять, унөч яшь һәм «Кызыл йолдыз» газетасында басылган бе­ренче шигырь! Нинди зур куаныч, зур бәхет иде ул «Бәхет» исемле шигырьнең — балачак хыялларының басылып чыгуы! Шул шигырь аны канатлы тулпарга атландырып, яңа давыллар дөньясына алып чыкты. Моңарчы бик якын, бик сер сыярдай дусларына гына: «Мин Тукай шикелле шагыйрь булам», дип чишелеп куйгалый иде ул, ә хәзер, бу
шигырь басылып чыккач, кайбер үз тиңдәшләре: «О, Муса шагыйрь икән безнең!» — дисәләр дә, кызармаска, алар яныннан качып китмәс­кә батырлыгы җитә башлады аның. Шул арны язаргамы соң васыять­кә? Хәер, нигә кирәк алар?! Ул бик җитди сүзләр язылган кәгазь була торгандыр. Менә, башкалар шикелле, алтмышка яки туксанга җиткәч язсаң иде аны, ул чакта кирәкле сүзләр бик тиз табылыр иде! Юкса, кырыкка да җитмәгән башың белән васыять язып утыр!

Шулай да нәрсәдер язарга кирәк иде, чөнки әйләнә-тирәсендәге хәл­ләрнең җитдилеге аңа язарга куша иде. һәм ул иң гади кәисәләр теле белән яза башлады:

«Мин, татар язучысы Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилев), хәзерге вакытта Ватан сугышы фронтында, хәрәкәттәге удар армиядә булганлыктан, әгәр алай-болай сугышта үлә калсам, үземнең иҗат ми­расым турында түбәндәгеләрне әйтеп калдырам:

Мин әдәби иҗат эше белән 1916 нчы елдан шөгыльләнә башладым. Беренче шигырьләрем 1919 елда, Оренбургта чыккан «Кызыл йолдыз» исемле фронт газетасында басылды, һәм шуинаң башлап даими рә­вештә татар матбугатында, өлешчә, рус совет матбугатында да басыла килдем. Ләкин барлык әсәрләремнең фәкать 30—35% ы гына дөньяга чыгарылган. Кулъязмаларымның күп өлеше узган тормышымның төр­ле кыен шартларында: Мостафа авылында, Оренбургта, Казанда, Мәс- кәүдә һәм башка урыннарда таралып, югалып калган. Сугышка кадәр мин аларны җыеп бер тәртипкә китерә алмадым...» дигән юллар бар иде анда.

Вак кына хәрефләр белән блокнотның ике битенә сузылган бу кә­газьне язып бетергәч, Мусаның ничектер эче бушангандай, бер хәтле җиңел булып киткәндәй тоелды. Дөрес, аңа бернәрсә дә булмас, җыр­дагыча «ай-кояштан әйләнеп» үзе кайтып килер. Әмма шулай да аның хәзер ышандырган кешесе бар, ул һәрхәлдә күз-колак була торыр!..

Олы редакция конвертына бу язуны да тыгып ябыштыргач, ул шак­тый юан бүксәле булып китте. Муса адрес язганда, каен башына нин­дидер кош кунып, нечкә тавыш белән генә сызгыра башлады. Муса да, аңа охшатырга теләп сызгыра-сызгыра, урыныннан кузгалды. Берәр чакрым атлагач, олы юлга чыгып, Островлянега барып керде. Бу зур авыл яртылаш исән калган. Сугыш җимерекләре, яшеллек белән кап­ланганга күрә, артык шыксыз булып күзгә ташланмыйлар. Май ахыр­лары булганлыктан, алмагачлар, ботакларына аптека мамыгы кисәк­ләре бәйләп киткәндәй, ап-ак чәчәктә утыра. Авылның бер урамы шак­тый олы күл яры буйлап сузылып киткән, анда бала-чага һәм сирәк- мирәк гади киемле кешеләр дә күренгәли, урамда казлар, кәҗәләр дә очраштыра, күл өстендә балыкчы көймәләре дә күзгә чалынгалый иде. Болан караганда барысы да матур, гүяки сугыш аз-маз җимергән дә узып киткән, беткән, ә хәзер тыныч тормыш башланган кебек иде.

Муса, тыныч тормышның шул ватык бер кисәгенә дә сокланып ат­лый торгач, клубка охшаган зур гына агач йортның стенасында элемтә бүлеге язуын күрде дә тукталып калды. Аннары кызыл буяулы ишекне ачып коридорга узды.

Керү белән аның колакларына татарча җырланган кой ишетелде. Бу бик гаҗәп хәл иде. Каян шундый хикмәт? Көе дә бит әле нинди? Заһит Хәбибуллинның Муса сүзләренә язган «Сагыну» җыры! Ул кинәт елмаеп, исе китеп, матчаларга, югары стеналарга, түшәмнәргә караш­тырып, элекке гадәте буенча репродуктор эзли башлады. Чөнки ул моны радиодан бирәләр дип һәм, әллә Казаннан ишетелә микән, дип уйлады. Ләкин ул күзәткән урыннарда бертөрле аерым «җәлпәнәш» тә күренми иде. Уң яктагы бер ишеккә күзе төште, колак салса, — бу көй­нең аннан яңгыравы беленде. Ул кыяр-кыймас кына ишекне тартып, ярыгыннан эчкә күз төшерде. Анда клубсымаи зур зал иде һәм хәрби
киемдәге кызлар белән солдатларның репетиция ясаганлыгы аңлашыл­ды.. Муса, кыюлана төшеп, эчкә керде. Ләкин әлеге матур көйне җыр­лаучы кыз, актык тынышларын сузып туктады да, икенче кыз бер рус көен җырларга тотынды. Шуның белән алариың хәзерлекләре ни өчен­дер бетте һәм берән-сәрән тарала да башладылар.

  • Сезгә кем кирәк иде, иптәш өлкән политрук? — дип сорады бер сержант русчалатып.
  • Миңамы?.. Менә, ни... ишеткәч кергән идем дә... — Муса сүзләрен әйтеп бетермәде. Башкалар белән бергә теге кыз да ишеккә таба килә иде. — Миңа менә ул... Әйе, сез кирәк идегез, — дип, кызның үзенә дәш­те Муса.

Таныш булмаган кеше алдында кыз берхәтле сәерсенеп калды. Аның чокырланып торган бит урталарында әз генә көлемсерәү дә, җитдилек тә бар иде; егетләр егылып төшәрдәй зур кара күзләрендә дә гаҗәпләнүме, «Сез кем буласыз соң?..» дип сораумы, әллә Мусаның аңа сокланып, мөлаем генә ләззәтләнеп каравыннан үзе дә тетрәнү­ме,— ниндидер бер очкын бар иде. Муса инде кыюсызланып тормады, әллә кайчангы танышы шикелле итеп:

— Исәнмесез, — дип эндәште. — Минем сезгә йомышым бар иде, монда эшлисезме? — дип сорады.

Кыз шулай ук гади рәвештә җавап бирде һәм Мусаның пакетын кулына тотып икенче якка чыкты да, тиешле печатьләрне суккалатып, язасын яздырып, озатыласы хатның эшен тәмамлатты. Аның белән бергә чыккан Муса, ничектер бик җылы гына елмаеп, кызның исемен сорады.

— Нигә!—дип гаҗәпләнде кыз.— Әллә хатның баруына ышан­мыйсызмы? Курыкмагыз, иптәш командир...

— Юк, — диде Муса борчылгансыман тавыш белән, — бөтенләй алай түгел... Белергә теләгән идем...

— Әлбидә, алан булгач, — диде кыз, — фамилиям — Билалетдинова.

— Димәк, сез татар кызы?

— Әйе.

  • Нәкъ мин уйлаганча килеп чыкты! «Сагыну»ны сез нинди матур җырлыйсыз икән!..

Кыз, оялгандай елмаеп, түбән карады, йөзенә алсулык йөгергәнсы- ман булды.

— Сез инде арттырасыз, командир абый... Репетиция генә бит ул...

Алар сөйләшеп киттеләр. Әлбидә үзе дә Казан кызы булып чыкты. Ул анда үзәк телеграфта эшләгән икән, үзешчән түгәрәкләргә дә кат­нашкан. Монда да аны армия ансамбленә алырга бик кыстыйлар икән. Ләкин, бүтән бер эш тә эшләмичә, бары тик артист кына булып йөрү­не ничектер башына сыйдырып бетерә алмый икән. Сугыш вакытында тик йөрү шикелле тоела, имеш...

Муса аның йөзеннән күзләрен аера алмыйча тыңлап торды. Әллә кай төшендә генә, шул кара күзләрдәме, каш кыйгачындамы, бит очын­дамы, ниндидер тамыш чалым бар кебек; ул аны каядыр күргәне бар шикелле...

Сөйләшкән саен бу кызның тышкы мөлаемлеге арту гына түгел, эчке дөньясы да ачыла барды. Күңел сафлыгы, тыйнаклыгы күренде. Муса­ның ни өчендер авың белән озаграк сөйләшәсе, тагын бер мәртәбә «Сагыну»ны җырлавын ишетәсе килде. Шуңа ничек ирешәсе? Тикто­малдан гына кешене, теге як клубка чакырып, җырлатып булмый бит инде...

Тыш матур иде, Муса кызны шунда алып чыгарга, иркенләбрәк сөй­ләшергә уйлады, һәм моның өчен ул нәни генә хәйлә корды да китәр­гә җыенган булып кыланды. Ә фронт җирендә кеше (ирме, хатынмы — барыбер), үз якташын очратса, аның белән озаграк сөйләшергә

2. .С. Ә.° Ki 5.

тырыша, уртак танышлар, уртак истәлекләр телгә алына, хәтта таныш голларга, йөргән урамнарга кадәр хәтерләмә...

Мусаның җыенуын күргәч, Әлбндә дә көрсенеп куйгандай булды. Күзләренә ниндидер матур моңсулык чыгарып, Мусага карады:

  • Китәргә дә ашыгасызмыни инде? — диде ул н.ә разый тавыш бе­лән. — Якташыңны очратсаң, туганыңны күргән күк буласың.: сөйләшеп сүз дә бетми, аерыласы да килми...

—■ Шулай шул, — диде Муса. — Мин үзем дә нәкъ шундый. Ләкин нишлисең бит, барасы юл хәрәкәт сорый...

— Алайса, мин сезне аз гына озатып җибәрим...

Кыз, урыныннан кузгалып, кәгазь тасмаларын җыйды. Мусаның башы күккә тигәндәй булды. «Нәни хәйлә барып чыкты бит!..»—дип куанды ул.

Алар урамга чыктылар да күл буе белән атладылар. Андагы йөзәр еллык карт тирәкләр астында кемдер ясап куйган гади генә бер эскәмия күренде.

— Карагыз әле, сез монда бөтенләй курортта яшисез икән, күл буегызда хәтта эскәмияләр дә бар! — диде Муса тәнкыйтьчелрәк та­выш белән.

— Шулай икән шул: әле минем дә беренче күрүем аны,-—диде кыз.

Күл өстенең соклангыч матурлыгын бигрәк тә яхшы күрсәтә торган бу урын ал арны ү7зенә чакырып алды. Үзләре дә тоймастан шул эскә­миягә килеп утырдылар да күл киңлегендә уйнаган кояш нурларына, ярдагы төнбоекларның сөттәй ак чәчәкләре ачылып килүенә карап кал­дылар. By очрашу аларның икесенә дә күңелле тәэсир ясады, сөйләшеп утыру бик рәхәт иде. Ләкин Муса юлга ашыкканлыктан, сүзне озакка сузмыйча, үз теләген әйтеп бпрде.

— Беләсезме, Әлбндә, — диде ул. — Минем сезгә бер үтенечем бар. Шул «Сагыну» көен бик яратам, үземә генә җырлап бирегезме шуны тагын бер! Бая рәтләп ишетә дә алмадым... Бу тирәдә кеше-фәлән дә юк, тыныч...

Әлбндә гаҗәпләнеп һәм елмаеп аның йөзенә карады. Ул кызның эчендә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән хисләр уянып һәм кайнап килә иде. Җырлап бу абыйның күңелен ачарга да тели һәм үзенең шун­дый сәләте барлыгын аңа күрсәтү — куаныч та кебек, шул ук чакта артык беркатлы булып күренүдән дә курка иде ул.

