Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИҢҮ

«Җиңү көне» дип әйтелде исә, Минем искә кинәт килеп төшә Тантаналы тугызынчы Май белән Тагы бер көн — кырык бер июленнән. Алар калган күңелемә кереп, Бер яктының ике нуры кебек.
Аңларсыз сез... Сөйләп бирим алдан... ...Улап җирдән килгән, күктән яуган Кайнар тимер һәм ут ташкыннары Күкрәкләрне өтте, иреннәрне ярды, Китереп безне Днепрга кысты... Соловьевск переправасы...
Котылу эзләп, ашыгып, теге ярга Омтылучы төрле машиналардан. Атлар, кешеләрдән бөя бөяп, Юнкерслар ныгыталар, төеп Тонналы бомба-чукмарлары белән. Сыкранып янган туган җирдән Зениткалар өскә, юнкерсларга Ядрә-йодрыкларын сузсалар да, Тишкәлиләр күбрәк күкне генә. Мин дә пулеметым терәп күкрәгемә, Атам гарьлекле яшь бөртекләремне, Көйдереп төшерсен дип тегеләрне. Ләкин тәкәбберлек корычыннан койган алар. Тәмам хуҗа булып кыланалар. Өтеп ала безнең сыртны алар —
Очередь-камчы белән сыптыралар. Менә шунда якындагы урман Өсләреннән, чыпчык кебек фыррлап, Килеп чыга очып бер-бер артлы Дүрт-биш истребитель «И-16».
— Их сез туганкайлар!
— Фанер батыр!
— Кайсыгыз соң сезнең исән кайтыр Тигез түгел авыр бу бәрелештәй?..— Дигән сүзләр, уфтанулар ишетәм. Менә шунда йөз юнкерс башлы Ажгырып торган аждаһага каршы Ташлана болар. Томшык борыннары Төртелә бер бире һәм бер ары.
Берсе чыгарып шунда ут сөнгесен Чәнчә кинәт юнкерсның берсен. Теге уралып кара төтенгә Җиргә барып төшә, дөмегә!
Инде дошман җиргә яудыралмый Бер туктаусыз үзенең бомбаларын. Менә тагы ут элмәге белән Берсе бер юнкерсны эләктергән, Һәм юнкерс улап җиргә сеңә, Ә безнеке фыррлап өскә менә. Түзәлмиләр хорыч аждаһалар, Кайту ягына тизрәк ташланалар. Җирдәгеләр шунда сулый җиңел,
Шигырьләр
Ватан өчен
СКарт солдат бәете)
Кайда бармый, ниләр күрми газиз адәм башлары, Советлар иленә каршы Герман сугыш башлады. Сугыш хәле — бик авыр хәл, белмим ни хәл итәргә, Төялә белән хәбәр алдым сугышларга китәргә.
Портымнан мин чыгып киттем, утырып яхшы атларга, Китүемнең төп сәбәбе — Ватанымны сакларга.
Фронтларга барып җитсәм, дошманнарга атармын, Актык тамчы кан беткәнче Ватанымны саклармын. Барып җиттек Казанга, поезд көтә китәргә, Безнең изге бурычыбыз — дошманны юк итәргә. Бара-бара барып җиттек көнбатыш фронтына, Инде хәзер без керәбез сугышның чын утына.
Безнең гаскәр — көчле гаскәр инде сугыш башлады, Безнең көчле һөҗүм белән тетелә дошман башлары. Гранат, патроннар тезелгән билдәге каешыма, Җире-күгс тетри дер-дер снаряд тавышына.
Пушкалардан, пулеметтан, винтовкадан атабыз, Терле яклап дошманнарның ныгытмасын ватабыз. Безнең алга барышны чиркәү тора тоткарлап, Ул чиркәүне камау өчен киттек без төрле яклап. Чиркәү ишеге төбендә тора дошман сакчысы, Чиркәү эченә керү өчен биек түгел баскычы.
Сикреп тордым, штык белән кададым мин сакчыга, Шул ук секунд эчендә аттым гранатамны да.
Мин ыргыткан гранатадан дошман уты тукталды, Минем шушы эшне күреп командирым мактады. Винтовкадан бик төз атам — дошманны һич аямыйм, һөҗүм итеп барган чакта яраланды аягым.
Безнең гаскәрләр туктамый һаман алга баралар, Кан эчендә яткан чакта санитарлар алалар.
Безиең докторлар — галимнәр, аларны бик мактарлык.
Аталы-уллы бергәләп туган илне сакладык.
Улым, атсаң бик төз ат, ук китмәсен әрәмгә, йөрәгенә барып керсен, дошман булган адәмгә. Бу бәетемне язамын каһәр сугыш турында,— Газиз улымны югалттым шушы сугыш хырында. Карчык пешергән ашларны тәмен белеп ашыймын, Хезмәт игә алмагачтын пенсиядә яшимен.
Ватан өчен каным түктем, сакладым туган илне, Партиябез онытмыйдыр — тәрбиялидер мине.
Бу бәетне редакциягә Алексеевский районы, Иске Татар Әдәм- суы авылында торучы Ватан сугышы инвалиды, пенсионер Кәлимулла Гайнатуллин ага язып җибәрде.
Кайдандыр сүз туа:
— Бу бит җиңү!..
Тирә-якта гөрселдәүләр тына, Днепрның, сулары яктыра.
Сафлар ныклап баса окопларына. Дошман танкларын каршы алырга. Шунда моңсу гына килә кайтып Исән калган ике «И-16».
...Моннан соң мин бик күп утка кердем.
Күп бәрелеш, күп җиңүләр күрдем. Балтикага дошманны аудардым, Бөек җиңү көнен каршы алдым. Тик онытылмый кырык беренченең Шушы көне, шушы безнең җиңү... «Җиңү көне» дип әйтелде исә, Шушы көн дә искә килеп төшә. Алар калган күңелемә кереп, Бер яктының ике нуры кебек.
1965.