Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

ИСТАМБУЛ ҺӘМ СҮӘЕШ КАНАЛЫ АША ЯМӘНГӘ СӘЯХӘТ'


Рихама кабиләләреннән Хөдәйдәдән утыз биш километрдагы Бәйт әл
Факиһ дигән ныгытмалы шәһәрне баш калалары итеп саный торган зараник
кабиләсе зур әһәмияткә лаек. Бәйт әл Факиһның мәчете бер үк вакытта
крепость ролен үти, аның эченә шәһәрнең барлык халкы сыеп бетә. Зараник
ислам динендә булса да, ул борынгы мәҗүсилек чорыннан калган гореф-
гадәтләрне саклап килә.
Кечкенә буйлы, ябык ямән кешеләре арасында зараниклар бигрәк тә озын,
бигрәк тә таза күренәләр. Зараник сугышчысы ат өстендә чабып барганда
очкан кошны атып төшерә ала, ә кайберләре дөяне куып җитеп, тотынмыйча
дөягә сикереп менеп атлана алалар дип сөйлиләр. Король шушы кабиләдән
үзем саклаучы гвардияне сайлап ала торган булган.
һәр кабилә вәкиле көче җиткән кадәр кораллана. Анда тормыш феодализм
заманы законы белән: минем йорт—минем крепость, минем көчем — минем
иминлек. Революциягә кадәр ямән крестьяны кырда эшләгәндә дә коралын
салмый иде.
Кабиләләрдән тыш, ямән халкы революциягә кадәр рәсми төстә затларга
да бүленгән иде: Сәетләр заты (Гали һәм Мөхәммәт рәсүл кызы Фатыйма
нәселеннән) — илнең корольгә якын эре феодаллары. Корәеш кабиләсеннән
чыккан зат—шәехләр, муллалар һәм зур чиновниклар. Түбән затлар — ит
сатучылар, итек тегүчеләр, сакал кыручылар— Хәбәш нәселеннән туган
кешеләр. Ниһаять, иң түбән зат — әхдәмнәр (хезмәтче) заты. Түбән зат
хатыннары йөзләренә пәрәнҗә япмый йөри алалар, һөнәр буыннан буынга
кала бара. Бала әтисеннән калган һөнәрне бүтән һөнәргә алмаштыра алмый.
Ямәннең, туксан процент авыл хуҗалыгы иле булуына карамастан, сәүдә
юлы өстендә булганлыктай, шактый гына шәһәрләре дә бар. Сана шәһәрендә
илнең унбиш процент халкы яши. Аида кырык сигез мәчет, патша сарае,
кәраван сарайлар бар.
Башкаланың күп биналары балчыктан һәм үргән каркастан салынган
булсалар да, байрак сәүдәгәрләрнең һәм түрәләрнең күп катлы йортлары
матур гарәп орнаменты белән бизәлгәннәр, һәр йортның түбәсе әл мәфрагъ
(ачык мәйдан) —кунак урыны. Кичләрен шәфкатьле көньяк һавасын сулап,
алтын бизәкле күк чатыр астында салмак
1 Ахыры. Башы 4 санда.
кына әңгәмә бара. Я булмасэ, бай анда чибәр җариясе белән кыска кайнар мәхәббәт ләззәте эчә.
Шушы ук вакытта түбән зат кешеләре өстен пальма яфраклары белән япкан куышта иртәгә каян
ашарга табу турында уйлыйлар. Көнчыгыш гомер-гомергә үзенең әкияттәгечә байлык һәм
кабердәгечә ярлылык контрастлары белән данлыклы инде ул.
Шәһәрдә ачык канализация. Бәдрәф продуктлары йорт стенасындагы
трубадан, ачык канауга агып төшәләр.
Көндез башкаламын, үзәк мәйданыннан кәҗә көтүе үтеп китә, әтәч
тавышлары ишетелә.
Яманнең нц матур шәһәре Танз санала. Элек король резеденциясе шунда
иде. Бу шәһәр рәсүлләр чорында (XIII гасыр) салынган Мозаффар вә Әшрәфия
мәчете белән барлык мөселман илләренә данлыклы. Монда Каер әл Арус
крепостеның җимереклекләре бар. Легенда шушы ныгытма эчендәге сарайда
һимьярәт патшалары, һәр төнне яңа яшь кыз белән туй ясап, иртән кызның
тәкъдирен ныгытма янындагы упкынга тапшырганнар дип сөйли. Сабр тавы
кабыргасында — шәехләрнең өлкән малайларын ябып асрый торган хисар.
Таизның әл Җанәдия мәчете 630 елны төзелгән. Бу мәчет борынгылыгы
ягыннан Мөхәммәт салдырган Мәдинә мәчете белән ярыша ала.
Аден янындагы ташландык су саклау бассейннары, Мәгъриб янындагы
искиткеч зур плотина калдыклары Ямәннең борынгы тарихта зур культурага
ирешкәнлеге турында сөйлиләр.
Безнең эрага кадәр мең ел элек хәзерге Ямән җирендә колбиләүче көчле
Миней һәм Сабей дәүләтләре яшәгәннәр. Безнең эрага кадәр сигезенче—
икенче гасырлардагы мөкәррәбләр чорында һәм бишенче— икенче
гасырларда саблар чорында бу ил үзенең байлыгы белән данлыклы була.