—• Монда җырлап утыру сәер булыр инде ул, абый...

Муса аннан кабат үтенде һәм кыз тәвәккәл итте.

  • Алайса, сез миңа карап тормагыз, яме! — дип куйды ул сабый­ларча.

Муса, шушы матур кызның киң сулышы белән агылган моңны тын- лый-тыңлый, күзләрен йомды. Әлбидәнең тавышы чишмә суы кебек чылтырамый, ә каяндыр тирәннән, күкрәк эченнән чыгып, аңлаткысыз бер ягымлылык белән җаныңны иркәли, ниндидер бер йомшак хәтфә­дәй, күңел кылларына кагылып уза шикелле. Юк, ул артык көчле дә түгел, колак яфракларыңны да калтыратмый, киң ачык һавада булган­га күрәме, хәтта беркадәр басынкырак та агыла төсле. Әйе, агыла, бөтен рухыңны йомшак канатлар белән сыйлап, сиздермәстән күзләрең­не кыскан җылы куллар рәхәтлеген биреп агыла нде.

Әлбидә җырның кайбер сүзләрен Мусача әйтмәде:

«Гөл чәчәкләрен өзәрмен, Юлларына тезәрмен.

Пик сагынам сине,

Бик саргаям, бәгърем,

Күрми лә ничек түзәрмен...» —

дип җырлады ул.

 

Шулай да Муса аны бүлдермәде. Җырның ахырына кадәр тпрәи ләззәт белән тыңлап утырды да:

  • Рәхмәт сезгә, Әлбидәкәй! Чын күңелдән рәхмәт! дип кулын кысты. Әле генә дулкынланып җырлаган кызның гөнаһсыз күзләрендә бәхет очкыннары уйный иде.
  • Тик минем бер соравым бар, — диде Муса. — Сез сүзләрне үзгәр­тебрәк җырлыйсыз икән, сәбәбе пи?
  • Үзгәртеп? — диде кыз бик гаҗәпсенеп. Ю-ук, үзгәртмим. Шу­лай аның сүзләре.

Муса, сабыйларның ялгыш җавабына ышанырга теләгән укытучы төсле, елмаеп куйды:

  • Чынлапмы?.. Ә сез, пичек, китаптан өйрәндегезме?
  • Юк, мин аны Казанда чакта ук безнең җитәкче артисттан өйрән­дем, ул инде бик белгән кеше иде...
  • Алай икән... диде Муса сузып кына. Алан булуы да ихти­мал. Әгәр халык сине үзенчәләштерергә тели икән, нәрсә дип әйтәсең...
  • Юк, сез аңа шикләнмәгез, абый, дип өстәде Әлбидә. Минем бик күп кешедән ишеткәнем бар — шулай ул. Бәлки, әзрәк сездә хата­лык бардыр...
  • Бәлки... — днде Муса, гаепледәй көлемсерәп, — шулайдыр... Әмма мин язганда болайрак иде:

«Гөл чәчәкләрен өзәм мин, Юлларыңа тезәм мнн. Бик сагындым, бәгърем, Бик сагындым снне, Әле дә ипчек тузәм мин...»

Әлбидә бу юлы инде бөтенләй исе киткән бер кыяфәт белән зур ма­тур күзләрен Мусага текәде:

  • Туктагыз әле, тукта! Ничек соң бу? Сез... Сез Муса Җәлил абый­ның үзе буласызмыни? — Ул хәтта эскәмиядән үк сикереп торды, ике битенә кызыллык йөгерде, ни өчендер ул алармы кул аркасы белән уга­лап куйды, гүяки ул битләр янардан булып кызалар иде. Күрәсең, Әл­бидә чамадан тыш нык оялды булса кирәк, аның йөзендә хәтта берка­дәр җәберсенү билгесе дә чагылып калды. Муса да, гаебен танырга мәҗбүр булган малай кебек, әкрен тавыш белән генә:
  • Миң идем шул... — дип мыдырдады.
  • Ник соң аны баштук әйтмәдегез, танышкандук?
  • «Муса» дип танышкан идем, ихтимал, сез ишетмичәрәк калган­сыздыр.

Әле генә кичергән уңайсыз хәленнән Әлбидә инде арына төште бул­са кирәк, аның йөзе яңадай яктырып китте, ягымлы итеп Мусага ка­рады да:

  • И-и, Муса абый-й, — дип сузып куйды. — Бу җырыгыз миңа бик ошагач, Казанда чактук мин сезне күреп беләсем килгән иде. Без кыз­лар шулайрак бит инде, тере шагыйрьне генә түгел, яхшырак футбол­чыны да якынпанрак күреп беләсебез килә. Менә кайда килеп күреш­тек, ә? Кайдагыдыр фронт җирләрендә күңел теләгән татар шагыйре белән танышырмын дип кем уйлаган! Искитмәле...

Ул һаман гашыйк караш белән аңа төбәлгән килеш басып тора идс. һаман үзе сөйләде:

  • «Хат ташучы»да сезнеке була бит инде. Ә мин аны яттан сөйли идем. Бик яраталар иде. Менә пичек бит, ә! — Ул тирән сулап куй­ды. — «Алтынчәч» тә сезнеке бит инде, име? И шул «Алтынчәч»!..

Кызның бу соклану сүзләре тиз генә төкәнер идеме, юкмы аны­сын әйтү кыен, ләкин кинәт кенә якын һавада ишетелгән ят бер яңгы­рау аларнын күзләрен югарыга төбәлдерде. Баш очындагы биек зәңгәр
күктән немецларның бомба йөртүче өч авыр самолеты һәм аларны сак­лап баручы нәзек шөпшә буйлы бер истребителе чыннан, тегеләре өзек- өзек уйлдап, узып баралар иде. Ул ара да булмады, авыр самолетлар бер-бер артлы тезелделәр дә, жирдә үләксә күргән козгыннар шикелле, авыл өстенә кадалып төшә башладылар. Әлбидә куркынып калды:

— Муса абын! Бомбить итәләр! Әйдәгез, әйдәгез! — диде дә, Муса­ның кулыннан эләктереп, өстерәп алып киткәндәй якындагы җимерек баз авызына йөгерде. Алар, янган ©й базының кирпеч көймәсенә ышык­ланып, самолетларның сонгедәй кадалып авыл өстенә ябырылуын кү­зәттеләр һәм бомба төшүен көтеп калдылар. Менә беренче самолет, аларнын. баш очында гына диярлек яман гырылдап, түбән томылды да, ни өчендер бер нәрсә дә ташламыйча, яңадан биеккә үрмәли башлады. Аның артыннан пикега кергән икенче самолет күл өстенә ниндидер баллонсыман озын нәрсә ташлады. Сызгырып төшкән баллон күлгә чумып, шул ук секундта кире чыкты да, гөлт итеп кабынып, яна баш­лады. Әйтерсең, су өстенә үскән ут баганасы иде ул. Аның ямьсез кара төтене өскә күтәрелде. Нәкъ шул вакытта һавада уйнаклап очкан шөп- шә-истребитель дә түбән төшеп, су өстенә тияр-тимәстәй генә биеклек­тән шул ут әйләнәсендә очып йөрергә кереште. «Инде ни була?» дип торганда, өченче самолет әз генә сулгарак тайпылды да нәкъ шушы күл буе урамга төбәп томылды. Аның астыннан ниндидер гигант тәвә кошы йомыркасыдай бер нәмәрсә аерылып, «выж-выж» килеп, фырылдап һәм сызгырып түбән төшә башлады. Әлбидә ике кулы белән кысып бит- күзләрен каплады. «Беттек, ахры, беттек!» дип уйлады ул. Сукыр рә­вештә почмакка чүкте дә Мусаны да үз янына тартты һәм, карчыгадан курыккан күгәрчен баласыдай, аңа сыенып калды. Муса да борчылу һәм аптырау хәлендә иде. «Нәрсә булыр соң бу?..»

Хәзер инде аю гыжлагансыманрак авазлар чыгарып төшкән теге әйбер, саңгырау тавыш белән лапылдап, җиргә килеп сугылды. Көтте­ләр, көттеләр — ярылмады. Әлбидә белән Муса уйлаган коточкыч шарт­лау да, һәлакәт тә булмый калды. Чөнки төшеп яртылаш җиргә сеңгән әйбер трактор тәгәрмәче иде. Аларга җан керде, йөзләренә яктылык йөгерде, Әлбидәнең каядыр эчкәрегә яшеренгән зур кара күзләре дөнья­га балкып карый башлады. «Инде беткәндер...» дип, бу чокырдан чыгар­га гына торганда, бая күл өстендә әйләнгән шөпшә тәбәнәктән генә, аларның борын төпләреннән генә диярлек, чыйнап узды. Ул хәзер күл буе урам буйлап, канат очлары белән агачларга, йортларга тияр-ти- мәстән генә очып бара һәм ачык кабинада утырган ике немецның берсе ракетницадан як-якка шарт-шорт ата бара, аның артыннан күкле-яшел­ле, кызыллы-зәңгәрле ут чәчәкләре чәчелеп кала иде.

Немецларның бөтен бу кыланышлары, тупас итеп шаярган булула­ры Мусага ачык иде инде. Аның ачуы килде.

— Ну тырбайчык та соң шушы фашистлар! — дип куйды ул, Әлби- дәне җитәкләп чокырдан чыгара-чыгара. — Янәсе, алар курыкмыйлар! Янәсе, алар төрле фокус-мокуслар белән безне куркыталар һәм шуннан ләззәт табалар!..

— Эх, җитми шул безнең кошлар!—дип офтанды кыз да.— Шуңар күрә безне мыскыл иткән булалар...

— Туктагыз әле, козгыннар, әз генә сабыр итегез,— дип көлде Му­са,— безнең урамга да бәйрәм килер!

— Ә кайчан килер соң, Муса абый?—дип сорады Әлбидә.— Кайчан килер? Гарьлеге бик авыр бит! Берәүнең дә кәефе шәп түгел...

/Муса күзләрен тутырып Әлбидәгә карады. Бу карашта тегеләргә булган ачу очкыны да сүнмәгән иде әле, бу гүзәл кызны жәлләү дә, башыннан сыйпагандай юату да, сеңелессн яраткан шикелле, туганнар­ча ярату җылысы да бар иде.

— Килер ул, бәгърем! — диде Муса, артык кайнар хисләр дулкыны­на бирелеп.— Дөрес, хәзергә бик авыр... Ләкин ниндидер эчке'тойгым белән сизәм,— ул килер, Әлбидә. Исән генә булыйк!..

Алар, әллә кайчангы якын танышлар шикелле, дусларча җылы итеп аерылыштылар. Муса катлаулы тәэсирләр эчендә үз юлына китте. Шу­шындый матур тавышлы мөлаем бер татар кызының фронтларда йөрүе, әле җитмәсә, Казан телеграфында тыныч кына эшләп яткан җиреннән, җылы өеннән, әнисе кочагыннан аерылып, үзе теләп фронтка китүе го- рурландырды аны. «Юк, безнең ир-егетләребездә генә түгел, хатын-кыз- ларыбызның йөрәгендә дә кыюлык һәм батырлык хисе ята,— дип уйла­ды ул.— Хәер, шулай булмый хәле дә юк. Ул бит тумыштан килә торган сыйфат: хатын-кызларда булмаса, ирләрдә дә булмас иде! Эх, шигырь язарга!»

һәм ул, әнә шул язылачак шигырьнең әле телгә килә башламаган, сүзгә әйләнеп канатланып җитмәгән, әмма шулай да күңелне кытык­лый, рухландыра торган җылы бер дулкынында чайкалуын тойды. Аны илһам ялкыны дәртләндерә башлаган иде инде. Ул авыз эченнән шул хисләрне көйли-көйли һәм, гөл түгелгән болын уртасында чәчәкләрнең кайсын өзәргә белмәгән шикелле, артык таләпчән рәвештә сүзләр сай- лый-сайлый, шул ук вакытта каерылып артына карый-карый, атлавын­да дәвам итте.

