Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЗНӘМ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ


1906 елкың Октябренда Шакир Мөхәммәдов бер үк вакытта ике байда — Гани
Хөсәенов һәм Хәбибуллин-Сәгдиевләр контораларында бухгалтер булып эшли һәм
80 сум хезмәт хакы ала. Менә шул акчасына ул «Карчыга* исемле журнал чыгара
башлый. Үзенең кичке ял сәгатьләрендә журналны редакцияли һәм аны халыкка
тарату чараларын күрә. Аңа бу эштә хатыны Сафия апа һәм аларның кызлары (ул
әле хәзер дә сәламәт, Оренбургта яши) Һаҗәр ханым Кашаева да булыша иделәр.
Журналның рәсемнәрен шул ук Хөсәеновлар конторасында эшләүче Лотфи
Мостафин исемле иптәш ясый иде. Ә миңа почтальонлык вазифасы йөкләнгән иде.
13 яшемдә булсам да, эшемне ошаталар, мактыйлар иде. Шакир Мөхәммәдовка
язган әсәрләрен һәм чыгара башла* ган журналын бастыру һәрвакыт шактый кыен
була иде. Аның байларга, руханиларга, патша хөкүмәтенә каршы язылган
китапларын, үзләренә файда булмаячагын күздә тотып, издательләр басарга
алмыйлар. Ш. Мөхәммәдовның хезмәт хакы «Карчыгамны бастырырга һәм
жандармерия тарафыннан бик еш салынып торган штрафларны түләргә генә
җиткәнлектән, тормышларын алып бару һәм балаларын тәрбияләү өчен, Сафия апа
калфак чигү эше белән шөгыльләнергә дә мәҗбүр була иде.
Революционер большевик Хөсәен Ямашевның татар телендә беренче
большевистик «Урал» газетасын чыгару уе белән Оренбургка килүен Шакир
Мөхәммәдов зур шатлык белән каршы алды. Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфи,
Тимерша Соловьев, Харис Фәйзи бик еш кына Ш. Мөхәммәдовлар квартирасына
җыелалар һәм «Урал* газетасының, «Карчыга» журналының тоткан юллары, аларда
басылачак мәкаләләре турында ярты төнгә чаклы сөйләшеп, фикер алышып
утыралар иде. Мин, ул чакта ундүрт яшьлек шәкерт, бер читтә посыбрак утырып,
аларның сүзләрен бик кызыксынып тыңларга ярата идем. Башта аларның
«эксплуатация», «буржуазия», «бюрократ» кебек сүзләренең мәгънәләрен бик үк
аңлап җиткермәсәм дә, соңыннан аз-азлап төшенә башладым. Әле хәзер дә, 70
яшемнән узган хәлемдә дә, Оренбургтагы Соляной переулок белән Тугызынчы Январ
урамы чатындагы йорт стенасына куелган мемориаль тактадагы «Бу йортта 1907
елның январеннан башлап татар телендә «Урал» исемле большевистик газета чыга
башлады һәм монда газетаның редакторы Хөсәен Ямашев торды» дигән сүзләрне
күргән саен, Хөсәен аганың Шакир җизни белән сөйләшеп утырулары күз алдыма
килә. Хөсәен аганың миңа «Нихәл шәкерт» дип эндәшүен ишеткәндәй булам.
Хөсәен ага Ямашев җитәкчелек иткән «Урал» газетасы атнага ике-еч тапкыр
чыга иде. Ул 1907 елның 27 апреленә кадәр яшәде һәм барлыгы 31 саны чыкты.
Газетаның рәсми редакторы Хәдичә ханым Ямашева, издателе Тимерша Соловьев,
язучылары Галимҗан Сәйфи, Гомәр Терегулов, Шакир Мөхәммәдов иделәр.
«Урал» газетасы да, «Карчыга* журналы да башка зур шәһәрләрдә чыга торган
легаль большевистик газета-журналлар белән бер үк вакытта диярлек жандармерия
тарафыннан ябылдылар. Хөсәен Ямашев Оренбургта торган вакытларында Шакир
Мөхәммәдов белән якыннан аралашып, кулга-кул тотынышып эшләделәр, һәм Шакир
җизнинең капиталистларга, руханиларга, патша хөкүмәтенә каршы булган
фикерләрен тагын да ачыклауда, үткенәйтүдә һәм шул үткен фикерләрен «Карчыга»
журналында бастырып чыгаруда Хөсәея Ямашевның йогынтысы бик зур булды.
Шакир Мөхәммәдовның әдәбиятта тоткан юлына, сатирасына, халыкчылыгына,
теленә заманында газеталар («Бәйянел-хак., «Нур»), мулла-мунтагайлар, байлар
кар- шы чыктылар, аны кимсетергә тырыштылар, һәм ул үз вакытында тиешле бәяне
ала алмады. Күрәсең, Казаннан читтә, Оренбургта калгангадыр инде, Ш.
Мөхәммәдовның иҗат мирасы Октябрь революциясеннән соң да байтак вакыт
тикшерелмичә торды.
Оренбург педагогия институты доценты Галим Айдаров Ш. Мөхәммәдов иҗатын
тикшерү буенча әйбәт кенә эшләп торганда (1936 елда) шәхес культы корбаны
буларак кулга алынды. Ә 11!. Мөхәммәдов турындагы материаллары, кулъязмалары
югалып калдылар.
1939 елда Солтан Банков Оренбург педагогия институты каршында Шакир
Мөхәм- мәдов иҗаты буенча диссертация яклыйм дип язучы турында материаллар
алган иде. 1910 елда Татарстан Язучылар союзының үтенече буенча Ш. Мөхәммәдов
турындагы күп материаллар (ике зур чемодан) Муса Җәлилгә илтеп бирелде. Муса
Җәлил, күп рәхмәтләр белән материалларны кабул итсә дә, аларны дөньяга күтәреп
чыгарырга өлгерә алмады, тиздән сугыш башланып Солтан Банков та, Муса Җәлил
дә сугышта һәлак булдылар, материаллар да югалып калды.
1945 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы исеменнән
Оренбургка килеп, Латыйф Җәләй ага Ш. Мөхәммәдов турындагы материалларны
сайлап алып киткән иде. Ләкин алар да дөньяга чыкмадылар. 1956 ел ахырында
шкаф асларында, кәрҗин төпләрендә калган материалларны җыйнап профессор
Мөхәммәт Гайнуллянга тапшыргач кына, Шакир Мөхәммәдовның әсәрләре, ниһаять,
1958 елда совет дөньясын күрделәр — Татарстан китап нәшриятында аның сайланма
әсәрләре басылып чыкты. Әмма, кызганычка каршы, Ш. Мөхәммәдовның кулъязмада
гына булган әсәрләре, бербер артлы килеп торган югалтулар аркасында, барыбер
дөнья күрә алмады.
Тауфик САБИТОВ,
Оренбург.