,
Безнең эрага кадәр 115 елда Миней һәм Сабей патшалыгы урынына
һимьярәт патшалыгы барлыкка килгән, һимьярәт сәүдәгәрләре, көньяк
Гарәбстаннан Хиҗаз аша Урта диңгезгә чыга торган кәраван юлын
кулларында тотып, сәүдә белән шөгыльләнәләр.
Безнең эрага кадәр 30 елны, Рим Мисырны яулап алганнан сон алты ел
үткәч, император Августның Мисырдагы наместнигы Алиус Галусның
кораблары Тихама ярына килеп туктыйлар. Рим легионерлары һимья рәтнең
башкаласы Мәгърибне ала ал масал ар да, бу илгә зур зыян китерәләр. Безнең
эраның икенче гасырында Аксум патшалары һимьярәткә һөҗүм итә
башлыйлар, алтынчы гасырда Хәбәш негусы Абраһи, Византия котыртуы
буеңча, һимьярәт җиренә яу белән килеп, данлыклы Мәгъриб плотинасын
җимерә.
Биш йөз җитмешенче елны сасунлы Вахраз исемле сугыш башлыгы фарсы
флоты белән борынгы Ямән җирен яулап алып, үзе монда патша булып утыра.
Халифәт чорында Ямәнне биш вак өлкәләргә бүләләр. Гарәпләрнең яулап
алу походларында Ямән сугышчылары зур роль уйный. Алар- ның кайберләре
яулап алган илләрдә утырып та кала. Мәсәлән, ямән- леләрне Испаниядә дә
очратырга мөмкин.
1515 елдан алып гасырлар буенча Ямән халкы төрек экспанциясенә
каршы азатлык сугышы алып бара. 1905 елны төрек янычарлары Саманы
алып, Ямәннең ул вакыттагы башкаласы Шиһар өчен сугышканда соңгы
мәртәбә тар-мар ителәләр. Төрекләр Ямәнне Анатолия зираты дип атыйлар.
Бу мескен илне нинди килмешәкнең генә аягы таптамый, бу җирдә нинди генә
сугыш чукмарлары үзләренә кабер тапмыйлар! Буыннан буынга азатлык
сугышы алып бару Ямән халкының милли психологиясенә тәэсир иткән. Бу
илнең халкы азатлык өчен соңгы тамчы канына кадәр сугыша ала, поход
йөреп чыныккан солдаттай, уңайсызлыкка түзем һәм соңгы сыныгын беренче
очраган кеше белән бүлеп ашый. Шул ук вакытта гасырдан гасырга талану,
гасырдай га
сырга үз кул көченең туктаусыз җимерелеп торуын күрү бу халыкны иртәгәге
көй өчен кайгыртмаска да өйрәткән.
Унтугызынчы гасыр азагында Мөхәммәт ибн Яхъя (1889—1904 елларда
имам булып торган) ил азатлыгы өчен көрәшүдә зур уңышлык- ларга ирешә.
Яхъя ибн Мөхәммәт Хәмит (1904—1948 елларда имам) Ямәнне Мөтәвәккали
корольлеге итеп игълан итә, һәм үзе бер үк вакытта имам, король, гаскәр
башлыгы һәм баш хаким урыннарын били.
1912 елны Италия империалистлары Ямән шәһәрләрен тупка тоталар.
Сонрак инглизләр Хөдәйдәне җимереп, Тихаманы чит ил марионеткасы
Мөхәммәт әл Идриси кулы астына тапшыралар. 1918 елны Яхъя баш шәһәрен
Шиһардан Санага күчерә.
1928 елны, Англия Ямәнне диңгездән блокировать иткәч, Ямән хөкүмәте
Советлар Союзына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шушы елдан алып Ямән
белән Советлар иле арасында дуслык мөнәсәбәте үскәннән үсә бара.
Яхъя, бер яктан, ил азатлыгы өчен көрәшне җитәкләсә, икенче яктан,
яңалыкны, прогресска омтылуны каты рәвештә бастырып килә. Ямандәге
каты эксплуатация, караңгылык һәм промышленностьны катгый рәвештә тыю
бу илдә эмиграция агымын тудыра. Байрак сәүдәгәрләр, югарырак
квалификацияле һөнәрчеләр һәм гомумән яңалыкка ■омтылучылар чит
илләргә качып китәләр. Аденда эмигрантлар үзәге «Ирекле имәнчеләр»
партиясе төзелә. Соңга таба бу оешма «Бөек Ямән лигасы» дип атала башлый.
1948 елның 17 февраленда король Яхъя машинага утырып прогулка ясап
йөргән җирендә Сауад һижаз дигән авыл янында үтерелә. Шушы ук көнне
корольнең ике малаен үтереп, тагын ике малаен зинданга утырталар. Заговор
җитәкчесе дипломат Абдалла ибн Әхмәт әл Вәзир яңа хөкүмәт оештыра.
