Үлемгә—үлем
ИЛ чиген узып дошманнар атлый, Туган туфракны илбасар таптый. Ярсу үчеңне канат иттең син, Алгы сафларда яуга киттең син. Озатты халкың, озатты илең: Дөрләсен ялкын! Үлемгә — үлем! Утлы җыр җырлап окопта яттың, Нәфрәт, үчеңне фашистка аттың. Мең үлем белән янады дошман, Утлы боҗрага камады дошман. Канатың сынды туган ояда, Бөркеттәй бәрелеп булмый кыяга. Пышылдый халкын, пышылдый илең: Тагын бер таллык! Үлемгә — үлем!
Чәнечке киртә. Күренми юллар... Фашистлар уйлый: «Сез инде коллар!* Ә син, ышанып иң якты көнгә, Көрәш башлыйсың караңгы өндә. Синең сүз — байрак кыю дусларга: «Дошман утлары яусын дошманга!» йөрәктә халкың, йөрәктә илең, Сүнмәсен ялкын! Үлемгә — үлем!
...Синең сулышны таш зиндан буды. Синең йөрәктә кайнар җыр туды. Ялкынлы ул җыр •— үлемнән көчле. Дуска бүләк ул, дошманга — үчле. Айкап күкләрне, узып җилләрне, Синең үлмәс җыр гизә илләрне. Кабатлый халкын, кабатлый илең: Яшәсен ялкын! Үлемгә — үлем!