Әлбидә исә бөтенләй икенче бер кайнар хисләр эчендә янып калды. Аның әле егет сөйгәне юк, күңеле иртәнге күл өстедәй тыныч иде. Кай­чандыр элемтә техникумында укыган вакытларда үзе ише малайлар белән уйнап-көлеп йөрүләр, кинога барулар, чаңгы шуулар ярым бала чакның күңелле, шаян истәлеге булып кына узып киткәннәр, йөрәк кузгалмаган, сагыныр исем калмаган. Аннары инде төрле шәһәрләргә практикага йөрүләр, имтихан бирүләр һәм Казанда эшләү. Дөньяга күз ачып та өлгермәстән, сугыш башланып киткән...

Ә бүген нәрсә булды соң аңа? Бөтенләй табигый булмаган шушы кырыс шартларда, ниндидер ерак якларның сазлы урманнары эчендә, бәйрәмчә хисләр белән мавыгуны уйлау мөмкин дә булмаган көннәр­дә — ни булды соң авың йөрәгенә? Нигә шулай җилкенеп калды ул?.. Гаҗәп, бик гаҗәп хәл. Бу кешенең беренче тапкыр аны эзләнеп ишек ярыгыннан каравы да, соңыннан «р» авазын сәер генә әйтеп сөйләшә башлавы да, сөйләшкәндә гел елмаюлы, йомшак сүзле булуы да, хәтта «бәгърем» дип әйтүе дә, хәйләсез карый торган һәм ниндидер моңсу як­ты сипкән талгын күзләре дә, буйсынмаудан гади кара чәчләре белән гади кашлары, гади мөлаем йөзе дә, ул яраткан җырны язган шагыйрь булып чыгуы да — барысы да, барысы да бик ошады, бик сөйкемле булып күренде аңар. Ничектер бу кеше кинәт кенә якын булып, газиз булып китте. Куркыныч вакытында, «Муса абый, әйдәгез, әйдәгез!» —- дип, аны базга өстерәве дә шул хиснең акыл иркеннән тыш килеп чыгуы булгандыр. Әлбидә бит инде сабый да түгел югыйсә: аңа хәзер егерме ике яшь. Акыл беләнрәк уйларга да мөмкин иде. Бәлки, ул кешенең күптән хатыны, бала-чагалары бардыр; әлбәттә, булырга тиеш. Ләкин Әлбидәнең үзе дә ачык аңлап җиткермәгән табигате, моң-матурлык сөючән, җыр тулы шигъри йөрәге аларны белергә дә теләми. Йөрәк кушканча тәвәккәл икән ул. Ә йөрәк куша. Фәкать шушы кешене генә күңел түрендә сакларга, аны буй җитмәс биеклектә, сафлыкта йөртер­гә, аны гына хыял итәргә куша. Чынлап та, гаҗәп бит: әле генә таны­шып алган Муса абыйсы турында уйлау аңа татлы бер рәхәтлек бирә. Күрәсең, йөрәккә әмер бирел булмый дигән сүз дөрестер... Ул хәтта ка­вышуны да өмет итми, бер нәрсә төпченергә дә теләми, бары тик анын дәрте белән янып юаныч тапса, аңа шул җитә! Кайчан да булса бер күрешсә генә дә ярар иде, ләкин сугыш юллары артык бормалы шул. Күрешә алырмы ул аның белән? Ичмаса, тагын бер генә тапкыр күре-
тә алырмы? Шушы микәнни соң инде ул сөю? Эзләүссз-карусыз сөю? Шулап кинәт кенә килеп, бөтен дөньяңны әйләндереп ташлый микәнни ул?..

Әлбндә, күзләре талганчы карый-карый, Мусаны шулай озатып кал­ды. Шушы тойгылары бар дөньясын ташкындай басып алганга күрә, ул аңа берни дә аңлата, хәтта «Тагын килегез!» — дип тә әйтә алмады. Йөрәгенең әллә кан җире генә өзелеп, аның белән киткәндәй булды. Ә кызны бер очрауда гашыйк итеп, шушындый давыл эчендә калдырган «егет», үзе бу хакта һични уйламыйча, әйләнеч урман юлларына кереп югалды...

ИКЕНЧЕ БАШЛАМ

I

Шахмат тактасында кызык кына хәлләр булгалый. Кайбер уенчы үзенең ялгыз ферзәсе белән тар гына сукмактан каршы як позициясенә килеп керә дә мат куймакчы була. Ул үзенең арткы позициясе ни хәлдә калу турында уйлап та тормый. Чөнки үзенә каршы уйнаучының йоклап утыруына яки бөтенләй тинтәк булуына исәп тота ул. Ә үз позициясен алдан ук ныгытып алган хәйләкәр каршы як аны юрамалый шулай җи­бәрә дә ул мавыккан арада үз көчләрен сиздермәстән геиә туплап өлгертә һәм үзе һөҗүмгә күчә. Тегенең саксыз калган тылына яки флан- гысына ныклы бер-ике удар ясау белән мат биреп тә куя. Әле генә үзе мат куярга маташкан ачык авыз уенчы аптырап кала: «Ничек булды соң әле бу?» — дип баш вата башлый. «Үз тылыңны ныгытма ста и, һө­җүмгә ташланма!» дигән гади бер кагыйдәне оныткан булып чыга ул.

Бу кагыйдә шахмат тактасында гына түгел, яу мәйданында да ки­рәкле нәрсә икән. Икенче удар армия башында торган генерал Власов кына бу кагыйдәгә таянуны искергән нәрсә дип карый иде. «Әгәр мин һөҗүмгә күчәм икән, тукталуны белмәстән, өзлексез һөҗүм алып ба­рырга, дошманның төп көчләрен тар-мар итәргә тиешлемен!»— ди иде ул. һәм Власов шулай хәрәкәт итте дә. Мясной бор стапсасы тирәсен­дә ике-өч чакрымлы тар гына «бугаз» ясап эчкә керде. Күп корбаннар биреп һаман алга ыргыла торгач, җитмеш-сиксән чакрым җир китте. Дивизияләр, берсе өстенә берсе атлана башлагач, капчыкның үзен бер хәтле үзләре киңәйттеләр. Власов үзенең җиңүләре турында һәм озак­ламый Ленинградка барып җитәчәге турында шау-шулы рапортлар һа­ман язып торды, һаман яңа көчләр таләп итте. Ләкин үзенең яулап алган позициясен, тылын ныгыту турында уйларга вакыты булмады. Гомумән, шактый якланчык һәм мут хатыннар шикелле кыланчык кеше иде бу генерал. Үзенең ике метрдай озын буена, парикмахер матурлый торган чибәр йөзенә, карчыга күзләренә, моңарчы ярыйсы ук ансат ире- шелгән чин һәм дәрәҗәләренә, «фронтовой» хатыныннан да бигрәк, үзе гашыйк булып яши иде. Немецнымы?.. Чынлап тотынса, бүрек белән дә бәреп егачак ул аны! Киев тирәсендәге сугышларда бар гаскәрен югал­тып, көчкә котылуы турында иң якын кешеләренә дә чишелергә яратмый иде ул. Сталин аны ул чакта гафу итте, яңадан дивизия командиры итеп билгеләде. Моны Власов, ул чакта обстановка шундый булды бит. дип кенә аңлады. Ә инде кырык икенче ел башларында командарм итен билгеләнгәч, үзенең талантлы полководец булуына бөтенләй ышанып җибәрде. Аның үз-үзенә гашыйклыгы тәмам башын әйләндерде. Ул авыз эченнән генә Юлий Цезарь сүзләрен кабатлап йөри башлады: «Килде, күрде, җиңде!» Менә кем ул Власов! Суворов та алай сугыша алмаган­дыр әле!

Бервакытны армия күләмендәге киңәшмәдә Муса аңың шундый ук яңгыравык сүзле, мактанулы чыгышын тыңлады.

— Без инде немецның секретын ачарга өйрәнгән кешеләр! — диде ул артистларча горур тавыш һ.әм шома кыланыш белән.— Ларьчнк от­крывается просто! Тиздән Ленинградта күрешербез, иптәшләр! — дип сүзен бетерде, һәркемнең күңелендә «Ай-Һай, алан ук тиз булыр ми­кән?..» дигән сорау калды. Чөнки фронтның хәле бик авыр: алга бару­лар күптән тукталган, немецлар хәзер һәр участокта үзләре безне кысалар, ә «капчык авызы»ида каты сугышлар бара иде. Муса да гене­рал сүзләренең төп мәгънәсен аңлап бетерә алмады: «Бу шаңгыравык сүзләр авыр хәлне каплап торыр өчен кирәк микән, әллә чынлап та шу­лай тиз генә Ленинградка барып җитәрлек без белмәгән көчләре бармы генералның?..» — дип уйлады ул. Аның күз алдына генерал ролен уй­научы мәһабәт буйлы оста артист сурәте килеп баскан иде ул чакта.

Ә мәкерле немецлар Власовның бу тактикасын, дөресрәге, тактика- сызлыгын бик тиз аңлап алдылар. Аның, үз каршындагы көчләр ни дәрә­җәдә куәтле булуы белән исәпләшмичә, баш ярып, күз чыгарып дигән­дәй, һа май алга омтылуына беркадәр юл кунган булдылар. Уңайлы оборона нокталарында безнең җанлы көчләрне мөмкин кадәр күбрәк кырырга тырыштылар, ә «капчык авызы»н үз кулларыннан ычкындыр­мадылар. Шул ук вакытта аларның һәртөрле разведкасы безнең көч­ләрне гел барлап тора һәм генерал Власовның салпы ягына салам кыс­тыру белән дә шөгыльләнә иде.

Көннәрнең берендә немец ягын капшарга барган безнең разведчик­лар битараф мәйданда бер немец лейтенантының үле гәүдәсенә тап бул­дылар. Ул күптәнге мәет булса да, планшеты һәм кесәләре актарылма­ган булып чыкты. Разведчиклар аның яныннан табылган документ һәм кәгазьләрне җыеп алып кайттылар. Шулар арасыннан немец армия штабының түбәнге бүлекчәләргә язылган бер приказы табылды. «Сез­нең каршыда карчыгадай үткен күзле, Наполеон колачлы рус генера­лы Власов каты сугышлар алып бара. Ул безнең оборонаны ертып кер­де. Аның бөтен максаты тизрәк Ленинград гаскәрләре белән кушылу. Моңа юл кую — Фатерланд каршында хурлыклы оттырыш! һәр бүлек­чә, һәр солдат үзенең каршылык көчен ике тапкыр арттырып, русның кыю генералы Власовны туктатырга тиеш!..»

Бу кәгазьне шунда'ук Власовка китереп җиткерделәр. Укыды да бик рәхәтләнеп көлде. «Әһә, фрицларның котлары очкан икән!—дип куй­ды ул.— «Карчыга күзле, Наполеон колачлы» диген, ә! Шула-ай. Аша­тыр әле сезгә Власов кызыл тары боткасын!» — Аннары, көзгегә карап, үзенең зифа буена һәм чибәр ир булуына сокланып торды. Күзләрендә исә, карчыга түгел, каракош үткенлеге күренде...

Немецлар үз максатларына ирештеләр: генерал Власовның күзе һәм аңы томаланды. Ул үзен хәзер, чынлап та, герой итеп, җиңүче итеп саный башлады. Ә командирның башы әйләнсә, бәласесолдат җилкә­сенә төшә. Монда да шулай булды. Власов корал һәм солдат көчләре җитмәвенә, азык-төлекнең такы-токы булуына карамастан, көндезге һәм төнге атакалар, һөҗүмнәр, әллә ничә төрле «маневр сугышлары» ясап карады. Тик бер карыш та алга күчә алмыйча, гомуми хәлне җиңеләй­түгә ирешмичә, сансыз корбаннар гына бирде. Армиянең хәрби советын­да һәрвакыт фикер^ каршылыклары чыга, ләкин Власов: «Мин коман­дир — мин җавап бнрәм!» — дип кенә кырт кисә, һаман үзенчә эшли иде.