Таизда наиб булып утырган корольнең өлкән малае Әхмәт ибн Яхъя, күп
кабиләләрне үз ягына аударып, Санага походка чыга. 13 мартта ул Сананы
алып, Абдалла әл Вәзирнең һәм бүтән баш күтәрүчеләрнең башларын кискәч,
үзен король итеп игълан итә.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, АКШ империалистлары Ямәнгә
бертуктаусыз кул сузалар. Ниһаять, 1961 елны алар Тихамада нефть эзләү
концессиясен ачуга ирешәләр.
Ямәнгә килүебезнең берендә, Хөдәйдә портында торганда, аэродромга
АКШ самолеты килеп утырды. Самолеттан король сараена зур бизәкле
сандыклар ташый башладылар. Сандыкларга тутырылган бүләкләр король
кулына кергәч, ул Америка дипломаты белән очрашырга риза икәнлеген
әйткән. Бу демаршка кадәр бик тырышып карасалар да, король дипломатны
кабул итмәгән, чөнки ул чорда Ямән үзенең чит ил мөнәсәбәтләрен Каһирә
аша алып бара иде.
Икенче килүдә без Хөдәйдә шәһәрендәге янгынны күрдек. Янгын
сүндерелеп тә бетмәгән иде әле, америкалылар зыян күргән кешеләргә
«ярдәм» өләшә башладылар. Бу янгынны «ярдәм» итүчеләр тарафыннан
оештырылганлыгын сабый да төшенерлек иде.
1956 елны СССР һәм Ямән арасында договор төзелү турында ком- мюнеке
игълан ителде. Советлар Союзы Ямәнгә иске акча белән .60 миллион сумлык
заем бирде. 1958 елны безнең белгечләр Хөдәйдәдә порт төзи башладылар.
Шушы елдан алып безнең пароход портка төзү материаллары, төрле җиһазлар
һәм сәүдәгәрләр сатып алган керосин ташый башлады.
Совет белгечләре һәм порт төзүдә эшләүче Ямән эшчеләре арасындагы
мөнәсәбәт халыкка иң көчле агитациядән дә көчлерәк тәэсир итте. Порт төзү
һәм юл салу нәтиҗәсендә Я мәйдә эшчеләр сыйныфы барлыкка килә башлады.
Король рөхсәтеннән башка илдә бер генә эш тә эшләнми иде. Ил
күләмендәге мөһим эшләр корольнең рөхсәтен еллар буе көтеп яталар иде.
Халыкның шәхси инициативасын юкка чыгару искиткеч зур җинаять бит ул.
Ямәндә король чорында инициатива дигән нәрсә соңгы тамчысына кадәр
король культы тарафыннан бетерелгән иде.
Корольнең көнлек расходы 700 көмеш реалдан торса (бу ярты йөк
машинасы акча дигән сүз), грузчик аена 5—10 реалдан артык ала'алмый иде.
Әхмәт король чорында баш күтәрүләр, сарай интригалары тукталып
тормады. 1948 елны алдынгы офицерлар имамга каршы баш күтәрделәр.
Шушы эшкә катнашкан өчен Ямәннең бүгенге президенты Әс Сәләл жиде ел
Хиҗас төрмәсендә утырып чыкты. 1959 елны, имам Италиядә дәваланып
яткан чакта, көньяк кабиләләре арасында болганыш башланды. 1961 елның 26
мартында «Ирекле офицерлар» оешмасы членнары Мөхәммәт әл Улуфи,
Абдалла әл Ләкыйе һәм һинду- ван, имамның Хөдәйдә больницасына
килгәнен саклап торып, аңар һөҗүм ясыйлар. Әхмәткә дүрт пуля эләгә.
Король бик озак дәваланганнан соң гына көч-хәл белән аякка баса. Ә өч герой-
офицер, нинди генә каты җәзалауга карамастан, оешма турында бер генә сүз
дә ычкындырмыйча батырларча һәлак булалар.
Имам шушы һөҗүмнән соң, аның белән эш иткән кешеләр сөйләве буенча,
беркадәр иләсләнеп калган икән. Хәер, тәхет өчен өзлексез көрәш, ызгыш,
интрига, бертуктаусыз калтырап яшәү кемне дә юләрләндерер.
Италиядә дәваланып кайткач, Әхмәт Санадагы бер радиотехникны
чакырып алган да:
— Мин Италиядә бер тартма күрдем, аның эчендә җырлыйлар, бииләр,
әллә нинди могҗизалар күрсәтәләр. Син миңа шундый тартма ясап бирергә
тиеш, — дигән.
— Падишаһым, ул тартманың эчендә биесеннәр өчен, телецентр, биек
вышка төзәргә кирәк. Бу бик катлаулы, кыйммәт нәрсә.
— Юкны сөйләмә, Италиядә вышкасы да, шайтаны да юк. Өстәлдә- бер
тартма гына утыра. Моны ясаудан баш тартсаң, башың белән саубуллаш.
Техник эшнең мондый юнәлеш алганын күреп хәйләгә керешә.
— И королем, — ди, — сезнең боерыкны мин үтәми кала аламмы соң!
Бары тик минем гыйлмем генә җитеп бетми бу эшкә. Әгәр сезнең тарафтан
боерык булса, мин Италиягә барып, шундый тартма ясау гыйльмен өйрәнеп
кайтыр идем.
Техникка китәргә рөхсәт булган һәм ул шул китүеннән революциядән соң
гына иленә кайткан...