Ул шулай читтән җибәрелгән сөрем белән исереп йөргәндә, немец­лар июньнең беренче атнасында «капчык авызы»н бәйләп тә куйдылар. Ике тәүлек буена дошман авиациясе, һавага асып куйгандай, баш очын­да бомба яудырып торды. Артиллерия, миномет, танк уты белән акта­рылмаган бер генә ныгытма да калмады. Солдат үзен ни көткәнен ях­шы аңлый иде, шуңа күрә аның батырлыгына, түземлегенә чик булмады. Кара канга баткан хәлендә, ачлы-туклы килеш чамасыз авыр, тигезсез
сугышлар алып барды ул, искиткеч нык каршылык күрсәтте. Дошман танклары бары тик аның үле гәүдәсе өстеннән генә үтә алдылар. Танк артыннан немец пехотасы килде, һәм эш узгач инде, генерал Власов күлме генә тыпырчынса да, «капчык авызы» яңадан чишелмәде.

Шушыннан бер-ике көн соң гына Власовның команда пункты тирә­сеннән тагын бер кәгазь табып алып керделәр. Ул гадәттәге немец листовкасы түгел, ә нәкъ теге приказның шундый ук рәвешле штаб бланкысына язылган күчермәсе иде. Тик иң ахырда гына: «Ул карчыга хәзер читлектә... Бәлки, шулай да һаман Ленинградка омтылуында дә­вам итәр әле ул? Сак булыгыз!..» дигән мыскыллы сүзләр өстәлгән иде. Власов кәгазьне җен ачуы белән йомарлап ыргытты. Хәзер инде аның күзләренә кем төтен җибәргәнлеге ачык иде. Шулай да сер бирәсе кил­мәде:

— Я вам покажу еще! — дип кычкырды ул...

- II

Муса әле өченче июньдә генә хат язып, штаб почтасы белән салып җибәргән иде. Ә менә бүген, җиденче июньдә, яңа хат күтәреп килгәч, аны кабул итмәделәр. Булмый, хәзергә элемтә өзек, диделәр. Бу хәл шунда ук Мусаның кәефен кырып, пошынуга төшерде. Моңарчы үзенә билгеле булмаган авыр тойгылар биләп алды аны. Шул хәлендә алгы кырыйга китте. Анда хәзер, һәр участокта диярлек, камалыш сугышла­ры башланган иде. Бу, әлбәттә, иң кыен һәм тигезсез сугыш төре иде. Чөнки камалышта калу шунда ук кешеләрнең психологиясенә, нервла­рына, ышаныч һәм өметләренә начар тәэсир ясый. Гади шартларда шактый ук түзем, хәтта батыр булып күренгән кешеләр дә, абайламас­тан төпсез сазлык уртасына килеп кергән һәм ялгыз түмгәккә генә ба­сып калган юлчыдай, куркынып төрле якка ялт-йолт карана башлый­лар. Кайсы якка гына атласалар да, кинәт төшеп китәрләр һәм баткак үз карынына суырып алыр төсле күренә. Муса алгы кырыйда сугышып яткан солдатның шактый өлешендә шул хәлне күрде. Элекке килүлә­рендә танышып алган Казан егете лейтенант Иванов та, аңа кул биргән­дә үк, салпы тавыш белән эндәште: эшләр фәләнчәрәк тора бит әле, диде. Турыдан-туры икеләнүчеләр, тәшвишкә бирелүчеләр дә бар иде. Кем белән сөйләшсә дә, уйлар һаман шул камалышка килеп төртелде. Моннан соң инде, еракта калган туган җирләреннән, ата-анасы, хатыны һәм балаларыннан кинәт кенә хатлар килми башласа, аны бөтенләй аяктан егачагы турында зарланды солдат. Моңарчы аның күңеленә өмет һәм якты нур җибәреп торган җылылык чишмәсе кинәт корып, өзелеп калган кебек тоелды. Муса аларны юатырга тырышты, «һәй, егетләр, борчылмагыз, вакытлы гына бит бу!» — дигән булды. Үз эчен­дә бүреләр уласа да, тыныч һәм күтәренке рух күрсәтте...

«Капчык авызы» ябылгачтынрак, ул тирәләрдә каты сугышлар бер дә тынмады. Мясной бор авылы һәм станса биналары, кулдан кулга күчеп йөри торгач, бөтенләй җир белән тигезләнде. Безнекеләр, эчтән дә, тыштан да көн-төн атакалар ясап, капчыкны яңадан чишәргә ты­рыштылар. һәм бу эш бер-ике генә тәүлеккә мөмкин дә булган шикелле иде, тик немецлар яңадан шашынып ташландылар, чамасыз корбаннар биреп булса да, үз максатларына ирешеп, ул тирәләрне Волхов ярлары­на кадәр киңәйттеләр, ныгыттылар. Хәзер инде «капчык авызы»н яңадан чишү турында уйларга да мөмкин түгел иде.

Июнь ахырларында хәлләр тагын да киеренкеләнде. Транспорт са­молетлары һәр төн саен азык-төлек һәм сугыш кирәкләре ташыйлар, авыр яралыларны алып китәләр иде. Ләкин июньнең кыска һәм ак төн­нәрендә генә бөтен бер армия өчен кирәк-яракны ташып бетерү мөм- кинме соң? Таңгарак калган самолетлар, немец зениткасы белән янып,
җиргә мәтәләләр. Бу хәл солдат күңеленә тагын да күбрәк әрнү тутыра башлады.

«Отвага» газетасы редакциясенең Огорелье авылыннан кузгалып, урманнарда йөри башлавына да инде әллә кайчан. Аның хәзер тулы форматлы газета чыгарырлык кәгазе дә юк, андагы хезмәткәрләрнең яшьрәкләре барысы да диярлек алгы кырыйга җибәрелгән. Редакция­дә калган биш-алты кеше кечкенә листовка күләмендә генә ике битле газета чыгаралар. Анда солдатның батырлыгы, чолганыштан исән-сау котылу өмете турында сөйләнә, кешеләрнең эчке ныклыгын саклауга, рухын күтәрүгә өнди торган материаллар бирелә иде. Монда хәзер һәр­бер кеше сугыш походы тәртибендә яши, һәркем коралланган. Мусаның да билендә пистолет, җилкәсендә автомат белән кыр сумкасы, бөятләп аскан шинеле, аркасында биштәр капчыгы — бар «хуҗалыгы» үзе белән йөри. Узган төнне алар урман эчендәге тынычрак урынга дип килеп кенә туктаганнар иде. Калкурак җирдәге кырмыскалы нарат төбенә ятып, йокларга да өлгермәделәр, атыш башланды. Ак төннәрдән фай­даланып немецлар ташлаган зур десантны безнекеләр үз вакытында күреп алып, юк итәргә тырышалар иде. Хәлне аңлап алу белән редак­ция кешеләре цепька йөгерделәр. Муса юан бер нарат төпсәсенә посып ут ачты, йөз метрлар чамасында гына булган дошманның кара күлә­гәләрен ярым караңгыда да аерып була иде. Муса мөмкин кадәр төзәб­рәк атарга тырышты. Аның баш очында һәм әйләнә-тирәсендә йөзлә­гән тычкан баласы шикелле чинашып пулялар сызгыра башлады. Таңның беренче аклыгы сибелү белән, безнекеләр дошманның чигенә баруын абайлап алдылар да, ура кычкыра-кычкыра, җирдән калкынды­лар һәм куа ташландылар. Муса үзенең редакциягә килгән көннәрен­нән үк дуслашып алган иптәше Пономарев белән янәшә йөгерде. Агач­тан агачка күчеп ата-ата барганда, Мусаның колак төбеннән генә зың­лап узган бер пуля аны шулкадәр кинәт сискәндерде, хәтта ул икенче яңагын агачка бәреп, җиргә егыла язды. Ә пуля ике генә адымдагы на­ратның бакыр кайрысына «з-з-зыть» ител килеп керде. Ул ара да бул­мады, Мусадан аз гына алгарак китеп өлгергән Василий Пономарев, кинәт күкрәген тотып: «Э-э-эх-х-х!» — дип бер ыңгырашты да, бер дә теләмәгән шикелле, артка каерылып төште.

  • Василий Иваныч! Друг!—дип кычкырды Муса, шул сулышта ук янына килеп тезләнде.— Нәрсә, нәрсә?!—дип кабатлады ул, ә кулла­ры ашык-пошык бинт пакеты чыгарып маташа иде.

Василий күзләрен көчәнеп ачты да:

  • Муса...— диде юаш кына тавыш белән.— Адресны... беләсең... Бәхил бул...
  • Вася! Василий! Нигә?.. Тукта!..

Пономаревның күз кабаклары башкача хуҗасына буйсынырга телә­мәделәр, әле генә фаҗига уйналган театр сәхнәсенең калын пәрдәләре кебек, әкрен генә ябылдылар... Тик аның авыз почмакларында гына ниндидер газаплы көлемсерәүсыман сәер чаткылар калды. Муса, үксеп елый-елый һәм ятып калган иптәшенә карый-карый, башкалар артын­нан йөгерде...

Дошман десантын, иртә белән .куе урманга кысрыклап, яртылаш тар-мар итү һәм куркынычсызлау мөмкин булды. Немец солдатлары, ■вак төркемнәргә бүленеп, урманга сеңделәр. Ату тукталды. Редакциянең тагын ике кешесе җиңел яраланган иде. Әйләнеп кайтканда, һәр ике яктан никадәр кеше кырылганлыгы күренде. Алар, русы-немецы, ара­лаш яталар иде. Кайчандыр теш суыртырга да куркып йөргән Муса, хәзер үзенең шушыларны кичерә алуына үзе гаҗәпләнеп, үлекләр аркы­лы атлый-атлый кайта. Ә күңелендә кызгану да, нәфрәт тә ярсый иде. Муса үз иптәшләрен Пономарев янына алып килде. Ярасызлар аның тынсыз гәүдәсен күтәреп нарат төбенә китерделәр һәм барысы бергә
кабер казып, солдатча саран хөрмәт белән генә күмделәр, дә армия политбүлеген эзләү өчен юлга кузгалдылар. Муса газета машиналары төялеп, брезент белән ябылган кузовның бер почмагына урнашты. Аның күз алдыннан Василии Пономарев китмәде: әйбәт егет, әйбәт дус иде. Нинди вакытсыз әрәм булды... Үлем хәзер алар белән бергә йөри: янда, якында гына. Шулай ук көннәрнең, сәгатьләрнең берендә Муса якасын­нан да килеп эләктерер микән ул? Шулай ук бу урманнарда аның да билгесез кабере торып калырмы?.. Юк, юк, юк! Муса бу ямьсез уйларны үзеннән куып җибәрергә тырышты. Хәтта, колак төбендә һаман бызыл­даган кигәвеннән котылырга теләгән төсле, кулларын җилпеп куйды. Юк’ Фронтка килүеңә өч ай да тулмас борын үлем турында баш вату— үзе көлке! Нигә соң шулай? Күп очракта кеше үзе теләмәгән уйны уй­ларга, үзе теләмәгән эшне эшләргә мәҗбүр була. Нигә аньщ уена һаман үлем килә? Үлем арасында йөргәнгәме? Нигә ул гомердә уйламаган «васыять»ке язып җибәрде теге көнне? Ах, никадәр йомшак һәм зә­гыйфь бу кешенең җаны!..

II!

Элекке заманнарда бер арбага сигезәр ат җигеп юл йөргәннәр, имеш. Арба кузласында утырган кучерның кулында куш учка да сый­маслык күп тармаклы дилбегә. Ул һәрбер атның хәрәкәтен җитез күзә­теп барырга һәм дилбегәләрнең кирәклесен үз вакытында кагарга, са­таштырмыйча тарта яки бушата белергә, бөтен барышка дөрес юнәлеш биреп, оста идарә итәргә тиеш булган. Әгәр кучер үз эшен биш барма­гыдай белмәсә, атларның төрлесе төрлечә чаба башлап, бөтен хәрәкәт чыгырыннан чыгуы мөмкин.

Армия белән җитәкчелек итүче генерал Власов кузлада утыручы шундый кучердан да сәләтсезрәк булып чыкты. Ачуыннан һәм каушап кабалануыннан шартлар хәлгә җиткән генерал як-якка чыбыркысын болгады, кычкырды-җикерде һәм, ниһаять, кулындагы дилбегәләрне бөтенләй чуалтып бетерде. Хәзер инде тигез генә җитәкчелек итү мөм­кин дә түгел иде. Алагаемга сөйрәлеп барган арба алгы тәгәрмәче белән кинәт бер төп башына эләгеп, әлеге кучер җиргә мәтәлгән шикел­ле, әле кичә генә бик мәһабәт күренгән Власовның да бөтен укалары коелып төште. Чолганыш эчендә калгач, түгәрәк оборона шикелле нәрсә дә оештыра алмады, үзенә тапшырылган гаскәрне ныклы тәртип белән беректереп, калын урманнар һәм сазлыклардан файдалана-фай- далана әйләнеп чыгу сәләтен дә тапмады. Ә инде тышкы дөнья белән рация элемтәсе дә өзелгәч, немецлар, Власовның шушы буталчык һәм мескен хәленнән оста файдаланып, танк һәм һава көче белән безнең частьларны һаман үтүкли тордылар, аерым берләшмәләрне кискәләп алып тарката бардылар, тыл һәм фронт сызыгы бутала башлады. Без­нең самолетлар ташлаган азык-төлек һәм кораллар дошман кулына барып төшә иде хәзер. Шулай итеп, тылдан ярдәм алу да өзелде.

Тәкәббер генерал, тар үзәнгә куып кертелгән бүре шикелле, төрле якка сикергәләп карады да тынды. Юк, ул бүре дә түгел иде хәзер. Му­саның Оренбург Каргалысыннан бер якташ солдаты бар иде, шул әйт­те: «Безнең генералны арслан диләр ие, ә ул, урман авызында бүре күрү белән, сарык бәрәненә әйләнде»,— диде. Муса бер рәхәтләнеп көлде.

Власовның уенда хәзер оешкан төстә каршылык күрсәтү түгел, ә бөтенләй башка нәрсәләр кайный иде. Үз кулына тапшырылган армия­нең һәлакәте өчен җавап бирергә туры киләчәген уйлап, коты очты, па­никага бирелде ул. Аны хөкем итәчәкләр. Ә сугыш вакытындагы хөкем­нең нинди булачагы алдап ук билгеле: атарга! Яки бөтен укалы кием­нәреңне, югары исем һәм орденнарыңны салдырып, гади солдат
төсендә — штраф ротага!.. Юк, кирәкми! Бу инде үлем! Халык хөке­менә бер эләктеңме — беттең! Бу беткән көч белән сугышкан булып, немец пулясыннан үлүнең дә мәгъиәсе юк. Ни өчен кеше үз башын шу­лай ансат кына суга салырга тиеш?..

һәм ул бер томанлы төндә иң ышанычлы ике-өч «яраны» белән кар­урман эченә кереп югалды. Аның өстендә хатын-кыз күлмәгенә охшаган озын чуар халат, башында чаңгычылар кия торган бәйләгән бүрек, кулында санитарка сумкасы иде. Бәлки, шуңа күрәдер, штаб тирәсен­дәге кешеләр дә, постлар да Власовның шушылай чыгып качуын сиз­ми дә калдылар һәм аны каян эзләргә дә белмәделәр. Ә Власов, Һабил­нең үле гәүдәсен күтәреп йөргән Кабил шикеллерәк, тәүлек буе урман куелыгында каңгырап, ниндидер чуалчык уйлар, пошынулар кичереп йөрде дә ике ялчысын немецлар ягына җибәрде. Алар бөтен килешүләр­не тәмамлап кайткач, Власовның яңа хуҗалары килде, һәм алар, «карчыга күзле» генералга «зур хөрмәт» күрсәтеп, «мактаулы каравыл» белән алып киттеләр. Килешү буенча генералның нинди шартларда немец ягына чыгуы бик нык яшерелергә һәм үзе турында да күп шау­ламаска сүз куелган иде. «Каты сугышлар барышында күп кенә рус солдатлары әсир алынды, шулар арасында генерал Власов барлыгы да беленде...» дип кенә хәбәр ителергә тиеш булса да, аңкау шартлатып мактанырга яраткан гитлерчылар сүзләрендә тормадылар. Генерал Власовның юкка чыгуына бер атна тулганда, немецлар безнең пози­цияләргә төргәк-төргәк русча газета ыргыта башладылар. Ул газеталар­да Власовның хатын-кыз киемендәге һәм хәрби формадагы рәсемнәре дә, үзе теләп немецка бирелүе дә, киләчәктә рус әсирләреннән армия төзеп, советка каршы сугышачагы да язылган иде. Шулай итеп, немец­лар аны тагын утырттылар, тагын мыскыл иттеләр...

Камалышта иң авыр көннәр кичерүче солдатлар, Власовның б> җирәнгеч түбәнлеге белән танышкач, фашист газетасың ачу белән йо­марлап ыргыттылар, өстенә төкерделәр һәм итекләре белән таптадылар. Әле генә газета тоткан бармакларын тизрәк чистартырга теләгән төсле, тирән бер чирканыч белән йөз чытып, итек кунычларына ышкып-ышкып куйдылар. Гади солдат күңелендәге бу нәфрәт, бу чиксез җирәнү немецтан да бигрәк, сатлык генералга юнәлгән иде.

IV

Чолганышта калган гаскәргә хәрби совет әгъзасы Барминцев җитәк­челек итә башлады. Бу кеше, гражданнар сугышыннан ук армиядә калып, һаман сәяси тәрбия өлкәсендә эшләп килгән карт коммунист иде. Аның кул астындагы гаскәр тагын егерме көннәр чамасы каршы­лык күрсәтте. Патрон, граната, снаряд, мина кебек нәрсәләр, кесәдәге актык тиеннәр шикелле, санаулыга калды. Урмандагы кеше ашардай үсемлек, җиләк-җимешнең берсе дә калмады. Кура һәм карлыган яф­ракларыннан, ашарга ярардай башка төрле үләннән яшел боткасыман сыекча пешерде солдат. Яраланып үлгән атның колагына һәм чәкән сөя­генә хәтле кайнатылды. Кешеләр хәлсезләнә башлагач, дошманга каршылык күрсәтү икеләтә авырлашты. Барминцев, тоташ фронт сызы­гы саклап сугышу мөмкинлеге калмавын күреп, җай булырдай һәр ярыктан оешкан рәвештә үзебезнең якка чыгарга тырышуны командир­ларның үзләренә тапшырды. Ләкин ул гомуми җитәкчелекне озак башкара алмады. Бүленеш эчендә яңадан бүленештә калган дивизияне коткарырга барганда, очраклы рәвештә һәлак булды.

Гаскәр бөтенләй үзәк бер җитәкчесез калды, һәр командир үз бел­гәнеңчә эш итәргә мәҗбүр иде. Вак кисәкләргә бүленеп төрле якка таралган гаскәрнең шактый зур бер төркеме элек армиянең тылы булып саналган урыннарда канлы сугышлар алып барды Көч ягыннан бу
сугышларның бөтенләй тигезсез булуын әйтеп торасы да юк. Армия тылында хезмәт иткән карт-коры солдатлар, хатын-кызлар, һәртөрле писерләр, артист, клуб, кино, элемтә, медицина эшчеләре дә ничектер шушы төркемгә кушылган булганлыктан, аларның яртысы гына дияр­лек корал тотарлык кешеләр иде. Корал дигәне дә — бик санаулы гына патрон белән мылтык, автомат, кул гранатасы. Авыр туплар, миномет­лар һәм катюшалар, салып атар нәрсәләре калмаганлыктан, инде күп­тән үк сафтан чыгарылып яки сазга батырылып ташланган Төркемнең бары тик өч җиңел орудиесе калган.

Мусаның үз редакциясеннән аерылганына атнадан артык иде инде. Ул соңгы газетага материаллар җыю өчен дивизияләргә китте, шунда бүленеп калды. ^Таркалган дивизиянең калдык солдатлары һәм коман­дирлары белән бергәләп сугыша-сугыша, бу тирәләргә килеп чыкты һәм алар әлеге төркемгә кушылдылар. Аның кәефе, башкаларныкы шикелле үк, начар иде. Бүтен-пртәгә нинди язмыш көтә аны? Үлемме, әсирлек­ме? Тагын нинди җәфалар чигәсе, ниләр күрәсе бар? Шушы хәтле кеше дошман утыннан, үччемнән ничек котылыр? Бармы берәр юл, бармы?..

Шундый уйлар аңа тынгы бирмәделәр. Нихәтле генә талчыгып ки­леп, нарат төбендәге былтыргы коры ылыс кылчыклары өстенә ауса да, ул ылыслардан аңкыган әчкелтем сагыз исләре, сулыш юлларын рәхәт­ләндереп, ниндидер тынычлык биргәндәй тоелса да, Муса йоклый ал­мый. хәтта күзе дә йомылмый иде. Ә йокларга кирәк. Хәзер көн кичке як. Июльнең беткесез озын көне, ниһаять, бер узар. Ике-өч сәгатьтән төн килер, һәм алар тагын яңа походка чыгарлар...

Ул урман түбәсенә карый. Аның күз алмалары ничәмә төннәр йокы­сыз йөрүдән кызарып, бозга төшкән утлы күмер төсле әйләнә-тирәсен уелдырып, эчкә батканнар. Борын я'фрагыньщ ике читеннән ике тирән сызык кыйгачланып түбән сузылган, "иякләрен сирәк төк баскан. Ул һа­ман бер ноктага текәлгән килеш, бер хәрәкәтсез ята бирә... «Ә өйдә ми­не югалтканнардыр инде...— дип пышылдый ул үз-үзенә.— Елап ята­лардыр... Соңгы хатның китүенә дә нихәтле гомер узды... Солтангазин пакетны алды микән? Барып җитмәсә, шигырьләр әрәм була инде...».

Шул чакта командир һәм политрукларны штабка чакырып уздылар. Муса, салмак кына кузгалып, шунда китте. Штаб дигәне—яшел агач­лар ышыгындагы ярым җимерек бер землянка яны иде. Командирлар шунда җыелды. Барминцев һәлак булганнан соң барлыкка килгән бу төркемгә дивизия комиссары Федоткин дигән кеше башлык булган иде. Тәбәнәк калдырып киселгән юан усак төбе өстенә утырган җирен­нән сөйли башлады ул. Болай тыңлаганда аның тавышы бер дә хафа­сыз гына кебек чыга, әмма яшерми әйтелгән сүзләре бөтенләй башка мәгънә бирәләр иде.

— Хәл сезгә билгеле. Аны яшереп тә, бизәкләп тә торасы юк,— диде ул, чирәм өстендә түгәрәкләнеп утырган командирларга карап.— Сол­датка көненә 25 грамм сохари бирерлек тә хәлебез юк. Сохари валчык­лары, ярма калдыклары кушып, үләннән пешергән яшел суны да дүрт кешегә бер генә котелок биреп була. Корал запасыбыз калмады. Өч җиңел пушка, уналты снаряд, кеше башына унбиш-егерме патрон, ике «лимонка» бар. Солдат дигән изге җан аларны моңарчы үз капчыгын­да саклап йөртә, бик кирәктә генә тота, әйтерсең лә, иң кадерле ризы­гы! Ләкин аның капчыгында бер кабарлык та ипие юк... Ә теге яктан аңа, штык башына элеп, тегермән ташыдай зур ак күмәч күрсәтәләр. «Русь, ачка үләсең бит, бирел!» — дип кычкыралар. Бәлки аның, ул күмәчне күргәч, авызыннан сулар килә торгандыр, башы әйләнәдер, күз аллары караңгыланып китәдер... Була, алдыйлар да була: кая бар­ганын үзе дә белмичә, шул икмәк исенә таба атлап китә. Ләкин ул мес­кенне мәкерле немец пулясы бәреп ега... Нинди фаҗига!

Дүрт шпаллы комиссар газета кәгазе белән төргән җиңел тәмәкесен тирән итеп бер суырып куйды. Кәгазенә кинәт ут кабынды да комиссар­ның каты соры мыек очларын чытырдатып алды. Ул тиз генә тәмәкесе­нең кызгылт ялкынын өреп сүндерде, тәмәкегә ачуы килде, атып бәр- мәкче булып кулын селтәде, ләкин кызганды булса кирәк, яңадан авы­зына капты. Карап утыручылар сүрән генә елмаешып куйдылар.