Король вакытында Ямән армиясен көчәйтү өчен әл Бадр берничә самолет
сатып ала. Шәехләр җыелган саен, король аларга самолетлар күрсәтә:
— Менә минем нинди коралларым бар. Сезнең кабиләләр минем- нинди
көчле икәнлегемне белми торганнардыр, һәммәгез шушы тимер кошларның
берәр тимерен алыгыз да кабиләләрегезгә күрсәтегез. Белсеннәр минем нинди
көчле икәнлегемне.
Шәехләр, Санага барган саен, самолет детальләре алып кайтып күрсәтә
торган булганнар. Шушындый демонстрациядән соң, самолетларның нинди
хәлгә төшкәннәрен сөйләп торасы да юк инде.
Аден сәүдәгәрләре бервакыт Санада кино-театр салу өчен корольдән
рөхсәт сораганнар.
— Әгәр кинога бөтенләй чишенеп керү тәртибе булса, рөхсәт итәм, —
дигән Ямән дәүләтенең башлыгы.
Революциядән соң Санада, Таизда, Хөдәйдәдә кинотеатр салдылар.
Хөдәйдәнең кинотеатры «Империализмга үлем» дип атала.
Ямәнгә беренче мәртәбә килгәндә, пароходны каршы алучы грузчиклар
арасында дистәләгән богаулы кешеләр бар иде. Мескеннәр нечкә
сыйракларындагы тимер богауны тездән өскә менгереп авыр эштә эшләп
йөриләр иде.
Порт төзи башлагач, Хөдәйдә шәһәренең халык җыеп баш кисә торган
урынын, безнең белгечләр соравы буенча, әл Бадр сараеның ишек алдына
күчерделәр...
Ямән турында язучы буржуаз журналистлар, хәтта безнең кайбер ӨСТӘЙ
генә күзәтергә яратучылар да, Ямәндә сатлык хатыннар күп дип язалар. Бу
нәрсә король җарияләренә карыймы, әллә инде чит җирләрдән килгән каш
сикертеп тамак туйдыручы хатыннарны күз алдында тоталармы — ачык
әйтмиләр. Дөресе шул: Ямәндә хатын-кызлар ирләренә турылыклы булулары
белән данлыклылар. Җәбел тауларындагы авылларда көнчыгыш
шагыйрьләренең җырларындагыдай саф, матур, зифа кызлар күп очрый.
Гарәп илләрендә хатын-кызлар проблемасы — иң җитди проблемаларның
берсе. Гасырлар буе хатын-кызларга кол итеп карау күп кенә көнчыгыш
халыкларының каннарына сеңеп калган. Хатын-кыз җәмгыятьтә ирләр белән
бертигез урын биләсен өчен бу илләрдә зур көрәш алып барырга кирәк әле.
Әлеге көнгә кадәр Ямәндә өйләнү өчен кызның әтисенә калым акчасы
түләргә кирәк. Бу илдә хатын алыр өчен акчасы җитмәгән кешеләрнең кызны
берничә айга гына алып тору вакыйгалары очраштыр- галый.
1962 елның 18 сентябрендә Ямән имамы, короле, баш хакиме һәм гаскәр
башлыгы булып саналган кеше җан тәслим кылды. Үләр алдыннан Әхмәт дүрт
йөз яшь кешене, унбиш галимне, ун шәех малаен үтерергә боерык биргән.
Күрәсең, патологик кансызлык садизмга әйләнә башлагандыр. Кансызлык
һәрвакыт куркаклыктан туа.
Әхмәт мондый кан катырырлык җинаятьләрне гомумән начар кеше
булганга гына эшләмәгән, әлбәттә. Ул, чын король булырга теләп, феодаль
тормышны сакларга тырышкан. Әгәр ул яңалык, демократия һәм гаделлек
өчен көрәшсә, король булып та тора алмас иде.
1962 елның 19 сентябрендә Ямән тәхетенә король Шәйхелислам Мө-
хәммәт әл Бадр (Мөхәммәт король) утырды. Әтисе исән вакытта әл Бадр
үзенең либеральлеге белән масаерга ярата иде. Ямәндә берәр яңалыкны
үткәрергә тырышсалар, әл Бадрга мөрәҗәгать итәләр иде. Безнең хөкүмәт тә
Әхмәт исән вакытта төп ставканы әл Бадрга куеп килде. Күп политиклар да
корольнең өлкән малае тәхеткә утырса, илдә күп кенә яңалыклар туар дип
көтәләр иде.
Яңа корольгә «Ирекле офицерлар союзы» илдә республика төзү турында
мөрәҗәгать итте. Әл Бадрны премьер-министр итеп куярга сүз бирделәр.
Әмма ул республика төзүдән баш тартты һәм ата-баба- дан калган шәригатьне,
корольлек иминлеген корал көче белән саклаячагын белдерде. «Әгәр әти
корольгә каршы чыгыш ясаучыларның башын гына киссә, мин аларны дүрткә
бүләчәкмен», — дигән король бу мөрәҗәгатькә каршы.
Мөхәммәт корольнең яңа баш командующие һәм сарай гвардиясе
башлыгы Абдалла Әс Сәләл мотодивизия командиры әл Җәйфи белән 1962 ел
26 сентябрендә Санага моточастьлар җибәрү турында килешә.
26 сентябрьнең төнендә танклар әл Башаир сараен урап алалар һәм
корольне саклаучы гвардиягә, коралларын ташлап, бирелергә кушалар.
Гвардия танкларга каршы ут ача.
Беренче залптан соң (ашыгудан, снарядка шартлаткыч куярга онытканнар,
ул ярылмый кала), мең бер йөз ел халыкның канын суырып килгән Ямән
патшалыгы көлгә оча. Бер атна гына тәхеттә утырып калган король, үзенә
охшаган бер мәет калдырып, баш каласыннан кача.
Бу көннәрдә безпец пароход Хөдәйдә портында тора иде. Иртән иртүк
Сана радиостанциясе илдә яңа эра тууы турында хәбәр итте. Без Мәскәүдән
гадәттән тыш боерык алдык: йөкне тапшырып бетерергә һәм. гражданнар
сугышы башланып, безнең белгечләргә зыян килерлек булса, ал арны
коткарырга.
Безнең пароходны саклаучы солдат, корольне төшергәнлекне ишеткәч,
шатлыгыннан приклады белән причалга бәргән иде, мылтыгы атылып китте
дә, үзе куркып үлә язды. Революцияне тәбрикләү өчен безгә гудок бирергә
куштылар. Безнең пароходның көчле гудогы Тихама чүлен яңгыратты.
Ямән кешеләре үз гомерләрендә беренче мәртәбә як-якка карамыйча,
кычкырып, рәхәтләнеп кулларын болгый-болгый сөйләшә башладылар.
Дөнья күләмендәге әһәмияткә пя булган һәр политик вакыйга тарих өчен
яңа исемнәр тудыра. Вакыйга уза — исем онытыла. Шушы вакыйгада
катнашкан кешеләр сиңа таныш булганда, бу вакыйга сиңа гомумән көчлерәк
тәэсир итә икән. Ямән революциясенең җитәкчесе Әс Сәләлне һәм революция
тәхеттән бәреп төшергән корольне — икесен дә күргәнем һәм алар белән хәтта
сөйләшкәнем бар иде минем.
Хөдәйдәгә бер мәртәбә баруыбызда порт төзүче белгечләрнең начальнигы
иптәш Пясецский безнең пароходка принц әл Бадрның килүен белдерде.
Сәгать дүртләр тирәсе иде. Кинәт портта кабалану башланды. Менә склад
артыннан ике саргылт-яшел машина килеп чыкты. Машинаның икесенә дә
пулеметлар урнаштырылган. Пулеметка ике кулы белән ябышып, яшкелт хаки
кигән гвардеец басып тора. Икенче машинадан урта буйлы, симез түгәрәк
йөзле, башына ак чалма ураган, өстенә кыйммәтле ак чапан кигән утыз-утыз
биш яшьләр тирәсендәге кеше килеп төште. Аны күрү белән причалдагы
грузчиклар, пароходны саклаучы солдатлар гөрст итеп җиргә егылдылар. Бу
кешене төрле яктан мылтык күтәргән, билләренә җәмбия һәм берничә
пистолет аскан гвардеецлар урап алдылар да безнең траптан пароходка
күтәрелә башладылар.
Яннарыннан үткәндә, мескен грузчиклар, солдатлар һәм портта чуалып
йөрүче сәүдәгәрләр, үрмәләп килеп, бу кешенең чапан итәген үптеләр.
Әл Бадрны капитанның салонына алып кердек. Безнең капитан Евгений
Михаилович өстәл әзерләтте. Принц белән порт төзүче совет белгечләренең
начальнигы иптәш Пясецский, тәрҗемәче, Хөдәйдәнең наибы һәм әл Бадрга
тәлинкә ялап йөрүче сарай кешеләре килгәннәр иде. Рәсми булмаган премьер-
министр һәм чит ил эшләре министры ролен уйнаучы корольнең өлкән улы
бер ике рюмка «столичный»ны эчеп җибәрде, нарзан эчте һәм пароход
турында, Одессадан Хөдәйдәгә ничә тәүлектә килеп җитүебез турында
сорашты. Аннан соң ул үзенең Мәс- кәүгә соклануын әйтте. (Ул күптән түгел
генә Мәскәүгә һәм социа- .листик илләргә турне ясап кайткан иде.)
Әл Бадр безнең пароходны карады. Траптан машина бүлегенә төшкәндә,
принцның ак чапанына машина мае тиде. Аның төп машинаның идарә пульты
янында басып торганы хәтеремдә. «Ундүртенче гасырда яшәүче патша .малае
егерменче гасыр машинасы янында», — дип уйлап куйдым, эчемнән генә
көлеп.
Пароходны карагач ул, причалга төшеп, машинасына юнәлде. Баштанаяк
кораллы гвардеецлар пароходта йөргәндә әл Бадрдан бер генә адым да артта
калмадылар. Тагың порт халкы, төртеп еккандай, җиргә капланды, тагын
мүкәләп килеп, принцның итәген үбә башладылар.