— Безгә хәзер ике генә мөмкинлек бар,— дип яңадан дәвам итте комиссар.— Берсе — әнә шул ак күмәчне эзләп бару. Немецлар безнең бирелүне көтә. Менә, безгә паспорт та җибәргәннәр.— Ул уч төбедәй генә зурлыкта бер төргәк кәгазь күрсәтте.— Шушыны күрсәтсәң, нәкъ оҗмахның түренә, Гитлерның үзенә хәтле барып җитәргә мөмкин, ди­гәннәр... Теләгән кешеләр китсә дә, сүз әйтеп булмый. Чөнки хәл бик мөшкел, ачка үлү куркынычы бар. Бу тнрә авылларда халык та юк, мал-туар да калмаган, һәр ягыңда күлләр дә баткак кына. Ә без, сол­дат буларак, актык чарабызгача каршылык күрсәттек. Ил алдында йөзебез кызарырлык түгел, моңа вөҗданыбыз шаһит. Куркаклар, хыя­нәтчеләр дип берәү дә әйтә алмас безне!.. Сугыш һәм яшәү ихтыяҗы шундый нәрсәләр ки, хәтта иң явыз дошманыңа бирелергә дә мәҗбүр итә кайчакта. Мин, мәсәлән, әгәр шушы мең кешенең тереклеген саклап калуыма ышансам, хәзерге хәлебездә дошманга бирелүдән дә курыкмас идем. Ләкин ышанмыйм мин ул йозе кара фашистка, ышанмыйм! Бары­бер чәнечкеле тимер чыбык эчендә ачка интектереп, беткә талатып үтерерләр. Алай гына үлмәсәк, атып бетерәчәкләр. Эх, бетерәчәкләр...— дип тирән сулап куйды ул. — Ә шулай булгач, дошманга бирелү мөм- кинме?..

— Юк, мөмкин түгел!—дип кычкырдылар чирәмдә утыручылар.

— Димәк, икенче юл табарга кирәк,— диде комиссар.— Әмма ул да җиңел түгел...

Кешеләрнең күзләрендә өмет чаткысы ялтырап, гәүдәләре турая төшкәндәй булды; алар барысы да, әйбәт сүзләр көтеп, комиссарның авызына таба сузылдылар.

— Моннан өч-дүрт чакрым көньяктарак «Чәчәкләр яланы» дигән бер утраусыман урын бар икән,— дип дәвам итте Федоткин.— Ул үзе шактый зур мәйданлы коры җир. Аның һәр ягы сулы, кыяклы баткак һәм күлләр белән уратылган. Ике кешелек разведка карап кайтты. Бил­дән су ерып баткак аша узарга, аннары бер унбер метр йөзеп, шул чә­чәкләр яланына чыгарга мөмкин. Без анда шушы төнне чыга алсак, немецлар күзеннән югалабыз, танк һәм артиллериясеннән котылабыз. Тиз арада үзебезнең як белән рация аша багланыш ясау да мөмкин булыр дип уйлыйм... Бәлки, азык-төлек ташлый алырлар, бәлки, котылу юлы да табылыр... Менә шул. Солдатка яхшылап аңлатыгыз. Кайсы юлны сайлый — үз ихтыярында. Аннары кешеләргә бер-ике сәгать ял бирегез. Караңгы төшә башлау белән — юлга! Немецлар безне яңадан күзгә эләктергәнче, моннан кузгалу яхшы. Картагыз бар, менә минекен­нән күчереп билгеләгез...

Командирлар йомышлары бетү белән үз урыннарына таралдылар. Уйланып атлаган Муса, үз нараты төбенә кайтып җиткәндә, арт яктан ниндидер хатын-кыз тавышы ишетте.

— Муса абый!—дип кычкырды кемдер ягымлы итеп.

Әйләнеп караса, үз артыннан йөгереп килүче бер кызны күрде һәм аның Әлбидә икәнен танып алгач, исе китте. Гаҗәп хәл, ул да монда йөри микәнни?.. Ә Муса инде аны, кайчандыр юл буенда очраган матур чәчәкнең тора-бара хәтердән чыгуы шикелле, онытып та бара иде.

Әлбидә тыны-көне бетеп килеп җитте дә:

Муса абый, Муса абый, сезне күрер көннәрем дә булыр икән! — дип ике кулы белән Мусаның муеныннан ук кочаклап алды һәм, йөзен аның күкрәгенә каплап, елый башлады.— Инде күрә алмам дип уйлаган
идем. Бу каһәр төшкән көннәрдә күпме асыл кешеләр һәлак булды, сез дә шулап әрәм булгансыздыр дип кайгырып йөри идем. И ходаем, нинди хәлләргә калдык, Муса абын!

Кыз тирән әрнү белән сулкылдап-сулкылдап елавыннан тиз тукта­мады. Муса аны нинди сүзләр белән юатырга да белмичә, җилкә баш­ларыннан сыйпады, тузган һәм уңган гимнастеркасының якаларын рәт­ләде, санитар сумкасының үргән авыр каешы бу кызның нәзек иңбаш­ларын кисәдер шикелле тоелды, ул аны төзәтеп куйгандай итте, кыска калдырып киселгән чәчләрен сыйпады. «Ә теге күргәндә бу чәчләр нин­ди озын, күркәм кабарынкы иделәр...» — днп уйлап алды...

Ниһаять, кыз йөзен күтәреп, кечкенә яулыгы белән яшьләрен сөртте дә Мусага карады. Шунда ук, аның чыраенда бик таныш һәм бик якын чалымнар барлыгын күреп, Муса тагын гаҗәпкә калды. Кайда, нәрсәдә соң бу танышлык?

Кызның соклангыч матур күзләре хәзер тагың да зурая төшкәннәр, ләкин аларда яшьлек яктысы түгел, ниндидер ачы сагыш һәм хәсрәт моңы тулы иде. йөзе дә агарып, сулыбрак киткән, талчыккан, кайгы баскан. Бу кискен үзгәрешне күргән Мусаның йөрәген нидер чеметтереп куйды. Әлбидәне чын күңеле белән кызганды ул. Кинәт кырауга эләк­кән нәфис бер чәчәкнең аяныч төсе күз алдына килде.

  • Сине исән күрүемә мин дә бик шат, Әлбидәкән,— диде ул басын­кы гына тавыш белән.— Хәтта гаҗәпләнәм дә... Әйе, исән булуыңа га­җәпләнәм. Үлгән дисәләр, бер дә гаҗәпләнмәс идем. Чөнки безнең әйлә­нә-тирәдә үлем генә патша бит хәзер.

Әлбидә, йөзенә р5!засызлык төсе чыгарып, юка гына уч төбе белән аның авызын каплады.

— Алай димәгез, Муса абый, авызыгыздан җил алсын. Үлми­без әле.

— Юк, үлмибез! — дип көлеп куйды Муса.

Әлбидә аны, нәкъ энесе шикелле итеп, җитәкләп алды, һәм алар баягы нарат төбенә килеп утырдылар. Күптәй күрешмәгән кешеләрчә бер-беренең хәлләрен сораштылар. «Капчык авызы» ябылганнан соң кыз үзенең телеграфта эше беткәнлеген, рациядә эшләгәндә безнең по­зывнойлар буенча немецлар килеп бомба яудыра башлавын, ә хәзер менә бу төркемдә санитарка булып йөрүен сөйләп бирде. Муса да ике сүз белән үз хәлен аңлатты. Әлбидә, аның сүзләрен тыңлаганда, якын­рак килеп утырды да ярату тулы күзләрем Мусадан алмады. Ул сөйләп бетергәч тә озак карап торды кыз. Ниндидер чишелмәстәй чуалчык уй­ларның, тартыну-оял ул арның очын табарга теләгәндәй, кичерешләр ча­гыла иде ул карашта. Ниһаять, Әлбидә, боларның барысын да бер якка селтәгәндәй һәм тәвәккәл бер карарга килгәндәй, кыска чәчләрен җитез бер селкеп куйды да ниндидер әйтеп бетергесез ягымлы, җылы елмаеп Мусага эндәште:

— Миңа шундый рәхәт сезнең белән, Муса абый. Мин сезне шул хәтле сагындым, хәтта күргән күзләремә ышанмыйм әле...— һәм әкрен генә тавыш белән җыр сузды:

Бик сагындым сине,

Бик сагындым, бәгърем. Әле дә ничек тузәм мин!..

Муса сокланган күзләрен Әлбидәдән аера алмый иде. Кыз, тын алып, тагыл сүзгә кереште.

  • Беләсезме, шушы фаҗигале бәхетсезлек эчендә дә мин үземне бу минутта иң бәхетле кеше саныйм! Гаеп итмәгез, яме... Күпме яшисебез калгандыр, белмим, ләкин мин бит гомеремдә беренче мәртәбә мондый изге хисләрне татыйм. Алар кардан ак, сөттән пакъ булып күз алдыма киләләр минем...

Муса ниндидер кайнар кызгану, үз сеңелесе кебек итеп ярату хисе белән Әлбидәнең башын күкрәгенә кысты. Аның күзләре каядыр еракка төбәлгән һәм яшьләре менә-менә тамардай булып җемелдиләр иде.

Сыйлар идем — сыем юк, җырлар идем — көем юк, җанкисә­гем,— диде Муса үкенечле тавыш белән.— Кил, ичмаса, шул бәхетле һәм шул хәсрәтле башкаеңны алдыма куеп, ял ит!.. Озакламый юлга кузгалабыз бит... Менә шушы кыр сумкам мамык мендәр булсын, шушы кытыршы кулларым ефәк җилпәзә булсын. Шулай итеп күз алдыңа китер...

Әлбидә каршы килмәде. Мусаның тез есләрендәрәк яткан кыр сум­касына башын куйды да зур, моңлы күзләрен аңа юнәлтте. Кызның күңеле җәйге аяз иртәдәге диңгез өсте шикелле тыныч иде. Сулышы, бер кайгысыз бәхетле кешеләрнеке кебек, иркен; тупас солдат кисме астына яшерелгән биек күкрәкләре шул тигез сулыш белән тын гына калкынып тибрәнәләр иде. Муса аның нәзек кашларын, кояш ашама­ган сөйкемле маңгаен бер кулы белән сыпырып узды. Аннары, пилотка­сын чигереп, шул ук кулын аның чәчләре өстенә куйды. Нәкъ шул се­кундта Мусаның хәтеренә ни өчендер Хәдичә сеңелесе килеп төште. Ул да шундый ук сөйкемле йөзле, зур кара күзле, купшы чәчле бер кыз иле бит. Әниләре үлгәчтеи, ул бөтенләй Муса кулында тәрбияләнде. Олы сеңелесе Зәйнәп башка шәһәрдә студентка иде. Муса үзе сыйган поч­макка Хәдичәне дә сыйдырырга тырышты. Сыйдыра алмаган чакларда балалар йортына бирде. Ләкин Хәдичә, абыйсының иркәләүләрен сагы­ныпмы, әллә чыннан да кыен булгангамы, детдомда тормый, «анда ма­лайлар усал!..» дип елап кайта иде. Муса, нинди дә булса җайлырак почмак табып, аны тагын да үз янына ала, укыта, тәрбияли иде. Ни­һаять, Хәдичә ФЗОда укый башлады, кыз булып үсеп җитте, ләкин барыбер бала чактагы иркә гадәтләре онытылмады. «Сагынып беттем инде, абыем!» дип, атнасына икешәр-өчәр мәртәбә Муса янына килә дә, аны кочаклап алып, диванга утырта, ботен күргән-белгәннәрен көлдерә- көлдерә сөйләп бирә, аннары Мусаның алдына башын салып, зур кара күзләрен аңа төби. Муса үзенең җылы бармаклары белән шаян сеңеле- сенең калын чәчләрен аралый, аның җилкә чокырларын, ак гәрәбәдән ясалган чәчкәдәй үтәли күренгән колак яфракларын кытыклап узган була, кечкенә борынын кыса. «Тукта, песием рәхәтләнсен әле» дип, та­мак асларын кашыган була. Ә Хәдичәгә шул гына кирәк тә инде. Ул, чынлап та, бу рәхәткә эреп китә, Муса туктап калса, «Абый, тагын, та­гын!»— дип, назлы тавыш белән ялына башлый. Ана канатыннан соң үз башларына калган яшьлек көннәре әнә шундый иде, матур иде, таг\ иде аларның...

Мусаның бармаклары хәзер дә, нәкъ шул чактагы кебек, Әлбидәнец кабарынкы коңгырт чәчләрен аралады, кыяр-кыймас булса да колак артларын, муен чокырларын иркәләп узды һәм нәкъ шул чактагы ши­келле саф бер ләззәт алды. Әйтерсең, аның алдында үзенең керсез кү­ңелен, кайнар хисләрен аңа баглаган, шушы фаҗигале минутларда да бәхет чаткылары күреп юана белгән Әлбидә түгел, бәлки, тынмас тере йөрәкле, төкәнмәс шаян сүзле Хәдичә сеңелесе иркәләнеп ята иде. Га­җәп хәл. Ни өчен болан соң әле бу? Әлбидә үзенең хисләрен ярыйсы ук ачык аңлатырга тырышты шикелле бит. Ә Мусада андый тойгылар уянмады. Хәтта Әлбидәне аңлап җиткерүе дә кыеп иде. Гадәттән тыш авыр шартларда йөрәк хисләренең дә шулай гадәттән тыш сәер, гадәт­тән тыш кыю һәм үз-үзенә хисап та бирмәстән дәррәү кабынып китүе, хәтта татар кызы авызыннан да тартынусыз әйтелүе мөмкииме? Әллә бу кыз андый хисләргә артык җиңел карарга өйрәнеп беткәнме?.. Муса­ның кинәт бөтен тәне чымырдап, бөрешкәндәй булып китте. Кызганыч­ка каршы, андыйлар да очраштыра иде фронтта. Аның хәтер күзе ал­дыннан байтак кына исемсез һәм билгесез күләгәләр узды. Кайсы штаб-
та машинистка, аш пешерүче, хәреф җыючы, кайсы санитарка, мед­сестра, хәтта врач, кайсы прачка яки юл күрсәтеп торучы пде аларныи. Берәве, егетләр күплегеннән башы әйләнеп, кулдан кулга йөри башлый, берәве, йөк тутырып, туачак баласының атасы кем икәнен дә ачык белмичә, тылга кайтып китә; берәве исә, командирның, илдә хатыны, бала-чагасы барлыгын белә торып та, «ППЖ» (полевая походная же­на) га әйләнә. «Война все спишет!» — дпп кенә җибәрәләр иде мон­дыйлар.

Муса үз алдына баш куеп, ниндидер гамьсез бәхетле бер халәттә ят­кан бу кызның югарыдагы зәңгәр күккә текәлгән зур күзләренә курка- курка гына яңадан карады. Ул аларны яшертен генә күзәтергә тырыш­ты. Әмма күпме генә караса да, ул аларда бары тик күңел аклыгы, җан керсезлеге һәм вөҗдан сафлыгы гына күрде. Аның җыр һәм музыка сөюче шигъри йөрәге, шундый садә һәм шундый кыюлыгы белән бергә, Мусадан нәрсә дә булса өмет тә һәм таләп тә итми иде, күрәсең. Ярат­кан кешесенең алдындагы сумкасына баш куеп, менә шушы хәлдә күк­кә карап яту — үзе бер бөек бәхет иде аңа. Үзе сөйгәч, сөелмәү газа­бын да белми кебек ул. Муса аның чәчләрен сыйпаганда Хәдичә сеңе- лесен сагынды. Ерак үткәннәр күз алдына килде. Димәк, ул аны сеңе- лесе шикелле итеп ярата икән... Ә соң Әлбидә моны сиздеме, әллә үзенә җавап хисләре итеп аңладымы? Хәер, ничек аңласа да, моны җентекләп торуның ни кирәге бар? Шушындый шартларда калган кешенең, ичма­са, алдавыч хисләр белән генә булса да, үзен бәхетле һәм канатлы, өметле һәм терәкле санавы артыграк түгелмени? Сынмасын күңеле мескеннең. Боекмасын, сулмасын ул гүзәл һәм нәзек чәчәк!..

Әлбидә, һаман әле күккә караган килеш эченнән рәхәт бер сабый ләззәт кичереп, үткәндәге һәм алда буласы авырлыкларны да онытып, тын гына ята иде. Кичке кояшның соңгы нурлары нарат кәүсәләрен ком белән ышкып ялтыраткан бакыр төсенә кертте, яшел агач башла­рына сыек алтын суы йөгертеп, карап туймаслык матур бизәкләр яса­ды. Әкрен җил белән тибрәнгән яфракларда вак-вак шаян күләгәләр уйнаклый иде. Аннары, шул ук нарат башлары һәм яфраклар кызыл якут суы белән коендырган төскә керделәр дә сизелми генә сүнеп кал­дылар. Якын тирәдәге агач төпләрендә ял иткән солдатлар, урыннарын­нан кузгалып, төркем-төркем хәрәкәт башладылар... Әлбидә, башын калкытып, әз генә кичке күләгә сибелгән зур күзләре белән Мусага карады, һәм Муса кинәт сискәнеп китте. Әлбидәнең бу минуттагы күз­ләре Әминә күзләренә охшый иде! «Я ходай, бу ни хәл! — дип куйды ул эченнән.— Тукта, каш бөгелеше дә, ирен почмакларындагы нечкә генә сызык кисәге дә, аскы тешләренең тезелеше дә аныкына охшаган түгелме соң?.. Әллә мин аны артык сагындыммы? Шуңа күрә аны хә­терләтәме ул?..»

V

Гитлерчылар безнең бу төркемне күздән ычкындырып бетермәгән икән. Сазламык күлләр аша кичү башланганда гына, немец «култык- са»сы түбәнтен генә әйләнеп узды да юкка чыкты. Бу ике сыртлы бөкре разведчик баш очыңда бөтерелсә, тиздән бәла буласын көт тә тор инде. Солдат моны яхшы белә.

Төн дигәне, кышкы болытлы көннең кичке уңаена охшаган булып, аз гына караңгыланып тора, әйберләрне ерактан ук шәйләргә мөмкинлек бирә иде. Коммунист һәм комсомоллардан оештырылган бер взвод сугышчы баткакның сул кырыена тезелеп ятты. Уң кырыйга өч орудие куелды. Болар утрауга керүчеләрне каплап торучы аръергард булырга һәм, немец пехотасы кинәт ташлана калса, төркем кереп беткәнче каршылык күрсәтергә тиешләр иде. Ярым хәлсез солдатлар берсе дә,
әлеге «ак күмәчне» көтеп, иптәшләреннән аерылып калырга теләмәде. Командир һәм политруклар комиссар әйткәннәрне аларга сөйләгәндә, «Сез безне дошман кулына ташларга телисезме?..» «Әллә без сезгә йөк булыр дисезме?..» «Әллә сез үзегез хыянәтчеләрме?..» дигән кискен со­раулар яуды. Оясыннан кузгатылган корт иле шикелле халык, корт анасы кая таба күченсә, шуннан калырга теләмәде. Менә шуның өчен дә бу талчыккан, йончыган солдатларны ярты чакрымнан артыкка су­зылган баткак күлләр аша исән уздыру җаваплы һәм авыр бер эш иде. Яр читенә яткан кешеләр моны яхшы аңлыйлар. Нинди генә кыен булса да, аларга чигенү, үзләрен коткару мөмкинлеге юк. Кешеләр хәтәр-хә- вефсез узганнан соң гына, алар бу урынны калдырып, утрауга чыга алалар. Бәлки, аларның күбесе шушы яр читендә мәңгегә ятып калыр, бәлки, һичбер теләмәсә дә, дошман кулына дучар булыр... Ихтимал, шунлыктандыр, һәркем үзе белән булган әйберләр турында уйлап алды. Артык-портык язуларын, хатларын юкка чыгарды, партия һәм комсо­мол билетын кая кую хакында уйлады. Аларны мөмкин кадәр ераграк яшерергә, кан яки су чылатмастай урын табарга тырышты.

Теземнең уң кырыенда актык кеше булып яткан Муса янына Әлбидә килеп, шул ук хакта сөйли башлады.

  • Син әле суга кермәдеңмени, сеңелем? диде Муса.
  • Минем ялгыз керәсем килми, Муса абый,— диде.— Сезнең белән бергәрәк кичсәм, уңайлы булыр дигән идем... Санитар ярдәме кирәк бу­ла калса да... Аннары ул кулындагы комсомол билетын күрсәтте.— Менә моны да ничектер рәтлисе бар. Тирән җиргә туры килсәң, җебен бетәр... Сезнең дә партбилетыгыз бардыр, чыланыр бит...
  • Әйе шул,— диде Муса яткан җиреннән.— Нишләтик икән соң аларны?

Беләсезме нәрсә, Муса абый, миндә бик әйбәт медицина кәгазе бар — балавызлы пергамент, су үткәрми. Бирегез, әгәр ышансагыз, ике­сен дә шунда төреп, сумкама салыйм. Минем сумкам да брезент бит әле...

Муса елмаеп куйды.

— Әлбәттә, ышанам, Әлбидәкәй! диде ул.— Сиңа да ышанмасам, җир убар мине аннары.

Кыз, ике билетны да шыгырдап торган сары кәгазьгә әйбәтләп тө­реп, өстенә резин бау киертте дә сумкасы эчендәге кечкенә кесәләрнең берсенә тыкты һәм аның пыртлавык сәдәбен дә каптырып куйды. Муса үзенең гимнастерка кесәсендә йөртә торган кечкенә блокноты турында да уйлап алды. Анда вак кына хәрефләр белән шигырьләр язылган, аларның күбесе эшләнеп бетмәгән; аерым фикерләр, планнар, җөмләләр каләм очы белән генә төртеп куелган, адреслар теркәлгән... Анысын кая куярга икән? Ул да чыланыр бит... Уйлап торганнан соң, Муса аны да Әлбидәгә тапшырды...

Немецлар озак көттермәде. Сирәк утырган вак агачлык арасыннан аларның биш-алты җиңел танкысы һәм пехота төягән өч самоходкасы .күренде. Алар әле ерак иде. Безнекеләрдән курыкмыйча яндырылган прожекторлары, агач араларын капшый-капшый, төрле якка борылга- лап, бу төркем позициясен ачыкларга тырыштылар. Ләкин ак төн ут яктысына әллә кая сузылырга ирек бирми, егерме-утыз метрдан ук ди­ярлек йотып ала иде. Аларны күргәч, безнең артиллеристлар кызу хәрә­кәткә килделәр. Ашыгу-нервлану башланды, команда тавышлары ише­телде. Мондый каушауның нигезе дә бар иде кебек: шул хәтле танк һәм самоходкага каршы барлы-юклы өч пушкаң булсын да, барлы-юклы унбиш снарядың булсын. Бер төкерек! Нервланмый хәлең дә юк.

Әле немецлар ут ачмаган иде, әле танклар үзләре дә ерак иде. Лә­кин безнең пушкалар түзмәде, өчесе берьюлы атып та җибәрде, һич кирәкмәгәнгә снаряд әрәм итү иде бу. Артиллеристлар кырында гына яткан Муса аларның бу кабалануларын байтактан бирле күзәтеп, эче

3. »С. Ә.’ J4 5.

пошып ята иде. Ул үзенең лагерьда артиллеристлыкка өйрәнгән көннә­рен хәтерләп алды. Командирның тәжрибәсезлеген, куркуын сизде. Өч снарядны атып җибәргәннән соң, ул инде бөтенләй сабырын җуеп, туп­чылар янына үзе атылырга торганда гына, немецларның беренче җавап снарядлары килеп төште. Ул яңадан җиргә чүкте. Мондый чакларда Мусаның үз йөрәгенә дә курку керә һәм бөтен тәне буйлап ниндидер суык кырмыскадай нәрсә йөгерә, шуннан соң аның бөтен гәүдәсе коры­ша башлый, учка кысылган кар шикелле йомарлана, ниндидер тыгыз туп хәленә килә иде. Менә хәзер дә ул шушы халәтне кичерде, бөкрәй­гән гәүдәсен тагын да корыштыра төште һәм сикереп киткән резин туп җиңеллеге белән артиллеристлар янына йөгерде.

— Туктагыз! — диде ул.— Әрәм итмәгез. Якынрак килсеннәр...

Өч кубик таккан артиллерист аңа ачу белән карады.