Мин аның күз карашын хәтергә төшерергә тырышам. Ни өчендер, әл Бадр
йөзенең гомуми сызыклары гына күз алдымда калган. Ә менә
пулеметка ике кулы белән ябышкан гвардеецның кан баскан кыргый күз
карашы минем күңелгә тирән сеңеп урнашкан.
Гадәттә искелекне, регрессны яклаучы кешеләрнең рәсемнәрен әшәке
итеп күрсәтергә тырышалар. Әл Бадр ул вакытта миңа чибәр булып күренде
һәм уңай тәэсир калдырды. Европаның ябык колледжларында тәрбияләнгән,
Советлар Союзын күреп кайткан кеше, илен яңалык юлына бора алыр дип, ул
вакытта мин дә ышана идем. Чыннан да, әтисе урынына вакытлыча калган
чакларда әл Бадр яңа законнар керткәлә- гән, кайбер яңа төзелешләр башлаган
иде бит.
һәр диктатор, һәр культ иясе шикелле әл Бадр да шартлый язып
популярлык, күренеклелек эзли иде. Әгәр аның әтисе Әхмәт үз авторитетын
искелекне яклаучыларга гына таянып ясаса, прннц искелеккә тартучыларга да,
яңалыкны яклаучыларга да таянырга тырыша иде.
Менә әл Бадрның үзеп-үзе уңай күрсәтер ©чен ясаган хөкеме: бер Ямән
кешесенә, кызын кияүгә биреп бер ел үткәннән соң, кызы өчен алган калымы
аз тоела башлаган. Ул киявен судка биргән. Гаризасына «я кызым өчен
калымын өстәп түләсен яисә кызны кире кайтарып бирсен», дип язган.
Кияүнең өстәп түләргә хәле булмаган. Кыз һәм кияү бер-берсен бик яратышып
торалар икән. Шуңа күрә, авыл һәм кабилә хакимнәре бернинди дә хөкем
чыгара алмаганнар. Бу бәхәс соңгы инстанциягә җиткәч, әл Бадр менә мондый
хөкем ясаган: кыз чыннан да бик чибәр, шуңа күрә, ул үз хакыннан очсызга
бирелгән. Шул ук вакытта, кияү кәләше өчен хакын тутырып түли алмый,
чөнки хәле җитми. Хакыйкать җиңсен өчен, кыз киявендә калырга тиеш. Ә
моның өчен кызның әтисен бәхилләтергә кирәк.
Әл Бадр калымның аермасын дәүләт казнасыннан түләргә хөкем чыгарган.
Халык акчасын түләп ясаган популярлык башка илләрдә дә еш очрый ул.
Хәзер әл Бадр Европаның кыйммәтле курортларында көн үткәрә. Билгеле,
гауга чыгару һәм әхлакъ пычрату ягыннан ул Мисырдан куылган король
Фарукны уздыра алмас инде. Фарук Мисырдан качкач, аның сараеннан бер
грузовик парнография рәсемнәре генә чыгарып түккәннәр һәм бу пычрак
корольне хәшәрәтлеге өчен Америка, җиренә дә кертмәгәннәр. Гадәттә,
Кушма штатлар гади кабахәт кешедән, әгәр аның кесәсендә акчасы булса, бик
җирәнми бит.
Гарәбстан ярыматавындагы беренче революция андагы башка тәхетләрне
дә тетрәтте. Контрреволюция җитәкчеләре әл Бадрга һәм аның әтисе белән бер
туган абыйсы Хәсәнгә ярдәмгә ташландылар. Американың хәрби базасы
Дахран һәм Англия экспансиясенең форпосты Аденнан
контрреволюционерларга корал килә башлады.
Эчке һәм тышкы контрреволюционерлар юкка гына тырыштылар.
Революция җиңелмәде, чөнки аның реформалары халыкның гасыр буе
азатлыкка, яңалыкка омтылышын тормышка ашырды.
Биш йөзгә якын шәех революцияне саклау өчен төзелгән югары оборона
советына үзләренең революция ягына басуларын әйттеләр. Армия, кабиләләр
ополчениесе һәм гвардия революцияне һәм яңалыкны сак- .лау өчен
җаннарын-тәннәрен жәлләмичә көрәшкә күтәрелде.
Революция чыгарган реформа корольнең һәм сарайга якын булган
•феодалларның малларын һәм җирләрен конфискацияләде, аларны кре-
стьяннарга өләште. Король Ямәннең 30 процент җирен били иде, аның бу
җирләре хисабына революциядән соң күп крестьяннар җирле булдылар.
Революцион хөкүмәт авыл хуҗалыгын һәм промышленностьны күтәрү
турында карар чыгарды, учредительный банк төзеде" сәламәтлек саклау,
халык агарту һәм мәгариф эшен яңа баштан корды.
Революциягә кадар Ямәндә китап басу, фән, кино, хәтта үз фикереңне
кычкырып әйтү дә тыела иде. Бу илдә урта гасырлардагыча
ильтизамат (түрә яисә сәүдәгәрнең корольдән авылны, районны налог жыю
өчен сатып алуы) бар иде. Революциягә кадәр Ямәннең үз акчасы да юк иде.