— Монда агитация кирәкми, иптәш өлкән политрук,— дип куйды ул теш арасыннан гына.

Ләкин бәхәсләшергә вакыт калмады, немецларның яңа «күчтәнәч»- ләре килеп ярыла башлады. Муса алдагы куркынычны кинәт төшенеп алды: әгәр бу актыккы снарядлар җилгә очыртылып бетерелсә, танклар бик тиз килеп җитеп, аларны ит тапаган шикелле сытып узачаклар. Шуның өчен ул бу минутта «партизанлык» итүдән курыкмады.

— Слушай мою команду! Орудиеләрне туры наводкага!—дип бое­рык бирде.

Солдатлар аның кушканын үтәделәр. Көпшәләргә снарядлар салын­ды. Наводканы Муса үзе төгәл нокталарга куйды да күзләре белән пе- рескопка ябышып калды. Немец танклары һаман якынаялар, утны һаман көчәйтәләр, самоходкалардагы пехота автоматлардан яктырт­кыч кигәвеннәр сиптерә иде. Безнең взвод та автоматлардан җавап бирде. Ә баткак күл аша кичү тагын да җәһәтрәк дәвам итте. Артилле­ристлар арасында түземсезлек, куркыну яңадан көчәйде: «Атмый да калырбыз, сытып узарлар...» дигән ризасыз быдырдаулар ишетелде. Мусаның үзенең дә тез астында ниндидер сыек тамырлар бар шикелле тоела, шулар аркасында тез буынының кайсыдыр пружинасы сыгылып куя кебек иде. Ләкин:

— Сабыр!—диде ул, перескоптан аерылмыйча гына.— Ашыкма­гыз! — Бу — үзен дә ныгытуы иде аның.

Немецларның кыюлыгы арта төште. Безнең орудиеләр җавап бирмә­гәч, алар тагын да әрсез елдамлык беләнрәк килә башладылар. Ни­һаять, аралар соңгы мөмкинлеккәчә якынайдылар, моннан да кичегергә ярамый иде. Муса тагын бер кат наводканы барлады да киеренке та­выш белән:

— Огонь!—дип кычкырды.

Орудиеләрне яңадан корып өлгергән тупчылар немец ягына кара­дылар.

— Күрегез әле, күр! — дип кычкырды озын буйлы наводчик.— Сра­зи ике морҗа, икесеннән дә төтен чыга!..

Мусага бинокль бирделәр. Ул аны орудиенең корыч калканы өстенә куеп алга карады. Чыннан да, бер танк белән бер самоходка кызгылт- кара төтенен өскә суза башлаган иде. Алдагы өч танкка төзәп, тагын аттылар; аларның берсе барган җиреннән кинәт бер якка кыйшайды да тагын кабынды. Безнең орудиеләр тирәсенә дә снарядлар ява торды, кырыйдагы орудие капланып төште, ике кеше яраланды. Мусаның өс­ләре төтенле балчык белән тулды. Әлбидә яралыларны агач төбендәге «укрытие»гә сөйрәп бәйләде дә Мусага йөгереп килде.

— Муса абый, кай җирегез?..— диде ул гадәттән тыш борчылып.

■— Хәзергә исән,— диде Муса үз эше белән мавыккан килеш.

— Читкә, читкә! Харап булырсың! — Бу минутта аның күзләре куркынган Әлбидәне хәтта күрми дә иде кебек.

Актыккы ике снаряд китеп барды. Хәзер инде немецлар ни кылсалар да булдыра алалар иде. Батарея командирының ике кулындагы ике бәйләм граната белән генә нәрсә кыра аласың?.. Ләкин немецлар ни өчендер бик ашыкмадылар.

Алар янына комиссар килеп чыкты. Аның яңак һәм иякләре керпе тиресен хәтерләткән очлы шырпылар белән капланган, күз төпләре җыерчыкланып көйгән, йөзе чамасыз талчыккан иде. Аның бу хәлен янында торган кешеләр күзеннән хәтта ак төн караңгысы да яшерә ал­мый. Әле моннан берничә сәгать элек кенә Муса аны башкачарак кыя­фәттә күргән иде шикелле бит...

  • Молодцы, артиллеристы,— диде ул.— Әмма хәзер нишлибез соң инде? Снарядларыгыз бетте бит.
  • Менә шушы ике бәйләм, иптәш командир,— дип җавап бирде өч кубиклы командир. Аннары ул, Мусага үпкә беләнрәк карап, тагын нәрсәдер әйтмәкче булган иде, ләкин комиссар сүз башларга өлгерде:
  • Ит күрмәгәнгә үпкә тансык дигәндәй, актык чиктә алар да ярый. Әнә минем егетләр,— ул ординарецын күрсәтте,— ике шешә сыекча да бар әле. Аларны да алыгыз. Дүрт кеше шул запас белән монда ятсын. Калганнарыгыз күчә башлагыз.

Комиссар китеп барды. Муса әле һаман орудие төбенә баскан килеш алгы кырыйга карап тора, танкларны күзәтә иде. Уналты снаряд, бер авыкта диярлек, бетеп тә китте, тик шулай да әрәм булмады: немецлар­ның биш төштә төтенен чыгарып өлгерде. Калганнарының исә яңадан килергә әрсезлекләре җитмәде, каядыр артка чигенеп, ышыклаудан гына атарга тотындылар. Пехотасы да алга үрмәләми. Күрәсең, алар өстәмә көчләр көтәләр.

Әлбидә, Муса янына килергә куркып, аңа читтән генә сокланып тора иде: кара нинди строгий була белә икән ул!..

Кешеләр, актык егәрләрен җыеп, «Чәчәкләр яланы»на омтылдылар. Өстенә тимер тутыгы төсле җирән күбекләр чыккан болганчык суны билдән ерып бару да, аның төбендәге баткакның итекләрне аяклардан суырып алырдай тыгыз булып тездән төшеп китүе дә, йөзеп чыгасы урыннар да аларны куркытмый әле. Чөнки ул утрауның «Чәчәкләр яла­ны» дигән матур исеме үк күңелләрне үзенә тартып тора. Кем кушкан­дыр аны? Күрәсең, анда чынлап та әйбәттер, котылу юллары бардыр...

Оборонага катнашмаган кешеләрнең бер башы инде утрауга барып кергән булса, калган өлеше төрлечә чәчелеп, су эченнән бара иде. Не­мецлар атакасын әз генә булса да кайтару белән актык төркемнәр дә кичә башладылар. Муса Әлбидә янына үзе килде һәм аны шул төркем­нәр белән суга алып керде.

— Син алдан бар, сеңелем,— диде ул.— Ярдәм кирәк була калса, мин артыңда гына булырмын.

Менә алар, быкырдык сулы баткак эченнән көч-хәл белән атлый-аг- лый, ике йөз метрлар чамасы алга уздылар. Әлбидә үзенең санитар сумкасын йөзгәндә дә артык чыланмаслык итеп калак сөяге өстенә үк күтәреп бәйләгән, шинелен дә ничектер җыйнак кына төреп шунда бер­кеткән, пилоткасын басып кигән. Бара-бара да Мусага әйләнеп карый:

— Арымадыгызмы, Муса абый? — дип куйган була, ә үзе аякларын баткактан көчкә суырып ала, чамасыз арыганлыгы сизелеп тора. Муса да йомшак тавыш белән җавап бирә:

— Арысак ат яллар идек тә бит... атларны ашап бетердек,— ди. Ул аны бик кызгана, ни беләндер ярдәм итәсе килә. Ләкин кайда ул көч! Җилкәсенә бөятләп кигән шинеле белән кыр сумкасы, автоматы да биш пот булып тоела. Кичә кабылган бер кисәк сохари белән бер кружка яшел кайнар су, былтыр ашалган аш шикелле, чак кына хәтерендә калган...

Утрауга керү моңарчы әйбәт кенә бара, күчү мәшәкате озакламый төгәлләнү алдында тора диярлек иде. Әмма кая атласаң да баш очың­нан төшмәгән үләксә козгыннары кинәт кенә һава тынычлыгын бозды­лар. Кичен килеп киткән теге «бөкре култыкса» башта үзе күренде, аның артыннан бер минут арасында дистәләп җиңел бомбовозлар килеп чыктылар да йөкләрен баткак һәм күлләр киңлегенә коя да башлады­лар. Бик кыска ак төннең чирле баладай чырайсыз таңы яңа гына беле­нә башлаган иде. Билдән югары пычрак сыекча ерып баручылар төрлесе төрле якка ташланып карадылар. Әмма кая гына сугылсалар да, качар урын юк иде. Ара-тирә очрый торган камыш оялары, кыяк тамырлары белән аралашып өскә калыккан торф түмгәкләре, ачлык елны үсә ал­мый калган тәбәнәк кызлар буе гына карсак каеннар,— берсе дә бом­бадан сакланыр почмак була алмады. Үлем куркынычы, үлем газабы тулган тавышлар күл өстенә күтәрелде.

Мусалар белән бергә тагын егермеләп кеше, инстинкт кушуы буенча, уңга тайпылдылар. Ул як тынычсыманрак һәм йөз метрлар чамасы алда вак таллар белән капланган кечкенә бер атаучык та күренә иде. Шунда барып җитә алсалар, ничек тә бер сыеныр урын табылыр кебек тоелды.

һавадан һаман сызгырып коелган бомбаларның кайда төшеп яры­луын яхшылап күзәтү хәзер мөмкин дә түгел иде инде. Менә кисәк кенә алда кап-кара пычрак судан ясалган гигант күләмле бүрәнкә өскә күтә­релде, әллә нинди торф тамырлары, агач ботаклары, солдат каскалары чәчеп, як-якка капланды. Аның дулкыны Әлбидәне бәреп ега язды. Инде бусы узды дигәндә генә, беренчесеннән сулда һәм якындарак икенче бүрәнкә үсеп чыкты. Җан ачысы белән кычкырган ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелде. «Харап булды, ахры, Әлбидә!» дип уйлады Муса яшен тизлегендә һәм әле үзеннән биш-алты адым алдарак кына барган Әлбидәне нилектәндер күрми башлады. Ул, бөтен йөрәк омтылышып җыеп, кулларын сузып, алга ыргылды. Бомбалардан таралган нинди­дер кара сөрем алдагы атаучыкны да, якын тирәне дә каплап алган иде. Ул ара да булмады, артта һәм уңда тагын ике гөрселдәү ишетелде дә Мусаны ниндидер аждаһа көче судан суырып алды, каядыр очырды, бәрде, бер кулбашын нәрсәдер яндырып узды, аннары инде дөнья якты­сы тар гына бер ярыктан әз генә чагылып калды да бөтенесен-бөтене- сен караңгы төн каплады...

Әлбидә Мусаны эзләде. Ул икенче шартлау дулкыны белән аргы кырыйга этәрелгән иде. Чәчләренә, битләренә, бөтен гимнастеркасына бөркелгән сулы кара балчыкны, мүк һәм кыяк тамырларын учы белән тиз генә сыпырып ташлады да:

— Муса абый! Муса абый! —дип, куркынулы чакыру тавышы белән кычкырырга тотынды.— Муса абый!!! Муса абый!!!

Беркайдан да җавап килмәде. Баткак өстендә пычрак фонтаннары һаман атыла торды. Кара болганчык су, хәзер инде кеше каны белән буталып, кызгылт-коңгырт төскә кергән иде. Бу һәләкәт мәйданына күз салырга да куркыныч иде. Озак узмады, ул ялгыз кызның аерыл­ган аккош баласыныкыдай зарлы тавышы да киселеп калды...

Иртәгесен немец радиосы бөтен Германиягә мактанулы хәбәр яңгы­ратты: «Русьларның Волхов буендагы «сукыр эчәгесе» күптән киселгән иде инде. Кичә ул бөтенләй тар-мар ителде. Безнең гаскәрләр тарафын­нан чамасыз күп трофейлар алынды. Соңгы операция аеруча уңышлы чыкты. Өч меңнән артык актыккы төркемне танклар белән баткакка кысрыклап суга кертү һәм аннары бомба белән кыру максаты куелган иде. Командованиенең үткен акыл белән төзелгән бу планы тулысынча җиренә җиткерелде. Кызылларның берсе дә су карыныннан исән чыга алмады...»

(Дәвамы бар)