Риалны Австриянең 1780 елдагы талер калыбына сукканнар иде. Егерменче
гасырда Ямән акчасы көмешнең номинал бәясе хакына йөри иде. Без беренче
килгәндә экипажга түләү өчен мең сигез йөз риал алдык. Өченче штурман акча
алырга барган җиреннән буш кайткан. «Ник алып кайтмадың? — дип сорадым
мин штурманнан.
— Күтәрә алмадым, — дип җавап кайтарды ул. Мин аны шаяртып
сөйләшә дип торам. Дөрес булып чыкты — экипажга тиясе акча илле
килограммнан авыррак икән. Өченче штурман белән барып, акчаны ике
матрос күтәреп алып кайтты. Үземә тиешле алтмыш риалны кесәмә салган
идем, чалбар сәдәфләре шытырдый башлады (бер риал 28 грамм авырлыкта).
Аннары риалларымны фотоаппарат футлярына тутырып, җилкәмә астым.
Король риалына Австрия императрицасы Мария Терезия рәсеме
төшерелгән иде, «Кем бу?» — дип сорадым мин бер Ямән сәүдәгәреннән.
«Борынгы саб патшалыгының кыз патшасы Бал кис», — дип җавап бирде
сәүдәгәр.
Сентябрь революциясендә Ямәннең бүгенге президенты әс Сәләл зур роль
уйнавын әйтеп киткән идек инде. Без беренче мәртәбә Ямангә килгәндә, әс
Сәләл Хөдәйдә портының начальнигы иде. Ул еш кына безнең пароходка
килеп йөрде. Берничә мәртәбә без аның белән сөйләшеп тә утырдык. Әс Сәләл
безнең портларда эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды, пароходны
карады. «Сез кайчан инглизчәгә- өйрәндегез» дигән сорауга ул: «Багдадта
укыганда», дип җавап бирде.
Ул чакты Абдалла әс Сәләлгә утыз сигез яшь иде. Урта буйлы, киң
җилкәле, һәрвакыт җитди кыяфәтле, өстенә хәрби хаки кием кигән кеше иде
ул...
Мөтәвәккәли корольлегендә шәригать гореф-гадәтләре халыкның
көнкүрешенә тирән сеңгәннәр. Ислам дине башка диннәргә караганда яшьрәк
дин, шуңа күрә ул үзенең каноннарына күп кенә көндәлек тормыш
практикасын законлаштырган. Хөдәйдә тирәсендә һәрвакыт бер көтү хуҗасыз
этләр йөри, шәһәр йортларының түбәләрендә куп санлы кара кошлар —
бөркетләр утыралар. Шәригать законы буенча бу җәнлекләрне үтергән кеше
бик зур штрафка тартыла. Бу хәл башта миңа көлке тоелды, ә соңыннан мин
аның серенә төшендем. Гарәп илләрендә ашамлык калдыклары, үләксә ише
нәрсәләр бик тиз бозыла башлый һәм үләт таратырга ярдәм итә. Шушы хәлдә
эт һәм ерткыч кошлар гигиена саклау эшендә зур хезмәт күрсәтәләр икән.
Дуңгыз итен ашаудан тыюның да Гарәбстан эсселегендә үзенә күрә
логикасы бар: дуңгыз ите еш кына бу климатта дизентерия таратуга сәбәпче
булган.
Ямән турында язган журналистлар еш кына андагы ачлык турында
сөйлиләр. Болай өстән караганда гына аның халкы гел ач яшәгән төсле. Әгәр
ныклап тикшерә башласаң, Ямәндә халык алай ач яшәми. Дөрес, Ямәннең
гади халкы искиткеч аз ашый. Ләкин алар өчен бу ачлык түгел. Портта
эшләүче грузчиклар көненә уч төбе кадәр генә бер көлчә һәм бер-ике стакан
чәй белән тукланып торалар. Ямән климатындагы үзгәрешләр ел саен
бертөрле булганга, анда уңыш та һәр елны бер чама.
Ямәннең буыннан-буынга кысынкы яшәп, туклануларын шундый аз
минимумга җиткергән халкы искиткеч түзем, искиткеч^ батыр, балаларча
беркатлы һәм оптимист. Гасырлар бус изелү, җәберләнү һәм өзлексез сугыш
халәтендә тору бу халыкны чыныктырган, бер-берсенә шәфкатьле, ярдәмчел
булырга өйрәткән. Ямән кешесенең йортына керсәң, ул сине сыйламый
чыгармый. Әгәр үзенең ашарыиа булмаса, ул күршесеннән алып сине кунак
итә.
Король заманында больницалар, гигиена чаралары булмау аркасында,
йогышлы чирләр Ямән халкын йөзәрләп, меңәрләп кырып китә иде. Бигрәк тә
яшь балалар, хатын-кызлар чире бик тирән таралган иде айда. Перепись һәм
туган баланы яздыру гадәте булмаганлыктан, бу илдә кемгә ничә яшь икәнен
белүче дә, бу сорау белән кызыксынучы да юк иде.
Я мәйдә йогышлы чир шактый таралган булса да, анда нерва чиренең нәрсә
икәнен дә белмиләр. Бу турыда Ямәндә эшләүче күп кенә безнең ил врачлары
һәм чит ил белгечләре белән сөйләшеп караганым булды, әмма һәр врач бу
илдә нерва чиренең юклыгын ачык әйтә.
Нинди хәл бу? Европада материаль яктан беренче урында торган Швеция
нерва чире һәм психика бозылу авыруы белән беренче урында тора. Дөнья
күләмендә материаль яктан беренче урындагы АКШ җинаять һәм
әхлакъсызлык ягыннан беренче урынны тота. Нилектән бо- лай бу? Бәлки
материаль тормыш кешегә рәхәтлек урынына михнәт кенә алып киләдер?
Безнең галимнәр бу парадоксны капитализм чынбарлыгындагы капма-
каршылыктан дип табалар.
Дөньяның тарихи законы буенча, һәр үсеш социаль үзгәреш тудыра.
Кичәге кол булып яшәгән халык иртәгә үзен изеп килгән халык урынына баса.
Көнчыгыш илләрнең зур киләчәкләренә ышанам мин. Озакламый алар
колонизаторлар талап алган азатлыкларын кайтарып алачаклар һәм тарихта
почетлы урынны били башлаячаклар. Көнчыгыш халкында гасырлар буе
тупланган зур потенциаль көч бар. Ул көч уяна башлады инде.
Европаның бетле рыцарьлары Көнчыгышка тәре походы белән килгәндә,
андагы культура искиткеч матур булып чәчәк ата торган булган. Маркс урта
гасыр мракобеслары тарафыннан хәрәкәткә китерелгән сугыш чукмарларын
«ишәк рыцарьлар» дип бик дөрес әйткән. Алар Көнчыгыш иләренә килгәндә,
мунча керүнең нәрсә икәнен белмәгән булганнар әле. Шул ук вакытта,
көнчыгыш илләрендә писарь булып урнашу өчен, җиде фәннән имтихан тоту
катгый рәвештә шарт ител куелган булган. Имтиханга эстетика, риторика,
математика һәм башка фәннәр керә торган булган.
Хәзер Европа һәм төньяк Америка империалистлары гарәп илләренә
масаеп, өстән карыйлар. Ә аларның бүгенге цивилизациясе, бүгенге
культурасы гарәпнең урта гасырдагы культурасы нигезендә үскән бит.
Борынгы грек һәм рим галимнәренең фәнни эшләрен без гарәп тәрҗемәләре
аша гына белә алдык.
Тарихи яктан Көнчыгыш халкы карт булса да, рухи яктан искиткеч яшь.
Киләчәк күрсәтер: Көнбатышның масаеп, күкрәкләренә сугып, башка
илләрнең канын эчеп симереп ятучы империалистларына шушы яңа азатлык
яулап алган илләр каршында аяк үрә басып җавап бирергә туры киләчәк...
Күптән түгел мин политзанятиедә бер якташ матростан: «Туган илне син
ничек күз алдыңа китерәсең?» — дип сорадым. Ул бераз уйланып торды да:
— Төрлечә, — диде.
— Ничек инде ул төрлечә? — дидем миң гаҗәпләнеп. Татарстанда туып-
үскән бу егет болай дип җавап бирде:
— Мин безнең авылдан башка авылны күрмәгән вакытымда дөньяда
безнең өйдән дә җылы, яшәү өчен рәхәт өй юктыр дип йөри идем. Районга
баргач һәм башка авылларны күргәч, безнең авыл дөньяда иң сөйкемле,
йөрәккә иң якын авыл булып күренә башлады. Армиядә шушы тойгы районга
һәм бөтеи Татарстанга таралды. Хәзер инде җир
шарын аркылыга да, буйга да урап чыккач, минем өчен дөньяда картаның
кызылга буялган кисәгеннән дә якын һәм кадерле җир юк. Шунысы кызык:
моңа карап, өебезгә һәм авылыбызга булган мәхәббәтем кечерәймәде,
киресенчә зурайды гына...
Әйе, чит җирләрдә күп йөрергә, чит суларда күп йөзәргә туры килә безгә.
Ләкин туган илне бер генә минутка да исебездән чыгармыйбыз. Зарыгып
көтәбез без туган илгә кайту көннәрен. Ирексездән Гадел Кутуй сүзләре искә
төшә. Әйтерсең, безнең хис, диңгезчеләр хисе турында язган ул:
«Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!.. Сине сагынган саен миндә
көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: совет
кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә
гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.
Сагынган саен сагынасы килә».
Менә без Ямәннән туган илебезгә кайтабыз. Хөдәйдә порты артта калды.
Кәҗә мөгезе тропигын да үттек инде. Менә Сүәеш каналы һәм Босфор бугазы
кайдадыр еракта калдылар. Менә сыек томаны аша туган ил ярлары күренә
башлады. Безне айда якын кешеләребез көтеп торалар. Ике ай туган илне
сагынып, ике ай аның белән саташып, бер күрергә зар булып кайтабыз да,
аның күкрәгендә ике тәүлек ял иткәч, ике — өч — биш айга тагын аның белән
аерылышабыз.
Диңгезчеләр тормышы шулай инде: һәр секунд—хәрәкәт, һәр минут —
яңа урын, һәр атна — яңа ил. Ләкин зарланырлык түгел, безнең эш илләрара
экономик бәйләнеш, илләрара сәүдә һәм тынычлык өчен кирәк...
1964 ел, декабрь.
• «Чулым» пароходы.